Логотип «Мәйдан» журналы

Тансык яңгыр

Соңлап, бик соңлап ишетте кызы хакындагы бу хәбәрне Мәйсәрә апа.

Оятын ничекләр күтәрербез дип борчылмады, бары тик баласының ачыргаланыштан, ялгызлыктан, гаҗизлектән төзәтәлмәслек хата ясап куюыннан шикләнде. Ата-ана канаты астында үсмәгән кызының язмыш тарафыннан болай да кыерсытылуына соңрак көяләнер дә, бәлки. Әлегә Фәниләсен исәнсау күреп күкрәгенә кысасы, аңа ничек тә терәк буласы иде. Аларның соңгы күрешүенә ел туладыр инде. Ул кайтуында әнисе кырына килмәде дә Фәнилә. Картинәсе белән картәтисенең хәлен белергә бер генә көнгә кайтып киткән кыз. Соңрак Мәйсәрә апа да күрше авылга-туган йортына баргач, әнисе оныгының бик боек кына йөреп торуын, болай да эндәшмәс баланың бөтенләй үз эченә бикләнүен сөйләгән иде. Хатлары килештереп торды да соң, тик ак кәгазь битләренә тезелгән юллар барын да сыйдыра алмаган икән шул.
Әлеге күңелсез хәл турында да очраклы гына ишетте ана кеше. Кичкә кадәр һәммәсен чамалап, хәстәрләп юлга әзерләнде. Иренә үзенең болай ашыгыч юлга җыенуын юньләп аңлата да алмады. Шулай да Хәбир Мәйсәрәне ярты сүздән аңлады. Фәнилә, ул ничек кенә тырышмасын, үги атасына да, әнисенең яңа гаиләсенә дә ияләшмәде. Ана кеше гомер буе ике ут арасында яшәде. Әле әнә кызына ничектер ярдәм итәргә тели. Хатынының тел төбендә әйтеп бетермәгән ниндидер борчылуы да барга охшаган. Сорашып, хатынының болай да үрсәләнгән күңелен ярсытып тормады. Килешерләр әле үзләре, ике бармак арасына ит үсми, дигән уй белән Мәйсәрәгә юлга җыенырга булышты. Йорт тирәсе, мал-туар өчен борчыласы юклыгын әйтте.
Әмәлгә тәңгәл, дигәндәй, авылдан Уфага кадәр баручы машина туры килде. Хәбир кичтән белешеп кайткан икән. Бик иртә кузгалдылар. Мөгаен, бүген яңгыр явар әле. Инде атнадан артык тирә-якта болыт йөри. Тик җиргә тамчы да төшкәне юк. Быел да коры килер микәнни? Җәйге яңгырның иркәләп үбүенә сусап, бар табигать җиргә дым көтә. Болыт Тамчылар булып авыраеп, җәйрәп яткан болын-кырлар өстенә омтыла. Анда бар тереклек дөньясы хәлсезләнеп, сусап, сихәтле тамчылар көтә. Әйтерсең, мәхәббәтнең терелткеч көченә тилмергән гашыйклар дөньясы. Там, там, там, тамчыкай. Көткәннәрнең, өмет иткәннәрнең кояшы күтәрелсә, нуры бар дөньяга тарала. Таммады, гашыйкларны табыштырган да, сагышландырган да язмыш бар шул. Җил-язмыш иде. Үзе ымсындырган җирне зарыктырып, җил җыеп йөргән болытларын куалап тагын каядыр алып китте.
– И бу дөнья, бәндәсенә генә түгел, җирендә үскән гөнаһсыз үләненә дә мәрхәмәтсез шул кайчак. Ни яшәреп килгән болыт та яумый узып китсен әле, – дип эчтән сызланып уфтанды Мәйсәрә апа. Юлга чыканнан бирле табигатьнең үзенчә тартышуын күзәтеп килә ул. Шушы болытлар рәхәтләнеп бер явып китсә дә, күңелдәге әрнүле яралар уңалыр, йөрәге бераз тынгы табар кебек иде.
Мәйсәрә апаның да уйлары җил адаштырган болытлардай бер тарафтан икенчесенә кагыла.
Ятакханәдәге бүлмәдәш кызлары Фәниләнең дәваханәдә булуы һәм инде улы туганлыгы хакында әйттеләр. Ана кеше башын иеп тыңлап торды да, кайтарып тик анда ничек барырга кирәклеген генә сорады. Кызын намусына тап төшерүдә, анасы йөзенә кызыллык китерүдә гаепләргә аның һич кенә дә хакы юк. «Ирсез бала тапкан» – бу сүзләрнең авырлыгын, оятын ул кызы белән бергә күтәрәчәк. Бәлки, аңа таякның авыррак башы да эләгер әле. Эшнең бу ягы да ничек кенә авыр булмасын, Мәйсәрә апа башка нәрсә хакында уйлады. Ана булалмады ул Фәниләсенә. Очарга талпынган чагында анасы пар канаты булалмады. Әнә кызы да үз итмәгән. Нинди авыр көннәр үткәргән балакае. Шул чакларда терәк эзләп кемнәргә сыенды икән яраланган күңеле? Оныгы да бар бит инде хәзер Мәйсәрә апаның. Ул нәни җан иясе нихәлдә икән, балакаем үзе ничекләр котылды икән? Менә шундый уйлар белән эзләп тапты ул кызы яткан палатаны.
 
* * *
Иртәгә аларны дәваханәдән чыгарырга тиешләр. Улын күтәреп Фәнилә кая борын төртер? Ятакханәнең дүрт кешелек бүлмәсенәме? Башкача кая булсын? Шунда кайтып егылырга кала. Тик белә – анда аны көтмиләр. Туктаусыз ишек шакулар, кисәтүләр, кимсетүләр. Аның хәлендә калган кызларга нинди караш икәнен сөйләп торасы түгел. Түзә алмыйча, бер яшь хатын сабыен балалар йортына илтеп бирергә мәҗбүр булды. Шушы уй бөтен тәнен ток суккандай калтыратып куйды. Берүк кенәсе аның баласына шундый язмыш язмасын инде. Тик нишләргә? Бүгенгә – монда, калганын уйларга да курка. Палатадагы башка хатыннар кебек ул биредән чыгар көнен түземсезләнеп көтми. Кайтыр җире, сау-сәламәт булып, әтисенә охшап туган улын күрсәтеп куаныр кешесе юк аның. Камил, улың барлыгын ичмасам сизәсеңме икән син? Барлык кичерешләр бергә җыйналудан күңеле янә нечкәреп, күзләре кабат яшьләнде яшь ананың. Ул стенага борылып ятты. Камил турында уйласа, ничектер җиңелрәк булып кала.
Авылда картинәсе янында үскән Фәнилә, шәһәргә килеп һөнәрчелек училищесына урнашкач, дөньяга яңа аяк баскандай булды. Әти-әнисез үскән кызның кимсенергә генә торган күңеле үсеп китте. Биредә һәммәсе бер иш, язмыш барысының да уртак дигәндәй. Телисеңме, юкмы – үз көнеңне үзең күрергә туры килә. Бик бәләкәйдән үз дөньясын үзе көтәргә өйрәнгән бу кызга шәһәр тормышына кереп китү җиңелрәк булды. Юк, кисәтер, оялтыр кешем юк, дип начар юлга баса алмады кыз. Эчеп-тартып күңелле яшәгән компанияләргә дә катнашмый, тыныч кына яши бирде.
Ә Камил аның дөньясына көтмәгәндә килеп керде.
Бүлмәдәге бер ахирәтенең туган көне иде. Берничә егет тә килгән. Фәнилә табынга соңгарак калды. Икенче сменада эштә иде. Бераз күңелсезләнеп, яшьләр арасына ничек кушылып китәргә кыймый торган кызга таныш түгел бер егет игътибар итте. Фәниләнең моңа кадәр егетләр белән якыннан танышканы, дуслашып йөргәне булмады. Ятимсерәп үскән күңеле башкаларның парлашып, гөрләшеп йөрүенә читтән генә кызыгып сокланып, алгысып ала да, урынына утыра. Үзе беркайчан да мәхәббәтен табар кебек түгел иде. Аңа беркайчан да үз тиңе очрамас, мәхәббәттән исерткән бәхетле көн тумас кебек тоелды. Дөньяда аның язмышына иш булган Камил яшәгән икән бит. Язмыш аларны шушы кичтә очраштырды. Шушы очрашудан кыз күңеленә канатлар үсте. Камил, нишләптер, чагу гөлләр кырындагы нәфис кыр чәчәген сайлагандай, башкалар арасыннан аны – тыйнак, басынкы Фәниләне ошатты.
– Фәнилә... Исемең җырлап тора синең, Фәнилә.
Кулларын көчле учларына алып күзләренә карады. О ул күзләр. Кыз оялып керфекләрен түбән төшерде дә егетнең карашындагы көчкә буйсынып, күзләре тагын очрашты. Ни дип тә җавап кайтарырга белмәде үзе.
– Әйдә, дуслашабыз, Фәнилә. Егетең юк, әйеме?
Камил кызның нәфис бармакларын битләренә, яңагына куйды. Әйе, дигәнне аңлатып баш какты Фәнилә. Алдаша да, кылана да белми иде ул. Бу көнне Камил аның яныннан китмәде. Танцыга чакырды, өстәл артында аңа игътибарлы булды. Кунаклар таралыр алдыннан, ничектер, икәү аулактарак калдылар. Камил кызның көтелмәгән бәхеттән дулкынланып алсуланган иреннәреннән үбеп алды. Ачуланырга тырышса да, булдыра алмады Фәнилә.
– Иртәгә дә очрашырбыз яме, килермен.
Килде Камил, икенче көнне дә, өченче көнне дә...
– Фәнилә, яраттым мин сине. Ышанмыйсың, ахры.
Ышанды кыз. Нигә икәнен үзе дә белми. Бәлки, ышанасы килгәнгәдер. Ышану гынамы соң. Мөкиббән китте кызның күңеле. Аңласа, белсә икән егет кеше. Аның күзләрендәге, сүзләрендәге, бөтен кыяфәт-хәрәкәтләрендәге ышандыру көченең тик чиреге генә дә чын булса да җитеп узган иде. Яз җылысын сагынып көткән чәчәк бөресе кояш нурларына, назга тартылгандай Фәнилә дә чәчәк атты, күзләренә бәхет нурлары кунды. Ахирәтләре дә бу үзгәрешне күреп калдылар. Камил кебек егет дәшмәс, үз эченә бикләнгән бу кызда нәрсә тапты икән, дип башта аптырашканнар иде әле. Бәй, бик сөйкемле генә икән ич бу каракай. Кап-кара күзләре әнә ничек өздереп карый. Ә елмаю ничек килешә үзенә. Фәниләнең ана назы, ата хәстәрлеген тоеп үсмәгән күңеле шул бушлыкны тутырырга теләгәндәй, мәхәббәткә тартылды. Канатларын ялкын көйдерен дә уйламый утка очкан күбәләктәй, бөтен дөньясын онытып яратты кыз.
– Мин сине беркайчан да ташламам. Ышанасыңмы, Фәнилә. Без бергә булырбыз.
Ышанды инде Фәнилә. Ышанмыйча... Күзләре ышандырды, наз тулы карашы арбады аның.
Камилнең армиядән кайтып заводта эшли башлавына икенче ел гына. Эшеннән канәгать түгел ул. Ышанычлырак урын табасы, күбрәк эш хакы аласы килә иде егетнең. Бу хакта Фәнилә белән дә сөйләшкәне булды.
– Аннан өйләнешербез, – дия иде кызны кайнар кочагына кысып. Озакламый җае туры килеп, Камил ярты елга килешү белән Ерак Көнчыгышка эшкә китте. Ә бер айдан соң океанга чыгачаклары турында хәбәр итеп хат язды.
 
* * *
 
Үз чанасына салынган йөкне зарланмый, сыкранмый тартырга, тормышның бөтенләй көтелмәгән сынауларын да ниндидер тыныч сабырлык белән авырсынмый күтәрергә өйрәнгән Фәнилә үзенең нинди хәлдә калганын соңлабрак аңлады. Тиздән аның нәни баласы булачак. Ятим бала, әтисез бала. Бер мизгелдә үзенең балачагы күз алдыннан үтте. Әти-әнисез сабыйлыкның берни белән дә кайтарып булмаячак чиксез югалтуын тагын бер кат бөтен йөрәге аша үткәрде. Баласына да шул язмышмы? Камиле... Ул әйләнеп кайтырмы? Бу хәлне белгәч, аңардан тәмам йөз чөермәсме? Кабул иткән хәлдә дә, аның ышанычлы иңнәренә сарылганчы, Фәнилә нишләргә тиеш? Атасыз бала тапкан - гомер-гомердән җуелмас кара тап бу сүзләр кыз бала өчен. Картәнисе белән картәтисе күзенә ничек күренер, әнисенә ни әйтер? Туганнары, авылдашлары ни уйлар? Начар юлда йөргән икән бу бала, диярләр инде. Әнисенә барын да сөйлисе, хәле белән уртаклашасы, аңардан киңәш сорыйсы, гомер буе үзеннән ерак булса да, кояш сыман җылытып торган кадерле кешесеннән үзенең гамәлен аклаучы, юатучы сүзләр ишетәсе килде. Моңа кадәр үзе гел әни, дип аңа тартылды, үзе гел тагын читләшә торды – хәзер шундый хәлдә генә аның күзенә ничек күренәсең. Башка вакытларда да серләрен ачып бармый, күңелендә калган үпкәсен сиздерәсе генә килеп тора иде.
Бүлмәдәге, ятакханәдәге таныш-белеш күзгә бик чалынып бармаган, тыйнак, инсафлы гына күренгән бу кызның ана булырга җыенуын белгәч, аптырап калды. Фәнилә акланып та, яшереп тә маташмады. Камил белән яратышулары да, инде байтак вакытка аерылышып торулары да һәркемнең күз алдында. Тәҗрибәлерәк кызлар эшне үзләре җайламакчы булдылар.
– Әниең белән сөйләшеп карыйсыңмы әллә?
Әтисе үлгәннән соң, әнисенең башка кеше белән тормыш корып, яңа оя балалар үстерүен гафу итә алмады Фәнилә. Ана кеше ничек инде балаларының берсен сөеп, һәрчак янәшәсендә булып, кадерләп кенә үстерсен, икенчесен елга бер-ике генә килеп күрсен. Аннан әтисен дә бик ярата иде. Әтисе урынында чит кешене күрәсе килмәде. Әнисенә әйтелмәгән үпкәсе, җәйге челләдәге боз булып калган сабыйлык сагышы менә әле килеп таралды. Шул бозны эретер өчен күпме өзгәләнде ана кеше. Бала күңеле аңлый алмаган шул. Әле менә әнисе аның хәлен төшенер иде дә соң... Бәләкәйдән читләшеп үскән күңеле тартына шул, кыенсына.
Бу өлкәдә тормышның ачысын да, төчесен дә байтак татырга өлгергән бүлмәдәш кызлары Аюда Фәниләне башта рәхәтләнеп тиргәде, аннары хәленә кермәкче, үзенчә ярдәм итмәкче булды.
– Син нәрсә ачык авызланып йөрдең? Башкалар әнә чипчистамыни? Берсе дә корсак күтәрми.
Бераз суыныр өчен сигаретын авызына кабып, тәрәзә янына килде. Карашын уеныннан арып, йокыга киткән сабыйның таралып калган уенчык шакмакларына охшап күренгән биек йортларга төбәп торганнан соң, тәмәкесен бер-ике суырды да, тәмам тынычланды.
– Ну и девка. Бер егет күрдең дә яндың. Подумай, мин нишләргә тиеш идем. Ярар, рәтен табарбыз, только акчасы гына күбрәк кирәк булачак.
Үзенең сүзләрен ишетми дә диярлек, уйларына чумып утырган кызга текәлеп торгач, исе китте.
– Әллә син балаңны табарга җыендыңмы?
Юк, Фәнилә бу хәлне күз алдына да китермәде. Аның Камил белән өйләнешеп, матур гаилә корасы, бәбиләрен бергә шатланып үстерәсе килгән иде. Ә туй көне... Ап-ак күлмәк, энҗеле бөркәнчек, ак туфлиләр... Әнисенең дә икегә ярылырдай булып, үрсәләнеп яшәвен тоеп үсте ул. Фәниләсен дә канат астына сыендырасы килде, яңа гаиләдә дә бөтенлек кирәк... И хатын-кыз язмышы. Юк, мондый язмыш юрамаган иде ул. Шул ук вакытта хәлне үзгәртер әмәл дә юк. Үзенең ана буласын аңлау белән бер мизгелдә үк бөтен барлыгында аңа әле билгеле булмаган яңа көч яралды. Акылга буйсынырга теләмәгән бу көч аның һәр күзәнәгендә яши һәм, табигатьнең кодрәте түгел диген инде-шул чак йөрәк астындагы нәни җан иясен дәррәү яклый, аңа яшәү даулый иде.
Сабыен сызлану-сыкранусыз күтәрде ул. Ярамаган бу эшнең авырлыгын башкаларга сиздермәскә тырышты. Тудырыр вакыт җиткәч тә бөтен газаплары йөзенә чыккан Фәниләне бүлмәдәш кызлары сизенеп, ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә озаттылар. Әйтерсең шушы чиксез түземлеге белән үзенчә гаебен юарга, авырту-газаплары белән кешеләр күзендәге гөнаһлы булган язмышын җиңеләйтергә теләде.
Баласы туып, малай икәнлеген әйткәч, ул җиңел сулап куйды. Ир-атка яшәве җиңелрәк булыр дип уйлады. Инде улын янына китергәч, шушы кечкенә җан иясендә үзенең бар ышанычын, иң якын кешесен тоеп, күпме вакыт җыелган хәсрәт-үкенүләрен уртаклашкандай, түгелеп бер елады.
Иртәнге обход вакытында табиб иртәгә аларны дәваханәдән чыгарачаклары турында әйтте. Фәниләнең хәле әйбәт, улы да сау-сәламәт иде. Төшке аштан соңгы йокы вакытында катгый тәртипне бозып, аны очрашуга чакырдылар.
Ишекне ачып караса, күрешү бүлмәсендә шулкадәрле таныш, кадерле йөз.
– Әни...
– Балам...
Мәйсәрә апаның тавышы бөтенләй көчсез ишетелде. Ничә еллар буена баласына әйтергә теләгән хис-тойгылары иркәлек, наз, сөюгә күмелеп калды:
– Балакаем...
Ана белән кыз бер-берсенә сарылды. Фәниләгә әле беркайчан да болай җиңел, рәхәт булганы юк иде.
– Әни, мин сиңа барын да сөйләрмен, яме...
– Соңрак, кызым, соңрак ул хакта иркенләп сөйләшербез.
Мәйсәрә балачак елларында күрсәтелмәгән бар хәстәрен берьюлы бөтенләе белән бирергә теләгәндәй, кызының үксеп елаудан калтыранган көчсез гәүдәсен кочагына ныграк кысты.
Бераздан Фәнилә тынычланды. Мәйсәрә апаның иңеннән ничә еллар буе йөрткән авыр йөге төшкәндәй булды. Аналы-кызлы бу икәү тормыш хәлләренә күчте. Мәйсәрә апа аны авылга алып кайтасын әйтте. Бәбинең кирәк-яракларын да юнәйткән икән. Фәнилә боларны яшь аралаш елмая-елмая тыңлады, һәммәсенә риза икәнлеген белдереп, әнисенә сыенды.
Шәфкать туташы кереп китәргә вакыт икәнлеген искәртте. Авылдан китергән күчтәнәчләрен калдырып, ана кызы белән хушлашты.
Ул арада күк йөзен янә болыт каплап алган иде. «Алдакчы болыт», – дип уйлады Мәйсәрә апа, ялт-йолт иткән яшен утлары артыннан бисмилласын кабатларга онытмыйча гына. «Барыбер явасы юк», – дип ул бераз җәяү генә атламакчы булган иде. Берничә адым атлаута башта эре-эре тамчылар йөгереп үтте, аннан көчле итеп яшьнәгән яшен артыннан коеп яңгыр ява башлады. Якындагы йорт кыегына чак ышыкланып калды Мәйсәрә апа. Иреннәре:
– Хәерең белән бир, Ходаем, хәерең белән, – дип пышылдады.
Бу яңгырда энә төртерлек тә коры урыны калмыйча тагын берәү чыланды. Коеп түккән, бу яклар өчен бик тансык булган әлеге яңгырга океан җилләрендә тупаслана, карая төшкән битяңакларын куйды. Камил иде ул.
Түгелеп яуган яңгырның шифалы тамчылары дымга сусаган җирне генә түгел, яшь егетнең иңнәрен баскан, кайчан гына уеннан китеп карамаган авыр кичерешләрен дә юа иде. Эре тамчылар авырлыгын күтәрә алмыйча җиргә сыланган үләннәр хәлендә ул. Чәчәкләр, яфраклар үзләре тансыклаган дым ләззәтеннән изрәп яталар. Күп тә үтмәс, яңа көч белән югарыга, кояш җылысына үрләр алар. Камил генә баш калкыта алырмы? Егетнең байтак вакыт хәбәрсез торуы юктан түгел. Ул йөзгән суднода көтелмәгән авария булды. Материктан шактый еракта иделәр. Махсус бригада килеп җиткәнче, артык зур һәлакәтне булдырмас өчен, экипаж үзе тотынды эшкә.
Ахырда байтак вакыт хәрби госпитальләрдә җентекләп дәваладылар Камилне, төрле анализлар үткәрделәр. Тәнендә бернинди дә авырту тоелмаса да, күңеле тыныч түгел иде. Егетләр үзара күңелсез генә шаяртышып та алалар. Камилгә кайчак дөнья мәгънәсезгә әйләнгәндәй була.
Беркөнне аны табиб янына дәштеләр.
– Я, егеткәй, туган якларыңны сагынгансыңдыр инде. Кайтасың киләме? Кызлар да көтә торгандыр үзеңне. Кызлар дигәннән, син өйләнмәгән егет бит әле. – Ягымлы йөзле доктор күтәрелеп егеткә бакты. Аның күзләрендәге җитдилекне тоеп, Камилнең күңелендә үзен биредә соңгы вакытта борчыган шикләнүләр яңарды. Кыенсынуын җиңеп, ул сорамакчы булды.
– Әйтегез әле, монда егетләр шаярыпмы, чынлапмы сөйләнәләр... Янәсе, бирегә юлы төшкән кеше ир-егет була алмый инде, диләр... Өйләнергә дә ярамый, ахры.
Табиб бу сүзләргә аптырамады. Мондый сорауга җавап бирүе беренче тапкыр гына түгелдер.
– Ничек инде, егетем, син дә өйләнмәгәч, кайсы асыл кошны ялгыз тилмертер идең? Өйләнерсең, менә иртәгәдән чыгарабыз үзеңне. Кайт та туй яса.
Доктор салмак хәрәкәтләр белән урыныннан кузгалды да егетнең каршына ук килеп утырды. Кулын аның иңбашына салды.
– Өйләнерсең дә, бәхетле дә булырсыз. Тик бәби тудырырга гына ашыкмагыз. Берничә елдан соң мөмкин анысы да.
Ышандырды доктор Камилне. Шик-шөбһәләре таралып, күзләрендә элекке очкыннар кабынса да, күңелендә бер төен калды аның. Шул уфтану белән Уфа урамнарына аяк басты егет. Доктор бу хакта кәләшегезгә эндәшмәскә дә мөмкин дигән иде. Бер дә юктан нигә бер-берегезгә карата шик уятырга, янәсе. Юк, Фәниләсе акыллы аның, аңлар. Кем белән язмышын бәйләячәген белсен. Риза түгел икән, көчләп тагылмас. Туган җирнең җылы яңгыры егет күңелендәге утны, ялкынны сүрелтергә теләгәндәй явуын белә.
...Тулай торактан тудыру йортына килеп җиткәнче, ярты гомер узгандай тоелды. Кулларыңа күктән очып килеп кунган бәхет кошыдай бу сөенечле хәбәрнең чынлыгын үз күзләре белән күреп ышанырга ашкынган егет ниндидер ярамый, рөхсәт ителми кысаларын аңлар хәлдә түгел иде. Ишекләр нәрсә, таш стеналарны җимерердәй булып ашкына аның йөрәге. Баскычларның өчесен берьюлы сикереп атлаган егет артыннан еларга җитешеп шәфкать туташы йөгерә.
– Сез нишлисез, туктагыз... Тамара Сергеевна үзе анда... Мине нишләтәчәкләр сезнең өчен хәзер?!
Фәнилә коридорның теге башыннан ишетелгән шау-шуга бөтенләй игътибар да итми, әнисе белән очрашудан җиңеләеп, сөенечкә тулышкан халәттә, нәни улына төбәлгән иркәләү сүзләрен башкаларга ишетелерлек итеп кабатлап, сөя-сөя баласын имезеп утыра иде. Чиксез бәхеттән канатланган Камил бары да бер иш киенгән, бары да бер кыяфәттә кебек күренгән хатын-кызны берәм-берәм күздән кичерде дә, үзенекеләрен танып, аларны караваты-ние белән күтәреп алырга теләгәндәй, колачын җәеп алга омтылды. Көтелмәгән бу очрашудан аптырап калган Фәниләсенең алдына тезләнеп, аның акланыргамы, ышандырыргамы теләп үзенә томырылып караган күзләреннән үпте. Яшьле күзләрен яшерергә теләп, ахры, башын сөеклесенең итәгенә салды.
Өнсез аңлашуның шаһитләре – ак халатлы, һәрчак кырыс, житди Тамара Сергеевна, Сәимә түти дә, ярым ачылган ишек аша сөенечле күз яшьләренә ирек биреп, бу икәүнең бәхетен күзли. Ярдай халык, җитмәсә җыен хатын-кыз алдында диңгезокеаннар кичеп кайткан әтисенең үксеп елап торуын әлеге олы сөенечнең сәбәпчесе булган ап-ак биләүдәге нәни кеше генә өнәмәде, ахры, яр салып кычкырып елап җибәрде.
 

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock

 

Комментарийлар