ТЕЛЕҢ КЫЧЫТСА — КЫЧЫТКАН ЧӘЙНӘ! (Анонс)
Үзебезнең авыл егете Бакирга кияүгә чыктым. Эшчән булды. Йорт салып, башка чыктык. Тик бәйләнчеклеге бар иде. Ә мин кызу канлы, сүзле. Сүз әйтүе була Бакирның – кабынам. Тәлинкә оча, таба оча, башына...
Үзебезнең авыл егете Бакирга кияүгә чыктым. Эшчән булды. Йорт салып, башка чыктык. Тик бәйләнчеклеге бар иде. Ә мин кызу канлы, сүзле. Сүз әйтүе була Бакирның – кабынам. Тәлинкә оча, таба оча, башына табагы белән кабарган камырымны каплаган чаклар да булгалады. Эчеп кайтып, нидәндер канәгатьсезлек белдерсә, менә тотынам ике сүзенә дүрт белән җавап бирергә. «Ник эчтең, каян акча алдың, кем белән эчтең, син әшәке белән гомер итмим, аерылам!» – дип, әниләргә кайтам да китәм. Минем «аерылулар» ешая башлагач, әни: «Син, кызым, ирең бәйләнгәндә ник дәшәсең соң? Дәшкәч, игътибар итү була. Ә ир-ат игътибарны ярата. Сүз артыннан сүз, каш астыннан күз, ызгыш-талаш китә. Әллә эшең беткәнме болын кадәр йортыңда, талашка вакыт әрәм иткәнче? Бакир тавыш күтәрә башласа, көянтә-чиләгеңне ал да, иң ерак чишмәгә суга кит. Барып җиткәнче син суынасың, син кайтканчы ирең басыла. Анда да тынмаса, бакчаңа чык та чүп ута. Бер сүз дәшмә. Телең кычытса – кычыткан чәйнә», – диде.
Аерылам дисәм дә, яратып барган иремне ятка калдырасы килми бит, колак салдым әни сүзенә. Дәшми түзеп карарга булдым…
(Чулпан Насыйрованың кызыклы хикәясен «Мәйдан»ның июнь ае санында укый алачаксыз.)
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от shurkin_son
Комментарийлар