Логотип «Мәйдан» журналы

Шомырт чәчәкләре ак кына...

Хикәя.

Рәхәт ял көнендә. Кояшлы, хуш исле, сагындырган, тансык яз башында. Көчле, куәтле, биеп торган чагында. Парта арасында бөрешеп утыра-утыра алҗып беткән яшь тәнең хәрәкәт сорап торганда. Эш бирегез икән кешегә андый чакта. Өеп-өеп бирегез. Никадәр күп булса, шуның хәтле яхшырак, күңеллерәк аңар. Наҗиянең дә бүген шундый чагы. Атна буе кул тимәгән почмакларына хәтле керә-керә өйнең идәннәрен юып, җыештырып чыкты. Ишегалдын, капка төбен себерде, лапаста чәчелеп яткан утын яркаларын әйбәтләп өеп куйды. Иң ахырдан, чәчәкле чиләкләрен алып, болын чишмәсенә суга китте.
Ярата ул шушы ерак чишмә юлын. Бигрәк тә ялгыз барган чагында. Күңелендә нинди генә хыяллар тумый да кайларда гына йөрми, кемнәр генә булып бетми ул. Шундый чакта Наҗия мавыгып маҗаралы китап укыган кебек була. Күңеленә ошаган җирләрен кат-кат ачып укыгандай, бер үк күренешләрне күз алдына китереп ләззәтләнә. Ул еш кына үзен композитор итеп күрә. Гаҗәп матур бер көй уйлап чыгарган, имеш. Ачык тәрәзә каршында шул көйне скрипкада уйный, имеш. Өй артыннан узып китә алмаган кешеләр сихерләнеп тыңлап торалар. Скрипкә кыллары аларга язгы йомшак җилдә әкрен генә дулкынланган арыш диңгезенең серле пышылдавын китерә, кичке тын һавада сандугач сайравын, әбе кәйнең көйләп мөнәҗәт әйтүен сөйли, ул да булмый, чишмә юлындагы кызның шатланып көлүен ишеттерә. Йөрәкләрне чеметеп алган симфониянең соңгы аккорды тынгач та әле, һавадагы тургай тавышы сыман яңгыраган моңны, татлы төш күргәндәй, үз-үзләрен онытып, тын гына басып торалар. Арадан бер егет тәрәзә аша Наҗиягә чәчәкләр сузгач кына, исләренә килеп, дәррәү кул чабалар. Ә егет шундый чибәр, шундый сөйкемле, әкиятләрдәге патша малайларына торырлык. Классташы Илсурга да бераз охшый бугай әле ул. Әллә бөтенләй дә охшамыймы? Әйе шул, Илсурга тагын чәчәкләр бүләк итү. Үртәшеп йөрүне генә белә бит ул.
Болын чишмәсе аны гадәттәгечә тын гына, тыныч кына каршы алды. Көн үзәгендә, эссе кояш астында бер көянтә суга дип, ерак чишмәгә килүче булса да шул Наҗия кебек хыялый җан гына булыр инде. Көянтә-чиләген куюга ул тутырып су алырга ашыкмады. Яшел чирәмгә тезләнеп, тыныч, гамьсез торган су өстенә иелде. Аннан кыска чәчле, түгәрәк йөзле, бик сөйкемле яшь кыз карап тора иде. Исәнме, диде Наҗия, аңар күз кысып, ап-ак тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде. Кыз да аңа күз кысты, ул да көлде. Ә үзе Наҗия аның бит уртасыннан үбеп алыйм дигәндә, көлә-көлә, вак дулкыннар арасына кереп югалды. Кайнар иреннәрен салкын судан тиз генә ала алмады Наҗия. Тешләре камашканчы, сусыны басылганчы, озаклап, тәмләп эчте де эчте. Чишмәдән агып чыккан суда бит-кулларын юып кинәнде. Бер очтан чәмчәле чүәкләрен дә юып куясы итте. Баш очында торган кояш аны ялап алгандай киптерә дә башлады.
Яраткан бер гадәте бар иде бу кызның. Яз җиттеме, чишмәгә килсә, тал песиләре җыеп кайта. Чәчәк вакытында бәллүр вазалары шомырт, балан чәчәге, болын чәчәкләреннән бушап тормый. Көзгә кергәч, кочагы белән өрәңгенең ут кебек кызыл, лимон кебек сары челтәр читле яфракларын җыя. Бүген дә, су алудан бигрәк, шомырт чәчәкләре өчен килгән иде бит. Ерак та барасы түгел, тау итәген тутырып, шомырт куаклары чәчәк атып утыра. Жаның теләгән хәтле өзеп ал. Чишмә янында да ялгыз шомырт агачы үсә. Ул инде бик карт агач. Чәчәкләре дә өстәге яшь ботакларында гына. Наҗия шуларны гына өзәсе итте. Арырак барса, тиз генә әйләнеп кайтмаслыгын белә. Мавыгып китеп, тау башына ук менүе бар. Мәктәп турнигында күнегүләр ясап үскән җиңел гәүдәле кызга авыр эшмени. Агач башына да бик тиз менеп җитте ул. Тиен шикелле ботактан ботакка сикерүе кыен булмады.
Әнекәй-лә-рем лә! Менә кайда икән ул матурлык дөньясы. Левитан картиналары бер якта торсын. Табигать үзенең бар хәзинәсен бергә җыйган да, туйганчы карап сөенсен дип, бөтен матурлыгы белән кызның алдына китереп салган. Берсен дә онытмаган, бер ишен дә калдырмаган. Күр инде тау битендәге ул агачларны? Бер-берсенең итәгенә тотынып менгәндәй югары үрләгәннәр. Кәүсәләре күренми дә, бөдрә ябалдашлардан гына тора дип белерсең. Тау астындагы шомырт куаклары ак күбектәй күпереп торган тәлгәшләргә күмелгән. Болын ягындагы өем-өем таллардан, камышлы күлләрдән күзеңне алмалы түгел. Мин монда барыгыздан да өлкән, бөтенегездән дә күбрәк беләм, тыңласагыз, бик борынгы серләрне сөйләргә кодрәтем җитә, дигән кебек, үз дәрәҗәсен үзе белеп, картларча тыныч, салмак кына агып яткан Идел үзе бер хикәя. Шуларның барысына учлап-учлап энҗе сипкәннәрмени. Идел өсте җем-җем итә. Агач яфракларында да, күзне чагылдырып, шаян нурлар биешә. Наҗия, ни өчен менүен дә онытып, тирә-яктан күзен ала алмыйча, бик озак карап торды.
Кинәт әллә кайдан, ишетелер-ишетелмәс кенә, монды аваз килгән кебек булды. Әллә кызга гына шулай тоелды инде. Шушы хәтле матурлыктан үз күңелендә туган моңны тыңлыймы әллә ул? Идел дулкыннарына чиртеп уйнаган кояш нурлары чыгарамы әллә бу көйне? Алай дисәң, җыр авазы торган саен якыная бара, аның сүзләрен да аерып булырлык инде. Наҗиянең яраткан җыры.
Бакчаларга тулган шомырт исе,
Тәрәзәдән кергән өйләргә.
Исереп бер шомырт исләреннән,
Исереп бер яшьлек хисләреннән,
Җырлыйк әле шушы көйләргә.

Ә җырчысы кайда соң? Нигә күренми? Әнә сукмак башында ул түгелме? Наҗия күзен алмыйча ерактан ук карап китерде аны. Илсур түгелме соң? Шул, ахры. Әйе, Илсур үзе бит. Футболкасын салып кулына тоткан. Бу дөньяда миннән башка кеше юк дигәндәй, иркенләп, ашыкмыйча атлаган көйгә җырлап килүен белә. Кайлардан кайтып килеше икән бу егетнең?
Илсурның Чабаклы күлдән кайтуы иде. Болай ул үзе балыкка йөрү белән бала чактан ук мавыкмады. Машина җене кагылган малай булып чыкты ул. Әле бүген дә иптәшләре кыстаганга гына иярүе иде. Үч иткәндәй, балыгы да эләкмәде. Башкаларның җиме тәмлерәк идеме, әллә әфсенен белделәрме, көмеш чабакларны тартып кына тордылар. Аларга карап утыру туйдырды Илсурны, кармакларын ташлап кайтып китте. Чишмә янына җитәрәк күкләрдән иңгәндәй серле, әкрен авазга туктап калды.
– Илсу-ур!
Егет сәерсенеп, як-ягына каранды. Кеше заты күренмәгәч, җырлый- җырлый юлын дәвам итте.
Шомырт чәчәкләре ак кына,
Сөюләрең булса хак кына,
Сөенешеп йөрер чак кына.

Наҗиянең аны болай гына җибәрәсе килми иде, инде үз тавышы белән, көлә-көлө, тагын эндәште:
– Илсур!
Егет тавыш килгән якка борылып карады һәм аякларын салындырып шомырт ботагында утырган классташын күрде.
– Синмени әле ул, сандугач баласы? – диде.
– Мин шул.
– Анда нишләп утырасың?
– Тире җыеп күн эшлим,— диде кыз, чытлыкланып, – күрмисеңмени, чәчәк өзәм. Ә син кая барган идең?
– Каен башына, – диде Илсур, ул да кызның үзе кебек итеп җавап бирде.
– Кыланчык. Әйтмәсәң, бик кирәге бар иде.
– Син дә агач башында утырасың бит.
– Утырса.
– Ә мин беләсеңме нәрсә эшләдем? – диде егет, серле итеп.
– Ни эш эшләдең? — дип сорады Наҗия, кызык хәбәр ишетергә әзерләнеп.
— Ни башына кунган нине ни белән ниткән идем, нитте дә китте.
— Сиңа бир инде такылдарга. Тел бистәсе.
— Аңламадыңмыни?
— Безнең мәктәптә маймыл телен өйрәтмиләр бит. Шуны да белмисең икән.
— Яныңа меним әле, аңлатырмын.
— Агач башы иркен, сиңа да урын җитәр.
— Яле — һоп!
Илсурның җитез генә сикереп асылынуына карт агач ыңгырашып куйгандай итте һәм корыган ботак шартлап сынды. Чалкан егылган егет өчен бер генә секундка кояш сүнгән кебек булды. Наҗия дә очар кош тизлегендә җиргә төшеп, аның янына тезләнде. Илсурның күзләре йомык иде, йөзе дә агарынып киткәндәй күренде. Кыз чын-чынлап курка калды.
— Илсур!
Егет дәшмәде. Керфеген дә күтәреп карамады. Тын алуы да сизелми кебек иде.
— Илсур, дим, ач инде күзеңне,— диде Наҗия, еларга җитешеп.
Әле булса тынсыз яткан егетнең яңакларын чәбәкләгәндәй итте, күз кабакларын күтәреп-күтәреп карады. Күкрәгенә колагын куеп йөрәк тибешен тыңлыйм дигәндә, болай да көлмичә чак-чак тыелып яткан Илсур каты итеп кызны кочып алды.
— Син ни эшлисең? — диде бер мәлгә югалып калган Наҗия,— Җибәр, дим, тилебәрән орлыгы ашаган нәрсә.
Классташының исән-имин булуына сөенгән идеме ул, әллә аның бу «әшәкелегенә» ачуы чыккан идеме, үзе дә аңлап бетерми иде әле. Егет куеныннан чыгарга теләп, бар көченә тартылды. Көтелмәгән кыюлыгыннан Илсур үзе дә каушаган иде, Наҗиянең кырыс тавышына буйсынып, кулларын йомшартты. Кызга шул гына кирәк тә, корт чаккандай сикереп торды да чиләкләренә таба йөгерә башлады. Егет аны куа китте, әмма тотып алалмады. Алар шулай яшь балалар кебек болын буйлап куышып йөргәч, арып-талып чишмә янына килеп утырдылар. Икесенең дә сүз әйтерлек хәлләре калмаган, күзләре генә көлә дә иреннәре елмая иде.
Илсурның аяк очында кибеп өлгергән чүәкләр ята. Егет аны үрелеп алды һәм, барабан каккан кебек, табанын табанга бәргәләп:
— Наҗия, бие әле,— диде.
— Биегән ди берәү. Көчкә тын алып утырам әле. Китер.
— Биемәсәң, бирмим,— диде Илсур, сузылган кулдан читкә тайпылып.
— Хә-әзер, көтеп тор.
— Алай булгач, абый җаным, дип әйт. Аягыңа ук кидертәм.
— Бирмәсәң — үзеңә булсын,— диде кыз, юри үпкәләп,— Сөйгәненә бүләк итәрсең.
— Сөйгәнем мич алдында күмер ашап утыра шул әле.
— Үскәнен көтәрсең.
Наҗиянең мөлдерәмә тулы чиләкләрен көянтәсенә элеп яланаяк китеп баруын карап утырган Илсур, җитди итеп:
— Наҗия, ачуланма. Шаярдым гына бит,— диде.
Кыз эндәшмәде. Үпкәләгән булып кыланды. Үзалдына елмаеп, юлын дәвам итте. Алар шулай аллы-артлы бераз баргач, егет кызның алдына чыкты.
— Мә башмакларыңны. Алмасаң, ташлап калдырам.
— Аягыңа киертәм, дигән егет кая киткән,— дигән булды Наҗия, егетне үртәп.
— Абый җаным, дип әйтмәдең лә.
— Тагын башлады инде...
— Бетте, бетте. Әйттем исә кайттым. Ки, әйдә, миннән булсын яхшылык.
Ул тезләнеп Наҗиянең әле бер, әле икенче чүәген кидертте. Шушы төз, матур аякларны иркәләп, сыйпап аласы килгән иде дә, курыкты. Ара бозылыр, дип уйлады.
Сукмак читендә утырып калган егет кичкә хәтле Наҗиянең күз алдыннан китмәде. Уйлаган саен күңеленә якынрак, класстагы бар егетләрдән дә акыллырак, сөйкемлерәк булып тоелды. Хәтта берара үпкәләтмәдемме икән, дип, болындагы кырыслыгына үкенеп куйган кебек тә булды. Ягымлы, моңлы тавышы колагыннан китмәде.
Шомырт чәчәкләре ак кына,
Сөюләрең булса хак кына,
Сөенешеп йөрер чак кына.
Хыялындагы үзе уйлап чыгарган патша малайларына торырлык егет шул Илсур бит инде. Кызганыч, чәчәкләр генә бирә белмәде. Шулай дип уйлаган Наҗия өстәл өстендәге буш вазага карап көрсенеп куйды. Ул бераздан иртәгесе дәресен карарга утырды. Озакламый сынаулар башланыр. Бөтен кайгы шул булырга тиеш инде югыйсә. Тик бүген бернәрсә дә керми Наҗиянең башына. Үч иткәндәй китап битеннән Илсур карап тора. Шул зиһенне чуалта, бер җөмләне ике-өч кат укымыйча күңелгә сеңми. Бар нәрсәне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән Наҗия аның саен үҗәтләнеп утыра.
— Боларны син калдырдыңмы соң? Капка төбендәге эскәмиядә яталар,— дип, әнисе бер кочак шомырт чәчәкләре алып кергәндә, ул инде тәмам тынычланып, укуына бирелеп утыра иде. Тагын Илсурны уйлап, мәк чәчәге кебек балкып китте: ул калдырган.
— Капканы ачканда куеп торган идем, онытылган,— дигән булды.
— Башыңны югалтмасаң ярый инде,— дип, әнисе җиңел генә шелтәләп алды.
— Югалмас. Ул башның кирәге булыр әле, алда сынаулар тора,— дип шаярды Наҗия һәм ут булып янган бите белән шомырт, чәчәкләренә капланды. Шомырт чәчәкләре ак кына…

Ләбибә ИХСАНОВА

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

Комментарийлар