Логотип «Мәйдан» журналы

Юләр песи

– Акыллы балам бит син минем... Бар инде, бар, улым, әз булса да бәрәңге арасындагы чүпләрне йолкыштырып кер инде, яме. Озыннарын гына йолкысаң да бик җитеп торыр, балам. Әнә Мирзанурныкылар кичә йолкып чыктылар билчәннәрен, безнеке генә ямьсез булып калды. Бар инде, бар, балам.

– Ну, әби, әйтеп торам бит инде: хәзер менә бу уенны гына үтеп бетерәм дә, чыгармын!

– Соң шулай дип ике сәгать утырасың бит инде! – Сәлимә күпме генә үзен тыныч тотарга тырышмасын, бу юлы да булдыра алмады. Гөлт итеп кабынды да ачуы тирә-якны көйдерә дә башлады – Шул шайтан нәрсәсеннән башка яши дә алмыйсыз бит хәзер! Ни бетмәгән уен ди ул тилифунда!? Синең яшьтә инде мин беләсеңме нәрсә генә эшләми идем?! Кая анда минем уйныйсым бар әле дип утыру унбиш-уналтыда!..

Сәлимәнең соңгы җөмләсен ишетүче булмады – оныгы Сәлим әбисе «кайный» башлау белән, телефоныннан күзен дә алмый, ашыкмыйча гына урамга чыгып китте.

Менә имансыз, берәр нәрсә ошамадымы чыга да китә шулай. Авырткан аяклары белән аның артыннан йөри алмаячагын аңлый бит ул бәдбәхет! Ярар, керер әле тамагы ачыкса. Алай дисәң, хәзерге балаларның ашаулары да ташка үлчим генә инде. Элек ничек тамак туйдырырга белми идек. Хәзер әнә өелеп ята – ашаучысы гына юк...

– Әйбәтме, Сәлимә апа.

Почтальон Луизаның кергәнен сизми дә калган икән. Бәтәч, сәгать ике микән ни инде?

– Бәтәч, Луиза... Сәгать икемени инде?.. Әйбәтме, әйбәтме...

– Юк, Сәлимә апа, обед җитеп кенә килә әле. Бүген иртә килде нишләптер пучты машинасы.

Шулайдыр шул, шулайдыр. Әле теге имансызны унбердә генә уята башлаган иде бит...

Унҗиде мең биш йөз алтмыш биш сум алтмыш тиен... Унҗиде мең биш йөз алтмыш биш сум алтмыш тиен... Унҗиде мең биш йөз алтмыш биш сум алтмыш тиен... Шуннан утка-нигә, барысына Луизага түләп куйдым ике мең биш йөз илле сум... Олы улы Илфакның машина кредитына бирәчәк биш мең сум. Менә сиңа була җиде мең ярым ди. Казандагы кызы Диләгә өч мең сум аерып куярга кирәк. Шулай эшләп бара алса – икенче ел кайтуына утыз меңнән артык акча биреп җибәрер ичмасам. Менә сиңа була... Җиде мең ярымга кушабыз өч меңне... Ун мең ярым сум...

– Әби, ну нәрсә анда?! Ни эшләргә кирәк?

И-и-и, имансыз! Куркытып монысы йөри икән әле. Кара син аны, Луиза чыгып китү белән килеп кергән күзләрен майландырып.

– Әзрәк тамак кырып булса да кереп булмыймени аны? Кеше куркытып йөрмәсәң!

– Ну, әби, давай инде тизрәк – нинди эш бар иде анда?

– Әнә, бәрәңге бакчасындагы билчәннәрне йолкып чыгарга кирәк иде.

– Билчәннәрне?!

Их, кирәкмәгән вакытта йөри бит аның монысы да. Ничә сумга тутырган идем әле? Ун мең ярым сум дигән идем ялгышмасам...

– Әби-и-и! Нәрсә соң ул «билчәннәрне»?

– И-и-и, имансыз! Билчәннең нәрсә икәнен дә белми үсәләр бит алар хәзер! Чык бәрәңге бакчасына, башын тырпайтып торган нинди чүп үләне күрәсең – йолкы шуларны рәттән!

Күзенең агын күрсәтеп булса да чыгып китте әле монысы. Нәрсәдә калган идем әле? Ун мең ярым сум чыккан иде бугай. Шуннан бер меңен хәзер бу имансызга бирергә туры киләчәк инде бакчада эшләгәне өчен. Менә сиңа унбер мең ярым сум. Аннан ары кече улы Хәмит, мотоблок алганда, күршесеннән әҗәткә унбиш мең алып торган иде – аның өч меңен булса да кайтарырга кирәк бу айда... Кереп сорады инде үзенеке булмагач. Диләсенә ел буе җыйган, барлы-юклы акчасын биреп җибәргән генә чак иде. Икенчесенә биреп өченчесен рәнҗетсәң яхшы булмас шәт. Җитмәсә күз яшьләрен чыгарып сорады бит. «Әни, бәгырькәем, мотоблок булса хет шуның белән акча эшләр идем. Туйдым инде бу эчүдән, эшсезлектән! Менә акча эшлим дә, әзрәк йортны рәткә китерермен... өйләнермен...», – диде бит балакаем.

Хатыны да җүнле булмады инде аның! Шулай булмый ни, җүнле хатын бер ел тормас борын кайтып китә димени?! Кыйный торган ир булса, бер хәл дияр идең... Кая анда кыйнау – Хәмиткәенең кулы хәтта тавыкка да күтәрелми бит аның! Олы малае да шулай. Ире вафат булып, ялгыз калганнан бирле, тавык суясы булса күршесенә керә бит Сәлимә.

Пенсиямне саный идем бит әле... Күпме булды соң әле? Ике мең ярымга куштык бишне – җиде ярым. Җиде ярымга куштык өч меңне булды ун мең ярым. Ун мең ярымга куштык бер меңне – унбер мең ярым. Унбер мең ярымга кушабыз өч меңне – ундүрт мең ярым... Үземә өч мең кала түгелме соң әле? Шулай була ахры – өч мең берүземә бер айга!

Сәлимәнең йөзенә сөенү чаткылары йөгерә генә башлаган иде, кинәт кенә тагы нәрсәдер исенә төште дә, көенү чаткысына әйләнде дә куйды.

Әй тиле баш, тиле баш! Бер мең сумга бодай сөйләшеп куйган иде бит фуражир белән. Шулай булгач җәмгысе кала... ике мең сум берүземә бер айга. Ашауга. Даруга. Ярар. Ярар... Анысы да бик җиткән. Аягыңны юрганыңа...

– Әби, мин эшләп бетердем. Зарплата бирәсеңме?

Ах, имансыз... Хет көл, хет ела – зарплата ди бит әле. Ярый инде, кечкенәдән үзенең бәясен белеп үссен.

– Шул арада бөтен бакчаны утап чыктыңмени?! Шыттырасың ахры син, малай!

– Ну ышанмасаң, чыкта кара инде...

– Я инде я...Кил әле монда, улым. Менә сиңа кыштырдап торган бер меңлек. Кара аны – җыен юк-барга тотма!

– Әби-и-и! Син узган юлы миңа болай гына да бер мең биргән идең, ә бу юлы бит мин бакчаңны да утадым! Тагы бер мең өстә инде, әби!

– Тәүбә, тәүбә диген! Монысына шөкер итә бел! Кара син аны бәдбәхетне!

– Ну, әби-и-и! Күрдең бит инде минем тишек кросовкины – шуның белән тагы бер ай йөриммени хәзер? Тагы бер мең өстәсәң, как раз җитәчәк миңа.

Тагы бер мең ди... Кара син аны! Тишек шул кигән нәрсәсе. Бирсәм, үземә бик аз кала инде. Бирмәсәм, тагы кызганыч... Бала бит инде... балаңның баласы...

– Менә сиңа тагы биш йөз сум. Башка бирердәй тиенем дә юк – сорама да!

– Ну, әби-и-и! Әнә күпме әле синең анда...

– Алары саналып куелган инде аның... Әнә, атаңның машина кредитына гына да биш мең сум бирәсем бар. Бетте, бетте, бар кит!

– Ну ярар соң! Йөрермен тагы бер ай шул тишек кросовки белән! – шулай диде дә фырт кына борылып чыгып та китте оныгы.

Кайтып ук киткәндер инде болай булгач...

Акчаларын җайлап бүлештереп, тиешлесен тиешле җиргә яшереп куйгач, Сәлимә ике таягына таяна-таяна тышка чыкты. Өй артындагы урындыкта бераз утырып хәл җыйгач, «ух-пух» килеп бакча ягына теркелдәде. Бакчага күз ташласа – ни күрсен: кичәге билчәннәр, ничек башларын югары күтәреп горур басып торган булсалар, бүген тагы да ныграк үсеп киткәннәр ахры! Ах имансыз, ах имансыз! Җитмәсә арттырып акча сорап ята бит әле тырнак та чиртмәгән килеш. И-и-и... Кеше кулына калсаң, шул булыр инде ул...

Ниһаять, Сәлимә кире өй артындагы урындыкка килеп «ауды». Тора-бара ачуы да басыла төште. Ярар ла соң... Аңа, карт кешегә, нәрсәгә инде артык акча? Ә яшьләрнең барысы да алда әле...

Кинәт Сәлимәнең игътибары келәттән чыгып баручы песиенә төште. Авызында тычкан түгелме соң? Әллә исән инде корбаны? Әйе шул, әнә тыпырчына бит. «Мияу-мия-я-яу...»  дип балаларын чакыра пескәй. И бу хайванга тиклем балалары өчен үлеп тора бит! Әнә балалары да йөгерешеп чыктылар. Үсеп беткәннәр инде, май башында ук туганнар иде бит. Берәү, икәү... өченчесе күренми әле. Ана песи, никтер иң беренче килгәненә түгел, икенчесенә бирде алып кайткан ризыгын. Соңгысы тычканны авызына алды да, әле исән булган корбанны алгы аяклары белән дә каплап, мыр-мыр килеп, бертуганын куа башлады.

Кара син аны – юк шунда бергәләп ашарга! Ә-ә-әй, хайван – хайван инде...

Ул арада өченче песи баласы да йөгереп чыкты. Бу юлы тычканның аңа эләкмәгәнен аңлап алды да, бер дә исе китмичә, үзе кебек үк тычкансыз калган туганы белән уйный башлады. Ана песи исә, арткы тәпиләренә утырып, үзенең түшен чистарта – ялый башлады.

Тычкан эләккән песи баласы, туганнарының читкәрәк китүеннән файдаланып, бермәлгә генә тычканны авызыннан ычкындырган иде – торды да чапты тегесе! Менә сиңа мә – тере тычкан алып кайтып тоттырган бит юләр песи! Хәзер тоталамы инде ул тычканны песи баласы, юкмы? Инде тотты гына дигәндә, тычкан икенче якка юнәлешен үзгәртә дә куя бит, бәдбәхет! Әйдә инде, әйдә – әз генә калды бит! Юк, тагы ычкынды.

Ә ана песи селкенеп тә карамый ичмасам! Күреп тора югыйсә: ычкындыра бит хәзер баласы интегеп тоткан тычканын! Кара син аны, ник бер мыегын селкетсен шунда. И-и-и, имансыз, кансыз!

Песи баласы ахыр чиктә тәки ычкындырды чәйнәп биргән ризыгын. Ана песи берни булмагандай сузылды да ятты... Менә юләр хайван бу! Күреп торды бит баласының ялгышканын – ничек шунда булышмаска?!

Юләр инде бу песи, юләр...

 

Айдар НУРИЕВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

«Мәйдан» № 12, 2023 ел

Комментарийлар