Логотип «Мәйдан» журналы

Хыял

Галимне туган якларында яраталар инде.

Алай дисәң, республикасының кайсы төбәгенә барып төшсә дә, аягын җиргә тидерми халык, күтәреп йөрткәндәй булалар. Булмый соң. Ул бит фән дөньясында әллә нинди ачышлар ясаган, күпме басмалар авторы булган, югары уку йортында белем биргән доктор. Чын мәгънәсендә, ходайдан сәләт салынган табиб.
Бу юлы аеруча зурладылар. Ни дисәң дә, юбилее – 70 яшен билгелиләр. Район үзәгендә шау-шулы, җыр-моңлы кичә, чәчкәләр, бүләкләр, банкет, йөз төрле хатирәләр уяткан чыгышларның барысы да күңеленә хуш килде Рамазан Нуриман улының. Сәхнә читендәге кәнәфидә чумып кына тамаша кылып утыра да алмады, һәрберсенең кулын кысып, я кочып сөеп алу дәрте белән сикерде дә торды, сикерде дә торды. Банкетта да бик күп җылы сүзләр булды, күзләргә яшь төелдергәннәре дә, буылып көлдергәннәре дә. Иң ахырда дәртле курай көенә салмак кына биеп, озын көйгә кушылып җырлап утырды.
Икенче көнне соң гына торып кайтырга җыена башлаганда, телефон шалтырады. 
– Сәлимгәрәев тыңлый.
– Рамазан Нуриманович, монда сезгә килгәннәр.
– Кем килгән?
Консьерж егет, трубкадан аерылып, килүчегә шул ук сорауны кабатлады да, җавап алгач, аны монда озатты:
– Кичә сезгә йөгән биргән кеше. Ат артыннан барыйк, ди.
Шул вакыт докторның исенә төште: кичә бит аңа ат бүләк иттеләр. Ат! Аның балачак хыялын.
– О-о! Әйдүк-әйдүк, үтсен.
Әйберләрне җыешып, машинага ташу белән мәшгуль булган ярдәмчесе белән шоферына чыгып торырга кушып, өй халатын җәһәт кенә чалбар-күлмәккә алмаштырып алды, көзгегә күз салып, чәчен рәтләде. Аннан, күчтәнәч көткән бала кебек шатлыгын яшерә алмыйча, ишеккә карап калды.
Кичәге егет шул. Озын буйлы, кара сылу. Ул бит кичә хас аның бәләкәй чакларындагы әкияттәгедәй итеп әйтеп салды: «Менә сезгә йөгән. Өергә чыгып, элмәкле арканыңны калтырат, йөгәнеңне чылтырат. Кайсы елкы борылып карый – шул сезнеке».
– Ә-әй, мине атлы иткән энекәшме бу?! – олы кеше яшенең кулларын тотып кысты.
– Саумысыз. Мин сезне кырга алып чыгарга килдем, өер янына.
– Нинди хуҗалык бүләк итә соң миңа ат кадәр атны, энем? – һаман егетнең кулын ычкындырмый карт.
– «Тарпан» шәхси хуҗалыгы. 
– Синме аның җитәкчесе?
– Юк, абый... бабай, мин түгел. Мин җитәкченең улы булам, төпчек улы, без дүрт малай анда.
– Ә-ә, бик яхшы, бик мәслихәт, улым. Ул нишләп алай атлап зурлады икән мине шәхси хуҗалык, авырга туры килмиме соң үзегезгә? 
– Әти шулай хәл итте, мин аның кушуын гына үтим, – егетнең тыйнак елмаюында әллә нинди якынлык, җылылык тоелды.
– Үзе килмәдеме әтиең?
Егет тагы елмайды:
– Юк. Ул мондый чараларга йөрми.
Доктор кулларын җәйде:
– Кая куярмын икән мин ул атны?
– Белмим, анысын әти белән хәл итәрсез, минем бурыч сезне өергә алып бару. Йөгәнне онытмагыз!
– Йөгәнне? Әйе шул... – доктор бүләкләр өеме арасыннан чокынып, кичәге күн янчыкка салып бирелгән йөгәнне эзләп тапты. 
Кунакны озатырга дип ашыгып килгән хакимият җитәкчеләренә эшне бер сүз белән генә аңлатып, егетнең машинасына кереп тә утырды карт. Тау-таш арасында йөрүгә кулайлаштырылган зур тәгәрмәчле авто, куәтле гүләп, алга җилдерде.
«Ат» сүзе белән дәртләнгән Рамазан чынында бүләген ни эшләтерен дә белми әле. Асылда ул ат аңа кирәк тә түгел, әмма егет әйткәнчә, «арканын калтыратып, йөгәнен чылтыратып» өергә бару, үзенә караган атны бүләккә алу...
– Улым, «арканын калтыратып, йөгәнен чылтыратып» дигәнне кайдан беләсең әле син?
Руль артындагы башын бора биреп җаваплады: 
– Әти кушты. Йөгәнне нәкъ шулай итеп тапшырырга, диде.
Муенын җилкә эчләренә тартып ук сеңеп утырган карт кашларын сикертте:
– Хәтә-әр... Балачакта әни шундый әкият сөйли дә, әй, минем, маңка малайның, шулай итеп өергә барып ат сайлыйсы килә бит. Кая инде... әтисез балага ат...
Чынында шулай итеп тә караган иде бит ул. Әтиле малайларның атларына кызыгып, бер атландыруларына ялынып йөреп, иптәшләренең хуҗалык эшләрендә ярдәмләшеп арыгач. Авыл читендәге колхоз елкысы кышлаган сарайга килде дә, малларның ялан киртәгә чыгарылган чакларын көтеп алып, сүс баудан әтмәлләнгән йөгәнен туздырып җибәрде. Читтәге атлар дертләп йөгерешеп китте, әмма баш калкытып караганы булмады. Арык беләге арыганчы селкетте йөгәнен малай, тик киртә читенә якынайган ат та, ичмасам, берәр корчаңгы колын да булмады.
Бу тәҗрибәсен дусты Саматка сөйләгән иде, тегесе уйланып утырды да хакыйкатьне ачты:
– Соң, әтиең юк ла инде синең. Әтисез малайга ат килми инде, син аны ничек итеп карыйсың? Әти булса, ат та була, аннан әтиләрнең йөгәне дә мондый булмый.
– Нинди була? – Рамазан үзенең кырык төенле җеп йөгәненә карап алды.
– Әтиләрнең йөгәне майлы каештан була. Аннан дегет исе аңкып тора. Өстәвенә, җиз тимерләр белән бизәлгән була. Шушылай итеп болгасаң, ул чынлап чылтырап тора, белдең? Андый йөгәнне чылтыратсаң, чынлап берәр ат карый да.
Бу ачыштан соң күңеле төште Рамазанның. Аның бер вакытта да аты булмаячак. Әтисе булмаган кебек. Әтисез ат та булмый икән. Шуңа әнисе тагы әлеге әкиятен сөйләп, әлеге җиренә җиткәч кенә шып туктатты:
– Сөйләмә кабат моны!
Моңарчы көн дә кич әкият сөйләткән баласының мондый карарына аптырап калды ана.
– Ошамыймы?
– Ошамый. Икенчене сөйлә... ат булмаганны.
Шул хәлдән соң ат аның күңеленең иң төбенә кереп яшеренде. Бервакытта да тормышка ашмый торган хыял, үсә бара балачак хатирәләрен саклаучы бер әкият булып.
Сәгатьтән артык селкенеп барып, урынга килеп җиткәч, ялан киртәдә тыныч кына салам күшәп, язгы кояшта җылынышып ирәеп йөргән елкы көтүе эргәсенә туктадылар. Чыгып басуларына яннарына урта буйлы, киң җилкәле ир-узаман килде. Түбәсен генә япкан баш киеме астыннан чигә чәчләренең агарганы, ияк-яңакларындагы төкләргә дә ак йөгергәнлеге күренә. Сабыр карашлы, тыныч йөзле ир тавыш-тынсыз гына кушучлап күреште дә улына ияк какты:
– Йөгән.
Тегесе, машинасының арткы утыргычларына ташлаган янчыкны алып, йөгәнне чыгарды. Ир дегет исе аңкып торган йөгәнне картның кулына тоттырды. Менә ул чын йөгән! Киң кара каештан... җиз төймәләр белән сырланган... күн чуклар белән бизәлгән... Рамазан, бу күренештән югалып калып, сабыйларча беркатлы карашын иргә күтәрде:
– Энем... бик зурладың әле, уйламаганда.
Моңарчы бик җитди, хәтта усалрак күренгән ир, елмая бирде дә терсәгеннән алга этте:
– Якын килегез өергә.
Рамазан Нуриманович йомшарган аякларында чак барып, киртәгә тотынды да, калтыранган кулын күтәрә биреп, йөгәнен чылтыратты. Чылтырый икән мондый йөгән. Дусты Самат юкны сөйләмәгән. Белеп әйткән. Әтиле булды бит ул – белгәндер.
Капыл чылтыраган тавышка өердәге берничә елкы башын күтәрде. Ә араларыннан берсе аптырый биреп торды да... О, могҗиза: аның ягына ике-өч адым ясап куйды. Арттагы ирләр көлеп үк җибәрде:
– Әнә, карады!
– Килмәкче әле!
Рамазан гына хәйран булып тик торды. Телен йоткан кеше хәлендә. Аның күңел төбендә генә яшәгән, дөресрәге, хәзер инде яшәү мәгънәсен дә җуйган сабый хыялын бөтенләй ят кешеләр тормышка ашырып тора. Менә хәйран дөнья.
– Ошаса, шушысын алыгыз, – ир янәшәсенә килеп басты, – яшь бия.
Карт кинәт җавап бирә алмады. Ирексездән күзләренә тулган яшьләрен сөртергә уңайсызланып тора бирде. Аның хәлен аңлаган хуҗа да комачауламады:
– Хәзер алып китә алмасагыз, йөрсен монда, – диде дә машинасы кырында булышкан улы янына китте.
Бертын торды Рамазан, атларга төбәлеп. Үзенә тәгаенләнгән яшь бияне карашы белән иркәләде. Юк, алмаячак ул бу малкайны, сугым да итмәячәк, кулга да өйрәтмәячәк. Йөрсен ул шушында, иректә. Әйдә, колынласын, үрчесен. Аңа хәзер кайдадыр бер җирдә аты барлыгын, атлы булуын белү дә җитә. Шушы фикергә килгәч, доктор арттагыларга борылды:
– Рәхмәт, энекәшләр. Канатларым үсеп чыккандай булды.
Аннан үзе барып иргә кулын сузды:
– Танышмадык та бит, энем. Исемеңне дә белмим. Мин Рамазан агаң булам.
Теге дә кулын кысты:
– Райман. 
– Ат кадәр атны жәлләмәдең миңа, Райман энем, бигрәк киң күңелле кеше икәнсең. Кайсы авылдан?
– Тәпәннән. 
– Аннан кемнең улы? Әтиең кем?
– Әтием... Нәфисәнең улы мин.
– ...
Ике ир карашып калды. Берничә секунд шулай тордылар. Олысы чиксез аптырау кичерде, хәтта авызы ачыла төште. Яшьрәге коткарды аны.
– Кайтырга машина көтә сезне. Ат буенча нәрсә хәл итсәгез дә, егетләр башкарыр, – диде дә фермаларына табан китте.
Карт баскан урынында кадакланган шикелле торып калды. Нәфисәнең улы... Нәфисә... Ат хакындагы балачак хыялын да бары тик ул гына белә иде. Нәфисәгә генә сөйләгән иде... кайчандыр. Аннан башка бер тере җанга да бу хакта билгеле түгел. Шаярып сөйләгән иде, уен итеп. Ул, димәк, ничә еллар бу тарихны күңелендә йөрткән, онытмаган. Аның бала акылы белән генә уйланган әкияти хыялын да хәтереннән җуймаган... Ә Рамазан... аны онытты. 
Райманны солы үлчәгән келәттә барып тапты карт. Тегесе бер генә сирпелеп карап алды да эше белән булды. Аның җитез кыланышларын күзәтеп, ишек яңагына сөялде Рамазан.
– Үлчисеңме? – күреп торса да, сорады.
– Әйе, колынлы бияләрне аерым ашатам.
– Колынлы бияләрне?.. Әниең сөйләдеме... ат турында?
Райман үлчәгеч саннарына төбәлеп баш какты:
– Әйе. Ул мәрхүм, беләсездер?
– Мәр... мәрхүм?.. 
– Ел булды инде.
Тагы сүзсез калдылар. Ул арада капчыклар үлчәнеп бетте. Аларны бер урынга өйгәч, Райман һаман ишек уемында торган Рамазанның җилкәсе аша тышка карап, дәвам итте:
– Әтисез үстем... Әтием үлгән дип белеп... Әни әтиеңнең балачак хыялы шулай булган, сүс йөгән тотып өергә барып йөргән... утырып елаган... 
хыялланган дип, еш сөйләнде бала чакта. Ә мин шул вакыт «Их, әтием тере булса, мин үскәч, күп атлар көтәр дә, аны өергә алып килеп, теләгән атын сайлатыр идем», дип ярсып әйтә идем...
Авыр бирелә иде аңа да бу хатирәләр. Уйланып торды да тагы сүзен ялгады:
– Мин дә ат яраттым. Әтиле малайларга ялланып йөреп, атта йөрергә өйрәндем. Елкы асрарга хыялландым. Тәүге колынны әни алып бирде... шуннан үрчеттем. Түшәккә яткач... әни сезгә ат бирергә кушты. Йөгән белән үзе килеп сайлап алсын, диде. Мин... сезне... бервакытта да күрергә теләмәгән идем башта... Әмма... әни гомер буе яратып сөйләп, нык сеңдергәнме... Җуелды ул нәфрәт тә... Менә шулай... 
Кайтты да авырып егылды Рамазан. Кызларының котын алды. Ике кызы ике яктан килеп җитте. «Әти дә әти», дип йөгерештеләр. Ни җире авыртканын белә алмадылар. Докторга табиб чакырмакчылар иде – туктатты:
– Кирәкми. Кайсы җирем авыртканын үзем генә беләм.
– Әйт соң безгә дә, – кызлары илерде.
Әтиләренең хәбәре аларны шаккаттырды:
– Җаным авырта минем. Намусым...
– Бәй-әй! – олы кызы ул яткан диванга килеп утырды.
– Нигә, әти? – бәләкәе дә якынлашты.
– Яш-шь чакта... Медучилище студенты булганда әле, армиягә кадәр... сөйгән кызым бар иде. Нәфисә исемле...
– Нәфисә? Әни мәрхүмә сине кайчакта «Нәфисә» дип саташа, дип әйтә торган иде. Димәк, ул Нәфисә булган?
Рамазан авыр итеп көрсенде:
– Булды... Армиягә озатып калды. 
– Шуннан, әти? Шуннан? – тагы тынып калган икән, аяк очында утырган кызы сак кына кагылып алды.
– Миңа берәүдән хат килде, Нәфисә, син киткәч тә, икенче егет тапты, дип. Ә мин үтә көнчел идем, кызу идем... Шул кызулык белән аңа бик ямьсез хат язып салдым... кирза итегемнең эзен төшереп... өч тиенлек акча салып.
– Анысы ни өчен?
– Юләрлек инде. Безнең заманда солдатлар көтмәгән кызларына шулай иткән булалар иде, янәсе – үч.
– Ә ул?
– Ул дәшмәде. Аннан Нәфисәнең баласы туганлыгын ишеттем. Бу хәбәр бөтенләй йөрәгемне ярды. Хәтта атылып үләргә уйлаган идем, иптәшем коралымны каерып алып өлгерде. Аннан мин үземә Нәфисәне онытырга сүз бирдем. Армиядән кайттым, институтка кердем... әниегезне очраттым, сез тудыгыз. Барысы да әйбәт, барысы да уңай булды. Эшләдем, эшләдем... эшләдем... Нәфисәнең төсен, исемен язмышымнан җую өчен тырыштым. Әллә минем хакта белсен, ишетсен әле, дидемме?.. 
Тагы онытылып калган әтисен телгә китерә кызлары:
– Кайда икән хәзер ул хатын?
– Ул... хатынмы? Бу дөньяда юк... юк.
– Жәл...
– Булмаса да, безнең хыялларны тормышка ашырды...
– Нинди хыялларны?
– Кемнең – «безнең»?
– Минем... улым белән икебезнең... Нәфисәм... әй, минем Нәфисәм...
Әтиләренең юрган очын тешләп, ачынып елап җибәргәнен күреп, кызлар сүзсез калды.

 

Миләүшә КАҺАРМАНОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

«Мәйдан» № 10, 2023 ел

 

Комментарийлар