Хәтер сандыгын ачып...
Проза сөючеләргә Сәгыйдулла Хәби улы күбрәк “Сәгыйть Лашманчы” псевдонимы аша билгеле.Сәгыйдулла Хафизов 1945 елда Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлы...
Проза сөючеләргә Сәгыйдулла Хәби улы күбрәк “Сәгыйть Лашманчы” псевдонимы аша билгеле.
Сәгыйдулла Хафизов 1945 елда Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Профессор Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә аспирантурада укып, XIX гасыр татар прозасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 35 ел гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлый. Башкортстан дәүләт университетында укыта, соңрак Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкли. Күп кенә гыйльми эшләр, уку ярдәмлекләре авторы. Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты. Язучының публицистика жанрында да каләме сыналган. Өч тапкыр ул “Кызыл таң” гәзитенең лауреаты буларак танылды. Проза сөючеләргә Сәгыйдулла Хәби улы күбрәк “Сәгыйть Лашманчы” псевдонимы аша билгеле.
Язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Сәгыйдулла Хафизовның бер-бер артлы “Мәйдан”да “Мәхәббәттә ярлыкау юк” повесте, “Казан утлары”нда “Алман күчтәнәче” романы, “Идел”дә – “Кирлегәчтә ике яз”, “Агыйдел”дә – “Өйдәш хатын”, “Тулпар” журналында “Гомерем фасыллары” һәм “Сәрви-Сәрвиназ” дигән бай телле, күңелгә үтеп керерлек, тормышчанлыгы белән аерылып торучы, укучыларны геройларның бай кичерешләр дөньясына әйди торган әсәрләре дөнья күрде. 2013 елда аның Башкортстан “Китап” нәшриятында “Гомерем фасыллары” дигән повестьлар җыентыгы басылып чыкты. Шул ук елның ноябрендә Татарстан Язучылар берлегендә авыл тормышын яктырткан проза әсәрләре конкурсында повесть жанрында “Каръя углы” тәхәллүсе белән “Тузгытылган күч” әсәре икенче урынны яулады.
Сәгыйдулла Хәби улы педагог-остаз буларак та горурланырга хаклы. Аның кичәге студентлары, шул исәптән бу юлларның авторы да, республикабызның төрле төбәкләрендә һәркайсы үз урынын тапты, халыкка хезмәт итәләр.
Апрельдә Сәгыйдулла Хафизов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, шушы уңайдан аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Сәгыйдулла абый, 70 яшегезне нинди кәеф һәм хис-тойгылар белән каршылыйсыз?
– Сез мине көтелмәгән хәлгә куясыз әле, хөрмәтлем. Әйе, бер яктан аңлыйм, игътибарга алуыгыз өчен рәхмәт, түгәрәк сан иясемен – 70 яшь! Бу кеше өчен зур гомер. Мәҗит Гафури әйтмешли, аның бер ягыннан икенче ягы чак күренә... Шул аралыкта баштан ниләр генә кичмәгән һәм кемнәр генә сиңа орынып үтмәгән дә, син үзең нинди генә затларга кагылмагансың... Шатлыгы кризис заманындагы затлы азык сыман чамалы булса да, кайгы-хәсрәтләре йөге белән, инде башка кирәкми, җитте, дип хет бастрыклап куй... Кинәт кенә искә төшеп сызландыра торган хәлләр дә катлы-катлы булып өелгән. Күрәсең, хәтер сандыгын ачып яшәү белән исәп-хисап ясар чак җитеп килә...
Аулакта, тыйнак табында юбилей үткәрү форсаты булса да, сезнең “Кызыл таң” өчен герой түгел мин, шәкертем. Югары мәктәптә 35 ел мөдәррислек кылып фән докторы дигән дәрәҗә алуга ирешмәдем, мөхтәрәм профессор түгелмен. Күкрәккә орден, медаль да тагылмаган... Юк, юк, мин һич тә сез уйлаганча юбиляр мөнбәренә күтәрелә алмам, тыйнаклык кирәк!
– Ләкин сез, Сәгыйдулла Хаби улы, галим-педагог кына түгел, язучы да. Зур төркем проза әсәрләре иҗат итеп үзегезне кызыклы автор итеп таныттыгыз. Әмма шул ук вакытта күп укучылар өчен һаман да сер булып каласыз. Ә бит әдипне белергә теләсәң, аның туган җиренә бар, дип әйтәләр. Димәк, пәрдәне күтәрергә вакыт... Менә сезгә гади генә сорау. Юбилей уңае белән кызыксынып туган көнегезне әйтегез дигәч, сез миңа ике төрле сан атадыгыз: 14 һәм 24 апрель... Ник алай ул?
– Әнием балачакта берничә кат искәртте, туган көнем – 14 апрель икән. Әмма мин бик зәгыйфь булып туганмын. Ашау, эчү юк, көне-төне акыру-бакыруымны күреп, яшәп китүемә өметләре киселгән күрәмсең. Авыл советына барып теркәргә дә атлыгып торучы булмаган. Әти кеше яшь хатыны белән икенче йортка күченеп ята бит... Ниһаять күршебез Тәзкирә апа безгә кереп әнине үгетли: “Вәлиулла моңа килешми, Сәгыйдулла исемен кушып кара!” Уңган хатын шундук казан астына ут сала, шулпа куя. Әхмәтшәриф мулланы да чакырып алалар. Һәм ул кирәкле догаларын укыгач, түбәгә күтәрелеп морҗадан кычкыра: “Ишетегез, моннан соң сабыйның аты Сәгыйдулла булыр!..”
Ходайның рәхмәте, шул ырымнан соң имләнеп киткәнмен. Әлеге көн 24 апрель булган. Әмма шуннан соң да тупырдап үсеп китмәгәнмен әле. Урта сыйныфларда укыганда мин малайлар төркеменең койрыгында булдым. Җәйге каникулда Шәһит абзыйга сабанчы булып кырга чыккач, ир-ат минем тавыштан егылып көлде. Зәгыйфь каз бәпкәсе пипылдавына охшатканнар икән... Шуның өстенә каян килгән гадәттер, башны күккә чөеп йөргәнмен. “Малай, авызыңны яп, карга кәкәй итеп китә бит!” дип әйткәннәрен хәтерлим. Бу тузга язмаслык нәрсәләрне үзең генә бел, яме?
– Сәгыйдулла абый, җәмәгатегез, талантлы шагыйрә Фәндидә Харрасова белән “Тулпар” да аралашканда колакка тагын да сәеррәк нәрсәләр кереп калды бит әле. Имеш, сез үзегез аерым фамилия йөртәсез. Лашманда “ак чәүкә”... Башка Хафизов анда бөтенләй юк, ди бит... Нәрсә сез соң күктән иңдегезме?
– Соң, иптәш журналист, минем фамилиям нишләп сезгә ошамый әле? Яхшы яңгырый, мәгънәле. Коръәнне яттан белүче, димәк. Мин үзем фамилиямнән бик канәгать, әтигә рәхмәт!
– Ә нишләп сезне үз фамилиясенә теркәмәгән соң ул. Алимент түләмәс өченме? Бу бит закон бозу...
– Ярар, бу теманы ябыйк! Җитмеш яшькә җитеп, ата гайбәтен сатып тормам инде. Заманасы шундый булган бит. Сугыш кешеләрне миңгерәүләткән. Сарык та исән, бүре дә тук була алмый. Без үзебез җәбер-золымга күнектек. Борчак өлгергән кырга чыккач, сыртка камчы төшә икән, дөрес! Ашлыкны безнең кебек ач каргалардан сакларга тиешләр! Безне җиләкле урман аланыннан мылтык атып куалар – бу да гадел. Казна чалуы тапталмасын! Әмма йөрәккә аерым шомны салым җыючы Миңнекәй сала иде. Шома битле, үткер, янаулы карашлы ир уртасы кешедән әни бик еш качты. Капканы терәтсә, Миңнекәй киртә аша сикерде, ишекне бикләсә, ул ачылмалы тәрәзне сөзеп өйгә баш төртте: “Һәдия налогларыңны түлә, юкса казаматка озаттырам!" Әни йомырка, сөт, май саткан акчаларны җыеп, Миңнекәй кулына тоттыргач кына эчкә җылы иңә иде: “Хөкүмәт бабайга да акча бик кирәктер шул, түләп дөрес эшли әни. Йөз аклыгына ни җитә?”
Хәер, көзге кырдан бәйләме белән салам күтәреп ташыганда үземдә дә йөк авырлыгыннан бигрәк, уйлар киеренкелегеннән, куркудан тир бәреп чыга иде: “Син пионер, үзең гәҗиткә мәкаләләр язасың, тик урлашулардан туктамыйсың... Тотсалар, укытучыларыңа ни әйтерсең соң?” Әй, сөйләп бетерә торганмыни, шулай табан астына без тыгып та җәфалады безне сугыш арты заманы!
Син, Фәнүз, хәбәрдар журналист, Татарстанда, тагын аерым төбәкләрдә бүгенге хөкүмәткә 1941-1945 елларда туганнарга аерым социаль ташламалар ясарга, льготалар бирергә кирәк, дигән тәкъдимнәр явуын беләсең. Сүздән, бирсәләр дә, мин боларны алмас идем. Ә менә шул елларда дөньяга килгән сабыйларны тау-таш ярып чыккан һәм зәһәр кырауларга бирешмәгән үсемлекләргә тиңләп күкрәкләренә орден яисә медаль тагылса, мин шәхсән биш куллап ризамын.
– Сез мине бик гаҗәпләндерәсез әле. Булмышыгызга карап, сезне зыялы гаиләсеннән, җитеш тормыштан, дип уйлый идем. Тик балачакта сезне бик үк иркәләмәгәннәр икән бит. Гаяз Исхакыйның ата-бабаларын биргән Татарстанның атаклы Лашман төбәге шулай сезнең күңелдә авыр тойгыларга гына чорналып калдымы инде?
– Туган җир – газиз ана сыман икән ул, гел сыенасы килә. Аннан аерылсам, күңелдә сагыш, күздә яшь булды. Кешеләрдән кагылу, сугылу кичергән саен Җир-анага тартылу көчәя бара. Таллар белән сөйләшәсең, чишмәләр белән серләшәсең, шулай күңел бушана... Урыс философы Лев Гумилев үзенең бер хезмәтендә “пассионар кыр” сүз-концептын кулланып, Җирнең рухы барлыгын һәм социаль-мәдәни мохите аша кеше җанына ифрат көчле йогынты ясавын раслый. Мин моңа ышанам. Асылым чынлап та Лашман дигән борынгы мишәр саласыннан килә. Лашман – яңгырашлы исем-атама гына түгел, фольклордан (Лашман бәете) хронотоп, Русия икътисадында бер кузгалыш һәм ниһаять үз тарихыбызда, әбиләр яулыгындагы шикелле, йомышлы татарларга бәйле кызыклы төен дә ул. Яшерен-батырын түгел, якындагы татар тарихын башлыча Казан ханлыгы һәм аның җимерелүе белән бәйләп, без Габдулла Тукайның “Милли моңнар” шигырендә язылганча, “Мискин булып торган өч йөз елда тәкъдир безне ничек изгәнен” көйләргә яраттык. Әмма Русия киңлекләрендә кабалага төшкән ясаклы татарлар гына түгел, зур-зур төбәкләр тәшкил итеп шактый хөр мәгыйшәтле йомышлы татарлар да яшәгәннәр бит. Безнең халыкны элек-электән этник яктан ничек кенә бүлгәләргә, аерырга тырышмасыннар, әлеге ике төркем бер милләт тәшкил итә һәм хәзер ул, урыслардан кала, Русиянең иң зур халкы санала.
XVII гасыр башында ук “йомышлы татар” атамасы белән формалашкан социаль катлам хәрби хезмәт үтәп, шәрык илләре белән дипломатия мөнәсәбәтләрен үстерүдә катнашып, шулай ук сәүдә, сәнәгать икътисадын көчәйтүгә өлеш кертеп, империя тарихында ифрат зур роль уйнады. Йомышлы татарлар Петр I нең 1718 елдагы махсус указы нигезендә лашманчылык эшенә дә тартылалар. Алар Идел, Каспий, Азов флотилияләрендә кораблар төзү һәм ремонтлау өчен урманнар кисәргә, агач эшкәртергә тиеш булалар... Шулай урман-чытырманлы якка патша крестьяннары тартыла, күп санлы лашманчылар салалары корыла, һәм имән, ылыс агачларыннан торган чимал әзерләнә. Хәзер инде бу тарих. Ләкин бабаларыбыз яшәеше, гореф-гадәте телебезгә, рухыбызга, асылыбызга сеңеп калган. Лев Гумилев әйткәнчә, аны җир дә, су да, һава да яшәтә, мохит сөте булып буыннар табигатенә сеңә...
– Кызык! Мохит сөте... Беренче тапкыр ишетәм. Сәгыйдулла Хәбиевич, Сез үз төбәгегезнең рухын, мохит сөтен нинди итеп тоясыз соң? Һәм бу җәһәттән аның сәнгати яшәешен раслап дәлилләр дә китерергә мөмкинме?
– Йомышлы татарларның күренекле авылы Лашманда гаҗәп үзенчәлекле әдип Гаяз Исхакыйның ата-бабасы төпләнгән. Мин “Остазбикә” хикәясен укыгач та, Вахид мулла белән Сәгыйдәгә карап, сөенеп әйтеп куйдым: “Болар безнең авылныкы”. Бердән, әлеге исемнәр белән Лашман тулы. Икенчедән, үзенең балага узмавын белгәч, Вахидын Галимә исемле яшь сылу кызга өйләндерүче Сәгыйдә тик безнең чая, үткен, тәвәккәл мишәр хатын-кызлары арасында гына булуы мөмкин...
Сүзеңне дәлиллә, абзый, диярсең. Баш өсте! Әле март аенда гына Башкортстан Язучылар берлегендә башлап язучы Фәнзәлия Мәснәвиеваның чәчмә әсәрләрен тикшердек. "Кызыл таң" гәзитендә басылган “Бәхетнең өч төсе” повестында ул Гаяз Исхакый әсәренә охшатып, Кәүсәриянең үз ире Авзалны бәхетле ата итүен тасвирлаган икән. Залдагы бар хатын-кыз авторны да, героиняларны да (Кәүсәрия, Камилә) тетеп салды. Янәсе, безнең заманда моннан да кыргыйлык һәм әхлаксызлыкны табып буламы? Сәгыйдәләр, Галимәләр теләсә кайсы төбәктә яши алмыйлар шул!
Хәер, Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” хикәясендәге бабачының малайларны сөннәткә утырта торган “Сәлман Фарси пәкесе” белән бәрәңге әрчүче затсыз карчык та безнең хәяттән...
Әйтергә онытканмын, безнең як кызлары элек тә, хәзер дә башка-биткә пәрәнҗә бөркәнеп, хиҗап ябынып йөрмиләр. Алар өчен дөньяга ачык, якты йөз белән багу кызыграк. Белеп булмый, шәригать таләпләренә баш бирмәүчеләр дә бардыр...
Үзебезнең төбәк рухын мин лашманчылар заманы шагыйре Габдерәхим Утыз Имәнидә күрәм. “Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә, атаңдик гомереңне үткәрмә җилгә!” Халык, ил уй-гаме белән сугарылган кешеләр арасында гына әйтелә ала бу вәгазь... Лука Канашевич (гавам телендә Аксак Каратун) өере тарафыннан көчләп чукындырылсалар да, “отпавший”лар булып янә дин-исламга кайткан Хәсән Туфан гаиләсе дә, Сталин тәмугыннан исән чыккан шагыйрь үзе дә безнең төбәк сөтендә үскән күренекле затлар.
Әйе, безнең як рухын кенәри кош итеп читлеккә ябалмыйсың, иреккә, иҗтиһадка тартыла, ул тере, үткер, чагу... Шул ук вакытта оешып эшләү, уртак тәртипкә буйсыну, башлыклар кушканны карышусыз һәм җиренә җиткереп үтәү дә лошманчылар өчен төп канун. Әйткәннәр, шиксез, минем үз асылымда да бар. Дөрес, кайчакта, бигрәк тә мөдәррислек иткәндә, аерым гадәтләрдән йөз чөереп, үзеңне ныграк санлау һәм тирә-ягыңдагы кешеләрдән дә үзеңә карата хөрмәт, ихтирам таләп итү кирәклеген бик ачык тойдым. Зыялы кешегә бераз гына аксөяклек тә кирәк икән шул! Әлеге ике башлангыч бергә кушылган тәкъдирдә тормыш юлын сикәлтәсез үтү һәм зуррак казанышлар яулау мөмкин булыр иде дә бит, нишлисең морза кавеменнән булмагач... Яһүдиләр сыман безнең халыкта, аеруча ирләрдә, үз-үзеңә текәлү, камилләшү сыйфаты да җитенкерәми. Ә менә йомышлылар булып әмер үтәргә, йөгерергә һәвәсбез...
Балачагыма, үстергән ояма һәм үз аслыма кагылышлы аерым сүзләрем менә шулар, журналист иптәш. Хәер, янә бер генә кәлимә, сәяр ир-егетләр кунакка кайтсалар, урман, су буйларына чыгып, иң якын дус-ишләре белән табын корып җырлыйлар иде:
Әй, ямьле туган ягым,
Әй, гүзәл туган ягым,
Бәхетемне синдә түгел,
Мин читтә таптым...
Үзем дә баштан укыйм дип, ә аннары һөнәрем кушкан урында эшлим, дип шулар язмышына төшкәнемне сизми дә калганмын...
Тыңлавыңа рәхмәт. Мәгәр сөйләгәннәремне матбугатта чыгарырга кирәк микән ул? Монда үтә шәхси кичерешләр, гадәти булмаган сүзләр әйтелде бит.
– Язучының уй-хисләре җуелмый, каләм-кәгазь аша борын төртә, Сәгыйдулла абый. Без аларның гәүдәләнешен яңа әсәрләрегездә, кызыклы геройларыгызда күрергә өметләнәбез. Үзегезнең төбәктәге Кара Чишмә авылы шагыйре Ренат Мөслимов көйләгәнчә, сезнең әле “Яшим бит, яшим әле!” дип җырлап иҗат итәр чак!

Комментарийлар