Логотип «Мәйдан» журналы

2015 елның иң төзек шәһәр һәм авылларын ачыклыйлар

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «2015 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» исеменә ия булу өчен төбәкләрне Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыра.Муни...


Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «2015 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге» исеменә ия булу өчен төбәкләрне Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыра.



21097274
Муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарын торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә, җирлекне төзекләндерү эшендә активлыгын үстерү, булган уңай тәҗрибәләрне Россия күләмендә таныту максатында әлеге бәйге 1998 елдан оештырыла. 2015 елда Россиянең иң төзек җирлеге исеме өчен 17 субъекттан 69 җирлек көрәште, бигрәк тә Татарстан, Калуга өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан тырышлык күрсәтте.
Бәйге кысаларында ел саен алты категориядә иң төзек шәһәр һәм авыл җирлекләре бүләкләнә. Аларның эшчәнлеген бәяләгәндә дәүләт һәм муниципаль программаларның үтәлеше, торак-коммуналь хуҗалык үсеше, җирлекне төзекләндерү өчен күрелгән чаралар, җирлекнең экологик хәле, дәүләт һәм эшкуарларлык хезмәттәшлеге, халыкка күрсәтелгән хезмәтләрнең саны һәм сыйфаты, тарихи-мәдәни һәм табигый мирасның сакланышы, транспорт хезмәте, юлларның торышы, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә тудырылган уңайлыклар исәпкә алына.
Бәйгедә катнашу өчен җирлекләргә 2015 елның хисап материалларын 2016 елның 25 мартына кадәр РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында оештырылган эшче комиссиягә тапшырырга кирәк.

http://intertat.ru/tt

Комментарийлар