Логотип «Мәйдан» журналы

Сиңа килдем, Салихҗан

Кечкенә куларбасын келтерәтеп килүче Гөлниса бик арыган иде.

Әмма ул таныш капка янына җитмичә тукталып тормаска булды.
Койма өстендәге сыерчык оясының аермачык күренүе инде ерак калмавы хакында сөйли иде. Капка түбәсенең кыл уртасында калын тимердән чүкеп эшләнгән ярым ай да бар әле. Ансы моннан күренми, оя каплый. Аннан соң ул тутыгып та беткән инде. Элекке еллардагы шикелле әлүмин белән ялтыратып тормагач, агач күләгәсендә күзгә әллә ни чалынмый да. Салихҗан ул айны ат тырмасының кәкрәйгән тешен чүкеп ясаган иде.
Ул чагында, Гөлниса ни йомыш  беләндер тимерчелеккә килеп кергәч, Салихҗан утлы күмер өстендә ятудан алсу төскә кергән айны келәшә белән эләктереп алып:
– Менә, капка түбәңә куярга ай ясадым әле, – дип шаярткан иде.
– Минем капка түбәсен мәчет манарасы дип белдеңме әллә? Үзеңнекенә куй, – дип җавап биргән  иде  Гөлниса.
– Ярар алайса, шулай итәрбез. Бәлки әле ул икебезгә уртак булыр. Миңа килсәң дим.
– Ташла әле шул шаяртуыңны, Салихҗан.
– Шаяртмыйм, Гөлниса. Чын әйтәм. Кыз чагыңда мине тиң күрмәгән булдың, бүтәнгә чыктың... Инде хәзер син дә тол, мин дә тол. Кушылыйк, Гөлниса.
– Көлмә сәнә, Салихҗан. Балаларының балалары үсеп ятканда да шундый сүзләр сөйләр икән кеше, китсәнә.
– Алай димә әле, Гөлниса. Ир кешегә ялгыз яшәүләре ай-һай кыен икән ул. Сиңа да җиңел түгелдер, Гөлниса. Кушылыйк без, Гөлниса.
– Очраган саен бер сүз сөйләр икән кеше, китсәнә...
– Элек тә әйттем, хәзер дә әйтәм, Гөлниса. Уйлый-нитә калсаң, ым гына как. Барырмын да алып кайтырмын. Үзем дә таза, йорт-җирем дә ныклы.  Рәхәтләнеп яшәрбез, Гөлниса.
Гөлниса «китсәнә» дигәнен кабатлый-кабатлый ишектән чыкты да галәмәт тавыш белән нәрсәдер чожлаганга артына борылып карады. Салихҗан келәшчәгә кыстырган айны сулы мичкәгә тыгып алган икән. Хәзер инде ай, алтын төсен җуеп, карасу-күгелҗем төскә кергән иде. Әле генә нурлар чәчеп торган әйбернең шулай ямьсезләнеп калуын күргәч, Гөлниса  ничектер имәнеп китте.
Ике-өч көннән шушы капка яныннан узганда ул әлүмин белән ялтыратылган айны капка түбәсендә күргәч, «Икебезгә уртак дигән була бит әле» дип киткән иде.
Салихҗан аннан соң да кушылу турында сүз кузгатмады түгел. Гөлнисаның үзенең дә күңеленә берара, әллә соң риза булыргамы дигән уй килгәләде. Айлы капка яныннан узарга туры килгән хәсрәтле көннәренең берсендә, аның бу уе тагын да ныгый төшкәндәй итеп, хәтта ул үзе башлап сүз катарга да теләгән иде. Әмма Салихҗан, балаларың  шәһәргә качышып беткәч каравылчы кирәк булдымыни, дияр төсле тоелды да хатын әлеге уеннан кире кайтты.
Инде менә бүген тагын Гөлниса айлы капка янына якынлашып килә. Көн эссесендә куларбасы тартып кайтуданмы, тәмам хәле беткән иде аның. Үз гомерендә күпме тырышып-тырмашып та тормышы рәтләнмәүгә, хәтта вак-төяк, кирәк-яракка да һаман шулай арба тартып күрше авылга чабарга туры килүенә күңеле дә әрни. Чаллыдагы эшмәкәр улы, «Әни, болай йөрмә, үз яныма кил, берүзеңә болын чаклы бер бүлмәдә рәхәтләнеп яшәрсең, инде киләсең килми икән – әллә кайдан әйбер ташып интегеп йөрмә, кирәк бөтен нәрсәңне кайтарып бирәбез», дип әйтә дә бит әйтүен. Аларны ничек борчыйсың инде. Аларның үз хәсрәте хәсрәттер кешене кеше талый торган хәзерге хәерсез заманда.
Гөлниса куларбасын коймага сөяде дә капка янындагы озын утыргычка чүмәште. Аннары үзе дә сизмәстән:
– Сиңа килдем, Салихҗан, – дип  куйды. – Чык миңа, кил миңа дигәннәреңне искә төшердем дә  килдем әле менә.
– Һе-е!
Гөлниса үз авазын үзе тыңлагандай бераз дәшми утырды да яңадан сүз  башлады.
– Нигә? Инде хәзер үзең риза түгелмени? Инде хәзер мин кирәкмиммени? Бергә сыймабыз дисеңмени? Теге вакытта бик хәтерең калган иемени соң? Кыз баланың күңеле җилбәзәк була шул ул. Ике яктан ике егет сагалап йөргәч бераз масаелгандыр да инде. Кайсыгызны сайласам да үз иркемдә ие бит. Аннары, сез ир-атлар үзегез дә белеп бетермисез шул әле. Хатын-кыз буйсынып яшәргә күнеккән бит ул. Хатын-кыз рухы көчлерәк ирләрне алгарак куя шул ул. Кыз балага әрсезрәк егетләр ошыйрак төшә.  Ул яктан  Хәбибулла синең ише генә түгел ие инде,  Салихҗан, ачуың килмәсен.  Тоткан җиреннән сындырмый калмас ие. Хәтерлисеңдер, ул елны җәй бик матур башланды. Чәчүләр бетүгә коеп-коеп яңгыр яуды да көннәр җылытып  җибәрде. Болыннарда үлән бил тиңентен үсте. Печәнгә төшәр алдыннан колхоз яшьләре соңгы тапкыр җыелышып Шомыртлык үзәненә кичке уенга чыккан иек. Сез – егетләр – бер  якка, без – кызлар – бер якка тезелештек тә уйный  башладык.
 
«Ефәк элдем чи-итәнгә,
Җилфер-йолфыр и-итәргә.
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә»,
 
– дип җырлап, безнең  каршыга әтәчләнеп килеп туктадыгыз.  Шунда Хәбибулла мине беләгемнән эләктереп читкәрәк алып китте. Уеннан кешене читкә алып китәргә ярамаганын белсәгез дә, сез сүз әйтмәдегез, җырлашып калдыгыз. Ә без уенга кире кайтмадык. Мин, кешеләр янына барыйк, Хәбибулла, качып киттеләр дип гаеп итәрләр, кеше сүзеннән куркам, дип күпме ялынсам да, иркемә куймады.  Уенга кире кайтсак мин аны бүтән яныма җибәрмәм дип уйлаган ием. Дөресен әйтим, Салихҗан, күңелем синең якка  ныграк авыша ие ул чакта.
– Ә-ә?
– Шуны сизде бугай Хәбибулла. Билемнең менә шушы төшеннән кысып кочаклады да: «Уенга да кире кайтмыйсың, бүтән урамга чыкмыйсың да, мин сине үземнеке итәм», диде. Юк ла, мәсхәрә иткән икән дип уйлый күрмә тагын. Шул кысып кочаклаган көе, ай-ваема карамыйча, өенә сөйрәп алып китте. Кайтып кергәч, мине алгарак уздырып, үзе ишеккә аркылы басты да намазлык өстеннән генә төшкән олылардан:  «Әткәй, әнкәй, менә сезгә килен алып кайттым, ни әйтерсез?» – дип сорады. Кайнатам буласы кеше,  хәтерлисеңдер, Салихҗан, бик аз сүзле, әмма үткәреп әйтә торган кырыс кеше ие бит. Икебезгә бер генә карап алды да: «Бик әйбәт булган, улым, әнкәң дә риза, миннән дә фатиха, әмма да киленне болай качып-посып төшерә алмыйбыз, – диде. – Безнең нәселдә урлаша торган гадәт юк. Бар, бүгенгә киленне түкми-чәчми генә илтеп куй, иртәнчәк яучы җибәрербез», – диде. Рәхмәт яусын кайнатам-әткәйгә, ул шулай дигәч миңа да җан керде. Әз генә каушабрак калган Хәбибулланы бер якка төртеп җибәрдем дә  чыгып йөгердем.  Капка келәләрен ачалмый  маташканда Хәбибулла тагын килеп эләктерде үземне. «Ишеттеңме, син минеке», диде. Бу юлы инде мин аннан мәңге дә кача алмасымны аңладым. Ышанасыңмы, Салихҗан, үзем куркам, үзем сөенәм. Әллә куркудан, әллә сөенүдән үзем дер-дер калтыранам.
Хәбибулла, әткәсе кушканча, өебезгә хәтле илтеп куйды. Әмма кайтып җиткәч тә кочагыннан ычкындырмады. Безнекеләр сизмәсен диптер инде, тиз генә капка янына да җибәрмәде. Тыкрык буендагы утыртма читән янында бастырып тотты. Сез уеннан таралганда да читән күләгәсендә яшереп калдырды. Хәзер әйтсәм дә ышанмассың инде, шул  чагында үзем аның кочагына ныграк сыенам, үзем, их, бу Салихҗанның күзләре сукыр микәнни соң, ниләргә генә килеп тартып алып китми микән, дип уйлыйм. Соңрак та  шуны искә төшерә ием дә, ярый әле күрмәгән, әллә ниләр кыланып бетәрләр ие, дип уйлап куя ием.
Үзеңә үпкәлә инде, Салихҗан, үзең тәвәккәлрәк була белмәдең. Югыйсә, аннан элекке елны бер өмә көнне сүз башлаган иең бит.
Күңелемне кузгаткан иең. Ул чагында синең белән хыялланып үткән төннәрем турында, урамга чыксам, агачларга сөйли ием. Хәзер дә үзеңә генә әйтәм. Килеп бер генә сүз әйтүең дә җитә ие бит ул чакларда.
– И-и!
– Хәбибуллага чыккач уйламадым да инде сине, Салихҗан. Яраттым мин аны. Каты куллы булганы өчен яраттым. Хәбибулланы сөюем оныттырды сине, Салихҗан, бөтенләй оныттырды. Хәбибулла мәрхүм булып, мин улым белән калганнан соң, яратмыйча гына өйләнешкән Нурҗиһаныңны ташлап миңа киләм дигәч, гүпчим дошман күрә башладым мин сине. Син үзең дә, иренең көен көйли белмәгән Нурҗиһан да күземә албасты булып күренә иегез.  Икегезне дә очратмаска, очратсам да сөйләшмәскә тырыштым. Алай да бик каты әйттем үзеңә. Исеңдә микән, бүтәнчә минем тирәмдә  бөтерелмә, Салихҗан,  дидем. Шуннан соң син дә тынып калгандай  иттең. Нурҗиһаның фани дөньядан киткәч, яңадан башладың, тагын димләп  яныма килдең. Үзебез дә мәңге тол яшәргә димәгәндер, балаларыбыз да ятим булмасын, дидең.  Ышандым да мин сиңа, Салихҗан, ышанмадым да.  Нигә ышанганымны хәзер генә әйтә дә алмыйм инде. Әмма теге көнне утыртма читән янында калдырып киткән кешегә ышанасым килмәде. Тора-бара ышанган да булыр ием  әле, кәҗәмне әрәм итәсем килмәде. Син гомергә кәҗәне малга санамадың бит.
– Һи-и!
– Барыбер дә тормыш баскан тол хатынны ул кытлык заманда сыендырырга әзер торган ир кешегә ышанмыйча да ярамый ие. Ризалашам, кушылам, дип торганда гына син күрше авылдан Нәҗибәне алып кайттың. Ризалыгымны әйтергә озынгарак суздым бугай шул, шуңа үкенәм. Нәҗибәң дә үлеп киткәч син инде мине кабат чакырмадың. Телең белән чакырмасаң да, очраганда күзләреңне мөлдерәтеп карауларыңнан өметең өзелмәгәнне сизә ием. Улым да шәһәргә китеп, бөтенләй ялгыз  калгач, инде риза булырмын, ахыры, дип торганда гына килен төшердегез, улың  өйләнде. Ике тәкә башы бер казанга сыймас, дигәндәй, киленле йортка мин артык идем инде. Синең балалар да күчеп киткәч, икебез авылның ике очында дуадак казлардай каңгырашып йөрдек тә йөрдек. Шәт, ул чакта бер-беребезгә кирәгебез дә калмагандыр. Тормышлар да рәтләнгәндәй итте бит. Әтәч-тавык ише булса да кош-кортлар, бакчада үскән бәрәңге, азмы-күпме килеп торган пенсия – ялгыз булсаң да канәгатьләнеп яшисең инде. Син дә шулай булгансыңдыр.  Кирәк-ярактан күрше-күлән дә мәхрүм итмәде. Хәзер генә заманалар үзгәрде. Яшьләр китүдән болай да таркалган авылның хәзер бөтенләй коты калмады. Әллә каян әллә  кемнәр килеп ата-бабалардан калган җирләргә хуҗа булды. Кая барып бәрелергә, кемгә сыенырга белмәссең, Салихҗан. Менә шуңа сиңа килдем әле, Салихҗан. Кабул итәрсеңме, ни әйтерсең, Салихҗан? Ник дәшмисең, Салихҗан?
Гөлниса бераз тын гына утырды да, кул күтәреп дога кылды. Урыныннан кузгалды. Куларбасын келтерәтеп, тыкрыкка таба атлады.
Зират капкасы түбәсендәге тутыккан ай бу дөньядагы бар нәрсәгә битараф кебек иде.
 

Индус СИРМАТОВ

 

Фото:  Николай Туганов

 

 

 

 

Комментарийлар