Логотип «Мәйдан» журналы

СОҢГЫ ЕЛМАЮ

Хикәя.

Галия авылга кайтып ике ай да эшләргә өлгермәде, тирә-яктан аның өстенә төрле сүзләр ява башлады. Әллә кемнәр аның шәһәрдә егетләр белән «өстерәлеп» йөреп бала төшерткән, имеш, рус егете белән торып, әллә ниләр булып беткән, имеш, кебек авыл өстенә төрле хәбәрләр таратып өлгерделәр. Галиянең карт анасы кызының алай булуына ышанмаса да, авыл халкының кызы турында шундый сүзләр сөйләүләре аның карт йөрәген рәнҗетте. Ул, элек дус-ишләре арасында шул турыда сүз чыкканда кызын яклап маташса да, тора-бара, кызы турында сүз кузгатмасыннар өчен, якын дусларын­нан да очраганда тизрәк-тизрәк аерылырга тырыша башлады. Со­ңыннан бөтенләй беркем белән дә аралашмый башлады. Ул һәр очрап аның белән исәнләшкән кешенең күзләреннән ниндидер мыскыллау, көлү сызыклары күрде. Ул, Галиянең дә кем белән дә санашмый үз эшен эшләп, үз сүзен сөйләп йөрүенә гаҗәпләнсә дә, бер яктан, аның шулай булуына шатлана иде. Дошманнарга сер бирми, аларның сүзләренә колак салмый йөрү ул үзе яхшы эш.

Ләкин кыз вакытында аның үзе турында шундый сүзләр ил өстенә таралса, билгеле, ул керфеген күтәреп кеше өстенә карый алмаган булыр иде. Яки бөтенләй үзен-үзе үтерер иде. Ә Галия гүя белми дә, гүя ишетми дә. Бәлки, ул дөрестән дә шәһәрдә шу­лай булгандыр. Булмаса, яла ягуга ул үзе дә түзмәс иде. Бит ул шул сөйләүчеләрне судка биреп яптыра да алыр иде. Шәһәрдә комиссарлар да аны якларлар иде.

Гөлҗамал абыстай күп вакытта шундый шөбһәләр эчендә кала иде. Ә бүген ул түзмәде, яңа гына волостьтан кайткан Галиягә:

- Кызым, минем чыдарлыгымны калдырмадылар. Синең туры­да төрлесе төрле начар хәбәрләр сөйлиләр. Синең андый булуыңа ышанмыйм. Ә шулай да күңелгә авыр. Дошманнар күп, ичмаса,

берәрсен судка биреп, бераз авызларын каплар идек, - диде.

Галия, гүя йокысыннан уянган кебек, аңар гаҗәпләнеп кара­ды, соңыннан, бик әһәмиятсез нәрсә турында сөйләгән кебек, әкрен генә җавап бирде:

- Сөйләүчеләрнең авызын тыгып булмый, әни. Алар бары наданлыкларыннан, мине күрә алмауларыннан гына сөйлиләр. Аларны судка биреп тә аларның авызларын каплап булмас, сүз куеруга гына сәбәп булыр, — диде. Соңыннан: — Сөйләрләр дә арырлар әле, — дип өстәп куйды. Ул анасына үзенең саф булуы, андый вак-төяк сүзләр өчен үч алуның кирәксез нәрсә булуын сөйләргә теләсә дә сөйлә­мәде. Эчендә генә аның йөрәгендә авыр, әрнүле ачыну тойгылары уянды. Ул аның өстенә яла сөйләүчеләрнең, начар хәбәрләр таратучыларның кемлекләрен яхшы белә. Һәм алардан бик каты итеп үч ала алуына да ышана. Аларның берсе — авыл советы председателе Гыймади, икенчесе - әгъза булып йөри торган Кара Хәмит һәм өченчесе - кооперативның приказчигы Габдулла Хәбибуллиннар.

Галия авылга килеп эшкә башлаганнан алып, алар яшертен генә аңарга баз казый башладылар. Дөрес, элек алар Галия белән яхшы булырга тырыштылар. Хәзер дә әле Галия белән очраганда йом­шак тел белән сөйләшәләр. Ләкин эчләрендәге ачуларын яшерә алмыйлар. Галиягә елмайганда, йөзләре елмаюдан бигрәк ыржаюга охшап китә.

Галия кантоннан үз волостена эшләргә җибәрелгән чакта кант­ком секретаре:

- Анда совет, кооператив тирәләренә үрмәкүчләр оя корганга охшый. Син уяурак бул. Без анда берничә яхшы гына эшче җибәрсәк тә, алар анда кереп, үзләре баткакка баттылар, - дип сөйләгән иде.

Галия, волостька эшләргә килгәндә үк, ул үрмәкүч оясын күреп, белеп килде. Шуның өчен килгән атналарында ук ул яше­рен, кеше күзе төшмәгәнрәк караңгы якларга карарга тырышты.

Ә Гыймадилар, Хәбибуллиннар үзләренең хәйләкәр елмаю­лары, йомшак телләре белән күзләрен капларга тырыштылар. Хәтта аны үз алдында крәстияннәргә мактаган булдылар.

- Менә үз авылыбыздан да зур кешеләр чыкты. Фәлән-төгән, -дип, аны күтәреп сөйләргә маташтылар.

Ә Галия, аларның мактауларының кая юнәлгәнен яхшы бе­леп, аларга усаллык та, дуслык та күргәзмәде. Ул әкрен генә үз эшендә дәвам итте.

Гыймадилар аңарга эшләгән эшләрендә булышлык иткән бу­лып та маташтылар. Әле авылда Галия ячейка төзергә җыенгач, алар беркемнән сорамый җыенда халыкка:

- Җәмәгать, Галия туташ авылда комсомол ячейкасы төзергә йөри. Хәзер инде заманалар үзгәрде. Аңарга булышырга кирәк.

- Балаларыгызны комсомолга язылудан тыймагыз! - дип, Галия булмаганда агитация дә ясаганнар.

Ячейка оештыру собраниесендә дә Гыймадиның шадра малае белән приказчик Хәбибуллинның улы беренче булып комсомол­га керү өчен гариза бирделәр.

Соңга табан приказчик Хәбибуллин Галиянең анасы Гөлҗамал абыстайга кооперативтан акчасы булмаганда акчасыз нәрсә җибәрергә мөмкин булуы турында да әйтте.

Галия, билгеле, аларның бу тәкъдимнәренә карышмады. Дус­лык та күргәзмәде. Ул, һаман эшнең төбенәрәк төшәргә тыры­шып, тикшерүендә дәвам итте.

Галиянең яшерен якларга күз төшерергә тырышуы Гыймади белән Хәбибуллинда курку катыш ачу кабартты. Алар артларын мөмкин кадәр арурак тотарга тырыштылар. Кооператив кенәгә­ләрен тагын бер кат тикшереп чыктылар. Сизелерлек нәрсә тап­магач, тынычландылар. Галия турында яшерен генә тагын төрле кабахәт хәбәрләр таратырга тотындылар:

- Галия волостьта эшләүче бер урыс белән тора икән, кай төннәрне аның янында кунып та кайта икән, - дигән хәбәрне ко­лактан колакка тараттылар.

Тик көннәрнең берендә председательгә йомыш белән килгән солдат хатыны Нурҗиһанның күршесе сөйләгән сүзләр генә Гый­мадиның чәчләрен үрә торгызды. Нурҗиһанга ул председатель булганнан бирле күз төшереп йөри иде. Ә бервакытны түли ал­маслык налог салып:

- Түлисең килмәсә, миңа йомшаграк күңелле бул, - дип, аны үзенең теләген үтәргә мәҗбүр иткән иде.

Ә Нурҗиһан менә бу вакыйганы эчендә саклый алмый Галия­гә сөйләгән, Галия аны ни өчендер язып алган.

Гыймади, бу хәбәрне ишетү белән, тешләрен кысып, эчтән генә сүгенде.

- Телен тота алмаган икән, ярый. Гыймадины танырсың әле, -дип янап куйды. Ә үзе ул төнне, Галиянең аның эшләгән эшләрен төпләп тикшереп йөрүенең соңы ни буласын аңлап, кроватында ишелеп-ишелеп йоклый алмый ятты.

Шуның өстенә көтелмәгәндә кантоннан килеп төшкән инст­руктор аны тагын да какшатты. Инструкторның авылга төшүе белән председательне эзләп килмәве үк, аның торырга да Галия­ләрнең күршеләренә төшүе Гыймадиларны, Хәбибуллиннарны куркуга төшерде.

Аптыраган үрдәк арты белән суга чума дигәндәй, Гыймади­лар нишләргә белмәделәр. Инструкторның һәр биргән соравына бутала-бутала җавап бирделәр. Ә Галия тыныч кына аларның йөзләренә карап торды.

Галия бер үзгәреш тә юк кебек элеккедәй тыныч, аның йөзен­нән, бик җентекләп карамасаң, ачу эзләрен дә күрерлек түгел. Тик ниндидер авыр салкынлык шәүләсе генә бүген аның йөзендә артык өскә чыккан кебек сизелә.

Ул, инструктор, Хәбибуллин, тагын берничә крәстияннәр белән бергә бер бүлмәдә кооператив кенәгәләрен тикшереп яталар.

Галия, кәгазьләргә карап утырган чагында, үзенә дүрт-биш боз кебек салкын күзләр тегәлүне сизеп тора. Кенәгәнең кай җир­ләрендә алар тукталалар да инструктор белән күзгә-күз карашып алалар. Галия үзенең дәфтәренә ниндидер билгеләр куеп бара.

Ә председатель белән Хәбибуллиның, Галия һәр билге ясаган саен, йөзләренә салкын тир чыга бара...

Алар кичкә кадәр ара-тирә сораулар, билгеләр ясау белән куз­галмый эшләп утырдылар. Кичен инструктор шәһәргә китте...

Инструктор киткәннән соң, председатель белән Хәбибуллин­ның башларын түбән салып йөрүләреннән крәстияннәр аларның эшләренең чуалганлыгын аңладылар.

Кайбер мактанчыграк крәстияннәр: «Мин күптән аларның эшләрен сизеп йөрим. Әле беркөнне дә бу малайлар безнең җил­кәне ашап йөриләр», -дип, гомердә беркемгә дә сөйләмәгән булса да, сөйләдем дип, йөрделәр.

Ә Гыймади белән Хәбибуллин, йөзләренә кара сөрем суккан ке­бек, крәстияннәргә очраудан качтылар. Көзге көндә аларның нәрсәдер киңәшеп, председательдә эчеп утыруларын да күрүчеләр булган...

 Көзге салкын җилләр, яңгыр тамчыларыннан буран уйнатып, үләннәрне саргайткан чирәмнәр өстеннән урманга табан исәләр. Кибән башларыннан озын саламнар буенча авыр, салмак кына тамган тамчылар, көзнең күңелсез җырын җырлагандай:

- Тып-тып, - итеп симез җиргә тамалар.

Уҗымда йөргән атлар яңгырга артлары белән торып ашыгып-ашыгып ашарга тырышалар.

Галия, волбашкарма йортыннан чыгып, волостьтан бер генә чакрым ераклыкта торган авылына табан атлады. Ячейканың сек­ретаре Василий аны озатып килергә теләсә дә, Галия риза булмады:

- Берәрсе күрсә, әллә нәрсәләр сөйләрләр тагын, - диде дә, кулын биреп, җылы гына итеп Василийга елмайды.

Аерылгач, Василий нәрсәдер сизенгән кебек, озак кына аның артыннан карап калды.

Галия ул башта бернәрсә дә уйламады. Соңга табан йөзен паль­тосының якасы белән каплады да, пычракка баса-баса, алга атла­ды. Пальтосы аркылы үткән вак яңгыр тамчылары аның тәнен рәхәтләндереп чиркандыралар иде. Ул:

- Барыбер аякларны батырмый кайтып булмас, ахры, - дип, җиргә карамый гына атлый башлады. Аның башыннан берәм-берәм шәһәр күренешләре, анда укулары, андагы иптәшләре, Газизәләр,

Хәмитләр үттеләр... Ул аларга күптән инде хат язганы юк. Кайту белән берәрсенә хат язып ташларга кирәк булыр дип уйлады. Соңын­нан аның башына бүген собраниедә сөйләнгән сүзләр, Василийның

Галиянең доклады буенча кызу-кызу сөйләү күренешләре үттеләр.

Вак яңгырлар аның пальтосы аркылы үткәннән-үтә баралар.

Кырда урылмый калган яшь әрем сабаклары җил белән әкрен генә иеләләр. Галия ике авыл уртасындагы зиратларга якынлый. Зиратлар эчендәге сирәк-мирәк агачлар шомлы тавыш белән уылдыйлар. Зиратлар алар һәрвакыт кешегә ниндидер кайгылы, авыр той­гылар бирәләр. Галия гомумән зиратлар тирәсеннән үтәргә ярат­мый. Ул үлекләр турында аз уйлый. Ә алар турында уйласа, уйла­ган саен аның яшисе, эшлисе килә. Бу юлы да зиратлар аңарда шундый хисләр уятты. Кинәт аның моннан ун еллар элек булган хисләре тәкрарландылар. Күз алдына яшь чагында шул зират­лар яныннан үткәндә «Әлхәм» сүрәсе» укып үтүләре килеп бас­ты. Авылда аның танышы булып та, хәзер үлек булып яткан кайберәүләрнең төсләрен күз алдына китерергә тырышты. Озак уй­лагач, ул, кара уйларыннан котылырга теләп, кинәт уйларын тор­мышның якты якларына борырга кереште. Күз алдына Хәмитләр, Зәйнәпләр килеп басты. Ул үзе дә белми елмайды. Соңыннан...

- Чү!..

Ниндидер өч күләгә каберлек тирәсенә казылган канаудан күтәрелделәр дә Галиягә табан атладылар. Галия сискәнеп китте. Йөрәк тибүе тоталмаслык дәрәҗәдә кызуланды. Кычкырырга теләсә дә, нигәдер кычкыра алмады. Чабып китәргә теләсә дә, аяклары тыңламадылар. Ул үзенең нишләргә тиешлеген дә уй­лап өлгермәде, өч күләгә аны тыгызлап урап алды. Соңыннан... ул үзенең былчыракка егылганын сизде. Ниндидер авыр бер нәрсә албасты кебек аны басты... Үлем ачысы белән чыккан йөрәк та­вышын авызын каплаган чүпрәк тышка чыгармады.

Көзге таң авыр яңгырлар белән килә. Җиргә тиеп йөргән соры болытлар туктаусыз еракларга, бик еракларга агылалар. Алар таң­ны да, кояшны да көн буена кешеләрнең күзләренә күрсәтми кап­лап, вак тамчылар белән тамчылыйлар.

Көзге җил морҗалардан чыккан төтеннәргә югары күтәрелергә ирек бирми, җиргә табан сибә. Авыр, юеш яңгырлы килгән таң карт сөякләрне сызлата.

Гөлҗамал апа авыр, сызланулы йокысыннан уянган чакта, аның сөекле кызы Галия әле волостьтан кайтмаган иде. Ул, шомланып, төннең кайчак икәнен белер өчен, килеп тәрәзәгә капланды. Ул, әллә кызым миңа сиздерми генә кереп мич башына менеп ятты­мы икән дип, килеп, мич башына сузылып карады. Ләкин Галия анда юк иде. Галия зиратлар янында, зур кара күзләрен ярым ачык калдырып, җиргә тиеп үткән соры болытларга карап, таң атканны көтә иде. Аның кара чәчләрен соры болытлар чылатканнар. Авы­зына тыгылган пычрак чүпрәк аңарга елмаерга уңайсызлый төсле. Ул чүпрәк гүя аңар «Киләчәк барыбер андый совет дошманна­рыннан үч алыр!» дигән сүзен әйтергә уңайсызлый төсле иде.

 

Һади ТАКТАШ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар