Фото:https://ru.freepik.com/
Соңгы әманәт (дәвамы)
Дәвамы.
Башы: http://maydan.tatar/songy-emanet/
***
Иртәгесен, көндәлек вакытта кибет ачылмагач, халык гөжли башлады.
– Соңга калганы юк иде. Кайда йөри бу Мәхмүт?
– Кенәген аларга килен төшергә тиеш иде, йокыдан тормаганнардыр, – диде арада берсе кет-кет көлеп.
– Кит аннан! Чынлапмы? Каян белдең?
– Төн колаклы, көн күзле бит. Ишеттем.
– Мәхмүт өйләнгәнме? Менә шатлык! Килен кайсы авылныкы? – дип сүзгә кушылды Гөлсария.
– Бәй, үзебезнеке. Гөлшаһидә, Маннур кызы...
– Бик хуп, бик хуп. Бәхетле булсыннар, берүк! Вакыт, бик вакыт. Балага да әти кирәк, – диештеләр карчыклар.
– Мәхмүт шәп әти булачак! Балаларны ярата ул.
– Бу кибет ачылачакмы бүген, конца да конец? – дип, сүзләрен бүлдерде Сәфәргали, хатын-кызларның.
– Ачылыр, иншалла, ачылыр, сабыр бул энем!
– Соң күпме көтәргә була инде, конца да конец? – диде, эче пошып тынгысыз җан.
– Ул тәмле әйберме соң, улым? Торасың да шулай дисең, торасың да шулай дисең?
– Нәрсә?
– Соң шул инде, “кәнцә дә кәнец” дисең бит. Ашау әйбереме ул, әллә өскә кияләрме? – дип шаяртырга булды Хәсән карт.
Сәфәргалинең дәшми торуыннан файдаланып, икенче бере:
– Нәрсә булсын, шәһәр исеме, шуннан кайтты бит авылга, – диде.
Барысы бергә рәхәтләнеп көлделәр.
– Бер дә кызык түгел. Күпме була, көтергә? Бүген ял көне түгел бит!
– Әй, сөйләмә инде Сәфәргали. Булмады, печәнгә төшәсе идек, ипием юк. Үзем салган булсам...
– Шулай шул, мин дә көн кызу, дип мичкә якмаган идем. Кара әле ылан, бар әле атыңа атланып Мәхмүт абыеңны алып кил. Кеше бик күп җыелган, диген, – диде Мәсерүлә әби, койма буенда велосипеды янәшәсендә басып торган малайны өйрәтеп.
Малай “кәҗә”сенә атланып кузгаласы иде, Мәхмүтнең ут күршесе –Нәҗип телгә килде:
– Мәхмүт, йоклап ята торган кеше түгел! Товарга киткәндер... – диде.
– Бар улым, бар, юлыңда бул! Мәхмүт абыең өйдә булмаса, килен килсен. Безгә ипи кем бирсә дә ярый.
Озак көттермәде, веләсәпидле малай артыннан, таякка таянып, җил-җил атлап Фәһимә түти килеп җитте.
– Фәһимә, гомер юкны син дә атка атлангансың әле. Модасы шулмы? – дип, шаярткан булды яшьтәше Гәрәй.
– Юк, аның белән тизрәк, – дип җаваплады Фәһимә башын да күтәрми. Хәл-әхвәл сорауны да кирәк санамады, камзул кесәсеннән ачкыч алып:
– Ачса шушы ача инде, ачмаса, кайтканын көтәрсез, – диде ишеккә таба атлап. Ачкычын ярата алмый азапланганын күреп, Малик:
– Кая, Фаһимәттәй үзем ачыйм булмаса, ни әйтсәң дә дүрт күзле бит мин. Күзлегемнең пыяласы шәп, ылупылы, – диде.
Ачкыч тыңлады үзен, шундук йозак ачылды. Халык этешә-төртешә якыная төште. Һәрберсенең алдан кереп, беренче буласы килде.
–Кая ашыгасыз, сез!? Моңынчы көткәнне әз генә түзегез инде! Мәхмүт юк дигәч тә? Юл бирегез, керсен Фаһимә түти! – диде Малик, тавышын тагы да күтәрә төшеп, аннан үзе дә карчыкка юл биреп ян-якка тайпылды.
Кибет матчасына асылынган Мәхмүтнең гәүдәсен күреп карчык шундук аңын җуйды. Җыелган халык аһ итте. Шулай да арада берсе башы эшләп:
–Улым, бар авыл советына, тизрәк килсеннәр! Пунктка да сугыл, Фәһимәттәйгә ярдәм кирәк! – диде.
Печәнгә беркем дә төшмәде ул көнне. Яхшы кеше кайгысы – күпләр өчен кайгы шул. Барысы да Мәхмүтне кызгандылар.
Камчы ярасы төзәлсә дә, тел ярасы төзәлми икән...
...Өйләдән соң, Маннурлар йортына авыл советыннан килделәр. Капкадан ят кешеләр кергәнен күреп Гөлшаһидә куркуга калды. Кызын кулына алды да, веранда почмагына посты. Алар өйгә кереп киткән арада тизрәк абзарга йөгерде. Кар базына төшергә уйлап торганда, ишегалдыннан әтисенең тавышы ишетелде.
–Гөлшаһидә, син еракмы? Чык әле бирегә, сиңа, ни... Әйбер алып килгәннәр, – диде ул тыныч кына.
Куркудан йөзе агарган хатын баласын җитәкләп абзардан чыкканда, кулына бер төргәк ситсы тоткан ир, янәшәсендә чәчен күпертеп өйгән хатын-кыз басып тора иде.
–Гөлшаһидә, син буласыңмы? – диде ир-заты мөһим эш кыргандай.
–Әйе, мин, – диде Гөлшаһидә ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.
–Бу, сиңа Мәхмүт абыеңнан. Соңгы бүләк! – дип төргәккә ымлады. – Күтәреп торырга авыр булыр, менә шушында куям, үзең карарсың, – дип сөйләнә-сөйләнә, баскыч идәненә буе белән яткызып салды.
Шушы яшенә җитеп берәүдән дә бүләк күрмәгән Гөлшаһидә ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Тәмам аптыраудан зурайган күзләре белән төргәккә карап торуын дәвам итте ул.
– Әйтергә дә онытып торам, икән. Ни... Мәхмүт язу калдырган. Синең исемне күрсәткән. Нәни кызчыкка да бар, мә үскәнем тот, – дип, балага уенчыкка охшаган ниндидер савыт тоттырды.
– Әрәм булды җегет. Урыны җәннәттә булсын! Соңгы әманәтен үтәдек! – диде абзый зур эш башкаргандай басым ясап.
Терене үтерергә күп кирәкми, әммә шунысы кызганыч – үтерелгән терелми...
...Гөлшаһидәгә авылда яшәве көннән-көн кыенлашты. Намусы чиста булса да, күңеле тыныч түгел иде аның. Хәтта, урамга да чыкмас булды ул. Аяк киемең кысса – киң дөньядан ни файда?
Авылдан китәргә карар кылды ул. Чүпрәк-чапракларын җыйнады.
Әнисенең сумка тутырганын күреп, Гөлйөзем йөгереп килде дә:
– Моны да алыйк, – диде, Мәхмүт абыйсы калдырган уенчыгын әнкәсенең кулына тоттырып.
– Чү, бу бит уенчык түгел... Акча җыя торган савыт! – диде Гөлшаһидә гаҗәпләнүдән күзләрен зур ачып. Савытны әйләндерә торгач, җае табылды тагын, уенчык ачылды, урталай бөкләнгән кәгазъ акчалар берәм-берәм идәнгә сибелде. Гөлшаһидә тизрәк яфрактай шыбырдап коелган акчаларны җыеп алды да санап та тормастан кесәсенә шудырды. Кесә авызын булавка белән каптыргач, баласын ияртеп Фәһимәттәйләргә йөгерде. Тик, капка төпләренә барып җиткәч кире борылырга мәҗбүр булдылар. “Гөлйөземгә, йорт бусагасын атлап керергә ярамый ич...”
***
Алар, районга барып урнаштылар. Авылдан күчеп килү кыен булса да, яңа эшкә тотыну дәртен хыялы белән баетты ул. Бу аңа көч һәм тәвәкәллек өстәде. Хәер, эшләгәнгә эше дә, ашы да табыла бит. Гөлшаһидәне тегү фабрикасына эшкә алдылар. Тулай торактан кечкенә генә булса да бер бүлмә бирделәр үзенә. Гөлйөземне балалар бакчасына урнаштырды.
Гөлшаһидә, нәкъ үзе теләгәнчә гомерен кызына багышлады.
Ана гадәте – кызы өчен һәрчак өлге булды. Гүзәл холыклы, йомшак табигатьле Гөлшаһидә, үзен вакыт-вакыт ятим хис итсә дә, баласына ялгызлык ачысын сиздермәде. Тормышыннан тулысынча канәгать була белде ул. Кызы Гөлйөзем күңеленә кечкенәдән үк сабырлык, шәфкатьлелек, аңлылык орлыклары сала килде. Дөнья байлыгына һич кызыкмады ул, гыйлем өйрәтү гамәлен хуп күрде. Гыйлем – аулакта иптәш, ялгызлыкта сердәш, дуслар каршында бизәк ич. Шуңа да, ял көннәрендә кызын җитәкләп китапханәгә, музейга, паркларга алып бара торган булды ул. Ә, яраткан кибетләре – китап кибете иде. Уку әсбаплары арасыннан әдәби китаплар эзләү, рәсемнәр карау аларның яраткан шөгыльләренә әверелде. Китапка булган мәхәббәтне Гөлшаһидә һәркайда да, хәтта үзләре яши торган тулай торакның кызыл почмагында да үсендерде. Аеруча кышкы салкын кичләрне алар шунда үткәрделәр. Тәрбияви китапларның эчтәлеген гадиләштереп, кирәксә тәрҗемә итеп баласына җиткерә белде ул. Китапханәдән берничә көнгә алган китап исә, түр башындагы киштәдә кыйммәтле бер җиһаздай сакланды. Бары тик кичке якта, эшләре беткәч кулларына эләгә иде ул китап, кирәкле битләрен укыгач, йоклар алдыннан янә үз урынына менеп кунаклый торган булды. Шуңа да алар өчен иң зур бүләк булып китап кабул ителгәндер, мөгаен. Берәүләрнең киштәләрендә берсеннән берсе затлы, зәвыклы бәллүр савытлар тезелеп торса, аларныкында һәрчак китап булды. Хәер, бәхет – җансыз савытлардан, йорт-җирдән, кием-салымнан гыйбарәт түгел ич, киресенчә тамак тук, өс бөтен, җан тыныч булудан һәм дә рухи байлыктан. Кечкенәдән ишетеп, укып үскән әкият-риваятьләре тора бара Гөлйөзем өчен хикәя, дастаннарга әверелсә, әдәби әсәрләрдәге Айсылу, Гөлчәчәк, Сөембикә, Зөләйха, Ләйләләр язмышы да эзсез калмады, кирәкле сыйфатлар тәрбияләү өчен менә дигән җирлек булып саналды. Ул күпчелек, ялгызы гына өйдә калгач, төрле образдагы геройлар булып уйнарга яратты. Татар кызлары, хан бикәләр булып киенде, алар сыман сөйләште, хыялланды, ә чәчен барыбер әнкәсе сыман икегә аерып үрә торган булды. Үзен горур тотты.
Китаплар арасында күз карасыдай сакланган, әнкәсе – Гөлшаһидәнең яшьлек елларын чагылдырган хатлары да, үз вакытында тормыш сабагын үзләштерергә ярдәм иткәндер мөгаен. Юкса, бергә тамаша кылган театр, нәфис фильмнар турында сәгатьләр буе фикер алышмаслар иде. Әһәмиятсез булып күренгән, игътибардан бөтенләй читләшкән нәрсәләр, ваклыклар, онытыла барган гореф-гадәтләр, йола-вакыйгалар да, борынгы әби-бабалар, бүгенге әти-әниләр, татар хатын-кызлары турында да мавыгып, берсен-берсе бүлдереп сөйләшүе рәхәт иде аларга. Шуңа да, берсен-берсе санлап, хөрмәт итеп яшәделәр алар, алай гына да түгел, тора-бара аерылмас дуска әверелделәр. Ә, туганлык белән дуслык – байлыктан күпкә кадерлерәк.
Кыскасы, белем – бәхет орлыгы икәнен аңлап үсте Гөлйөзем. Мәктәпне тәмамлагач, шәфкать туташы һөнәрен үзләштерү өчен медицина көллиятенә укырга керде ул. Беренче курсны тәмамлауга ук район хастахәнәсенә җыештыручы булып эшкә урнашты. Идән юудан тыш, анда-монда шәфкать туташларына, табибларга булышты. Сайлаган һөнәрен җиренә җиткереп үзләштерү өчен берни кызганмады. Эш останы өйрәтә дип тикмәгә әйтмәгәннәр шул. Ачык йөзле Гөлйөземне хезмәткәрләр генә түгел, дәваланучылар да үз күрде. Эшкә килүен һәрчак көтеп алдылар. Җир яктысы кояш булса, кеше яктысы – белем вә тырыш хезмәт ич.
Эшкә омтылу, өйрәнү юлы никадәр таныш булса да, үз нечкәлекләре бар, мәшәкатьләре әледән-әле чыгып тора. Әнә, бүген дә, һич уйламаганда ямьсез күренешкә тап булды Гөлйөзем. Кичке якта булды бу хәл. Ап-ак яулыклы әбине хастаханәгә салганда, кызы белән шәфкать туташы арасында чыккан низаг сәбәпче булды.
– Әбине карарга кеше кирәк булачак, үзегез каласызмы? –дип сорады, шәфкать туташы озата килгән кызына мөрәҗәгать итеп.
– Юк, сез нәрсә? Мин эшлим бит!?. – диде кыз, эшлекле кыяфәт ясап. Әйтерсең лә җир йөзендә аннан башка бер кеше дә эшләми.
– Үзегез булдыра алмасагыз, туганнарыгызны чакырырга кирәк, – диде, шәфкать туташы ягымлы тавыш белән.
– Ә-ә-ә... Туганнарым юк шул минем!
– Туганыгыз булмаса, әбинең оныклары бардыр?
– Юк! – диде, хатын дорфа гына. Сорау алудан туктыйсызмы-юкмы дигәндәй ямьсез караш ташлап.
– Тыңлагыз әле. Сезгә табиб барысын да аңлатты. Әбине операциягә әзерлибез. Аңа атна-ун көн аягына басырга ярамаячак. Аңлыйсызмы?
– Соң әзерләгез, минем анда ни эшем бар? – диде, ул тәмам түземлеге бетеп.
– Ә, кем ашата, кем янында утыра? “Сиделка” булса да табыгыз! – диде шәфкать туташы, янә бер кат, ни өчен янында кеше кирәклеген аңлатырга тырышып.
Акыллы аңлар, ахмак тыңлар, дигәндәй, үз сүзле хатын берни аңламады булса кирәк. Һаман үзенекен тукыды.
– Авыруларны карарлык булмагач, нигә алып каласыз?– диде ул.
– Дөрес, авыруларны без карамыйбыз, аларны бары тик дәвалыйбыз! Ә, алар күп, бихисап. Бер идән юучы этаждагы алтмыш авыруны карый алмый бит инде. Уйлап карагыз. Ул бары тик җыештыручы. Коридорның теге башын җыештырганда, әниегез караваттан егылып төшсә!?
– Медицина бушлай булырга тиеш! – диде хатын, мине алдый алмассыз дигәндәй тавышын тагын да күтәрә төшеп.
– Әйе, медицина бушлай. Без сездән акча сорамыйбыз. Бары тик, әниегез янында кеше булуын гына сорыйбыз. Башка авыруларның якыннары үзләре үк сүз кузгата. “Зинһар, рөхсәт итегез, янында бер генә кич утырыймчы дип өзгәләнәләр”. Ә, сез?!
– Менә шундыйлар карасыннар! – диде ул, әлеге сөйләшүгә нокта куеп. Кечкенә сумкасын култык астына кыстырды да, башын югары чөеп, әнкәсе белән дә хушлашмый чыгу юлына китте. Нәрсәдер исенә төшкәндәй кабат борылды: – Болай гына калдырмыйм! Шелтә белдерәчәкмен! – диде ул, чәрелдәп. Артыннан ишек шапылдап ябылды. Көтелмәгән тавыштан тәрәзә пыялалары зеңгелдәп куйды.
Болай да боек ана, кызының кыланмышыннан тәмам бөрешеп, кечерәеп калды. Мескен кыяфәттә, башын күтәререгә дә уңайсызланып, сүзсез генә утыра бирде. Калтыранган кулын тынычландыра алмагач, дисбесен кесәсенә үк тыгып куйды.
Гөлйөзем нык кызганды әбине. Тәмам кәефе кырылды аның. Ничек инде, гомер бүләк иткән әниеңне шулай рәнҗетергә мөмкин? Бала никадәр бөек зат булса да, ата-ана каршында һәрвакыт бурычлы ич. Ул һичбер вакыт аннан азат ителми. Ә, ата-анасының кадерен белмәгән бала?! Юк, ул – бала түгел... Ул бәла...
– Үзем карармын, – диде Гөлйөзем, әби утырган якка ымлап. Эш коралларын почмакка сөйкәп куйды да, караватка җәергә чиста җәймә, мендәр, юрган тышы алып килде.
– Кызык кешеләр бар инде дөньяда. Үзе дә карамый, кеше дә эзләми! – диде, шәфкать туташы тел шартлатып.
– Кеше яллау кыйммәт шул, акча күп кирәк, – диде, кемдер.
– Түлисе килмәсә, үзе карасын! Әнкәсе ич! – дип җаваплады шәфкать туташы.
...Кичтән генә түгел, укырга барышлый, иртәнге якта да әби янына керә торган булды Гөлйөзем. Иренмәде калаклап ашатты, эчертте. Астын һәрчак чиста тотты. Иртә-кич комганга җылы су салып юындыра торган булды үзен.
Нәкъ шулай юындырган мәлдә палатага өлкән шәфкать туташы килеп керде.
– Ичмасам, таһарәт алдырганда кулыңа перчатка кия торган бул! – диде ул, төксе генә, Гөлйөземгә шелтә белдергәндәй.
– Намаз карчыкларыннан да чиста кеше дөньяда юк, Нурания Нуруловна, – диде Гөлйөзем, әбине якын күреп.
– Ай-яй, оста үзең! Һәрчак җавабың әзер! Кара әле, Гөлйөзем, сиңа әйтер сүзем бар, – диде тәрәз каршына басып.
– Тыңлыйм, – диде Гөлйөзем, янына килеп.
– Юл афәтеннән китерелгән адәмнең киемнәрен карыйсы иде. Аңына килә калса, кирәк булыр, яисә киресенчә ташлыйсы булыр – диде, өстәмә эш кушып.
Барысы да белеп өлгерде Гөлйөземнең беркайчан да кире какмавын, беркемгә дә битараф булмавын. Олысы да, кечесе дә эш куша.
Гөлйөзем дәшмәде. Ул, аның канга баткан киемнәрен подвалдагы гардеробтан табып алып күптән юып, үтүкләп куйган иде инде. Юк, юк, кешенең керле киемендә казынасы килеп түгел... Ай буе аңсыз ятып та янына килүче булмагач, эче пошудан шундый адым ясарга мәҗбүр булды... Якыннарын эзләмәкче иде. Документын караганда чиккән кулъяулык белән фотосурәткә юлыкты...
– Кичке якта, душ кертермен әбекәй, – диде Гөлйөзем, уйларыннан арынып.
– Рәхмәт, инде кызым! Ярый әле син бар! Ничекләр бәхилләтермен үзеңне?
– Юк, әбекәй миңа берни дә кирәкми. Әни әйтмешли, безгә саулык булса, шул җитә! Тукта әле, тукта... Бер үтенечем бар ич!
– Әйт, балам, әйт. Кыенсынма.
– Күрше палатада бер абзый хәрәкәтсез ята. Шуңа дога кылырга кирәк!
– Танышыңмы кызым?
– Юк, беркемем дә түгел. Авыру. Авариягә юлыккан. Ике ай була инде, һаман аңына килми, – диде кыз борчылып. Аннан кеше ишетмәсен дигәндәй, әбисенең баш очынарак иелеп:
– Табиблар озак яткырып булмас, диделәр. Кызганыч! Аның бер кешесе дә юк, – дип пышылдады.
– Каян беләсең? Танышым түгел, дисең бит.
– Паспортындагы адрес буенча эзләп бардым. Күршеләре әйтте. Елына бер кайтып китә торган иде, быел күренми, диделәр.
– Әй, бала, бала! Бигрәк игелекле үзең! Фәрештәдер, син! Күрәсе иде синең әти-әниеңне – диде, ак әби сокланып, Гөлйөземнән күзен ала алмый. Кызның ике кулын учына алып туйганчы алмаш-тилмәш үпте дә:
– Исемен әйтерсең, дога кылырмын – диде елмаеп.
Якшәмбе көнне Гөлйөзем әбинең көмеш кунган чәчләрен тарап, үрергә генә җыена иде, палатага кызы килеп керде.
Чәрелдек тавышы белән керә-керешли:
– Коймак пешердем әнкәй, сиңа ошарга тиеш! – диде ул, зур эш кыргандай.
– Ә-ә-ә, миңа гына ошармы? Гөлйөземгә ошамасмы? – диде әби, кызыксыну белән, үзенчә күңелен күтәрергә тырышып.
– Башта төерен бетерә алмый азапландым, аннан табага ябышып интектерде. Әйтәм бит, нәкъ синең кебек. Кире беткән!
Кызына карата болай да күңеле сүрелгән ананың күзләренә яшь тыгылды. Кан басымы күтәрелде...
***
Хәрәкәтсез гәүдәгә җан кергәндә ирләр палатысын җыештыра иде Гөлйөзем.
Башта бармаклар селкенде, аннан күзләр ачылды. Түшәм белән дивар арасын җентекләп тикшергәннән соң күзләр идән юучы кызны күреп алдылар.
– Ниһаять! – диде кыз якынын күргәндәй куанып.
– Гөлшаһидә?!
– Юк, ялгышасыз. Мин, Гөлшаһидә түгел, – диде Гөлйөзем, елмаеп.
– Фәрештә?!
– Юк, юк. Фәрештә дә түгел. Зинһар борчылмагыз! Иң мөһиме, сез исән! – диде дә, табибларны чакыру өчен постка йөгерде.
– Күлмәк белән тугансыз! Ничә кешедән, бер үзегез исән калдыгыз, – диде Нурания Нуруловна. Йөрәк тибешен кат-кат тыңлады.
– Аңыгызга килү яхшы, дәвалавы күпкә җиңелрәк булыр. Менә күрерсез, аякка бастырырбыз! – диде ышаныч өстәп.
Гөлйөземнең шатлыгы эченә сыймады, күргәннәрен тизрәк ак әбисенә кереп сөйләде, аңа рәхмәтен белдерде.
– Иртәгә минем имтихан, – диде ул, яңалык җиткергәндәй.
– Алай икән. Уңышлар телим, кызым! Тик, синнән башка мин нишләрмен икән? – диде әби, шундук борчыла төшеп. Ул тәмам Гөлйөземгә ияләшкән иде шул. Үз оныгыдай якын күрде.
– Борчылма, берәр нәрсә уйларбыз. Үземнең урынга әнине булса да җибәрермен, – диде кыз, ак әбисен юатып.
Соңгы арада Гөлйөзем өйдә бик сирәк булды. Укудан кайта да эшкә йөгерә. Аннан кайтуга кич җитә. Эше турында әнкәсе белән сөйләшергә дә вакыты калмый. Ял көннәрендә ул һаман элекке гадәте буенча китапханә юлын таптады. Сәбәбе бар, имтиханга әзерләнә. Теләге – көллиятне тәмамлагач, югары белем алу.
Гөлйөземнең эш урынын күптәннән күрәсе килә иде Гөлшаһидәнең. Шуңа да бер сүзсез ризалашты.
Этажны карап чыкканнан соң, башта хатын-кызлар палатысына керделәр.
– Әнкәй, иң элек ак әбием белән таныштырам да, аннан тагын берәү белән. Әлегә сюрприз, – диде кыз, серле елмаеп, нидер вәгъдә иткәндәй.
– Әбекәй, таныш бул! Әнием дә, әтием дә шушы минем! Исеме – Гөлшаһидә, – диде Гөлйөзем, анасы белән горурланып.
Таныш йөзне күргәч, әбинең исәнләшергә ачылган авызы ябылмый калды. Еллар Гөлшаһидәне әллә ни үзгәртмәгән иде. Ул аны шундук таныды. Моннан ничә ел элек, үзенең тозсыз сүзләре белән рәнҗеткән Гөлшаһидә каршысында басып тора. Үз кызыннан булмаган хөрмәтне күрсәтүче Гөлйөземне үстергән Гөлшаһидә. Кайчандыр икесен бергә өеннән куып чыгарган кыз белән ана, ләбаса... Башка сыймаслык хәл! Фәһимәттәйнең мизгел эчендә башыннан бер-бер артлы күңелсез уйлар узды... Гөлйөземгә бер сүз җитәчәк. Хәзер әйтеләчәк сүз, бер сүз, дөньяның астын-өскә китерәчәк. Бетте баш, хәзер бар да челперәмә киләчәк. Шушымы синең “ак әбиең” бу бит, “сихерче карчык” дип, әйтәчәк ул аңа. Минем янда әйтмәсә дә, аулакта әләкләячәк. Ә, әләк – агудан яман!
– Фәһимә түти сез ахрысы? – диде, ягымлы гына Гөлшаһидә.
– Мин... – диде, калтыранган иреннәр, яман уеннан арынырга теләп.
– Кызык! Сез танышлармы? Ничек? Нигә мин белмим? – диде Гөлйөзем, сорау өстенә сорау яудырып.
Үз-үзен белештерми калтыранган карчыкның борчылудан кулындагы дисбесе идәнгә төшеп чәчелде. “Кычытканга да кырау тияр чак җитә икән... Карт җүләр!” – диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, дисбе төшләре тәгәрәгән яктан күзен ала алмый.
Сизгер кызның сизгер күзләре ак әбисенең борчылуын искәртте. Тавышсыз-тынсыз гына, бер әнисенә, бер әбисенә карый-карый, оҗмах бакчасында үскән хөрмә төшләрен җыйды.
– Без авылдашлар, – диде Гөлшаһидә, үзен үтә дә тыныч тотып. – Күрешмәгәнгә генә күптән.
– Йә, ярар, миңа китәргә вакыт, – диде Гөлйөзем, сюрприз турында яңадан сүз кузгатуның урынсыз булуын аңлап. – Әнием, күрше палатага керергә онытма. Анда система куйдылар, даруы әзәя башлагач посттагыларга хәбәр итәрсең, – диде дә, әнисе белән ак әбисенең битләреннән үбеп чыгып йөгерде.
Ашыгып уйлау – хата чишмәсе шул. Ишеттеңме, ничек җаваплады Гөлшаһидә. Син, мәңге алай булдыра алмассың карт җүләр. Тагын да ныграк күпертеп, кирәкмәгәнне чәпәп, күз чыгарыр идең әле. Сүз ул – нәкъ чи тире кебек: ничек тартсаң, шулай сузыла. Теге юлы да нахакка йөрәген яраладым, бичараның. Каян килде шундый явызлык... Эх, телемне тыйган булсам, менә дигән киленем, менә дигән оныгым булыр иде үземнең?! Мәхмүтем дә исән булыр иде... Юк шул, юк! Ничек җир күтәреп йөртәдер үземне, һич аңламыйм?
– Биттәге пычракны су белән юып була Гөлшаһидә, күңелдәге пычракны пычак та кыра алмый, – диде Фәһимәттәй, уйларыннан арынырга теләп.
– Бер аккан су елгага һичкайчан кире кайтмый. Кирәкми, Фәһимә түти, борчымыйк йөрәкне, – диде Гөлшаһидә, карчыкның өстендәге юрганын рәтләп.
– Күңелең яхшы синең Гөлшаһидә. Кызың да үзеңә охшаган.
– Гел яхшыга өйрәнсәң, башка яман керми Фәһимә түти.
– Зинһар кичер мине, синең алда мин гаепле. Эх, шул вакытта... – дип еламакчы иде Фәһимә түти, тик күзеннән яшь чыкмады.
– Кирәкми! Битәрләмәгез үзегезне. Буласы булган, эш узган, – диде Гөлшаһидә. – Мин үч сакламыйм. Кызым да үзем кебек. Үпкәсе өч көннән артмый.
Яхшыга да, яманга да кояш бертөрле караса да, карчык кылган гөнаһысы өчен җәзасын алган иде инде. Артыгы белән алган. Зур кеше үлсә – өй буш кала диләр, ә, бала үлсә – йөрәк бушый. Ул да нәкъ шул халәттә.
***
Күрше палатага кергәч Гөлшаһидә белән Котдуснең карашлары очрашты. Тау башында томан һич таралмаган кебек, яхшы йөрәктә дә мәхәббәт беркайчан да сүнми икән. Арада егерме ел хәттә, булмаган кебек тоелды аларга. Котдус сикереп тормакчы иде, Гөлшаһидә туктатты.
– Кая ашыгасың егет, ял ит бераз.
– Гөлшаһидә, син? Ничек мине таптың? Каян белдең?
...Чыннан да, кызык сорау. Җил исмәсә, үлән тибрәнми бит. Әгәр, Гөлйөзем чакырып китермәсә, очрашыр идеме ул Котдус белән? Кирәк бит ә, бер көнгә ике яңалык!
– Кызым чакырды, – диде Гөлшаһидә кояштай балкып.
– Ул сиңа охшаган, чибәр, акыллы.
– Беләм. Чибәрлеге минеке булса, акылы – синеке, – диде Гөлшаһидә, озакка сузмый әйтә алуына куанып.
– Сиздем, – диде Котдус, Гөлшәһидәнең кулын йөрәгенә кысып. Төшендә күргән ике кашлы йөзекнең бер кашы – Гөлйөзем булуын аңлаган иде ул. Икенчесе, дустының кызы – Гөлшаһидә. Димәк, ул икеләтә әти.
***
Кунаклар таралып беткәч, Гуля йорт җиһазларын урыныннан кузгата-кузгата өй җыештырырга тотынды. Әнкәсе бүлмәсендәге йомшак кәнәфине кече бүлмәгә чыгарырга булды ул. Кырыйлары күпертеп эшләнгән кәнәфи ишеккә сыймагач, янтайтып чыгардылар. Аскы бүлемтегеннән, көтмәгәндә дөңгертәп идәнгә тимер шкатулка төште.
– Менә, шул инде безнең утта янмый, суда батмый торган серле сандыгыбыз. Ачкычын тапсак, бездән дә бай кеше дөньяда булмас! – диде Гуля, шаяртып. Влад чынга алды булса кирәк, кәнәфине урнаштыруга ук, ачкыч эзли башлады.
– Гадәттә ачкычны өске якка, бала буе җитмәслек урынга куялар, – дип сүзен башлады ул, диссертация якларга җыенган студент кебек. – Сезнең өйдә яшь бала булмау сәбәпле, өскә җыеп куюның кирәге юк. Димәк, ачкыч шушы тирәдә, савытыннан әллә ни ерак китмәгәндер, – диде дә егет, озак көттермәде: – Таптым! – диде, сабыйларча куанып.
Яшьләр серле сандык эченнән, тышы тузган калын дәфтәр, төргәге белән документлар һәм ачкыч табып алдылар. Гуля, документларны аңлаган кешедәй барлаган булды да, дәфтәрне кулына алып кәнәфигә җайлап менеп утырды. Аннан, дәрес башлаган укытучы сыман кычкырып укый башлады.
“Сөеклем – Эдуард! Сине җирләгән көнне, кызыбыз туды. Авырлыгы – 1кг. 200 грамм, озынлыгы – 34 см. Врачларның өметсез, дигәнен ишеттем... Башка берни дә хәтерләмим... Ярты ел больницада ятканмын...” Әлеге җөмләләрне, аңларга тырышып Гуля янә бер кат үзлегеннән укыды.
“...Мәхәббәт җимешебезне, синең дустың – Котдус ялгызы тәрбияләгән. Мин чыккач балага исем куштык. Юк, син уйлый күрмә ярты ел бала исемсез булган дип. Ул, һәрвакыт аңа Гөлшаһидә, диеп эндәшкән. (Йөргән кызының исеме!). Үзең уйлап кара, уйнатканда да, йоклатканда да шул исем белән эндәшкән, елаган чагында да шул исем белән юаткан... Мин башка исем уйлый алмадым, дөресрәге каршы килмәдем. Гулшагида – матур исем, миңа ошый. Балага да килешә сыман. “Бигрәк тә чөм кара шомырттай чәчләренә, түгәрәк йөзенә, туры килә”– диде Котдус... Әйтерсең лә, ул татар кызы... Котдус кызыбызны кирәгеннән артык ярата. Синең өчен дә, үзе өчен дә, Гөлшаһидә өчен дә сөя ул аны. Мине дә хөрмәт итә. Аның хатыны булмасам да, үземне бәхетле хатын итеп хис итәм. Чыннан да янәшәмдә ул булганда бернинди дә куркыныч янамый. Котдус – синең көзгең!.. Әйтерсең лә, таш дивар!..”
– Монысы нинди язу тагын? – диде Гуля, запискага төртелеп. Дәфтәрнең икенче битендә Эдуардның Любага язган соңгы язуы беркетелгән иде. Шул сүзләрне укыгач, күз аллары тагы да томанланды кызның.
– Влад, калдыр үземне генә! – диде ул еламсырап. Көтелмәгән яңалык күңелен йомшартты кызның. Ялгызы гына калып укырга теләде ул.
Әнисе язган, көндәлеккә охшаш дәфтәрнең һәрбер бите ниндидер отчетны хәтерләтә сыман иде.
“...Без Мәскәүдә. Мәхәббәт җимешебезгә бүген ниһаять, операция ясадылар. Уңышлы узды, диделәр. Сөенечемне беренче сиңа җиткерәм. Ниһаять, дидем, бераз көтәргә туры килде, чөнки кирәкле сумма, юл чыгымнары әйтеп бетергесез зур иде. Юк, юк, бурычка бер тиен дә алмадык. Беркемгә дә әҗәтебез юк. Барлык кирәкле сумманы Котдус тапты. Эшләде, эшләде, эшләде. Кызыбызга ун яшь тулганчы операция кирәк, дигәннәр иде, без җитезрәк булдык, сигез яшенә өлгердек. Чекларны күреп үземнең дә күзем маңгаема менде. Берәр кеше булса ул акчага диңгез буеннан йорт, яхта сатып алыр иде дә, үз рәхәтенә яшәр иде. Ә, Котдус андый түгел. Ул – игелекле бәндә... Бу сүзләрне күз яшьләрсез һич әйтеп булмый. Гөлшаһидә өчен ул берни кызганмый, хәттә үзен дә... Юк, юк мин дә яратам кызыбызны. Әле ярый ул бар. Өрмәгән җиргә дә утыртмыйбыз үзен. Киреләнсә дә ачуланмыйбыз... Сүзебезне тыңламаса да дәшмибез... Бары тик исән булсын! Йөрәге ныгысын! Быел мәктәпкә укырга бирмәскә булдык. Соңарып укыганнан әллә ни булмас әле. Исән булсын! Җитешер...
...Сәлам, Кара диңгез буеннан. Кадерлем! Диңгез һавасы Гөлшаһидәгә нык килеште. Шуңа да, ничә ел рәттән шушында ял итәбез, дөресрәге дәваланабыз. Сәламәтлеге көннән-көн яхшыра. Җөйләре дә беленер-беленмәс кенә калды... Бетүгә таба бара. Кыз бала өчен анысы да бик мөһим... Котдус һаман эштә. Безнең өчен тырыша. Хәер, ул булмаса, җәен диңгез буенда, кышын ял йортында дәвалану эләкмәс иде, безгә... Гөлшаһидә күзгә күренеп үзгәрде. Аеруча, холкы. Мине тыңламый, Котдусне дә бик үк санламый. Иркәли-иркәли бозып бетердек ахрысы. Чамадан тыш артык, сукырларча яраттык, «дозаны арттырып җибәргәнбез». Иң файдалы даруны да чамадан тыш куллансаң, организмга ул агу булып тәэсир итә ич... Дөресен генә әйткәндә, кызыбызның Котдусне бер кая да җибәрәсе килмәде. Ә, ул һәрвакыттагыча безнең янәшәдә бик аз булды, күп дигәндә, атна-ун көн. Аннан кабат эшкә китте. Гаепләп әйтмим. Башкача булмый. Эдуард, беләсеңме... Мин Котдусне кызганам! Сүз дә юк, яхшы дус! Безнең өчен, аеруча – зур хәзинә. Тик аның да үз тормышы булырга тиеш ич... Юкса гомер узып бара...”
Гуля дәфтәрне япты да, балавыз сыгырга тотынды. Шушы яшенә җитеп аның туйганчы бер елаганы да юк иде әле. Әнкәсен соңгы юлга озатканда беренче мәртәбә күз яше түкте ул. Тынычлангач, төргәктәге документларны янә бер кат актарды, кирәкле адресны язып алды. Әтисе каршында аңа чыннан да оят иде...
***
Котдусне хастахәнәдән чыгарасы көнне, Гөлйөзем әнисе белән фатир җыештырырга килделәр. Гадәттәгечә, алар эшне бүлешеп башкардылар. Әнисе тузан сөртте, Гөлйөзем идән юды. Эшләрен төгәлләп табын әзерли башлаган иделәр, ишектә кыңгырау чыңлады.
– Кайтты. Әнкәй бар, син ач, – диде Гөлйөзем, әнисенең каршы алуын теләп.
– Юк! Мин, гомумән монда юк. Ачкычын ала белгәнсең икән, үзең ач, – диде Гөлшаһидә шаярта төшеп.
Алар бәхәсләшкән арада ишекне тышкы яктан кемдер ача башлады. Гөлйөзем белән Гөлшаһидә берни аңламагандай, бер-берсенә караштылар да ишек төбенә үк барып бастылар. Яшь кенә бер кыз керүен күреп тәмам аптырап калдылар, алар.
– Син кем? Фатир ачкычын кем бирде? – диде, Гөлйөзем гаҗәпләнеп.
– Беркем дә бирмәде. Үзем алдым. Ә, сез әтинең фатирында нәрсә эшлисез? – диде кунак кызы сорауга, сорау белән җавап кайтарып.
– Без хуҗаны көтәбез.
Ябылмый калган ишектән Котдус килеп керде. Гуля шундук әтисе өстенә ташланды.
– Әтием, зинһар кичер мине! – диде ул, еларга җитешеп.
– Син? Берәр нәрсә булмагандыр бит?
– Юк, берни дә булмады... – диде ул, күз яшьләрен сөртеп. Чыннан да туган көненнән алып бүгенге көнгә кадәр җил тидерми саклаган, үстергән, сәламәтлеген ныгыткан бердән-бер якын кешесе, газиз әтисен югалтасы килми иде кызның. Маңгаена төшереп кигән башлыгын салды да, чәчләремне күр, дигәндәй куллары белән дулкынланган чәчен күпертеп куйды. –Кабат үстерәм, – диде ул, әтисенең күзенә карап. –Телисеңме, мин тезләнеп гафү үтенәм.
– Тор әле булмаганны! Сиңа борчылырга ярамый! Кил утыр монда, тынычлан, – диде Котдус, урындыкка утырырга ярдәм итеп.
– Юк, әтием, мине юатма. Мин барын да беләм. Шушы дәфтәр күземне ачты.
– Нинди дәфтәр?
– Кичерә алсаң, зинһар кичер! – диде Гуля, әтисенә көндәлекне сузып.
Котдус үзен кызыксындырган сорауга җавап эзләп, ашыга-ашыга дәфтәрнең соңгы битен ачты.
“...Эдуард, без авылга кайттык! Кайчандыр әби-бабам яшәгән авыл. Алар шушы туфракта җирләнгән (Хыялым, алар белән янәшә булу!). Авыл әллә ни зур булмаса да, биредә төрле милләт кешеләре яши. Халкы бердәм, дус-тату. Мин бәхетле, шатлыктан күңелем җиденче катта! Котдус мин теләгән йортны сатып алды. Зинһар, оятсыз димә! Бу соңгы үтенечем, Котдус алдында – соңгы әманәтем!
...Бу арада кәефем китеп тора, дөресен генә әйткәндә чирем кузгалды... Юк, юк, Котдускә әйтмим! Үзең беләсең, әгәр ул белсә... Кайтып та җитәчәк, аякка да бастырачык. Ә, мин теләмим. Минем синең янәшәңдә буласым килә! Ишетәсеңме Эдуард? Синең янәшәңдә! Кызыбыз өчен борчылыр урын юк. Ул хәзер сабый бала түгел, үзе дөнья көтәрлек. Сине, мине уздыра. Мәктәпне тәмамлады, быел ял итә. Авылда иптәшләре күп, яраталар үзен. Белеп булмый, бәлкем киләсе елга укырга керер. Һөнәр үзләштерергә кайчан да соң түгел ич... Котдус кызыбыз өчен һаман борчылып яши. Ул аның чын татар кызы булып үсүен теләгән иде шул... Булмады. Тик, мин марҗа булсам да, шуны аңладым: исем биреп кенә татар кызы ясап булмый кешедән. Беренче көннән үк, ана сөте белән балага күчәргә тиеш ул. Мин үзем татар булмагач, кирәклесен бирә алмаганмын күрәсең... Чыннан да, күп нәрсә анадан тора. Ә, болай файдасыз. Димәк, гаеп миндә. Ә, ул хәтта, исемен дә яратмый кебек. Озын толымын кисеп ташлаган кебек исемен дә кыскартты, Гуля дип, йөри үзен...
Эдуард, юк, мин зарланмыйм, бары тик эчемне бушатам. Бәлки кызыбыз аңлар... Теләге булса, үзгәрер, әтисе хакына. Үзен аякка бастырган әтисе – Котдус хакына! Сине яратып, тиздән очрашырга сүз биреп, Любаң.”
Котдус соңгы биттәге юлларны укыды да уйга чумды. Сизелми узган еллары берәм-берәм күз алдыннан йөгерделәр... Юк, ул үз-үзен аның өчен битәрләми, хәтта, үкенми дә кебек. Андыйлар дөньяда бик сирәктер, булганнары да гомернең кадерен белмәгән гамьсезләр генәдер. Сүз дә юк, үткәнне кире кайтарып булмый, ләкин бераз үкенүе белән генә булса да, күңеле куанды, тантана итте. Үзенең бәясен, дустына биргән сүзен, әманәтен үтәве белән раслады. Чын дуслык туганлыктан өстен шул. Тик шулай да, Любаны кызганды...
Әтисе истәлекләргә бирелгән арада, Гуля туганнарына үзенең кемлеге, шәһәргә ни өчен килүе турында сөйләп өлгергән иде инде.
Гөлшаһидә белән Гөлйөзем каршында кыен булса да, Котдус сорыйсы итте:
– Син нигә үзең генә? – диде ул, Гуляга карап, Влад турында нидер ишетәсе килеп.
– Ә-ә-ә, Владны әйтәсеңме. Без, аның белән дуслар гына ич. Ул армиядә. Ә, мин укырга керәм! – диде кыз, шатлыгын яшерә алмый. – Теләгем зур минем – кешеләрне дәвалау.
– Мин укыган көллияткә керәчәк, – диде Гөлйөзем, нур чәчеп.
– Йә ярар, бик яхшы! Серләр чишелә башлады. Минем дә әйтер сүзем бар, – диде Котдус, берсеннән-берсе чибәр Гөл ияләренә серле караш ташлап.
– Кызым... – дип әйтә башлаган җиреннән, Котдус исемен ничек әйтергә икән дип төртелеп калды. Гуля шундук аңлап төзәтмә кертте:
– Гуля түгел әтием, Гөл-шә-һи-дә! – диде ул, дөрес әйтә алуына сөенеп.
– Кызларым-йолдызларым, Гөлшаһидә һәм Гөлйөзем! Сезнең каршыгызда әниегез – Гөлшаһидәнең кулын сорамакчы идем, – дип сүз башлады ул, җитди генә. Төчеләнү аның гомумән холкында булмаса да, үзен егерме ел көткән Гөлшаһидә каршында башкача булдыра алмады Котдус, сөйгәне каршына барып тезләнде дә, күзләренә текәлеп:
– Син ризамы, минем хатыным булырга? – диде.
Гөлшаһидә үзен унсигез яшьлек кызлар кебек хис итте. Уңайсызлануы йөзенә чыкты. Алмадай битенә шундук кызыллык йөгерде. Әнисеннән рөхсәт сораган үсмер кыздай, күзен тутырып кызы – Гөлйөземгә карады.
Гөлйөзем әнисенең ялгызы яшәвен һич теләми иде. Кул эше белән мавыкса да, көнозын өйдә бер үзе. Ә, ялгыз гомер – яшь тирәк сыман: озын була, тиз сына. Шуңа да ул, җавапны тиз тотты.
– Әнкәй, әти синең көтеп алган бәхетең. Бергә яшәгез! – диде, икесен бергә кочып.
– Соңгы сулышыма кадәр! – диде Гөлшаһидә, кызының шул сүзен генә көткәндәй, ризалык белдереп.
Яшьләр кул чапты. Әти-әниләрен кочып-үптеләр, үзләренчә матур теләкләр тели-тели тәбрикләделәр.
– Ә, хәзер барыбыз да табынга! Гаиләбез табынына рәхим итегез! – диде Гөлшаһидә елмаеп.
Түгәрәк табын артында бергәләп чәй эчү элек-электән матур күренеш. Күмәкләшеп ашаганда ризык та тәмлерәк була.
Нурзия МИРХАЗОВА
Комментарийлар