Логотип «Мәйдан» журналы

Тауларга атлар хуҗа...

Күз күреме җитмәслек иркен болыннар, офыкка кадәр сузылган мәһабәт таулар, ишелеп төшәргә торган күперенке аксыл болытлар...

Лениногорск белән Бөгелмә чигендә урнашкан бу урыннар безне шундый хозур табигате белән каршы алды. Без Татарстанны үзебезнең район, авыл белән бәйләп кенә кабул итәргә күнеккән бит – баксаң, гаҗәп төрле икән безнең төбәк. Табигате белән дә, үзенчәлекле шәхесләре белән дә һәр район-шәһәр бер-береннән аерылып тора икән. Шәхесләр дигәннән – безнең бүгенге сәфәребез дә шундый кызыклы шәхесләрнең берсе – «Алмакай» ат фермасы җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин белән бәйле бит. Ә Фәрит әфәнде турында бер-ике сүз белән генә болай дип әйтеп булыр иде: ул Татарстанга – татар атларын, ә татар дөньясына – «Аударыш» дигән борынгы милли уенны кайтарган кеше.

Язмабыз герое безне үзенең даими эш урынында – атлар утарында каршы алды. Утар дигәч тә, совет заманында күреп өйрәнгән гадәти ферма күз алдына китермәгез тагын – һәрбер корылма иҗади якын килеп, тарихны да күзалларлык итеп һәм... бераз балаларча хыялыйлык белән төзелгән.
– Ә кайда атлар? – дип кызыксынабыз без.
– Кайда булсын, тауда инде! – дип җавап бирә Фәрит әфәнде. Һәм без аның машинасына төялешеп, тауларга юнәләбез.
Таулар турында «мәһабәт» дип язган идем инде. Ләкин югарыга менә-менә бу бәя дә азрак сыман тоела икән. Өскәрәк менгән саен басу-кырлар да иркенәя-ачыла.
Фәрит әфәнде исә бертуктамый безгә атлар, таулар, табигать турында сөйләп бара.
– Менә мин монда менеп басып, күзләремне йомам да, – ди, – 500 мең еллар элекке чорларны күз алдына китерәм. Һәм күз алдыннан, әйтерсең лә, атлар чабып уза, йөзләп, меңләп... Хәтта аларның тояк тавышлары ишетелгәндәй була.
Мин бер яшемнән әби-бабай белән үстем. Шуңа күрә татарның милли гореф-гадәтләре белән кечкенәдән танышмын. Кечкенә вакытларда аш мәҗлесләре үткәргән истә: алар һәрвакыт идәнгә киез җәеп, шунда түгәрәкләнеп утыралар иде. Олы якта – ир-атлар, кечесендә – хатын-кызлар. Менә хәзер уйлыйм: «Алтын урда» чорыннан калган гореф-гадәт булган бит инде бу. Тарихчыларга да сөйләгәнем бар бу турыда, алар да гаҗәпләнгәннәр иде.
Минем атлар белән танышлыгым да балачактан ук килә. Зиннәтулла бабам гомере буе ат җигеп йөрде. Биш-алты яшьлек вакытымда хәтта су буена ат юындырырга төшкәнем хәтердә.
Дөрес, мәктәпне тәмамлагач, башка юлдан китә Фәрит әфәнде – нефтьчеләр техникумына укырга керә. Аннары, 90 нчы елларда, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнеп ала. 
– Ә атларга «кайтуыгыз» ничек булды? Нәрсәдән башланды? – дип сорыйбыз без.
– Менә бик дөрес сорау бу. Эшнең нәрсәдән башлануы бик мөһим. Берәү белән бәхәсләшеп киткән идек шулай. Ул әйтә: «Икътисад беренчел», – ди, мин әйтәм: «Идея». Атлар белән шөгыльләнә башлавымның да нигезендә идея ята иде бит. Минем татарга татар атларын кайтарасым килде. Рәхмәт, Лениногорск районы администрациясе башлыгы ярдәм итте – атлар үрчетер өчен җир бирде. 2010 елларда 30-40 аттан башлаган булсак, хәзер инде баш саны 600 гә җитте. 
– Ә татар атларын каян таптыгыз?
– Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсендәге татар авылларыннан алып кайттым. Элек бездә дә булган ул татар атлары, сугышка алып бетергәннәр. Бабай шулай сөйли иде.
– Ә бу 600 нең барысы да татар атларымы? 
– Юк, чама белән яртысы. Без бит аларны сатып торабыз. Татарстанда минем кебек татар атлары асраучылар инде дистәгә якындыр. Берьюлы егермешәр ат сатып алып китүчеләр бар...
Шулай сөйләшеп барганда горизонтта атлы җайдак күзгә чалынды. 
– Әнә безнең Куба,– дип сүзеннән бүленде Фәрит әфәнде.
Кыргыз егете икән ул Куба, Кыргызстаннан килгән. Фәрит әфәнденең ярдәмчесе.
– Аннан да интервью алмыйсызмы? – дип сорый әңгәмәдәшебез.
– Кыргызча белмибез шул, – дип көлешәбез.
– Ул татарча белә, бер дә борчылмагыз.
Чыннан да, Куба безне татарча сәламләде. Куба – кушаматы гына, чын исеме – Куаныч икән аның.
– Татарстанга килгәнемә алты ел, – дип сөйләде Куаныч. – Башта өч ел Казанда эшләдем. Анда эшләгән чакта ук «Аударыш» уеннарында катнаша башладым.
Кыскасы, бу төбәккә аны атларга мәхәббәт алып килгән.
– Ә татар телен ничек өйрәндең? – дип сорыйбыз.
– Фәрит абый өйрәтте.
– Мин кыргызча да, казахча да беләм бит, – дип елмая Фәрит әфәнде. – Алтайга барып кайттым, алтайча да төшенә башладым. Үзбәкчәне инде күптән төшенә идем...
Куаныч биредә гаиләсе белән яши, Айсылу исемле кызлары да үсеп килә.
Атлар карауда-тәрбияләүдә Фәрит әфәнденең тагын бер терәге-таянычы – улы Самат. Ул әтисе белән бергә эшли, «Аударыш» уеннарында, чемпионатларда да катнашып килә...
Куаныч белән саубуллашып, юлны дәвам итәбез. Иркенлекне һәм әледән-әле күренеп калган нефть скважиналарын күзәтеп, өскәрәк күтәреләбез.
– Нефтьчеләр белән конфликтлар килеп чыкмыймы соң сезнең? – дип тә кызыксынабыз.
– Юк, алар минем белән дус яшәүне хуп күрә.
– Ә бу сезнең хуҗалык җирләреме?
– Күп өлеше арендага алынган.
Без тау сыртына менеп җиткәнбез икән инде – Фәрит әфәнде җәяүләп кенә текәрәк урынга алып китте. Мондагы җил! Салкын, әче түгел, рәхәт, җылы, әмма... җиңелрәк гәүдәле булсаң, күтәреп алып китәргә мөмкин, мин сиңа әйтим! Фәрит әфәнденең сүзләре дә өзек-өзек кенә килеп ишетелә – кайберсен җил урлый.
– Карагыз әле, нинди хозурлык! – ди ул. – Менә кайда яшибез без! Менә нинди рәхәттә! Монысы – Йөрәк тавы. Монысы – Каравыл тавы. Коелы кул, Кәкре кар... Син Кукмарадан бит әле? Менә мондый тау сыртлары сездә юк. Монда дала җиле исә. Ә менә бу сыртны нәрсәгә охшатасыз? Атка бит, әйеме? Башы, ялы, әнә арт саны. Нәкъ ат! Атлар рәхәтләнеп йөри монда. Чөнки бернинди кигәвен юк! Җилдә кигәвен тормый ул. Бу төштә минем, беләсезме, нәрсә төзисем килә? «Юрт» дип ишеткәнегез бар бит инде? Борынгы бабаларыбызның торагын хәтерләткән йорт. Ташлары да әзер, тәвәккәлләп тотынасы гына.
Еракта әнә Кинҗәкәй чокыры. Пугачев явында катнашкан Кинҗәкәй турында ишеткәнегез бардыр. Монысы – Кулаклар тавы. Колхозлашу елларында җиде-сигез хуҗалыкны монда күчереп утырткан булганнар. Алар берничә ел узгач, дөньялар тынычлангач кына Карабашка әйләнеп кайтканнар.
Әйдәгез, хәзер инде атлар янына киттек!
Сөйләшә-сөйләшә атлар көтүенә килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Бер зур көтү – алтмышлап ат бардыр, мөгаен, – яланга таралышканнар да утлап йөриләр.
– Монда татар атлары гынамы?
– Юк, төрлесе бар.
– Ә татар атлары башкалардан кай ягы белән аерыла?
– Түземле булулары белән. Татар атлары кигәвенгә түзә. Бездә Орловский токымлы атлар бар иде – кигәвен күп көнне нишләргә белми болын буйлап чабалар.
Аннары татар атлары кышны басуда чыгалар – кар астындагы үлән белән тукланалар. Ә менә Голландия атларын кыш буе утарда тотабыз, үзебез әзерләп ашатабыз. Алар басуда йөриләр икән, хәлсезләнәләр, авырлыкларын югалталар.

2018 елда Татарстанда беренче тапкыр рәсми рәвештә татар токымлы атлар теркәлгән. Алар артык зур гәүдәле түгел, саргылт төстә, бездәге табигать шартларына яраклашкан һәм бик түзем – көненә 120 километр юл үтәргә сәләтле.

– Безнең атлар, чыннан да, кыш көне шушында басуда ашап йөриләрме?
– Әйе. Син бездәге табигатьне Кукмараныкы белән чагыштырма, бу бит яртылаш дала, монда кар кыш көне дә иң күбе егерме сантиметр була. Булган карны да җил таратып бетерә.
Кара әле, үлән нинди калын монда. Ни өчен дип уйлыйсың? Атлар йөргәнгә! Яз-көз айларында атлар җирне таптап, үләннәргә тамыр җибәрергә, ныклап үсеп китәргә ярдәм итәләр. Элек, Совет заманында бу басуларны сөрә торган булганнар. Нәтиҗәдә туфрак көзге әче җил белән очып беткән, аның урынына таш кына торып калган.
Табигать турында сөйләшә-сөйләшә атларны күзәтәбез.
– Әнә уртадагы айгырны күрәсезме? – дип сүзен дәвам итә Фәрит әфәнде. – Ул тота инде көтүне.
Кыскасы, һәр өердә бер айгыр була икән. Айгыр үз өерен куркыныч хәлләрдән, кыргый хайваннар һөҗүменнән генә түгел, башка көтүләр белән кушылудан да саклый. Югыйсә, сугышып китәргә мөмкиннәр.
Айгырларны өч көн саен алыштырып торалар – ял иттерәләр.
Бервакыт шулай кыш көне хуҗалыкка комиссия килеп төшә. «Кая атлар?» – дип сорагач, Фәрит әфәнде бер төркем комиссия әгъзаларын тауга алып менеп китә. Башта – машинада, аннары инде җәяү. Барып җитәрәк, карасалар – колыннар түгәрәк эченә җыелган, бияләр аларны әйләндереп алган. Ә айгыр ыжгырып боларга таба чаба.
– Иң алдан фотограф бара иде – куркуга калды, – дип сөйли Фәрит әфәнде – Айгырга исеме белән: «Солтан, Солтан!» – дип кычкырам. Мине танып алды да ярты юлда тукталды тагы. Соңыннан аңладым: ул, күрәсең, безне бүреләр белән бутагандыр.
Башка хайваннар белән чагыштырганда матуррак затлар инде алар – атлар. Әнә бит, ничек купшылар, сылулар! Шулчак күз төште: бер кечкенә генә матур колынкай җиргә сузылып яткан да, изрәп йоклый. Янәшәсендәге әнкәсе бер адым читкә китми басып тора – баласының йокысын саклый. Без сиздермичә генә якынрак килмәкче идек (һаман шул заман чире бит инде – видеога төшерәсе килә), әнкәсе өркеп китте дә шундук баласын уятты. Ул да булмады – безнең ыгы-зыгыга айгыр да игътибар итте. Ул-бу булгалаганчы читкәрәк киттек...
Без инде менә таудан төшү юлында.
– Басу буйлап сузылган чыбыкларны күрәсезме? – дип сөйли Фәрит әфәнде. – Атлар аның аша сикереп чыкмыйлар. Шулай өйрәтелгәннәр. Элек 300 атны карау өчен 30 кеше кирәк булса, хәзер без менә өчәү генә эшлибез.
Чыбык, дигәннән – юк, сүз без инде күптән күреп күнеккән токлы чыбыклар – «электр-көтүче»ләр турында бармый, аңлавымча – атлар йөри торган урыннарны алар гап-гади шпагат белән әйләндереп алганнар.
Атлар турында бездән күп белүче юктыр бүген, мөгаен. Сөйләшмәгән бер генә тема калды бугай – әлеге дә баягы «Аударыш» уены.
– Уен турында беренче каян, кемнән ишеттегез? – дип сорыйбыз Фәрит әфәндедән.
– «Аударыш» уены турында мәгълүмат Җәмит Рәхимов китабында бар ул. Борынгы бабаларыбызда, чыннан да, шундый уен булган – җайдаклар бер-берсен ияр өстеннән төшерергә тырышканнар.
«Аударыш»ка хәзер тирә-юнь районнардан яшьләрне дә җәлеп итәбез – уен 15-18 яшьлекләр өчен аерым оештырыла. Башта аларны, әлбәттә, ат өстендә йөрергә өйрәтәбез. Әлмәттән, Лениногорскидан килеп шөгыльләнүчеләр күп. Кыш айларында якшәмбе саен «Улак» уеннары (шулай ук җайдаклар арасындагы бәйге) оештырыла – анда утызлап кеше җыела.
«Тәңкә алу» да кызык – анысын быел Лениногорск Сабан туенда оештырдык.
Эх, сезгә мин курганнарны күрсәтергә онытканмын бит әле. Әнә тегендәрәк җиде-сигез курган бар. Мин аны ханнар үзәне дип йөртәм. Анда үләнгә тикле икенче төрле...
Соңгы инстанциябез – туа итәгенә җәелеп утырган Карабаш бистәсе булды – безне Фәрит әфәнде өенә кунакка чакырды. Соклангыч матур, төзек йорт-җир, мул табын...
– Кунаклар киләсен хет бер көн алдан әйт, дим – тыңламый, – дип көлеп каршы алды Светлана ханым. – Хәер, кунакларга күнеккән инде без!
Атлардан, милли бәйгеләрдән гаилә темасына күчәбез. Нәбиуллиннарның, әйткәнемчә, бер уллары һәм дүрт кызлары бар икән. Үзләре янында иң кечкенәләре – Әминә генә торып калган. Алтынчы сыйныфка күчкән инде Әминә дә. Быел татар теле буенча олимпиаданың республика этабында җиңүгә ирешкән.

Карабаш – Бөгелмә районына керүче шәһәр тибындагы бистә. Территориаль яктан Лениногорскига якын урнашкан – нибары 18 километр. Авыл янындагы Карабаш тавы табигать һәйкәле исәпләнә. Һәм бер кызыклы тарихи вакыйга – 1964 елда әлеге тауга Никита Хрущев күтәрелә. Соңгы мәгълүматлар буенча, Карабашта 4700 дән артык кеше яши, 80 проценты – татарлар. Бистәдә ике мәктәп эшләп килә.

– Апалары да татар теле олимпиадаларыннан калмыйлар иде, – ди Светлана ханым. – Безнең өйдә татар теленә һәрчак аерым игътибар булды.
Светлана ханым үзе дә мәктәптә башлангыч сыйныфлар укыта икән. 
Татар теленә игътибар дигәннән... Уллары Самат инде гаиләле, алар өендә дә шул тәртип – татар телендә генә сөйләшәләр. Нәтиҗә күз алдында: оныклары да татарча белеп үсә аларның.
Табындагы мул ризыклар – үзләре ясаган казылыклар, үзләре җитештергән бал турында сөйләшеп алабыз. Тырышмасаң, боларның берсе дә булмый бит! Авыл тормышы, үз йортың белән яшәү зур хезмәт сорый.
Йорт дигәннән, әле алар гаилә коргач, байтак вакыт Фәрит әфәнденең балачагы узган Зиннәтулла бабалары йортында яшиләр. Һәм нәрсә кызык – янәшәгә менә шушы күркәм йорт-җирне җиткереп куйсалар да, бирегә бик озак күченә алмый, дөресрәге, күченәселәре килми йөриләр.
– Нигә алай? – дип аптырыйбыз без.
– Шулкадәр матур, җылы, күңелгә якын өй иде бит ул, – дип җавап бирә Светлана ханым.
...Фәрит әфәнде үзе безне озата, үзенең кулыннан телефоны төшми. Әле Үзбәкстаннан шалтыраталар, әле Казахстаннан, дигәндәй.
– Бик ыгы-зыгылы вакыт шул. Ике көннән безнең Казанда чемпионат («Аударыш» уены) узачак, – ди, – шуңа әзерләнәбез. Башка төрки халыклар да катнашачак.
Хәер, алар тормышында мондый чаралар бетеп тә тормый бугай, аннары, берәр атнадан, Ютазыда – кымыз бәйрәме, аннары тагын, тагын ниләрдер... Атлар, таулар, борынгы уеннар, татарны бөтен төрки дөнья белән бәйләүче тарихның безнең бүгенге шартларда чагылышы – болар барысы да бик-бик озак безнең күңелләрдән чыкмас әле... Шулай да, китәргә вакыт. Сау бул, таулы Карабаш!

Ризидә ГАСЫЙМОВА

Фото: Гөлнар Караева

«Мәйдан» № 8, 2024 ел

Галерея

Комментарийлар