«Мәйдан» №4, 2022 ел.
Бүген язучы, шагыйрь Рафаил Газизовка 75 яшь!
Бүген язучы, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премия лауреаты Рафаил Шәкүр улы Газизовның юбилее — 75 яшь!Рафаил әфәндене гомер бәйрәме белән чын күңелдән котл...
Бүген язучы, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премия лауреаты Рафаил Шәкүр улы Газизовның юбилее — 75 яшь!
Рафаил әфәндене гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Тән, җан саулыгы, озын гомер телибез.
Хәләл
Хәләл ризык, хәләл туган җир,
Хәләл телнең энҗе сүзләре,
Һәрбер сүзе затлы, егәрле,
Шул бер сүзне исән-имин килеш
Бүгенгегә илтеп җиткерәм дип
Халкыбызның үлгән меңнәре.
Болгар ташларына күмелеп
Калган, имгәтелгән ул сүзләр,
Казан яуланганда ул сүзләрне
Чәрдәкләгән уклар, сөңгеләр.
Далаларда йөзләп шәһәр ята,
Туфрак, комга, көлгә күмелеп,
Бу яуларда баһадирлар белән
Газиз сүзләр үлгән иң элек.
Соңгы яра алган ул яугирнең
Ничек сүнде микән күзләре –
Белмим, ләкин иренендә булган
Туган телнең газиз сүзләре.
Халык таркалдымы, әллә холкы
Чыпчык тезеннән дә түбәндә,
Ә хөррият тарих чонгылыннан
Күтәрелгән канлы сүзләрдә.
Хәләл ризык, хәләл туган җирләр,
Хәләл телнең газиз сүзләре,
Шул сүзләрне яклап халкыбызның
Шәһит киткән асыл меңнәре...
Булган!
Чыбыркылап, кемне богаулап
Куган чакта биш мең морзаны,
Нева тоткыннары калебендә
Иман кәлимәсе булганмы?
Булган!
Кирмән, Катмыш имәннәрен кискән,
Кораб төзү өчен урманны,
Авылдашларымда, лашманнарда
Иман кәлимәсе булганмы?
Булган!
Гафият Нигъмәтуллин1 унсигез кат
Яраланып җиңгән дошманны,
Әсирлеккә алган, күңелендә
Иман кәлимәсе булганмы?
Булган!
Халкыбызда ул һәрвакыт булган,
Безне бит дин, Аллаһ саклаган,
Чөнки халкым исемен тарихларда
Тырыш хезмәт белән аклаган.
Ышанычлы ут күршеләр булып,
Сәүдә итеп, иген үстереп,
Дәүләт төзгән бөек халык диеп
Белә татарларны кешелек.
Һаман башка сугып торсалар да,
Бутап җанны, бутап туганны,
Иман кәлимәсе һәрвакыт та
Халкым күңелендә булганмы?
Булган!
Гафият Нигъмәтуллин1 – Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое, авылдашым.
Беренче декабрь
Шыгырдатма карны, уҗымнарны
Уятырбыз, әле иртәрәк,
Кышның туган көне, без кырлардан
Әйләнербез язлар җитәрәк.
Җилләр генә ап-ак канатында
Җилкән-җилкән буран уйната,
Кырда нәрсә генә эшләнсә дә,
Асылында эшнең җыр ята.
Үз авазы, үз аһлары белән
Яши җирдә, күктә һәрбер җан,
Шуңа кар астыннан уҗымнарның
Сулыш алуларын ишетәм.
Йомшак кына басып юлга чыгыйк,
Йокласын кыр, әйдә, уятмыйк,
Бишек җыры көйләсеннәр җилләр,
Иссен җилләр кубыз уйнатып.
Табыннарның һәм туйларның яме,
Өмет офыклары – уҗымнар,
Аннан я чишмәдән, я торналар
Алып килә юеш борыннар.
Юк, уятмыйк әле уҗымнарны,
Җилфердәсен алар күңелдә,
Әле басуларда сабый кышның
Җилкән бураннары йөгерә.
Җиңү хакы
Игенченең сүзе кыска аның,
Басулары сөйләр калганын.
Сугыш вакытында иген урган
Хатыннарның аңын җуйганын,
Ачыгудан. Иген үстер дә син
Үзең югалт кырда аңыңны,
Уйлагандыр шәһит киткән ирен,
Өендәге ике сабыйны.
Учмаларны кысып көне буе
Киметмәкче кайгы-хәсрәтен,
Аңны җуя-җуя өмет итеп
Бөек юлбашчының рәхмәтен.
Җиңү диеп, кызыл олау, диеп,
Сагыш белән буып билләрне,
Балаларын зиратларга ташып
Саклап калды алар илләрне.
Килде җиңү! Олы шатлык, бәхет!
Ләкин ире калды фронтта,
Ятим өйдә япа-ялгыз яши,
Ике сабые да зиратта.
Шул каберләр белән үлчәнәме
Ятимәнең кайгы, шатлыгы?
Җиңү белән бергә бу хатынга
Егерме биштә килде картлыгы...
Рәнҗеш
Инде безгә акыл керер вакыт,
Әллә инде чыгып беттеме?
Башка персидәтел җиккән атлар –
«Аполлон» йә «Майкоп» типтеме?
Ул сындырган чакта чалгыларны,
Фашистларның «тигр»ы сыман,
Ул тураган чакта «уфалла»ны,
Үтерүче угыры сыман,
Ул типкәндә итек белән артка,
Унбер яшьлек сабый малайга,
Сигез яшьлек ятим энесенә,
Яшен ник сукмады аңарга?!
Яке елгасында печән билдән,
Чәчелеп калдык шуңа күмелеп,
Ничек үтерергә моны, диеп
Гөнаһ уйлар туды иң элек.
Үтермәдек, ә бик кирәк иде,
Күпме ятимнәрне изде ул,
Сугыш шәһитләре ятагында
Алабай күк тәгәрәп йөрде ул.
Инде без егәргә тиенгәндә,
Аны Мамадышка сөрделәр,
Без сиңа колхозчы түгел, диеп
Эштәгеләр тотып изделәр.
Очрый иде кайчак, буе кыска,
Читкә карап сөйләшә иде,
Күрмәмешкә салынып узып китсәм,
Әллә каян эндәшә иде.
Ләкин һәрчак арабызда торды
Теге теткәләнгән «уфалла»,
Үлгәнчегә кадәр шүрләгән ул:
«Нәрсә язар, – диеп, – уф, Алла?!»
Язам. Бурыч – түләү белән матур,
Гөнаһысы булсын үзенә,
Берәр бәндә исмен телгә алса,
Күзләремә җәллад күренә...
Дөнья – басу кыры
Кырларымның офыгында урман,
Ул булмаса, чиге юк кебек.
Дөнья мәйданына юллар сала
Тырыш халкым икмәк үстереп.
Кырлар – урманнардан урмангача,
Гасырлардан күчә гасырга,
Сөлгесенә икмәк куеп чыга
Дөнья дигән олы басуга.
Килегез сез безгә кунак булып,
Ибне Фадлан кебек – күч белән,
Килегез сез газиз Планетаны
Яңартабыз дигән эш белән.
Ышаныч зур: минем газиз халкым
Галәм сокланырлык эш белән,
Дөнья мәйданында ут уйнатыр
Аек акыл, хәләл көч белән.
Кырлар дәлил, эшли белә халкым,
Күршелеге аның сыналган.
Тугрылыгы гасырлардан килә,
Татар дәүләт тоткан еллардан.
Кирәк түгел безгә ятлар җире,
Безнең күңелебез – кырлардан,
Тынычлыкны игенчедән артык
Сөйгән зат юк, булмас, булмаган.
Бәхет иле
Кунак җыя кеше. Табынына
Куя барын-югын,
Очып йөри, әзерләнеп,
Рәхәт була, кыен.
Өйләр купшылана, көлеп тора,
Хет җомганы үткәр.
Мәчет сыман балкый, нурлы,
Яктырадыр күкләр.
Бер кәлимә ярамас сүз
Очмый сөйләшкәндә,
Бүген монда сандугачлар
Гына серләшә лә.
Бүген монда сабыйларны
Кисәтәләр ипләп,
Һәр гамәлне, ишарәне
Иман белән сипләп.
Әнә кунаклар да килә –
Кояш тула өйгә.
Сабыйларга кесәләрдә
Күчтәнәчләр килә.
Иң зур гамәл – сабыйларны
Сөендерү, көйләү,
Һәр сүзеңә бер чүмеч бал
Салып кына сөйләү.
Пыяладай үтә күренмәле
Кешеләрнең күңеле,
Коръән укыласы бу өй –
Чып-чын бәхет иле.
Безнең эзләрдән
Алмагачлар атлый язга таба,
Кымшандылар, тездән кар әле,
Араларда мартның бураннары,
Апрель салкыннары бар әле.
Курыкмыйлар озын, авыр юлдан,
Тәвәккәлләр генә таш яра,
Тәвәккәлләр, иманлылар гына
Яз китерә ала дөньяга.
Алмагачлар изге. Рәнҗетергә,
Кисәргә дә хәрам, ырымлы.
Алмагачлар мине алдамаслар,
Мин дә язга бордым юлымны.
Без бит бергә уздык мең буранны,
Пальма түгел салкын күрмәгән.
Мин ышанам: Кешелек һәм Дөнья
Кузгалачак безнең эзләрдән.
Татар гармуны
Синең эчләреңдә былбыллардыр,
Моңнарыңда кара урмандыр,
Синең телләреңнән йөгереп төшеп,
Чишмә агып китә торагандыр.
Иңгә аскан тальян гармунына
Бөтен татар җаны сыярлык,
Күңеленнән сагыш ташып чыкса,
Кеше түгел, ташлар еларлык.
Каян килгән бу моң, бу тирәнлек,
Кайсы дәрьялардан алынган?
Чөнки синең һәрбер үксүеңә
Татар фаҗигасе салынган.
Күпме сыкрау, канлы ыңгырашу,
Казан шәһитләре авазы,
Тыпырчына гармун теллләрендә
Язмышларның безгә язганы.
Уйна, тальян, Сабан туйларында,
Уйна, тальян, чыгып кырларга,
Икмәк тәме, дөнья, кеше гаме
Җитеп бетми әле җырларга.
Париж капкалары ачылдылар
Тальян уйнап кергән татарга,
Гармун, Наполеонны тезләндереп,
Җиңү белән кайтты Ватанга!
Басмачылар белән бәрелешкә
Татбригада җырлап юл чыга.
Иң беренче пуля – гармуннарга,
Тальян уйнап барган атчыга.
Җиңүчеләр рейхстагка исемен
Моңы, каны белән яздылар.
Фронтларда бергә сугыштылар,
Үлде солдат, үлде гармуннар.
Гармун белән татар! Янәшәдә
Аты тора йөгән чыңлатып.
Гармун уйнап үтәр әле татар
Киек Каз юллары буйлатып!..
Без – табигать баласы
Нинди гыйбрәтләрне ил күрсәтсә,
Халык белән барсын күрдек без.
Тукай, Такташ шигьри сүрәсенә
Гомерләрне кушып үрдек без.
Чабаталар киеп үсмәсәк тә,
Ристан чүәк иде аякта,
Фронтовиклар сүзе канун иде,
Алар батырлыгы маяк та.
Тулысынча табигатьнең улы,
Табигатьнең кызы булдык без,
Туган якта таудан түгел, айдан
Чаңгы белән чана шудык без.
Кайда кузгалак бар, баллы көпшә,
Җиләк кайда – барсын белдек без,
Тормыш дигән көрәш мәйданына
Чишмәләрдә агып килдек без.
Су буенда ничә тал үскәнен,
Кайсы күлгә үрдәк төшкәнен,
Поши, бурсык кайда яшәгәнен,
Җир майлары кайда үскәнен
Без бүген дә әйтеп биралабыз,
Без бит табигатьнең үзеннән,
Җирдән ургып чыккан чишмәләрнең
Уйнап торган тере күзеннән.
Китапханәләрне укып чыккач,
Без укыдык алмагачлар1ны.
Сыерларга кышка печән чабу
Яшьтән аптыратты башларны.
Сабый чаклар партия һәм колхоз
Белән елгаларда очрашты,
Алар безнең уфалланы ватты,
Чалгы сабын, бауны турап атты,
Үзебезне юлда аунатты.
Аунап үстек илнең чирәмендә
Бәпкәләр һәм чебиләр белән,
Чирәм кебек үстек, байлыгыбыз,
Саулыгыбыз җирнең үзеннән.
Сөйләшүләребез – чишмә чыңы,
Күгебездә тургай сайравы,
Күңелебез болыннардай иркен,
Урманнардай моңлы шаулавы.
Бүгенгеләр юләр санаса да,
Салып биргәч соңгы киемне,
Безнең буын туган җир шикелле
Эчкерсез һәм юмарт түгелме!?
Безнең гомер – тальян телләрендә,
Чишмәләрнең тере күзендә,
Безнең гомер – чәчәк таҗларында,
Безнең гомер – намус күгендә.
«Мәйдан» №4, 2022 ел.
Рафаил әфәндене гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Тән, җан саулыгы, озын гомер телибез.
Журналыбызда басылып чыккан Рафаил Газизовның шигырьләрен сезнең хозурыгызда да тәкъдим итәбез.
Хәләл
Хәләл ризык, хәләл туган җир,
Хәләл телнең энҗе сүзләре,
Һәрбер сүзе затлы, егәрле,
Шул бер сүзне исән-имин килеш
Бүгенгегә илтеп җиткерәм дип
Халкыбызның үлгән меңнәре.
Болгар ташларына күмелеп
Калган, имгәтелгән ул сүзләр,
Казан яуланганда ул сүзләрне
Чәрдәкләгән уклар, сөңгеләр.
Далаларда йөзләп шәһәр ята,
Туфрак, комга, көлгә күмелеп,
Бу яуларда баһадирлар белән
Газиз сүзләр үлгән иң элек.
Соңгы яра алган ул яугирнең
Ничек сүнде микән күзләре –
Белмим, ләкин иренендә булган
Туган телнең газиз сүзләре.
Халык таркалдымы, әллә холкы
Чыпчык тезеннән дә түбәндә,
Ә хөррият тарих чонгылыннан
Күтәрелгән канлы сүзләрдә.
Хәләл ризык, хәләл туган җирләр,
Хәләл телнең газиз сүзләре,
Шул сүзләрне яклап халкыбызның
Шәһит киткән асыл меңнәре...
Булган!
Чыбыркылап, кемне богаулап
Куган чакта биш мең морзаны,
Нева тоткыннары калебендә
Иман кәлимәсе булганмы?
Булган!
Кирмән, Катмыш имәннәрен кискән,
Кораб төзү өчен урманны,
Авылдашларымда, лашманнарда
Иман кәлимәсе булганмы?
Булган!
Гафият Нигъмәтуллин1 унсигез кат
Яраланып җиңгән дошманны,
Әсирлеккә алган, күңелендә
Иман кәлимәсе булганмы?
Булган!
Халкыбызда ул һәрвакыт булган,
Безне бит дин, Аллаһ саклаган,
Чөнки халкым исемен тарихларда
Тырыш хезмәт белән аклаган.
Ышанычлы ут күршеләр булып,
Сәүдә итеп, иген үстереп,
Дәүләт төзгән бөек халык диеп
Белә татарларны кешелек.
Һаман башка сугып торсалар да,
Бутап җанны, бутап туганны,
Иман кәлимәсе һәрвакыт та
Халкым күңелендә булганмы?
Булган!
Гафият Нигъмәтуллин1 – Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое, авылдашым.
Беренче декабрь
Шыгырдатма карны, уҗымнарны
Уятырбыз, әле иртәрәк,
Кышның туган көне, без кырлардан
Әйләнербез язлар җитәрәк.
Җилләр генә ап-ак канатында
Җилкән-җилкән буран уйната,
Кырда нәрсә генә эшләнсә дә,
Асылында эшнең җыр ята.
Үз авазы, үз аһлары белән
Яши җирдә, күктә һәрбер җан,
Шуңа кар астыннан уҗымнарның
Сулыш алуларын ишетәм.
Йомшак кына басып юлга чыгыйк,
Йокласын кыр, әйдә, уятмыйк,
Бишек җыры көйләсеннәр җилләр,
Иссен җилләр кубыз уйнатып.
Табыннарның һәм туйларның яме,
Өмет офыклары – уҗымнар,
Аннан я чишмәдән, я торналар
Алып килә юеш борыннар.
Юк, уятмыйк әле уҗымнарны,
Җилфердәсен алар күңелдә,
Әле басуларда сабый кышның
Җилкән бураннары йөгерә.
Җиңү хакы
Игенченең сүзе кыска аның,
Басулары сөйләр калганын.
Сугыш вакытында иген урган
Хатыннарның аңын җуйганын,
Ачыгудан. Иген үстер дә син
Үзең югалт кырда аңыңны,
Уйлагандыр шәһит киткән ирен,
Өендәге ике сабыйны.
Учмаларны кысып көне буе
Киметмәкче кайгы-хәсрәтен,
Аңны җуя-җуя өмет итеп
Бөек юлбашчының рәхмәтен.
Җиңү диеп, кызыл олау, диеп,
Сагыш белән буып билләрне,
Балаларын зиратларга ташып
Саклап калды алар илләрне.
Килде җиңү! Олы шатлык, бәхет!
Ләкин ире калды фронтта,
Ятим өйдә япа-ялгыз яши,
Ике сабые да зиратта.
Шул каберләр белән үлчәнәме
Ятимәнең кайгы, шатлыгы?
Җиңү белән бергә бу хатынга
Егерме биштә килде картлыгы...
Рәнҗеш
Инде безгә акыл керер вакыт,
Әллә инде чыгып беттеме?
Башка персидәтел җиккән атлар –
«Аполлон» йә «Майкоп» типтеме?
Ул сындырган чакта чалгыларны,
Фашистларның «тигр»ы сыман,
Ул тураган чакта «уфалла»ны,
Үтерүче угыры сыман,
Ул типкәндә итек белән артка,
Унбер яшьлек сабый малайга,
Сигез яшьлек ятим энесенә,
Яшен ник сукмады аңарга?!
Яке елгасында печән билдән,
Чәчелеп калдык шуңа күмелеп,
Ничек үтерергә моны, диеп
Гөнаһ уйлар туды иң элек.
Үтермәдек, ә бик кирәк иде,
Күпме ятимнәрне изде ул,
Сугыш шәһитләре ятагында
Алабай күк тәгәрәп йөрде ул.
Инде без егәргә тиенгәндә,
Аны Мамадышка сөрделәр,
Без сиңа колхозчы түгел, диеп
Эштәгеләр тотып изделәр.
Очрый иде кайчак, буе кыска,
Читкә карап сөйләшә иде,
Күрмәмешкә салынып узып китсәм,
Әллә каян эндәшә иде.
Ләкин һәрчак арабызда торды
Теге теткәләнгән «уфалла»,
Үлгәнчегә кадәр шүрләгән ул:
«Нәрсә язар, – диеп, – уф, Алла?!»
Язам. Бурыч – түләү белән матур,
Гөнаһысы булсын үзенә,
Берәр бәндә исмен телгә алса,
Күзләремә җәллад күренә...
Дөнья – басу кыры
Кырларымның офыгында урман,
Ул булмаса, чиге юк кебек.
Дөнья мәйданына юллар сала
Тырыш халкым икмәк үстереп.
Кырлар – урманнардан урмангача,
Гасырлардан күчә гасырга,
Сөлгесенә икмәк куеп чыга
Дөнья дигән олы басуга.
Килегез сез безгә кунак булып,
Ибне Фадлан кебек – күч белән,
Килегез сез газиз Планетаны
Яңартабыз дигән эш белән.
Ышаныч зур: минем газиз халкым
Галәм сокланырлык эш белән,
Дөнья мәйданында ут уйнатыр
Аек акыл, хәләл көч белән.
Кырлар дәлил, эшли белә халкым,
Күршелеге аның сыналган.
Тугрылыгы гасырлардан килә,
Татар дәүләт тоткан еллардан.
Кирәк түгел безгә ятлар җире,
Безнең күңелебез – кырлардан,
Тынычлыкны игенчедән артык
Сөйгән зат юк, булмас, булмаган.
Бәхет иле
Кунак җыя кеше. Табынына
Куя барын-югын,
Очып йөри, әзерләнеп,
Рәхәт була, кыен.
Өйләр купшылана, көлеп тора,
Хет җомганы үткәр.
Мәчет сыман балкый, нурлы,
Яктырадыр күкләр.
Бер кәлимә ярамас сүз
Очмый сөйләшкәндә,
Бүген монда сандугачлар
Гына серләшә лә.
Бүген монда сабыйларны
Кисәтәләр ипләп,
Һәр гамәлне, ишарәне
Иман белән сипләп.
Әнә кунаклар да килә –
Кояш тула өйгә.
Сабыйларга кесәләрдә
Күчтәнәчләр килә.
Иң зур гамәл – сабыйларны
Сөендерү, көйләү,
Һәр сүзеңә бер чүмеч бал
Салып кына сөйләү.
Пыяладай үтә күренмәле
Кешеләрнең күңеле,
Коръән укыласы бу өй –
Чып-чын бәхет иле.
Безнең эзләрдән
Алмагачлар атлый язга таба,
Кымшандылар, тездән кар әле,
Араларда мартның бураннары,
Апрель салкыннары бар әле.
Курыкмыйлар озын, авыр юлдан,
Тәвәккәлләр генә таш яра,
Тәвәккәлләр, иманлылар гына
Яз китерә ала дөньяга.
Алмагачлар изге. Рәнҗетергә,
Кисәргә дә хәрам, ырымлы.
Алмагачлар мине алдамаслар,
Мин дә язга бордым юлымны.
Без бит бергә уздык мең буранны,
Пальма түгел салкын күрмәгән.
Мин ышанам: Кешелек һәм Дөнья
Кузгалачак безнең эзләрдән.
Татар гармуны
Синең эчләреңдә былбыллардыр,
Моңнарыңда кара урмандыр,
Синең телләреңнән йөгереп төшеп,
Чишмә агып китә торагандыр.
Иңгә аскан тальян гармунына
Бөтен татар җаны сыярлык,
Күңеленнән сагыш ташып чыкса,
Кеше түгел, ташлар еларлык.
Каян килгән бу моң, бу тирәнлек,
Кайсы дәрьялардан алынган?
Чөнки синең һәрбер үксүеңә
Татар фаҗигасе салынган.
Күпме сыкрау, канлы ыңгырашу,
Казан шәһитләре авазы,
Тыпырчына гармун теллләрендә
Язмышларның безгә язганы.
Уйна, тальян, Сабан туйларында,
Уйна, тальян, чыгып кырларга,
Икмәк тәме, дөнья, кеше гаме
Җитеп бетми әле җырларга.
Париж капкалары ачылдылар
Тальян уйнап кергән татарга,
Гармун, Наполеонны тезләндереп,
Җиңү белән кайтты Ватанга!
Басмачылар белән бәрелешкә
Татбригада җырлап юл чыга.
Иң беренче пуля – гармуннарга,
Тальян уйнап барган атчыга.
Җиңүчеләр рейхстагка исемен
Моңы, каны белән яздылар.
Фронтларда бергә сугыштылар,
Үлде солдат, үлде гармуннар.
Гармун белән татар! Янәшәдә
Аты тора йөгән чыңлатып.
Гармун уйнап үтәр әле татар
Киек Каз юллары буйлатып!..
Без – табигать баласы
Нинди гыйбрәтләрне ил күрсәтсә,
Халык белән барсын күрдек без.
Тукай, Такташ шигьри сүрәсенә
Гомерләрне кушып үрдек без.
Чабаталар киеп үсмәсәк тә,
Ристан чүәк иде аякта,
Фронтовиклар сүзе канун иде,
Алар батырлыгы маяк та.
Тулысынча табигатьнең улы,
Табигатьнең кызы булдык без,
Туган якта таудан түгел, айдан
Чаңгы белән чана шудык без.
Кайда кузгалак бар, баллы көпшә,
Җиләк кайда – барсын белдек без,
Тормыш дигән көрәш мәйданына
Чишмәләрдә агып килдек без.
Су буенда ничә тал үскәнен,
Кайсы күлгә үрдәк төшкәнен,
Поши, бурсык кайда яшәгәнен,
Җир майлары кайда үскәнен
Без бүген дә әйтеп биралабыз,
Без бит табигатьнең үзеннән,
Җирдән ургып чыккан чишмәләрнең
Уйнап торган тере күзеннән.
Китапханәләрне укып чыккач,
Без укыдык алмагачлар1ны.
Сыерларга кышка печән чабу
Яшьтән аптыратты башларны.
Сабый чаклар партия һәм колхоз
Белән елгаларда очрашты,
Алар безнең уфалланы ватты,
Чалгы сабын, бауны турап атты,
Үзебезне юлда аунатты.
Аунап үстек илнең чирәмендә
Бәпкәләр һәм чебиләр белән,
Чирәм кебек үстек, байлыгыбыз,
Саулыгыбыз җирнең үзеннән.
Сөйләшүләребез – чишмә чыңы,
Күгебездә тургай сайравы,
Күңелебез болыннардай иркен,
Урманнардай моңлы шаулавы.
Бүгенгеләр юләр санаса да,
Салып биргәч соңгы киемне,
Безнең буын туган җир шикелле
Эчкерсез һәм юмарт түгелме!?
Безнең гомер – тальян телләрендә,
Чишмәләрнең тере күзендә,
Безнең гомер – чәчәк таҗларында,
Безнең гомер – намус күгендә.
«Мәйдан» №4, 2022 ел.
Комментарийлар