Театр мәктәбе
Хикәя.
Эре тамчылы яңгыр юеш асфальт өстен шадралатып ява. Урам утларының алдавыч яктысында күлләвекләрне күрермен димә. Юл аша чыга башлау белән суга басты Дания ханым. Тукталышта торган автобусны күреп, йөгерә башлады. Ләкин юлны чыгып өлгерә алмады, ярты юлны үтүгә светофорда кызыл ут кабынды. Хатын юл уртасында басып калды, автобус китте.
Дания ханым инде ярты сәгатьләп тукталышта тора. Ефәк күлмәге тәненә сыланды, туфли эчендә дә су. Яңгыр китергән салкыннан калтырый ук башлады. Зур коңгырт күзләрен күпме генә тутырып карамасын, автобус, үч иткәндәй, күренмәде... Шулчак тукталыш яныннан үтеп киткән бер машинаның тормоз тавышы ишетелде. Дания ханым нәрсә булды икән дип әйләнеп карады. Машина артка чигенеп, хатын янына килеп туктады. Ишеге ачылды һәм эчтән:
– Дания апа, утырыгыз! – дигән тавыш ишетелде.
Кем булыр бу? Аның бит мондый затлы машинада йөрүче танышы юк. Шикләнеп кенә машинага якынлашты, эчкә күз ташлады.
– Керегез тизрәк, Дания апа, чыланасыз бит, – дип кабатлады рульдәге егет. – Әллә танымыйсыз инде?
Әстәгъфирулла, шул малай түгелдер бит? Кереп утырды, машина кузгалып китте. Апасының һаман да әле ышанып җитмәгән кебек карап-карап алуын күреп, егет машина тартмасын ачты. Анда урталай бөкләнгән дәфтәр бите ята иде.
– Шул кәгазьне алыгыз әле, – диде егет. – Хәтерегездә микән.
Дания ханым кәгазьне алды, ачты. Андагы язуларны күреп, шунда ук җанланып китте:
– Таныдым мин сине, исемеңне генә хәтерли алмый утыра идем. Син бит Нияз! Һаман саклыйсыңмыни әле моны? – дип, кәгазьне кире урынына салып куйды.
– Сакламаска, ул бит минем юл картасы, – диде егет, елмаеп.
* * *
Апрель киче иде. Дания ашыкмый гына урам буйлап бара. Шулчак сагаеп калды: гадәти шәһәр тавышларына нәрсәдер өстәлгәндәй булды. Ниндидер күпсанлы гаскәр киләмени. Ул гаскәр килеп җитәр дә шәһәрне яулап алыр төсле иде. Шунда ук аңлап алды: елгада боз кузгалгандыр.
Күпер өстендә бер малай басып тора иде. Менә ул нигәдер күпер култыксасына күтәрелә башлады.
Бер аягын ялт кына елга ягына ташлады да инде. Дания, шунда ук хәлне аңлап алып, кычкырмакчы булды, ләкин тамагына төер килеп тыгылды. Малай үзенә таба йөгерүче апаны күреп катып калды. Һәм култыксадан кире күпер өстенә төште.
Дания малай янына җитәр-җитмәстән туктады. Хәле бетеп, култыксага таянды. Аның каршында битләренә сипкел кунган, җирән чәчләре тузгыган ябык кына малай басып тора иде.
Нәрсә әйтергә моңа? Нинди сүзләр бу бичараны коточкыч адымнан йолып калыр? Дания, култыкса аша иелеп, аска карады. Тамагындагы төерне йотып җибәрде.
– Бозлар китә, – диде ул, үзалдына гына сөйләнгән кебек. – Бер-берсен этә-төртә каядыр ашыгалар. Озакламый барысы да эреп бетәсен, сандугачлы җәй киләсен белмиләр ахры... Урам тулы кеше, ә сөйләшер кеше юк, әйеме? – дип, кинәт кенә малайга таба борылды.
Малай, сәерсенеп, хатынга карап алды. Ләкин бер генә сүз белән дә җавап кайтармады.
– Дөресен генә әйткәндә, сиңа бер үтенечем бар иде, – диде Дания, инде турыдан-туры малайга мөрәҗәгать итеп. – Мин театр студиясендә эшлим. Бер спектакльгә нәкъ синең кебек малай кирәк иде. Риза булмассыңмы?
Бу сүзләргә инде малай, гаҗәпсенеп, озаграк карап торды.
– Сез миннән көләргә уйладыгызмы? – диде ул, ниһаять, телгә килеп.
– Бер дә юк. Әлеге рольгә яраклы малайны мин ике ай эзлим инде. Сине күрү белән, «Менә ул!» дип чак кычкырып җибәрмәдем.
– Миннән булмаячак. Бернәрсәгә яраксыз тинтәк мин, белсәгез.
– Бу бит синең сүзләр түгел. Кем әйтте моны сиңа?
Малай, башка бер сүз дә тартып чыгара алмассыз дигәнне аңлатып, башын аска иде.
– Ярар, җавап бирәсең килми икән, кирәкми. Шулай да син хәзер минем белән бара алмассыңмы? Студия белән, андагы малайлар һәм кызлар белән танышырсың.
Ошамый икән, шунда ук китәрсең. Курыкма, мин сине бәйләп куймам.
– Кем сезгә куркам ди әле!..
Нияз ниндидер әкәмәт, гаҗәеп дөньяга килеп эләкте. Мәктәпнең капма-каршысы иде бу. Әйтерсең, һәрвакыт тәнәфес: малайлар һәм кызлар тегендә-монда чаба, сикерә, кычкырып көлә, тиргәшә, кочаклаша... Бернинди тыючы юк. Киресенчә, Дания апалары: «Шундый сугышу буламы, йә! Шулай гына кычкырыр идеңме ачуың килгәндә? Ә син ничек елыйсың? Күз яшьләрең кайда?» – дип тирги. Нияз бу тамашага исе-акылы китеп карап утырды...
Бу пьесаны Дания үзе язган иде. Беренче күренеш: сугыштан соңгы кечкенә шәһәрчек, җимерек йортлар. Урамда бер төркем малай туп тибеп уйный. Шунда берсе яннарыннан үтеп баручы кечкенә малайны күреп ала да: «Әнә ул, әнә!» – дип төртеп күрсәтә. Малайлар теге мескенне төрле яктан уратып ала: «Синең әтиең хыянәтче! Шуңа күрә сугыштан кайтмаган ул, качып йөри...». Малайны кыйный ук башлыйлар. Малай елый, йөгереп, сәхнәдән чыгып китә.
Икенче күренеш: урам буйлап дүрт тәгәрмәч беркетелгән такта өстендә аяксыз инвалид килә. Урам чатында әлеге малай белән очрашалар. Малай аны юл аша чыгарып куя. Чыгаргач, гарип иргә текәлеп карап тора да: «Әти!» – дип кычкырып җибәрә, күзләрендә яшь ялтырап китә. «Ялгыштың, егет, минем мондый улым юк», – ди ир. «Бер дә ялгышмадым! Синең фотосурәтең безнең диварда эленеп тора. Нигә шулкадәр озак йөрдең сугышта?» – дип, малай елый башлый. Сөйләшеп китәләр, яннарына тагын кемнәрдер җыела, сугыш афәтләре, төрле язмышлар турында сүзләр.
Өченче күренеш: шәһәр читендәге кечкенә агач өйнең ишегалды. Малай әлеге инвалидны алып керә. «Әни, мин әтине таптым!» – дип кычкыра. Өйдән әнисе чыга. Ир белән хатын бер-берсенә карашып торалар. Бу кеше, билгеле, аның ире түгел. Ә малай һаман: «Әни, әти сугыштан кайтты, җиңеп кайтты! Нишләп торасың, каршы ал!». Хатынның күзләрендә яшь. «Әни, нигә елыйсың, әти кайтты бит...»
Репетиция бетте, балалар таралды. Ә Нияз һаман һушын җыя алмый утыра әле. Дания, аны уйларыннан бүлдерергә теләмичә, өстәлендәге кәгазьләрне, китапларны җыеп булашты. Шуннан соң тамаша залының караңгы почмагында утыручы малайны үз янына чакырып алды.
Режиссер бүлмәсенә керделәр... Малайны сүзгә тарту җиңел булмады. Ләкин Дания юкка гына гомер буе балалар белән эшләми бит. Теге яктан да, бу яктан да капшый торгач, малайның ике проблемасы ачыкланды. Беренчесе – «миннән бернәрсә дә чыкмаячак» фикере, икенчесе – «мин беркемгә дә кирәкмим». Гаиләсе таркалган. Әтисенә барса, аның яшь хатыны чәй дә ясап эчерми икән. Әнисенә кайтса, анысы көн дә кызмача...
Дания дәфтәрдән бер бит кәгазь ертып алды, аны урталай бөкләде. Беренче яртысын «Уңай якларым» дип, икенче яртысын «Тискәре якларым» дип исемләде. Шуннан соң: «Шушында, яшермичә, чын дөресен язсаң, мин сиңа булыша алыр идем», – диде дә, малайның ризалыгын да көтмичә, бүлмәдән чыгып китте.
Әйләнеп кергәндә, «Тискәре якларым» дигән багана шыплап тулган иде: «Класста мин иң тәбәнәк буйлы, иң ялкау, иң киребеткән, иң күп икеле алучы...» һәм башкалар. «Уңай якларым» дигәнендә бер генә сүз дә юк.
– Ярый, бу турыда әле без сөйләшербез, – диде Дания, кәгазьгә күз ташлау белән барысын да аңлап алып. – Син хәзер кайда кайтасың? Бәлки, безгә барырсың?
– Юк, әни мине эзләр. Өйгә кайтам.
Урамга чыктылар. Дания Ниязны озата китте. Саубуллашканда:
– Әниеңне аңларга тырыш син, аңа җиңел түгел, син аңа терәк булырга тиеш, – диде апасы. – Сөйләшкәнчә, иртәгә килерсең бит?
Иртәгесен студиягә йөрүче малайлар һәм кызлар, шау-шулы компания булып, рәсем галереясенә юл тотты. Анда яңа күргәзмә ачылу тантанасы булырга тиеш икән.
Күргәзмәләр залына килеп керү белән таң калдырганы шул булды: инвалид арбасында бер егет утыра, алдында этюдник. Авызына капкан пумаласы белән ниндидер буяуларны катнаштыра да киндергә берәр тап яки сызык төшереп куя. Каршысында утырган кызга күз сирпеп алганнан соң, тагын буяу ала, тагын берәр сызык сыза. Киндердә инде танырлык булып кызның сурәте шәйләнеп килә иде. Бүген шушы егетнең күргәзмәсе ачыла икән. Залдагы бөтен картиналарны аяк-кулларын паралич суккан әлеге егет язган. Ниязны бу шаккаттырды. Башкалар да шул ук халәттә иде...
Күргәзмәдән алынган тәэсирләр томанында студиягә килделәр. Дания Ниязны кабинетына чакырып алды, әлеге икегә бөкләнгән дәфтәр битен сузып: «Нәрсәдер өстәргә теләмисеңме?» – диде. Нияз инде кәгазьнең «Уңай якларым» дигән яртысына нәрсәләр язарга теләвен белә иде. «Аякларым йөри, кулларым исән, күзләрем күрә...» – дип тезеп китте ул.
– Нияз, – диде апасы, – нинди дәресләрне синең бер тапкыр да калдырганың юк?
– Рәсем, хезмәт дәресләрен.
– Менә-менә! Шундый кеше кирәк тә безгә. Кичә репетициядә булдың бит? Шул спектакльдә син әлеге кечкенә малайны уйнап карарсың, яме. Аны уйнаучы малай бик ышандырмый мине, аңа башка роль бирербез. Моңардан тыш, спектакльгә декорацияләр кирәк бит әле. Беренче ике күренешкә – шәһәр урамы, өченчесенә – шәһәр читендәге йорт, аның ишегалды. Шуларның рәсемен ясый алырсыңмы?
– Ясап карармын. Тик... Булдыра алырмынмы?
– Мин сиңа ышанам, Нияз, бөтен өмет синдә.
Чираттагы репетициягә рәсемнәрен алып та килде малай. Дания апасы карап чыкты да:
– Рәссам икәнсең бит син! – диде. – Тик, Нияз, нигә кара төсләр шулкадәр күп?
– Шулай кирәктер дип уйладым, малайның тормышы күңелсез бит...
– Маладис! – дип гаҗәпкә калды апасы. – Аңлагансың. Ләкин караңгы төндә дә ниндидер яктылык була бит: ай урагы, йолдызлар, ерактагы авыл утлары... Геройның тормышын җиңел дип әйтеп булмый, билгеле. Ләкин аны бит әнисе ярата. Өстәвенә ниндидер хыяллар, өметләр белән яшидер. Бәлки әле әнисе теге фронтовикны: «Әйе, бу синең әтиең», – дип, өенә кертер. Бәлки пьесаны шулай тәмамларгадыр, ничек уйлыйсың?
Ниязның йөзе яктырып китте, күзләрендә очкыннар сикерешеп алды. Нинди гүзәл мизгел! Боз кузгалды!..
* * *
Шулар исенә төшеп, Дания ханым елмаеп куйды. Машина инде аның йорт ишеге янына килеп туктаган, яңгыр тынган, аяк астындагы күлләвекләр, күзне камаштырып, баеп баручы кояш нурларында җемелди иде.
Марс ЯҺУДИН
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik
«Мәйдан» № 1, 2024 ел
Комментарийлар