Логотип «Мәйдан» журналы

Тимерсез әти

- Әти, сугыштан ник тимерсез кайттың син? - дип, икенче тапкыр сорый Рамиле. - Әлфәтнең әтисе дә тимерле, Хәмитнеке дә...Ул сугышка киткәндә әле тәпи генә йөри башлаган, хәзер инде янында бөтерчек кеб...

- Әти, сугыштан ник тимерсез кайттың син? - дип, икенче тапкыр сорый Рамиле. - Әлфәтнең әтисе дә тимерле, Хәмитнеке дә...
Ул сугышка киткәндә әле тәпи генә йөри башлаган, хәзер инде янында бөтерчек кебек әвәрә килүче улы беренче тапкыр бу сорауны биргәндә игътибар итмәгән иде. Юкка булмаган, шул фикер күңеленә кереп оялаган да һаман җанын бимазалый икән. Яшьтәш малайлары белән җыелышкач, үзара гәпләшә, мактаныша торганнардыр. Нәрсә дип аңлатсын соң ул аңа? Сугыштан тимер белән кайту мактана-горурлана торган нәрсә түгел бит. Чәнти бармак очы кадәр генә ядрә, ярчык кисәге дә гомереңне кисәргә мөмкин. Үлеп калмасаң, яраларың төзәлеп, байтак еллар узганнан соң да, тәнеңдәге ярчык урыныннан кузгалып, аяктан ега, диләр. Аңа да эләкте ул тимер кисәге. Янына снаряд төшеп, җигеп йөрүче атын өзгәләп атты. Үзен Ходай саклагандыр... бер генә урыны - боты яраланган иде. Сөягенә дә тимәгән. Снарядның, бәлки, атның икенче ягында шартлавы коткаргандыр. Тылга озатып, лазаретта ярчыгын алдылар да Воронеж госпиталенә җибәрделәр. Анда айдан артык дәвалангач, тагын фронтка озаттылар. Польша җирендә тагын бер кат яраланды. Анысында ядрә иң өстен тишеп үтте. Яралануын башта үзе дә сизмәде. Кулы хәлсезләнгәч караса, гимнастеркасының сул җиңе кып-кызыл кан булган. Анысында госпитальгә барып та йөрмәде. Лазаретта гына ятып чыкты. Ярасы куркыныч түгел иде.
- Ике тимерне дә сугышта калдырып кайттым мин, улым, - дип, Рамилнең җитен чәчләреннән ягымлы гына сыйпаштырып куйды ул.
Җиде-сигез яше белән генә баручы сабыйга яралануның мактана торган нәрсә булмавын ничек аңлатып бетерергә соң? Бала гына булса да, зиһенле үзе, олы кеше акыллары бар. Буйга да яшьтәшләреннән бер башка калкурак.
- Һе! Шундый кадерле нәрсәне калдырып кайталармыни! Әнә, Хәмитнең әтисе сугышка кадәр көтү көткән. Түше тулы тимер тагып кайткач, җыелышларда сәхнәдә генә утыра. Син учаскыда ипи пешергәнсең, кал-хузның нәсел айгыры белән китеп тә бер тимерең юк. Булганын да алып кайтмагансың, - дип үпкәли үк башлады улы, соргылт күзләрен челт-мелт йомгалап.
Сөйләшүнең мондый борылыш аласын, баланың тимерләр, дип, орден-медальләрне әйтүен уена да кертеп карамаган иде. Менә нәрсәгә авызын турсайткан икән. Ихтыяр-сыздан югалып калды. Күңеленә әллә ничек булып китте. Өстенә таш бастылармыни! Авырның да авыры икән балаң алдында үзеңне гаепле итеп тою.
Рамиле күзләренә тутырып карады да, аның сүзсез калуын күреп, йөгереп китеп барды. Су буена - үзара бергә җыелып уйный торган урыннарына йөгерде. Чалбар балаклары җилфер-җилфер килә, ә аның йөрәге парә-парә сулкылдый.
И бала! Атаңны утларга салганыңны аңламыйсың да шул син!
Ирексездән куллары чәчен артка сыпырып куйды. Иң өстендәге һәм ботындагы яралары әрнеп алды.
Әйе, сугышка колхозларының нәсел айгыры белән китте ул. Кырык беренче елның 20 октябрендә кулына хәрби комиссариаттан шундый повестка тоттырдылар: сугышка бергә китәргә! Комазан урманчылыгында ипи пешерүче булып эшли иде. Ә ул һөнәргә армиядә хезмәт иткәндә өйрәнеп кайтты...
Бүгенгедәй хәтерендә. Көзге ачы җилле көн. Вак кына салкын яңгыр сибәләп тора. Аннан соң туганнар барысы да диярлек фронтка китеп беткән, аның кебек өлкәнрәкләр икенче чиратка калдырылган иде. Көзен алар яшендәгеләргә дә чират җитте. Кулына повестка тапшыргач, абзарга барып, колхозның нәсел айгырын җигеп килде. Шуннан соң гына саубуллашырга өенә сугылды. Ат та, авылда соңгы көне икәнен, башка бу урамнарны, басу-кырларны күрмәячәген сизенгәндәй, боек иде ул көнне. Йөгәнләгәндә дә чыгымчыламады. Атын капка келәсенә бәйләп керде дә утырып бер чынаяк чәй эчте. Аның сугышка китәсен өйдәгеләре дә ишетеп өлгергән иде инде. Төенчеккә бәйләп, юлына ризык тыктылар. Үзләренчә дога кылдылар да кузгалды. Шул ат белән Кукмара станциясенә кадәр барды. Аннан икесен дә Мәскәүгә озаттылар.
Орден-медальләр өчен сугыштымы соң ул?.. Алар турында уйлаганы да булмады.
Башкала өчен каты сугышлар бара иде инде. Колхозның шул нәсел айгыры белән обозга билгеләделәр. Алгы сызыкка снарядлар, патроннар, азык-төлек ташый башладылар. Күбрәк тылда йөрсәләр дә, анда да сугыштагы кебек, тәртипләр дә кырыс: приказ бирелдеме, берсүзсез үтәлергә тиеш.
Каты сугыш барганда, туп тагып алгы сызыкка ук илтеп куйганнары булды. Тирә-юньдә үлем-мәхшәр, ничек исән калганнардыр. Ерак түгел генә снарядлар ярылгаласа да, әҗәл читләтеп узды аларны. Немец танкларын да, солдатларын да беренче тапкыр шунда күрде. Соры киемнән, кар өстен кырмыскалар кебек сырып алганнар да безнең позициягә автоматларыннан ут яудыралар. Ике арада үлем уены бара. Биш танкларын кара төтен чорнап алган. Алгы позициягә килеп җитүгә, артиллерист егетләр, тупларын атлардан ычкындырып, дошманга ут ачарга да кереште. Алар тиз генә борылып тылга юыртты. Өч ат белән килгәннәр иде, кыргыз егетенеке ядрә тиеп кар өстенә авып калды. Яраланган гына булса да, ташлап калдырырга туры килде.
Ә бервакыт, дошманның зур көчләре безнең позицияне өзгәч, һөҗүмнәрен туктату өчен, аларга - обоздагыларга да сугышка керергә туры килде. Күбрәк тылда йөрсәләр дә, фронт сызыгына якын булгач, кирәге чыгып куяр дип, аларга да мылтык белән берничә обойма патрон бирделәр. Яшь кенә бер офицер карга бата-чума йөгереп килеп җитте дә дошманның фронт сызыгын үтеп чыгуын хәбәр итте. Барысын да җыеп, оборонага яткырды. Кырык градуслы декабрь салкыннары башланган чак. Немецларны көткән ярты сәгать эчендә суык үзәкләргә үтә башлады. Теге вакытны аты яраланып калган кыргыз егете җылыну өчен торып сикергәли башлаган иде, офицер, аты-юлы белән сүгенеп, кире ятарга мәҗбүр итте.
Менә бер заман алар каршындагы уйсулыкка свастикалы дүрт танк һәм бер өер дошман солдатлары килеп чыкты. Ара якынлашкач, сугыш башланды. Позицияләренә килеп җиткән ике танкны шешәләр атып яндырдылар. Солдатлары да сирәгәйде. Шуңа да карамастан, һаман ут ачып килә бирәләр. Ул да өч дошманны егып салды.
-Рус, сдавайсь!
-Иван, хенде хох! Шнапс, шоколад будет, - дигән авазлары да ишетелә башлады.
Кайсыдыр акырып үзләренчә җырлый.
Исерекләр ич болар. Исерек булмасалар, бу зәмһәрир суыкта һөҗүмгә ташланырлар идемени?
Менә бер танк аңа туп-туры килә башлады. Якынлаша, каһәр! Эчәгеләрне чылбырына урап, сытып узачак бит бу! Гранатасы да юк, ичмасам| Берәрне булса да кесәсендә йөрт башына килмәде. Торып йөгерсәң, немецларның автомат пулялары мину эчендә җилкәңнән иләк ясаячак.
Башкалар нишли икән?
Сулга караган иде, йә Хода! Кыргыз егете чалкан әйләнеп ята. Бүреге читкә тәгәрәгән. Баш тирәсендәге кар кып-кызыл булган. Аннан арырак яткан якташы Хисамның гәүдәсе дә хәрәкәтсез. Алар сафы да нык сирәгәйгән икән бит. Аннан уң якта яткан Семенда да җан әсәре сизелми.
Чү! Янында граната ята түгелме соң? Ара биш метрлап кына. Шуышып барып алырга мөмкин.
Винтовкасын сул кулы белән каешыннан тоткан килеш тиз генә шуышып китте. Янына дошман пулялары выжлап килеп кадала. Биш метр ара кул сузымы гына булса да, сугышта алай ук якын түгел икән. Яшәү белән үлем арасы ул. Мизгел эчендә Газраил сине үз канаты астына алырга мөмкин. Исән барып җитәргә язган икән. Гранатаны кулына алды да хәрәкәтсез калып көтә башлады. Танк якынлашканнан-якынлаша. Үзе пулеметыннан үлем сиптерә.
Утыз-кырык метрлап калгач, бераз калкынгандай итте дә, гранатасын томырды һәм, яңадан куллары белән башын кочаклап, кар өстенә сеңде. Бер мәлдән көчле шартлау яңгырады. Башын калкытып караса, дошманның тимер өемен ут чолгаган. Ул арада өстәге люгыннан кара киемле танкист күренде. Җиргә сикереп төшкәнче үк аңа төбәп атып җибәрде. Танкист кар өстенә авып төшкән җиреннән башка күтәрелмәде. Башкаларын да чүкеп алды ул.
Дүртенче танк кире борыла башлаган иде, анысын да ут чорнады. Дошманның берән-сәрән генә калган солдатлары позицияләренә килеп җиткәннәр иде инде, кул сугышына күтәрелде. Монда тагын бер фашистның башына җитте. Патроны беткән идеме, автоматын читкә томырды да аның өстенә сикерде немец. Исәбе - бугазына ябышу иде бугай. Ул елгыррак булып чыкты. Читкә тайпылып калды да винтовка түтәсе белән тегенең баш артына орды. Икенчесендә инде бөтен көченә сукты. Дошман солдаты башка селкенеп тә карамады.
Кул сугышы, ничек тиз башланса, шулай тиз төгәлләнде дә. Бер-берсенә күз салсалар, позицияләрендә дүртәү басып торалар.
Бәрелеш башланганда егерме өч кеше иде, дүртәү калганнар! Ә немецларның барысы да кар өстеңдә үлеп ята. Теге офицер да исән булып чыкты. Авыр яраланган. Тагын өч кешеләре үлем белән яшәү арасында тартыша иде. Аларның яраларын бәйләгән арада ике танк белән үзебезнекеләр килеп җитте. Аларга эш калмаган иде инде. Яралыларны кыр госпиталенә озаттылар. Саубуллашканда офицер дүртесенең дә исем-фамилиясен язып алды.
- Орденга тәкъдим итәм, - диде. Үзләре бу турыда оныттылар да. Сугышта бүләк сорап йөрү гадәте юк бит. Анда миллионлаган солдат-офицер. Орден-медальләр дә аз тапшырылмый калмагандыр. Олауда гына йөрсәләр дә, алгы сызыктагылар белән дошман һөҗүмнәрен дә кире кайтарырга туры килгәләде аларга. Анда кеше бүләк өчен сугышмый. Анда кеше иле өчен, үзе исән калу өчен сугыша. Үлемнән дә аз котылып калмады ул.
Бервакыт ерак тылга азык-төлек алырга җибәрделәр. Фронтта ерак тыл дигәне дә унбиш-егерме чакрым гына инде аның. Кайтырга чыккач, бөтенләй башка юлдан киткәннәр. Бер авылга килеп керәләр. Карасалар, сиртмәле коедан солдатлар су алып маташа. Якынрак килсәләр: немецлар!
Аңнарына килеп, тиз генә атларын чаптырып китеп баралар. Әле ярый винтовкаларын иңнәренә асмаганнар, чанага йөк арасына салганнар иде. Аларның солдатлар икәнен күреп алсалар, бер уйсыз ут ачасыларын көт тә тор! Толып бөркәнеп утыргач, үзләренә хезмәт итүче авыл агайлары, дип уйлаганнардыр.
Шулай да авылны йөк белән узып китәргә кыюлыклары җитми. Атларын ташлап, бакчалар аша чыгып качалар. Частьлары күрше авылда гына булган икән. Кайткач, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирәләр. Иптәшләре тәгәри-тәгәри көлә. Үз башына төшмәгән кешегә синең дошман гаскәре торган авылга кадәр адашып чыгуың кызык шул.
Аларның бу адашып йөрүеннән иртәрәк кызык ясаганнар. Особистлар чакыртып сорау ала башлады.
- Ник анда барып чыктыгыз?
- Ник олавыгызны калдырдыгыз?
- Дошман ягына чыгасыгыз килгәндер әле.
- Аннан нинди задание бирделәр? Тикмәгә генә кире җибәрмәсләр...
Унбиш көн буе шулай тилмерттеләр. Ахырдан аларның гаепсезлегенә ышандылар бугай. Башка бимазаламадылар. Әле ярый мылтыкларын үзләре белән алганнар, олауларында онытып калдырмаганнар.
Бераздан аны кухняга билгеләделәр. Солдатларга ашарга пешерү йөкләнде аңа. Фронтка үзе белән бергә киткән колхозның нәсел айгыры үлгән иде инде. Аннан соң да өчме-дүртме ат алыштырырга өлгерде. Сугыш беткәнче дистәдән артык алыштырачак әле ул ал арны. Утлы сугыш юлларында атлар да аз ятып калмады шул. Алар да, солдатлар кебек, снаряд ярчыкларыннан, төбәп атылган һәм очраклы ядрәләрдән бихисап һәлак булды. Тик берсенә дә һәйкәл генә куелмаган.
Кемнәрнедер үлемнән дә коткарып калганнардыр. Аны да бит ике тапкыр үлемнән атлар саклап калды. Яралангач, алар да ыңгыраша, күзләреннән яшь ага иде. Мал гына булса да, аларның да җаны бар шул...
Әйе, күкрәген тутырып орден-медальләр белән кайтмады ул. Тылда да кеше җилкәсе артына качып йөрмәде. Ил-көн алдында йөзе ак. Җиңү көнен якынайтуда аның – Мөбарәкҗанның да өлеше бар. Җиңү хакына аның да газиз каны түгелгән. Алгы сызыкта сугышмады ул, алгы сызыктан да ерак калмады. Ашаган белми, тураган белә, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Алгы сызыкка вакытында җитәрлек патрон-снаряд ташып, сугышчыларга тәмле ашлар пешереп торырга да кирәк бит.
Орден-медале юк, дип кимсенеп йөрмәсен балалары. Барысы да җыелганда, табын янында яхшылап аңлатырга кирәк. Кеше сүзе кеше үтерә, диләр, авылда әллә нинди сүз таратучылар табылыр. Бала-чага аларны күңеленә бигрәк тә тиз кабул итә.                                       I
Бигрәкләр дә рәхимсез, аяусыз сугыш булды бу. Халык бихисап кырылды. Аларның авылыннан да фронтка киткән ирләрнең яртысы да әйләнеп кайтмаган. Күпме яшь гомерләр өзелде, авыллар яндырылды, шәһәрләр җимерелде. Тылда - авылда да тормыш җиңелдән булмаган. Икмәк урлаган, дип, әллә ничә кешене төрмәгә утыртканнар. Җиңү шатлыгына караганда, югалту ачысы күбрәк халык йөрәгендә. Шушындый вакытта бала-чага сөйләшүен чынга алып, сүз ара сүз китеп, үзенә дә: «Сугышта булмагандыр», - дип кырын карый башласалар... Авылда дус бар, дошман бар...
Кичке аш янында барысын да ничек авылдан чыгып китүеннән башлап, обозга эләгүен, үлем белән күзгә-күз очрашуларын, яралануларын, анда бүләк өчен сугышмауларын һәм аны сорап алмауларын, җиңүдә үзенең дә өлеше керүен, алар алдында намусы чиста булуын ашыкмыйча гына, түкми-чәчми сөйләп бирде. Аның хикәятен тыңлаганда, җәмәгате елап та алды.
Сөйләп бетерде дә, күңеле җиңеләеп калды, иңеннән тау төшкәндәй булды. Балаларның да күзләрендә аңа мәхәббәт, аның белән горурлану чаткылары кабынган иде.
Аңлашылмаудан туган авыр уйлар аларның йөрәген башка изеп яшәмәячәген тойды ул.
 

Вәрис ГАЛИ


Фото: vk.com


 



«Мәйдан» №5, 2010 ел.


Комментарийлар