Зәңгәр чәчәк
Көчле җил телефон чыбыгын өзгәч, Әнәс кич дип тормады, яңадан нефть кудыру пунктларына юнәлде.
Иләмсез олы кыяларга охшаган кара болытлар урман артыннан килеп чыктылар да болай да зәгыйфь яктылыкны бөтенләй йоттылар. Җиргә асылынып төшкән чыбыкны күрү түгел, бер баганадан икенчесен дә шәйли алмаслык. Җитмәсә, каршыдан көчле җил исә. Тузан, ком-ташлар битенә килеп бәрелә, һич кенә дә җәйге төн димәссең! Ә шулай да чыбыкларны ялгарга кирәк.
Мондый мәшәкатьле төннәр тәҗрибәле элемтәче тормышын да беренче түгел. Ничек итсә итте Әнәс, чыбыклар чуалган урынны табып, төнозын эшләде: нефть җыю пунктларын бер берсе белән тоташтырды. Унҗиде километр араны үтеп, иртә белән генә туган авылы Керкәлегә кайтып керде. Тамак ялгап алырга утыруы булды, телефон аша яңадан Тимәшкә чакырдылар. Тагын кайдадыр чыбыклар өзелгән. Әнәс аннан-моннан гына капкалады да чыгып чапты...
Хатыны Сәрия дә, кечкенәсе Ренатны алып, эшкә – колхоз бакчасына барырга чыкты. Янәшәдәге таулар ак пәрәнҗәгә төренгән. Томанлы иртә. Әнә онытылмас яшьлек хатирәләрен саклаган Шушма буеның зифа таллары. Калган бакчачылар күренми әле. Үзләре үстергән карлыган, кура җиләкләрен карап йөрде Сәрия. Шулчак бакча киртәсе буенда бер чәчәк күрде. Чалт аяз күк йөзен хәтерләткән зәңгәр чәчәк иде ул. Тукта, кайда күргән иде соң әле андый чәчәкне? Әйе, әйе!.. Бер елны колхоз умарталыгына шундый чәчәкләр утыртканнар иде. Шул җәйне, ял көнне урманга менгәч, Әнәс ул чәчәкләрдән букет ясап биргән иде. «Безнең тормышыбыз да шулар кебек матур булсын», – дигән иде ул аңа. Сәрия шуны исенә төшерде, Әнәс белән бик бәхетле яшәүләрен уйлап, сөенеченнән елмаеп куйды.
Озакламый калган бакчачылар да килеп җитте, барысы да карлыган җыя башлады.
Кинәт үз исемен ишеткәч, Сәрия сискәнеп куйды. «Әни килгән, эш вакытында юкка гына йөрмәс», – дигән уй йөгерде аның башыннан.
– Әллә ишетмисеңме?! Кияү ярдан егылган бит, кызым... – диде Хәлимә апа ерактан ук.
Аягы җиргә тидеме-юкмы Сәриянең, ярты сәгать дигәндә ул Шөгер больницасында иде инде.
Әнәснең хәле бик авыр иде.
Шулай ук булыр микәнни?... Юк, юк! Сәрия, иренең күкрәгенә колагын куеп, йөрәк тибешен тыңлады. Тибә бит, тибә!
Ул яшәргә тиеш! Әнә баш табиб Сибгатуллин: «Казаннан профессор чакырттык», – ди. Бәлки, тиздән килеп тә төшәр...
Газапланып яткан сөеклесенең янында утыра-утыра, вакыт узганын сизмәде дә хатын. Әһә, төн караңгылыгының таң яктысы белән тартышкан вакыты икән. Баш су тутырып куйгандай авыр, күзләр йомыла. Тик менә йокы килми. Әнә шулай интегеп, уяулы-йокылы утырган хәлдә әллә ниләр уйлап бетерде авыруны багучы.
Сәрия авылда иң чибәр кызларның берсе иде. Район газетасында да, җыелышларда да аның өлгергән дә уңган булуын мактап сөйлиләр иде. Аңа күз атмаган егет булмагандыр колхозда. Сәрия үзе турындагы сүзләрне, фикерләрне ишетеп тора, шуңа ахры, клубка яисә кичке уеннарга чыкса да, тизрәк өенә кайту ягын карый.
Яңа гына армиядән кайткан Әнәс беркөнне:
– Сәрия, бүген кич клубка кил, яме, театр куябыз... – дип сүз кушты.
Егетнең уйчан күзләреме, әллә ягымлы чакыруымы ашкындырды, яшьлек дәртеме җиңде – Сәрия кичен клубта иде. Спектакльдән соң алар бергә кайттылар. Ике яшь йөрәк бер-берсен тиз аңлады.
Әнәс Ромашкино нефть кудыру идарәсенә, армиядәге һөнәре буенча, элемтәче булып урнашты. Солдат кешегә Тимәш белән Керкәле арасы (17 километр) еракмыни? Әнәс авылга еш кайтып йөрде. Андый көннәрне алар бергәләп кинога, театрга бардылар. Ә ял көннәрендә икәү кырларга, урманнарга чыктылар... Күңелле көннәр аз булмады. Бергәләп гаилә дә корып җибәрделәр. Нинди шатлыклы көннәр иде алар! Уртак мәхәббәт, уртак бәхет.
Ә менә бүген... уйламаганда Әнәс – үлем түшәгендә...
Яз! Тәрәзәдә кояш нурлары уйный. Әйе, табигатьнең яшьлек вакыты якынлаша. Мондый көннәрне авырулар дәртләнеп, кәефләнеп китәләр. Иртәнге аштан соң Әнәс, гадәттәгечә, үзен «сыный» башлады. Булавка энәсен күкрәгенең әле бер, әле икенче җиренә төртеп карады.
– Тоя бит... – диде ул, шатланып. Әле бер ай элек кенә бу тирәләр чәнечкәнне сизми иде. Ул, канәгатьләнеп, булавканы Сәриягә сузды һәм, одеялын өскәрәк тартып, аякларын ачты.
– Сәрия, карап тор: уң аякның баш бармагын селкетә алам бит!
Әнәс йөзләрен чалшайтты, кызарынды, әмма бармакларын кыймылдата алмады, әйтерсең лә алар чит кешенеке. Хәлсезләнеп, ул күзләрен йомды.
– Әнәс дим, кара әле, – диде Сәрия, кесәсеннән көзге алып, – күр, йөзеңә нур чыкты, кешегә охшый башладың. Озакламый бөтенләй терелерсең. Әле кичә генә Фатыйма апа сөйләп торды, Ничә ел врач булып эшләп, мондый әрсез организмны күргәнем юк иде, ди. Әнә инде соңгы яраларың да төзәлә.
Әнәснең йөзе яктырып китте һәм, аякларын ачып, баягы процессны кабатлады. Ир белән хатын көлешеп куйдылар.
...Тугыз-ун ай вакыт үтсә дә, Әнәс аякка басу бәхетенә ирешә алмады.
Тагын май килеп җитте. Йортлар кояш нурына коена. Нәбиевләрдә гадәти көн башланды. Сау-сәламәт кешеләр эшкә китеп бетте. Әнәс белән Сәрия генә калды өйдә. Әнәсне юындыргач, Сәрия йорттагы эшләрен карарга дип чыкты. Инде яшәрергә өлгергән талларга тутырып ачылган тәрәзә аша күзен текәп озак ятты Әнәс. Тирә-якта тормыш кайный. Агач башларына оя корырга өлгергән кошлар чыркылдаша. Олы юлдан өзлексез машиналар уза. Бал кортларын гына күр: күңелле безелдәп, яшәргә ашкынып йөриләр. Ә ул урыныннан да кузгала алмый ята, паралич... Нибары 30 ел яшәгән. Йөрәк дигәнең дәртләнеп тибә. Ә күңел эшсезлектән интегә.
Әнәс, урыныннан торырга теләгәндәй, ишеккә таба каерылды.
– Сәрия!
Әмма хатыны җавап бирмәде. Әнәс тәрәзәгә борылды. «Гел мине саклап ятмас бит инде, - дип уйлады ул. – Болай да бер ялгыз калдырганы юк. Бер дә иренми, көн дә юындыра. Ә күпме кием-салым, урын-җир. Кер дә кундырмый бит аларга Сәрия. Ә мин аның өчен кем хәзер? Имгәк. Авыр хәлдә ирләрен ташлап китүчеләр азмыни?!»
Төрле икеләнүләр белән чуалган фикерләр арасыннан ниндидер яңа, ышанычлысы калкып чыкты: юк, юк! Шуны раслаган кебек, Сәриянең тавышы килде:
– Тагы өзгәләнеп ятасыңдыр әле син. Шулай баш ваталармыни? Менә җәй җитте. Төрле үлән суларына утырырсың. Курортка путевка бирәбез, диләр. Бергәләп анда барырбыз. Быел көздән дә калмыйча аякка басарсың. Менә күр дә тор. Бер дә борчылма.
Әнәс урындыкта яткан журналны алуга, шыгырдап бүлмә ишеге ачылды.
– Һо-о-о, Дмитрий Ильич, әйдә уз! – диде Әнәс, башын ишеккә борып.
– Озакладың син, егет, ә?м– диде Сидоров, көрәктәй кулын Әнәскә сузып. – Эшкә алырга килдем үзеңне. Егетләр шулай кушты.
– Сөйлә тизрәк, нинди яңалыклар бар?
– Әллә ни юк. Безнең шул инде, үрмәкүч сыман чыбык сузабыз. Үзеңдә ни хәл? Тагын күпме ятарга исәбең?
– Җае килгәндә ятсын әле, көзгә хәтле ял итсен, – диде Сәрия. Дөнья хәлләрен сөйләшеп озак утырдылар.
– Беләсеңме, нигә килдем мин? – диде Сидоров, кесәсеннән кәгазь чыгарып. – Хәзерлән, ике көннән Бәкергә – курортка!
Әнәснең күңеле күтәрелеп китте.
– Нинди яхшы кешеләр белән эшлим мин, Сәрия! – диде ул, Сидоров киткәч. – Кара инде бу Дмитрий Ильичны! Артык якын дуслар да түгел идек, ә вакыт табып кая кадәр килгән. Братскийны гына күр: начальник булгангамы, кайчак кырысрак карый торган гадәте бар иде. Ә хәзер путевканы үзе юллап йөргән. Рәхилә белән Сильва: «Аңа аз ярдәм итәбез», – дип, местком председателен көн саен интектерәләр икән. Кайбер операторлар квартира чиратларын безгә бирергә чамалыйлар, ди. Шундый кешеләрне ничек онытасың, Сәрия?
Октябрь көннәренең берсендә Сәрияне Тимәшкә чакырдылар.
– Менә ордер, бусы ачкыч, – диде аңа местком председателе Николай Борисович. – Бүген үк күчәргә мөмкин. Газы да, пары да үзендә. Утынның хаҗәте юк хәзер.
Озакламый Нәбиевләр гаиләсе Тимәшкә күчеп килде.
...Сәрия кибеткәме, аптекагамы чыккан арада Әнәс урамга карап ятты. Асфальт юлдан җитез «Газик»лар, ярсулы «Маз»лар, кәрлә «Жигули»лар чаба, ашыгып нефтьчеләр уза. «Биредә туганнар юк. Килүче-китүче дә сирәгәер инде, күңелсез булыр», – дип пошынды. Яңа фатир хуҗасы көтмәгәндә, ишектә оператор егетләр күренделәр.
– Әһә, курортник та кайткан! – дип исәнләште алар, шау-гөр килеп.
– Бүредәй тазаргансың, брат.
– Күкертле ләмнең шифасы тиде бераз, – диде Әнәс, елмаеп. – Анда, малай, миннән дә көенечлерәк кешеләр бар. Алар да терелергә өмет итә.
– Шулай булмый ни! Менә әле местком акчалата ярдәм билгеләде үзеңә, – диде берсе. – Аз булса да ярап куяр.
– Их, дуслар! – диде Әнәс, тирән сулап. – Акчадамыни эш? Сезнең менә шулай җыелышып килеп утыруыгыз иң зур дәва миңа.
Егетләр китеп өлгермәде, Валя килеп керде:
– Хәерле көн, Әнәс Галиуллович! Менә китаплар сиңа. «Корыч ничек чыныкты», «Чын кеше турында повесть», бусы «Язгы җилләр»...
Китапханәчене биленә чылбыр таккан, корыч тырнаклар аскан элемтәчеләр алыштырды. Бер-ике сүз белән исәнлек-саулык сорашкач, дөбер-шатыр стена тишәргә, нидер кадакларга керештеләр. Әнәс кырыендагы өстәлгә телефон куелды.
Көннәр шулай үтә торды.
Кичке аш вакыты җитү белән, гаилә Әнәс караваты янына җыела. Биегрәк урындыкка табын көйләнә. Ир белән хатын, күзгә күренеп үсеп баручы уллары Ренат гөрләшеп тамак ялгыйлар. Аштан сон, күңелле кич дәвам итә. Шундый кичләрнең берсендә уллары йоклап киткәч, Сәрия Әнәсне юындырып, урын-җирләрен алыштырды. Аннан соң, тегү машинасын алып, эшкә утырды.
– Хәтерендәме, Сәрия, – диде Әнәс, хатыны ягына борылып, – курорттан кайткач мине урманга алып чыккан идең.
– Хәтерлим, – диде Сәрия, эшен бүлеп. – Яфраклардан бал тамып торган чак иде ул. Мин сиңа кып-кызыл җир җиләкләре җыеп китердем.
– Шула-а-а-й. Син терелгәч, җиләкне чиләкләп җыярбыз, как коярбыз, варенье кайнатырбыз, дигән идең. Ә мин, беләсеңме, нәрсә уйладым шул чакта? Син әле яшь, матур. Мине саклап яту сиңа...
– Җитте, җитте! – диде Сәрия, кырт кисеп. – Әллә димләмәкче буласыңмы?
– Алай ук түгел дә, теләгең булса...
– Бу турыда бүтән авызыңны ачасы булма! – диде хатыны тирән үпкә катыш.
Тагын яз килде. Әнәс тәрәзәне ачып җибәрде. Өйгә җир исе, үлән исе керде. Олы юл буйлап телефон баганалары тезелгән. Нинди күп алар! Әнәс уйга калды... Әнә ул, тырнакларын киеп, өскә менеп бара, имеш. Аңа рәхәт! Менә ул – багана башында. Кулында – карга борын... Нинди ләззәтле аның сабын гына булса да тоюы!
Уйларын улы Ренат бүлдерде:
– Әтием, көндәлек синдәме?
– Миндә, улым, миндә. Кичен карап утырган идем, сумкаңа салырга онытканмын. Мә, әйбәт укуың өчен рәхмәт.
Шулчак Әнәс үз җилкәсендә хатынының җылы кулларын тойды.
Җәмит РӘХИМОВ
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар