Логотип «Мәйдан» журналы

Факил Сафин: «Әдәби әсәр сискәндерергә тиеш»

Безнең Яр Чаллыда әдәби-мәдәни мохитне Факил абый Сафиннан башка күз алдына да китереп булмыйдыр.

Чөнки язучы, шагыйрь, ягъни иҗат кешесе булу өстенә җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары, Берлекнең Яр Чаллы бүлеге һәм Татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе дә бит әле ул. Шәһәрдә әдәбият көннәре икән – димәк, башлап йөрүче ул, Факил абый. Кемнеңдер иҗат кичәсе зурлап үткәрелә икән – оештыру эшләрендә тагын җиң сызганып Факил абый «кайный» дигән сүз. Аннан инде татар конгрессының җирле лидеры буларак милли темага җыелышлар, конференцияләр... Өстәвенә, ул оештырган һәрбер чара дежур гына түгел, саллы, масштаблы да була бит әле. Аның үзен дә шулай дип бәялисе килә инде минем – «масштаблы» җитәкче ул. 

Аллага шөкер, шушы кызыклы-масштаблы шәхес белән миңа дистә еллар буе бергә эшләргә насыйп булды. Мин «Көмеш кыңгырау»ның җаваплы сәркәтибе вазифасына килгәндә, Факил абый газетаның баш мөхәррире иде. Менә хәзер, бүгенге көн күзлегеннән карыйм да – без Факил абый кул астында булганга, ул елларда бик тыныч, рәхәт эшләмәдекме икән, дим. Ул безне, коллективны, тираж, подписка белән бәйле проблемаларга күммичә, махсус шулай ышыкта яшәтергә тырыша иде кебек.

Тагын бер үзенчәлекле ягы – редакция хезмәткәрләренә башкача да уйларга, башка юнәлештә дә үсәргә мөмкинлек бирә торган сирәк җитәкчеләрнең берсе булган инде ул. Ә шәхес өчен, һәм бигрәк тә журналист өчен, ирекле булу үтә дә мөһим шарт бит. Нәкъ менә Факил абый белән «Көмеш кыңгырау»да эшләгән елларда мин «Сөембикә» журналы, «Ирек мәйданы» газеталары белән актив хезмәттәшлек итә башлаганмын. Һәм шунысы да игътибарга лаек: Факил абый, районнарга очрашуга баргач, моны өстенлек итеп күрсәтә белә, аванс белән булса да, тамашачыларга мине «Татарстанга билгеле журналист», «Сөембикә» журналы блогеры» дип тә тәкъдим итә иде бит. Хәер, башка каләм ияләре турында да шулай зурлап, аларны бер башка үстереп сөйләргә ярата Факил абый.

Өченче үзенчәлеге – аның кешеләрне үз тирәсенә туплый белүе. Үзе ничек уйлыйдыр, әмма Факил абыйның Чаллыда рәсми булмаган зур бер командасы бар кебек тоела миңа. Алай гына да түгел, мин ихлас күңелемнән үземне Факил абый командасында дип санап яшим дә әле. Дөнья булгач, безгә («бала-чагаларга») хәтере калган чаклары да буладыр. Әмма Факил абый үз командасына кайчандыр бер алган икән, барыбер сине «исемлек»тән сызып ташларга ашыкмый, кирәк чакта таяныч була белә ул.

Бусы булды сүз башыбыз. Ә бүген без танылган әдип-юбиляр белән, аның кызыклы да, катлаулы да гомер юлы һәм Яр Чаллыдагы әдәби мохит турында сөйләшеп утырдык.

 

– Факил абый, сүзне балачактан башлыйк әле. Иң истә калган балачак хатирәгез...

– Тәбәнәк кенә агач өйдә, ап-ак зур морҗа каршында, әткәй белән әнкәйнең ап-ак киемнәрдән намаз укулары. Тәбәнәк өй дигәннән – әткәй заманына күрә яхшы йорт-җирләр җиткереп башка чыккан булган, апа белән абый (берсенә 4, берсенә 6 яшь вакытта)
шырпы белән уйнап, өйне яндырганнар. Гомумән, фаҗигаләр күп булган инде әткәй-әнкәйләр тормышында... Әнкәй – мулла кызы иде безнең. Мулла кызына өйләнгән өчен әткәйне мәҗбүри эшкә җибәргәннәр. Моңа әнкәй бик кайгырган, билгеле. Шушы тынгысызлыклар аркасында кечкенә сабыйлары да үлеп киткән. Әткәй белән әнкәй бу бала турында үзләре мәрхүм булганчы сөйләделәр инде. Әнкәй – 92, әткәй 100 яше тулып килгәндә вафат булды.

– Һаман да шул балачакны искә алсак... Үзегезне бер сүз белән генә нинди дип бәяли алыр идегез икән, Факил абый?

– Кызыксынучан дип. Һәр нәрсәнең төбенә төшәргә ярата идем мин. Тормыштагы закончалыкларны аңларга теләп, 7-8нче сыйныфларда «Наука и жизнь» кебек журналларга кадәр укый идем.

– Ә әдәбият белән кызыксыну, иҗатка омтылыш? Алары кайчанрак туды?

– 5нче сыйныфта шигырьләр яза башладым. Дөрес, ул чакта әле бала-чагалык та чыгып җитмәгән булгандыр. Ә менә 7нче сыйныфта укыганда, безнең мәктәпкә Рафыйк абый Хаҗиев килде. Язучылар турында бик күп белә иде Рафыйк абый. Клара Булатова белән шәхси танышлар да иде дип хәтерлим. Нәкъ менә аның тәэсирендә мин 7-8нче сыйныфларда бөтенләй үзгәрдем, киләчәк турында уйлана, укырга керү, югары белем алу максаты белән яши башладым.

– Ул елларда авылдан читкә, шәһәргә чыгып китү җиңел булмаган, диләр бит...

– Әйе, колхоздан белешмә алырга кирәк иде. Ә белешмәне бирергә бик атлыгып тормыйлар. Аннары мин – гаиләдә төпчек малай, ул чактагы язылмаган кануннар буенча да әткәй-әнкәй янында яшәп калырга тиеш идем. Кулда шофер, тракторист дигән катыргы да бар. Ул вакытта әле авылларның да шаулап-гөрләп торган чагы. Тик без, кешеләр нинди генә планнар корсак та,
Ходай язган юлдан читкә тайпыла алмыйбыздыр, күрәсең. Ләүхелмәхфүз такта-сына язылган буенча яшәргә туры килә. Армиядән соң үзебезнең районда комсомол секретаре булып та эшләргә туры килде, мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе дә, мәктәп директоры, аннары район газетасында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире дә... Әмма иртәме-соңмы барыбер шәһәргә чыгып киттем.

Колхоздан белешмә дип сөйли башлаган идек бит әле. Укырга кергәндә, бу белешмәнең булмавы, чыннан да, күп каршылыклар тудырды. Югыйсә, армиядән кирәкле документлар да әзерләп биргәннәр иде. Авыл хуҗалыгы институтына да барып карадым, педагогия институтына да...Соңгысында шигырьләремне дә күрсәткәнмендер инде. Педагогия университетында документларны кабул итеп утыручы кыз, артымнан йөгереп чыгып: «Сезгә университетка барып карарга кирәк», – диде. Анда исә юллама сораучы булмады. Читтән торып укырга кердем. Әткәй белән әнкәйгә авырлык китерәсем килмәде.

– Факил абый, сез Яр Чаллыга килгәч, КАМАЗга үзәк конвейерга эшче булып урнашкансыз. Түбән төшү итеп кабул итмәдегезме моны?

– Юк. Ул вакытта ике балабыз үсеп килә иде. Яшәр урын кирәк бит. Ә фатирны беренче чиратта эшчеләргә бирәләр иде. Дөрес, миңа гади эшче булып озак эшләргә туры килмәде. Берничә айдан мастер итеп күчерделәр. Әйбәт эшләдек. Планны һәрчак арттырып үтәдек, хезмәт хакын да, башка бригадалар белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк ала идек. Аена 600 сум – ул вакытта бик күп акча бит инде. Китәм дигәч тә, эшчеләрнең мине җибәрәселәре килмәде. КАМАЗ заводларында эшләп йөргән укытучылар мәктәп-
ләргә кайта башладылар. Мин дә бу тенденциядән читтә калмадым. Башта 24 нче мәктәптә – рус мәктәбендә, рус телендә тарих укыттым. Аннары 18 нче мәктәптә – татар теле, әдәбият
тарихы... Колледжда да укытырга туры килде. Һәм күпмедер вакыттан инде тормышыма «Аргамак», «Мәйдан», «Фән һәм мәктәп» журналлары, «Көмеш кыңгырау» газетасы килеп керде. Соңгы өчесен оештыруга үземнән өлеш кертә алдым, Аллага шөкер. Иң мөһиме – бу газета-журналлар («Фән һәм мәктәп» журналы гына чыгудан туктады)  бүген дә нәшер ителеп килә. 

– Факил абый, Яр Чаллыда әдәбиятның торышы Казандагыдан ким түгел. Әдәби бәйгеләрдә җиңү яулаучылар санына караганда, хәтта күбрәк тә кебек. Ничек шулай икән ул?

– Без бик актив аралашып яшибез бит. Язучылар үзара яңа бәйгеләр турында сөйләшәләр, планнары белән бүлешәләр, һәм «уянып», «кузгалып» кайтып китәләр.  Аннан тагын бер күренеш: элек Казаннан читтә яшәп иҗат итүче язучыларны икенче сорт-
лы дип санау бар, һәм бу безнең
язучыларга да хәйран нык тәэсир итә иде. Соңгы елларда без шушы карашны үзгәрттек.

– Язучылар берлегенә әзерләрдәй иҗади күңелле яшьләр бармы бүген?

– Берлеккә керерлек яшьләр, әлбәттә, бар. Гөлназ Нуриеваның шигырьләре игътибарга лаек, мисал өчен. Айзирә Имамова шулай ук өметле, аның өлгереп беткәнен көтәбез. Түбән Камада Алия Зартдинова дигән кызыклы шагыйрәбез бар. Иҗат белән шөгыльләнүче егетләр дә бар, әлбәттә. Ләкин аларга кыенрак, чөнки гаиләләрен матди яктан тәэмин итү бурычы да тора. Әле ярый хәзер яхшы финанслана торган әдәби бәйгеләр килеп чыкты.

Язучылар берлегенә керү өчен, өметле каләм иясенең яхшы нәшриятта, профессиональ язучылар редакторлыгында ике китабы басылып чыккан булырга тиеш. Язучылар берлегенә тәкъдим итәрлек каләм әһелләренең иҗатларын без әзерләп, Казанга, Татарстан Язучылар берлеге коллегиясенә тапшырабыз.

Язучылар берлегенә талантлы гына түгел, иҗат дәрте дә булган кешеләр алынырга тиеш дип саныйм мин үзем. Югыйсә, кайберәүләр берлеккә керәләр дә: «Булды, теләгемә ирештем», – дип, язудан гел туктыйлар.

– Дәрт дигәннән, менә сезнең заманда хәзерге кебек акча китерердәй бәйгеләр дә булмаган бит инде. Ә сез барыбер язгансыз.

– Иҗатны мин акча белән бәйләмәдем, бу – минем миссиям, дөньяга килүемнең максаты дип санадым. Озак еллар беркайда да эшләмичә язу белән генә шөгыльләнгән кешеләрне дә беләм – сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да алардан ким язмаганмын. Ә хатыным Ләйсирә апаң минем иҗатым өчен миннән дә ныграк сөенеп, мине гомер буе кайгыртып яши. Зур рәхмәт аңа!

– Улыгыз Илнур бүген Казанда Татарстан Фәннәр Академиясенең Археология институты хезмәткәре, кызыгыз Гөлнар – «Мәйдан» журналында сайт редакторы. Сез Ләйсирә апа белән татар милләтенә хезмәт итәрдәй балалар үстергәнсез, Факил абый.

– Кичә әле мин Казанда юбилейда идем. Кичкә калгач, Илнур: «Төнгә каршы юлга чыгармыйм», – дип, үзе рульгә утырып кайтарып куйды да бүген иртән такси белән кире китте. Балаларыбыз, килен-кияүләребез бик әйбәтләр, Аллага шөкер. Биш оныгыбыз бар. Без бер йодрык булып яшибез.

– Факил абый, сезгә бик еш жюрида булырга, ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй күп әдәби әсәрләр укырга туры килә. Менә шулардан чыгып, бүген әдәбиятның торышы турында ни әйтә аласыз, көчле әсәрләр бармы?

– Юк дип әйтмим. Әмма... Бүген хикәяне алабызмы, башка жанрдагы әсәрнеме, проблема бер – алар булган хәлне сөйләп чыгу формасында языла. Ягъни әдәби әсәр дәрәҗәсенә күтәрелеп җитә алмый. Әдәби әсәрнең икенче-өченче катламнары, ниндидер яшерен мәгънәләре, ымнары, ишарәләре булырга тиеш бит.

Аннары, ашыгычлык та роль уйныйдыр дип уйлыйм – әдәби бәйгенең вакыт чикләре дә бар. Менә мин үзем «Саташып аткан таң» әсәренә (ред.: бу әсәр өчен Факил абый Тукай премиясе белән бүләкләнде!) 1993 елда материал җыя башладым, 1999 елда гына эшкә тотындым. 2003 елда гына тәмамладым. Алты ел әзерләнгәнмен!

– «Гөлҗиһан», «Соңгы көз», «Биек тауның башларында», «Саташып аткан таң» – сезнең бу әсәрләрне укымаган кеше сирәктер. Аларда теге йә бу чорның фаҗигале яклары сурәтләнә. Бу фаҗигаләр безнең киләчәк буынны да кызыксындырыр микән, ничек уйлыйсыз? Әдәби әсәрләр искерә микән дип соравым инде бу минем.

– Яхшы әсәр искерми дип уйлыйм. Без кичәге турында язып, бүгенгенең сурәтен хасил итәргә тиеш. Кичәге вакыйгалар күзгә күренмәс җепләр белән бүгенгегә тоташырга һәм укучыны, һичшиксез, сискәндерергә тиеш. Сискәндерми икән, димәк, әдәби әсәр юк.

 

Әңгәмәдәш Ризидә Гасыймова.

Фото: Факил Сафинның шәхси архивыннан

«Мәйдан» № 1, 2024 ел

 

 

Галерея

Комментарийлар