Логотип «Мәйдан» журналы

Тальян гармун (Хикәя)

Җәй. Төн уртасы. Авыл йоклый.

Тик Нигъмәтнең генә нишләптер күзенә йокы керми. Шуңа ул урыныннан торып, иңенә костюмын элде дә ишегалдына чыкты.
Аның инде күптәннән менә шушындый матур авыл төннәрен күргәне юк. Ярты гомере шәһәрдә үтелгән. Кечкенә генә шатлыкка да балаларча куанып, күңелсезлекләр килгәндә, башкаларны борчымас өчен йөрәгенә җыеп, яшәлгән дә яшәлгән. Тауларны күчерерлек эшләр майтармаса да, тормыш артыннан да аз кумагандыр. Аңа карап, куып та тота алмаган. Ирешкәнгә караганда, югалтканы күбрәк. Бу дөнья мәшәкатьләренең бетәсе юк. Ә менә авыл белән серләшергә, сөйләшергә һич кенә җай чыкмый...
Күпсанлы йолдызлар белән чуарланган күк йөзе яктысында кыек түбәле авыл йортларының, биеккә үрләгән каен агачларының шәүләләре тезелгән. Салкынча һавага кипкән печән, урман җиләге һәм тагын әллә нинди җәйге хуш исләр таралган.
Мондый чакта төнге тынлыкка колак салып тору чиксез рәхәтлек бирә. Тынлыкны ишетеп тә буламы икән, дисезме? Була икән шул! Авылның пышылдап кына сөйләшә торган вакыты бу. Яхшылап тыңласаң, авыл төне күп нәрсә сөйли. Аның салмак кына әйткәннәренә колак сала гына белергә кирәк. Нәкъ менә шушындый чакта авыл белән серләшергә була да инде. Шушы тынлыкта гына син үткәндәге матур хатирәләрне күңелеңдә яңарта аласың, авылның бүгенгесен уйлап шатланасың яисә көенәсең, киләчәккә планнар корасың. Әйе, көндезге мәшәкатьләрдән әлсерәп мәлҗерәгән авыл гына үзенең иң тирән серләрен ачарга сәләтле. Аның үткәне дә, бүгенгесе дә әнә шушы серле төн пәрдәсе артына сыеп беткән...
Чү, ниндидер тавыш ишетелә түгелме? Әллә тальян моңы инде?! Тик төн уртасында тальян тавышы каян килер икән? Ялгыш кына ишеткәндер лә...
Нигъмәт игътибар белән тыңлый башлады. Юк, ялгыш түгел, түбәночтан, чыннан да, тальян гармун моңы ишетелә. Ул кинәт кенә көчәя дә, тагын әкренәя, бөтенләй югалып тора, аннан соң, мин төнге авыл тыкрыкларында адашып кына йөрдем лә, дигәндәй, ургылып килеп чыга да янә көчәеп яңгырый башлый.
Кайчандыр – әле Нигъмәт бала чагында – түбәночта тальянда оста уйнаучы Хөҗҗәт абый яши иде. Ул кичләрен тальянын сыздырып җибәрсәме... Э-эх! Шул моң күңелләрнең әллә кайсы төшләреннән урап чыга иде. Авылда аның уйнавына битараф калучы булдымы икән?! Тик... Тик Хөҗҗәт абзый – инде күптән гүр иясе. Аның вафатыннан соң авылда тальянда уйный белүче калмагандыр. Нигъмәт шулай уйлый иде. Ә менә калган, күрәсең. Әнә бит, әсәрләндергеч көй әллә нинди хикмәтле сихри көче белән күңелне алгысындырып куя...
Нигъмәт үз уйларына бирелде, ә аяклары ирексездән түбәночка атладылар. Ә көй агыла да агыла, берсе беткәч, икенчесе башлана... Иң гаҗәбе – тальян моңы нәкъ менә Хөҗҗәт абзыйлар өе ягыннан ишетелә кебек. Әллә соң Нигъмәтнең колагына гынамы?..
Чыннан да, Хөжжәт абыйларның капка төбендәге утыргычта ай яктысында ниндидер шәүлә күренә. Ул моңга туры китереп селкенеп-селкенеп ала. Дулкынланудан Нигъмәтнең йөрәге дөп-дөп тибә башлады, сулыш алуы ешайды. Аягы атламас булды. «Хөҗҗәт абый?.. Ничек инде?.. Үлгәч...» – дигән уйлар йөгереште аның башында...
Капка төбендәге утыргычта гармун тартып утыручы Хөҗҗәт абыйның уртанчы улы Камил булып чыкты. Югыйсә, аның беркайчан да тальянда уйнаганы юк иде кебек.
Нигъмәт, хәл-әхвәл белешкәч:
– Син тальянда уйный беләсеңмени? – дип сорады.
Камил кызмача иде. Аның күңеле тулган булса кирәк, борынын лышкылдатып тартып куйды.
– Бераз беләм... Кайчак үзем өчен генә уйнаштыргалыйм... Әткәйдән отып калган көйләрне... Кая инде ул әткәй шикелле оста итеп уйнау?!
– Әйе, Хөҗҗәт абый авылның оста гармунчысы иде шул. Кыска җәйге төннәрдә, капка алдына чыгып, тальянын сыздырып җибәрсәме?! Э-эх, сандугач сайраулары бер якта торсын!
Камил тагын борынын лышкылдатып куйды, дулкынланудан сүзләре өзек-өзек чыкты:
– Әткәй, җәйге төн ул сылу кызларның биле кебек нәзек була, ә тальян моңы – аның бизәге, дип әйтергә ярата иде...
Камил бер-ике мәртәбә гармун күреген тарткалады. Тальян, җыр башлар алдыннан тамагын кыргалап сулыш юлын чистартырга җыенган җырчы кебек, гырылдавык авазлар чыгарды. Менә бармаклар гармун телләре өстендә биешә башладылар. Иске тальян ыңгырашты, иңрәде, елады. Аннан моң гына түгел, ниндидер сагыш та агыла иде сыман. Ә Камил гармун өстенә башын кыңгыр салган да дөньясын онытып, тальян күреген тарта да тарта, тарта да тарта...
Нигъмәтнең үз гомерендә күп концертларда булганы бар. Ниндиләрен генә карамады ул аларның? Клубларда гына түгел, биниһая зур сарайларда оркестр музыкаларын да, ансамбльләр, синтезаторлар тавышын да ишеткәне бар. Ләкин аларның көе шушы тальян моңын тыңлагандагы кебек дулкынландырмый иде...
Шушы кечкенә генә әйбердән чыккан моңны тыңлау Нигъмәткә ләззәтле дә, шул ук вакытта газаплы да. Юкка гына йөрәге көй ритмына кушылып, күкрәк читлегенә бәрә-бәрә какмыйдыр.
Нигъмәт, урынында тыныч кына утыра алмыйча, ирексездән, боргалана-сыргалана, әле бер кулы, әле икенчесе белән утыргычка таянып, кыбырсый башлады. Сулыш җитмәгәндәй, күлмәге түшендәге төймәләрне ычкындырды...
Менә көй тәмам. Камил, әле һаман күтәрелмичә, гармунына башын кыңгыр салып утыра бирде. Нигъмәт тә тәэсирләреннән тиз генә арына алмады.
– Үзе кечкенә генә, – дип куйды ул бераздан.
Аның тавышыннан айнып киткәндәй, Камил сискәнеп башын күтәрде:
– Ә-ә, нәстә?..
– Тальянны әйтәм, үзе кечкенә булса да, күңелне ничек кузгата, дим.
– Ә-әйе, кечкенә генә булса да, төш кенә ул. Бу Сакмар көе иде... Әткәй яратып уйный иде аны...
Камил, иркә песи баласын сыйпагандай, тальянын сыпыргалады. Тагын борынын лышкылдатып куйды. Ул әкрен генә елый иде... Шуны сиздермәскә тырышып булса кирәк, ул янә тальян күреген тарта башлады. Гармуннан бәгырькәйләрнең иң каты төерләрен дә йомшартырдай моң агылды...
Нигъмәт түбәночтан күтәрелеп, өйгә кергәндә көнчыгыш яктан сызылып кына таң беленә башлаган иде. Шунда Камилнең: «Җәйге төн ул сылу кызларның биле кебек нәзек була», – дигән сүзләре исенә төште. Башы йомшак мендәргә тигәч тә, ул шактый вакыт йокыга китә алмыйча азапланды. Колак төбендә бертуктаусыз шушы төннең матур бизәге – тальян моңы яңгырый иде...
 

Фәрит ИМАМОВ

 

Фото: Николай Туганов 

 

Комментарийлар