Логотип «Мәйдан» журналы

Югалту

Дания, институтында тоткарланып, әнисен озатырга әздән генә соңга калмады.

Хәлимә карчык борчылып, подъезд ишеген күзәтте: «Менә кайтыр, менә кайтыр!» – дип кызын көтте.
Сары такси машинасыннан төшкән Даниясе бишенче катка менеп җиткәндә, ул, өстенә киеп, сумкасын алырга да өлгергән иде инде.
– Ай, әни бәгърем, сине борчыдым инде... Эше килеп чыгуын күр әле... Соңга кала яздык бит... – дип бертуктаусыз сөйләнде кызы.
... Вокзалга килеп җиткәндә, аларның поезды китәргә төгәл ун минут калган иде. Ашыга-кабалана вагонга үттеләр, үз купеларын табып кереп урнашкач кына Дания җиңел сулап куйды:
– Аллага шөкер, өлгердек... Сине соңга калдырам дип котым очты бит!
Ул, әнисен кочаклап, бер генә секунд тын торды.
– Әллә купеда берүзең генәме? – дип борчылуын белдерде.
Шундук тынычландырырга ашыкты:
– Бер дә борчылма, әни бәгърем. Ялгыз булсаң да, бер куркынычы да юк. Бик яхшы поезд бу! – дип сөйләнде. – Рәхәтләнеп ял итеп, йоклап барырсың, – дип, ап-ак җәймәләрен җәеп, урынын да көйләп куйды.
Ак урын-җиргә янәшә утырдылар. Дания әнисен кочаклап елап җибәрде:
– Күргән кебек тә булмадым үзеңне...
Карчык көлде.
– Профессор башың белән елап торасың, җебегән... – дип кызын үртәде.
Дания, өч ир бала арасында бердәнбер кыз булып, әллә шуңа нечкә күңелле, елак булып үсте. Хәлимә карчык үзе дә аны башкалардан күбрәк яратты, ныграк иркәләде, ахры.
Елак булса да, үз дигәненә ирешә торган, бик үҗәт, тырыш иде кызы. Әнә хәзер Казандагы иң данлыклы институтта профессор. Илле ел элек Хәлимәгә берәрсе: «Кызың профессор булачак», дисә, «Юләр!» дип көлгән генә булыр иде...
... Кинәт купе ишеге ачылды: алсу эшләпәсенә кып-кызыл каурый кадаган берәү килеп керде. Хатын дисәң, шактый олы күренә, карчык дисәң, кашы-күзе буялган, озын кызыл тырнаклы иде ул.
Дания урыныннан кузгалды:
– Үтегез, үт, әйдә!– дип, юл бирде. – Бигрәк яхшы! Менә үзеңә иптәш тә булды, әни. Җитмәсә, үз чордашың, замандашың...
«Чибәр карчык» сызылган кап-кара кашларын югары чөйде. Даниянең «замандаш» дигәнен яратып бетермәде, ахры. Ап-ак яулыгын таратып бәйләгән, ак мәрҗән белән чигелгән кызыл кәттәҗиле, аякларына чигүле читекләр кигән Хәлимәгә яратмыйча карап куйды. «Мине шул карчыкның замандашы дип ник мыскыллыйсың?» – дигәндәй, буялган иреннәре арасыннан бер ым сытып чыгарды:
– Ха!
Даниягә бу ым ошамады бугай. Шулай да ул дәшмәде, әнисенең җыерчыклы битеннән тагын бер үбеп, чыгып китәргә ашыкты. Поездлары менә-менә кузгалырга тора иде.
Хәлимә карчык тынсыз калды. Ул, егылып китүдән куркып, ятагына чүмәште. Тезләренең егәрен алып, аякларын кисәк кенә сыгылмалыга әйләндергән теге «Ха!» карчыкны шулай өнсез итте.
Бик таныш, куркыныч «Ха!» иде бу!
Дания инде чыгып җиткән, тәрәзәнең теге ягында әнисенә кул болгый.
– Кызыңмы?
«Чибәр карчык» шулай дип сорады.
Хәлимә ни үле, ни тере иде. Шыкыраеп кипкән теле кинәт аңкавына ябышып, көл төсле иреннәре тавышсыз гына пышылдады.
– Ие...
Кызына бакты да, бөтен җаны дөртләп, бер мәл һушсыз торды. Тәрәзәнең теге ягыннан аңа – каршысында утырган «чибәр әби»нең буяусыз-пудрасыз, әмма егерме яшькә яшьрәк йөзе төбәлгән иде. Әйтерсең, ике арадагы тәрәзә урынына яшәртеп күрсәтә торган көзге элгәннәр дә, бизәнгән-ясанган карчык шул көзгедән үзенең яшлеген күзли.
«Йа Раббем! Әллә шул үземе?»
Хәлимәнең коты очты.
Бәхеткә, поезд кузгалып китте дә, Дания белән яңа карчык Хәлимәне тетрәткән охшашлыкка игътибар итәргә өлгерми дә калды бугай.
Тук-тук-тук... Тук-тук-тук... Йөрәк тибеше тәгәрмәчләр тавышына ияреп тукылдады. Бераздан тынычлана төште Хәлимә.
Матур карчык каурыйлы эшләпәсен элеп, затлы сумкасыннан ефәк яулыгын чыгарды:
– Ай-яй! Көчкә өлгердем бит...
Кыйммәтле һушбуй исе бөтен купены тутырды. Хәлимә, тыны буылып, калтырап куйды.
«Бәлки ул түгелдер? Охшаган гынадыр?»
Ул, сөйләшми утырсам, шикләнер дип куркып, сүзгә кереште:
– Кая барасыз? – дип кызыксынган булды.
– Чиләбегә...
– Свердлауга кадәр бергә барабыз икән...
Матур карчык кечкенә көзгесен чыгарды, борын очына, ияк-муеннарына пудра тидерде.
Хәлимәнең карашы аның атсыз бармагына берегеп катты. Алсу кашлы затлы алтын йөзек астына яшеренгән шәмәхә татуировка күзенә кадалды.
« Шул үзе! Димәк, ялгышмаган...»
Хәлимә гомер буе аның белән очрашудан куркып яшәде. Ул турыда уйласа да, тәннәре чымырдап, тыны буыла иде. Эзләп табар да, иң газиз әйбереннән аерып, йөрәген телгәләр дип шөбһәләнде.
Менә хәзер кара-каршы утыралар...
Шактый оста салынган пудра, буяулар да җыерчыкларын каплый алмаган икән. Ул да картайган. Җиде дистә диләр аны! Икесенә дә җитмеш алтышар яшь. Дөрес, ясалма шәмәхә бөдрәләре, озын алсу тырнаклы бармаклары, затлы киемнәре ике карчык арасындагы аерманы җир белән күк ераклыгы ясый. Тик кояш исәбе белән санаганда, җирең ни дә, күгең ни –икесе дә бер чама.
... Ул чакта икесенә дә егермешәр яшь иде. Егерме яшьлек төрмә тоткыннары...
Илле беренче ел... Болгавыр, куркыныч заман...
Яңа гына кияүгә чыгып, Хәйдәр белән сөешеп кавышкан көннәрендә алып киттеләр аны. Ни өчен икәнен Хәлимә аңламыйча да калды. Соңыннан судта гына төшенде: дәүләт милкен әрәм-шәрәм итүче корткычлыкта гаепләделәр үзен. Суды да бик кыска булды. Тезеп бастырдылар да ниндидер кәгазьдән озак кына русча укыдылар. Хәлимәнең русчасы ипилек-тозлык кына. Күбесен аңламады да. Тик «восемь лет» дигәне, яхшы аңлашылып, аңын чукыды.
«Нигә? Ни өчен?»
Көтелмәгән хәлдән бәгыре шундый каткан иде, ай буе елый алмый интекте. Карынында яңа җан бөреләнеп, тиздән ана булачагын төшенгәч кенә, күз яшьләренә юл ачылды: рәхәтләнеп туйганчы елады.
Шул бер елаудан гына торган икән. Никадәр авыр булса да, язмышына буйсынып, тынычланып калды.
Авыл халкы исә, председатель белән Хәлимәне жәлләп, тавышсыз гына эчтән үкседе. Райком рөхсәтеннән башка халыкка хезмәт көненә икмәк тараткан иде председатель. Хисапчы кыз Хәлимә, куллар куеп, шул кәгазьне рәсмиләштерде. Хәлимәгә – сигез, ә председательгә ун ел бирделәр.
Чиркәү чыңнарына күмелгән Зөядәге төрмәгә озаттылар үзен.
Йа Хода! Кешедән дә чырыш, яшәүчәнрәк берәр җан иясе бар микән бу дөньяда!
Яңа туган сабыеның янәшәдәге баракта елап ятканын белгән килеш, иртәдән төнгә кадәр тупас сырмалар сырды. Шулай да тоткыннар арасында иң бәхетлесе алар иде. «Мама»лар бригадасы бит! Дүрт сәгатьтән дүрт сәгатькә надзиратель хатын кереп разбой сала:
– Ма-мы-ы-ы! На кормле-ние-е-е!
Үз гомерендә шул тупас тавыштан да кадерлерәк, көтеп алынган берәр аваз ишеткәне булды микән аның! Мөгаен, юктыр!
Тоткын әниләр, ашыга-кабалана, баласына йөгерә. Унбиш минутта имезергә дә, туйганчы сөеп өлгерергә дә кирәк.
Хәлимә сабыена ай буе «улым» дип кенә дәште. Улы туу шатлыгын уртаклашып язган хатына җавап бер айдан соң гына килеп иреште. «Ир бала туса, исемне Хәйдәр үзе куша, ә кызга Хәлимә кушачак». Шулай килешкәннәр иде. Калтыравык бармаклары көтеп алынган кадерле хатны ачты. Баштагы юллардан күзләре йөгереп кенә узды. Куанычыннан көлеп җибәрде:
«Данир!» дигән! Бигрәк матур исем!
Хәлимә елый-елый Данирын сөя: кабартма битләрен, йомшак бармакларын берәмтекләп үбә. Дөньяда баладан да татлырак ни бар соң?!
Тупас төрмә халатын күтәреп, җылы эченә бала чүпрәкләрен урый. Баштан ук шулай эшләде: имезергә керсә, сабыеның асты юпь-юеш. Чүпрәкләрнең кипкән дигәннәре дә дымлы, чиркангыч иде. Шул салкын юешкә ничек сабыен салсын ди! Эченә уралган чүпрәк дүрт сәгатьтә кибәргә өлгерә. Җылы чүпрәккә төрелгән сабые исә, имә-имә йоклап китә. Аннан күреп башкалар да шулай эшли башлады. Тик Әлфирә исемле хатын гына аларны мыскыллап көлде.
– Ха! Дурочки! Кому вы нужны – такие уроды! – диде.
Хатыннарның һәрберсенең еракта ирләре бар иде. Аларны көтәләр. Хәйдәр дә Хәлимәсен сагына. Хатын-кыз күңеле шуны сизмиме! Ә Әлфирә кызының әтисе кем? Моны берәү дә белми. Зәңгәр күзле кызчык дымлы чүпрәктә йоклый алмый газаплана, елый-елый тавышсыз кала.
Хәлимә түзмәде:
– Ник сабыйны газаплыйсың? – дип аңа ябырылды.
Теге уйламый да, көлә генә.
– Ха! Күрәсеңме? Бармагым да селкенми! – дип, исемсез бармагын тырпайта.
Хәлимәнең әнә шул татуировка төшкән бармакны сындырып, бу шәфкатьсез җанны газаплыйсы килә. Тик вакыт тар! Унбиш минутта өлгермәсәң, сабыеңны кем назлар!? Планың тулмаган очракта тагын да яманрак: улың ач кала! Ул, кабалана-кабалана, эченә тагын бер кат чүпрәк урый. Монысы – зәңгәр күзле теге кызчыкка. Ни тырышса да, Хәлимә Әлфирә кызының исемен әйтергә өйрәнә алмады. Реммирамы, Реннарамы шунда? «Кызым!» – диеп дәште, шулай дип назлады.
Кызчык башка балалардай тиз үсмәде. Әллә чирли инде? Елый да елый...
Хәлимә сизенде: теге явыз баласын имезми бит! Аның белән сөйләшеп торырга вакыт тар! Сөте мул иде, икенче имчәген кызчыкка каптыра башлады. Ул ике бала белән әвәрә килә. Унбиш минутка сыешырга, өлгерергә кирәк! Теге явыз, атсыз бармагын тырпайтып, тәрәз буенда тәмәке көйрәтә.
Кызчык матурланды. Башкалардан калышмыйча үсә, тернәкләнә башлады. Коры, җылы чүпрәктә рәхәтләнеп йокы симертте.
... Илле өчтә юлбашчы үлде. Кемдер елады, берәүләр «шул кирәк аңа!» дип сөенде. Хәлимә дәшмәде. Ул турыда уйларлык та хәле юк иде. Хатынның чыкмаган җаны гына бар: яше тулып киткән ике сабый, суырып, тире белән сөяккә калдырган иде үзен.
Шул чакта амнистия игълан иттеләр! Балалы хатыннарны, сроклары тулмаса да, чыгаралар икән! Төрмә гөр килде! Хәлимә ышанып җитмәде, ике баланы кочаклап, елады да елады. Хәйдәргә хат язып салды: «Чыгарсалар, кая барыйм? Әллә Актанышка пароход юлы төшкәнне төрмәдә көтимме?» Җавапны тиз алды: бер авылдашның адресын җибәргәннәр.
Ниһаять, ул көн килде. Әлфирә белән икесен бер көндә азат иттеләр. Хәлимә ырымнарга ышана иде, төрмәгә кире кайтмаска дип, бер нәрсәсен дә онытып калдырмаска тырышты. Бик зур төенчек төйнәлде.
Төрмәнең тимер капкасы шалтырап ябылгач, капка янында бала күтәреп, төенчекләрен кысып, икәү басып калды. Әлфирә болай да бәләкәй төенчеген җыелып торган пычрак суга тондырды:
– Ха! Надоели!
Кызын җайсыз гына култык астына кыстырып, Казан юлына ашыкты. Хәлимә аннан калмаска тырышты. Казанны бөтенләй белми, ә Әлфирә теге адрестагы йортны табып бирергә вәгъдә итте:
– Ха! Сталин урамы... егерме беренче йорт... егерменче квартира... – дип шаркылдады Әлфирә.
Ул чакта бер шешә аракының бәясе егерме бер сум егерме тиен тора иде.
Март кояшы ул көнне аяусыз кыздырды. Бала күтәргән, өстәвенә төенчеге дә шактый авыр булган Хәлимә Әлфирә артыннан чак-чак өлгерде. Хатынның үз кызчыгы, акыра-акыра аргач, хәлсезләнеп йоклап китте.
Шул чакта Әлфирә әллә ничек, җайсыз итеп, сыгылып төште.
– Умираю... Эчем... эчем авырта... – дип ыңгырашты.
Хәлимә нишләргә белмәде. Урамдагы эскәмиягә Әлфирәне җайлап яткырды да янына ике баланы утыртты.
– Су... су... – дип ыңгырашты хатын. – Үләм бит, бер йотым гына су таба күр... Бөтен эчем яна...
Хәлимә ары карады, бире карады: колонка-мазар күренмәде. Төенчеген чишеп, пыяла шешә чыгарды.
– Хәзер, хәзер... – дип ашыга-кабалана тыкрыкка йөгерде. Анда колонкага охшаган бер нәрсәне хәтерләп калган иде, анысында су булмагач, тагын да арырак чабарга туры килде.
Килсә, эскәмиядә ике бала йоклап ята, ә Әлфирә – юк!
Хәлимә үзен битәрләде:
– Бигрәк озак йөрдем шул! Көткән-көткән дә, түзмичә, су юллап киткәндер, – дип, кичкә кадәр урыныннан да кузгалмады.
Балалар, уянып, шешәдәге суны «ялт»итте. Әлфирә генә күренмәде.
... Теге адрес буенча Сталин урамын эзләп тапканда, урамда төн иде инде. Авылдаш хатын ике бала белән зур төенчек күтәргән Хәлимәне күргәч, үзе дә түзмәде, кычкырып елап җибәрде.
Аларда Хәлимә айдан артык яшәде. Су юлы төшкәч кенә, Хәйдәре килеп, Актанышка алып китте.
Киткәндә, борыла-борыла артына карады ул. «Адресны белә, кызы янына килер!» – дип, Әлфирәне көтте. «Баласын ташлагандыр», дигән уйны куарга тырышты, күңеле ышанмады.
– Бала бит ул! Бәгырь җимеше лә! Эзләп килер – мин булмам! – дип борчылды.
Әлфирә килмәде. Бала, шулай итеп, анда калды. Еллар авыр булса да, Хәйдәре каршы килмәде. Тик кайнана гына «пыр» тузды:
— Төрмә кошлары! – дип күзен ачырмады.
Тавыш-гауга эчендә яшәү туйдыргач, Свердлауга күчеп киттеләр. Анда тагын ике улы туды. Китәр алдыннан авыл Советы рәисеннән елый-елый ялварды. Тегесе кызганды, серне таратмавын бик нык кисәтеп, «Дания» исеме кушып, кызчыкка таныклык язып бирде.
... Хәлимә карчыкның шул кызы яныннан кунактан кайтып килеше иде...
Ул күзләрен Әлфирәгә төбәде:
– Балаларың бармы соң?
– Ха! Таптың сүз! Баладан кем рәхәт күргән!?
– Син мине таныдыңмы, Әлфирә?
«Матур әби», буялган керфекләрен калтыратып, ризасызлык белдерде:
– Мин – Эльвира... Эльвира Михайловна!
– Кызыңны хәтерлисеңме син? Зәңгәр күзле кызчыкны...
– Ха! Карчык, син шаштың, што ли?
Танымаганга салыша!
Үзен тыныч тотарга тырышып, Хәлимәнең җеп өзәрлек тә хәле калмаган иде, иреннәрен чак-чак кыймылдатты:
– Үкенмисеңме, Әлфирә?
Алсу тырнаклы бармаклар дер-дер килде:
– Уф, үләм... Йөрәгем кадый... Үләм бит...
Хәлимә борчылды:
– Хәзер-хәзер, кайнар чәй китерәм үзеңә, – дип, проводница янына ашыкты.
Анысы яңа утыручыларның билетын тикшерә иде, бераз көтәргә кушты.
Нинди көтү ди! Стенадагы аптечканы ачып, йөрәк даруын эзләп тапты да, йөгерә-атлый купесына юнәлде.
«Матур әби» анда юк иде!
«Һава суларга чыккандыр. Хәле китеп егыла күрмәсен тагын!» – дип, борчылып аны көтте, эленеп торган кызыл каурыйлы алсу эшләпәдән күзен алмады.
Чәй күтәреп, проводница керде:
– Бер үзегезгә дүрт стаканмы? – дип гаҗәпләнү сиздерде.
Хәлимә карчык елмайды:
– Мин ялгыз түгел... Юлдашым да бар! – диде.
– Әле яңа гына төшеп калган кызыл тырнаклы әбине әйтмисездер бит?
Хәлимә шаккатты:
– Ул... төштемени?
– Әйе... Нәрсәсендер онытып калдырган, әллә югалткан инде?... Бик ашыкты... кабаланды...
«Оныткан? Югалткан диме?»
Хәлимә карчык иркен сулыш алды:
– Аллага шөкер...
Гомер буе куркып яшәде бит! Эзләп килер дә, Даниясен алып китәр дип куркып яшәде. Ә ул – качкан! Юк! Качмаган! Баласын оныткан... Бәхетен югалткан! Ю-галт-кан! Йа Раббым! Дөньяда шуннан да зуррак бәхетсезлек буламы?
Хәлимә карчыкның күзе кызыл каурыйлы алсу эшләпәгә төште.
– Оныткан... Тагын оныткан...
Поездны куып чапкан җилбәзәк җил иркенә алсу эшләпәне очырып җибәрде.
 

Гүзәл ӘДҺӘМ

 

Фото: https://ru.freepik.com/ Изображение от Freepik

 

Комментарийлар