Логотип «Мәйдан» журналы

Эт оясы (Хикәя)

– Иии, кызлар, – диде Ливиза, көлешеп аргач. – Монысы әле пүчтәк. Кечкенә чактагы шуклыкларны искә төшерсәм, үземә дә куркыныч булып китә. Теге кинодагы, Пеппи длинный чулок минем янда фәрештә генә ул! – дип чәен кабып куйды.

Сәер исем – Ливиза...
Пермь якларыннан үзе, татар гаиләсендә туып үскән. Артык таза булмаган, уртача гәүдәле, сап-сары чәчле, зәңгәр күзле, бервакытта да тик кенә тора белмәс иллене тутырган ханым. Бездә бик күптәннән эшли. Мин белә белгәннән бирле җор телле, һич кенә дә күңелен төшерми, үпкәләүне белми торган, бөтен кешене авызына каратып, кызыклар сөйләп, һәркемнең ышанычын яулаган кеше.
Үзенең эше бетүгә, башкалар янына килеп булышырга тотына. Тик торуны гел дә яратмый инде менә, бөтерелеп кенә йөри. Әйтерсең лә күбәләк. Әйе, чынлап торып аңа карап шаккатасың, әле генә бу цехта булса, икенче караганда күрше цехтагыларга булышып йөри.
...Әбәткә бездә чәй эчеп алырга, ял итәргә кырык биш минут вакыт бирәләр. Һәркем үзе белән алып килгән нигъмәтләрен өстәлгә тезеп куя. Чәй кайнатып, рәхәтләнеп көлешә-көлешә өстәл янында утырулары үзе бер рәхәт. Өстәлдәге ашамлыкларның минеке-синеке юк. Өстәлгә чыгарып куйгансың икән – уртак. Һәркем үзе пешергән берәр ризык алып килә. Кыстый-кыстый бер-беребезне сыйлыйбыз. Кәнфит, печенье ише әйберләрне уйлаган да юк. Чөнки күрше цехтагылар кондитер әйберләре ясыйлар. Безнеке – колбаса, ит әйберләре. Ишеткәнем бар – имеш кем кайда эшли, үзләрендә чыга торган ашамлыкларны ашамас булалар, янәсе ничек эшләнгәнен күреп гайрәтләре чигә. Бездә исә һәрвакытта чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Яхшы сыйфатлы икәнен белгәнгә күрә, без рәхәтләнеп, үзебездә чыккан ризык әйберләрен бик яратып ашыйбыз.
Менә шулай һәркем үз цехыннан тегесен-монысын алып керә. Мастер да, цех начальнигы да безнең белән бергә утырып чәй эчкәнгә күрә, моның ише вак-төяккә гел игътибар да итмиләр. Әле берәрсе үзе белән булган кызык хәлне дә сөйләп алса, бөтен арыганнар бетеп киткәндәй була.
Менә бүген дә Ливизаның кечкенә чагындагы мәзәкләрен тыңлап, чәй эчә-эчә өстәл тирәли тезелешеп утырабыз.
– Үз-үземне белә белгәннән бирле әни кафеда эшләде, – дип сүзен дәвам итте Ливиза, чәй эчкән чәшкесен юып, бөтенебезнең дә савыт-сабалары торган шкафка куеп, кире өстәл янына килеп утыргач.
– Поселокта тордык. Поселок шактый зур. Халыкның өчтән бере татарлар булганлыктан, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, гореф-гадәтне, телне саклыйлар иде. Гомумән алганда, калган башка милләт вәкилләре белән дә тыгыз аралашып, дус-тату яшәдек. Һәркем гомер буе шунда торгач, бер-берсен таный, белә. Әнигә инде кафеда эшләгәч, бөтенесе исеме белән эндәшә. Урамда да исәнләшеп үтәләр.
Гомумән, бездә авыллардагы кебек – бер-берең белән кара-каршы очрашкач, исәнләшү гадәти санала, борынгыдан килгән гореф-гадәтне саклау да булып тора ул.
Берничә елдан соң монда, сезгә Чаллыга күчеп килгәч, баштагы мәлне үзебездәге гадәт буенча, бөтен кеше белән исәнләшеп хәлләрем бетә иде. Кеше белән исәнләшмәү минем өчен бик сәер – ничек инде каршыңа килгән олы апа-абыйлар белән исәнләшми үтәсең? Бездә моның өчен туктап, сиңа оят булсын өчен, олылар үзләре исәнләшеп үтәләр. Әти-әниеңнең исемен сорыйлар. Кич кайткач, әби белән бабай сиңа шелтәле караш ташлап, авыр сулап: «Бу безнең кызыбыз түгелдер лә, безнеке олылар белән исәнләшә белә торганые», – дигән булып, сүкмичә генә тәрбиялиләр.
Әти йомшаграк кеше иде. Әнидән яшереп кенә салгаларга ярата. Абый белән икебезне, берәр шуклык өчен, әни, яисә әби белән бабай сүккәндә, ул һәрвакыт безне яклый, тегеләр күрмәгәндә генә безгә үз итеп күз кыса.
Гаиләдә без ике бала – абый да мин. Абый миннән ике яшькә зуррак. Аның бөтен дуслары – минем дус. Артыннан калмыйча гел ияреп йөргәнлектән, аның иптәшләре мине дә үзләре арасындагы бер малайга саныйлар иде. Абый башта мине үзе белән ияртмәскә тырышып куып-куып карады да, аннан кулын селтәп, ризалашты. Тик бер шарт куйды – еламаска! Елыйсың икән – бетте, бүтән аңа ияреп йөрдем юк. Шуңа күрә малайлар белән ачуланышып, пыр тузышып сугышканда да арага керми, якламый иде. Өйгә күз төпләре кара янып, иреннәр шешеп кайткан вакытларда, әни сыек чыбык алып арттан куа... Мин аннан качып сыпыртам гына. Кая инде аңа тоттыру... Хәтта малайларның күбесе, йөгереп куышлы уйнаганда да мине куып тота алмыйлар. Ачуы чыккан әнигә тоттырдым, юк та юк инде. Арткы якка шактый эләкте әлбәттә – кычытканы да, сыек чыбыгы да. Әллә шуңа микән, бер генә урында тик утырып тора алмыйм, – дип көлеп җибәрде Ливиза.
Без инде аны уратып алып, урындыкларыбызга җайлап кына кунаклаган көе, тын да алмый тыңлыйбыз.
Шахерезада әкиятләре кебек, Ливиза да, үзе белән булган хәлне бүген сөйләп бетермәсә, икенче сменага эшкә чыккач, шулай ял иткән арада үзенең истәлекләрен дәвам итә торган булды. Аның бигрәк тә кызыклы берәр шуклыгы турындагы сүзенең дәвамын зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Өстәл янына җыелышып утыруга, тизрәк сөйләп бетерүен сорыйбыз. Ә ул, ялындырып тормый – сөйли дә сөйли:
– Әби белән бабай пенсия яшендә булуга карамастан, эшләп йөриләр иде әле. Минем әнигә килен диеп түгел, ә һәрвакытта кызым диеп дәштеләр. Әни белән аларның бер вакытта да тавыш күтәреп сөйләшкәннәрен хәтерләмим. Олыларга карата ихтирам зур иде ул вакытларда.
Шулай берсендә, нинди бәйрәм булгандыр, хәтерләмим, өйдә аш үткәрергә булдылар. Миңа биш яшь тулып киткән, тиздән алты туларга тиеш. Ишегалдында зур казанда нәрсәдер пешерергә куйганнар. Я хашлама булгандыр инде, әллә башкасымы, төгәл генә хәтерләмим. Казан янына, дүрт киң тактадан эшләнгән озын өстәл куйдылар. Анда тозы, борычы, чистартылган бәрәңгесе, яшелчәләр, тураган ит – зур ашъяулык белән капланып куелган. Безне, аяк астында буталып йөрмәсеннәр өчен, куып диярлек, урамга уйнарга чыгарып җибәрделәр.
Эһе, чыкты ди менә урамга!.. Өйдә мондый кызык булганда, нинди урам ди инде ул!..
Тиз генә урам ягындагы бакча коймасыннан үрмәләп менеп, ишегалды белән бакчаны бүлеп торган рәшәткә янындагы биек чәчәкләр арасына кереп яттым да, олыларның ни эшләгәннәрен койма ярыгыннан күзәтергә тотындым.
Бакчаның коймасына терәлеп үк диярлек безнең Юлдашның оясы тора. Юлдаш – безнең эт ул. Хәзер токымын төгәл генә әйтә дә алмыйм. Овчарка катыш алабай иде бугай. Оясы шундый зуур, матур итеп эшләнгән. Сары, кызыл төсләргә буялган. Тәрәзә урынына хәтле рәсем белән ясалган. Нәкъ тә менә кечкенә бер өй диярсең.
Юлдаш та минем бакчада ятканны сизеп, койрыгын болгый-болгый миңа табарак килеп ятты да, кешенеке кебек акыллы күзләрен ярык аша миңа төбәде. Мин, койма ярыгыннан гына кулымны сузып, аның борыныннан, башыннан сыйпап, бармагымны иренемә тидереп:
– Тссс, мин монда юк, яме! – дидем. Ул, аңлагандай итеп, күзләремә карап торды да, борылып ятып ишегалдын күзәтә башлады.
...Ә анда, казан астына утны ягып җибәргәннәр. Әни казанга итләрне салып, әзрәк тоз, борыч һәм тагын ниндидер мин исемнәрен белмәгән яшелчәләр салды.
Әби, бәрәңгеләрне зур-зур кисәкләргә турап, табакка салып, кулларын юды да, әни белән икәүләшеп сөйләшә-сөйләшә өйгә кереп киттеләр.
Бераздан әни чыгып, казанның капкачын ачып, тагын нидер өстәде дә, киредән өйгә кереп китте. Менә берзаман казаннан пар чыга башлады. Бөтен ишегалдына тәмле ис таралды...
Әни тагын чыгып, казан янына килеп, ике кечкенә генә утын пүләнен учакка салып, зур агач кашык белән казан эчендәге әйберләрне болгатып алды. Өстәл янына куелган эскәмиягә утырып, ике учына ияген салып, терсәкләре белән өстәлгә таянып, янып торган учаккамы, казангамы карап утыра башлады. Бер ара торып тагын казан капкачын ачып теге кашыгы белән болгатып ала, аннан кашыка өреп кабып карый да, янәдән өстәл янына килеп утыра.
Ниһаять, кояшта утырып ардымы, башка сәбәплеме – әни өйгә кереп китте. Мин, тагын берәрсе чыкмагае дип, бераз гына көтеп яттым да, рәшәткә койманы сикереп кенә чыгып, казан янына юнәлдем.
Казанның капкачы астыннан чыккан исләргә башлар әйләнә...
Ачарга дип үрелгән җирдән, тиз генә кулымны тартып алдым – капкач бик тә кайнар, тотып булмый. Өстәлдәге ашъяулыкны кулга урап капкачны ачтым. Зур агач кашыкны алып, нәкъ әни сыман итеп болгатып карадым...
Рәхәәт!.. Мин дә пешерәм ич...
Бер зур гына кисәк итне көч-хәл белән кашыкка эләктереп сөйрәп чыгардым да, өргәли-өргәли, кабып карадым... ммм... тәмлее!.. Телеңне йотарлык! Минем ит ашаганны күреп, Юлдаш та торып басты. Миңа карап койрыкларын болгый, телен чыгарып авыз тирәләрен ялый. Үзем ялт-йолт ишеккә каранам, үзем тиз-тиз генә ашыга-кабалана ит ашыйм. Сыйды бу, кереп бетте. Ашказаны тулды... күз туймады. Ләкин, әле минем тугры дустым ач көе тора, аны да сыйларга кирәк бит. Тагын теге кашыкны тыгып бер кисәк итне эләктердем дә, тиз генә Юлдашның савытына илтеп салдым. Ул аны ике капты, бер йотты да минем күзгә карап тора. Мин аны кызганып тагын бер кисәк илтеп салдым. Тагын шул ук хәл – бер секунд, ит юк!
Шактый ташыдым мин итне Юлдашка – туйды ахры, оясы янына килеп, алгы тәпиләренә башын куеп, койрыгы белән җирне сыпыргалап яткан җиреннән күзләрен йомып йокыга да китте.
Мин, тагын бер кисәк итне алып, өстәлдәге булган бөтен борычны, тозны казанга тутырып, яхшылап болгатып алдым. Казан капкачын ябып, утынлыктан берничә утын пүләнен алып килеп, учакка өстәдем дә, әни сыман иягемне учларыма куеп, бу итне хәзер ашаргамы, соңракмы дип уйлап кына бетердем: өйдән әби белән әни чиләкләр күтәреп чыгып киләләр...
Өстәлдәге итне авызыма кабып, тешләремне иткә ныгытып батырдым да, әллүр, рәшәткә өстеннән бакчага... Соң итне кулга тотсаң, коймага тотынырга җай юк – ит комачаулый, кул буш булмый бит инде.
Ләкин бу юлысы әни җитезрәк булып чыкты – мин бакчадагы урам якка караган коймага үрмәләп менеп яткан вакытта, арттан килеп, эләктереп тә алды. Бер кулымнан тотып әни сөйрәп бара, икенче кулым белән тиз-тиз генә итне ашыйм!.. Ач та түгел бит инде югыйсә. Ююк, минем кулга эләккән икән – ашап бетерергә кирәк!
Әби шаклар катып, еларгамы, көләргәме белмичә миңа карап тора.
Шуннан... әни казан капкачын ачып, шактый гына вакыт сүзсез басып торды да, ике кулы белән ботын чабып куйды. Әби дә, нәрсә бар микән дигәндәй, якынырак килеп казанга күз ташлады да:
– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, – дип тәкрарларга кереште.
– Кая куйдың мондагы итне, – диләр.
– Ашадым, – дим. Ышанмыйлар. Эт яныннан да урап килделәр. Ә Юлдашка нәрсә аңа – тамак тук, баягыча, башларын алгы тәпиләренә салып рәхәтләнеп йоклый. Чылбыры да ычкынмаган. Таралып яткан сөякләр дә күренми.
– Берүзең ашадыңмы?! Әстәгъфирулла, үләәм, – диде әби. Лып итеп эскәмиягә утырып, шактый гына миңа карап торгач, әнигә борылып:
– Кызыым, ашатасыңмы соң син бу баланы? Кит инде аннан?! Бер казан итне ашап бетергән бит, уф, үләәм! Кай төшеңә сыйды бу? – дип эчләремне тотып карады.
– Хәзер кеше килсә нәрсә ашатабыз? Әйдә тизрәк калган итләрне салып пешерик булмаса, – дип, итәк-чабуларын күтәреп, йөгерә-чаба әби өйгә кереп китте.
Шул вакытта, ак эшләпәсен кыңгыр салып, бабай да каядыр чыгып киткән җиреннән кайтып керде. Әби тагын бер кечерәк табак белән ит күтәреп аның каршысына чыгып килә.
Бабай аптырабрак:
– Сез нәрсә, итне яңа гына саласызмени әле? – дип, сораулы күз карашын әнигә юнәлтте. Әни башын чайкап:
– Юк ла, менә Ливиза итне ашап бетергән, шуңа тизрәк тагын кеше килгәнче пешерергә салабыз, – диюгә, бабай кырт туктап, эшләпәсен кулына тотып, кесәсеннән зур кулъяулык чыгарып, маңгаен сөртеп алды да:
– Китегез инде, ялганны чын булса да сөйләмәгез. Булмаганны, – дия-дия казанга карады:
– Лә хәүлә вә куәтә, – диде бабай, тагын кулъяулыгы белән маңгаен сөртеп. – Лә хәүлә, бездә бирән чире белән авыручылар юктыр бит?.. Кызым, берүзең ашадыңмы соң моны?
Мин бабайның сүзләрен раслап, баш кактым. Юлдашка ашатканымны белсәләр – сыек чыбык бүген минем арт шәрифләре белән тагын да якыннанрак танышачак.
Ә болай ичмасам, экзекуциясез калырга әз генә булса да өмет бар.
Билгеле инде, болай гына калдырмаячаклар, кычыткан белән тәмам дуслашып беткән идем инде. Анысы бер көн әчетә дә – бетә. Ә сыек чыбыык... әрнүләре атнадан артыкка сузыла.
Минем баштан шушы уйлар йөгереп узган арада, әби табактагы итне казанга бушатып та өлгергән. Теге агач кашык белән болгатып, шулпасын өреп авызына капты да... бу юлы, итәк чабуларын да күтәрмичә, туп-туры өйгә таба, миннән дә тизрәк йөгереп юк булды.
– Аңлашылды, – диде бабай, кашык белән казаннан шулпаны алып, кире агызып карагач. – Өйдәге бер еллык борыч кереп киткән монда. Әбиеңнең теле өзелеп төшмәсә ярый инде.
Мин әбинең теле җирдә аунап ятканын күз алдыма китереп, аны кызганып:
– Бабай, синеке озын бит, яртысын әбигә биреп торырсың инде, яме, – дидем мышык-мышык килеп. Телсез әби миңа бик кызганыч булып тоелды.
Әбинең теле өзелмәгән булып чыкты:
– Ах, җирбит, каяле, төшер ыштаныңны, – дип, кулына яңа гына койма буеннан өзеп алынган кычыткан бәйләмен тоткан әби минем янга килеп тә басты...
Озын сүзнең кыскасы – миңа ул көнне кычытканы да, сыек чыбыгы да эләкте.
...Әйбәт эләкте...
Экзекуцияне тәмамлап зурлар өйгә кереп киттеләр. Мин күз яшьләремне сөртеп, Юлдашның оясы янында басып торам. Утырып булмый... Хәзер кая барырга?.. Уйнарга да чыгып булмый! Арт ягы бик каты яна. Артык еламадым да үзем. Һи-и-и, малайлар белән сугышканда – кайвакыт авыртуларны сизми дә идем. Шуңа күрәдер ахры, җиңгәнче сугышам, малайларның күбесе соңыннан минем белән сугышырга да куркалар иде.
...Өйгә дә керәсе килми. Озак уйлап тормадым, Юлдашны читкәрәк этеп, аның оясына, бүген генә үзем салган салам өстенә кереп яттым.
Юлдаш, ояга кереп, миңа аркасын куеп, бөгәрләнеп ятты. Мин дә аңа аркамны терәп, әллә ит ашап арганлыктан, әллә сыек чыбык белән кычыткан процедурасыннанмы – изрәп йокыга киткәнемне сизми дә калганмын...
...Мине төне буе эзләгәннәр. Ә мин иртәнгә хәтле Юлдашны кочаклап уянмыйча йоклаганмын.
Уянып киттем...
...Юлдашның өстеннән үрмәләп, оя тишегеннән башымны гына чыгарып тирә-якны күзәтәм. Дөнья бетереп мине юллаганнарын белмим дә бит әле. Өйдә тавыш-тын юк. Йөгереп кенә кухня ягына кереп, ике зуур гына телем ипигә башта су, аннан шуның өстенә шикәр комы сиптем. Аларны тиз-тиз генә ашап, чәйнүкнең борыныннан гына җылымса су эчтем дә, кире эт оясына кереп яттым. Бала кешесенә тамагы тук булгач күп кирәкмени инде – тагын йоклап киткәнмен.
Әлбәттә, эт оясына килеп карап-карап киткәннәр. Ләкин Юлдаш, мин ояда яткан вакытта, урамга чыгып та карамаган. Аның зур гәүдәсе артыннан мине күрә алмаганнар.
Кичке якта тамак бик каты ачыкты. Ишегалдында кеше юклыгына ышангач кына өйгә кердем. Өйдә әби генә утыра иде, мине күреп, йөгереп килеп кочаклап алды да, башымнан сыйпап:
– Аллага шөкер, Аллага шөкер, – диеп кабатлады.
Миңа чәйләр ясап бирде дә тиз генә күршеләргә кереп китте. Минем табылганны әйтеп, миннән бишме-алтымы яшькә зуррак күрше малаен әти-әниләргә хәбәр итәргә җибәргән булып чыкты.
...Ул алдагы көнне килгән кунакларга нәрсә ашатканнардыр, анысы миңа караңгы. Ләкин күрше малае соңыннан сөйләгән буенча, алар кич буе нигәдер бик каты көлешкәннәр. Әбинең теле исән калганга сөенүләре булгандыр инде...
...Озак та үтмәде, әти белән әни тыннары бетеп, йөгереп кайтып керделәр. Әни очып та килде, уч төбе белән тагын арт шәрифләремә берне ямады да, кысып кочаклап, битләремнән үбә башлады. Үзе суга, үзе үбә – аңламассың бу зурларны.
Әни үбә-үбә бөтен битемне чылатып бетергәч, әти мине кулларына күтәреп алды да:
– Ай, кызыкаем, куркыттың бит матуркаем, – дип, аркамннан сөйде.
Кайда йөрдең дип сораштыруларына төгәл генә җавап бирмәдем.
Бу хәлләрдән соң, шактый гына вакыт, кычыткан белән сыек чыбыкны миңа карата тәрбия чарасы итеп кулланудан тыелып тордылар. Ләкин мин тик тора беләммени инде ул – тиздән тагын яңа шуклыкларым өчен, барысы да кире үз урынына кайтты – кычытканы да, сыек чыбыгы да!..
Шуннан бирле, берәр хәл булса, шушы эт оясына кереп кача торган булдым. Күпме тапкырлар миңа сыек чыбык янаганда коткарып калгандыр мине бу оя – чуты юк! Алай гына да түгел, мин анда качып ятканда Юлдаш һәрвакыт ояга кереп, мине үзенең бозау хәтле гәүдәсе белән каплап, башкаларга күрсәтмичә саклады. Бервакытта да миннән алданрак оядан чыкмады. Миңа кыен эләгәсен сизеп, мине үзенчә яклавы булды микән.
Шушы ит вакыйгасыннан соң, без аның белән тагын да ныграк дуслаштык. Элек тә дуслар идек. Әмма бу вакыйга безнең араларны тагын да ныграк якынайтты. Бер-берсен сүзсез генә аңлаша торган чын дусларга әйләндек дисәм, һич тә ялган булмас!
Мин инде аны нинди генә ризыклар белән сыйламадым... Хәтта әни яисә әти мороженое алып кайтып бирсә, анысын да аның белән бүлешәм – мин бер кабам, ул бер ялый...
...Өйдә берәр өчпочмак яисә пирожки ише әйбер пешерсәләр – икене алсам, берсе белән; берне генә алсам, аның яртысы белән Юлдашны сыйладым.
Шунысы кызык – бервакытта да мине, шул ояда качып ятканда, таба алмадылар. Юлдаш, мине эзләүчеләр ояга күз салган вакытта, селкенмичә дә ята бирде.
Бу хәлләрдән соң тагын бер-ике атна вакыт үтте.
...Берсендә бик каты яңгыр яуды. Туктамыйча көне буе иште генә.
Безнең поселоктан басуга машиналар йөри торган юлның бер җире шактый гына тирән чокырлы. Яңгыр ныграк яуса, йөк машиналарының тәгәрмәчләре күмелерлек булып су җыела. Үзенең киңлеге дә шактый. Аның ише вакытларда, машиналар гына түгел, хәтта зур тәгәрмәчле тракторлар да бу юлдан йөрмичә, урау булса да, башка юлдан йөри. Бу чокыр ныгытып кипкәч кенә, тагын юл салып, йөри башлыйлар. Аңынчы анда кереп караучы да юк.
Гөнаһ шомлыгына каршы, икенче көнне малайлар белән уйнап йөргәндә, шушы чокыр янына килеп чыктык. Су җыелган чокырның киңлеге бер ун метр гына бар. Озынлыгы тагын да күбрәк. Малайлар, бу сулы чокыр аркылы чыгып булмый, керсәң батып үләсең дип, бәхәсләшә башлады. Аркылы чыгып карарга берсенең дә батырчылыгы җитми. Миңа шул җитә калды:
– Мин чыга алам, – дип чәчрәп уртага чыгып бастым.
– Кереп батаргамы? Хәзер. Син батсаң әниең безне үтерә, – диештеләр малайлар. Миңа сыек чыбык белән кычытканның еш эләгүе турында, алар бөтенесе дә бик яхшы хәбәрдар иде. Хәер, ул вакытта иң яхшы тәрбия чарасы булган бу әйберләрдән бер генә малайның да мәхрүм калганы юк. Бөтенебезгә дә эләгә. Бик сирәк булгандыр безнең арада кычытканның яисә сыек чыбыкның тәмен татымаган бала-чага. Әле мин, кыз кеше булып та, арада иң күп җәза алучыларның берсе идем.
Аякта, әни үткән атнаны гына кибеттән алып кайтып биргән, өр-яңа кызыл сандали. Өстемдә инде, урамда уйный торган, зәңгәр күлмәгем. Тезе тишелер-тишелмәс колготки.
...Иии, ул колготкиларны бер дә чыдатмый торган идем. Бер атнадан артык кигәнем булмагандыр – тезләре тишелеп, умырылып бетәләр.
Чокырны аркылы чыгам дидем дә диюен, тик малайлар алдында чишенеп булмый бит. Нишлисең, кереп киттем чишенмичә генә бу чокырга. Су астында ләм, аякны көчкә генә тартып ала-ала чыгып җиттем каршы якка. Уртасына җиткәндә, суның тирәнлеге минем муеннан булды. Хәзер тагын кире чыгарга кирәк! Чыгып җиттем дигәндә генә, бер сандали төшеп калмасынмы! Әй, аякларым белән эзлим тегене – юк кына бит...
Шактый гына вакыт эзләп тә таба алмагач, җыелышып миннән күзләрен дә алмый карап торган малайлар янына чыктым. Бөтенесе дә, минем сыңар сандали белән чыкканны күреп, тиз арада, кайсы чишенеп, кайсы чишенмичә, су төбеннән минем аяк киемен эзләргә тотындылар. Шактый озак, чума-чума маташтык. Үзем дә тик басып тормадым, су тәмам болганып пычранып беткәндә табып алдык бит!..
Тик беребезнең дә карарлыгы калмаган – кап-кара булып баштан, өс киемнәреннән пычрак ага, тешләр белән күзләр генә ялтырап тора. Әмма барыбызның да йөзләре сөенечтән балкый – соң, сандалиның сыңары табылды бит!!!
Нинди генә хәлләр булмасын, безнең арада бер-береңә ярдәм итү рухы бик көчле иде. Дустыңны бәладә ялгызын калдырып китү безнең өчен оят, хурлык саналды. Шуңа күрә дә бүген бөтенебез бердәм булып, минем төшеп калган аяк киемен, пычракка батып булса да, эзләүнең сәбәбе шушы бердәмлек, дуслык рухы иде.
– Өйгә кайткач юынырбыз әле, – диешеп, шул көе кайтыр юлга чыктык!..
...Күз алдыгызга китерегез: урам буйлап бер көтү кап-кара, пычракка батып беткән бала-чага атлый...
Поселок урамында безгә каршы очраган, яки капка төпләрендә утырган кешеләрнең кызыксыну катыш аптыраулы йөзләрен күрсәгез иде!..
Без лыштыр-лыштыр атлап, быдыр-быдыр сөйләшеп кайтабыз. Үтеп киткән җирләребездә шомлы тынлык урнашып кала. Бер төркем башка балалар безнең арттан иярде. Үзләренең дусларын, танышларын танып, алар тәмам аптырашта калганнар. Нәрсә булганын, ни өчен безнең шушы дәрәҗәгә җитеп пычракка батуыбыз белән кызыксыналар иде.
Ә без... башларыбызны горур күтәреп урамнан кайтып киләбез!..
...Капканы ачып, ишегалдына кайтып кергәндә, мине бары тик Юлдаш кына таный алды. Әби башта мине күреп, куркуыннан өйгә кереп качкан иде, бабайның тәгәри-тәгәри көлгән тавышына аптырап кире чыгарга мәҗбүр булды.
...Иртән йокыдан торуга әти-әни дә, әби белән бабай да өйдә юклар – эшкә чыгып киткәннәр. Абый әле йоклый. Өстәл янына килеп, каплап куелган ашъяулыкны күтәреп, матур чәчәкләр төшерелгән кружкамны алдым. Аның өстенә бер телем ипи, биш печенье, куелган. Кружкада кесәл. Абыйга да нәкъ шулай итеп иртәнгә тамак ялгап алырга әзерләп калдырганнар.
Кесәл белән печеньены бәреп салдым да өс киемнәрен эзли башладым. Урамга уйнарга киеп чыга торган бер кием дә калмаган – бөтен кием-салымымны юып, ишегалдының буеннан-буена тарттырылган, шактый юан бауга элеп куйганнар булып чыкты. Иртән генә юганнар булса кирәк. Әле сулары тамып тора, кибәргә өлгермәгәннәр. Нишләргә?.. Озак уйлап тормадым, әбинең йоклый торган бүлмәсенә кереп киттем. Анда карават янындагы артлы урындыкның аркасына эленеп куелган, әбинең ал төстәге пантолонына күзем төште...
Киеп куйдым пантолонны – минем култык астыннан булды. Тик әбинең биле белән минем кечкенә тәнем арасында шактый аерма барлыгы ачыкланды – төшә дә китә, төшә дә китә! Бер җиреннән кысып тора торган резинкасы күренеп тора. Тартып чыгардым да моны, муеннан алып урап куйдым – төшеп китәрлек түгел. Ишегалдына чыккач, бабайның сарык йонын алганда аларның тәпиләрен бәйләп куя торган бавын алып, анысы белән билдән буып куйдым... Менә хәзер уйнарга чыгарга да була.
...Ул көнне кайларда гына, нинди генә уеннар уйнамаганбыздыр – качышлы да, куышлы да, сугыш уены да калмады. Туп та типтек. Тигәнәкләр арасында, партизаннар булып шуышып, йөгереп йөреп, бөтен чәчем генә түгел, әбинең пантолоны да тигәнәккә батып бетте. Чәчләрем тигәнәк белән үрә басып торалар, чистартып кына бетерә торган түгел. Уйнап туйганнан соң, тәмам арып-алҗап кайтырга булдык. Юл өстендә генә әни эшли торган кафе. Көне буе йөгереп йөреп, тамагым бик каты ачыккан, ашыйсы килә. Аны-моны уйлап тормадым, туп-туры кафега килеп тә кердем, әнине күреп:
– Әни, ашыйсым килә, – дип шәрран ярып кычкырып та җибәрдем...
Кафедагы ашап утырган халыкта ашау кайгысы калмады – егыла-ята көләләр! Кайсысысы өстәлгә ятып, кайсысы урыныннан торып бөгелә-сыгыла көлә. Бөтен кафе шау-гөр килә. Әни башта уң кулы белән йөрәк турысын тотып торды да:
– Ах, зимагур, үтерәәм! – дип миңа таба килә башлаганда, мин эшнең ничек бетәсен сизенеп, кафедан чыгып, артыма борылып карый-карый, урам буйлап элдертә идем инде...
Әби белән бабай, әниләргә караганда, эштән һәрвакыт алданрак кайталар. Бу юлы да мин өйгә кайтып кергәндә бабай ишегалдын себерә, әби, аның белән сөйләшә-сөйләшә, бабайның махсус ясап биргән пәкесе белән, баскычта бәрәңге чистартып утыра.
Мине күреп икәүләшеп туктап калдылар. Әбинең кулыннан яртылаш чистартылган бәрәңгесе төшеп китеп, җиргә тәгәрәде, бабай каен себеркесен читкә ыргытып, минем тирәли бер ике әйләнеп чыккач, әби янына баскычка барып утырды да, эчен тотып туктый алмый көләргә тотынды.
...Бөтен эшләрен ташлап, икәүләшеп минем чәчемә ябышкан тигәнәкләрне көч-хәл белән чистартып бетереп, пантолонны салдырып алып, әйләндереп-тулгандырып карадылар.
– Ник кидең әбиеңнең ыштанын, – диде бабай, бүген генә барлыкка килгән тишекләрдән бармакларын чыгарып.
– Минекеләрне югансыз бит, юеш ие, шуңа синекен кидем, – дип, әбинең алдынарак менеп утырып, муеныннан кочакладым.
– Карчык, моның киярлеге калмаган, бу ыштанны киеп мине куркыта күрмә, ыргытыйк кына булмаса, – дип, бабай торып китте. Себеркесен алып, ишегалдының калган җирләрен себерергә тотынды.
– Иии, кызым, кайчаннар үсеп җитәрсең микән, әниеңнең чәчләрен агартып бетерәсең бугай инде, – диеп, әби мине кочаклап, чәчләремнән, башымнан сыйпады.
...Менә берзаман каен җиләге, җир җиләкләре пешеп җитте. Без инде, урман кырыендагы болынлыкка, бала-чага җыелышып, һәр көн саен җиләк ашарга барабыз. Башта туйганчы ашыйбыз, аннан мин әби биреп җибәргән өч литрлы эмаль бидонга җиләк җыям. Әби аны үзенчә малированный дип йөртә. Кайбер көннәрне хәтта шул бидонны тутырып җиләк җыеп кайтам. Өйдәгеләр мине мактап туя алмыйлар:
– Сөбханалла, машалла. Менә бит, безнең дә кызыбыз кул арасына керә башлады, үскән бит инде ул, – дип, әби мине үсендереп җибәрә. Кичке якта җиләкләрне чистартып, хуш исле варенье кайната. Мин инде, нихәтле үстем икән дип, көзгедән үземә карыйм. Алай бер дә үскән кебек тоелмый.
Урман читендә җиләк кимегәч, бераз гына эчкәрәк, якын-тирә аланлыкларга да кергәли башладык. Анда җиләкләр эрерәк кебек күренде.
Шулай бер аланлыктан икенчесенә күчеп йөрибез. Ашап туелды. Инде бидонымны тутырырга кирәк. Бала-чага бөтен аланлыкка таралып кайсы ашый, кайсы җыя.
Бүген абыйның теше сызлап өйдә калды. Әни: «Теш врачына барып кайтырбыз, бүген иртәрәк кайтам, өйдә генә утыр», – дигәч, абыйның җиләккә бик барасы килсә дә, теш авыртуыннан котылу теләге көчлерәк булып чыкты.
...Бидонның яртысы тулып килә. Мин мүкәли-мүкәли, эрерәк җиләк күренгән саен, кая барганымны күтәрелеп тә карамыйча, җыям да җыям. Бермәлне агачлар күбәеп киткән сыман тоелды, кояш та юкка чыкты. Тирә-ягыма күз салсам, бөтенләй икенче аланлыкка килеп чыкканмын. Башкалардан аерылып калганчы дип, бидонымны эләктердем дә, тиз-тиз генә атлап, кире чыгу юлына борылдым. Җиләкләр никтер күренми башлады. Агач аралары да куеланганнан куелана бара. Малайларның исемнәре белән кычкырып карыйм – дәшүче юк. Куып тотам дип тагын да тизрәк атлый башладым... Бөтенләй дә таныш түгел җиргә килеп чыктым. Ярар, хәзер үзләре килеп җитәрләр әле дип, бер агачка сөялеп утырдым да көтәм тегеләрне – ник берсе күренсен. Бидоннан җыелган җиләкләрне капкалыйм, үзем тирә-якны күзәтәм. Адаштым дигән уй әле башыма да кереп карамый.
...Кемдер кыштыр-кыштыр килә. Малайларның берәрсе җиләк җыеп йөридер дип борылып карасам, ике төлке баласы, нәкъ тә менә песи балалары кебек, әүмәкләшә-әүмәкләшә тәгәрәшеп уйныйлар. Төлке балаларын рәсемле китапта абыйның күрсәткәне бар, шуңа күрә аларны шунда ук таныдым. Бу матур йомшакларны минем тотып, сыйпап карыйсым килде. Тегеләр тоттырмый, качып тик йөриләр. Артларыннан шактый гына йөгергәч, болар кинәт кенә бер тишеккә кереп юк булдылар. Мин дә арып, баягы агач төбендә калдырган бидонымны барып алырга булдым. Табып кына булмый бит. Шушы тирәдә генә иде дип, эзли торгач эңгер-меңгер җитте. Бидон да юк, малайлар да. Тагын кычкырып карадым, җавап бирүче дә юк. Менә шунда гына, адаштым ахрысы, дигән уй башка килеп керде. Хәзер нишләргә?.. Кайтыр юлны да белмим. Үзем өчен түгел, бидон өчен кайгырам. Менә аны югалткан өчен эләгә дә эләгә инде. Бераздан бик каты тамак кипте. Ашыйсы да килә, түзә торган түгел. Караңгы да төшә башлады. Агачлар арасыннан яктылык көчкә генә үтеп керә. Хәзер инде адашуыма төгәл инанган идем. Күз алдына малайлар сөйләгән куркыныч әкиятләр килә башлады. Бүреләр очрап, шытыр-шытыр мине кимерүләрен күз алдына китереп, үз-үземне кызганып мышык-мышык килә башладым. Яшисе килә бит. Киң ябалдашлы агач янына килеп чыктым. Колготкиемны ерта-ерта булса да, шактый гына биеклеккә менеп, бер ботакка кунакладым да утырам. Өч дүрт ботак бер тирәдәнрәк чыгып, иркенләп утырырлык кына түгел, хәтта ятып булырлык итеп үскәннәр. Утыра торгач йокымсырый башладым. Менә егылам, менә егылам дип утыра торгач, теге ботакларны җайлабрак куйдым да, өсләренә менеп ятып йоклап киттем. Төнлә өшеп тә, куркудан да әллә ничә мәртәбә уяндым.
...Иртән мин уянып күземне ачканда сәгать ничәләр булгандыр, белмим. Әмма көне җылынган иде инде. Агачтан төшмәкче булам, төшеп кенә булмый, хәл дә юк, үтереп тамак кипте. Иреннәр чатнап ярылды. Ашыйсы килүгә караганда су эчәсе килү теләге көчлерәк икән.
Барыбер дә тырыша тырмаша торгач, төштем бу агачтан. Күлмәкнең бер җиңе ботакка эләгеп, умырылып төште. Кеше тавышлары килмәс микән дип тыңланам – ишетелми. Тик торганчы дип, әкрен генә булса да атлый торам. Чытырманлык, агач ботаклары күзгә керәм-керәм дип кенә торалар.
Бара торгач матур гына бер аланлыкка килеп чыктым. Ашыйсы килү онытылды. Су, бер тамчы су булса, мин шунысына да риза булыр идем. Агач төбендә үсеп утырган ниндидер шактый гына зур гөмбәгә күзем төште.
Ә анда!.. Гөмбә эшләпәсенең кырыйлары өскә таба каерылып, уртада чокыр барлыкка килгән... һәм шунда су җыелып тора!
Йотлыга-йотлыга бу суны эчеп бетердем! Андый тәмле суны минем бүтән үз гомеремдә дә эчкәнем булмады!!!
...Ә бу вакытта, без яшәгән поселоктагы халык, бөтен милиция хезмәткәрләре икенче көн рәттән, урманнан мине эзләгәннәр. Әти дә, әни дә, эшләреннән сорап китеп, кайтып та кермәгәннәр.
Юлдаш исә бертуктамый капкага карап өргән дә өргән. Икенче көнне шул дәү оясын чылбыры ние белән капка төбенә хәтле сөйрәп алып килгән. Әби, этне икенче җиргә бәйләп куярга уйлап чылбырны ычкындырып кына җибәрүе булган, Юлдаш койма өстеннән сикереп юкка да чыккан.
...Бу гөмбәдәге суны эчкәч, сусаганым басылды. Хәзер икенче бәла – үтереп ашыйсы килә бит. Гөмбәнең бер читеннән тешләп алдым да ашап карарга булдым. Тәмле түгел, тик шулай да ашап була. Кояш кыздыра башлагач, тагын йокы килеп китте. Гөмбәне кочаклап йокымсырап утырам... Берзаманны зур бер йонлач хайван агачлар арасыннан очып та чыкты, минем яныма килеп битләремне-кулларымны ялый да башлады. Куркырга өлгерми дә калдым. Үзе өрә, үзе минем тирәмдә бөтерелеп чабып йөри.
...Юлдаш!!! Бу бит Юлдаш!!! ...Муеныннан кочаклап алдым да, башыннан сыйпыйм. Менә шул вакыттагы минем хисләремне аңлата торган сүзләрне бүген дә таба алмыйм. Сөенү, шатлану гына түгел иде бу. Елыйсы да килә, көләсе дә килә. Юлдашка булган рәхмәт хисләремне берничек тә аңлатып булмый.
– Юлдаш, кайтабызмы?! Әйдә өйгә!!! – дидем, аның муенындагы киң каешка тотынып.
...Әкрен генә кайтып барабыз. Арытты, аяк атлар хәлем дә калмады. Бераз барам да җиргә утырып ял итәм, бераз барам да туктыйм. Юлдаш мине каяндыр турыга гына алып чыга ахрысы – мин кичәле, бүгенле адашып йөргән җирләр түгел. Трактор ярган ике колеялы юлга килеп чыктык. Барып кына булмый, әллә ашамаганга, әллә бу ике көн шундый кискен вакыйгаларга бай булгангамы – хәлем бетте .Утырып кына торам... Юлдаш алгарак барып мине көтеп тора да, мин кузгалмагач, тагын кире минем янга килә. Ахрысы минем арыганны аңлады булса кирәк – җиргә сузылып ятты да, минем янга шуышып килеп күзләремә карап тора. Туктале дип уйлыйм, бу бит миңа аның өстенә утырырга куша түгелме соң?!!
Җайлап кына Юлдашның сыртына менеп кунакладым, ике кулым белән йоннарына ныгытып тотындым да:
– Булды Юлдаш! Алга! – дидем. Ул, мине егылып төшмәсен бу дигәндәй, ипләп кенә торды да, трактор юлы белән әкрен генә атлый башлады...
...Кайтып барам малай, эткә атланып!.. Трактор юлы шактый киңәйде. Кеше тавышлары ишетелә башлады!
Каршыга килгән кешеләр, башта эттән куркып юлдан читкә чыгып бастылар. Эт өстендә утыручының мин икәнен танып, кайсысы юл буенча алга таба йөгерде, калганнар безнең арттан кайталар!!!
Алдан мине сыртына утырткан Юлдаш бара, арттан безне эзләүче халык иярде. Урман читенә якынайган саен халык күбәйгәннән-күбәя бара. Якынрак килергә куркалар, чөнки һәрбер миңа таба килүчегә Юлдаш ырлап ала, шуңа күрә бераз ара калдырып атлыйлар. Һәрберсенең шатлыгы йөзенә чыккан. Аннан соң, эткә атланып йөрүчене һәркөн күрмисең бит әле!..
...Каршыга ике кеше кулларын җәеп, кычкыра-кычкыра йөгерәләр... Мин, егылып төшмәс өчен, соңгы көчемне җыеп, тотынып утырам...
...Каршыга йөгерүчеләр әти белән әни!!!
Юлдаш та аларны танып алып туктап калды. Әниләр килеп җитте дигәндә генә, кулларым, тәмам арыганлыктан, ычкынып та киттеләр, мин яшел үләннәр өстенә аркам белән егылып та төштем...
...Зәңгәр һавада ап-ак болытлар!!! Күзне кояш чагылдыра!!! Күңелдә ниндидер тынычлык... Рәхәәт!..
Менә әниемнең борчылган йөзе миңа таба иелә!!! Мине күтәреп алалар!!!
Мин кулларым белән әниемнең муеннан кочаклап:
– Әнием! – диеп әйткәнне хәтерлим...
Әллә йоклап киткәнмен, әллә башка төрле сәбәп булганмы – күзләремне ачканда өйдә үз караватымда ята идем. Баш очымда әти, әнинең иңсәсеннән кочып утыра. Алар янында, суык тисә безнең өйгә килеп миңа укол ясый торган ак халатлы, безнең медпунктта эшли торган апа.
Мин башымны күтәреп:
– Минем җиләк җыйган бидонны тапмадыгызмы? Югалттым бит, ачуланмагыз инде, – диеп әйтүем булды, әни күз яшьләренә буылып елап та җибәрде. Аңа кушылып әби елый. Хәтта ак халатлы апаның да битеннән күз яшьләре тәгәрәде...
Бу хәлдән соң, ун көн тирәсе өйдән гел чыгармадылар. Теге апа килеп көн саен үзенең уколларын кадый. Ниндидер тәмсез даруларын каптыра. Температурамны үлчи. Бастырып куеп, ялтыравыклы йомрый тимерен аркама, күкрәгемә куеп нидер тыңлый. Эшеннән ял алган әнигә, тагын дарулар калдырып, саубуллашып чыгып китә.
Юлдашның дәрәҗәсе ничек күтәрелгәнен белсәгез иде!..
Әби белән бабай да сыйлый, әти белән әни дә! Мине инде сөйлисе дә юк!
Юлдашка ул вакытта ничә яшь булгандыр, хәтерләмим. Әле байтак яшәде ул. Тик бер сәер гадәте барлыкка килде – мин урамга уйнарга, яисә башка эш белән чыгып китә башласам, юлыма аркылы төшеп, чыгармый тора иде. Муеныннан кочып, башларыннан сыйпап:
– Ерак бармыйм, Юлдаш, хәзер кайтам, – дигәч кенә, тынычланып китеп бара. Капканы ачканда бер-ике тапкыр өреп ала да, оясы янына барып ята.
Көннәрнең берендә, безгә таныш булмаган бер абый килеп керде. Әллә кайсы гәҗиттән журналист дип таныштырды ул үзе белән. Теге урманда адашканым турында миннән дә, өйдәгеләрнең барысыннан да сораштырып, үзенең блокнотына ниләрдер язды. Аннан соң, фотоаппаратын сумкасыннан алып, барыбызны да фотога төшерде. Иң соңыннан мине Юлдашка атландырып төшереп булмас микән дип, әти белән әнидән рөхсәт сорады.
...Алар ризалыгын биреп, җыйнаулашып ишегалдына чыкканда, мин инде Юлдашның өстендә утыра идем...
Бу хәл турында ул вакытта бик күп язып чыктылар.
Ярты елдан соң теге журналист абый, каядыр үтеп барышлый, тагын бездә кунак булып китте.
Китәр алдыннан, зур гына бер картон ящикны, машинасыннан алып, әти белән өйгә күтәреп алып керделәр.
– Монысы сиңа бүләк! Таныш скульптордан ясатып алдым, – диде ул, мине чакырып алып. Ящикны ачып, сак кына, кәгазьгә төрелгән әйберне идәнгә бастырып куйды.
Кәгазьне сүтеп җибәрүе булды... барыбыз да сүзсез катып калдык!!!
...Идән уртасында, зур гына эткә атланган бәләкәй кызның сыны утыра!.. Кызы нәкъ тә менә минем кечерәк копиям, ә этнең бер карауга ук Юлдаш икәнен танып була иде...
...Монда, Чаллыга күчеп китәсе елны, шактый нык картайган Юлдаш та бу дөнья белән саубуллашты. Минем ничек үкереп елагынымны күрсәгез...
Ливизаның тавышы карлыкты, күзләреннән ирексездән яшьләре тәгәрәде. Кызларның кайсыдыр йөгереп кенә чәшке белән су алып килеп бирде. Калганнарыбыз аның сөйләгәннәренән әсәренеп, сүз әйтәлмичә утырабыз. Безнең дә тамак төпләребезгә төер утырган. Бу хәлләрне йөрәгебез аша кичереп утырабыз.
– Әти белән бабай бакчаның түренә күмделәр Юлдашны, – дип сүзен дәвам итте Ливиза, суны эчеп, кулы белән веер кебек үзенә һава бөркеп алгач.
– Матурлап кырыен төсле ташлар белән уратып алдылар.
...Ә өстенә, теге таныш булмаган скульптор ясаган, эткә атланган кызның сынын бастырып куйдылар.
Мин кияүгә чыккач, әти белән әни кире үзебезнең поселокка кайтып тора башладылар. Әби белән бабай бик картайганнар иде инде. Абый армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач та киредән туган йортыбызда тора башлады. Чаллыны үз итә алмады ул. Әти белән әни исәннәр әле. Әби белән бабай гүр ияләре. Абыйның инде биш яшьлек кыз оныгы бар. Телефоннан сөйләшкән саен:
– Уф, Ливиза, син тапсаң да бу хәтле сиңа ошамас иде, нәкъ тә син!!! Тиктормас, шуклыкларына хәтле синең кечкенә чагыңны хәтерләтә, – дип, аның соңгы мәзәкләрен сөйли.
...Туган нигеземә кайткан саен, өйдәгеләр белән күрешәм дә, бакчага чыгам. Калганнар инде минем гадәтемне белә – арттан ияреп чыгалар. Бакчаның түренә барып, эткә атланган, кечкенә чагымның төгәл копиясе булган сын янына киләм:
– Исәнме Юлдаш, менә тагын кайттым әле, – дип, эт сынының башыннан сыйпыйм. Бабай исән чагында ясап калдырган, кечкенә генә эскәмиягә тезелешеп, һәркем үз уйларына чумып, байтак кына утырабыз...
Киткәндә тагын:
– Рәхмәт сиңа, Юлдаш. Мин озакка түгел, тиздән кайтырмын, – дип саубуллашып чыгып китәм.
...Ливизаның сөйләгән бу истәлекләре шуның белән беткән дә булыр иде. Тик дөнья түгәрәк икән ул. Эштән, теләге булган кешеләргә, өч көнлек бушлай экскурсия тәкъдим иттеләр. Кая диген әле – Пермь якларына. Без бөтен сменабыз белән барырга җыендык. Яңа станоклар кайта, шуларны урнаштырганчы дүрт-биш көн безгә эш булмый тора. Шулай булгач нигә бармаска ди?!
Август уртасы. Көннәр матур тора. Ливизаның авызы колагына җиткән:
– Маршрутны белештем, безнең поселок яныннан узабыз, әти-әни янына кереп чыгам.
Кузгалып китәсе көнне, Ливиза көч-хәл белән ике зур сумка күтәреп килде:
– Өйдәгеләргә күчтәнәч, – дип аңлатты ул, безнең сораулы күз карашын күреп.
Экскурсия турында сөйләп тормыйм. Йөргән кеше белә – бик кызык инде ул. Яңа җирләр, яңа шәһәрләр... Сүз ул турыда түгел.
Ничек итсә итте Ливиза, автобус йөртүчесен үзләренә кереп чыгарга үгетләде. Без дә бик ялынып сорагач, артык каршы да килмәде тегесе.
Зур трассадан борылып, унбиш чакрымнар баргач, Ливиза юл күрсәткечтәге поселок исеменә төртеп:
– Менә минем туып үскән җирем шушы була инде, кызлар. Таныш булыгыз, – дип, автобус йөртүчесенә барыр юлны өйрәтергә тотынды. Егерме минуттан бик матур, шактый гына зур йорт янына килеп туктадык. Ливиза, кәрәзле телефоннан шалтыратып, өйдәгеләргә хәбәр итәргә өлгергән – безне каршы алырга чыкканар.
Якын туганнарын күргәндәй, һәммәбез белән бик җылы итеп күрешеп, чәй эчәргә чакырдылар. Шау-гөр килеп, Ливизаның ике зур сумкасын, монда керәсен белгәнлектән, аның туганына, әти-әнисенә дип үзебезнең алган күчтәнәчләрне дә төяп, өйгә кердек.
Чәйләп алгач һава суларга ишегалдына чыктык. Бакча янындагы койма буенда бик матур итеп эшләнгән эт оясы тора. Әле яңа гына буялган диярсең, буявы бер җирдә дә купмаган.
– Курыкмагыз, оя буш. Юлдаштан соң бүтән эт асрамадык, – диде, Ливизаның абыйсы, безнең ояга якын килергә куркып басып торганны күргәч.
– Буявын ел да яңартып торабыз. Минем кечкенә кызым шуның эченә кереп уйный. Оныгым инде, – дип өстәп куйды.
Шул вакытта Ливиза, бакча капкасын ачып, безне үзе белән әйдәде.
Без тезелешеп аның артыннан, бакчаның чисталыгына, җимеш агачларының матурлыгына хозурланып барабыз.
Ливиза туктап калды... Каршыбызда, төрле төстәге ташлар белән уратып алынган кечкенә генә мәйданчык. Уртада зур гына эткә атланган, чәчен бантиклап бәйләгән кызчык сыны...
...Барыбыз да тынып калдык.
– Исәнме, Юлдаш! Менә тагын кайттым әле! – дип, Ливиза эт сынының башыннан сыйпады...
 

Рәзиф ДӘҮЛӘТ БИКБАУЛЫ

Фото: ok.ru

 


«Мәйдан» №6, 2021 ел.

 

 

 
 

 

Комментарийлар