Логотип «Мәйдан» журналы

Сөйкемле сөяк

Хикәя.

Гарифҗанның кемлеген белмәгәнбез генә. Хәрби уку йортын тәмамлавына, Казанның сөлек кебек кызына туй ясады. Ул вакытларда, үзегез дә аңлыйсыз, хәзерге кебек шаулатып, кунак-муйнак уйный торган чаклар түгел. Ашын пешертәсең, бәлешен әзерләтәсең дә, күңелне киң тотып, аркалыкларны бушатып бәйрәм итәсең.

Әкәмәт тә чибәр килен Бибимаһруй белән түрдә тыныч кына утыралар болар. Кайвакыт бер-берсенә йотылырдай булып карашып та алалар. Белә ул, бик белә, Гарифҗанны каптыруына сөенеп туймый. Ничә кызның башын әйләндергән, төн йокыларын алган егетнең болай җиңел генә өйләнүенең сәбәбе дә ачык: армия хезмәте башлана, инде арык-сурык йөри алмаячак. Әнә «Чаткы» кинотеатры янындагы Кәримә, ни чибәрлеге белән дан тотып та, әллә нәрсә майтара алмады. Артыннан йөргән Гарифҗанны, борыны олы дип сөймәде, инде терсәген тешли торгандыр. Ишетелгәннән генә дә шул билгеле: уты йөрәгеннән башына күчеп, җанын харап иткән, урын өстендә авырып ята, ди. Бибимаһруй белән алышмакчы идеме? Белмәдеме егетнең берьюлы өч кыз белән йөри алырлык биш йөрәге барлыгын? Ә тегесе, чаттагы әптик өстендә генә яшәүче Әсманы әйт инде:

– Гарифҗанга чыгасың икән, ризалыгың да биргәнсең, алдаткансың, – дип сөйләгән була, хәсрәт капчыгы. – Минем белән дә йөрде әле ул, – диярәк мактанмаса да ярар иде.

Үзен әллә кемгә куюын сөйләмә дә инде. Чибәр дигәч тә, бер дә артык җире юк әле. Авыз төймәләндереп йөрүен күз алдына китерсәң дә, дуңгыз балалары искә төшә. Юк инде, юк! Бибимаһруйга җитәме соң?..

Туйны озынга сузып, яшьләрне ялыктырган ишле кунак төн уртасында гына тарала башлады. Йөкче Хафиз китергән бер чиләк сыра, ике чирекледән биш шешә аракы чөмерелде. Кәефлеләр аз түгел иде. Кайсы яктандыр Бибимаһруйларга кардәше тиешле булганга чакырылган Хәмзә абыйларның дусты, Кәримәнең әткәсе Сафиулла белән әнкәсе Гөлбикә дә килделәр. Туйда тавыш-мазар чыкмасмы, дип шикләнүнең бер дә кирәге булмаган. Бик тыныч һәм канәгать утырдылар. Хәмзә абыйларына да Бибимаһруй рәхмәтле булды. Сафиулла урыннан кузгала, сүз тугылата башласа, тизрәк тынычландыра торды.

Туйдан соң көтелеп алынган татлы зөфаф кичәсеннән дә канәгатьлек табып, Бибимаһруй нинди затлы иргә тәтүенә чиксез сөенде. Өч көннән соң ирен ялгызы көенчә, саубуллашып килсен дип, авылдагы гомергә аралашып, кунак итешеп яшәгән кардәшләренә озатты. Юлга әзерләнәсе, кием-салым җайлыйсы барлыкны сәбәп итеп, башы әйләнүне һәм соңгы төннәрне җылы кочакта йокысыз уздырудан хәлсезләнүен яшереп, Бибимаһруй ире белән бергә барудан җиңел генә баш тартты. Аннары анысы да бар шул әле аның: аларны Гарифҗаны туена чакырмаган икән, шунлыктан бу вакыйганы әлегә әйтми калганда, дөрес булыр, диделәр. Кыскасы, сөекле ире бүген китеп, иртәгә кайтып җитәсе иде.

Көткәндә минуты да авыр шул аның. Әмма дә Гарифҗаны вәгъдәсез булып чыкты. Өченчесендә дә, дүртенчесендә дә кайтмады. Бибимаһруйның кәефе китте. «Әллә юлда бер-бер хәл булдымы?» – дип, әтисе дә күңеленә коткы салды. Туйда кәефләнгән Сафиулла абзыйның шул якларга эш белән кузгалачагын ишеткәч: «Авылларына кереп, белешеп кенә чыксана!» – дип үтенделәр. Рәхмәт төшкере, ризалашты, һичшиксез кагыласын ышандырды.

Кем белгән Гарифҗанның анда да йөргән кызы барлыгын? Сафиулла абзый килеп керсә, болар да туйлар үткәреп яталар икән.

Син, егет, Казанда әле генә өйләнгән идең түгелме? – дигән керә-керешкә Сафиулла абзый, туйны өзеп.

Өстәл башында утырган каената ишетеп тә алган, киявен якалаган да.

– Булдымы андый хәл? – ди икән.

Кияү дә яшереп тормаган:

– Булды, ник булмасын! – дигән.– Мөселманга дүрт тә фарыз. Хак мөселманмын, әлхәмдүлиллаһ!..

Барысы да аңа ияреп:

– Лә иләһү илләллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ! – дип куйганнар, капкан хәмерләренең хәрамлыгын онытып.

Каенатаның да зәһәре суынып, ачу куыгы кабарган җиреннән шиңеп төшкән. Сәвит чорында мондый әкәмәт булыр дип кем уйлаган?

Туйга бәла кебек килеп кергән Сафиулланы да шәпләп сыйлаганнар, түнгәч, арбасына салып, атын үз юлы белән җибәргәннәр. Икенче көнне айнып, кайда килеп чыкканын аңыша алмыйча, өч көн адашып йөргәннән соң гына, юл табып, Казанга кайтырга чыккан бу. Әмма шушы вакыт аралыгында чуашлар ягына ук барып җиткән икән дә Казанга кадәр яңадан ике көн буе атын куган. Ул арада инде Бибимаһруе кочагына сыенырга өлгергән Гарифҗан, икенче көнне Ерак Көнчыгышка хатыны белән чыгып киткән.

...Бер-бер артлы туган кызлары-уллары бер оя булып үсәләр, ди. Әле генә Казанда булып узганнар.

– Сине авылыңда калган хатының гомере буе көтә инде, – дигәч:

– И бахыр, бигрәкләр дә яраткан икән, – дип сагышланып та алганын сөйләгән иделәр.

Бер дә тик тормаган икән, машина яллатып, барып та килгән. Бүләкләрне дә мулдан алган.

– Гомеремнең иң чибәр чакларында көттем, инде дә чәчәгем коела башлагач кына күрештек, мәңге аерыласым юк! – дип, Гарифҗанның муенына бусы да асылынган.

Булса да булыр икән адәм баласында сынмас сөйкемле сөяк!

 

Фәрит ЯХИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik

Комментарийлар