Түшәмдәге боҗра
Газиз әниемә багышлана.
Мәһабәт агачлар куенында сыенып утырган разъездда бер ялгызымны калдырып, поезд ашыга-ашыга китеп барды. Каршыма килгән ап-ак каеннарның кызгылт яфракларын аралап, таныш юлга чыктым. Кулымдагы чемоданны җиргә куеп, әйләнә-тирәгә күз салдым.
Ерак түгел, калкулык сыртында гына, ихаталары, каралты-куралары белән туган авылымның җанга якын манзарасы ачылды.
Алтынсу тасмадай, офыкка җитеп сузылган усак агачлары янәшәсеннән уйга чумып, туган як күренешләрен күңелгә сеңдереп кайта-кайта, басу капкасына җиткәнемне сизми дә калдым
Исәнме, авылым! Таныйсыңмы мине? Бу – мин, синең чирәмле урамнарыңда кайчандыр ялантәпи чапкан шаян малай. Менә тагын хәтфәдәй чирәмеңдә тәгәрәп аунарга, нәфис камышларыңны сөяргә, сандугачларыңа кушылып җырларга сагынып кайттым.
Ишекне акрын гына ачып, бусагадан үтәм. Күз карашым мич алдында җиз самаварын куеп йөргән газиз әниемә төшкәч, йөрәгемнең кайсыдыр почмагы сулкылдап әрнеп куйды. Картайган, тагын да чүгә төшкән, елларның мәрхәмәтсез хөкеменә бирешкән әни. Кайчандыр күз явын алырдай булып торган кара чәч толымнарын ак бәс сарган. Кыен елларда, берсеннән-берсе кечкенә балаларының тамагын туйдыру өчен, күпме авырлык күтәргән җилкәләре бөрешеп калган. Авырганда юаткан, салкында җылыткан, көч биргән назлы кулларын хәзер җыерчыклар баскан...
Күңелемдә калыккан сагышлы хис-тойгыларны баса алмыйча, әнигә эндәшәм:
– Исәнме, әнкәй!
Ул сискәнеп китә. Моңсулык бөркелгән нурлы күзләрен зур ачып, ышанмыйча, бермәл миңа карап тора. Аннары, кытыршы куллары белән калтырана-калтырана, җиңнәремнән сыйпый:
– Балакаем...
Бер-беребезгә сыенган килеш озак басып торабыз. Дөньяда мондый очрашуларга ни җитә!
Онытылам. Дөнья мәшәкатьләре, бертуктаусыз борчыган тынгысыз уйлар каядыр китеп югалалар. Үземне бала-чактагыдай гамьсез һәм бәхетле сизәм. Иреннәремдә бераз тозлы сөт тәмен дә, кара ипи тәмен дә, кычыткан тәмен дә тойгандай булам.
Учак алдындагы самавыр капкачы, суы кайнап чыкканлыгын белдереп, акрын гына шылтырый башлый. Әни, көтелмәгән бәхеттән нишләргә белмәгән кешедәй елмая-елмая, табын әзерләргә тотына. Өстәлгә бер-бер артлы, борыннарны кытыклап, майда изеп пешерелгән бәрәңге шәңгәсе, ачы коймак, сөтле аш килеп утыра. Кәсәләргә хуш исле энҗәй чәйләре тутырып салына.
Әни белән, кара-каршы утырып, чөкердәшә-чөкердәшә, куе кара чәй эчәбез. Гәрәбәдәй сары итеп юылган стенадагы рәсемнәрдән язмыш шаукымы еракларга тараткан, икебезгә дә кадерле йөзләр безне күзәтә. Өстәл тирәли бергә җыелып, күңелле генә утырган чаклар искә төшә.
Бераз моңсу да, үкенечле дә, әмма нишләтәсең...
Әнинең салмак җыр сыман агылган ягымлы сөйләмен тыңлаган саен, сулыш алулар иркенәя, эчке киеренкелек акрын гына юкка чыга. Йомшак келәмнәргә баса-баса, түргә узам. Сумала исе аңкып торган бүрәнәләрне сыйпыйм, чигүле пәрдәләрне киңрәк ачам.
Бүлмә эче тагын да яктырып китә. Әтидән калган кыңгыраулы яшел гармунны кулларыма алып, акрын гына сузып җибәрәм. Күрекләрен көчлерәк тарткан саен, көмеш телләрдән сагышлы көйләр агыла башлый. Бөтен дөньяны онытып уйныйм да уйныйм. Җырның күренмәс канатларына эләгеп, каядыр очам да очам кебек...
Ярсып-ярсып уйнаган җитез бармаклар төймәләр өстеннән соңгы тапкыр йөгереп узалар да кинәт кенә туктап калалар. Битемә бәреп чыккан тир тамчыларын сөртеп алам да башымны күтәреп өскә карыйм. Шулвакыт күз карашым ихтыярсыздан түшәмгә төшә. Ялтыран торган сары матчада... гап-гади тимер боҗра.
Мин, сәерсенеп, аңа каравымны дәвам итәм.
Гаҗәпләнүемне сизеп, әни акрын гына яныма килә һәм, яшерен сер саклаучы кешедәй, пышылдап:
– Сине көйләп үстергән бишек боҗрасы ич ул. Абыйларыңны да белә. Яңа нигезгә күчкәндә, оныкларым кайтыр дип, иске өй түшәменнән алып куйган идем аны...
Яңа өй... Түшәмдәге иске боҗра...
Әйе, давыллы елларның утлы өермәсенә эләгеп һәлак булган абыем Галиәхмәт, сугыштан кайтмаган өч улы, исән-имин йөрүче башка абыйларым ядкяре итеп саклый ул аны. Әнкәй, ул боҗрага караган саен, үзенең бер-бер артлы тәгәрәп үскән балаларын, аларның, нарасый иреннәрендә елмаю билгеләре чыгарып, бишектә уйнап ятуларын күз алдына китерә булыр. Юксыну минутларына бирелеп, әлеге боҗрага ул яу кырында калган һәм инде имин чакта оясыннан читтә канат каккан кош балаларының исемнәре белән генә дәшә торгандыр...
Мин күзләремне йомам. Йомам һәм хатирәләр яктылыгына чумам.
...Әнә ул, Галиәхмәт абый, йөзеннән алсу нурлар бөркеп, аркасындагы ябык биштәренә зур өметләр салып, яудан кайтып килә. Салкын окопларда ята-ята, атакага ташлана-ташлана, үлем белән көрәшә-көрәшә, туган ягында яңа таң аттыру хыялына чумган кызылармияче авылда коммуна төзүдә башлап йөри.
Ә беркөнне көмеш күл буенда балта, пычкы тавышлары яңгырый. Галиәхмәт 17 яшьлек Гөлсылу һәм мөгаллим егет Шаһинур өчен яңа йорт салырга керешә. Атна-ун көн дигәндә, якты тәрәзәләре камышлы күлгә караган җыйнак өй калкып чыга. Агач исе бөркелеп торган яңа йортка керүнең икенче көнендә исә комсомолка Гөлсылу һәм Шаһинур йөрәкләрен бер-берсенә бүләк итәләр.
Галиәхмәт, яшьләрнең иңнәреннән кочып, аларга бәхетле тыныч тормыш тели. Аннары кисәк кенә ике яшь йөрәкне аптырашта калдырып чыгып китә. Бераздан, кулларына ниндидер тимер кисәге һәм чүкеч тотып, елмая-елмая килеп керә.
– Оныта язганмын, каһәр, – ди ул, үз-үзен орышкан булып. – Мин бит сезгә туй бүләге әзерләгән идем.
Аның кулында әле яңа гына тимерче сандалыннан төшкән тимер боҗра ялтырап китә.
– Оланнар, моның нәрсә икәнен беләсезме? – дип сорый ул, хәйләкәр елмаеп, һәм, чүкеч алып, җәһәт кенә матчага кадаклап куя. – Бу боҗрага эленгән сиртмәле бишектә кызыл көрәшчеләр, без башлаган данлы эшләрне дәвам итәрдәй ул-кызлар үстерерсез...
Коммунарга бу өйдә бала тавышы ишетергә насыйп булмаган. Тимер юл буенда, «Фордзон» тракторы белән коммуна җирләрен сөргән чагында, Әсән бай ялчылары этләрдән талатып, явызларча кыйнап, канга батырып ташлыйлар аны.
Авылга алып кайтканда, аның хәле инде өметсез була. Туган сеңлесенең яшьле күзләрен дә, коммунарларның ачы нәфрәт белән кысылган йодрыкларын да күрмичә озак ята Галиәхмәт-коммун. Бары тик сызылып таң атканда гына, ул күзләрен ача.
Канлы гәүдәсе өстенә иелгән таныш йөзләрне күреп, кипкән иреннәрен ачып, көч-хәл белән ал арга эндәшә:
– Елама, сеңлем... Кайгырмагыз, дусларым... Алар безне үтереп бетерә алмаслар. Мин үлсәм, сез каласыз. Бирешмәгез генә...
Аннары, Шаһинур белән Гөлсылуның кулларын тотып:
– Ә сез, минем кадерлеләрем, васыятемне онытмагыз, бишек һәрвакыт тирбәлеп торсын...
Соңгы сүзләрен әйтүгә, күзләре, түшәмдәге боҗрага төбәлеп, мәңгегә хәрәкәтсез кала.
Яңа тормыш, иске киртәләрне җимереп, һаман алга таба бара. Галиәхмәт каһарманның данлы юлын Шаһинур дәвам итә. Күл буенда бәләкәй йортта берсе артыннан берсе Галиәхмәт батырның энеләре, көрәшчеләр дөньяга килә.
Тыныч, матур көннәр башлана. Ләкин озакка булмаган икән. Ил өстендә сугыш афәте яңадан баш калкыта. Ватан-ана үзенең барлык улларын һәм кызларын изге көрәшкә чакырып аваз сала. Коммунар абыйларының әманәтен йөрәкләренә сеңдереп, илнең иксез-чиксез киңлекләрен сакларга Шаһинур һәм аның өч улы бәләкәй йорттан чыгалар. Ә Гөлсылу, аларның кайтуларын дүрт күз белән көтеп, изге юлга озатып кала...
Иске сандык төбендә әни бик кадерлән саклап тоткан бер төенчек бар. Анда сугыштан кайтмаган өлкән абыйларның батырларча һәлак булулары турында язылган «кара» кәгазьләр, орден-медальләр.
Боҗра, боҗра... Җансыз, салкын тимер кисәге. Бу фани дөньяда күптөрле боҗраларның барлыгын беләм мин. Хатын-кыз колагында ялтыраган алкаларның ниндиләре генә юк хәзер, ә кулларында җемелдәгән якут кашлы йөзекләр, көмеш беләзекләр, алтын балдаклар... Аларга карагач, минем күп еллар элек туган өй матчасына эленгән, абыйларның нарасый көлүләрен күргән, «әттә», «әннә» дигән тавышларын ишеткән, әнкәемнең җыр-моңнарын, әткәемнең гармун чыңнарын үзенә сеңдергән, коммунар Галиәхмәт абыйның ядкяре булган гап-гади тимер боҗра алдында баш иясе килә.
Ирек ДИНДАРОВ
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар