Логотип «Мәйдан» журналы

Үкенерсең, китсәң

Хикәя.

Язгы кояшның рәхимле нурында кыш буе туңып, калтырап йөргән сөяк-санакларын җылытып утыручы сукбайлар төркеме бүген дә урман авызына җыелышты. Кемдер якындагы авыл кибетенә киткән иптәшен дүрт күз белән көтә. Кемдер күптән су күрмәгәнлектән, җилдә яргаланып беткән кул-бармакларын уа. Сөйләшер сүзләре сөйләнеп беткәнме, әллә иртәнге якта кәеф чамалымы – артык гөрләшмиләр, үзара бер-ике җөм­лә ыргытышалар да, тынып калалар.

Каралып беткән чырайларында сөенү дә, көенү билгеләре дә юк, битараф, нурсыз караш. Кигән киемнәре язгылыкка да, кышкылыкка да бер үк – төсен җуйган куртка, башларында бәйләнгән башлык.

Полиция патруль машина­сының килеп туктаганын күрү белән бераз җыела төштеләр. Берәүләр кайсы тарафка ычкыну мөмкинлеген барлады, кесәгә тыгыл­ган кулларын елт кына алып, «барсы да тәртиптә» дигән кыяфәт чыгарырга омтылдылар.

Машинадан төшкән полиция хезмәткәренең хатын-кыз икәнен абайлап, җиңел сулыш белән гөрләшергә үк тотындылар. «Оһо! Ну!» ымлыклары ишетелде.

Полиция майоры туры төркем янына юнәлде.

– Сәлам! Хәлләрегез ничек? Сез­нең белән сөйләшергә буламы?

– Пожалуйста, рәхим итегез.

– Сез миңа менә бу кешене эзләүдә булышмассызмы икән?

Папкадан чыккан фотосурәтне кулдан-кулга күчерделәр, карашлар сәер иде, әмма уңай җавап ишетелмәде.

Кайсы җилкә сикертте, кайсы тын калуны хуп күрде.

«Гафу, күргәнебез юк», – диде өлкәнрәге.

Мәгълүматларны рәсмиләш­терү өчен документлар тутыручы майор, башкалар күләгәсенә ышыкланып, таптанучыга игътибар итмәде. Күптән күзәтә иде майорны бу сукбай. «Ул! Айзилә!» «Әйе, әйе, килешле атлап йөрүе, зифа буй-сыны, матур йөзе – барысы да аның сөекле Айзиләсенеке!

”Кеше уеннан да җитез нәрсә бар? Уйлары еракта калган яшьлек истәлекләренә алып китте. Бик яшьли, балачакта ук бер-берсенә тартылдылар алар. Үзара эчкерсез дус­лык, бергә уздырган бәйрәм-кичәләр мә­хәббәткә юл сапты. Кич урам әйләнгәндә, киләчәк турында татлы хыялларга бирелеп, ни генә сөйләшмәделәр. Өметләр зурдан иде.

«Икебез дә югары уку йортына ке­рәчәкбез», – дип тырыша-тырыша укулар, үзара ярдәмләшеп имтихан бирүләр… Рөстәм биш таҗлы сирень чәчкәсе табып Айзиләгә сузды:

– Мә, аша. Моны ашасаң имтиханны һичшиксез «биш»кә бирәсең!

«Биш»ле билгесе алып имтихан бүлмәсеннән чыккан кыз, бөтен хикмәт шул серле сирень чәчкәсендә булуына ихлас ышанып, егеткә ягымлы карап куйды.

Сыйныфташлар бергәләшеп табигатькә чыктылар, елга буенда учак ягып көлгә күмеп бәрәңге пешерделәр. Аның тәме әле дә авыздан китми.

Яз көне укытучылардан качып, болынга яшьләр уенына бардылар. Авылның яшь-җилкенчәге су буена зур итеп учак якканнар. Шуның яктысында түгәрәк ясап җыр-биюле уен гөрләтәләр. Гармунны баян, баянны тагы гармун алыштыра. Бию һич туктап тормый. Яшьләр күпме генә тыпырдамасыннар, яңа борын төрткән яшел үлән тавышны үзенә йота.

Көн яктысында ишелеп аккан бозлар берән-сәрән кузгалалар да, елга үзәненнән чыгып, гөжләгән ташкынга кушылалар. Иксез-чиксез булып җәелгән елга ай яктысында тагын да серлерәк булып күренә. Көмеш ай юлы белән ерак-ерак офыккача китәрдәй бу­ла­сың.

Гармунчылар җыр көенә – вальс­ка күчәләр. Бу су буендагы түгәрәк уен тәмамлануга таба бара дигән сүз. Парлашып вальс әйләнгән яшьләр парлап кайту ягына юнәләләр.

Яз һавасын, сагындырган дымлы елга исен күкрәкләрне тутырып сулыйсың. Яшь бөре, үлән исе барлык хушбуйлардан да зат­лырак кебек тоела.

Тиздән, бик тиздән 10 ел укыган мәктәбең, туган авыл, үскән җир белән саубуллашыр вакыт җитәчәк. Кесәгә салып, төенчеккә төйнәп алып китә алмастай шушы хәзинәнең кадерен беләсе иде дә… Яшьлек – юләрлек. Киләчәк офыгы кызыктыра. «Нәрсә инде ул авыл? Менә шәһәр ичмасам!», – дип фәлсәфә саткан буласың.

Бик күп еллар шушы матурлыкны, яшьлегеңнең айлы кичләрен сагынып яшәрең уйга да кереп чыкмый.

…Әллә яшьлекнең үзен сагынумы соң бу?

Майор рәсми кәгазьләрен тутырып бетерде, ахры, машинага таба китте.

Килеп туктаганнан бирле машина эченнән агылган татарча җырның сүзләре, моңы Рөстәмнең җанын актарды, күңелен бөтереп алып үз агымына ияртте.

…Яшьлек ярың кала,

Әйләнеп бер кара,

Үкенерсең, китсәң, ир бала…

Рөстәм башкача түзеп тора алмады, канаты сынган коштай алга талпынып:

«Айзилә!» – диде.

Майор тавыш иясен эзләп кире борылды.

– Биш кенә минутка мөм­кинме, иптәш майор!.. – теле көрмәкләнде, – Айзилә, сөйләшик, җаным!

– Рөстәм? Исәнме, Рөстәм!

Төркемдәгеләр гаҗәпләнеп катып калдылар. Өлкәнрәге, «ычкыныйк тизрәк» дигән ишарә ясады. Үзара тиз аңлашалар, күрәсең, кайсы кая таралышып та беттеләр.

Кызга таба омтылган аяклар кинәт туктап калды, әйтерсең арада тирән упкын бар. Якын килергә кыешмый гына ашыгып дәвам итте Рөстәм:

– Айзилә! Нигә безнең язмышлар аерым язылган соң? Ник синең улың минем улым түгел? Йөрәгемне юкка гына яндырдымыни соң безнең мәхәббәт? Гаеп миндә булды, үкенүем дә, өзгәләнүем дә шуңа. Эх, үткәннәрне кире кайтарып булса. Гел хыялыбыз артыннан гына китәр идем. Башка юлга төштем шул… Егет күз яшьләрен сөртеп куйды, ике кулын алга сузды:

– Айзилә! Богау сал кулларыма, беләм, мине эзләп килгәнсең. Айзилә нәрсә дияргә дә белмәде. Юатыр иде, сүз тапмады, ачуланудан файда юк. Үгетләүдән эш узган.

Рәсми төс алган кыяфәт чыгарды, менә-менә агып китәм дип торган күз яшьләренә ирек бирмәде.

– Рөстәм, утыр машинага!

Рөс­тәм, ток биргәндәй, хә­рәкәтсез калган. Әллә ишетми дә инде.

– Рөстәм, утыр машинага, миңа кайтабыз. Сүз сөрешенең мондый юлга кереп китүен көтмәгән егет югалып калды.

– Нәрсә-ә? Син… мине… үзеңә чакырасыңмы?

– Әйе, әйдә, утыр, Рөстәм! Егет башыннан йолкып алган башлыкны бөтерде дә бөтерде. Йөзеңдә бер шатлану, бер кайгы төсмерләре чиратлашты.

– Эх!

Үкенү, сагыну сагышы, тирәннән, йөрәк түреннән үк чыккан бер аһәң иде бу.

– Эх, Айзилә!

Сукбай кинәт борылды да урман куелыгына чумды. Ә машинадан агылган моң үзәкне өзә.

«Юлларыңа карап,

Көннәреңне санап,

Мин көттем бит сине өзелеп.

Әйләнеп бер кара,

Яшьлек узып бара

Очар кошлар кебек тезелеп.

”Урман куелыгы да моңга киртә була алмады, баш миен бораулап кергән кебек тоелды егеткә.

Яшьлек ярың кала,

Әйләнеп бер кара,

Карамыйча түзә алмассың.

Үкенерсең, китсәң, ир бала.

Кайтачак әле ул үзенең сөек­лесе янына, чистарынып, булган гөнаһларыннан арынып кайтачак.

 

Рәмзия ҖИҺАНГӘРӘЕВА

Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар