Логотип «Мәйдан» журналы

Югалган бәхет

Хикәя.

Таң беленеп килә. Түр тәрәзнең нәкъ уртасында чыршы уенчыгыдай җемелдәп торучы һәм Шәһидәнең күңеленә бердәнбер яктылык сирпүче таң йолдызы да сүнеп бара. Көн туа. Бернәрсә белән дә хисаплашмыйча, яңа көн туа. Әле генә офык буйларын алландырып торган сыек яктылык бүлмә эчләренә үк үтеп керә, һәрнәрсәне дөнья йөзенә өр-яңадан күрсәтергә ашыга иде. Шәһидә, яктылык арта барган саен, төне буе челт тә итмәгән күз кабакларын кыса барды. Аңа шулай яхшырак иде. Йокысызлыктан кызарган күзләрен ачты исә, әрсез яктылык телгәләнгән күңеленә үтеп керер дә бөтен уйларын, кичерешләрен, кара кайгысын башкалар да күрерлек итеп ачып ташлар төсле тоелды. Менә ничәнче көн инде ул шулай яктылыктан качып, кешеләрдән читләшеп яши. Нәрсә булды соң? Нигә әле аның җай гына тәгәрәгән тормыш арбасы йөзтүбән капланды да, дөньялары кинәт үзгәреп китте? Нәрсәдән башланды соң әле бу? Бәлки кинәт тә үзгәрмәгәндер. Бәлки моннан атна-ун көн элек ире Сабирның чыгып китәр алдыннан әйткән сүзләре күңел дәфтәренә язылып барган көндәлегенең соңгы битләреннән булгандыр. Әйе, әйе, шулайдыр. Югыйсә, акыл утырткан ир, тиктомалга сөйгән хатынын бөтенләйгә ташлап, шәһәргә күчеп китәр идемени. Эх, Сабир, Сабир! Ничек яшәрсең син Шәһидәсез.
Шәһидә, хәлсез аякларын сөйрәп, тәрәзә каршына килеп басты. Сул кулы белән маңгаена таралып төшкән тыңлаусыз бөдрәләрен колак артына кыстырып куйды да тәрәзә яңагына сөялде.
Тышта яз. Язның да нинди чагы әле. Җир өстендәге яшеллек көне, сәгате белән арта, куера бара. Һәр бөре, биләүләреннән арынган бала кебек, күзгә күренеп ачыла, кояшның илаһи нурларына үренеп җанлана. Санап бетергесез кошлар кабат ояларына әйләнеп кайтканнар да сайраша-сайраша туй ясыйлар, гаилә коралар. Күп тә үтмәс, бала очыртыр вакытлары да җитәр.
Ә менә Шаһидә беркайчан да бала  очырта алмас инде...
И тормыш, тормыш, нинди аяусыз,  мәрхәмәтсез син! Адәм балаларыннан кош шатлыгы кадәр бәхетеңне дә кызганасың! Юк, юк. Бу дөрес фикер түгел. Бу һич кенә дә дөрес уй түгел.  Кеше үз бәхетен үзе эзләргә, табарга һәм үзе сакларга да тиеш. Әйе, бигрәк тә саклый белергә тиеш. Бусы иң авыры, иң җаваплысы.
Шәһидә саклый алмады.
Ул бәхетле иде: моннан биш ел элек мәдәният училищесын тәмамлаганда да, яраткан егете Сабирга тормыш иптәше булып барганда да. Эшеннән дә канәгать иде. Һәркөнне диярлек мәдәният йортында кичәләр оештыру, җәй җиттеме, район авылларында, ә кайчакта күрше районнарга да концертлар белән чыгып йөрү үзе бер бәхет иде бит. Ләкин болар бәхетнең тик бер ягы гына йә булмаса бәхетле тормыш төзү өчен нигез генә  булганнар шул. Әмма нигез никадәр ныклы булмасын, аның өстенә бәхет йортын төзүне бертуктаусыз дәвам итмәсәң, ул барыбер җимереләчәк, юкка чыгачак икән.
Кошлар бала чыгарыр вакыт та килеп җитәр... Шәһидә үз уйларыннан үзе куркып, тетрәнеп куйды. Аның хәтерендә тагын, инде ничәнче тапкыр, бәгырен телгәләп, Сабиры белән булган онытылгысыз сөйләшү кабатлана иде.
Ул көнне Шәһидә көмәнен төшертү өчен хастаханәгә керергә тиеш иде. Алдагы көнне, шактый гына күңелсез сөйләшүләрдән соң, ирен дә шулай кирәк булуына ышандырды кебек. Әйе, бала туу шома гына барган тормыш сукмагын һичшиксез катлауландырачак, хәтта алга куйган максатларны да яңадан карап чыгарга, үзгәртергә мәҗбүр итәчәк иде. Аларның иң беренчеләре – Казан мәдәният институтына читтән торып укырга керү, концерт программалары белән ераграк төбәкләргә гастрольләргә чыгу. Нәкъ менә шуңа күрә дә, Сабирның еш кына телгә кертүенә карамастан, Шәһидәнең якын елларга исәпләп төзегән күңел планында бала графасы буш кала килде. Ул иренең, «баласыз гаилә – кысыр бәхет» дип битәрләүләрен әледән-әле ишетеп торды. Вакыты-вакыты белән араларыннан салкын җилләр исүен дә  тоя иде. Әмма Сабирының күңеленә тамыр җәйгән сөю чәчәгенең бер генә яфрагына булса да кырау төшәр дип башына да китермәде.
Ул ялгышты. Мәхәббәтне тудыручы  хатын-кызның аны үтерүче дә була алуын ул аңламый иде әле.
Шәһидә хастаханәгә алып барырга тиешле әйберләрен җыйган арада, балтасы суга төшкән кебек, сүзсез генә бер ноктага карап утырган ир түзмәде:
– Тагын бу балабызга да тумас борын ясин чыгабызмы инде, – диде, хатынына кургаш болытыдай авыр караш ташлап.
Шәһидә туктап калды:
– Син ни сөйлисең, Сабир. Без бу турыда аңлаштык бит инде.
– Юк, аңлашмадык. Аңлаттың, дөресрәге, аңлатырга тырыштың.
Аның күзләре бер мизгелгә  очкынланып кабындылар. Ул кисәк кенә урыныннан торды да авыр адымнар белән хатыны каршысына килеп басты, күзләренә текәлде һәм аңа бер дә хас булмаган ярым пышылдау, ярым ялвару катыш сөйләп китте:
– Балабыз булсын, Шәһидә, без синең белән җимешсез агач кебек бит! Барма! Мин күптән исемнәр дә сайлап куйдым: кыз булса – Сиринә, малай булса – Сирин, дип кушарбыз.  Шәһидә, син ана булырга тиеш... Без дә кешеләрчә яшәргә тиешбездер бит  инде...
Җир өстен бер мәлгә күләгә каплады. Кояш күк йөзендә адашып йөргән бердәнбер кара-кучкыл болыт астына керде. Берөзлексез сайраучы кошлар оркестры тынып калгандай булды.
Шәһидәнең күз аллары  караңгыланып китте. Күп уйлаудан чатнар дәрәҗәгә җитеп кайнарланган маңгаен салкынча тәрәзә пыяласына терәде. Аның колагында һаман бер үк сүзләр чыңлый иде: «Ана булырга  тиеш... Ана булырга тиеш... Ана...» Әйтерсең, кемдер бертуктаусыз бозык пластинка әйләндерә.
Юк, ул риза булмады теге вакытта. Утыз яше тулып килгән ирен балалыкта  гаепләде дә үзенчә эшләде. Күпме җилләр исте ул көннән бирле. Ничә тапкыр «балам» дип пышылдарга мәҗбүр булды кипкән иреннәре. Әмма соң иде инде.
Шәһидә тәрәзә тупсасына сыгылып төште дә сабыйларча үксеп-үксеп еларга тотынды. Кайнар яшь тамчылары, кайгы белән мөлдерәмә тулы күзләрдән котылуларына сөенгәндәй, сулган яңаклар буенча тәгәрәп төштеләр дә, тәрәзә пыяласына тамып, нәрсәдер аңлатырга теләгәндәй,  туктап калтыранып куйдылар. Гүя, аларның: «Кешеләр, бәхетегезне бәхетсез булып карамыйча да танырга өйрәнегез!» – дип әйтәселәре килә  иде.
 

Данис ХӘЙРУЛЛИН

 

Фото: https://pixabay.com/

 

 

«Мәйдан» журналы архивыннан (№10, 2015 ел)

 

Комментарийлар