Логотип «Мәйдан» журналы

Яшьлек хатирәсе

– Сөйлә дә сөйлә, дибез, бернинди кызыгы да юк инде аның, югыйсә. Узган яшьлекнең күңелдә уелып калган күптәнге, онытылмас бер хатирәсе генә инде ул.

Шулай итеп, һөнәр мәктәбен тәмамлап чыккач, мин йортлар төзү комбинатында монтажчы булып эшли башладым. Яшәү өчен тулай торактан урын бирделәр. Кыскасы, тормыш зарланырлык түгел, үз хәләл көчем белән эшләп тапкан акчама кешеләрдән ким-хур булмаслык итеп өс-башымны юнәттем.
Йә, мин яшь егеткә шуннан артык ни җитмәгән дә, тагын ни кирәк, диярсез...
Юк шул, кирәк икән, бик кирәк. Бу хакта үзем генә беләм. Шул турыда уйлап эчтән янам, эчтән көям. Моның сәбәпләре дә юк түгел, билгеле. Мәсәлән, соңгы көннәрдә бүлмәдәш егетләремнең өйдә утырырга бөтенләй вакытлары калмады: эштән кайткач, киенеп-җыенып алалар да, сөйгән кызлары белән очрашуга чабалар, бакчаларга, кинотеатрларга йөгерәләр. Әле ул гына түгел, кич белән  бүлмәгә кайтып, кызлар белән кайларда булганнарын, ниләр сөйләшкәннәрен, үбешкәннәренә кадәр кызык итеп сөйлиләр.
Дөрес, кинотеатрларга мин дә йөрим, әмма бер үзем генә, чөнки минем сөйгән кызым юк. Кызлар белән танышырга, алар белән авыз ачып сөйләшергә Ходай тәгалә миңа кыюлык бирмәгән.
Минем бу хәлне беркем белми, моны бары иптәш егетем Газиз генә белә, ул гына аңлый. “Син ах-вах килеп, үз-үзеңә кайгырып йөрмә, кызлар белән  танышуның бер ние дә юк аның, дус кеше, – дип юата мине Газиз. – Күзең төшкән кызың бардыр, алдан билет алып куясың да, аны кинога чакырасың, менә шул. Кинодан соң озатып куясың, менә шулай итеп эшең пеште дигән сүз”.
Уйлап-уйлап тордым да, Газизнең бу киңәшен тотарга булдым. Шимбә көнемә  туры китереп ике билет алып кайттым. Кемне киного чакырыйм икән, дип, бер дә баш ватасы юк. Күптән күз атып йөргән кызым бар минем, тик үзе белән сөйләшкәнем генә юк. Ул безнең белән эшләүче кыз – Сәрия. Буе-сыны килешле, чибәрлеге дә бар. Дөрес, телгә бик үткен, чаялыгы да бар үзенең. Менә шул ягы шүрләтә. Кыюлыгымны җыеп, үзенә сүз каткан идем, шүрләвем юкка гына булган икән. Киресенчә ул минем сүземә шатланды гына шикелле. “И-и, җан кисәгем, барабыз, билгеле”, - диде ул теленә салынып. Әллә чын, әллә ялган, әле болай дип тә өстәп куйды: “Ярый әле чакырдың, әгәр чакырмасаң, үзем сине кинога чакырырга уйлап тора идем, рәхмәт инде үзеңә”. Менә кызлар ничек була икән ул! Ә мин, тиле, яннарына барырга куркып йөрим, суйләсәң, кеше ышанмас, валлаһи.
Иртәгесе көнне кич белән Черек күл бакчасында очрашырга сүз куешып, аерылыштык ул көнне.
Көтә торгач, “иртәгесе көн” дә килеп җитте, тик менә кичне көтеп алуы гына бик озак булып тоелды. Хәер, Черек күл белән янәшәдәге Ленин бакчасы арасында әрле-бирле киләп сарып йөри торгач, ниһаять, кичне дә җиткездем. Ул арада кояш кебек ялтырап каршыма Сәрия килеп басты. Ул бик гади һәм зәвык белән киенгән иде. Өстендә ап-ак кофта, аякларында кофтасы шикелле үк ак түфли. Шомырт кара калын чәч толымнарын бик килешле итеп җилкәсенә чыгарып салган. Озын чәч толымы йөрткән кызлар чибәр була, дип әйткәннәрен ишеткәнем бар иде, дөрес икән.
Мин аның чәч толымнарына сокланып карап торуымны сизенепме, ул башындагы зәңгәр кыек яулыгын салып кулындагы нәни сумкасына салып куйды.
Без бакчаның аргы башына таба киттек.
Бу вакытта бакчада безнең кебек яшь, гашыйк парлар шактый күбәйгән иде. Алар бакчаның бер башыннан икенче башына үзара сөйләшә-көлешә йөри бирәләр.
Бакча яшьләрнең дәртле көлү тавышлары белән яңгырап, гөрләп тора. Башкалар кебек без дә парлап атлыйбыз, тик безнең арадан тагын бер пар үтеп китәрлек иде. Мин Сәрия белән ни турыда сөйләшергә белми иза чигәм, ни турыда гына сүз башласам да, бик көлке һәм урынсыз килеп чыгар сыман тоела.
Ахырда, мин аңа яшь кияү белән кәләш турында үзем белгән берничә мәзәк сөйләп ташладым. Ярап куйды тагын Сәриягә охшады. Ул рәхәтләнеп, кычкырып көлде. Үзем дә батыраеп киттем, димәк, бик тырышсам, кызны үз авызыма каратып тора алам икән. Соңыннан мин аңа Гомәр Бәшировның “Намус” исемле романы турында сөйләдем. Ул да романны бик кызыксынып, бирелеп укып чыкканлыгын әйтте. Аның белән роман турында фикерләребезне уртаклаштык. Әнә шулай сөйләшә-сөйләшә, сүзгә мавыгып атлый торгач, “Чаткы” кинотеатрына килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз.
...Фойеда стенага эленгән кино артистлары рәсемнәрен карап йөрдек. Сәрия күбесенең исем-фамилияләрен дә белә икән. Аларның нинди кинода, кайсы рольне башкарганнарын чартлатып әйтеп бирә.
Ул арада залга кертә башладылар. Мин әледән-әле тирә-якка күз салам. Егетләргә карыйм, бу минутларда алар нишлиләр, янәсе. Алар ни кылса, миңа шуны эшләргә кирәклекне күңелемә бик нык киртләп куйдым. Мин егетләрнең сөйгән кызларына мороженое, конфет һәм шоколад алып биргәннәрен күрәм. Мин алардан киммени?!
Залга кереп үз урыныбызга утыруыбыз булды, мин билетларны Сәзриянең кулына тоттырдым да, “Хәзер киләм”, – дип, фойега буфетка атылдым.
Килә-килешкә үк буфетчы кызга: “Миңа шоколад!” – дип, бар тавышка ярып салдым.
– Сезгә ниндиен?
Ниндие кирәклеген беләм мени мин.
– “Иң кыйммәтлесен” – югалып калмадым, кыйммәтле булса, ул шәп була инде, янәсе.
Бик зур эш эшләгәндәй, мин шоколадны Сәриянең кулына тоттырдым һәм:
– Кино башландымы әле? – дип сорап та куйдым. Янәшәдә утыручылар пырхылдап куйдылар. Тот та җир тишегенә кер инде! Күреп торам, күзем чыкмаган лабаса – ут яна!
Менә итәгеңне җыеп йөрмәсәң, шулай оятка каласың икән ул. Әле ярый, шул минутта ук утны сүндерделәр, кино башланды. Бик уңайсызланып кына Сәриягә күз төшереп алдым, ә ул берни булмагандай, бик тәмле итеп шоколад суыра, миңа да шоколад кисәге суза. Киноның исемен хәтерләмим, залда дәртле моң катыш сагышлы һинд музыкасы яңгырый. Сәрия миңа сыенып утырган килеш, кулларын минем учыма салган. Ул бөтен игътибарын экранга төбәгән. Экранда кыз белән егет кара-каршы җырлашып биешәләр.
Кино беткәч, мин Сәрияне озата киттем, ул кинотеатрдан ерак түгел Кабан күле буендагы урамнарның берсендә яши икән. Без аларның подъезд төбендәге эскәмиядә шактый сөйләшеп утырдык. Дөрес, кино турында ләм-мим бер сүз чыкмады, чөнки безнең аннан башка да сөйләшер сүзләребез бик күп иде. Без тагын шулай очрашырга сүз куешып аерылыштык. Сәрия подъезд төбендә миңа кул болгап калды.
Бүгенге кичтә миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр сыман иде. Әйтерсең лә, мин канатлы кош, минем әллә нишлисем, күккә очасым килә. Шәһәрнең үзәк урамына җиткәч, мин йөгерә үк башладым. Аякларым тигән җиргә тия, тимәгән җиргә юк. Тулай торакка кайтып җиткәнче йөгердем. Мин кайтып кергәндә иптәшем Газиз әле йокламаган иде. Мин аңа Сәрия белән бүгенге кичне ничек уздыруыбыз турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем.
Соңыннан ул:
– Я, берәр мәртәбә үбештегезме соң? – дип сорап куйды.
– Үбештек, үбештек! – дидем мин аңа мактанып, – бер генә түгел, дүрт-биш мәртәбә булгандыр.
 

 

Әхәт ГАЙНУЛЛИН

 

 

Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар