«Күктә кояш барда илдә моң үлмәс...»
Башкалар белән чагыштырганда иплерәк, басынкырак кебек тоела миңа кукмаралар.
Кукмараның үзендә яшәгәндә бу, бәлки, сизелмидәдер. Ә менә төрле районнар, чит төбәкләр бергә җыелган Казан, Чаллы кебек эрерәк шәһәрләрдә мин менә шушы аерманы сизәм кебек. Алыйк Кукмараның горурлыгы – танылган балалар шагыйре, язучы Рәшит абый Бәшәрне – башкалар сыман «мин!» дип һаваланып йөргәне беркайчан булмады аның. Беренче очрашу әле дә истә. Рәшит абыйның – «Аргамак» журналында, минем «Нур» газетасында эшләгән вакытлар. Минем дә Кукмарадан икәнне белгәч, балкып киткән иде Рәшит абый: «О, якташлар икән бит без! Давай син мәкалә язып кына утырма әле, хикәяләр дә яз. И туп-туры миңа алып килерсең...»
Рәшит абый белән бәйле тагын бер күңелле хатирә – 50 яшьлек юбилее уңаеннан миңа аның белән әңгәмә корырга насыйп булды. Редакциядә очрашабыз дип килештек. Рәшит абый сөйләшенгән вакытка ашыкмый-кабаланмый гына килеп керде. Өстендә – шакмаклы күлмәк, аксыл ветровка, кулында – продукцияме-нәрсәдер салынган пакет. Берәү булса, үз дәрәҗәсен белеп, затлы костюмнарын киеп килер иде (мәктәптәге рәсми чараларга, очрашуларга шулай йөри бит Рәшит абый), ә монда узып барышлый гына кисәк исенә төшеп, ах, бу эш тә бар икән бит әле, дип сугылган кебек. Бәлки шуңа күрәдер, әңгәмәбез дә акыл сатуларсыз, моң-зарларсыз, җип-җиңел килеп чыккан иде безнең.
Ул чаклардан соң аз да түгел, күп тә түгел, 25 ел узган. Рәшит абый да 75 яшен тутырган инде. Һәм менә безгә (Аллага шөкер) бу күркәм юбилей уңаеннан да очрашып, иркенләп гәпләшеп алырга насыйп булды.
Безнең төркемнән ун язучы чыкты
– Рәшит абый, минем сезнең автобиографик әсәрегезне – «Ачык капка»ны укыган бар. Балачагыгызны күз алдына китерә алам, дип әйтүем. Сугыштан соңгы авыр еллар, ятимлек, өстәвенә әниегезнең дә сау-сәламәт булмавы... Һәм шунда ук шук күңелле дус малайларыгыз Кәлимулла, Габделфәрт, Әндриләр, колхозчыларга ашлык өләшеп, персидәтеллектән төшерелгән, әмма үзенең моңа исе дә китмәгән Шәйхразыйлар, малайларны кинога күрсәтү өчен клуб тәрәзәсен ватып куйган киномеханик Хафизлар – шул заманның ихлас, кешелекле геройлары барысы да искиткеч матур юмор белән тасвирланган. Ләкин әсәрдә сезнең ничек иҗат белән кызыксынып китүегез юк бит, әйеме?
– Иҗатка килүем китап белән бәйле булгандыр дип уйлыйм мин. Күп укый идек бит инде. Укытучыларыбыз да әйбәтләр иде. Татар теленнән Альберт абый Филиппов, Фәүзия апа Абдуллиналар укытты безне. Үз фәннәре белән кызыксындыра белгәннәр инде.
Математика дәресендә Мөнир Гомәров дигән егет белән икәү бер партада утыра идек. Дәрес вакытында ул рәсем ясый, мин шигырь язам. Икәүләп математикадан икеле алган чаклар да булды инде. Аннары, иҗат җимешләребезне конвертка салып, «Яшь ленинчы»га, «Ялкын»га җибәрәбез. Басылып чыгалар иде. Конкурсларда җиңдек бергәләп.
Сигезенче-тугызынчы сыйныфларда укыган чак булды микән, Александр Герасимов белән Кукмарага әдәби берләшмәгә йөри башладык. Ул башта күрше авылдан безгә килә, аннары икәү бергә чаңгы белән китәбез. Безнең Янилдән Кукмарага кадәр 21 чакрым. Кукмараның район газетасы редакциясендә бик яхшы каршы алалар, шигырьләр укыйбыз, сөйләшәбез, бәхәсләшәбез, аннары шул араны кире чаңгы белән кайтабыз. Саша мәктәпне миннән бер ел алдан бетерде. Шулай да мин аны үзем белән Казан университетына, татар теле бүлегенә барырга күндердем. Рамил Галимов дигән егет тә бар иде әле, өчәү булдык. Алар икеләнделәр инде. «Кереп булмас, Рәшит», – диләр. «Була», – дим. Өчебез дә кердек.
– Һәм шау-шулы студент тормышы башландымы?
– Әйе... Укытучыларыбыз да шәп иде бит – Хатип абый Госман, Мөхәммәт абый Мәһдиев, Нил абый Юзиевлар... Мин беренче курстан ук «Әллүки» әдәби түгәрәгенә йөри башладым. Түгәрәк җитәкчесе ул вакытта инде танылып килгән шагыйрь Зөлфәт иде. 1968 елның 25 мартында Язучылар Берлеге съезды булырга тиеш иде. Шуның алдыннан Мәскәүдән Разил Вәлиев (ул шунда әдәбият институтында укый иде) кайтып төште. «Әллүки»дә җыелышып сөйләштек. Съездда: «Яшьләр өчен аерым журнал кирәк, «Казан утлары»нда гел басылып булмый», дип чыгыш ясарга уйладык. Зөлфәт әйтә: «Безгә әллә сүз бирәләр, әллә юк, үзебезнең сүзне ишеттерер өчен, әйдә, листовкалар әзерлибез», – ди. Берничә егет тулай торакта җыелышып листовкалар әзерләдек. Зөлфәт, Разил, Мирза (Мансуров) съезд барганда залга балконнан листовкалар сибеп җибәрергә булдылар. Язучылар берлеге рәисе Мирсәй Әмирнең доклад сөйләгән вакыты иде, берзаман өстән листовкалар ява башлады... Зөлфәтне шуннан соң университеттан кудылар. Разилнең укуына зыян килмәде кебек, ул: «мине Лев Ошанин алып калды», – дип сөйләде. Мирза армиягә китеп котылды.
– Сезгә шаукымы тимәдеме соң?
– Юк алай. Әзрәк укумы-тәртипме аксаган вакытларда гына Хатип ага Госман: «Карагыз аны, листовкаларыгыз бездә, кем язганын таныйбыз», – дип кисәтеп куя торган иде.
– Хатыйп ага Миңнегуловның: «Элек татар бүлегенә укырга бик кызыклы студентлар, көчле шәхесләр килә иде», – дип сөйләгәне бар. Чыннан да шулай булган, әйеме?
– Бездән генә дә унлап язучы чыкты бит. Зиннур Мансуров, Рашат Низамиев, Җәүдәт Дәрзаман, Нәҗибә Сафиналар белән бер төркемдә укыдык.
Минем ул вакытта ук күз начар күрә, минус алтылы күзлек кия идем. Барыбер иптәш егетләрдән каласы килмичә, хәрби кафедрага укырга кердем, офицер булдым. Хәрби тормыш турында язам дисәң, аны да белергә кирәк бит. Автоматның нәрсә икәнен белмәгән көе автомат турында язып булмый.
Дүртенче курста улыбыз туды. Гаилә булгач, фатир мәсьәләсен дә уйламыйча булмый. Әлмәт, Лениногорск яклары бик көчле иде ул вакытларда. Укып бетергәч, юллама алып, гаиләбез белән Лениногорскига киттек. Анда фатир мәсьәләсен хәл итү сузылгач, Чаллыга күчтек. Мин КАМАЗга диспетчер булып урнаштым. Һәм квартир буенча ярдәм итә алмассызмы дип, язучылар берлегенең ул чактагы рәисе Гариф абый Ахуновка хат яздым. Ул шундук шәһәр хакиме Раис Кыямович Беляевка чыккан. Беркөнне мине профком рәисе Гомәр Хәсәнович Нуретдинов үзенә чакыра. «Син нигә үзеңнең язучы икәнеңне әйтмисең? Безгә Рәис Кыямовичтан Рәшит Бәшәргә квартир бирергә дигән хат килде бит», – ди. Кыскасы, башта малосемейкада – өч бүлмәле квартирның ике бүлмәсендә – яшәп алдык. 83 нче елда өч бүлмәле аерым квартирага күчендек. Безнең йорттан урман якын, табигать искиткеч матур...
– Ул вакытта ничә китабыгыз чыккан булды икән?
– Өчәү булгандыр. Беренчесе 75 нче елда басылды, миңа ул вакытта 26 яшь иде. Балалар өчен «Әйлән-бәйлән» дигән китап.
– Сез ни өчен балалар юнәлешен сайладыгыз, Рәшит абый?
– Бала-чагалык көчле булгангадыр. Алай махсус сайлау түгел инде ул. Минем балалар өчен, йә олылар өчен дип аерып язганым юк. Башка ни килсә, шуны язам. Аннары, минем повестьларда балалар гына түгел, өлкәннәр дә бар бит. Балалар өлкәннәрнең тормышын күрә ала, өлкәннәр, киресенчә, балаларның ниләр уйлап яшәгәнен, дөньяны ничек кабул иткәнен аңлый башлый.
– Китапларыгыз хәзер ничәү инде?
– Егерме. Барысы да диярлек Татарстан китап нәшриятында чыкты. Мин бик бәхетле язучы булдым, китапларым басылып кына торды. «Самородок килә», – дип каршы алалар иде Казанда мине.
Җиде сәгатьтә повесть яздым
– Рәшит абый, язучы көн саен ким дигәндә бер сәгать язарга тиеш дигән сүз бар. Уңышка ирешү өчен шулай эшләргә кирәк, диләр. Сездә бармы андый гадәт?
– Юк. Минем алай сәгатьләп язган юк. Яза башлыйм икән, тәмамламыйча туктый алмыйм. Һәм бик тиз язам. Беренче повестемны җиде сәгать эчендә яздым. КАМАЗдан (диспетчер булып эшли идем) эштән кайтып киләм шулай, күңелгә «Иртәгә дә яшисе бар» дигән гыйбарә килеп керде. Өйгә кайткач та истән чыкмый бу. Шуннан өч литрлы банка белән кофе ясадым да: «Люция, мине борчыма», – дип эш кабинетына кереп утырдым. Һәм кәгазь битенә «Иртәгә дә яшисе бар» дип язып куйдым. Аннары беренче җөмлә язылды: «Безнең йорт умартаны хәтерләтә». Һәм китте... Бүлек арты бүлек... Йокы килми... Балконга чыгып тартып керәм дә... Төнге 11 дә яза башлаган идем, иртәнге 7 дә нокта куйдым. «Акылдан язасың мәллә инде?» – ди Люция апаң. «Юк, – мәйтәм, – мин повесть яздым».
Ул көнне Мөдәррис Әгъләм дә килеп керде әле. Аңа да укып күрсәттем. «Машинкада бас, – ди бу миңа, – Робертка (Роберт Миңнуллинга) әйтәм, «Яшь ленинчы»да чыгарабыз.»
«Ачык капка»ны өч көндә яздым. Мәскәүдә укыган вакыт иде. Завуч, берәр әсәр яза башласаң, укырга йөрмәскә рөхсәт итә иде. Фәиз Зөлкәрнәй, мәрхүм, син тәки җибәрмәссең аны дип, минем машинкада баскан повестьны, үзе конвертка салып, «Ялкын»га җибәрде.
«Ак балык» та Мәскәүдә язылды. 20 ләп бите әзер иде инде, ишектән Фәиз килеп керде. «Яңа әйберме?» – дип сорый бу. «Яңа әйбер». «Кая, укыйм әле», – дип алып чыгып китте дә, ярты сәгатьтән килеп керде һәм кулындагы кәгазь битләрен идәнгә сибеп җибәрде. Бөтен бүлмә тулды кәгазь белән. Үзе: «Яз!» – дип, бер генә сүз әйтеп, кире борылып чыгып китте. Анысы дүрт көндә язылды. «Ялкын»га шулай ук Фәиз әзерләп җибәрде. Дүрт санда чыкты.
– Рәшит абый, сез бер-берегезгә бик игътибарлы булгансыз. Хәзерге заманда мондый мөнәсәбәтләрне күз алдына да китереп булмыйдыр.
– Әй ул заманнар... Гариф абый Ахунов, Туфан Миңнуллин, Шамил Рафиков, Таһир абый Нурмөхәммәтовлар барысы да шәп кешеләр иде инде. Чаллыда – Кадыйр Сибгатуллин...
– Сезнең заманда язучы хезмәте үзе дә башкача бәяләнгән бит. Язучыларга ял йортларына бушлай юлламалар биргәннәр.
– Бервакыт шулай язучыларның Юрмаладагы «Дубулты» иҗат йортына барышлый матди ярдәм сорап РСФСРның язучылар берлеге рәисе Сергей Михалков янына кердем. Үзем белән кызым Лилияне дә алган идем. Бер ун минуттан кайтыр, Горбачев янында, диделәр. Чыннан да, күпмедер вакыттан кайтты, менеп килә әкрен генә баскычтан таягын шакылдатып. Мине күрде дә: «О, тат-тарин, привет», – ди. Бераз тотлыга иде бит ул. Кул биреп исәнләштек. «Какие вопросы? Куда собрался?» – ди бу. «Ял йортына китеп барыш», – дим. «Деньги нужны?» «Әйе.» «Это кто у тебя?» – дип Лилиягә дә игътибар итте. Яртылаш бөгелеп (озын буйлы иде бит Сергей Владимирович) Лилиягә кулын бирде. Кыз дулкынланудан ап-ак булды. Аннары минем матди ярдәм сорап язган гаризама кул куйды да бухгалтериягә барырга кушты. «Пиши, пиши, время зря не теряй. Там пишется», – диде. Барганда карыйм, «выделить 150 рублей» дип язып куйган. Ул вакытта 150 сум – бер айлык хезмәт хакы иде.
– Менә бит! Аннары бетте дә бугай инде ул язучыларга мондый кадер-хөрмәт, гонорарлар бар ни, юк нигә әйләнде.
– Соңгы елларда бу ябык бәйгеләрнең килеп чыгуы язучыларны бераз активлаштырды әле.
– Рәшит абый, язучылар арасында көнчелек зур, дип сөйлиләр бит инде. Сезнең даирәдә сизелә идеме бу?
– Белмим. Минем үземнең көнләшергә вакыт булмады. Каләме булган кешене күрергә, ярдәм итәргә тырыштым. Бик күп яшьләргә Язучылар берлегенә керү өчен рекомендацияләр яздым. Нигә көнләшергә? Һәркем үзенең талантына таянып эшли инде.
– Үзеңнән дә биек сикереп булмый дисезме? Шулай да, язучы өчен иң мөһиме талант микән, әллә тырышлыкмы?
– Талант. Дөрес, талантсызлар да тырыша-тырыша әллә нинди дәрәҗәләргә ирешәләр.
– Шулай булгач, иң мөһиме талант буламы соң инде, тырышлыкмы?
– Талант, талант. Тумыштан килгән талант кирәк. Һәм тормышны белү.
– Ә үзегезнең яза алмаган чакларыгыз була идеме? Кризислар?
– Гадәттә бер әйберне тәмамлаган саен була инде ул кризис. Язучы сыгып алгандай бушап кала, үзен кая куярга белми... Аннан, әкренләп кенә бу халәттән чыгып, икенче әсәргә тотынасың.
– Тагын шул сез эшләгән чорларны искә алсак: сез КАМАЗдан Мәскәүгә әдәбият институтына киткәнсез, анда ике ел укыгансыз. Кайткач...
– Чаллыда «Ләйсән» әдәби берләшмәсе белән җитәкчелек иттем. Аннары «Таң йолдызы» газетасына эшкә чакырдылар. Камаз китап нәшриятында, «Ак бүре» киностудиясендә эшләп алдым. Шуннан соң «Аргамак» журналына килдем. «Мәйдан»да эшләп 60 яшьне тутырдым да шундук пенсиягә киттем. «Җитте», – дидем. Аннары инде иҗат белән генә шөгыльләндем.
Оныкларымның барысын да татарчага өйрәттем
– Рәшит абый, Люция апа белән сез...
– Классташлар.
– Мәктәпне тәмамлагач, ул математика юнәлешен сайлаган, сез – әдәбиятны. Холык-фигыльләрегез дә төрле идеме?
– Әйе. Люция апаң математик, экономист, таләпчән, кырысрак. Мин – хыялый. Мине барлап, саклап яшәде инде ул. Бик авыр вакытларда да ташламады. Хәер, классташ булгач, ничек ташлый алсын? Авыр булса да, яшь чакларда күңелле булган. Сәламәтлек булган. Безнең заман булган ул. Сагындыра хәзер.
– Балаларыгыз, оныкларыгыз кайсыгыз юлыннан китте?
– Улым Ринат КАМАЗда эшли. Кызым Лилия медицина өлкәсен сайлады. Оныкларыбыз – финансистлар, программистлар...
Дөрес, соңгы вакытта улым шигырьләр яза башлады әле. Бик матур шигырьләр. Дөрес, рус телендә. Алар рус мәктәбендә укыдылар бит, аңа рус телендә язу җиңелрәктер инде. Ә болай татарча бик әйбәт беләләр икесе дә. Оныкларымны да татарча сөйләшергә өйрәттем. Алар белән горурланып яшим. Олы оныгым Рамил Казан финанс-икътисад институтының магистратурасын кызыл дипломга тәмамлады, хәзер Алабуга экономик зонасында финанс белгече булып эшли. Икенче оныгым Рузил Иннополиста урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Мәскәүдә, Югары икътисад мәктәбендә, 3 нче курста укый. Сүз уңаеннан, соңгы елларда язган шигырьләремне, повестьларны компьютерда олы оныгым Рамил җыеп бирә.
– Үзегезнең компьютерга утырасыгыз килмәде бугай инде?
– Юк. Компьютер телне салкынайта кебек тоелды миңа. Элек татар авылларында ничек сөйләшәләр иде, хәтереңдәме? «Авызыңны корт чаккыры» диләр иде. Мондый сүзтезмәләр дә онытылды бит. Хәзерге әсәрләрне укып карыйм – әдәби тел юк. Мәкалә теле. Укый башлыйм да читкә алып куям. Бизәкле тел белән язучылар күп түгел, шуңа күбрәк элеккеге язучыларны укыйм. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиевны, Нурихан Фәттахны.
Шигъриятне Кандалыйдан башлыйм. Тукай татар теленә нигез салган диләр. Юк, аңа Кандалыйлар, Каюм Насыйрилар нигез салган.
Гаяз Исхакыйның 20 нче гасыр башында язган хикәяләре дә саф татарча. Фатих Әмирхан, Дәрдемәнд...
– Әдәбият хәзер йомшарды, дисез инде...
– Йомшарды.
– Аның каравы, беллетристика үсте. Берәүнең аянычлы язмышын тасвирлаган әсәрләр.
– Хыянәт турында булса, татар хатыннары шуны үлеп китеп укый инде. Ә ир-атлар гомумән китап укымый хәзер, чөнки акча эшли. Авылда да балык тотучы белән китап укучы иң ялкау кешеләр исәпләнә.
– Яшь чакларны искә алганда, ниндидер үкенечләр, үпкәләр искә төшмиме?
– Юк, бер үкенечем дә, беркемгә үпкәм дә юк.
– Исемнәр, премияләр?
– Аларын да алдым инде.
– Кемнәр белән аралашып яшисез?
– Риман Гыйлемханов, Зиннур Мансуров, Хатыйп абый Миңнегуловлар белән шалтыратышып торабыз. Нәшриятка да шалтыратып алам, Газинур Моратка, аның белән якташлар да бит. Чаллыда яшәүче язучыларны әйткән дә юк инде. Факил Сафин белән гомер буе бергә яшәдек. Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Сирень Якуповалар, Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфияновлар хәлне гел белеп торалар.
– Туган авылыгызга кайтып йөрисезме? Нигезегез исәнме әле, Рәшит абый?
– Нигез исән. Авылда бер егет 4 бала белән ялгыз калгач, Рәшит абый, яшәп торыйм әле, дип сораган иде. Ул хәзер безнең нигезгә йорт җиткезде. Кадерсез түгел нигез.
– Ә «Ачык капка» повестендагы дус малайларыгыз?
– Алар берсе дә юк инде. Авылга кайткач, аралашыр кеше дә калмады.
– Сез берничә ел буе Янил мәктәбендә иҗат белән шөгыльләнүче балаларга Рәшит Бәшәр премиясе дә биреп килдегез бит әле.
– Булды андый хәл.
– Ә Чаллы мәктәпләренә очрашуларга йөри аласызмы хәзер?
– Сирәк-мирәк инде. Аның кызыгы да калмады бит, дөресен әйткәндә. Балалар үзара рус телендә сөйләшә. Шуңа күрә чыгыш ясау да кыенрак – аңламаган кешегә сөйләгән кебек. Аннары, китап та укымый, әдәбият белән дә кызыксынмый кебек инде хәзер балалар. Яшь буын интернеттан башка нәрсәне белми. Мин менә көн саен бер малайның мәктәптән кайтканын тәрәзәдән күзәтеп торам: аркасыннан сумкасын салып, җиргә куя, костюмын шуның өстенә ташлый да, өенә кермичә, телефонында әле берәр сәгать уйнап утыра... И-и, балаларның гына түгел, олыларның да алтындай кадерле вакытын социаль челтәрләр ашый хәзер. Вакытын гына түгел, нервысын да, кешелеген дә...
Өлкән яшьтәге язучыларның өендә булырга яратам мин – гел элекке заманга кайткандай тоеласың. Рәшит абыйның эш кабинетында да бер стенаны тулысынча китап киштәләре алып тора. Шушы бай китапханә фонында Рәшит абый шигырь арты шигырь укый:
Үләрмен дә кинәт кенә,
Үзгәрер кебек дөнья.
Кыскарыр төн озынлыгы,
Яктырып китәр көн йә.
Яшәү төсе нурландырган
Татарстан әләмен
Биек эләр ил уллары,
Шуны анык беләмен.
Ул әләмнең беркайчан да
Дөньяда уңмас төсе.
Бергә җыяр бар татарны
Җиремнең тарту көче.
Якты заман киләчәк бер,
Җанда шундый өмет бар.
Шул көннәргә барып җитми
Үлеп булмас, егетләр!
Болары – өлкәннәр өчен язылган шигырьләр икән. Алары да бер китаплык җыелган инде. «70 яшемә үк китап нәшриятына тапшырган идем, 75 яшькә чыгармаслармы әле», – дип көлә үзе. Ямансу да булып китә бераз, ничектер рәхәт тә... Ностальгия инде бу безнең. Яшьлекне сагыну, ягъни мәсәлән.
Урамга чыккач, күтәрелеп карасам, Рәшит абый икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән миңа кул болгый. Ә урамда – шундый кояшлы, якты, җылы! Көз шулкадәр дә матур булыр икән! Рәшит абыйның әле яңа укыган шигыре инде күңелдә яңгыраган сыман:
Туып килә янә яңа көн.
Карурманнан искән иркә җил
Тәрәзәмнең сыйпый яңагын.
Кошлар килеп кунар агачка,
Таңнар атар шулай алланып –
Бездән аерылып калгач та.
Күктә кояш барда нур сүнмәс,
Бездән соң да илдә моң үлмәс...
Әңгәмәдәш – Ризидә ГАСЫЙМОВА
Фотолар: Рәшит Бәшәрнең шәхси архивыннан
«Мәйдан» № 10, 2024 ел
Комментарийлар