Туган йортта
Хикәя.
Ирек әйләнеп кайтканда,Үркәй әби аның әйберләрен әзерләп маташа иде. Өй түрендәге сары буяулы иске агач диванда Ирекнең ачык чемоданы тора. Ул инде яртылаш тутырылган. Кара һәм кызыл шакмаклар төшкән тыгыз материя белән тышланган, чем-кара пластмасса тоткалы, йозаклары һәм почмаклары ялтыравык сары тимердән эшләнгән бу күркәм чемоданны Ирек Казан универмагында чират торып алган иде.
Үркәй әби улына дип бәйләгән ап-ак йон оекбашны ике пыяла банка арасына кыстырып куйды. Чемоданны бик тәфсилләп, әйберләрне тыгыз итеп тутыра Үркәй әби, аз гына да буш урын калдырмый. Менә ул Ирекнең калын йөнтәс сөлгесен җәеп салды, кара пластмассадан шомартып эшләнгән зур сабын савытын селкенмәслек итеп чемодан почмагына кыстырды, аннары өстәлдән бал тутырылган ярты литрлы пыяла банка алды. Банка консерв капкачы белән ябылган, аның өстеннән иске чүпрәк капланып, тегәрҗеп белән кысып бәйләнгән иде.
Ирек имән бусагадан өй эченә атлады; артына борылып, ишекне тыгызлап ябып куйды. Ишек шактый калҗайган иде – асты бусага уемына кереп тора, ә өстә бер бармак илле чамасы ярык кала.
– Ишегеңнең өстен бераз тарттырасы бар икән, әни, – диде Ирек, бармаклары белән ярыкны капшый-капшый.
– Әтиең үлгән елны тарттырып куйган идек тә, тагын калҗайды шул инде. Салкыннар башланганчы Темәпей останы чакырып тарттырырга булыр әле. Кышка чыпталыйсы да бар, – диде Үркәй әби.
Ирек ательеда тектереп алган күркәм пальтосын, йөнтәс йонлы бүреген агач чөйгә элде дә, мич янына килеп, мех эчле ботинкаларын сала башлады.
– Ботинкаң җылы, ахры, эче йонлы, – диде Үркәй әби.
– Җылысын җылы да. Астындагы мехы юкарак. Подъемы биек үзе, Казанга кайткач, астына мамык түшәргә уйлап торам әле.
Үркәй әби, мич янына килеп, бер ботинканы кулына алды һәм, бармаклары белән кунычын ике якка аерып, эчен карый башлады.
– Ә төбенә сарык тиресе кисеп җәйсәң, ничек булыр икән, улым?
– Бик шәп булыр иде, әни.
Үркәй әби чоланнан ак йонлы сарык тиресе алып керде дә лышт итеп идәнгә ташлады. Озын, куе йонлы язгы бәрән тиресе иде бу.
– Теге зур ак сарык бәрәненең тиресе, – диде Үркәй әби. – Ривал абыең балалары белән киленне кунакка алып кайткач суйдырган идем.
– Ул ак сарык һаман исәнмени әле, әни?
– Исән, һаман елына икешәр бәрән китерә.
Үркәй әби обой ябыштырылмаган почмак як стенадагы кадактан зур кайчысын алып килде.
– Әни, без башта ботинка төбен үлчәп алыйк, аннары кисәрбез. Тире бик бозылмасын иде.
Ирек башта тирене йонлы ягы белән аска әйләндереп салды, аннары ботинкаларны бер-берсенә янәшә куеп тире өстенә бастырды.
– Менә, ян-якларыннан карандаш белән сызабыз да шул эздән генә кисеп алабыз.
Ирек, түр бүлмәгә кереп, имән өстәл тартмасын ачты, үзеннән, апасыннан, абыйсыннан һәм сеңлесеннән әнисенә килгән хатларны актара-актара, карандаш эзли башлады. Таба алмагач, әнисенә дәште:
– Әни, берәр җирдә карандаш кисәге юкмы икән?
– Юктыр шул инде, балакаем. Сез киткән елларда дүртәү-бншәү аунап йөри иде, әтиең үлгәч, алары да югалып бетте бугай, – диде Үркәй әби, чемодан почмагына бал банкасын җайлый-җайлый. Ирек, алгы өйгә чыгып, пинжәк кесәсеннән берничә төсле кара белән яза торган шариклы каләмен алды. Каләм башындагы кнопкаларның кызылына басып, карасы төшә микән, дип, тирегә сызгалап карады. Кара әйбәт төште һәм Ирек, тире өстенә ботинка төпләренең сызымын сызып, зур кайчыны чикылдата-чикылдата кисә башлады.
– Кайчың бик үтмәсләнгән икән, әни.
– Бер-ике ай элек Җәгүр дәдәңнән үткенләткән идем дә, яңадан биреп аласы бар инде.
Ирек, азаплана-азаплана кисеп бетергәч, ботинкаларына олтаннарны җәйде.
– Әй, йомшак та булды, әни, – диде ул, ботинкаларын кигәч, – аякларга сразы рәхәт булып китте. Кара инде, фабрикадан ук тире олтан белән чыгарсалар, бөтен кеше рәхәтләнер иде. Казанга кайткач, спартаклылар белән сөйләшергә кирәк әле. Хәер, аларны алдан ук белеп торам инде мин, әйтсәң, мех җитми, ди башлаячаклар. Алар сүзендә дә хаклык бар шул – бер пар гына түгел бит ул, миллионлаган ботинкага уйма мех кирәк.
Ирек ботинкаларын салып мич янына куйды, кайчыны стенадагы каралып беткән кадакка илтеп элде дә, тирене төреп, чоланга чыгып китте.
***
Ирек туган авылына узып барышлый гына тукталды. Район үзәгенә командировкага килгән иде – бер көнгә булса да әни янына сугылып чыгыйм, дип уйлады. Ул гел шулай итә. Казандагы эш урынында аның кебек әллә ничә хезмәткәрне еш кына районнарга командировкага җибәреп торалар. Ирек һәрвакыт үзенең туган районын яки күршедәге берәр районны сайлый. Район үзәгенә килеп төшкәч, эшлисе эшләрен берәр көн алданрак бетерергә тырыша һәм соңгы көнне әнисе Үркәй әби янына сугылып чыга. Шулай итеп, ул ел саен ике-өч мәртәбә әнисе янында була иде. Менә бүген дә, район үзәгендә эшен бетергәч, иртәнге автобус белән кайтып төште, һәрвакыттагыча, кичкырын авылда эшләүче яшьтәшләренең өйләренә барып килде, инде менә әнисе янында төн куначак та иртән туп-туры аэропортка китәчәк.
Ирек сарык тиресен чоландагы озын юкагач колгага элде дә өйгә керде.
– Әллә чәйне җылытып алыйммы? – диде Үркәй әби.
– Эһе.
Үркәй әби, мич янына барып, кулдан ясалган артсыз урындык өстендәге электр плитәсен тоташтырды. Калҗаеп, каралып беткән казан кунасы өстендәге соры буяулы зур калай чәйнекне плитә өстенә утыртты. Университетта укыганда, Ирекләрнең тулай торагындагы чәйнек тә шушындый иде. Ә әнисенә бу чәйнекне Ирек командировкаларының берсендә алып кайтып бирде. Казанның «Кристалл» кибетеннән алган иде ул аны. Алгач-алгач дип, берьюлы ике чәйнек сатып алды. Берсе – шушы, икенчесе – тутыкмый торган тимердән, өстенә матур бизәкләр сырлап ясалган ялтыравык ак чәйнек. Анысын ул өенә, хатынына кайтарып бирде.
Ирекнең командировка саен әнисенә нәрсә дә булса алып кайта торган гадәте бар. Инде әллә ничә күлмәклек, кырлы, калын пыяла стаканнар, алюминий калаклар, төрле төстәге ситсы яулыклар алып кайтты. Ул беркайчан да, әнигә нәрсә алып кайтыйм икән, дип аптырап тормый, бу йортка нәрсә кирәген бик белеп, эшкә яраклы әйберләр генә сатып ала. Кайбер әйберләрне ул кибеттән дә эзләп йөрми, турыдан-туры үз квартирасыннан гына монда кайтара. Әнә, тәрәзәләрдәге ак ситсы пәрдәләрне үз квартирасыннан алып кайтты ул. Үзләренә эре чәчәкле капрон тюль алгач, әле ярты ел гына эленеп торган бу пәрдәләрне ыргытырга яки чүпрәккә тотарга кызгандылар. Аннары килен аларны каенанасына биреп җибәрде. Үркәй әбинең кечкенә тәрәзәләренә әнә ничек матур булып, килешеп тора алар. Әнә теге төрлесе төрле зурлыктагы аш тәлинкәләре дә Казан бүләге. Үзләренә кыйммәтле зур сервиз алгач, Ирек боларныž барысын җыеп әнисенә алып кайтты. Үркәй әбинең яньчелеп, кайнар аштан каралып беткән алюминий тәлинкәләре урынына болар бик ярадылар, ялт итеп, табак-савыт киштәсеннән бөтен өйгә ямь биреп торалар.
Ирек белән Үркәй әби әйберләрне тутырып бетерделәр. Ирек ялтыр йозакларны чертләтеп япты да чемоданны сары диван астына тыгып куйды. Аннары ул, галстугын салып, түр стенадагы көзгене тотып торган кадакларның берсенә элде һәм, көзгегә карап, үсеп килүче сары мыегын як-якка сыпыргалый башлады. Ирекнең беркайчан да мыек җибәрергә уйлаганы юк иде. Идарәдәге хезмәттәшләре барысы да мыек калдыра башлагач кына кызыгып китте.
– Бу көзгенең элпәсе тәмам коелып беткән икән, – диде ул, көзге пыяласындагы кара нокталарны сыпырып.
– Әллә кайчан алып ыргытырга гына иде инде ул көзгене. Бер куйгач, тора шунда, комачауламый да, файдасы да юк, – диде Үркәй әби. Ул, аркасы белән мичкә терәлеп, чәй кайнап чыкканны көтә иде.
Бу көзгене Ирек балачактан ук хәтерли. Инде менә егерме еллар бар, түр стенадагы кадакларыннан кузгалганы да юк.
– Берәр яңа көзге алып кайтыйммы соң, әни?
– Юк, кирәкми, улым. Ниемә ул миңа. Әтиең исән чакта кырынырга кирәк иде дә, хәзер монысына да шул сез кайткач карасагыз гына. Башкача күз сирпеп караган кеше дә юк. Бер куйгач, эленеп тора инде шунда, стена шыр ялангач булмасын өчен.
Чәй кайнап чыкты. Үркәй әби, кайнар чәйнек сабын тастымал белән тотып, өстәл янына килде. Ирек почмак яктагы такта өсле караваттан таба астына куя торган фанера кисәген алып килде. Өстәл соры төскә буялган иде. Буяуның сыйфаты шуның төсле генә булган, күрәсең, җылы әйбер куйсаң чатнап ябыша.
Үркәй әби бу өстәлне үзе буяды. Буявы – күршеләр идән буяганнан калган банка төбе генә иде, өстәл өсте кытыршыланып кипте.
Үркәй әби, чәйнекне фанера өстенә куйгач, өстәл астыннан шикәр салынган пыяла банка, ике стакан, чәй калаклары, ярты түгәрәк бодай ипие алды. Ирек мич буенда торган артсыз урындыкны өстәл янына алып килде. Урындыкны ике кырыйдан тотып идәнгә куйды да, як-якка селкетеп, ныклыгын сынап карады. Урындык какшаган иде.
– Чүкечләр мич астындамы, әни? Урындыгыңны каккалап куйыйм әле, – диде Ирек.
Үркәй әби яңа гына ипи кисеп бетергән иде, барып мич асты тактасын ачты. Тактаның мич астына караган ягы сырлы-сырлы иде. Бу такта инде күп еллар буе йортта ике хезмәтне башкарып килә. Беренчедән, ул мич асты капкачы, икенчедән, яңа бәйләнгән оек-бияләй басу өчен сырлы такта. Үркәй әби Иреккә кышкы салкыннарда кияргә дип бәйләгән баягы ак оекбашны да шушы тактада басты.
Үркәй әби мич астыннан тутыгып беткән чүкеч, ике келәшчә, кадаклар, калай кисәкләре һәм башка тимер-томыр тутырылган озынча фанера әрҗә тартып чыгарды. Ирек, әрҗәдән чүкеч һәм берничә вак кадак алып урындык аякларын ныгытып кагып куйды.
– Ярар, улым, юк белән булашма, чәй суына, – диде Үркәй әби. – Урындыкларым җитәрлек әле.
– Җитәрлек, дип, төзәтерлек әйберне төзәтергә инде ул, әни, – диде Ирек, әтисенең тимер-томыр әрҗәсен мич астына куеп. Аннары ул ишек катындагы калай юынгычта кер сабыны белән кулларын юды, кучкардагы тастымалга сөртенде дә өстәл янына килде. Кара-каршы утырып чәй эчә башладылар.
– Мин Казанда кичләрен кофе эчәм, – диде Ирек. – Төнлә эшләп утырганда бик әйбәт була.
– Шулай диләр шул, куе чәй дә йокыны ача бит, – диде әнисе.
– Мин язу-сызу эшләрен төнлә эшләргә яратам. Нәфисә белән кызым телевизор карап утыралар да ятып йоклыйлар. Ә мин ялгызым гына эш бүлмәсенә кереп утырам. Бүлмә тыныч, өстәлдә кайнар кофе, тәмәке. Командировкадан алып кайткан материалларны эшкәртеп утырам шулай. Рәхәт. Әллә никадәр кызык материал җыелган була.
– Бик күп тартасың бугай, улым, – диде Үркәй әби, өстәлдәге чәй тәлинкәсенә тулган тәмәке төпчекләренә карап. Үркәй әби, Ирек кайткач, тәмәке көле кагу өчен һәрвакыт чип-чиста итеп юылган чәй тәлинкәсе китереп куя иде.
– Юк, өйдә көнгә ярты пачкадан арттырмыйм, менә командировка вакытларында гына тартыла, – диде Ирек. Ул, чәен эчеп бетергәч, өстәлдәге пычакны алып, баш бармак бите белән үткенлеген тикшерде. Пычак үтмәсләнгән иде. Ирек, алгы өйгә керә торган ишек өстендәге беләүне алып, пычак үткенли башлады.
– Югары оч Әрчәнтәйләргә барган идем, өйләренә газ көйләгәннәр икән, баллон белән, – диде ул, беләүне пычак йөзенә ышкый-ышкый.
– Ишле семьялар хәзер барысы да газ көйли. Аларда мал-туар күп була, малга җылы суы, пешкән бәрәңгесе кирәк. Газ белән бик җайлы, диләр бит.
– Электр плитәсе җайсыздыр инде сиңа, әни. Суны бигрәк озак кайната бит.
– И-и-и, миңа инде, улым, чыксам-керсәм бер башым дигәндәй, пешергән ашны өч көн ашыйм. Электр кергәч әйбәт булды әле, сыңар чынаяк чәй өчен казан астына ягып торасы юк, утын да янга кала. Сыерны саткач, мәшәкатем бетте, казан тутырып су кайнатасы түгел.
Ирек пычакны үткенләп бетерде дә беләүне урынына илтеп куйды. Көне буе каядыр китеп югалган песи ишекне тырный башлаган иде, аны ачып кертте. Бу арада инде Үркәй әби Иреккә түр өйдәге сиртмәле караватка урын җәйгән, үзе, кечкенә түшәген өстерәп, мич башына менеп бара иде.
– Әни, миңа урынны бу өйгә генә җәй, менә бу караватка. Йоклап киткәнче сөйләшеп ятарбыз, – диде Ирек.
Үркәй әби:
– Теләсәң кайда ят, мин йомшак булыр дип кенә анда җәйгән идем. Урын-җиреңне алып чыгыйм алайса, – дип, мич башыннан төшә башлады.
– Төшмә, әнкәй, хәзер, үзем.
Ирек урын-җирен, түшәге, юрганы, мендәре белән урап, алгы өйгә күтәреп чыкты. Аларны такта өсле караватка сузып салгач, ишек янындагы төймәгә басып утны сүндерде, чалбары белән күлмәген салып, кармана-кармана, урындык өстенә куйды һәм урынына барып ятты. Түшәк калын булса да, йомшак, сиртмәле тахтада ятып өйрәнгәнгә, Иреккә урын катырак иде. Ул, чалкан ятып, әнисе сырган калын, авыр юрганның ике почмагын иңбашлары астына кыстырды. Ул да булмады, өстәл астында кыштыр-кыштыр нәрсәдер кимереп яткан мәче шап итеп юрганга килеп менде. «Перес», – дип, идәнгә төртеп төшерде.
– Ул сиңа тынгы бирмәс инде бүген, чурт, – диде Үркәй әби мич башыннан, – минем белән шул караватта йокларга өйрәнеп бетте. Утны сүндердем исә, мыраулап килә дә юрганга сикереп менә. Аннары минем куенга кереп йоклый.
Чыннан да, озакламый песи яңадан карават өстенә сикереп менде дә, юрган астына керергә итенеп, юеш борынын Ирекнең иягенә китереп төртте.
– Перес, чорт! – Ирек песине кулы белән сыпырып җибәрде. Песи тәпиләре белән шап итеп идәнгә барып төште.
Мич башыннан Үркәй әбинең тавышы ишетелде:
– Кил монда, мен минем янга. Пес-пес-пес.
Ләкин песи яңадан Ирек өстенә сикереп менде. Үркәй әби:
– Шунда йокларга үчегә инде ул. Кая, монда алып менеп үз яныма яткырып карыйм әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, мич башыннан төште дә песине тотып алды.
Өй эче тынычланып бетте дигәндә генә мич башыннан песинең тырматканы һәм мияулаганы ишетелде.
– Кара син, ә! Җан иясе бит, аның да үзе күнеккән, үзенең яраткан урыны бар. Шуннан китәсе килми, күрәсең, хайванның, һаман караватка төшәргә тырмаша бит, – диде Үркәй әби, зарланмый гына.
Ирек песинең Үркәй әби кулыннан ычкынырга теләп кыштыр-кыштыр тырманганын тыңлый-тыңлый йокымсырый башлады. Бераздан инде Үркәй әбинең сөйләшүе һәм мәче тырнашуы аның төшенә үк әверелеп китте. Ул Казанда, үзенең өч бүлмәле квартирасында, имеш. Ап-ак урын-җирле, баш-башлары ялт иткән полировкалы йомшак тахтасында ята. Әнисе еракта, авылда, имеш, ләкин аның сөйләгән һәр сүзе Иреккә ишетелеп тора. «Песинең дә яраткан урыны бар. аның да шуннан китәсе килми. Ә менә сез барыгыз да шушы йортны ташлап киттегез. Әтиегез, җитмеш яшен тутырып бер генә көн дә яши алмыйча, кабергә үк китеп барды; син, олы кызым Роза, Ташкент якларына, алмагачлы кала төзим дип киттең; ә син, олы улым Ривал, әллә ниткән четерекле машиналар белән нефть мае чыгарырга дип, Азнакай якларына китеп бардың; син, кече улым Ирек, унбиш ел буе укыдың да, инде Казанда зур-зур кешеләр, зур-зур эшләр белән мәшгульсең, бөтен Татарстан буйлап дөнья куасың; ә син, кече кызым Вера, Әлмәткә барып, нефть чыгаручыларга жалунҗа акчасы билгеләү өчен, чут эшенә бирелеп киттең. Хәзер һәрберегез мине үз яныгызга чакырасыз: «Кил, әни, безнең янда тор, дөнья рәхәтен күреп кал»,— дисез. Әнә песинең дә яраткан җире бар, песинең дә үз урынын ташлап китәсе килми. Юк, юк, бу минем сезгә ачулануым-үпкәләвем түгел. Барыгызга да рәхмәт, тырыштыгыз, кеше булдыгыз. Инде андагы тормышыгыз, торган урыныгыз үзегезгә ошый икән, рәхәтләнеп, үзегезчә, үзегез теләгән җирдә яшәгез. Әнә песинең дә яраткан җире бар, песинең дә аны ташлап китәсе килми бит».
Ирек өйрәнмәгән җирдә озак йоклый алмый иде, бүген дә иртә уянды һәм кинәт сискәнеп китте. Сул янбашына терәлеп, ниндидер җылы, йомшак әйбер ята иде. Караса – песи.
– Тәки үзенекен иткән бит, – диде Ирек үз-үзенә. Ул арада инде Үркәй әби дә уянды, мыштыр-мыштыр мич башыннан төшеп, электр плитәсен тоташтырды. Ирек урыныннан торып чалбарын киде, электр машинкасы белән кырынып алды, бил тиңентен әйбәтләп юынды. Аннары чип-чиста ак нейлон күлмәген киде, олы төенле киң галстугын такты, күлмәк җиңнәрен ак пружина беләзек белән күтәртеп куйды, шакмаклары аз гына беленеп торган йон катыш лавсан костюмын киеп, өстәл янына килеп утырды. Кулдан ясалган агач диван, тупас урындыклар, буялмаган каен идән һәм түшәмнәр, такталарны ышкылап кына эшләгән киштәләр һәм башка арзанлы йорт җиһазлары арасында ул үзенең чиста киемнәре белән аеруча күзгә бәрелеп тора, аеруча мәһабәт һәм нәзакәтле күренә иде. Ялгыз карчык яши торган гади, бүгенге авылның башка йортлары белән чагыштырганда бераз ярлырак та булган бу йортта Ирек өй эченә ниндидер гайре табигый яңалык биреп тора. Ләкин бу яңалыкның монда вакытлыча гына икәнлеге аермачык сизелә, чөнки заман белән иңгә-ин басып баручы Ирек белән Үркәй әбинең өе эчендәге әйберләре бер-берсенә һич тә тәңгәл килмиләр. Алар бер-берсен тулыландырып, берсенең килешмәгән җирен икенчесе яшереп тормый. Шуңа күрә аларнын икесенә дә нидер җитешми кебек. Бу йорт стеналары эчендә аларнын кайсыдыр яклары шыр ачылып, ямьсезләнеп күренгәндәй, һәм аларны тизрәк аерасы, һәр икесенә аерым-аерым гына карыйсы, һәр икесенең матурлыгын аерым-аерым гына татыйсы килә.
Иртәнге ашны ашагач, Ирек муенына йон шарфын урады, өстенә күркәм пальтосын, башына затлы бүреген, аягына тире олтанлы ботинкаларын киде. Аннары сары диван астыннан шакмаклы чемоданын тартып чыгарды. Бу арада Үркәй әби дә сырмалы бишмәтен, кызыл эчле галошларын киеп, башына улы Ирек алып кайткан соры калын шәлен бөркәнеп өлгергән иде. Ирек, ишекне ачып, алдан әнисен чыгарды, үзе аның артыннан иярде. Капка төбенә чыгып җиткәч, ул капка келәсенә үрелде һәм келәнең кадагы сынык икәнен күреп алды: келә, борыны белән аска карап, бер кадакта гына асылынып тора иде. Ирек, чемоданын куеп, яңадан өйгә кереп китте. Мич астындагы әрҗәдән чүкеч белән бер озын кадак алып чыкты һәм келә асылынып тормаслык итеп имән баганага кадак кагып куйды.
Эшен бетергәч, ул саубуллашу өчен әнисенә елмаеп кулларын сузды. Үркәй әби дә елмаеп, улының зур кулларын кечкенә кушучына алды.
– Сау булып тор, әни, җае туры килгәндә, тагын бер кайтып китәрмен әле, – диде Ирек.
– Исән-сау йөре, улым.
Ирек, чемоданын селти-селти, югары очка, аэропортка баручы автобус тукталышына табан атлады. Үркәй әби, улы борылышка кереп югалганчы, капка төбендә басып торды да борылып өенә кереп китте.
Гәрәй РӘХИМ
Фото: vk.com
Комментарийлар