Логотип «Мәйдан» журналы

1 июльдән машина йөртүчеләр өчен нинди яңа кагыйдәләр булачак?

Россиядә июльдә автомобильчеләр өчен берничә яңа кагыйдә кертелә. Бу турыда Autonews басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.1 июльдән илгә түбәндәге машиналарны алып кайту тыела: руле уң якта...



Россиядә июльдә автомобильчеләр өчен берничә яңа кагыйдә кертелә. Бу турыда Autonews басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.



za-rulem


1 июльдән илгә түбәндәге машиналарны алып кайту тыела: руле уң якта булган үзбушаткыч машиналар һәм төзелеш өчен махсус техника, микроавтобуслар, манипуляторлы йөк машиналары һәм пассажир автобуслары. Бу транспорт чаралары барысы да М2 һәм М3 категориясенә карый.




Шулай ук июльдән башлап машина конструкциясенә үзгәрешләр кертүне рәсмиләштерү өчен кагыйдәләр кертелә. Газ-баллонлы җиһаз, лебедок, фаркол һәм багажник кую — машина конструкциясен үзгәртү санала. Хәзер моның өчен машинаны махсус лабораториядә тикшертергә кирәк була. Әлегә рөхсәтне читтән торып та алып була иде, кайсыбер фирмалар фотография буенча гына да рөхсәт рәсмиләштерде.




1 июльдән машина йөртү таныклыгы алу яки вакыты чыкканын озынайту өчен медицина тикшеренүе тәртибе үзгәрә. Кайбер кешеләргә өстәмә анализлар бирергә туры киләчәк. Яңа кагыйдә табиб-нарколог алкоголь яки наркотик куллану билгеләре тапкан кешеләргә кагыла.


Комментарийлар