Логотип «Мәйдан» журналы

1 гыйнварда савыт-саба юмагыз!

Байлыкны "юып" төшерерсез! Яңа елда бай, иркен яшәү өчен нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә? Астрологларның киңәшләренә күз салыйк әле.1. Яңа елны гаиләгез, яисә якын туганнарыгыз белән каршы алыгыз...

Байлыкны "юып" төшерерсез! Яңа елда бай, иркен яшәү өчен нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә? Астрологларның киңәшләренә күз салыйк әле.
krysa
1. Яңа елны гаиләгез, яисә якын туганнарыгыз белән каршы алыгыз.
2. Өстәл өстендәге япма ак төстә булсын, уңыш килер.
3. Гаиләгезне тагын да берләштерәсегез килсә, табын өстәленең аякларын җеп белән бер-берсенә бәйләгез.
4. 1 гыйнварда савыт-саба юмагыз, юкса байлыкны "юып" төшерерсез.
5. Өстәлдә ватык, чатнаган савыт-саба булмасын. Ватык савыт ел символын куркытачак.
6. Ел буена бай яшисегез киләме, өстәлегез ризыктан сыгылып торсын. Күсе ризык күп булган җирне ярата.
 
Фото: "Кызыл таң"

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар