УЕЛ
Мин урынымнан тордым да тәрәзә алдына килеп бастым, ә Талип икенче якка чыгып китте.
Белеп торам: хәзер ул баян алып керер, яңадан өстәл янына утырыр Һәм уйный башлар.
Аның белән байтактан бирле утырабыз инде: сөйләшер сүз күптән беткән; әллә җәйге кичнең тын эңгере тәэсиреннән, әллә әңгәмәбезнең Һичберкайчан ахыры да, нәтиҗәсе дә юклыгын аңлаудан (сүз «яхшылык» турында бара иде) икебезгә дә ямансу була башлаган иде. Үзебез үк чарасыз рәвештә кузгаткан җавапсыз сораулардан Һәм әлегә тиклем берәү дә хәл итә алмаган мәсьәләләрдән күңелне коткарырга кирәк иде. Ә мондый чакларда Талип гел баянда уйнарга тотына. Әйтерсең лә җанны адаштырып өметсезлеккә күмгән сорауларга көйләр генә җавап бирә, әрнүләрне Һәм сагышны көйләр генә юып ала.
Талип баянда әллә ни шәп уйнамый. Тик аңарда иң әйбәт уенчыда да сирәк очрый торган сыйфат бар: үзенә генә хас ихласлык Һәм кабатланмаслык бер аҺәң белән башкарганга, көйләре шул тиклем сөйкемле Һәм эчкерсез яңгырый ки, миңа, вакыт-вакыт, алар фәкать шулай гына ишетелергә тиештер сыман тоела. Аннары, ул Һәрвакыт борынгы көйләрне генә уйный: озын Һәм моңсу җырлар уйларына аваздашлар, күрәмсең. Талип шуларны гына ярата. Ә соңыннан, иң соңыннан (гел шулай) баянын кочаклап уйга бата Һәм кинәт аны бөтен буена тартып җибәрә; бармаклары гаҗәп җитез җиңеллек белән төймәдән-төймәгә йөгерә башлый: бүлмә әрнүдән генә тукылган моң белән тула, ярсу белән уйналганга, талгын гына сибеләсе урынга, бу моң, гасабиланып тыпырчынуы белән күңелдә шом уятыр дәрәҗәдә өзгәләнеп, кисәк-кисәк булып ишетелә; тик бераздан көй салмаклана, табигый хәленә кайта, берничә тапкыр сискәнеп сулкылдап ала да тәмам тынычлана, сабыр Һәм тирән сагышын күңелләргә түгеп агыла да агыла. Ә мин, тылсымланган кебек, йотлыгып тыңлыйм аны. Һәм күңелне (гел шулай) курку били: сулкылдамаса гына ярар иде бу көй тагын, дип уйлыйм, өзелмәсә генә ярар иде, дип борчылам.
Талип, баянын алды исә, әлеге көйне башкармый калмый. Еш кына ул, нәкъ бүгенгедәй, үз моңына әзерләнгәндәй, башта бүтән җырлар белән юана, аннары гына аңа әйләнеп кайта. Ә кайвакытларда озак итеп, сәгатьләр буена, фәкать шуны гына уйный. Мондый чагына туры килсәм, аны бүлдермим, игътибар итмәгән кыяфәт белән түргә узам, берәр китап, йә газета алып утырам, шуңа текәләм – тик укымыйм: көй тыңлыйм Һәм уйга биреләм, көй тәэсирендә туган уйларым Һәрвакыт ямансу була, еш кына алар хатирәләр белән кушыла Һәм барысы бергә күңелемдә сагыну белән бергә ниндидер сиземләү уята: хәйран күп кешеләрне ялгыз Һәм өметсез иткән сәбәпләр менә-менә ачылыр сыман тоела башлый.
Ә аннары (гел шулай), көйдән килеп чыккан сыман, күз алдымда гаҗәп рәвештә кыр юлы пәйда була һәм мин тузан туздыра-туздыра таудан төшеп килүче атлыны күреп алам. Арбада икәү. Берсе – җәйге челлә булуга карамастан, өстенә сырган бишмәт, аягына тула оек белән резин галош, ә башына киез эшләпә кигән арык тәнле карт. Икенчесе – төз, тыгыз гәүдәсенә сыланып торган гимнастерка кигән каратут йөзле ир – фронттан кайтып баруы әллә каян күренеп тора. Алар күптән киләләр бугай – сүзсез утыралар: карт йокымсырап бара, арба ныграк дыңгырдый башлады исә, кинәт сискәнеп күзләрен ача да һаман бер үк сүз белән («Йә, алаша!») атына кычкырып җибәрә. Янында яткан озын чыбык белән аның ябык сыртына сугып ала, ә тегесе иелгән башын күтәрмичә ялкау гына юыртып алгандай итә һәм янә адымнарын акрынайта. Солдат исә әллә ничек иркенәеп рәхәтләнеп киткән күз карашы белән комсызланып тирә-юнен күзәтә, ара-тирә картка караштырып ала һәм елмаеп көрсенеп куя. Аннары түзми, яңадан сораштыра башлый.
– Безнекеләр ничек соң, бабай?
– Ару гына, улым. Теге җомгада Сабирҗан абыең кайтты менә. Ә Гариф абыең былтыр ук кайткан иде бит инде. Җәрәхәте төзәлмәс булгач, списәйт иткәннәр үзен. Йә, алаша!
– Ә Зәйтүнә ни хәлдә соң, бабай? Колхоз эшендәдер инде ул.
– Йә, алаша, йокыга китәсең бит. Әйе. Исәннәр кайта әкрен генә. Кая китсеннәр, кайтмыйча.
– Габдрахман бабай, мин әйтәм, Зәйтүнә колхоз эшендәдер инде?
Тик карт бу сүзгә җавап бирми, кинәт буыла-буыла йөткерә башлый.
Солдат, сораштыруның һичбер файдасы юклыгын аңлап, янә төпченүдән туктый, яңадан гаҗиз булып тирә-якка күз сала һәм Зәйтүнәсен уйлый. Үзләренең моннан биш ел элек аерылыша алмый интегүләрен искә төшерә; биш ел буена килеп торган хатларның җылы сулышын һәм сагыну белән сугарылган моңын искә төшерә; иң кыен һәм өметсез вакытларда да сыгылып төшүдән саклаган әлеге моң хәзер дә күңелендә аның («зинһар, берүк кайта күр, сөеклем…»), хатлардагы шул сагыну һәм җан җылысы үлемнән коткарып калды түгелме соң аны? Солдат бервакыт үзенең төн буена ярым аңсыз хәлдә кар өстендә ятып чыгуын, йомшак кар кайнарлыгы эчендә рәхәт һәм куркыныч онытылу йотты дигәндә генә колак төбендә пышылдап әйтелгән сүзләрнең ишетелүен искә төшерә: «Минем өчен синнән дә кадерле кеше юк бу дөньяда, берүк исән кала күр, күз нурым…» Һәм, каян көч-дәрман килгәндер аңа, ул яңадан алга үрмәләде; солдат һични күрмәде, ишетмәде, түш кесәсенә салынган хат турында гына уйлады. Хатның югалуыннан яисә чит кешеләр кулына эләгүеннән курку тойгысы аны алга барырга, яшәү өчен термәкләшергә, исән калырга мәҗбүр итте. Ә былтыр оперция вакытында… Хәер, баштан аз үттемени андый хәлләр. Әгәр дә Зәйтүнәнең хатлары булмаса, белмим, ниләр генә эшләп бетәр иде икән ул («синең өчен генә яшимдер сыман тоела, кайта гына күр, яме…»). Солдат биштәрендәге бик кадерләп төрелгән хатларны искә төшереп елмая Һәм көрсенеп яңадан картка карап ала, тик аңа бүтән эндәшми. Тагын ни дип борчымак кирәк кешене. Барыбер артык сүз тартып ала алмыйсың аңардан. Әллә ни эшләгән бу Габдрахман бабай. җиңеләйгән дә бугай бераз. Бер сүзенең рәте юк. Үзе күтәрелеп йөзгә карарга курка. Аңламассың.
Авылга җитәрәк Габдрахман карт, җәйләүгә сугыласы бар дигән сылтау белән, атын су буйлатып уңга борды. Ә солдат арбадан сикереп төште дә ашыга-ашыга юлын дәвам итте. Урамда аңа берәү дә очрамады. Үзләренең турысына җиткәч кенә күрше өйнең капкасыннан күзләренә үк төшеп торган пилотка кигән яланаяклы малай йөгереп чыкты Һәм, солдатны күргәч, туктап калды да кыенсыну белән аны күзәтергә кереште. Солдат аның янына килеп чүгәләде, пилоткасын рәтләп куйды:
– Кем улы син?
– Зәкия улы. – Малай, оялчан кыз баладай кызарып, башын аска иде.
Малайдан күзен ала алмады солдат. Тамагына килеп утырган төер аңа сүз әйтергә ирек бирми иде. Ул үзенең яшьлек дусты Салихны исенә төшерде. Җанөзгеч кадерле вакыйгалар әллә нидән кабаланып, каударланып хәтерендә яңарды: кичке уеннар, аулак өйләр, каз өмәләре; бер-бере белән ярышып гармун уйнаулар (икесе дә гармунчы иде), сүз уйнатулар, биюләр, бер-беренә дулкынланып сер ачулар, мәңгелек дус булырга вәгъдә бирүләр – барысы да берьюлы исенә төште. Алар гашыйк булган кызлар да бер-берсе белән ахирәт дуслар иде. Пар канат сыман бергә йөргән бу ике кызны аерып, үзләре белән алып китү өчен ниләр генә уйлап чыгармыйлар иде алар, ниләр генә кылмыйлар иде. Ә ул кызларның тапкыр шуклыкларын, шаянлыкларын искә төшерсәң?.. Туйларын алар бер елны ясадылар. Салих, аталарыннан аерылып чыккач, үз өен алар янындагы буш урынга китереп салды. Алар шултиклем дус Һәм күңелле яшәделәр, исемнәрен авылда гыйбрәт итеп сөйли башладылар. Ике гаиләнең шатлыгы да, хәсрәте дә уртак иде. Шуңа күрә Салих белән Зәкиянең малайлары тугач, Зәйтүнә дә, Гомәр дә ахирәтләреннән ким сөенмәделәр. Бу вакыйга алар өчен дә гаҗәп зур куаныч булды, алар өчен дә мең төрле борчылу Һәм дулкынлану алып килде – үзләренең балалары туган диярсең. Хәзер шул малай, зуп-зур малай, аның каршысында басып тора. Ә Салих юк. Җан дустының югалган хәбәре Гомәргә кырык икенең көзендә үк килеп җиткән иде.
Солдат малайның аркасыннан сөйде Һәм үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды:
– Менә шулай. Борынны салындырмыйк, яме.
Аннары кыюсыз елмаеп үзләренең капкаларына табан юнәлде һәм кинәт әллә нидән сәер рәвештә күңелен шик томалап алды: аңа үзенең туган авылы нигәдер чит сыман тоела башлады, нәрсәдер үзгәргән монда, ниндидер ят бер нәрсә бар монда. Капканы ачып җибәргәч, солдатның тәне буйлап эссе йөгереп узды: ишегалдында ямь-яшел чирәм өстендә куе булып эре ромашкалар үсеп утыра, өй буен, койма яннарын билчән баскан, болдырдагы баскыч такталары арасыннан кычыткан сабаклары тырпаешып утыра, тәрәзә кәрнизләре ябык – кадаклап куелган; солдат капка алдындагы такыр урынның шулай ук каз үләне белән капланган булуын һәм аннан күптән инде берәүнең дә йөрмәвен абайлап алды. Ни бу? Зәйтүнә җиңгиләргә күчкәнме әллә? Яисә ул ахирәте Зәкияләрдә яшидер? Әмма… Ул ишегалдын ике генә сикереп узды да гаҗәп җитез елгырлык белән болдырга сикереп менде, ишектәге күгәреп беткән йозакны йолкып атты, эчкә ташланды һәм баз сыман салкын өйдә ни кылырга белми туктап калды. Монда бар да элеккечә, хәтеренә уелып калган әйберләр һәммәсе үз урынында тора, тик иң бәхетле көннәренең шаһиты булган бөтен нәрсә тын һәм соры шомлыкка уралган: почмакларны пәрәвез сарган, бөтен җиргә куе тузан яткан, гөлләр сулган, агач сәндерә өстендәге пар мендәр генә бары җан сискәндергеч өметсезлек белән ак һәм чиста килеш калган.
Гомәрне коточкыч сиземләү буып алды, тыны кысылды, аның шушы өйдән – дулкынландыргыч кадерле һәм шул ук вакытта ят, җансыз һәм караңгы өйдән тизрәк чыгып китәсе килде. Ул, исерек кеше кебек, куллары белән чытырдатып ишек яңагына ябышты, кармалана-кармалана болдырга чыкты һәм киң итеп сулыш алды. Көннең искиткеч якты һәм кояшлы булуына гаҗәпләнеп куйды – аңа караңгы өйдә әллә никадәр гомер торган сыман тоела иде.
Солдат урамга чыкты һәм җан дустының капкасына юнәлде; аның башында мең төрле сорау бөтерелә иде, тик араларыннан берсе барысын да күмеп-каплап китә, ул бөтен тирә-якны тузан болытыдай сорыга томалый, бөтен дөньяны салкын итә иде.
Күршесенең капка алды такыр иде – анда каз үләне үсмәгән, ишегалдында да авыр ромашкалар җилдә чайкалмый, тәрәзәләр дә кадакланмаган. Солдат, хәлсез аякларын көчкә сөйрәп, сап-сары итеп юылган баскычтан менде дә өйалдына узды, аннары, куркып диярлек, ишекне ачты, өйгә керде Һәм, гаҗәпләнүдән сүз әйтергә тиешлеген дә онытып, каршысында торган хатынга текәлде: яңаклары эчкә баткан, карт Һәм ябык чырайлы бу хатынның Зәкия – кайчандыр авылда иң гүзәл кызларның берсе Зәкия булуын көчкә таныды ул.
– Исәнме, Зәкия.
– Саумы, Гомәр. Кайттыңмы? – Хатын куллары белән алъяпкычын бөгәрли башлады, солдатка туры күтәрелеп карамады. Тик Гомәр аның зураеп калган күзләрендә җанөшеткеч сагыш бөркелеп торуын күрде. Аңа хатынның күзләре нәкъ менә шул сагыштан зураеп калган кебек тоелды.
– Зәйтүнә кайда ул, Зәкия? Әллә бер-бер хәл булдымы?
Хатын ничектер сәер рәвештә, тавышсыз гына елый иде. Аның бите буйлап яшь ага, җилкәләре калтырый, үзе, тын җитми диярсең, кисәк-кисәк сулыш алып куя.
Кызгану хисеннән солдатның бәгыре өзгәләнеп куйды. Ни кылырга да белми бер урында таптанып тора иде ул.
Хатын кинәт урындыкка сыгылып төште, өстәлгә капланды Һәм кычкырып үкси башлады:
– Мин… мин… мин генә гаепле бөтенесенә. Түзмәдем. Сине алдадым. Күңелгә гөнаҺ алдым. Әллә кайчан хәбәр итәргә иде үзеңә. Ә мин белмәсен, бәгыре өтәләнмәсен, дидем. Күңеле сынмасын, кайгыдан үз-үзен үлемгә ташламасын, дидем. Теләсәң ни эшләт. Кичерү сорамыйм. Ни булды соң миңа, Ходаем. Синең өчен эшләдем бит мин бөтенесен, синең өчен генә…
Ярдагы балык сыман бәргәләнгән хатынның сүзләреннән Һични аңламаса да, солдат ниндидер фаҗига булганын төшенә башлаган иде. Тик шулай да күңелендә өмет чаткысы кабынды.
– Тынычлан әле, Зәкия, юньләп сөйләп бир әле, ни булды?
– Безнең Зәйтүнә белән язуларыбыз бик охшаш иде бит. Кыз чакта беребез исеменнән икенчебез сезгә хатлар язып, теңкәгезгә тиеп бетә идек, хәтерлисеңме? Бөтенесе шуннан башланды. – Хатын алъяпкыч итәге белән битен, күзләрен сөртте. Аның йөзен тәвәккәллектән битәр, «миңа барыбер хәзер» дип әйтеп торучы җанлылык терелтеп җибәрде.
Зәкия бәйнә-бәйнә итеп үзләренең Зәйтүнә белән ничек фермада эшләүләрен, хатыннарның чиратлашып кышкы төннәрдә дежур торуларын, кырык икенче елның бер төнендә Зәйтүнәнең чана өстерәп суга баруын, аягы таеп бәкегә егылуын, бик озак чыга алмый азаплануын, чыккач та өенә кайтмыйча фермага йөгерүен (ул көнне алты сыер бозаулый), бозаулар абзарында төн уздыруын Һәм икенче көнне урын өстенә егылуын сөйләп бирә.
Шул авырудан соң Зәйтүнә бүтән аягына баса алмый. Хат язарлык түгел, җеп өзәрлек тә хәле булмый аның. Һәм ул иренә дигән хатларны сердәше Зәкиягә әйтеп яздыра. Үзенең авыруы хакында хәбәр итү түгел, кечкенә генә ишарә дә, бәләкәй генә күңел төшенкелеге дә булмый ул хатларда. Киресенчә, белә генә күрмәсен, хәбәр итә генә күрмәсеннәр дип, коты оча иде аның.
– Син берни сизмәдең. Зәйтүнә әйтеп яздырган хатларны аныкы дип белдең. Кочаклашып елый-елый уйлап тапкан шаяру сүзләребезне Зәйтүнәнеке итеп кабул иттең. Чөнки синең хатларың сагыну, рәхмәт хисе һәм мәхәббәт белән тулы иде. Аларда бер борчылу, бер хафалану сизмәдем мин. Ә хатың килеп төшкәч, Зәйтүнәнең ничек сөенгәнен белсәң иде син…
Бер-ике атна хат килми торса, Зәйтүнә бөтенләй боега, чәй дә эчми, сөйләшми дә, тик тәрәзәгә карап ятарга гадәтләнә. Көндез дә, кичен дә, төнлә дә күзе тәрәзәдә була. Мондый вакытларда аның авыруы тагын да көчәя сыман, ул озак-озак буылып-буылып йөткерә башлый, аңын югалтып саташа. Шундый көннәрнең берсендә авыруның тагын да көчәюеннән курыккан Зәкия, колхоздан ат алып, Зәйтүнәне больницага илтеп сала. Ул ике атна да ятмый анда: тын гына, сабыр гына җан бирә.
Гомәрнең күз аллары караңгыланып китте. Яңак сөякләре авыртканчы каты итеп тешләрен кысты. Үзе дә сизмәстән, куллары белән чатырдатып ишек яңагына ябышты.
– Соңгы сәгатьләрендә янында идем. Үләр алдыннан телдән калды ул. Хәзер дә күз алдымда тора, бахырым, бернинди хәрәкәтсез-нисез мендәрдә ята һәм күзләре белән мөлдерәп карап тора: нидер әйтәсе килә, мескенемнең, тик әйтә генә алмый. Аның күзләрен гомеремдә онытасым юк. – Зәкия яңадан елап җибәрде.
Гомәрдән ярты елдан артык хат булмый. Ә шушы вакыт эчендә Зәкия икенче бер зур югалту кичерә: ире Салих хәбәрсез югала. Бу хәл шултиклем тетрәтә аны: ул үзен акылдан язадыр сыман тоя башлый. Аш-суның тәме бетә, яшәүнең яме калмый, һичнинди эшкә кулы бармый. Бер төндә су буена төшә дә һичнинди уйсыз-нисез таңга кадәр агым суга карап утыра. Бала елаган тавыш ишетелгәч кенә, урыныннан кубып, өенә йөгерә. Өч яшьлек малае Талип йокыдан уянган, куркынып, елап утыра. Зәкия баласын кочагына ала һәм шундый нык итеп күкрәгенә кыса, малай, тыны буылып, тагын да катырак елый башлый.
Зәкия читенлек белән хәсрәтен онытырга, онытып булмаса да, беразга гына арынып торырга теләп йөргән көннәрнең берсендә хат ташучы Сорур апа Гомәрдән Зәйтүнә исеменә язылган өчпочмаклы хат китереп бирә: «Кемгә тапшырырга да белмим. Уйладым, уйладым да сезгә китерергә булдым. Синнән дә якын кешесе калмады бит аның. Авыр булса да җавап язып җибәр, кызым».
– Сорур апа хатыңны калдырып чыккач та берни үзгәрмәгән сыман тоела башлады миңа. Минем Салихым да исәндер, иртәгә аңардан да хат килеп төшәргә тиеш, дип уйладым. Зәйтүнә дә сау-сәламәт килеш эшләп йөри күк тиде. Ул эштән кайткач, мин бу хатны күтәреп керермен дә сөенечен алырмын дип уйлап куйдым, аннары озак итеп чәй эчеп утырырбыз. Яшь чакларны искә алырбыз. Аннары хатыңны ачып укыдым. «Чолганышта булдык. Күбебез ятып калды. Госпитальгә салдылар, сагындым», дигәнсең. Синең хатны укыгач, шундый-шундый кызгандым үзеңне. Нигәдер ярдәм итәсем, юатасым, башыңнан сыйпыйсым килеп китте. Һәм утырып сиңа хат яздым. Хатының Зәйтүнә булып, аның сүзләре, аның көлүе, аның сөюе белән хат яздым.
Шушы көннән башлап Зәкия түземсезлек белән фронттан хат көтә башлый. Тормышының җуелган мәгънәсе кире кайта. Хат ташучы Сорур апа аның өчен яңадан көтеп алына торган иң кадерле кешегә әверелә. Аның таушалып, искереп беткән зәңгәрсу пальтосы белән иске мамык шәлен күрү белән ул яңадан каушый, дулкынлана башлый. Үзенең серен ул фәкать Сорур апага ышандыра. Күпне кичергән бу хатын башта Зәкияне бик нык битәрләп ташлый. Аннары, уйланып утыргач: «Ниятең, бәлки, дөрестер, кызым, – ди. – Чынлап та, бәлки Гомәрнең берни белмәве хәерледер. Үлгәнне терелтеп булмый. Ә менә исәннәрне сүз белән дә җәрәхәтләргә ярамый хәзер».
– Сорур апа синең хатларыңны берәүгә дә күрсәтми-нитми үземә генә тапшыра иде. Минем хатларны да яшертен генә район үзәгенә алып китә торган иде.
Бу яшерен, тыелган шөгыль Зәкия өчен бердәнбер юанычка әйләнә. Башта, хат язган саен, вөҗдан газабы кичерә, бүтән болай эшләмәскә антлар итә. Тик Гомәрдән яңа хат килү белән антларын оныта, языласы хатны берничә көн уйлап йөри, аннары, ишеген бикләп, өстәл янына утыра.
– Мин ул хатларны сиңа дип язсам да, бөтен хисләремне ирем Салихка багышлый идем. Өстәл янында ак кәгазь битенә текәлеп утырганда да, минем өчен ул исән иде. Ул кайдадыр еракта-еракта, салкын окоп эчендә мине уйлап утыра, миннән сагынып хат көтә иде. Аның бик тә кайтасы килә. Аның мине Һәм улын күрәсе килә. Шуңа күрә дә мин хат саен бер үк сүзләрне яза идем: «Синең өчен генә яшимдер сыман тоела, кайта гына күр, яме…» Ә хатны Сорур апага тапшыргач, балаларча иләсләнеп үземнең ялганыма үзем ышанып йөрим: имеш, мин хатны сиңа түгел, ә чынлап та Салихка атап язганмын. Ул бит өзелеп-өзелеп хат көтә.
Зәкия тынып калды. Гомәр дә эндәшмәде.
– Хатларыңны җыеп бардым мин, – Зәкия сандыгын ачып бер төргәк хат чыгарды Һәм солдатның алдына куйды. – Мин синең алда бик тә гаепле. Тик Зәйтүнә соңгы сәгатендә миннән нәкъ шул хакта үтенгәндер сыман тоела миңа хәзер дә. Синең чынын белүдән бик курыкты ул. Ә өегезне җыештырып тордым мин. Соңгы вакытта гына кул тимәде. Үзем дә бу кышны чирләп чыктым. Хатың да бик озак килми торды.
Солдат бернинди сүзсез, хәрәкәтсез тыңлап утырды, аннары үзенең хатларын алды да, шуларга карап торды Һәм кинәт төргәкне йомып учын кысты. Соңыннан борылды да ишеккә юнәлде. Бусага төбендә басып торган малайга күзе төшкәч, аны кайда күргәнен исенә төшерә алмый азапланды. Исенә төшергәч, чүгәләде дә аның күзенә төшкән пилоткасын рәтләп куйды:
– Менә шулай…
Аннары, юл капчыгын ачып, аннан консервалар, ипи, тоз, шикәр ише нигъмәтләрне өстәлгә бушатты Һәм бер сүз әйтми чыгып китте.
Шул кичне әлеге малай, уеннан кайтып барган җиреннән, гаҗәп көй ишетеп туктап калды. Көй күрше өйдән ишетелә иде. Малай койма буендагы бүрәнәләр өстенә менде Һәм рәшәткәгә тотынып тәрәзәгә күз салды. Пәрдәсез тәрәзә аша ул керосин лампасының сүрән-кызыл яктысы таралган өй эчендә утырган солдатны күреп алды. Солдат ак күлмәктән иде. Ул өй уртасына куелган артсыз урындыкка яланаякларын аерып утырган килеш гармун уйный иде – тик аның гармуны әллә нинди: зур Һәм матур иде; телләр урынына бихисап күп ак сәдәпләр сибелешкән, үзе ялык-йолык килә. Тавышы да тальян тавышына охшамаган; яңгырап тора, үзе ят та сыман, үзе куе, тирән – берьюлы әллә ничә гармун уйный диярсең. Малай, тылсымланган шикелле, тәрәзәдән күзен ала алмады. Кайтып яткач та күзенә йокы кермәде, колагында бик озак көй яңгырады.
Икенче көнне дә малай шул ук көйне ишетте Һәм тагын рәшәткә янына килеп аны тыңлап торды.
Ә өченче көнне ул бу көйне сагына иде инде. Кич җитү белән, гармун ишетелмәс борын, рәшәткә янына килде Һәм түземсезләнеп солдатның уйный башлавын көтте. Ә инде матур гармунның беренче авазлары ишетелү белән малай җиңел сулап куйды. Ул әлеге көйнең үзе өчен әнисе шикелле үк кадерле икәнен тоя башлады: аны әллә кайчаннан белә ич ул, ишеткәне генә юк иде моңарчы; бүгенге кичне дә, авыл өстенә иңеп килүче эңгер-җилне дә, урамның ике ягына тезелешеп киткән өйләрне, аларның утларын, агачларны, бакчаларны – боларны да әллә кайчаннан бирле белә. Аларның әлеге көйдән яралган икәнен дә белә ул. Шулай булмаса, бу кадәр серле матурлык каян, каян килер иде дә, шултиклем моң каян җыелыр иде бөтенесенә? Кешеләр дә көйдән туалар. Тик нигәдер аларның гомере кыска була. Аннары алар елый белә. Чәчәкләр дә, яфраклар да, үләннәр дә елый белми. Ә кешеләр Һаман елый белә. Нигә икән?
Малай, гармунына капланган солдатка ярдәм итә алмавыннан гаҗиз булып, кызгану Һәм мәхәббәт хисе белән озак карап тора. Ә инде солдат яңадан уйный башлагач, әллә ни була малайга, ниндидер серле көч бөтереп алгандай, ул кинәт урыныннан куба да Һични күрми урам буйлап йөгерә, басу капкасын уза, кыр юлы буйлап урман ягына китә, шундагы бер агач төбенә ятып, туйганчы елый. Тынычланып кайтыр юлга чыкканда ул, беренче тапкыр күргәндәй, офык читеннән күтәрелеп килүче зур кызыл айга хәйран булып карап тора. Аннары, шундый ук гаҗәпләнү белән, караңгылык эченнән ап-ачык беленеп торган ак каен кәүсәләренә, бормаланып киткән елтыр суга, тын Һәм серле кырларга, авыл утларына, хисапсыз йолдызларга карый, Һәм күңелен дулкынлану биләп ала: болар Һәммәсе дә чын бит, дип уйлый ул, мин аларны күрәм, аларны аңлыйм; ул үзенең бөтен-бөтен нәрсәне дә өзелеп яратуын тоя, ул үзенә шушы төндә ниндидер сер ачылганын тоя: моңарчы күрмәгән төсләрне күрә бит ул хәзер, моңарчы ишетмәгән меңләгән авазлар колагын иркәли әнә, ә күңелендә шундый моң. җиҺанның мәңгелек сагышы – тормыш дигән нәрсәне аңлаганнарда гына мондый моң буладыр. Тик ул барыбер яратачак аны – тормышны. Елый-елый булса да яратачак.
Талип уйный да уйный. Ә мин кайчандыр дустым сөйләгән шушы вакыйганы – аның әрнүле балачак хатирәсен хәтерләп утырам. Аннары уйларымны уйлыйм: нигә безнең борынгы җырларыбыз моң-зар белән тулы икән? Нигә алар шултиклем әрнүле? Ул җырларны кем чыгарган? Һәм аларны онытып барабыз түгелме соң? Халкыбызның ядкарен, рухын саклап килгән җырларыбызны яратканнар сирәгәя бара ич. Яшьләрнең колагына шалтыравык көйләр ятышлырак хәзер. Талип шикелле нечкә күңелләр кимегәннән-кими бара. Адәм баласын моңлы итәр вакыйгалар юк микәнни соң бүген?
Талип уйный да уйный.
Мин Һичнигә игътибар итмичә карап торган җирдән кинәт сискәнеп куйдым: урамның нәкъ уртасыннан йөгереп барган чуар футболкалы малай, баян тавышын ишетеп, ахрысы, кинәт туктап калды, койма янына килде Һәм, ике кулы белән рәшәткәгә тотынып, тәрәзәгә текәлде. Миңа аның зур итеп ачылган күзләрендә гаҗәпләнү, сөенү Һәм мәрхәмәт чагыладыр сыман тоелды. Аны нигәдер юатасым, башыннан сыйпыйсым килеп китте.
Талип уйнап бетергәнче, малай урыныннан кузгалмады.
Альберт САФИН
Комментарийлар