Логотип «Мәйдан» журналы

Яшәү көче

Тау сыртына тәгәрәгән кояш артыннан калган кызыл эз алланып таралды да, каршы таудагы карагай урманы арасыннан шуып төшкән эңгер карасы, капшана-капшана, авыл өстенә төшеп ятты.

Куркыта… Өшетә… Үзебез һаман елганың чирәмле ярыннан аякларыбызны салындырган килеш утыра бирәбез.  Бертуктаусыз чайпалган елга да инде көндезге серле дөнья булып түгел, ә билгесез куркынычлар яшергән  кара дәрья булып күренә. Түземсезләнүдән аякларны тагы да ныграк, шәбрәк болгыйбыз, әмма беребезнең дә куркак булып күренәсе килми. Шулай да кайтырга да кирәк бит әле… Әнкәй күптән әрлидер инде. Әнкәй искә төшүгә, эчемдәге бар җыйган батырлыгым «йәлп» итеп юкка чыга да, мин Зәлиягә борылып ялварам:
–  Әйдә кайтыйк. Иртәгә үләрбез. Сиңа әнкәң булмагач рәхәт, мин тукмалам атыу.
Шуны гына көтеп утырса да, ахирәтем ялындырган була:
–  Әллә… Үзе «үләек тә үләек» диде дә, үзе «кайтыйк»,– ди.
Аның чынлап карышып китүеннән курыккан мин, тиз генә юатам:
–  Бүгенгә кайтып торыйк та, иртәгә тощны үләрбез, яме?
–  Ярый атыу. Иртәгә иртә белән киләбез.
–  Ыһы. Әйдә йөгердек.
Берсе кара түгәрәк, икенчесе озынрак та пешмәгән ике ахирәт, җитәкләшеп, көтүдән кайтып урнашып бетә алмаган мал-туар мөгрәве, тәрәзә асларында үлән кимергән чикерткәләр чыңы белән күмелгән авылга табан йөгерде.
Җилеп килеп кергән уңайга такта алачыкның тупсасына сикереп басам да иң башта әнкәемнең йөзенә күз салам. Ачулымы бу, әллә минем юклыкны сизмәгәнме? Сизмәс! Менә ул яңа гына савып кертән ике чиләк сөтен сулы казанга тыгып җылыткан да аерта алмый азаплана. Энеләремнең бәләкәе аның алдынан төшми, кул сепаратын әйләндерергә бирми, зуррагы, йокысы килеп, мыжып-мыжый. Гаебемне белеп, тиз  генә барып, бәләкәчне әнкәемнең алдыннан алам. Әнкәйнең тәмам чәчрәп көйгән чагына гына тап килдем. Ул миңа ачулы күз укларын ата:
–  Кая чыгып киттең ул?! Самый кирәк чакта юк була да куя. Бозауны да япмаган, боларын да карашмый! Ул нинди бетмәс уен?! Инде аягыңны өзеп утыртам! Иртән адым чыкмыйсың, ишетсен колагың!
Мин, «әйе-әйе» дигәнне белдереп, баш кагам да, бәләкәчләрнең берсен җитәкләп, икенчесен күтәреп, өйгә алып кереп китәм һәм «бәү-бәү» җырлап йоклата башлыйм. Җырыма кушылып үзем елыйм. Бердән – үпкәләп, икенчедән, әнкәемне дә, үземне дә жәлләп елыйм. Рәхәтме соң? Әле генә үләргә йөргән кешене пыр туздырып әрлиләр. Бу катылыгы өчен әнкәем соңыннан бик үкенәчәк инде. Аның әнә шул үкенүен, өзгәләнүен күз алдына китерүдән күзләремнән яшьләрем тагы да ныграк ага башлый.
Бу минем, бәләкәй баланың, әҗәл белән якыннан танышкан тәүге җәем. Моңа кадәр мин аның барлыгын да белми идем. Уйламаганда, ис белгәннән бергә булган, иртәдән кара кичкәчә аерылыша алмый уйнаган ахирәтемнең әнисе үлде. Болай аның әнисе карт иде ул, үземнең әнкәем башкаларныкы кебек яшь әнкәй булгач, ахирәтемнең олы һәм олпат әнисе миңа сәер булып күренә иде (әнкәйнең авырырга ихтималлыгы башка сыяр әйбер түгел!). Әнә шул олырак кеше булгангадырмы, әллә башка сәбәптәнме, ул безне бернәрсәдән дә тыймады, бервакытта да каты бәрелмәде. Аларда берәү дә: «Мич капкачын ачма — янарсың, розеткага әйбер тыкма – ток сугар, пычакка тимә – киселерсең», – дип тыкымый, өйрәтми, өндәми. Икмәкне дә өстөенә май, шикәр сылап, тотып йөреп, хәтта урында аунап ятып, аякларны стенага күтәреп тибеп, ятып ашарга була. Әнисе: «Өстәл артында гына утыр, ятма – күзеңә вагы төшә», – дип тормый. Шулай ук уртада утырган түгәрәк өстәлне уратып, баш әйләнгәнче бастырышабыз, өрлектәге бишек чөйләренә тотынып (өйләре бәләкәй һәм тәбәнәк) селкенеп торабыз да, «туп» итеп идәнгә сикерәбез, барлык утыргыч түшәкләрен җыеп алып, бәбәй итеп төреп уйнатабыз. Ахирәтемнең «ыһ-ыһ» дип чак тын алып йөргән тулы гәүдәле, минем күзлектән, симез әнисе йә мыштырдап кына ниндидер эшләр белән булыша яки кат-кат салынган чагу тышлы мендәрләргә башын терәп, тын гына безне күзәтеп ята.
Ахирәтемнең апасы да бар. Зөлфия исемле. Ул бездән ике-өч яшькә зуррак. Әниләре кебек тыныч холыклы, уңган, үпкәли белми торган кыз. Ахирәтем минем, әйтеп үтәргә кирәк, үтә дә үҗәт, үз сүзле, серкәсе су күтәрмәс бала. Шунлыктан апасы белән миңа әллә ни җиңелдән туры килми. Еш кына юкка үчегеп, талашып, уенны бозган Зәлияне юхалап, үпкәләвен җайлап, ул теләгәнчә эшләргә тырышып, хәлебез бетә.
Һәр көндәгечә, иртәнге тамакны ашагач та, менә-менә ахирәтем килеп керер, дип көттем. Гадәттәгечә, башта ул безгә килергә тиеш, чөнки мин, әнкәйнең йорт эшләре беткәнче, энеләремне карап утырам. Зәлия исә ярдәм итә. Балалар карарга ярата ул. Мин генә яратмыйм. Энемнәрне түгел, әлбәттә, аларны карап утыруны.
Ахирәтем һаман юк та юк. Идәндәге малайлар янында уенчыклар тезеп уйнап утырсам да, ике күзем ишек белән урам як тәрәзәләр арасында йөгерә. Шулчак әнкәй кибеттән кайтып керә һәм калтыранган тавыш белән: «Ходаем, Йәнбикә апа үлеп киткән», – ди дә, елап җибәрә. Мин аптырап калам: «Кем әле соң Йәнбикә апа? Йәнбикә апа?.. Йәнбикә апа… Һа-а-а! Ул бит! Ул бит!..» Мин ук булып тышка атылам, ләкин урам капкасын чыгып өлгермим, әнкәй тотып алып, тыпырчындырып күтәреп, өйгә кире кертә дә шарылдап елаган мине күкрәгенә кыса. Кочаклашып елыйбыз.
Ахирәтемнең әнисен җирләргә бөтен авыл, хәтта мәктәп укучылары да чыкты. Бездә алай бәләкәй балалы кешеләрнең үлгәне юк, һәрхәлдә мин белгәннән. Шунлыктан бу күренеш барысы өчен дә бик авыр булса, миңа икеләтә кыен. Ахирәтемне жәлләүдән җаным әрни, тик аны җитәкләгән таныш булмаган абый-апалар янына бара алмыйм. Читтән генә жәлләп карыйм. Ахирәтем әллә ни еламый, ул ташкурчак шикелле катып калган, ә менә апасы, минем кебек йомшак, нечкә җан, озак үксүдән үзәге чикылдап киткән.
Берничә көннән соң, әнкәем ахирәтемә барырга рөхсәт итте. Барсам, тегеләр апасы белән матур күлмәкләр киеп, өрек ярып ашап утыралар. Вәт, әй! Мин кайгырып йөрим, тамагыма аш бармый, төн саен куркыныч төшләр күреп, куркып уянам да, әнкәй белән әткәй түшәгенә йөгерәм, ә болар – өрек яра! Үпкәләп, борылып чыгып китәсем килсә дә – алай итә белмим шул. Өйләрендә йөргән ят кешеләрдән тартынып, ишек төбендә таптанып тора бирәм.  «Үт», – диләр миңа.
–  Болар кемнәр ул? – дип сорыйм ахирәтемнән пышылдап кына ят кешеләр ягына ымлап.
–  Апам белән җизнәм, ерактан килделәр, – ди ахирәтем.
Мин аларның шундый зур апалары булганын белмәгәнлектән, хәйран калам. Ахирәтем мине тагы да ныграк аптыратырга булып:
–  Безнең ишшыу зур абый да бар ул, җиңги белән алар нык-нык еракта яши, – дип җибәрә. Мин шулвакыт кына стеналарда торган төсле кәртечкәләрдәге бөдрә чәчле апаның һәм солдат формасындагы абыйның кем икәнлеген аңлыйм.
Ахирәтем артык берни дә булмаган кебек йөри, тик бераз тавышы гына басыла төшкән. Миңа зур кулъяулык эчендәге көмеш акчаларын күрсәтә һәм:
–  Әйдә, кибеткә барып сагыз алыйк, – ди. Моны ишетеп йөргән теге зур апа да:
–  Барыгыз-барыгыз, нәрсә телисез, шуны алыгыз, мә, мин үземнең хәерне дә кушам, – дип безгә тагы да бер кулъяулык тиенлекләр суза. Зөлфия генә, кәефе минеке кебек үк булыпмы, өлкән апаларының: «Уйнап ал, сеңлем, алай итеп тик утырырга ярамый», – дип үгетләвенә күнмичә, өйдә калды.
Мин дә кибеткә барырга риза түгелмен, шулай да башка чарам юк. Барып дүрт шакмак сагыз, тышына олимпиада аюы төшерелгән ике шоколад, ике шешә лимонад алып чыктык. Сатучы апа, ахирәтемне күз яшьләрен яшерә-яшерә аркасыннан сөеп, кесәләребезгә суыргыч кәнфитләр дә тутырып җибәрде. Кибет янындагы кечкенә генә чирәмле калкулыкка утырып алдык, ахирәтем байлыгын тезеп салды да калган акчаларын санарга кереште. Шәп саный ул, матемадикадан мисалларны иң беренче чишеп, гел бишле ала. Ә мин иншаны әйбәт язам.
Утыра торгач, күптән күңелемне ботарлаган соравымны бирәм:
–  Кыенмы… әнкәең үлгәч?
Зәлия бер мәлгә генә санавыннан туктап торгандай итә дә, кире эшен дәвам итә:
–  Кыен булган иде… Хәзер ул хәтле түгел.
–  Ничек… «ул хәтле түгел»?! – мин хәтта кычкырып җибәрәм.
–  Уйлыйсым килми ул турыда, апа ул турыда күп уйларга ярамый диде.
Ачуымнан тыгыла язам:
–  Әгәр дә… әгәр дә минем әнкәем үлгән буса… Мин болай итеп шикалат ашап утырганчы… лучшы… лучшы үзем дә үләр идем!
Ахирәтем берчә кулындагы шоколадына карый, берчә миңа, аннан:
–  Нишләп? – ди.
–  Әнкәйсез кеше яши алмый инде ул!
Аннан, һаман да аптырап миңа төбәлеп утырган ахирәтемнең кулыннан шоколадын тартып алып кизәнеп торып читкә атып бәрәм дә, бик мөһим мәсьәләне хәл иткәндәй:
–  Әнкәең үлгәч сиңа да үләргә кирәк! – дип өзәм.
Зәлия куркып китә:
–  У-уй, куркам, мин күрдем, анда, кабердә, куркыныч! – ди.
Тәүге тапкыр сүземне бирмәстән:
–  Курыкма! Курыксаң, әйдә, мин дә синең белән бергә үләм, – дим.
Бу тәкъдимгә ахирәтем дә күнә төшә:
–  Һы. Ярый атыу, түлке син алдама, – ди.
Аннан тагы да бер җавапсыз сорау туа: ничек итеп үләргә? Икебез дә кешенең ничек үлү мөмкинлеген белмибез икән лә.
–  Әнкәең ничек итеп үлде? – дим мин.
–  Йокларга яттык та, ул иртәнчәк үлгән иде, – дип җаваплый бу.
–  Алай булгач, бүген йокларга яткач, без дә шулай итеп үләрбез, – дигән карар чыгарам.
Шулай килешеп, инде килешкәч, теге күчтәнәчләребезне ашап, тантаналы рәвештә аерылышабыз.
Кайткач, иртәгә иртәнчәк булачак хәлләрне уйлап, күңелем тулып йөдәтә. Елап та җибәрәм. Әнкәй: «Куй, балам, кеше кайгысын алай якын алма», – дип юата, ә мин аның саен үксим. Чак йоклатып җибәрәләр үземне.
Иртәнчәк торсам… торып киләм ләса – үлмәгәнмен! Бик аптырыйм. Әнкәй эштән бушаганчы, Зәлия хакында белергә теләп, тәкатем корый. Ниһаять, әнкәй энемне кулымнан алып сөя-иркәли имезергә утыргач та, Зәлияләргә чабам. Килеп җитүемә үзе капкасыннан чыгып ук карап тора. Теп-тере!
–  Нишләп үлмәдең?! – дип кычкырам килеп җитәр-җитмәстән.
–  Син үлмәгәч!
–  Ә син кайдан белдең? – дим аптырап.
–  Әллә. Белдем инде, үзең алдагач, – ди бу үпкәләп.
Тәмам хәйранбыз. Ни эшләргә? Тора торгач, Зәлия:
–  Кинадагы ниместләр дә юк шул, алар булса, ичмасам, атарлар иде, – дип куя.
Кинода күргән, автоматтлары белән тырылдап гаепсез кешеләрне атып йөргән фашистларны күз алдына китерүдән тез буыннарым калтырап китсә дә, «Әйе шул», – дип килешкән булам мин дә.
Аннан авылда кемнәрнең тагы да ничек үлгәнлеге хакында хәтерли башлыйбыз. Айнурның картәтисе, Рәйсәнең картәнисе, тагы Зиләнең картәнисе… Нишләптер, барысы да яткан-яткан да, үлгән дә куйган. Алай гына булмый бит!
Тора торгач, очтагы бер абыйның ике-өч ел элек суга батып үлгәнлеге хәтеребезгә төшә дә, шулай итәргә булып, елга буена йөгерәбез. Әле су керә башламаганбыз, ныклап эсселәтмәгән, шунлыктан елга буе да буш. «Әйдә дә әйдә», дип, бер-беребезне котыртып, башта елганың сай, аннан тирәнрәк урыннарын кичәбез. Кичеп йөрибез-йөрибез дә, балтырларыбызга җиткәндәй булса, җәһәт кенә сайга тартабыз. Ничектер, яшькелт-күгелҗем дулкыннар эченә бер дә генә чумып югалырга йөрәк җитми. Үләсе килми-и-и!
Аякларны су суырып агартканчы елга кичкәч, беребезнең дә тирәнгә ятарга кыйюлыгы җитми, ярга чыгабыз.
–  Үзең котырттың да, үзең куркасың, – дип турсаерга уйлый ахирәтем.
Ничек тә акланырга тырышам:
–  Сразы бумый инде. Әйдә, хәзер кайтып ашап киләбез дә шуннан батарбыз. О-ой! Миңа ишшыу каз чебешләренә җим утыртырга кирәк бит!
Үлем дә, ахирәтем кайгысы да китә, җан-фәрманга өйгә йөгерәм. Әнкәйнең уенга биргән вакыты күптән үткәндер инде.
 
Төштән соң мин соңрак чыктым. Әлеге елга буена төштек. Үлемнең җиңел генә бирелмәгәнлеген хәзер инде азмы-күпме төшенгән кешеләр буларак, сүзсез генә килешеп, башта ярда утырып, сөйләшеп алырга булдык. Ахирәтем миңа моңа кадәр билгеле булмаган серләрен чиште, мин дә аңа кайда нинди хәзинәләр яшергәнемне, кемне ошатканымны, кайчан кайда нәрсәләр күргәнемне, ишеткәнемне тезеп салдым. Аннан безнең серләшү хыялларга күчте. Хыяллар киләчәккә, киләчәк «зурайгач»ка барып тоташып, әкияти сурәтләүләргә әйләнде. Зәлия: «Анда минем кыз-з-зыл гына очлы дагалы туфлиларым була да, яшел генә күлмәгем була», – дигәндә, мин аны бүлдереп: «Минем чәчләрем шушылайтып өелеп тора да, кулымда монавындый гына сәгать була…» – дип  дәвам итәм. Сурәтләвемнән үзебезнең яшь укытучы апабызны таныган ахирәтем, бирешмәскә тырышып: «Әһә, сиңа! Алай булгач, Заһир абый минем егетем була!» – дип сала. Янәсе, мин укытучы апаның төсен «алгач», ул аның егетен тартып ала инде. Китә бәхәс, китә кемузардан «зурайгач»тагы шәплекләр белән мактану! Бер-беребезне тыңламыйча, арыганчы кычкырышкач ахирәтемнең:
–  Син теге вакыт матемадикадан «ике» алдың әле! – дигәненнән  һәм минем:
–  Ә син беркөн укытучыга йоклап калдым, дип алдандың. Син анда апаңа үч итеп дәрескә килмәдең!  Син – кире беткән! – диюемнән соң мәгънәсен югалта:
–  Алдакчы!
–  Аңгыра!
–  Бичура!
–  Синең энең – маңка!
–  Синең апаң – елак!
–  Синең әнкәң – усал!
–  Ә синең әнкәң…  үлгән!
Уйламаганнан әйтелгән бу сүзләр кинәт икебезне дә чынбарлыкка кайтара. Минем әйткәнемнән котым оча. Авызымны учым белән каплап, күзләремне түгәрәкләндереп, ахирәтемә текәлеп торам. Хәзер, хәзер елап җибәрер, дип көтәм. Тик ул еламый. Кызышып торып баскан җиреннән юашланып, кире ярга чүгәли. Мин дә янына утырам да, елгага карап, шым гына:
–  Ялгыш әйттем… – дим.
–  Ярый, – ди ул, – мин дә апа белән талашам да ялгыш кына: «Әнкәйгә әйтәм», дип кычкырам, ә ул юк ла инде, – ди.
Аның бу сүзләреннән соң миңа да җиңелрәк булып кала. Сөйләшү тагы да авызга-авыз терәгән ахирәтләр серләшүенә әверелә.
 
… Икенче көнне дә, өченче көнне дә без бата алмадык. Кыюлык та җитмәде. Шулай ук кечкенә генә җаныбызда яшәгән һәм көннән-көн ныгая, зурая, куәтлерәк була барган яшәү көче, үрмәле гөл шикелле урап алып тота безне. Әле үзебез аңлый да һәм белә дә алмаган бу көдрәт, безне якты дөньяга көн саен нурлы күзләребезне шар ачып карап уянырга, гамьсез уйнап-көләргә, бер-беребез белән аралашып туймаска һәм дөньяның тагы әллә никадәр  могҗизави кичерешләрен, шатлык-куанычларын, бәхетен, мәхәббәтен һәм, бәлки, кайгы-хәсрәтләрен дә татып карарга өндәде дә өндәде.
Һәм бүген дә тоям мин ул көчне. Ахирәтемне, дөресрәге балачак ахирәтемне, хәзер инде күп еллар күргәнем булмаса да, икебезне бөтенләй ике төрле язмышлар очыртып алып киткәндә дә, аның да әнә шул көч ярдәме белән гомер итүен беләм… тоям. Яшәү көче ул.
 

Миләүшә КАҺАРМАНОВА

Башкортостан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы

Фото: https://ru.wallpaper.mob.org/


 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

 

 

 

 

 

Комментарийлар