Логотип «Мәйдан» журналы

Яшь шагыйрә Гөлназ Нуриевага 30 яшь

Бүген Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче талантлы яшь шагыйрә Гөлназ Нуриеваның туган көне. Каләмдәшебезне 30 яшьлек гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Иминлек, иҗади үрләр телибез. Шушы матур уңай белән,...

Бүген Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче талантлы яшь шагыйрә Гөлназ Нуриеваның туган көне. Каләмдәшебезне 30 яшьлек гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Иминлек, иҗади үрләр телибез. Шушы матур уңай белән, Гөлназның "Мәйдан"да басылган шигырьләрен хозурыгызга тәкъдим итәбез.
ЭЗЛӘР
          Мин Ярату үзәненнән
          Кайчандыр бер
          Кайтмый калдым.
                       Л.Янсуар
Йолдыз-йолдыз,
тоташ очкын булып,
атылганда күкнең ертып йөзен,
кемнәр дәррәү торып
дуфкым чапты,
көзге сукмакларга салып эзен?
 
Җилкуарлар,
малкуарлар димме;
данкуарлар,
җанкуарлар дисәм?
Китап битләренә
сызып-бозып атар
бер күзлекле галим,
исем калса исән.
 
Ә базмаса берәү җәя күтәрергә,
сузылмаса кулы ук алырга әгәр,
озын-озак түзмәс,
башын салыр шәһәр.
Төшсә төшә икән,
ерак йөрми каһәр!
 
Үзәннәрдә үзәк өзеп кенә,
көен суза бер адашкан дәрвиш.
Көзге сукмакларга эзләр салганнарга
чит-ят булган сыман.
Кирәк түгел дус-иш.
 
Каш астына баткан кара төртке күзләр,
тартып алалмаслык авызыннан сүзләр –
төсмер-төсмер булып кабатланган тарих...
Бу юлларга болар күптән үзләр.
Үзәннәргә бүген яткан таныш эзләр.
 
***
    Istanbul'u dinliyorum,
    gözlerim kapalı…
          Orhan Veli Kanık
Дулкыннарга уйларымны салып,
тирбәтергә ирек бирдем җилгә.
Хыялларны – кошлар канатына,
таралсыннар бу мөһтәшәм илгә.
 
Бу ярларда басып калган кемнәр,
төпкә китеп кемнәр булган харап?
Төпкелләрдә нинди серләр ятмас...
Сарай катларыннан берәү тора карап.
 
Офыкларга баккан солтаннарга
тар булгандыр дөньяларның чиге.
Күкне тотып торган манаралар –
гадел яшәешнең чиксезлеге.
 
Ыгы-зыгы булып кичкән вакыт
бу ташкала өчен берни түгел.
Тыңлаганга – дулкын-дулкын тарих.
Ярларыннан чыккан кебек күңел...
 
***
Без – җәяүле җайдак токымыннан.
                Иярләрдән төштек, калды атлар.
                            Л. Гыйбадуллина
Без бу җирне танымабыз инде:
Ничә калкып, ничә яткан илләр...
Аксакаллар корган тирмәләрдә
Үзәкләргә үтеп улый җилләр.
 
Бездән бизгән җилләр кайтавазы:
Эндәшкәнгә – тынлык кала ятып.
Мең яшәргә йөзлекләрне җыйган
Чал хәтернең кылын өзгән вакыт.
 
Без күптәннән җайдак түгел инде:
Чапты тузан куып чабышкылар.
Ә төшләргә гел әкият керә:
Җир җимертә атта безнең уллар.
 
Безнең йөздә – еллар салган сырлар,
Тик хәтердә – ни эз, ни адымнар.
Биштәреңне иңнәреңнән төшер, -
Ерак бабаңнардан сәлам бар:
 
“...сез бу җирне танымассыз инде:
Ун калыкты һәм ун ятты илләр.
Дога салып корган тирмәбездә
Уламасын иде ачы җилләр...”
 
Тик чашасы килә! Онытасы!
Бу ядъкәрне очырасы җилгә!
Без тарихта яңатуган бүген.
Юлга чыктык...
Үзебезнең илгә!
 
             Сиңа
           (кемгәдер)
Мин башыңнан сыйпап йоклатырмын...
Йом да күзең
йөзенче кат оныт
бу дөньяның
бар икәнен,
кем өчендер
аның шундый
тар икәнен.
Онытасың килә,
ә чигәңдә чет-чет
хәтер җебең тибә;
йөрәктәге җөйләреңә
бүген янә тимә. Тимә!
 
Мин башыңнан сыйпап уятырмын...
Ач та күзең
тәүге кабат
бу дөньяны өйрән:
кояш җирән,
диңгез төбе тирән,
күктә – тилгән.
Син тилергән түгел,
син терелгән бүген!
Шатлыгыннан елый
иксез-чиксез күгең...
Син терелдең бүген!
 
 
 КЫЗЫМА
Сәгыйдәгә
Бу төн йокыларның иң татлысын
сиңа диеп саклап көтеп торган.
Синең өчен мендәр кабартылган
һәм җәелгән бу чәчәкле юрган.
 
Ефәк чәчләреңнән сыйпап уза
тәрәзәдән кергән нуры айның...
Бу сабыйлык шундый нечкә мизгел,
ике елы инде үткән аның.
 
Туктатырга вакыт күчәрләрен, –
сеңдерергә синең тәмле исне,
һәр әйтелгән яңа сүзең өчен
әйтеп бетермәслек эчке хисне...
 
Син бит үзең көйле бер җыр кебек,
көйсез чакларыңны санамасак.
Фаҗигадәй һәр ватылган курчак,
ә бит аны кайчак булмый ясап.
 
Безнең өчен әле нәни бит син,
йөрсәң дә еш мин зур апа диеп.
Көннәр буе рәсем ясар идең,
кайбер чакта китәсең син биеп.
 
Син бит шундый бер зур Галәм сыман,
тик аклыкка һәм сафлыкка тулган.
Кызым!
Син дөньяга якты бер нур булып,
безнең бәхетебез өчен туган.
 
                      ЮЛЛАР
     Вакыт күчәр. Безнең сукмакта да
     Җир күрмәгән энҗе табылыр.
                    Л.Гыйбадуллина
 
Яланаяк чапкан сукмакларны
күптән басып киткән куе үлән.
Олы юлның тузаннары куба, –
асфальт юлдан шак-шок басып киләм...
 
Җир җимерткән җайдакларның өне –
ишетелер-ишетелмәс так-ток...
Шушы җирне узган гасыр рухы
дәһшәт белән бик куркыткан артык.
 
Берәм-берәм узган сылу кызлар
салмак кына, иңгә чиләк элеп.
Китеп барган атлап баһадирлар,
туган туфрагының тәмен белеп...
 
Бу юллардан топ-топ тәпи китсәң,
синең эзләр дөрләп кабыныр.
Вакыт күчәр. Синең сукмакта да
җир күрмәгән энҗе табылыр.
 
         ХӘТЕР САНДЫГЫ
(Археографик экспедицияләр истәлеге)
 
Теткәләнгән сары капчык белән
Нафталинлы сандык төбендә,
Капка төбен саклап утыручы
Сиксән яшьлек карчык өендә
Яшеренеп ята икән Хәтер.
 
Ул бик күптән инде саргайган.
Бик кадерле дәверләре кайчан
Үтеп китте икән?..
Моң сарган...
 
Хәтерләргә тели сыман Хәтер
Кем башыннан Хәтәр узганын.
Йөзлекләрне ваклап яткан сандык
Менә бүген тәү кат кузгалды:
 
Җир җимертеп йөргән җиһангирлар,
Каһан иле,
әхле Ислам кауме...
Меңәрләгән гаскәр илә килеп,
теләгәне илме,
әллә яумы?
 
Аксакаллар сүзе акка кара:
«Байлык – көчтә,
Ә матурлык – яшьлек.
Тезгенеңне нык тотарга тырыш, –
Бу васыять сиңа,
Кешелек!»
 
...Нафталинлы Хәтер сандыгының
Ак яулыклы карчык өендә
Актарырга туры килде төбен
Сипләтелгән йортның түрендә.
 
***
           Күз алдына никтер Урда килде
           Һәм ялангач мәйдан.
           Туган теле өчен янган
           Галим китми күз алдыннан.
                                    Б.Ибраһим
 
Күз алдына Алтын Урда килде,
иксез-чиксез киңлек.
«Яугир булып чапкан Батый ханның
оныкларын җиңдек.»
 
Җиңелдекме? Оттык, я отылдык?
Җан бирмәдек сыман.
Дан сорагач, кызганмадык бер дә,
өеп бирдек мулдан.
 
Тартышулар кемгә насыйп иткән?
Тарих – исемнәрдә.
Кол Шәрифе, Канкай улы истә,
сәхифәләр – ядрә.
 
Янмаганмы Илнең затлы улы:
«Рухым булсын имин»?
Күз алдыннан шулар китми һаман –
чутсыз-сансыз галим.
 
     НИГЕЗ
Догалар кылып салынган
            Нигезләр купкан, –
            Нигезләр эзен кабатлап
            Шыта кычыткан.
                                 Зөлфәт
Күкләргә баглап кулларын,
Догалар кыла-кыла,
Кемнәр нигез салды икән?..
...Инде хәтер юыла.
 
Әллә ничә буын кичкән,
Берегеп шушы җиргә.
Кем куллары салган нигез,
Нык булсын диеп ниргә?
 
Бер сагышка ике бәхет –
Уртак язмыш салынган.
Нигездә шыта кычыткан, –
Кайсы буын абынган?
 
Догада булыйк дигәнне
Онытырга кем әзер?
Җиде буын рәнҗи сыман:
Үтәлми калды нәзер.
 
Яңа туган нарасыйның –
Шәҗәрәдә исеме.
Йөзендәге елмаюы
Үткән көннәр төсеме?
 
...Догалар кылып салынган
Нигезләр инде купкан.
Үсә төшкәч нәни эзләр,
Шытмас кебек кычыткан.
 
                    АЗАН
Бу мизгелнең кайтавазы кебек,
Мәңгелекнең чыңы түгел микән?
Тарих чоңгылыннан табып алып,
Кешелеккә берәү бүләк иткән.
 
Аһ-ваһларга карамаган заман,
Узган гасыр бугазыннан буган.
Сүнеп яткан утлы күмерләрне
Тергезергә яңа буын туган.
 
Башын түбән иеп көйли бер җан:
«Ил-көннәргә, Раббым, бирмә каза».
Таң алдыннан мизгел кайтавазы –
Манарадан ишетелә азан.
 
***
Яратырга тудым, диләр, Җиргә
Һәм яшәргә сөю назын тоеп,
Калыпларга сыймый торган итеп,
Кыяларга сөю җырын уеп...
 
Яратырга өйрәтәсе микән
«Сөймим!» – диеп баш чөергән затны?
Җилләр булып тар-мар итеп аткан
Әллә ничә кабатлаган антны
шул Мәхәббәт.
 
    
        БЕР ДУАМАЛГА
Кем пышылдый хакыйкатьне колагыңа;
Иләс-миләс җилләр исә кай тарафтан?
Кемнәр белән әшнә булып йөрисеңдер, –
Бер кәлимә сүз әйт әле, укы яттан!
 
Син беләсең! Син акыллы! Синнән башка
Бу дөньяны баскан җыен тиле-миле.
Дуамаллык, нәкъ Тукайча, вагон-вагон,
Фикер очың сүтәрсеңме – бик икеле.
 
Кычкырасың тамак ярып, идән тибеп,
Ишетегез мине, дисең, иш итегез.
Сүзләреңә колак салып торса берәү,
Башын алып качу ягын карый бик тиз.
 
Сиңа әйтәм, галиҗәнап, тыңла әле:
Һәрнәрсәнең чамасы һәм бардыр рәте.
Бушкуыкның бер бик начар сыйфаты шул:
Шартлап юкка чыга торган бар гадәте.
 
 
***
Мин башка бүгеннән.
Үзгәрәм.
Дөньяның иң төсле көннәрен
Ашыгып сәйләнгә тезәм дә,
урамнан чәчәкләр өзәм дә,
күгемнән йолдызлар сөзәм дә,
елмаймый яшәүдән бизәм дә,
үзгәрәм.
Үзгә мин.
Хәзер мин
Иң шыксыз көннәрне,
Үтәли яңгырлы төннәрне,
Үткәннән кайтаваз өннәрне
Үз итәм, –
Һәрнәрсә күңелгә бик якын.
Аңласак яшәүнең чын хакын,
Һәр мизгел, һәр караш, һәрбер таң
Тик безнең өчен дип яралган.
Мин башка бүгеннән.
Үзгәрәм.
...ваз кичтем ваемсыз дөньядан
Һәм тудым бу Җиргә яңадан.
 
***
Дистәләгән адым гына җитмәс
Меңнәр салган эзне үтәр өчен.
Тетрәүләрдән калган тетрәнүләр;
Бик югары булган тетрәү көче.
 
Әйләндереп киеп иске тунны
Һәм аякка элеп чабатаны,
Кай заманга барып чыгу теләк:
Ата улны белми, ул – атаны.
 
Тораташлар булып басып тора
Шул заманнар кайтавазы бүген.
Көчле җилләр һаман басылмаган,
Болыт сарган әле дөнья күген.
 
Адым-адым хәтер. Кемнәр кушкан
Бавыл тотып юлга җыенырга?
Меңәр чакрым ара якын түгел, –
Юлчының юк хакы абынырга!
 
                 ХӘТЕР
Бер шиксез тарихның бу бите –
Безнеке.
Шул биткә кара тап иңмәсен:
«Офыктан офыкка сузылган киңлекне
Тәңренең кодрәте иңләсен.
 
Яу чапкан вакытта дөньяның чигенә,
Баш калсын алыплар көрәштә.
Мул булсын киләчәк елларда ау көне.
Тәңребез, юл күрсәт һәр эштә...»
 
...Мең елга сузылган юл-дәвер кичкәндә,
Югалган китапның битләре.
Тояклар ныклыгын бик күптән оныткан
Таушалган бу Җирнең чикләре.
 
Хәтерне дөрләтер кайтаваз чыңыннан
Кем басар чал тарих эзенә?
Далада адашып югалган бабамның
Бер табып карасам күзенә,
Бик таныш чалымнар очраткан мәлендә
Чак кунар елмаю йөзенә.
 
 

Фото: соцчелтәрләрдән

Комментарийлар