Логотип «Мәйдан» журналы

Язмышлардан узмыш бар микән?

Бер очта без өч кыз бала бергә уйнап үстек: Әдилә, Гөлгенә, һәм мин Алия...

Күршебез Рәмзил дә, малайлар белән сугыш уеннары уйнамыйча, рәхәтләнеп туп типмичә, гел безнең белән бутала җебегән.
Әдилә белән мине класс җитәкчебез мәктәпнең йөзек кашлары, ди, без уку алдынгылары. Гөлгенә чибәрлеге белән алдыра. Картием әйтмешли, карлыгач каш, шомырт күз, чәчләре дә кыйммәтле кытай ефәге кебек. «Рәмзил дә болай тырыш кына, укуда сынатмый», – ди сыйныф җитәкчебез Хәбирә апа.
Шау-гөр килеп торган мәктәп еллары җиз кыңгыраулы атлар кебек кенә үтеп китте. Без өч кыз да кулыбызга өлгергәнлек аттестатлары алдык. Әдилә белән мин башкалага югары уку йортының финанс бүлегенә укырга кердек. Рәмзил дә безнең белән. Бездән башка яши алмыйдыр инде ул, гел кызларга тагылып йөргәч. Гөлгенә хәзергә авылда калды. Рәмзиле ничек укыр инде, Гөлгенәсе янәшәдә булмагач. Ярар, бер авыр эштән котылды. Ун ел буе мәктәпкә Гөлгенәнең портфелен гел Рәмзил күтәреп йөрде. Җәй булса, Гөлгенә, чиләк белән су күтәреп, тау битләвенә бәйләгән бозавын эчерергә көненә ун тапкыр бара. Аның бозавы әллә елгадагы бөтен суны эчеп бетерә, дисезме? Ул бит әкияттә генә убырлы карчык елга суын эчеп бетерә язган. Гөлгенә чиләге белән бозау каршына барып та җитәлми, Рәмзил велосипеды белән шунда инде. Иртәгә укырга китәбез дигән кичне таңга кадәр икесе бергә булдылар. Без алардан арырак икенче капка төбендә. Барыбер бөтен сүзләре безгә ишетелеп тора. «Гөлгенәм-бергенәм, вәгъдә бир, көтәрсеңме?» – дигән була Рәмзиле, әйтерсең әллә кая Каф тавы артына китә. Гөлгенәсе Рәмзилнең иңбашына ятып елаган була. «Көтәм, бәгърем, көтәм, вәгъдә», – ди. Менә сиңа әкәмәт, бушлай театр, картием әйтмешли. Яңа өлгергән Ләйлә белән Мәҗнүн безнең төпкелдәге авылда. Без әле мәхәббәт газабы татымаган «яшь тайлар» ихахайлап көләбез. Ә аларның бездә кайгылары да юк. Аяклана алмаган бозаулар кебек, кулларын кулга куеп, иңнәрен иңгә салганнар. Без шәһәрдә дә гел бергә: Әдилә, Рәмзил, мин. Тулай торакка да бергә урнаштык. Атна саен ялга да бергә кайтырга тырышабыз. Имтиханнарыбызны уңышлы тапшырып, җәйге ялга да бергә кайттык. Читкә чыгып киткәч, бергә үскән яшьтәшләр туган кебек була икән ул. Кич белән җыелышып авыл клубына чыгабыз. Таныш түгел бер егет тә бар бүген кичке уенда. Бигрәк чибәр, чукынган. Киеме дә авыл егетләренеке кебек түгел, кара костюм, ак күлмәк, галстук та таккан. Кичә кызып кына бара. Шундый матур сихри музыка яңгырый. Рәмзил нишләргә белми Гөлгенә янында бөтерелә. Чәчәк бәйләме күтәреп килгән. Йә, авыл җирендә кем шулай кылана инде. Бигрәк беркатлы «мәҗнүн». Теге егет биергә Гөлгенәне алып төште дә китте. Анысы да каршы килеп тормады. Башын югары тотып, сыгылып-бөгелеп, теге егетнең кочагына чумды. Безне бар дип тә белмиләр. Бик һавалы хәзер Гөлгенә, безнең белән юньләп сөйләшми дә. Рәмзил сыгылып төште, кулындагы чәчәк бәйләмен нишләтергә белми бөтерә! Йөзе ап-ак булган. Ничек бахыр гашыйкны бу киеренке хәлдән коткарырга? Кинәт кенә башыма бер уй килде. Янына бардым да: «Рәмзил, син каян белдең, бүген туган көнем бит, бу чәчәк бәйләме миңамы?» – дип кулыннан алдым. Тегене сөйрәп биергә алып төшеп киттем.
Кайткач, картиемнән сораштырам. Минем картием акыл иясе ул, яшьләр белән яшьләрчә, картлар белән картларча әңгәмә кора белә.
– Агроном егет ул, балам, әллә каян ерактан килгән, Гөлгенәнең башын әйләндереп бетерде, хәерлегә булсын инде. Бик мут күренә. Баланың башын гына ашамаса ярар иде, ди.
– И картием, людоед түгел бит ул, менә дигән чибәр егет, нишләп кеше ашасын. Рәмзил генә жәл.
Сагыш-борчуларын шатлык-сөенечләргә алыштыра-алыштыра, ямьле җәйләр үтте. Без тагын үзебезнең уку йортыбызга юнәлдек. Уку энә белән кое казу булса да, студент елларының күңелле чаклары, төрле кызык-мәзәкләре дә бик күп аның. Һәрбер уңышлы тапшырган имтиханнардан соң кулыңа ожмах ачкычын эләктергән кебек буласың. Күренекле шәхесләр белән очрашулар, төрле кызыклы кичәләр күңел түрендә иң изге хатирәгә әйләнә.
Каникулларда ашкынып туган йортка кайтабыз. Бу кайтуымда Гөлгенә бик боек күренде. Урамда очрашкач, миңа пакет белән күчтәнәчләр сузды. «Әниең белән тәмле итеп чәй эчәрсез», – ди. «Үзең дә кил», – дидем. Мин чәй ясарга кухня ягына чыккач, пышылдап кына әни белән нәрсәдер сөйләшәләр. Гөлгенәне озаткач, әнидән белешергә теләгән идем, «Синең эшең түгел!» – диде дә куйды. Минем әни бик коры кеше ул. Әле дә картием бар. Иртән иртүк теге күчтәнәчләрнең бер өлешен эләктердем дә картием янына сыпырдым.
– Теге агроном гаиләле кеше булып чыкты бит. Колхоз йорт салып биргәч, хатыны белән баласын алып килде. Хатыны укытучы икән, бик җилле генә күренә, – ди картием.
– Бик әйбәт булган, – дип мин кулларымны чәбәкәйләп алдым. – Рәмзил хыялланыр чиккә җитте, өрәк кебек кипте, корыды. Йокыдан уянгач, кинәт күрсәң, куркып мәрткә дә китүең бар. Хәзер үк йөгереп барып, сөенчесен үзем алам. – И, кырыкмыш таем минем. Дөнья син уйлаганча гына барса иде дә бит, – дип, картием чәчемнән сыйпый. – Алар бергә була алмыйлар инде, балам. Берәр җаен табып, Гөлгенәне бу хурлыктан коткару әмәлен карарга иде.
Өстемә бер чиләк салкын су койдылармыни! Хәзер әнием белән Гөлгенәнең нәрсә турында пышылдаганын аңладым инде.
Күрше авылдан безгә килеп йөри торган Нәҗип абыемның  яман чирдән кинәт кенә тормыш иптәше Камилә апабыз вафат булды! «Нәҗип, Нәҗип», – дип телгә алдылар шул кичә икесе. Гөлгенә тазарып та киткән, олы шәлъяулыгын салмый гына капланып утырды. Чәй эчүенең дә рәте булмады. Әниемнең бу теләге тормышка гына ашсын инде берүк. Олы тормышка аяк басуының беренче авырлыгын Гөлгенәгә бигрәк иртә татырга туры килде. Их, җир шарын кирегә әйләндерергә дә, барыбыз да беркайгысыз ваемсыз балачакка кабат кайтырга иде. Картием әйтә, язмышы шулдыр, ди. Кеше космос киңлекләрен яулап, ачык космоста очып йөргән чорда да язмышлардан узмыш юк микәнни?
Нәҗип абыем Гөлгенәне бик яраткан. Шундый чибәр эләксен әле сиңа икенче хатынлыкка. «Тик бу авыр йөгеңнән котылырсың инде», – дигән. Үзе врачларга да йөртеп караган. Врач дигәч тә, аның да башы ике түгел бит, иртәрәк килергә иде, дигәннәр.
Гөлгенә Урта Азия якларына чыгып киткән. Озак еллар авылга кайтканы булмады.
Без укуларыбызны уңышлы тәмамлап, кулыбызга диплом алдык. Әдилә белән Рәмзил соңгы курста укыганда безне шаккаттырып студент туе ясап өйләнештеләр. Алар юллама белән Казахстанга эшкә киттеләр. Мин башкалабыздан ерак булмаган матур гына бер шәһәргә сәүдә өлкәсенә юллама алдым. Әдиләләр белән хәбәрләшеп торабыз.
Авылга кайтканда ялларыбызны бергә туры китерергә тырышабыз. Алар шулкадәр тату яшиләр. Икесе дә бер-берсенә артык нәзакәтлеләр. Ике минус плюс була инде ул, сыйныф җитәкчебез Хәбирә апа әйтмешли. Тик Әдиләнең йөрәк чире көчәя баруы аларны да, мине дә бик борчый. Рәмзилнең әти булып бала сөясе килә. Исән чакта шушы теләген тормышка ашырып булмас микәнни дип, өзгәләнә Әдилә. Әмәлен таптылар булса кирәк. Бер елны җәйге ялга кыз бала күтәреп кайттылар.
– Бу ике сары пәтрәчтән шушындый матур карлыгач каш, шомырт күз ничек туды икән, – ди картием.
– И, карти, син без үскәндә дә бөтен кыз балаларны шулай дип сөя идең, әллә картаясың инде.
– Картаерсың да, балам. Мин туганнан бирле, илебез күпме үзгәреш-борылышлар кичерде. Урта Азия ягында да әллә нинди буталыш башланган икән. Гөлгенә дә авылга бикле торган өйләренә кабат кайтты. Ярый кайтып керер җире бар. Анда да бик рәхәт күрмәгән, ахры, бичара бала.
– Хәзер үк кереп күреп чыгам, бигрәк сагындым үзен.
– Сабыр ит, балам, ул кеше белән аралашмый. Күнегер әле, туган туфрак яшәргә көч бирә ул.
Шул көйгә Гөлгенәне күрә алмыйча киттем. Отпускам да бетеп килә. Фатирыма керешли үк почта ящигын ачтым. Энә төртер урын калмаган, гәзит-журнал белән тулган. Хат та бар икән. Тик Әдиләдән түгел, Рәмзилдән. Хатны подъезда ук ачып укый башладым. Рәмзил Әдиләнең вафат булуын, кызы белән туган якларга таба юлга чыгарга әзерләнгәнен язган. Мин чайкалып киттем. Баскыч култыксасына тотынып, көчкә бишенче катка менеп җиттем. Тизрәк волидол табып, тел астына кыстырдым.
Быел урта мәктәпне тәмамлаганыбызга ун ел була. Классташлар белән очрашуга җыелдык. Сыйныф җитәкчебез Хәбирә апа тырышлыгы белән шулчаклы матур, мәңге истә калырлык чара оештырылган. Якташлар мул итеп табын әзерләгәннәр. Кич белән яланга чыктык, учаклар ягып шашлык кыздырдык. Яңадан балачакларга әйләнеп кайткандай булдык. Очрашуда Гөлгенә белән Рәмзил дә бар иде. Туган якның шифалы һавасы, сихри табигате аларның да җаннарына дәва булган, ахрысы. Рәмзилнең күзләреннән күренеп тора, Гөлгенәне оныта алмаган. Киресенчә, яралы мәхәббәтнең ялкыны тагы да ныграк икесенең дә йөрәген өтә, ахры. Гөлгенәнең кылларын тарткалап карарга уйладым. Бер читкәрәк чакырып алдым да, хәл-әхвәлләрен сорашып, ничек яшәвен, киләчәккә нинди планнар коруын сораштырган булам. Рәмзил турында сүз дә кыстырырга, берничек тә җаен туры китерә алмый азапланам. Ярый әле үзе ярдәмгә килде, киткәнче минем яныма да керерсең, куна керсәң дә була, вакытың тар булмаса, ди. Икенче төнне Гөлгенәдә чәйләр-мәйләр эчә-эчә, таң атканчы сөйләшеп утырдык.
– Гөлгенә, Рәмзил сине һаман ярата бит, нигә бергә кушылып рәхәтләнеп яшәмәскә. Син дә ялгыз, ул да шундый кайгылар кичерде. Җитәр инде сезгә бер-берегезне җәзаларга, – дидем.
– Рәмзил үзе дә бу турыда әйтеп булашкан иде. Үзе генә булса әллә уйлап та карар идем. Үз газиземне югалтып, Әдилә кызын карыйммы? Барыбер ул бала безнең арада гомерлеккә киртә булып торачак. Күрәсем дә килми, ишетәсем дә килми бу хакта.
– Соң Әдиләнең монда бер гаебе дә юк бит, баланың бигрәк тә.
– Сез шәһәрдә яшәгәч, бөтен нәрсәгә шулай җиңел карарга өйрәнгәнсез. Бу авыл җире, үз баласын ташлап, кешенекен карый дисәләр, үл дә кит.
– Гөлгенә ничек булды соң, үз балаң кая?
– И, яшьлекнең юләрлекләре. Ташкентта икетуган апама борын төрттем. Аны көч-хәл белән генә юллап таптым. Бик үткер ул минем Гадилә апам. Бару белән бик тиз аңлаштык. Болай итәбез аны, сеңлем, акча кирәк булса, акча бар. Монда минем дәрәҗәле танышларым да җитәрлек. Хастаханәдән яңадан кыз булып кайтырсың, һич борчылма, ди. Паспорт сорасалар, юлда килгәндә поездда югалттым диярсең, белдеңме? Исемең Гөлгенә түгел, әлегә Әлфинә.
Мин аны кулыма алып күзләренә дә карый алмадым, курыктым. Чүпрәкләрен алыштырганда аркасындагы миңе генә зур кара тап булып торганы һич күз алдымнан китми. Минем гөнаһларым шулай тап булып чыккандыр инде сабыйның тәненә. Гадилә апам барысын да үзе хәл итте. Мин хастаханәдән каты авырудан терелгән кеше булып, буш кына чыгып киттем.
– Гөлгенә, кеше бит энә түгел әйдә юллап алыйк кызыңны, классташлар белән җыелышып ярдәм итәрбез. Рәмзил дә читтә калмас.
– Эзләмәгән дисеңмени. Мине нигә шушылай бернәрсәсез туган йортка кайтып керде дип беләсең. Йөремәгән җирем, белешмәгән кешем калмады. Йорт җиремне сатып, бөтен акчамны юкка гына сарыф иттем. Эзенә төшә алмадым, суга төшкән кебек эссез югалды, бер җирдә дә юк. Инде хәзер табарыма бер ышанычым да калмады.
Гөлгенә үзе сөйли, үзе елый, ә мин аны ничек юатырга белмим, кирәккәндә хәтеремә бер җылы сүз дә төшми. Без икәүләп елыйбыз.
Суга төшкән кебек, суга төшкән кебек, дип кабатлыйм мин дә дивана кеше кебек. Мин дә булганмынмы димче. Ярдәм итәм дип, Рәмзил белән Гөлгенә арасындагы упкынны тирәнәйтә генә төштем, ахры. Китәм инде, мине дә өемдә өзелеп көтеп торган кешем бар хәзер.
Кыш буена ишелеп кар яуды быел. Язгы ташулар да башка елларга карый дәһшәтлерәк булды. Әледән-әле авылларны су басуы турында имеш-миеш хәбәрләр йөреп кенә торды.
Без калкурак урында булгач, безгә килеп үк җитә алмады ташкын. Суга якын яшәгән Зөбәйдә әбиеңнең сыеры агып ките, Мирхәтим абыеңнарның төнлә йоклап ятканда су бер тәрәзәләреннән бәреп кереп, икенчесеннән чыгып киткән, үзләре исән, дип әни миңа телефон аша яңалыкларны җиткереп тора. Бер атна-ун көннән ярсыган елгалар ярларына кайтты. Җилле кояшлы матур көннәр башланды. Яз үз көченә керә. Тиздән тагы ямьле җәйләр житәр. Авылыма очып кайтырдай булып сагындым. Кинәт кенә картидән телеграмма килеп төште. Гөлгенә кызын тапты. Әле икесе дә больницада. Тиз генә кайт, дигән. Мин үзем сөенәм, үзем көенәм. Язгы ташкын белән агып килмәгәндер ласа аның кызы.  Тизрәк кайтып хәлләрен белергә кирәк.
Без Алмаз белән иртән-иртүк юлга чыктык. Алмаз минем тормыш иптәшем була инде. Аның әле безгә беренче кайтуы. Туры картиемә кайтып кердек. Әни үпкәләмәс әле. Телеграманы бит картием салган. Ул Гөлгенәгә күрше тора.
Картием безне капка төбенә чыгып каршы алды.
— Барыгыз тизрәк, Гөлгенә белән Асиянең хәлен барып белегез, — ди.
— Карти, чәй дә эчереп тормыйсыңмени безне. Кеше картиләре кебек кайчан картаерсың икән, кайчан сиңа акыл керер икән, — дип шаяртам, картиемне кочагыма кысып. — Карти, исеме Асия дисеңме, Рәмзилнең дә кызы Асия.
— Сиңа шапылдатып сөяргә карлыгач каш, шомырт күзләр күбәйде, Аллага шөкер. — Минем картием шулай ул. Бәләк кебек куллары белән шапылдатып әллә сөя, әллә төя аркаңны. Бер сырхавың да калмый, коелып бетә.
Больницада Гөлгенә белән Асия бер палатада. Инде аруланабыз, тиздән чыгарырлар. Бәхеткә каршы, Асиянең үпкәсенә тимәгән. Тын юллары ялкынсынган дип каршы алды Гөлгенә. Аның бәхетле йөзеннән, шатлык нуры сирпеп торган күзләреннән мин дә эшнең нәрсәдә икәненә төшенә башладым. Алар бит икесе дә карлыгач каш, шомырт күз икән ласа. Минем картием болай гына сүз сөйләмәс ул.
— Син ничек табыштылар дип баш ватасыңдыр әле. Бәхетем язгы ташкын белән агып килде, —  дип серле елмая Гөлгенә. – Кичләтеп кенә каз эзләп кайтып килә идем, яр буенда Асия белән Динар уйнап йөриләр. Ярга бик якын, үзем белән алып кайтым әле бу тыңлаусызларны, дип аларга таба килә башладым. Мин әле аларга якынлашып та өлгермәдем, Асиянең аягы таеп ярдан түбән төшеп китте. Әни, дип ярсып кычкырганы гына хәтеремдә. Бу йөз метрлап араны ничек үтеп, ничек суга ташланганымны хәтерләмим дә. Шулай да җайлап, толымыннан урап тотып, үзен аркасына борып салдым. Мин үзем генә бер нәрсә дә кыра алмас идем, Динарның елап кычкырганына Әслах абыйлар гаиләсе белән баулар, багорлар күтәреп йөгереп килеп җиттеләр. Яр буенда яшәгәч, аларның беренче генә кеше коткарулары түгел. Үзләренә алып кереп, икебезнең дә өс-киемнәребезне алыштырдылар. Врачлар килгәнче әллә нинди шифалы сыекчалар белән бөтен тәнебезне уып, үлән төнәтмәләре эчерде Кәримә апа. Шунда мин Асиянең аркасындагы кара миңен күреп калдым.
Шунда гына мин тәрәзә каршында басып торган Рәмзилгә игътибар иттем. Шундый шатлыктан шашкан кешене беренче күрәм булса кирәк. Асиянең битләреннән, чәчләреннән үбә. Әле Гөлгенәнең мендәрен җайлый, аякларын йомшак йон одеал белән төрә. Ничә төн йоклаганы юк, чик сагында торган сакчымыни, дип елмая Гөлгенә. Бүләкләребезне тапшырып, кайтырга җыендык. Рәмзил озата чыкты. Минем сораулы карашыма буйсынып, Рәмзил үзе сүз башлады.
— Әдиләнең соңгы үтенече шул булды, кызыбызның алган бала икәнен бер кешегә дә, бигрәк тә авылда белдермәвемне үтенде. Аннан мин бит үзем дә әле генә белдем, Асиянең әнисе Гөлгенә икәнен.
— Ярый Рәмзил үткән эшкә салават, картием әйтмешли. Хәзер гел бергә булырсыз! Гомерегезнең һәрбер яңа таңы бары тик бәхет таңы гына булыр.
Без, хушлашып, үз юлыбызга, кайтыр якка таба кузгалдык.
 

Тәслия ӘХМӘТОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

Комментарийлар