СИРТМӘЛЕ КОЕ
Хикәя.
Баеп баручы кояшның иркәләүчән нурларына изрәп, шуңардан наз алып утыручы өйләр, авылның бердәнбер күренекле корылмасы булган сиртмәле кое, елга буе тирәкләре һәм арырак – тау тезмәләре. Ул, пумаласын кулындагы чүпрәккә сөртә-сөртә, әле шушы авыл күренешенә, әле картинасына карап, чагыштырып торды. «Ярыйсы гына бугай, ярыйсы гына», – дип, үзалдына сөйләнеп алды. Ләкин аны бу гына канәгатьләндерми иде әле. Аның уенча, болар барысы да ниндидер төп вакыйганың, төп фикернең фоны булып кына хезмәт итәргә тиеш иде.
Шулчак тирә-як җанланып киткәндәй булды. Кайдадыр ниндидер тавышлар, хәрәкәтләр туды. Ә-ә, авыл очыннан сыер көтүе төшеп килә икән бит. Мәҗит тиз-тиз сыерларны, озын чыбыркысын өстерәп, акрын гына атлап килүче көтүчене төшерә башлады.
Эшен тәмамлагач, игътибар белән рәсеменә карап торды. Мәгънә эзләде. Ләкин үзе теләгән тирәнлекне һаман да тапмады әле.
Тимер чылбыр чыңлавы аның уйларын бүлде. Яшь кенә хатын, зифа буен бөгә төшеп, ялан аякларын җиргә нык терәп, коедан су ала иде. Талгын гына искән кичке җил аның күлмәк итәген җилфердәтә, шәрә аякларын сыйпагандай итә.
Мәҗит: «Менә бит мин эзләгән мәгънә!» – дип кычкырып җибәрүдән соңгы чиктә генә тыелып калды. Аның күңелендә көй туды. Озакламый көй аның бөтен барлыгын яулап алды. Нигә ул музыкант түгел? Шушы кабатланмас мизгел үттеме, һавада эреп юк була бит бу тылсымлы авазлар. Ул ашыга-ашыга үзен илһамландырган күренешне кәгазьгә күчерә башлады.
Вакыт дигән төшенчә юкка чыкты. Буяулар, үз урыннарын белеп, үзләреннән-үзләре төшеп ята иде кебек.
Ул, картинаның әзер икәнен күреп, пумаласын ярты юлда туктатып калды. Ышанмыйча, озак кына карап торды. Ниһаять, башыннан фуражкасын салды да, бөтен көченә селтәнеп, аяк астындагы чирәмгә бәрде. Агач ботагында утыручы карга, аны куалар дип уйлап, ялкау гына канатларын җәеп җибәрде һәм елга буена таба очып китте.
Шулчак ян капкадан хатыны Миләүшә кайтып керде. Кызыксынып, иренең планшетына күз ташлады. Рәсемне күрү белән кара коелып төште.
– Йә, Хода, – диде. – Әлеге дә баягы хатын-кыз сыны. Утын ярылмаган, печән китерелмәгән... Монысы кем инде тагын? Теге, үр якка килен булып төшкән Чәүкәме? Карар җире булса иде.
Галәмне мизгел эчендә кара болыт каплады. Аяк-кулларын сүлпәнлек, ихтыяҗсызлык кол итте. Шәм сүнде, көй үлде.
Хатыны, сүзләренең нәтиҗәсе белән кызыксынып та тормастан, өйгә кереп китте. Мәҗит, башына таяк белән сугып миңгерәүләтелгән кешедәй чайкала төшеп, утынлыкка таба юнәлде. Кулына балта алды. Үчен агачтан алырга теләгәндәй, бар көчен куеп утын ярырга кереште.
Шыбыр тиргә батып, бераз тынычлангач, түмәр өстенә утырды. Нибары берничә минут элек күңелен җилкендергән, җиһан киңлекләре буйлап сәяхәт иттергән көйне хәтеренә төшерергә тырышты. Булдыра алмады.
– Мәҗит, – диде хатыны тупсага чыгып, – кайда син? Утын кертәсеңме инде, юкмы?
Ул төш күрә иде кебек. Утын кертеп яңадан чыктымы, әллә шул утырудан һаман утырамы, хәтерләми. Аны кызының тавышы аңына китерде:
– Әти, капканы ач әле, мин сыерны алып кайттым.
– Әй, кызым, – диде әтисе, этюднигын сыердан каплап баскан килеш, – көне буе сине күргән дә юк. Кайларда йөрисең шулкадәр?
– Су буенда уйнадык та, аннан, ачыккач, тауга менеп җиләк ашап төштек. Шуннан елга буйлап авыл очына кадәр бардык... Әти, Алия әйтә, аңа әтисе сөйләгән, авыл очында элек су тегермәне булган, ди. Шулаймыни?
– Әйе, кызым, шулай. Сабирҗан тегермәне дип йөртәләр иде аны. Хәйдәр абыең белән иртәдән кичкә кадәр шунда уйный идек инде.
– Малай-шалай кебекме?
– Малай-шалай идек бит инде ул чакта. Хәйдәр абыең әллә биш яшендә үк генерал булган дисеңме?
Кызы шаркылдап көлеп җибәрде:
– Күз алдына китерәм: фуражкасы җилкәсенә кадәр төшкән, чалбары муенына кадәр менгән генерал.
– Әйдә икәү бозауны эзләп кайтабыз, шунда сөйләшербез дә, – диде әтисе.
Тар гына басма буйлап елга аша чыктылар. Җитәкләшеп, тау башына менделәр. Тау сырты буйлап бара торгач, авыл очына кадәр җиттеләр.
– Әнә тегендә чүплекне күрәсеңме? Шунда иде инде су тегермәне. Иң ямьле урын иде ул элек, – диде әтисе. – Әнә, яр астында ике баганасы гына тырпаеп калган. Шул баганалар өстендә зур су тәгәрмәче иде. Ул шагыр-шогыр әйләнә. Эчтә тегермән ташы дөбер-шатыр җенләнә. Стеналар, идән-түшәмнәр дер селкенә, менә-менә җимерелеп төшә диярсең. Чиста гына киемнән иген күтәреп кереп киткән абыйлар баштан-аяк онга батып чыгалар. Әйтерсең аларны да тегермән ташы аша үткәрәләр. Бервакыт Сабирҗан бабай безнең янга килде дә: «Әйдә, күрәсегез киләме тегермәннең ничек эшләвен?» – ди. Без «ык-мык» дип торган арада кулларыбыздан эләктереп тә алды, кереп тә китте. Керү белән кемгәдер: «Оның түгелә бит, ник карамыйсың?» – дип кычкырды һәм, безне селкенеп торган идән тактасы өстендә калдырып, әлеге кешегә булыша башлады. Моңа кадәр җир тетрәүнең нәрсә икәнен белмәгәнбез икән әле без. Аз гына кузгалсак та, җәһәннәм упкынына төшеп китәрбез кебек иде. Бер-беребезгә чат ябыштык...
– Сезнең балачак нинди кызык булган, – диде кызы. – Ә син тегермәннең рәсемен ясый алыр идеңме?
– Әлбәттә, – диде әтисе.
Күз алдына шунда ук картина килеп басты. Әнә тегермән. Тегермән алдындагы эскәмиядә, аягын аякка салган да, җирән мыегын бөтереп Сабирҗан бабай утыра. Арткы планда таулар. Тау башында Мәҗитнең кызы басып тора. Көчле җил аның күлмәк итәген йолкыпмы йолкый.
– Ә-һә-һә-әй! – дип кычкырды Мәҗит, алдында җәелеп яткан авылга ишеттерергә теләгәндәй. Кызын култык астыннан эләктереп алды да баш очына күтәреп әйләндерә башлады. Кызның көлүе чишмә чылтыравын хәтерләтә иде.
...Мәҗит төн урталарында уянып китте дә, нигә уяндым әле, дип уйлап ята. Күңеле тынгысыз, йөрәге ашкынып тибә. Хатыны кайда соң, нигә янында түгел?
Төш күргән икән бит.
Төшендә ул, бөтен нәрсәгә ышанычын югалтып, хатынын ташлап китте. Бөтенләйгә дип китте. Чөнки мәхәббәт сүнде, юкка чыкты, дип уйлады. Ә кызы аны югалткан. Көткән, эзләгән...
Ниһаять, кызының сагыш дулкыннары, җир шарын аркылыга-буйга айкап йөри торгач, әтисенә барып иреште. Һәм менә ул өе алдында. Бусагада кызы белән хатыны басып тора. Алар, аны күрү белән шатланып кул болгый башладылар. Ишегалдында киң генә күл. Кызы, күлгә игътибар да итмичә, су чәчрәтеп туп-туры аңа таба йөгерә. (Ул күл түгел, кичәге яшенле яңгырдан калган күлләвек икән). Хатыны да, елмаеп, аның килеп җитүен көтә. «Мин аларны чыннан да таптыммы, әллә бу төш кенә булып, чынында мәңгегә югалттыммы?» – дип уйлый Мәҗит, кыюсыз гына аларга таба атлый башлап.
Марс ЯҺУДИН
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар