Зиһен
Кура җиләге пешеп килгән чак иде.
Беркөнне өчәү – җиңги, Фәрхенур һәм мин сөйләштек тә, иртән-иртүк торып, тырысларыбызны асып, өч-дүрт чакрымдагы урманга киттек. Йөри торгач, менә дигән җиләклеккә тап булдык. Әй җыябыз, әй җыябыз, туктап булмый гына бит. Инде тырысларыбыз да тулды, мәмрәп пешкән тәмле җиләк ашый-ашый да туйдык. Кайтырга күптән вакыт. Ары карыйбыз, бире карыйбыз, килгән сукмагыбызны таба гына алмыйбыз бит. Адаштык, ахрысы, дип, тәмам пошаманга төштек. Шулай аптырашып кайсы якка китәргә белми торганда, Фәрхенур:
– Карагыз әле, Гайнетдин абзыйларның ала сыеры түгелме соң, әнә тегендә, – дип кычкырып җибәрмәсенме!
– Шул үзе, – дип сөенеп, аның сүзен җөпләде җиңги дә. Аннары:
– Җәмәгать, тамагы туйган инде моның, авылга кайтырга уйлап тора бу! Шуның артыннан кузгалыйк әле, адашмабыз! – дип өстәде.
Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума, ди. Киттек сыер артыннан кыр казлары кебек тезелешеп. Ходайның хикмәте, ала сыер исән-сау авылга алып кайтып җиткерде бит үзебезне!
Кайтып җиткәч, сөйләп өйдәгеләрне дә көлдердек, үзебез дә бер рәхәтләнеп көлдек.
Әби генә:
– Борынгыларда, сыер зиһене дә юк бит бу кешедә, дигән сүз бар иде, рас икән, – дип куйды.
Дөрес сүзгә җавап юк инде, нихәл итәсең...
Фирая ЗЫЯТДИНОВА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
Комментарийлар