Логотип «Мәйдан» журналы

Ул яшәргә тиеш иде

Күземнән йокы качканга буген өченче тәүлек китте.

 Моннан ике көн әлек әнидән хат килгән иде. Шул хатында әни, авыл хәлләрренә дә кагылып: «Узган атнада күршебез Хәмидә апаң да үлеп китте. Җиңеләебрәк киткән чагында агу йоткан», —  дип язган иде.
Менә шул хәбәр качырды йокыны. Чөнки Хәмидә апаның шул хәлгә барып җитүенә иң элек мин гаепле.
Тик мине беркем дә гаепле дип санамаячак. Чөнки Хәмидә апаның дөньядан туяр дәрәҗәгә килеп житү сәбәбен миннән башка һичкем белми.
Ә шулай да йокы качты менә. Күземне йома башладыммы — мәрхүмә Хәмидә апа каршыма килә дә баса. Сермәле кара күзләрен мөлдерәтеп, нәкъ кырык өченче елньң июнь аендагыча итеп, мине каргарга тотына: «Синең аркаңда гына шушы хәлгә төштем мин, имансыз малай! Тырнак очы кадәр дә гөнаһым юк иде. Шул синең безгә керми калуың гына харап итте тормышымны! — ди. — Шул чакта син кергән булсаң, мин дә башкалар төсле рәхәтләнеп яшәр идем. Ә хәзер менә, кырык тугыз яшем дә тулмас борын, кара гүрдә ятарга туры килә инде!» — ди.
Кешенең тормышын бозу да, аны дөньядан туяр хәлгә китереп җиткерү дә бик ансат икән. Мин үземнең мәңге төзәтеп булмаслык хата ясавымны чирек гасырдан артык вакыт узгач, әнидән әлеге хат килеп төшкәч кенә аңладым.
Ә Хәмидә апа күз алдымнан китми дә китми.
...Менә без аның белән Зәйнетдин абыйны озата барабыз. Зәйнетдин абый — Хәмидә апаның ире. Аның сугышка китеп барышы. Ул бераз кызмача. Шуңа күрә, миннән артык тартынып тормыйча:
— Әй, бәгырькәем, каласың бит! — дип, барган уңайга Хәмидә апаны әледән-әле үбеп ала.
Бу малайның да хәтерен калдырмыйм диптер инде, ара-тирә минем дә аркамнан каккалап куя. Аннары янә Хәмидә апаны кочып үбә дә, аны үпкән чагында арбадагы печән өстенә куеп торган тальян гармунын кулына алып, дәртләнеп, үзе уйнап, үзе җырлап җибәрә:
Барасы юлларым ерак,
Арымас микән атларым?
Исән йөреп, саулар кайтыр
Микән газиз башларым...
Моңлы итеп, үзәкләрне өзәрдәй итеп, шулай берничә җыр җырлый да кинәт тукталып кала, һәм, Хәмидә апаның күзләренә текәлеп:
— Кара аны, Хәмидә, мин югында матур гына йөр, яме! Кайта алмас дип уйлама, менә күрерсең, исән-сау әйләнеп кайтачакмын мин аннан! — ди.
Хәмидә апа башта иркә итеп елмаеп куя. Аннары ул да, Зәйнетдин абый кебек, җитдиләнеп китеп:
— Ни сөйлисең, Зәйнетдин? Күңелеңә дә китермә андый нәрсәне, күз нурым! — ди.
— Мин сиңа ышанам, Хәмидә, — ди Зәйнетдин абый. — Ну шулай да ялгызың гына яшәмә, яме. Көндезләрен ялгыз торсаң да, төнлә үзең генә кунма. Әбизәтелне, берәр ышанычлы кеше белән куна торган бул!
— Кемне чакырырмын икән соң, Зәйнетдин? Бер дә туган-тумачабыз юк бит безнең бу Укмаста.
— Анысы шулай инде, — ди Зәйнетдин абый, уйга калып. Бераздан кинәт ачылып китеп, мине күтәреп алдына утырта да, Хәмидә апага карап: — Менә безнең иң якын дустыбыз, Хәмидә! — ди. —  Шулаймы, Сафиулла?
— Шулай, Зәйнетдин абый! — дим! мин, олы башы белән мине үзенә дус итеп санавына куанып.
— Әйт әле, Сафиулла, — ди ул миңа, чыннан да үз энесенә дәшкәндәй ягымлы итеп, — бүгеннән башлап, мин сугыштан әйләнеп кайтканчы, Хәмидә апаң янына кереп кунып йөрерсеңме?
Мин аптырабрак калам. Бер яктан караганда, Хәмидә апа янына кереп куну миңа рәхәт кенә буласы, чөнки безнен өйдә миннән башка да ике абыем, бер сеңлем бар, шунлыктан һәркөн кич урын-җир өчен тарткалашырга туры килә. Ә Хәмидә апаларда куна башласам — йомшак урында ятачакмын. Икенче яктан караганда, Хәмидә апаны күңелем нигәдер бик ук өнәп тә бетерми шикелле. Дөресрәге, ул үзе миңа салкынрак карый сыман. Менә бүген Зәйнетдин абый үзен озатканда мине районга тикле утыртып алып барырга булгач та, Хәмидә апаның кәефе кырылыбрак киткән төсле тоелды. Хәтта ул:
— Бала-чага ияртеп йөргәнче, икебез генә барсак әйбәтрәк булмасмы соң? — дип, Зәйнетдин абыйга әйтеп тә караган иде.
Зәйнетдин абый:
— Зыян юк, барсын. Син мине озатып йөргәндә ат саклап, арбада утырып торыр! — дигәч кенә ризалашырга мәҗбүр булды.
Ә Зәйнетдин абый безнең авылга килгән көннәрдән үк яратты мине. Алар безнең авылга әле узган ел гына килеп урнаштылар. Ачыграк итеп әйткәндә, Зәйнетдин абыйны безнең авылга эшкә — балалар укытырга җибәргәннәр иде.
Аңарчы алар бүтән районда эшләгәннәр. Безнең авылга килгәч, күршебездә буш торган өйне сатып алдылар да нигез күршебез булып куйдылар. Менә шул чактан ук ярата башлады мине Зәйнетдин абый. Урамда күргән саен, башта күтәреп алып сөя, аннары үзләренә алып кереп йә конфет, йә башка шундый тәмле әйберләр белән сыйлап чыгара торган иде. Тагын ике елдан бишенчегә күчәчәгемне белеп, бишенче класста татар теленнән миннән укыйсың инде, Сафиулла, дип, мине куандырып йөри башлаган иде. Ләкин укытырга туры килми инде болай булгач. Шул инде ул, яхшы кешеләр кайда да иң алдан кирәк. Сугышта да андыйлар кирәктер, күрәсең. Шуңа болай тиз алып китәргә булганнардыр Зәйнетдин абыйны... Тукта, ни дип җавап бирергә соң әле аңа?!
— Мин керүен керер идем дә бит, Хәмидә апа риза булырмы икән соң, Зәйнетдин абый?
Күрәсең, минем җавабымнан канәгать булыптыр, Зәйнетдин абый рәхәтләнеп елмаеп куя да, Хәмидә апага карап:
— Ишетәсеңме, Хәмидәкәй, син риза булсаң, Сафиулла каршы түгел! — ди.
— Риза булмыйлармы соң инде! — ди Хәмидә апа, кинәт мин һич тә көтмәгәнчә яктырып китеп. — Кунып кына йөрү түгел, бөтенләй минем янымда торса — тагын да яхшырак булыр иде әле: кибеттән кайтканда бикле ишеккә түгел, ачык ишеккә кайтып керер идем!
Зәйнетдин абый зәп-зәңгәр күзләре белән миңа карый да:
— Йә, Сафиулла, — дип, тимердәй нык куллары белән мине күккә чөеп ала, — йә, әйт әле, мин сугыштан кайтканчы Хәмидә апаңның малае булып торырсыңмы?
— Гармуныңны уйнарга рөхсәт итсәң, торырмын! — дим мин. Хикмәт шунда, мин Зәйнетдин абыйның гармунына алар безнең авылга килгәннән бирле кызыгып йөрим инде. Тик уйнап карарга дип сорарга йөрәгем генә җитми.
Зәйнетдин абый шундук гармунын миңа суза:
— Менә, энем, хәзерге минуттан баш­лап синеке бу гармун! Тик син аны өегезгә алып чыкма, анда абыеңнар ватып бете­рер аны. Бездә генә тот, и рәхәтләнеп, туй­ганчы уйна! Хәмидә апаңны гына ялгыз калдырма — куркыр ул. Аңладыңмы, Са­фиулла, мин әйткәннәрне?
— Аңладым, Зәйнетдин абый!..
Ярый әле Зәйнетдин абыйның әйтәсе сүзләрен юлда әйтеп калырга башы җит­кән, югыйсә, юньләп сөйләшергә дә өл­герә алмаячакбыз икән. Без районга ки­леп кереп, военкомат янына барып тукта­ганда, сугышка китәчәк кешеләрне инде сафка тезеп йөриләр иде.
— Сау булып торыгыз! Мин әйткән­нәрне онытмагыз! —дип, Зәйнетдин абый тиз генә башта Хәмидә апаны суырып үпте, аннары мине кочаклап башымнан сыйпады да, биштәрен кулына алып, китү­челәр сафына барып басты...
Зәйнетдин абыйны озатып кайткач атылып өйгә кердем дә:
— Әни, бүгеннән башлап мин Хәмидә апа малае булам, аларда тора башлыйм, — дидем.
Әни, исе китеп, ни әйтергә белмичә миңа карап торды. Аннары:
— Ниткән юк сүз сөйлисең син, малай актыгы? — дип сорады.
Мин кабалана-кабалана мәсьәләне аң­латып бирдем һәм:
— Миңа шуның өчен Зәйнетдин абый гармунын да биреп калдырды! — дидем.
Әни башта бик каты торды:
— Кунарга да кермисең, малае да бул­мыйсың, кешегә бирерлек артык балам юк минем! — диде.
Ә мин һаман үземнекен тукыйм:
— Мин Зәйнетдин абыйга сүз биреп калдым, сүземдә тормасам — егетлек бул­мый бит ул, әни! — дим. — Әгәр мине Зәйнетдин абый кайтканчы Хәмидә апа малае итеп торасың килми икән, давай, ул чакта әтигә әйт, минем үземә гармун алып бирсен! Син әйтсәң, тыңлый ул, минекен генә колагына да элми, — дим.
Дөресе дә шулай. Йөз тапкыр сораган­мындыр инде мин аннан, гармун алып бир әле, әти, дип. Ә ул һаман алырга уйламый.
— Йөрмә әле, малай, эчне пошырып, аннан башка да кирәк нәрсәләр бетәсе түгел! — дип, мине орыша.
Үзара байтак сүз көрәштергәннән соң, әни миңа Хәмидә апаларда куна башларга рөхсәт итте, ләкин көндезләрен гел өйдә булырга кушты. Нишлисең, ризалашырга туры килде, чөнки әни сүзе — изге сүз. Ана сүзеннән чыккан кеше гомер бакый рәхәт күрми, ди безнең әни.
Озакламый әтине дә сугышка алып киттеләр.
Көз җитте. Мәктәптә укулар башланды. Мин мәктәптән кайтышлый да Хәмидә апаларга кагылам. Шуңа кагылам, чөнки Хәмидә апа беркайчан да ашатмыйча чыгармый.
— Бер дә тартынмыйча яхшылап аша, энем, сиңа җитәрлек кенә бар, шөкер! — дип кенә тора.
Кибеттә эшли ул. Сельпога барып кайткан көннәрендә хәтта бүтән малайларның төшенә дә керми торган өрек яки йөзем җимешләре белән дә сыйлый.
Дәресләрне мәктәптән кайткач ук әзерләп куям. Ә кичләрен, Хәмидә апа янына кунарга кергәч, ул, әйдә ятыйк инде, энем, дип әйткәнгә кадәр гармун кычкыртам. Кычкыртам гына түгел, «Әпипә» белән «Авыл көе»н хәйран гына сукалый да башладым бугай инде: кәефе яхшы булган чакларда, Зәйнетдин абыйга җибәрергә бияләй яки оекбаш бәйләп утырган җиреннән дәртләнеп китеп, Хәмидә апа мин уйнаганга биеп тә алгалый. Аны биетә алырлык булгач — ярап тора инде ул!..
Тора-бара минем хәлләр тагын да шәбәйде. Теге чакта әни: «Нигә юкны сөйләп торасың, улым», — дигән булса да, кырык икенче елның чамасыз салкын кышы килеп җиткәч һәм безнең келәтнең бурасы да бик нык саегып калгач, үзе үк миңа Хәмидә апаларга төн кунарга гына түгел, бәлки көндезләрен дә ешрак кергәләп йөрергә кирәклеген аңлата башлады. Ә миңа шул гына кирәк тә инде! һәм мин өйгә сирәк кенә, әнине сагынганда яки абыйлар белән бер котырышып аласым килгәндә генә чыгып кергәли торган малайга, дәү абый сүзе белән әйтсәк, кибетченең иркә малаена әверелеп киттем. Өс-башны да Хәмидә апа карый. Урын-җир өчен дә борчыласы юк: икебезгә болын хәтле түшәк һәм зур йомшак ястык. Юрганнары да минем ише алты малай ябынып йокларга җитәрлек. Шулар өстенә, Хәмидә апа көн саен иртән олы мичкә, кич бәләкәенә ягып тора һәм һәрвакыт мине май шикелле йомшак кулы белән кочаклап ята. Кайбер көннәрне көрсенеп-уфтанып ала да:
— Их, Сафиулла! Кайтып керсен иде менә хәзер Зәйнетдин абыең! — дип, ут кебек кайнар күкрәгенә кыса.
Зәйнетдин абый үзе кайтканчы аларда торып торырга кушкач, юкка гына икеләнеп маташкан булганмын икән. Хәмидә апа мине көннән-көн күбрәк ярата бара. Ул кибеттән кайткан чагында өйләрендә булмасам, бикле ишекләрен дә ачмыйча һәм мине эзләп тапмыйча, бусагасыннан аяк атлап керми.
— Син минем үз улым шикелле хәзер, Сафиулла, синсез бер минут та яши алмыйм мин бу өйдә! — дип, әледән-әле үземә дә әйтеп тора...
Шулай кырык икенче ел үтеп китте, кырык өченчесе килеп җитте. Минем эшләр ипле генә тәгәри дә тәгәри. Өйдә яшә-мәсәм дә сизенәм, абыйларның хәле көннән-көн мөшкелләнә: кием-салымнары да күзгә күренеп туза, ашау-эчү яклары да һаман кысыла, сыегая бара. Бер минем абыйларныкы гына түгел, авылдагы бүтән малайларның да хәлләре яман. Ләкин мин аларның барысына да булыша алмыйм шул. Ә үземнең абыйларыма кулдан килгәнчә ярдәм итәм. Йә Хәмидә апа кибетенә киткәндә миңа дип калдырган ипине алып чыгып бирәм, йә үзләрен алып кереп, аштыр, бәрәңгедер ашатып чыгарам.
Бер караганда сөенеп, рәхмәт кенә әйтеп торырлыклары бар инде кана. Бүтән малайларга анысы да эләкми бит әле. Ләкин, юк, барыбер ярап булмый абыйларга. Чак кына сүзгә килештекме, хәзер «сатлык җан, куштан тәре», «бер гармун белән бер тамак өчен кеше малае булып йөрисең!» дип теңкәгә тияләр. Бик белеп торам: көнләшүдән шулай дип әйтә инде алар. Үзләренә тәтемәгәнгә.
Шулай да ачу килә. Әллә Хәмидә апа янына керми башлыйм микән дип уйлап куйгалаган вакытларым да була. Ләкин Зәйнетдин абыйга биргән вәгъдәм искә төшә дә, ачуымны эчкә йотып, ашау белән гармун өчен генә йөрмим ич мин, сүз тыңлап, әманәт үтәп йөрим дип, үземне-үзем юатып-рухландырып, ул уемнан кире кайтам...
Чыннан да яхшы уйный башлаганмынмы, әллә аракы эчә торган кеше түгел, оч-сызгарак төшәр диптерме — анысын өзеп кенә әйтә алмыйм — соңгы вакытларда авылда мәҗлес үткәрергә ниятләгән кешеләрнең барысы да диярлек, гармунчы итеп, мине дәшәргә тотындылар. Ә мине дәшү — Хәмидә апаны да чакыру дигән сүз. Чөнки, йә салмыш баштан берәрсе гармунны ватар, яисә Сафиулланың үзенә бәйләнеп китүләре бар дип, Хәмидә апа беркайчан да мәҗлескә минем үземне генә җибәрми.
Минем үземнең бер дә барасым килеп тормый торуын. Олылар мәҗлесендә утыруның минем ише ун-унбер яшьлек малай өчен ни кызыгы булсын! Ләкин чакырганда барырга туры килә шул. Чөнки мәҗлескә йөрүне Хәмидә апа бик ярата. Шуңа күрә, бармыйча калып, аны үпкәләтәсем килми. Аннары шунысы да бар: мәҗлестә утырган чакларда Хәмидә апаның җырлавын тыңлап кайтам мин. Ә ул тегенди-мондый гына җырчы түгел. Күңелләрне әллә ни кыландырып айкап, йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек итеп җырлый ул! Бер мин генә түгел, мәҗлестә утырган кешеләр, хәтта инде шактый «йомшап» бара торган агайларга кадәр, ачкан авызларын ябарга да онытып, сокланып тыңлап торалар аның җырлаганын.
Ләкин шунысы гаҗәп: кичләрен өйдә икебез генә утырганда бик сирәк җырлый ул. Ә менә мәҗлесләрдә исә, җырла дип әйткәнне дә көтмичә, үзе башлап җибәрә. һәм өйгә кайткач әйтә:
— Әй, Сафиулла энем, рәхәтләнеп бер күңелемне бушатып кайттым бит әле бүген, рәхмәт инде сиңа! Әле ярый син гармун уйнарга өйрәндең! — ди.
—  Анда барып йөргәнче, өйдә генә җырлап утырсаң, яхшырак   булмас иде микән! — дисәң, тирән итеп көрсенеп куя да:
— Юк, энем, булмый: халык тыңлап тормаганда җырлыйсым да килми, җырлаганда да юньләп булдыра алмыйм! — ди.
Зәйнетдин абыйның соңгы айларда язган хатлары шактый өметле — һәр хатында диярлек: «Бәлки кунакка кайтып килә алмаммы әле», — дип яза. Һәм, әлбәттә, һәр хатында: «Ничек анда Сафиулланың хәлләре, сүзендә торамы, кунарга керәме синең яныңа?» — дип сорашып тора. Моңарчы бер көн дә кермичә калганым юк иде. Ә хәзер, Зәйнетдин абый шулай менә кайтам дип торганда, сүземнән чыгаммы соң? Кунарга керми калу турында уйлаган да юк инде анысы, хәтта аена бер-ике була торган кинода утырган чагымда Зәйнетдин абый кайтып төшәр дә, мин аларда булмагач, кәефе кырылып, әллә ниләр уйлап куяр төсле тоела. Шундый күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен, кичләрен генә түгел, соңгы айларда көндезләрен дә абыйлар янына да кереп чыкмыйча, гел Хәмидә апаларда үткәрә башлаган идем.
Ләкин...
Үлгәндә дә онытасым юк, кырык өченче елның июнь ае, көннәрнең чамасыз нык кыздырган чагы иде. Минем ише малай-шалай бер караңгыдан алып икенче караңгыга тикле судан чыкмый ята.
Бер дә бер көнне шулай су коенып кайтып керсәм — күзен тозландырып, Хәмидә апаларда бер ят ир кеше утыра. Зур гына гәүдәле, кап-кара бөдрә чәчле, өстенә зәңгәр күлмәк, кара чалбар, аягына ялтыравыклы кара туфли кигән, калын кашлы, кылыч борынлы һәм зур колаклы шул кешене күрүгә, әллә нишләп, куркып-аптырап, ишек төбендә каттым да калдым. Ул да миңа текәлде. Бер-беребезне тикшереп тик торабыз: ул да дәшми, минем дә сүз башларга кодрәт җитми. Ә Хәмидә апа күренми. Мин су коенырга киткәндә дә өйдә юк иде ул. Ишекне үз кулым беләнбикләп киткән идем. Шулай булгач, бу бәндә безнең өйгә ничек керә алды икән? Әллә ишек яңагындагы ярыкка кыстырып киткән җиремнән ачкычны табып, ишекне үзе ачып кергән берәр угры-фәләнме бу? Йорт басучы караклар шәһәр җирендә нәкъ менә шушылай яхшы киенеп йөриләр икән, дип сөйлиләр иде, шуларның берсе монда да килеп чыкканмы әллә?
— Нигә син куркасың, малай? — диде ул кеше, минем  уйларымны белеп торган сыман итеп. — Курыкма, мин татарча беләм, мин — татарин. Кем сиңа кирәк, Хәмидә апасына килдемме?
Хәмидә апаның исемен әйткәч, җиңел сулап куйдым: димәк, карак түгел!
— Курыкмыйм, нигә куркыйм! — дим мин, батыраеп китеп. — Ә Хәмидә апа кая китте?
— Ул су артыннан китте, скоро кайтыр.
Мин, түзә алмыйча, кычкырып көлеп җибәрдем.
— Ничек инде ул «су артыннан»? Су алып кайтырга  китте дип әйтергә телисеңме син?
Ул да риясыз гына елмаеп куйды. Аннары хәйран әйбәт татарча сөйли башлады — теләсә булдыра икән, шайтан!
— Әйе, әйе, син дөрес әйтәсең, — диде ул.
— Син кем соң? Ник килдең безгә?
— Эш белән килдем.
— Нинди эш белән йөрисең, дим мин!
Ул миңа районнан Хәмидә апаның кибетенә ревизия ясарга килгәнлеген аңлатып бирде дә:
— А син үзең кем малае? Монда нишләп йөрисең? — диде.
Мин аңа күрше малае булуымны, ә хәзер Хәмидә апаларда яшәвемне әйттем. Ул шуннан соң күзгә күренеп яхшырып китте һәм:
— Бик яхшы, бик яхшы, давай, кил монда! — дип сөйләнеп, аксый-аксый яныма килде.
Унбер яшьлек малайның күңелен табу өчен күп нәрсә кирәкмени? Хәмидә апа су алып кайтып кергәндә, мин инде теге абзыйны тәмам үз итеп, күптәннән аны белгән сыман сөйләшеп утыра идем. Болай итүем Хәмидә апаның күңеленә дә хуш килде, ахрысы:
— Карале син аны! Шактый батыр ма­лай икәнсең бит син, Сафиулла! — дип мактап та алды.
Көндезге аштан соң Хәмидә апа кибе­тенә китте, ә Роберт абый:
— Көн дә бик эссе, юл килеп арытты да. Бүген мин магазинга бармыйм. Реви­зияне иртәгә башларбыз, — дип, минем белән өйдә калды.
Сакау күп сөйләр, дигәндәй, татарча­сы бик шома булмаса да, сүзгә япьтәш адым булып чыкты ул. Үзенең ничек итеп кырык беренче елның ахырына чаклы фа­шистларга каршы сугышып йөргәннәрен, ничек итеп разведкага барып, «тел» алып кайтканнарын, аягы кайда һәм ничек яра­ланганлыгын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Үзе татар була торып, ни өчен татарча бик үк яхшы белмәвенең сәбәпләрен дә әйтте. Бик яшьли — нибары алты яшь ярымда — ятим калган да шуннан соң балалар йортында, руслар арасында тәрбияләнгән икән.
— А хәзер сиңа ничә яшь? — диде ул миңа, нигәдер кинәт кенә минем белән кызыксынып.
Минем унбер яшьтә икәнемне белгәч:
— Но-о! — дип, калын кашларын си­кертеп, белмим, никтер куанып куйды да:
— Беләсеңме, Сафиулла, детдомнан мин как раз синең шикелле унбер яшьтә кач­тым! — дип, үзенең малай чаклары турын­да сөйләргә кереште.
Балалар йортыннан качканнан соң, үзе­безнең Татарстаннан китеп, Ташкент як­ларына барып чыккан да Папаша куша­матлы бер өлкән яшьләрдәге карак җи­тәкчелегендәге шайкага юлыккан. Шул шайкадагылар белән бергәләп, бурлык-мутлык белән көн күреп йөргән икән ул. Сөйләвенә караганда, күбрәк базар тирә­сендә чуалганнар. Туры килгәндә, башка төр әйберләрне «сөртүдән» дә тайчанма­ганнар, әмма төп кәсепләре кесә «чистар­ту» булган. Анда да очраган бер кешене­кен түгел, бәлки спекулянтларныкын һәмбаерак кешеләрнекен генә чистартканнар. Әнә шул «кәсеп» белән шөгыльләнеп йөргән вакытта үзе юлыккан маҗаралар турында бик күп сөйләде ул миңа.
Үзе турында сөйләп арыганнан соң, миннән дә бик күп нәрсәләр турында сораштырып утырды. Ләкин, барыннан да бигрәк, ул минем ни өчен Хәмидә апаларда яшәвем белән кызыксына иде, ахрысы. Аның: «Син нигә монда торасың, нигә үз өегездә тормыйсың?» дип соравына мин башта, болай гына, Зәйнетдин абый кайтканчы гына торып торам, дип, серне бик үк ачып бетермичәрәк котылмакчы булган идем. Ләкин Роберт абый аның белән генә канәгатьләнмәде: «Кем алай итәргә кушты? Хәмидә апаң үземе, әллә Зәйнетдин абыеңмы?» — дип җентекләргә тотынды. Мин Зәйнетдин абый үзе шулай кушып киткәнлеген әйтергә мәҗбүр булдым. Шуның өчен хәтта гармунын да миңа калдырып киткәнлеген әйттем.
Мин шуларны сөйләп биргәннән соң, Роберт абый ничектер күңелсезләнебрәк китте, байтак кына уйланып утырды. Аннары:
—  А син төнлә Хәмидә апаң янында йоклыйсыңмы? — дип сорады.
—Анысы сиңа ни пычагыма кирәк инде? — дидем мин, аның шушылай чамадан тыш кызыксына башлавына ачуым килеп. — Сине бит кемнең кайда йоклаганын тикшерергә түгел, кибет тикшерергә дип җибәргәннәрдер, шулаймы?
Ул минем бу соравымнан соң аптырабрак калды, ахрысы, дәшмәде. Ә мин шул арада әйттем аңа:
— Алай бик беләсең килгәч — бел инде алайса: без көн дә Хәмидә апа белән бергә йоклыйбыз! — дидем.
Болай да киң танавы тагын да киңәебрәк китсә дә, ул, тыштан артык исе китмәгән атлы булып күренергә тырышып:
— Яхшы, яхшы, син дөрес эшлисең, шулай кирәк! — диде һәм елмайгандай итте.
Аннары кесәсеннән минем баш бармак юанлыгы кара ручка чыгарып, шуны ачып-ябып уйнарга тотынды. Минем беркайчан да андый шәп ручка күргәнем юк иде әле. Шуңа күрә, әле яңа гына ачуымны китерүен дә онытып, тыелгысыз рәвештә, аңа якынрак барып бастым. Берәр минут шулай торгач, үзем дә сизмәстән, тегенең ручкасына үрелдем. Ул һичнинди каршылыксыз, хәтта сөенебрәк тә бугай әле, ручкасын шундук миңа сузды. Куанычымнан тыннарым кысылып, калтыранган кулларым белән ручкасын әйләндерә-әйләндерә карый башладым. Роберт абый бик канәгать кыяфәт белән елмаеп куйды да:
—  Беләсеңме, Сафиулла, бу нинди ручка? — диде һәм, минем җавапны да көтеп тормастан, үзе барысын да аңлатып бирде. Аның ул ручкасы гади ручка гына түгел, бәлки карага манмыйча да көне буе яза торган ручка икән ләбаса! «Авторучка» дип атала икән ул.
— Ә кайдан алдың син моны, Роберт абый?
— Фронттан алып кайттым. Немецныкы бу ручка.
— Шушы берәү генәме синең мондый ручкаң? Тагын юкмы өегездә?
— Юк, Сафиулла. Нәрсә, сиңа да кирәкме әллә?
—  Өегездә тагын булса, монысын миңа сатарсыңмы әллә дип соравым иде... Ә ничә тәңкә тора бу ручка, Роберт абый?
— Мең сум, Сафиулла.
— һо-о! Алай булгач, өегездә тагын шушындый ун ручка булса да, миңа тәти торган түгел икән! Аның кадәр акча миндә түгел, минем әнидә дә булганы юктыр әле!
Роберт абый, минем шушылай шаккатып калуыма кәефе килеп, юка иренле авызын җәелә алган кадәр җәеп, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Аннары кинәт көлүеннән туктады да:
— Телисеңме, мин сиңа бу ручканы бушка бирәм? — диде.
— Ы-ы, көт синнән бушлай! Чукынсаң да бирмәячәксең син аны! — дидем мин, бирәсе булса тизрәк бирсен өчен, юри шулай аның канын кыздырырга ниятләп.
Дөрес ниятләгәнмен икән.
— Минме? Мин бирмимме? — диде ул, бик нык әсәрләнеп. — Мә, хәзер үк ал и ул сиңа була!
Ялт итеп кулыннан тартып алудан көчкә тыелып калдым да, шаяртмыймы икәнен белер өчен:
— Белеп тор, Роберт абый: бер алсам кире бирмим мин аны, — дидем.
— Ә мин больше синнән сорамыйм да аны, мә ал! — диде ул, әле һаман ручкасын сузып торган килеш.
— Рәхмәт, Роберт абый, бик зур рәхмәт! — дип, ручкасын тиз генә эләктереп кесәгә салдым да, су буена төшеп, су коенып ятучы малайлар каршында мактанып кайтмакчы булдым. Ләкин алай ук итеп йөрергә насыйп булмаган икән. Атылып капка төбенә генә чыгып җиткән идем, Роберт абыйның:
—  Сафиулла, син кая йөгерәсең? — дигән тавышы ишетелде.
Мин шып туктап борылып караганда, ул тәрәзәдән башын тыгып карап тора һәм кыяфәте, өйдә ялгызы гына калырга курыккан кешенеке төсле, агарынып киткән иде.
— Курыкма, Роберт абый, мин хәзер: ручканы иптәш малайларга күрсәтеп кекә кайтам! — дидем мин, аны тынычландыр-макчы булып.
Ләкин ул үзен ялгыз калдырып киткәнгә түгел, ниндидер бүтән сәбәп аркасында пошаманга төшкән иде, ахрысы.
— Кил әле монда! — диде ул, чыраен сытып.
— Нәрсә, Роберт абый?
— Беләсеңме мин сиңа ни өчен бирдем бу ручканы?
— Ни өчен соң?
— Мин сине яратам, Сафиулла. Вот и бирдем. Ә син мине яратасыңмы?
— Бик яхшы кеше син, Роберт абый!
— Во, во, Сафиулла! Мин шулай уйладым да синең турыда. Беләсеңме, сиңа бүген нәрсә эшләргә кирәк?
__???
— Син бүген Хәмидә апаңнарда кунма, ярыймы!
— Юк, Роберт абый! Хәмидә апалар-да кунмыйча ярамый миңа! — дидем мин, күңелем нигәдер хәвефләнеп китеп. Зәйнетдин абыйга бер көн дә Хәмидә апа янына керми калмаска дип сүз биреп куйган кеше бит мин!
—  «Сүз» дә «сүз»! Нәрсә ул сүз! - диде Роберт абый, ачуын тыеп тора алмыйча кызарынып-бүртенеп. — Чепуха ул сүз! Ә мин сиңа мең сумлык ручка бирдем. Син, понимаешь, шулай да мине тыңламыйсың!
Әһә, тел төбе аңлашылды моның: шушы авторучкасын биреп, мине алдалап, Хәмидә апа белән икәүдән-икәү генә кунасы килә икән ич бу кылыч борынның. Юк инде, абзыкаем, булмас инде анысы ук! Синең әллә нинди фашист кулларында йөргән бер ручкаңа гына түгел, шундый йөз ручка бирәм дисәң дә, Хәмидә | апа янына керми калачак кеше түгел мин! Сиңа ышанып калдырсаң...
— Мә алайса ручкаңны!
— Нәрсә, сиңа кирәкми, да? — диде ул, мин әле генә чамасыз нык куанып алган ручкасын кире сузганга аптырап.
— Кирәген бик кирәк иде ул миңа. Мондый ручка белән язсам, гел бишле куярлык итеп, матур язар идем. Минем үземнең ручка — агач ручка гына. Аның да каләме биш былтыр элек бозылып бетте инде. Шулай булса да, мин синең бу ручкаңны ала алмыйм. Чөнки мин Зәйнетдин абыйга сүз биреп калдым. Мин — совет укучысы. Ә совет укучысы беркайчан сүзеннән чыкмаска тиеш!
Шуннан соң Кылыч борын минем белән күп сатулашып тормады, кулыннан килсә кабып йотардай булып, күзен акайтып карады да:
— Ах син — татарчонок! — дип, ручкасын тартып алды һәм тәрәзәне шапылдатып ябып ук куйды.
Үзе татар башы белән шулай дип эч пошырып торганы өчен, минем дә аңа бик яман ачуым чыкты.
— Мин татарчонок булсам, син ишәк колак! — дидем дә, чатыр чабып, су юынырга төшеп киттем.
Юри озак йөрдем мин ул көнне су буенда. Бер авторучка биреп, мине ахмакка чыгарып калдырырга теләгән теге Кылыч борын күзенә күренәсем килмәде.
Мин кайтып кергәндә, Хәмидә апа инде самоварын кайнатып өстәлгә үк китереп утырткан һәм табын әзерләп йөри иде. Кылыч борынның да кәефе шәп: авызын колагына кадәр ерып көлә-көлә, Хәмидә апага нидер сөйләп утыра. Көндезге ачуын оныткан инде, ахрысы: мин килеп кергәч тә чырае караңгыланмады. Инде өстәлгә китереп куелган бер банка балык консервасы, бер ит консервасы янына Хәмидә апа бер таба йомырка тәбәсе дә алып килеп утырткач, тегенең йөзе тагын да яктырып китте һәм ул, кулларын уып:
— Эх, мондый яхшы закуска астына йөз грамм да булса! — дип, күзләрен майландырып, калын кашларын сикертеп куйды.
Аның шушы сүзләреннән соң, Хәмидә апа кинәт уңайсызланып, кызарып, беркавым уйланып торды. Аннары идән астына төшеп китте һәм аннан Зәйнетдин абый заманыннан ук калган, ул кунакка кайткач, аны сыйларга дип саклап тоткан бер «чәкүшкә» аракысын алып менде.
«Чәкүшкә»не күргәч, Кылыч борынның авызлары ерылып китте. Хәзерге кыен заманада шешәдә чын аракы авыл җирендә түгел, Мәскәүнең үзенә барсаң да табулары бик кыен булуын, ә Хәмидә апа менә авылда торып та әлеге «әҗәл даруын» юнәтүен әйтеп, башта аны татарча мактады. Аннары, бер стаканны йомырка тәбәсе астына салып куйгач, русчалатып мактарга тотынды...
Ул сөйләгәннәрнең барысын да аңлап бардым дисәм — ялган булыр. Шулай да тел төбен чамалап утырдым мин аның. Кылыч борынның сүзләренә караганда, безнең Хәмидә апа дөньяда иң уңган һәм иң матур хатын иде. Мондый хатынның ире, ягъни Зәйнетдин абый, үзен җир йөзендә иң бәхетле кеше дип санарга тиеш. Ә менә Кылыч борын үзе ул яктан бик бәхетсез икән: хатыны искиткеч усал булып чыккан аның. Шуңа күрә Кылыч борынның ул хатын янына кайтып керәсе дә килми икән. Әгәр дә Хәмидә апа үзенә кияүгә чыгарга ризалашса, Кылыч борын иртәгә үк хатынын аерыр иде дә Хәмидә апа белән рәхәтләнеп тора башлар иде. Алардан да бәхетлерәк семья булмас иде, имеш, бу дөньяда.
Ул шулай тузга язмаганнарны лыгырдап утырган вакытта мин, Хәмидә апа бу ахмакның тасма теленә ышанып куймаса гына ярар иде дип, куркып, гел аңа гына карап утырдым. Бәхеткә каршы, бер дә андый-мондый хәвефле нәрсә күренмәде аның йөзендә. Киресенчә, соңга таба Кылыч борынның хәттин аштырып лыгырдавына аның да эче поша башлады сыман тоелды миңа. Ләкин, шул ук вакытта, ул ачуын Кылыч борынга сиздерергә дә теләми, шуңа күрә үзен көчләп, елмайгандай итеп утыра. Ревизор булганга шикләнә иде, ахрысы, ул аннан. Югыйсә, башка чакта Хәмидә апаның талканы бик коры була торган иде. Болай зурдан кимсетү турында әйткән дә юк инде, хәтта аның кибетендә чак кына урынсызрак сүз ычкындырган кешеләрнең дә авызларын бик тиз томалап куя торган иде.
Әй, бу адәм баласының нәфсекәйләре! Кара инде син аны, ә? Сүз белән ялагайлануы гына җитмәгән, Хәмидә апаның иңенә кулын салырга да итенә башлады бит теге Ишәк колак!..
Хәмидә апаны да әйтер идем: әле һаман шуның кыланышларына түзеп тора бит. Үзенең ачуы тимгел-тимгел булып битләренә үк бәреп чыккан, ә шулай да дәшми, түзә, агай! Шулай ук куркыныч кеше микәнни соң бу Ишәк колак?.. Кит инде, кит, ревизор дигәч тә, әллә кем түгелдер ләбаса!.. Әллә инде мич алдыннан берәр утын агачы алып килеп, сизмәгәндә генә...
Сиздермичә генә муен тамырына берне сылыйммы икән әллә дип кенә торганда, ниһаять, түземе төкәнде булса кирәк — Хәмидә апа, телгә килеп, башта:
— Җитте, Роберт агай, бераз шаярдың — булды! — диде. Аннары тегенең кулын кискен читкә кагып, кече якка кереп китте.
Шуннан соң Кылыч борын кулын озайтмады, ләкин теле белән инде йокларга яткач та әллә ни гомер җыен юк-барны сөйләп, лыгырдап ятты. Нигәдер мине йоклатып җибәрәсе килә иде аның. Әледән-әле:
— Сафиулла, йокла инде, йокла! — дип үгетләп маташты.
Ә мин, аңа юри үч итеп, күзләрем йомыла башласа, үземне чеметә-чеметә түздем һәм ул тәмам эреп гырлап китмичә тәки йокламадым.
Шулай итеп, ул төндә мин җиңүче булып калдым. Ләкин менә икенчесендә!..
Иртән мин йокыдан торганда, кояш инде әллә кая күтәрелгән иде, Хәмидә апа да, Кылыч борын да өйдә юк, кибеткә ревизия ясарга киткәннәр иде булса кирәк. Көн тәкатьсез кыздыра. Җилнең әсәре дә юк. Тиз генә тамакка капкалап алам да су коенырга чабарга кирәк дип, өстәл янына килеп утырсам — ике күзем дүрт булды: күрәсең, берәр нәрсә язарга алган җиреннән онытыптыр инде, Кылыч борын теге авторучкасын өстәл өстендә калдырып киткән иде!
Бу көтелмәгән шатлыктан йөрәгем гөрс-гөрс типкән хәлдә, башта мин ул ручка белән язып карарга тотындым. Менә ручка иде ул, ичмаса! Шундый шома, шундый тигез итеп яза — шаклар катарлык. Ничек кулга төшерергә соң моны?.. Әллә инде яшереп куярга да, Кылыч борын сораса, күрмәдем-белмәдем, мин йокыдан торганда өстәлдә бернинди ручка да юк иде, дип алдашып, үземә алып калыргамы моны? Бигрәк тә шәп нәрсә бит, чукынган! Кылыч борын барыбер кадерен белми бугай аның, тәкин менә шушылай, бүгенге шикелле, берәр төштә онытып калдырып харап итәр. Яки берәр-сенә үзе бушка биреп калдырыр. Әнә кичә Хәмидә апа янына кермәскә риза булган булсам, миңа да биреп калдырасы иде бит ул аны...
Шулай тәвәккәлләп алып калсам, ак сакаллы карт буласы икәнмен. Кылыч борын бер тузынып алыр иде дә, шуның белән вәссәлам булыр иде. Хәмидә апаның намусына да тап төшмәс, тормышы да җимерелми калыр иде. Ләкин, гомергә алдашканым булмаганлыктан, ул көнне дә ялганларга йөрәгем җитмәде. Уйладым. Уйладым да ахырдан Кылыч борынның ручкасын, кибеткә илтеп, үзенә тапшырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Тик шуңарчы, су буена алып төшеп, дус-иш малайларга күрсәтеп, алар алдында бераз мактанып, дәрәҗәне күтәреп менмәкче булдым, һәм менә шул шайтан коткысына бирелү харап итте дә инде бөтен эшне.
Су буена төшеп җитеп, ручканы кесәмнән чыгарган гына идем — бер көтү малай сырып та алды үземне. Аларның күбесе миннән зурраклар, ә минем абыйларның берсе дә күренми. Күренергә тиеш тә түгелләр, чөнки алар икесе дә колхоз эшенә йөри хәзер. Теге малайлар мине сырып алдылар да кая, тотып кына карыйм әле, Сафиулла дус, дигән булып, башта берсе кулын сузды, аннары икенчесе, аннары өченчесе... Ул да булмады, тизрәк тотып карарга тырышып, бер-берен этешергә-төртешергә тотындылар. Чын-чынлап талаш китте һәм... башта шырт иткән тавыш ишетелде, аннары кайсыдыр:
— Сындырдыгыз бит, тәре караклары! — дип ачыргаланып кычкырып җибәрде.
Мин кем сындырганын белергә дә өлгерә алмыйча калдым: минут эчендә җыелган егермеләп малай, өреп очыргандай таралышып, секунд эчендә суга сикерешеп тә беттеләр. Ә ручка кыл урталай сынган һәм аны төзәтеп-сипләп кенә игә китерерлек түгел иде инде.
Шушы хәлдән соң бик нык аптырашка калдым мин. Шайтан да кушмаган көенчә, мактанчыкланып, су буена төшүем өчен иң элек үземне сугып үтерерлек булдым. Аннары яр буена барып басып, малайларны бик каты итеп сүктем. Алай да ачуым басылмагач, үзебезнең өйгә кайтып, тезмәгә мендем дә, печән өстенә сузылып, бу чамадан тыш кыен хәлдән ничек котылырга икән, дип уйланып яттым. Уйлана торгач, менә мондый карарга килдем: Хәмидә апа янына кунарга кермәскә ризалашсам, кичә теге Кылыч борын миңа ручкасын бирергә уйлаган иде бит, шулай булгач, нигә бүген дә шуңа риза булмасын икән? Әйе-әйе, тотарга да ревизия ясый торган җиренә — кибеткә барып, ялгыш мин синең ручкаңны сындырдым, Роберт абый, шуңа күрә мин синең кичә әйткән сүзеңә риза, дип әйтергә кирәк...
Менә шушылай итмәк булган идем мин. Ләкин анысына да йөрәгем җитмәде, һәм мин, ул көнне беркемгә бер сүз дә әйтмичә, беркемгә дә күренмичә, тезмәдә кундым.
Иртәгәсен мин барып кергәндә, Хәмидә апаларның өе ачык, ләкин өйләрендә беркем дә юк иде. Әмма мин өйләре ачык һәм анда кеше булмаганга түгел, ә өйнең яме качканга аптырап калдым. Әле кичә генә чип-чиста һәм бар нәрсәләре тәртибе белән тиешле урынына куелган, картлар әйтмешли, көлеп торган өй эчен бүген бөтенләй танып булмый: караваттагы урын-җир башка көннәрдәгечә пөхтәләп җыеп куелмаган гына түгел, киресенчә, туздырып ук ташланган, бер мендәр хәтта идәндә үк ята; йодрык-йодрык кадәрле кып-кызыл чәчәкләргә күмелеп, моңарчы тәрәзә төбен балкытып утырган яран гөле дә кемгәдер комачаулаган, ахрысы — аны да, бәреп төшереп, чүлмәген чәлпәрәмә иткәннәр. Хәтта кече мичне олы мич белән тоташтыра торган калай торбаны да бәреп төшерә язганнар: баш-башларын-нан сылап куелган урыннары кубып, идәнгә коелган, торба үзе дә чак-чак кына эләгеп тора. Ләкин барыннан да бигрәк мине менә нәрсә өнсез итте: Зәйнетдин абый миңа калдырып киткән гармун да тәмам эштән чыгарылып, уртага аерылып ташланган иде!..
Кыскасы, Хәмидә апалар өенең асты-өскә китерелгән иде.
Ә эшләр менә болайрак булган икән ул төндә. Инде кайчаннан бирле менә кайтам, менә кайтам дип безне өметләндереп йөргән Зәйнетдин абый, ниһаять, шушы үткән төндә кайтып төшкән. Кайтып төшкән дә, Хәмидә апаны уятып, ул каршына чыкканны көтеп торырга да түземе җитмичә, иң элек ишек алды як тәрәзәсенә килгән һәм, кул фонарен яктыртып, өй эченә караган. Караган да, Хәмидә апа яткан карават янында бер ир кеше басып торганын күргән һәм, күкерт урынына кабынып, атылып өйләренә барып кергән. Барып кергән дә иң элек теге Ишәк колакны сугып еккан, аннары Хәмидә апаны туздырырга тотынган. Ихтимал, кызулыгы белән ул аларны шунда тынсыз ук та иткән булыр иде, ләкин әлеге Кылыч борынның куркып бик каты кычкыра башлаган тавышын ишетеп, безнең әни барып кергән дә, Зәйнетдин абыйны җайлап-җайлап, эшне алай ук зурга җибәрергә ирек бирмәгән.
Теге Ишәк колакның коты шул тикле алынган булган бичараның — әни килеп керүгә, киемнәрен култык астына кыстырган да, ишеккә дә барып тормастан, тәрәзәдән генә чыгып сызган!
Йодрык кадәр кызыл чәчәкле яран гөле әнә шул чакта харап булган инде.
Кылыч борын чыгып качкач, кем иде ул, синең яныңда нишли иде, дип, Зәйнетдин абый Хәмидә апаны тыкырдатырга керешкән, Хәмидә апа, күз яшьләрен түгеп:
— Кибеткә ревизия ясарга килгән кеше ул. Кичә ревизия бетеп җитмәде дә шуңа күрә кунарга калган иде. Ләкин безнең арабызда берни дә булмады. Җир йотсын, әгәр ялганласам, менә шушы урынымда яшен суксын, берни дә булмады! Минем яныма әле яңа килеп баскан гына иде ул. Алай-болай кагыла-нитә калса, тибеп очырырга дип тора идем мин аны. Менә шул чакта син килеп кердең. Ипинең чыраен күрмим, шулай гына булды! — дип әйтеп-аңлатып биргәч, бераз гына йом-шый-сүрелә төшкән шикелле дә булган икән. Ләкин бераздан тагын кызып китеп:
—Ярый, монысы шулай да булсын ди! Ә Сафиулла кая соң? Син аны һәркөнне минем янда куна, дип яза идең бит хатларыңда? Бүген нигә юк соң ул, нигә алып кермәдең аны? — дип, Хәмидә апаны тагын тинтерәтә башлаган.
— Башка көннәрне гел үзе керә торган булгач, кичә дә шулай кайтып керер, дип белдем мин аны. Ишекне дә шуңа бикләми калдырган идем, — дигән Хәмидә апа.
— Ә кермәгәч нигә үзең алып чыкмадың? — дигән Зәйнетдин абый, һаман үз туксанын туксанлап.
— Күрәчәгем шулай булгандыр инде, — дигән Хәмидә апа, тагын да ныграк үкси-үкси. — Көн буе ревизия белән азапланып, башларым катып беткән булгандыр инде, Сафиулланы кереп алырга бөтенләй уема килмәгән шул. Растрата зур булыр төсле, шуңа күрә башкайларым бер дә юньләп эшләмәгәндер инде! Югыйсә син киткәннән бирле бер генә төн дә Сафиулладан башка ялгыз кунганым юк иде!
— Хәмидәң бик дөрес әйтә, наным Зәйнетдин: әйе, Сафиулласыз кунганы булмады аның. Куну гына түгел, гел Хәмидәң янында яшәде ул. Мин аны бүген дә Хәмидәң янындадыр дигән идем әле, — дип, минем әни дә әйтеп-аңлатып караган икән каравын.
Ләкин Зәйнетдин абый аларның сүзенә ышанмаган. Ярсыган үгез шикелле җенләнеп, башта гармунны аерып ыргыткан, аннары шул сәгатендә үк авыл советы председателен һәм андый чакта шаһит булырга тиешле кешеләрне чакырттырган, һәм Хәмидә апаны аерган да кайткан юлыннан кире китеп тә барган. Әти-әниләре Биектауда яши, дип сөйләгәннәр иде аның. Аларны күреп китәргә дип шунда юнәлгәндерме, әллә туп-туры үзе хезмәт итә торган частька юл тоткандырмы — анысын беркем дә әйтә алмады.
Шул китүеннән ул безнең авылга бүтән кайтмады. Кайберәүләр аның турында: Хәмидәне аерып киткәннән ары озак та тормыйча сугышта үлеп калган, имеш, дип, икенчеләре, киресенчә, бик зур батырлыклар эшләгән икән дә шул батырлыклары өчен герой исеме алган икән, дип сөйләделәр. Бу имеш-мимешләрнең кайсысы дөрес икәнен тәгаен генә әйтеп бирә алмыйм. Шунысын гына кистереп әйтә алам: Татарстан геройлары турындагы китапта Шириязданов Зәйнетдин Шакир улы дигән герой юк. Миңа ышанмасагыз — үзегез тикшереп карагыз. Кем белсен: бәлки, ул үлмәгәндер дә, герой да булмагандыр. Меңнәрчә совет солдатлары кебек үк, герой исемен алмаса да, сугышның ахырына тикле батырларча сугышып йөргәндер дә, сугыш беткәч, исән-имин туган авылына кайтып, яраткан эшенә — балалар укытырга керешкәндер. Ихтимал, әле хәзер дә укытуын дәвам итәдер... Кем белә, бәлки, ул әле дә теге чактагы юләрлеге өчен үкенеп, Хәмидә апаны сагынып-саргаеп яши торгандыр. Үлеп ярата иде бит ул Хәмидә апаны. Әнә, кырык беренче елны сугышка киткәндә юл буе сөеп һәм үбеп туя алмаган иде...
— Ә Хәмидә апаң нишләде соң, — дисезме?
Зәйнетдин абый аны аерып киткән көнне мин аларга кереп, өйләренең туздырылган кош оясына охшап калуына шаккатып торган чакта, Хәмидә апа елый-елый шешенеп бетеп, кайдандыр кайтып керде дә:
— Их, малай, малай! Кичә кайларда гына булдың соң син? — дип, бик үк каты булмаса да, шактый сизелерлек итеп, артыма тибеп чыгарып җибәрде.
Ул чакта мин бит әле эшнең нәрсәдә икәнен белмим, шуңа күрә, бердән, өйләренең шулай пыр туздырылган булуыннан, икенчедән, Хәмидә апаның орышып, артыма тибеп озатуыннан чыгып, мин аны бер төн эчендә акылга җиңеләеп калган, ахрысы, бу, дип уйлаган идем. Ләкин әни аңлаткач, мәсьәлә ачыкланды: ул көнне үз акылында булган әле ул. Ә менә соңыннан...
Төнне кайда үткәргәндер һәм көндез төш авышканчы кайларда йөргәндер — анысын шайтан белгән, әмма төштән соң теге Кылыч борын, ревизияне ясап бетерергә кирәк, дип, Хәмидә апаның кибетенә килеп кергән. Менә шунда Хәмидә апа, бичаракаем, бик зур хата ясаган. Зәйнетдин абый белән булган хәлләрдән соң нервылары какшагандыр, күрәсең. Кылыч борын ревизия турында авыз ачуга, кинәт ярсып киткән дә:
—  Менә сиңа ревизия, сасы кәҗә тәкәсе! — дип, ящик ача торган тимер белән тондырган тегеңә.
Кылыч борынның сыйрагына барып тигән дә, сыйрак сөяген азрак күгәртеп чыгарган тимер. Аның урынында башкабер адәм рәтлерәк кеше булса, бу эшне әллә ни зурга җибәрмәс, бер кычкырып алыр иде дә шуның белән онытыр иде. Ләкин Ишәк колак хатын-кыздан да вакчылрак бәндә булып чыккан. Минуты белән башта Хәмидә апа үзенә бәргәндә кибеттә булган кешеләрнең исем-фамилияләрен язып алган, аннары авыл фельдшерыннан сыйрагы күгәреп чыкканлыкка белешмә алып, аксый-аксый районга чапкан.
Шуннан соң райпотребсоюзга өч кеше килеп, атна буе төпченеп, ревизия ясап интектерделәр Хәмидә апаны. Ләкин эшен чиста алып барган булып чыкты ул: телгә алып сөйләрлек гаебен таба алмадылар.
Ул мәшәкатьләрдән котылган гына иде, теге Кылыч борын мәсьәләсе буенча бимазаларга тотындылар. Бимазалап кына да калмадылар, хулиганлыкта гаепләп, ел ярымга утыртып та куйдылар бичараны.
Әнә шул хәлләрне башыннан кичергәннән ары акылга җиңеләеп калды ул. Болай карап торырга ипле генә, акыллы гына күренә иде үзе. Колхоз эшендә дә җен урынына эшли торган иде. Ләкин вакыт-вакыт кинәт кенә ычкынып китеп, үзалдына нидер сөйләшә, кайт, тилереп йөрмә, Зәйнетдин, җир йотсын әгәр, минем сиңа хыянәт иткәнем юк, дип кычкырып-кычкырып куя башлый. Аннары кызганыч һәм моңлы итеп җырлап җибәрә:
Их, Зәйнетдин, күрдең микән
 Алма чәчәк атканын?
Соңгы сулышыма кадәр
Көтәм синең кайтканны.
 
Иделләрне иңләп-буйлап
Йөзәрсең, үрдәккәем.
Бүген кичкә дә кайтмасаң —
Түзмәс бит йөрәккәем...
Җиңеләеп китеп, шушы җырларны җырлый башладымы, Хәмидә апаның холкын белгән ир-атлар аның тирәсеннән ераграк булу ягын чамалыйлар. Андый чакта ир-ат затын һич тә күралмый, аларны ата казлар, тормыш бозгычлар дип пыр туздыра торган иде.
Инде менә әни шул Хәмидә апаның вафат булуын әйтеп язган...
Ә бит аңа кырык тугыз да тулмаган иде. Яшәргә тиеш иде әле ул. Рәхәтләнеп яшәргә тиеш иде! Теге чакта Роберт-ишәк колактан куркып тезмәдә качып ятмаган булсам, һичшиксез, рәхәтләнеп яшисе кеше иде. Аның шушылай вакыты җитмичә үлеп китүенә иң элек мин гаепле ләбаса!..
Дөрес, мине беркем дә хөкем итмәячәк. Чөнки закон күзлегеннән караганда җинаятьче түгел мин. Тик шулай да йокы качты менә.
Өч тәүлек китте инде — күзне йокы алганы юк.
 

Вакыйф НУРУЛЛИН

 

Фото: vk.com

 

 

 

«Мәйдан» №5, 2005 ел.

 

Комментарийлар