Логотип «Мәйдан» журналы

147 яшьлек Согуд Гарәбстаны кешесе нәрсә белән тукланган?

Узган атна ахырында Согуд Гарәбстанында 147 яшьлек Али-әл-Алаками исемле кеше вафат булган. Бу хакта "Аль-Арабия" басмасы яза. Аның туганы Яхъя әл-Алаками сүзләренчә, Али шәех гомере буена бары тик үз...

Узган атна ахырында Согуд Гарәбстанында 147 яшьлек Али-әл-Алаками исемле кеше вафат булган. Бу хакта "Аль-Арабия" басмасы яза.
4d19dbc5-85ad-474f-bc68-0a240fcbed59_16x9_600x338
Аның туганы Яхъя әл-Алаками сүзләренчә, Али шәех гомере буена бары тик үзе үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән тукланган.  Бәйрәм табыннарыннан читләшергә тырышкан һәм кибеттән алынган продуктларны ашамаган. "Шәех беркайчан да Коръәнен үзеннән калдырмады, машинага утырудан баш тарта иде һәм җәяү йөрүне хуп күрде", - дип сөйли Яхъя. Карт үз өеннән 300 километр ераклыкта урнашкан Мәккәгә дә җәяү бара торган булган. Үләр алдыннан, шәех ъзе турында бик матур, бик яхшы гомер иттем, дигән. "Хәзер кешеләр дә, тормыш та бик нык үзгәрде, минем буын кешеләре калмады инде, шунлыктан әйләнә-тирәдәгеләр арасында мин үземне ялгыз хис итәм", дигән ул. Бу хакта www.islamnews.ru басмасы яза.

Комментарийлар