Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Равил ГАЛИЕВ белән кызыклы әңгәмә

Журналның гыйнвар (№1, 2019) санында Татарстанның атказанган артисты, җырчы Равил ГАЛИЕВ белән кызыклы әңгәмәне укый аласыз.Әңгәмәдән өзекләр:...«Кыйбла» дигән татар яшьләр клубы бар. Андагылар Казанд...

Журналның гыйнвар (№1, 2019) санында Татарстанның атказанган артисты, җырчы Равил ГАЛИЕВ белән кызыклы әңгәмәне укый аласыз.
graf_264
Әңгәмәдән өзекләр:
...«Кыйбла» дигән татар яшьләр клубы бар. Андагылар Казанда узачак «Татар җыры» конкурсына әзерләнәләр. Шәһәрнең сайлау турын узганнар инде. Татар халык җыры «Карурманны» җырлау мәҗбүри шарт икән. Аларга бу җырны дөрес итеп җырларга өйрәтүче кирәк, бармыйсыңмы? – ди.
Шулай дип алып китте бу мине «Кыйблага». Барып кердек, берәүнең җырлавы ишетелә. Ир-атмы, хатын-кызмы икәнен аңламыйм. Ну, шәп җырлый, малай! Тавыш көчле, милизмнар күп – бормалый, сиксәнгә бормалый. Тавышының тембры да үзенчәлекле булып чыга. Үзен күргәнче үк, тавышына гашыйк булдым мин моның. Ул – Резидә Шәрәфиева булып чыкты...
 
...– Яшьләр көне иде. 1999 ел. Җәйге кич. Без, музыкант егетләр, «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта нәрсәдер эшләргә җыенып йөрибез. «Сабан туе гүзәле» бәйгесендә катнашкан бер төркем кызлар да шул тирәгә җыелышкан. Арада кемдер кемнеңдер танышы булып, сөйләшеп-аралашып киттек. Минем күз шунда ук аңа төште. Ике компания берләшеп, каядыр барырга җыендык. Тик Ландыш безгә иярмәде. Әнисеннән шалтыратып сорады, әмма ул, соң булганлыктандыр, өйгә кайтырга кушты. Кызлар, әниеңә үзебез шалтыратабыз, диделәрме, әллә телефон номерлары алмаштылармы – анык кына хәтерләмим, шул телефон номеры хәтергә кереп калды. Без Ландыш белән бүтән бер дә күрешмәдек. Дүрт-биш еллап вакыт узгач кына, бу номерга шалтыратырга җөрьәт иттем. «Кем соң син?» – ди трубканың теге башында. «Койрыклы җен!» – мин әйтәм, кат-кат әйтеп тә аңламагач...
 
Тулысынча журналның гыйнвар (№1, 2019) саныннан укый аласыз.
 
 
 
 
 
 

Комментарийлар