Сигезенче март
Хикәя.
Ахирәтемнең сереннән аяк астымдагы җир убылып киткәндәй булды:
– Әнкәң авырлы.
Аңласам да, кабатлап сорыйм:
– Кемнең әнкәсе? – үзем аның әнкәсе юклыгын беләм дә инде.
– Синеке.
Шул мәл бу күпне белгән һәм һәр нәрсәне әллә кайдан иң беренче ишетеп кала торган ахирәтемне күралмас хәлгә җиттем.
– Алдама! – дип җикереп, икенче партага күчеп утырдым. Ул минем арттан күчә:
– Алдамыйм. Кичә җиңгәм әйтте.
Җиңгәсе әйткәч – все, кәпис, дип уйлыйм. Кәефем бетү генә түгел, эчемдә буран куба.
Авырлы! Әпәт! Болай да теге өчәвен карап, урамга да чыга алмыйм!
Минем хәлемне укытучы сизеп кала.
– Нәрсә булды? Авырып киттеңме әллә? – ди.
– Косасым килә, – дим шым гына.
Ул килеп, маңгаема җылы учын куеп карый.
– Болай температураң юк... тик яңакларың яна. – Китап-дәфтәрләремне җыеп, сумкама сала. – Бар, әнкәң янына кереп чык.
Әйберләремне күтәрешеп алып барышырга дип ияргән классташ малайдан мин, тышка чыгу белән, сумкамны сыпырып тартып алам:
– Кит моннан!
Әнкәем мәктәп күршесендәге генә медпунктта эшли. Авыл халкы телендә – брач. Анда барып җиткәнче, мин инде үкси башлыйм. Елап барып керсәм дә, сумкамны бер якка ыргытып, пималарымны икенче якка селтәп салам. Өстәл артында языгалап утырган әнкәем кәгазьләреннән аерылып карый:
– Нәрсә булды?
Түрдәге бүлмәдән санитаркасы чыга. Аны күргәч, барысын да әйтеп салырга дип ачкан авызымны ябам, тик елаудан туктап булмый.
– Сугыштыңмы? – апа мине түр якка әйди, андагы чәй эчкән өстәлләренә алып килә, ашарга салып бирә. Яныбызга әнкәй чыга, башымны тотып карый, бармак башлары белән тамагымны капшый да битемне сөртә:
– Җитәр, елама, бар, борыныңны сеңгереп ю.
Алар мине, сугышкан икән, дип уйлый. Гел малайлар белән сугышып йөргәч.
– Әйт, кайсысы шуларның? Хәзер ул азгынга иң зур уколны кадыйбыз, – дип шаяртып, юатып карый санитарка, тик мин алар белән сөйләшмим. Яратмыйм! Икесен дә!
...Көн азагында әнкәй уятып алып кайтып китә. Шунда как сәкедә йоклап киткәнмен икән. Кайткач та язылмыйм. Әнкәемә бөтенләй карамыйм. Аның бу сатлыкҗанлыгын гафу итәр хәлем юк. «Балалар белән авыр-авыр», – ди үзе, үзе тагы бәбәй алырга уйлый. Башы эшләмиме әллә аның, дип эчтән әрләп, кара янам. Шуңа бүген ул мал карап, су ташып, кичке аш әзерләп алганчы, бәләкәчләрне караудан бөтенләй үк баш тарта алмасам да, яхшылап күз-колак булмыйм. Шул сәбәпле яңа тәпи киткән берсе, урындыктан, ялгыш басып, егылып та төшә. Сыны ката, маңгае күбеп чыга. Мин, аны тиз генә тынычландыра алмасымны белеп, күтәреп алам да тәрәзә төбендә әзер яткан биш тиенлек бакыр акча белән күбеп чыккан җиренә басам. Бәбәй тагы да ярсый төшә. Кулымны алмыйм, шулай итсәң, шеше тизрәк кайта. Бала карап, аларны селкетеп-егып үстереп баргач, белеп бетергәнмен. Тәрәзә пыяласы читендәге бозга тиенлек салып куям. Шул суык белән басарга кирәк.
– Нәрсәгә елашасыз? – Ишектән пар болыты белән килеп кергән әнкәй, кочагындагы утынын мич алдына салып, безнең янга ашыга. Кулымдагы бала, аны күргәч, тагы да тыпырчыныбрак үкси, мин аны тагы да ныграк кочаклап селкетәм. Ачудан селкетәм. Моны күргән әнкәем көеп китә:
– Нишләп ул хәтле селкисең? – Бияләйләрен салгач, баланы алып, күкрәгенә кыса, аннан кабарып чыккан урынын күреп кала – Әпәт ектыңмы? Кичәге күгәргәне китмәгән, тагы шул җире белән төшкән!
Тегене тынычландырып, кире уйнарга җибәрә дә ашыгып чыгып китә. Менә ул бозауны алып керә. Көче җитми. Мал дулап карыша. Койрыгыннан, муенчагыннан эләктереп, тартып, артыннан этеп карый. Аннан күтәреп маташа. Юк, атламый бу тупса аша. Әнкәем тирләп пешә, «чәчрәгере» дип, бозауның аркасына шапылдатып сугып ала. Мин урындыкта бала тотып тик утырам. Ярдәм итмим. Моңача кертешә торган идем, бүген – юк. Явызлыгымнан тантана итеп утырам. Шулай була ул, бәбәй алып кайтырга булсаң...
Бозауны этеп-төртеп кертеп, урынына куйгач, хәле бетеп, ишек төбендәге эскәмиягә утыра әнкәем. Күзен йомып, башын стенага терәп, озак кына утыра шулай. Аннан су эчә дә бәрәннәрне ташый башлый.
Ул ашарга пешергәндә дә сөйләшмибез. Кыен. Башка вакытта шушы мәл иң күңеллесе була торган иде. Мичтә шартлап ут яна, әнкәй пешеренә, син урындыкта бәләкәчләр белән «сугыша-сугыша» дәрес әзерлисең. Шул арада әнкәй белән сөйләшеп-көлешеп аласың. Әткәй өйдә булса, бу сабыйларны аңа тапшырып ук куясың, өстендә аунашсыннар әйдә. Ә бүген... бу бәхет юкка чыккан. Һәм кабат бервакытта да кире кайтмаячак.
Шундыйга барып җитәм – кичке чәйгә килмим. «Йок» дип, йөземне борам. Бәләкәчләрне ашатып утырган әнкәемнең түземлеге бетә:
– Утыр тиз генә! Минем белән сугыштыңмыни? Ул нинди бетмәс үчегү?
Мин исә шуны гына көткәнмен:
– Сугышмадым мин!
– Ату нишләдең?
– Эшләмәдем! – Артык нык көчле чыкты, ахры, тавышым, әнкәем борылып аптырап карады.
– Кемгә үпкәлисең соң алайса?
– Сиңа!
– Бәй... миңа, нишләп?
– Бәбәй апкайтасың! – бу җаваптан соң буранлап түр якка чыгып китәм дә караватка йөзтүбән авам. Все! Әйтелде. Хәзер хет нәрсә булса да булсын.
Күпмедер вакыттан соң, тегеләрен ашатып бетергәч, әнкәем чыгып, яныма утыра, ипләп кенә иңбашымнан сөя. Көрсенә дә гаепле тавыш белән:
– Елама юкка, – ди.
Такмаклый-такмаклый үртәшәм:
– Надайыл миңа бу балалар! Үзең шулар маза дисең, үзең табасы-ы-ың...
Ул мине кочакларга итә, мин карышам.
– Туганнарыңны алай дип әйтмиләр инде, алар сине ярата ла инде. Туса, монысы да яратачак.
– Яратмасын! Тумасын, әйдә! Без и так сигез штук!
Әйтмәгәнмен, минем бит әле дүрт олы абыем бар, алар читтә укуда.
Монысына җавабы юк әнкәйнең. Болай гына тынычландыра алмасын аңлаптыр, үз мәшәкатьләренә тотына. Тегеләрне йокларга сала, бәләкәчен бишектә тирбәтеп җырлаганда, болары да оеп китә. Йоклаган булып алдап яткан мине дә, күтәреп, сеңлем янына шудыра. Аннан казанында җылынган суы белән кер юып, сабынлы суында түрбаш якны сөртеп ала. Соңгы тапкыр күземне ачып караганда, мич алдына чүгәләп, күмер ашап утыра (шул күренеш бүген дә күз алдымда).
Моннан соң гомернең ничегрәк акканын хәтерләмим, әмма шул бала туган көннең 8 март булганын беләм. Әнкәемне бу бәбәйгә бик алдан салдылар (43 яшьтә булган икән). Озак ятты. Әткәй белән дөнья көтеп, арып беттем. Элек тә әнкәй эштә, мин укуда булганда балаларны карашкан күрше әби ярдәмләшә, тик инде бигрәк карт. Бәләкәчләр аны тыңламый, йөгереп китсәләр, тота алмый, тегеләр елдам, качалар, шуңа кайсыларын бәйләп куя. Оекларны кушып бәйләп баланың биленнән урата да очын урындык биеклегендә стенага каккан чөйгә эләктерә. Болар урыннарында иркен утырып уйный, ә төшеп китә алмый. Кич йокларга салышканда да өч-дүрт яшьлекләрен дә ныгытып төрә дә куя. Шулай итсәң, нык йоклый, өшеми дә, ди иде. Миңа ни – ничек тә ярый, йокласалар, шул булды, төнлә сөт йә чәй сорап торгызмасыннар гына.
Бәйрәм көн иртә белән идән юып бетереп кенә маташканда, күрше җиңги килеп керде дә әткәйгә:
– Сөенче! Улыгыз бар, – диде.
Учак тирәсендә болганып йөргән әткәй, ничектер, уңайсызланып кына:
– Э-эй, кыз булмаган икән, – дип, барып шифоньердан бер төргәкне алып, сөенчеләүчегә тоттырды. Шул төргәкне әнкәем миңа кырык күрсәтеп салган иде, мин, үз чиратымда, әткәйгә кырык күрсәтеп әйттем, һәм менә ул максатына иреште.
Төштән соң хәбәр килде – әткәйне әнкәй янына бүлнискә чакырттылар. Өйдә апа тиеш кешене калдырып, икебез хәерче «биларус»та чыгып киттек. Мине нигә иярткәннәрен аңламадым, әмма анда артык эшем юк, өй мәшәкатьләреннән качып китеп баруым.
Үзәккә барып җитеп, бүлнис тупсасына баскач, капыл гына йөрәгемне шом биләп алды. Безне, чишендереп, палатага керттеләр. Анда әнкәемнең сеңлесе, тагы да башка апалар бар. Барысы да ак халаттан. Шулчак әнкәемне күреп шаккаттым. Күз алдымда яңаклары эчкә батып, кап-кара булган бер ят хатын ята иде. Күзләре йомык. Ничек янына алып килеп утыртканнарын белмим. Менә ул газапланып кына күзләрен ачты да, алмасын гына әйләндереп, башта әткәемә, аннан миңа карап алды. Әткәем нишләгәндер инде, мин түгелеп елап та җибәрдем:
– Әнкә-әй! Әнкә-ә-әй....
Бераздан телен чак кыймылдатып әйтте:
– Бәбине апаң алыр... – үзенең сеңлесен әйтә. – Сеңелеңне дә ул ала... Син энеләреңне кара... ташлама...
Азак, елавым ярсуга күчкәч, кемдер мине күтәреп, коридорга алып чыкты, әткәем утырып калды. Шул төнне мин бүлнис эскәмияләрендә бер ятып, бер уянып йөреп таң аттырдым. Палаталардан чыккан хатын-кыз чәй эчерде, кеме кәнфит, кеме перәннек тоттырды. Унбер яшьлек кенә булсам да, мондагы хатыннарның барысы да бәбәй артыннан килгәнен аңладым шулчак. Корсаклылары да, биләүле төенчекләрен тотып йөргәннәре дә бар иде. Һәм әнкәемнең хәле дә шул бәбәйгә бәйлелеген төшендем. Шулчак «бәбәй булмасын» дигәнем исемә төшеп, тирләгәнче, һушым китә язганчы курыктым. Мин шулай дип әйткәч, әнкәем үләргә ята! А-а-а! Әнкәем үлә инде!
Шушы төндә мин нык өлкәнәйгәнмендер, дип уйлыйм. Янып-сүнеп, пешеп-туңып, хәтерем керделе-чыктылы булып таң аттырдым. Әнкәемнең үлемен көтеп утырып...
Киләсе көн, төнгә каршы, без кайтуга чыктык. Палатага соңгы керүемдә әнкәемне, йоклый, диделәр. Үлмәгән. Йоклый гына. Өстемнән тау төшкәндәй җиңеләеп, хәтта сикерә-сикерә чыгып киттем. Дөнья яктырды! Һава биегәйде! Әнкәем тере!
...Бәбәй күтәреп йөрим. Зур гәүдәле, туп шикелле балага чак көчем җитә. Анысының йә утыра белмәгән, йә ятасы килмәгән чагы. Кулымда, беләкләремнең хәлен алып, боргалана, лапаста сыер савып утырган әнкәй ягына тартыла. Әнкәем тавыш бирә:
– И-и, бәпечемне! Хәзер-хәзер бетә! Хә-әзер...
Аннан сөтне алачыкка алып китә. Артыннан иярәм. Үзем аның калынаеп киткән гәүдәсенә карап киләм дә ихлас итеп әйтеп куям:
– Безнең тагы бәбәй булса... булсын, әнкәй, яме.
Бу сүзләрдән ул рәхәтләнеп көлә. Мин дә көләм – бәхетемнән.
Миләүшә КАҺАРМАНОВА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от senivpetro
«Мәйдан» № 3, 2023 ел
Комментарийлар