Шаярткан гына иде
Илгизәрнең аларга бер дә барасы килмәгән иде.
Тик хатыны инде бизәнеп-киенеп куйган булып, аны богаулагандай итте һәм ул бернинди ихтыярсыз хатынына иярде. Әгәр дә ул шушы хәлнең килеп чыгасын тойган булса, мең сәбәп табып, өендә кала иде...
Ә хатыны Илгизәрне үзенең ахирәте Вәсимәләргә чит ил җиһазы күрергә алып килгән икән.
Шкаф күз явын алып, ялтыр-йолтыр килеп тора иде. Ул әле яртылаш буш, тик бер бүлегенә инде бәллүр савытлар тезелешергә өлгергән.
Шатлыклары ташып чыккан хуҗалар, горур һәм эшлекле кыяфәттә, аның күпмегә «төшүен», каян, кемнәр ярдәме белән табылуы турында сөйләделәр, ишеген «шап та шоп» ачкалап-япкалап күрсәтеп мактандылар.
Ә Илгизәр исә, мондый байлыкка кызыкмый торган кеше, мебельнең бер бүлегендә берничә китап күреп, шунда килде. Монда өч китап куйганнар – менә болары байлык ичмасам! Шуларның берсен кулына алу белән, бар кәефе кырылды. Монда китапның тышлары гына иде. Күрәсең, типография брагына башка җирдә урын тапмаганнар... Биредә исә болар эченә иске китаплар да салганнар. Болай иткәч, ерактан караганда чын китаптан гел аерылмыйлар иде. Безнең кызыгучан Илгизәребез аларны кулына алмый кала алмады. Беренче тышлык эчендә әрҗәләр буенча белешмә иде. Монысы кире үз урынына күчте. Икенче тышлыкның эченнән 5 сыйныф өчен математика чыкты һәм, озак тоткарланып тормастан, кире үз урынын алды.
– Шкафны чүп-чар белән тутырганчы, болар бер дигән бит, ә! – диде Роберт. Хуҗаның исеме шулай иде.
– Мебель кайтарганнан бирле тукыйм инде үзенә, давай, китап, димен, колагына да элми. Шкафка да ямь керер иде.
– Хәзер бит, карчыккаем, йөз сумга да яхшы китап алып булмый. Аннары, кибеттә юньле китап бармыни ул? Барысы юка, тышлары картун гына, аларны ничек күрсәтеп куясың!?
– Ә сез аларны бездән алып китегез! – диде Илгизәрнең хатыны Галимә. – Өйдә басар урын калмады, кая карама шулар... Безнең бар хезмәт хакы китапка китеп бара... Минем җанашта чирдер инде ул...
– «Библиомания»...
– Нәрсә дисең?
– Андый чир «библиомания» дип атала.
– Ничек, килешәбезме, кайчан киләсез? Күршемнең машинасына үзем төяп җибәрәм.
– Ә сез аларны кибеткә тапшырыгыз. Букинистик бүлеккә. Акчаны анда шәп түлиләр, ди.
Китап турындагы мондый мещан әңгәмәләр Илгизәрдә берникадәр ачу тудырса да, аларга кушылмады, чираттагы тышлыкны бушатты да, тегеләрне ишетмәс өчен, актара-актара диванга чыгып утырды. Шулай бераз актарынгач, язылганнар күңеленә хуш килеп, ныклап укырга кереште. Әсәр, чыннан да, каян килеп эләккәндер, бер дигән әйбер иде. Тора-бара әсәргә чумды ул, гел дөньясын онытты. Укыган саен, эчкәрерәк, тирәнгәрәк кергән саен, менә шулай ялгыш кына булса да, кулына килеп керүенә сөенеч били бара иде.
Ул инде күпмедер укырга да өлгергән иде, хатыны, терсәге белән төртеп, бүлдерде:
– Ташла шул китабыңны. Әнә, сиңа дәшәләр.
Илгизәр каршысындагы Робертка сораулы караш ташлады. Кухняга, «капкаларга» чакыралар икән... Ул китабын ачык килеш диванга каплады да, ихтыярсыз, ияреп кухняга чыкты.
Ләкин озакка тоткарланмады. Тиз-тиз капкалады, чәен чөмереп, бер-ике капты да, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, китабы янына ашыкты.
Артыннан хатыны, авыр сулап:
– Безнең ул, чыннан да, чирле инде, китап җене кагылган... – дип калды.
Тагын бераздан башкалар да бу якка чыктылар. Илгизәр дә китабын читкә куйды һәм бернинди файдасыз гәп кору башланды. Мондый чакта сөйләшер сүзе дә табылмый шул аның... Күпмедер вакыт әнә шулай: ни сөйләшергә сүз, ни укырга җай таба алмый интеккәннән соң, ниһаять саубуллашу вакыты да җитте. Илгизәр китапны үзенә сорады.
– Ал, ал! – диде Роберт. – Тик тышны гына калдыр.
* * *
Китапның монда ярты гына өлеше икән. Ул иң кызыклы урында өзелгән иде. Илгизәр икенче көнне шуны эзләп шәһәр үзәгендәге китапханәгә килде. Биредә ярдәмсез калдырмасларын белеп килде ул.
Залда Надя исемле яшь хезмәткәр генә. Илгизәр Фәйрүзәне сорады.
– Киштә артында түгел микән, – дип җавап кайтарды кыз.
Фәйрүзә, чыннан да, шушында иде. Ачык урындагы журнал өстәленә иелеп, ниндидер дәфтәр тутыра. Ул ак төстәге җылы свитердан, иңендәге шарфын, өстәлгә төшеп тормасын өчен бер кулы белән күкрәгенә каплаган; бүген ул, төлке бүректән булганга, бераз олыгаеп күренә. Ә болай карасаң, кызлар кебек җиңел гәүдәле, яшьлеген саклый белүче ханым иде.
Фәйрүзәгә карата берничек тә «ханым» сүзен кулланып булмый шул. Бу сүз кешене олыгайтып җибәрә, ул бары тик җитди кыяфәтле зур һәм тулы гәүдәлеләргә генә ятадыр. Юк, батмый бу сүз Фәйрүзәгә, теләсә ни әйтегез, бармый... Тик ни кыласың, яшьлек инде үтеп бара, аңа нинди генә ялтыравыклы сүз белән дәшмә, кире борып булмый шул...
Илгизәр, әкрен генә атлап өстәл янына килде. Фәйрүзә башын күтәреп карады да:
– Ә-ә, Илгизәр икән, – диде. Исәнләшкәч: – Китапларны китердеңме әллә? – дип сорады.
– Китерүен китермәдем әле. Йомыш бар иде. Фәйрүзә! Мин бер китап укый башлаган идем, ахырга хәтле укып булмады, яртысы юк иде, – диде, һәм китапның исемен әйтте.
– Ә, менә кайсы китапны әйтәсең икән син! Телең тәм сизә: бу китап бездә дә уку залында гына саклана.
– Аны өйгә сорап буламы соң?
– Танышларга гына. «По блату».
– Ә мин керәмме соң бу исемлеккә?
Алар күптән, Илгизәр шушы китапханәгә йөри башлаганнан бирле таныш. Илгизәр китапны көя кебек кимерә, вакытын каян таба икән? Алар атнага бер мәртәбә очрашмый калмыйлар. Сөйләшер сүз эзлисе юк: икесе дә ярата торган уртак әйберләре бар – китап. Фәйрүзә оста сөйләүче генә түгел, ул әле кешене тыңлый да белә. Кайбер чагында алар бәхәсләшеп тә китәләр, тик ханым сүзен бирмәс кире түгел, үзе хаклы булса, моны ышандырып аңлата белә. Һәм шуны әйтергә кирәк: Илгизәр, үз хатыны аңламый, алай гына да түгел, тыңларга да теләмәгән нәрсәләр турында Фәйрүзә белән киңәшләшә иде.
Ничектер ачылып китеп бу хакта дусты Хәлимгә сөйләп ташлаган иде, теге, хихылдый-хихылдый, сорап куйды: «Сез аның белән, ничек, йоклап карадыгызмы соң?»
Юләр! Хатын-кыз белән бары тик шуның өчен генә дуслашалармыни соң? Илгизәрнең үзенә килгәндә, аның күңеле чиста. Фәйрүзә турында андый уйлар уйлап буламы соң? Дөньда ике изге бар, дисәләр, аның берсе, һичшиксез, Фәйрүзә булыр...
...Менә Фәйрүзә журналын япты да, өстәлен җыештыргалап, як-ягына карана башлады. Илгизәр, ашыгып, киштә артыннан чыкты. Менә Фәйрүзә каядыр кереп чыкты, бу юлы кулында китап иде.
– Берүк, югалтып, мине кыен хәлдә калдырма инде.
Илгизәр баш какты, аннары, шаяртып:
– Әгәр югалттым дип, үземдә калдырсам? – диде. – Ул чагында миңа ни була?
– Сиңа берни булмый, мин бит аны үземә дип алдым. Подводить итмә инде, яме...
...Эх, шул чагында шаяртмаган булса... Теленнән тарттылармыни... Хәзер ул Фәйрүзә каршында китапны үзе алган, үзендә калдырган, үзе урлаган булып чыга түгелме?...
Китапны ул икенче көнне, кире китергәндә югалтты. Кайда, ничек югалткандыр, моны хәзер кем белә?.. Китап әле трамвайда гына исән иде: капшап карады. Төшкәч кенә юклыгын сизде.
Китапның юлда төшеп калуы мөмкин түгел: ул кесәдә, ә кесә тирән тегелгән. Аны кесәдән бары тик трамвайда гына алдылар. Анда кысан иде, киемеңне чишендерсәләр дә сизешле түгел.
Шулай да Илгизәр, тирә-ягына карана-карана, кире тукталышка килде, трамвайдан төшкән урынны, карын бияләй белән себерерлек булып, тукталыштагы плитә араларын карады. Ләкин китап юк иде...
Инде ачык: китапны кемдер алган иде.
Ләкин бер китапны гына урладылармы соң?..
Илгизәр бер китапны гына югалттымы соң?..
Фәйрүзә белән хәзер ничек очрашасы? Ничек аның күзләренә карыйсы?
Әйе, бер китапны гына югалтмады Илгизәр...
Хәзер бер генә чара: китапның башкасын табарга, табарга да шуның белән Фәйрүзәне бәхилләргә. Тик аны каян табарга соң? Менә бит, китап кибете монда гына, әйтеп чыгардылар: мондый китаплар кибетләрдә сатылмый...
Ул китап кемдәдер бардыр, бәлки, аунап та ятадыр, ләкин кайда ул? Ничек табасың?
Илгизәр шулай уйлап бара иде, туктап калды: әгәр дә аны башка китапханәдән алсаң? Нигә, анда сине кем белә? Бер сөйләрләр, ике сөйләрләр дә онытырлар. Онытмасыннар – ул аның бәясен түләр! Берне түгел – унны!
Хәл ителде: тагын бер китапханә эзләп табарга, кыен булса да, шуннан алырга!
Тукта, ничек?! Бу бит урлашу! Ә аның бит кеше шырпысына да кагылганы юк!
Юк, китапны ул урламаячак – алып кына торачак. Соңыннан биш бәясен, кирәк булса, егерме биш бәясен, йөз бәясен кире кайтарыр.
Ярты сәгатьтән китапханәне эзләп тапты. Тагын ярты сәгать чамасы керергә кыймый йөрде.
...Китапны монда да өйгә бирмиләр икән. Уку залына язылырга паспорт ук соралмый, нинди дә булса таныклык та җитә икән. Эш урыныннан таныклыгы һәрвакыт кесәдә йөри, шул да ярый, диделәр.
Әле кайчан гына шушы китапны кулга алу шундый рәхәтлек китергән иде, ә бүген, әнә, кулны пешерә кебек. Мондагы хезмәткәрләр аның ниятен сизенгәннәрдер, хәзер саклап утырадыр...
Илгизәр тәненең кызыша башлавын тойды. Китаплардан укып белә: нервылар котырына... Инде икеләнә дә башлады. Барырга да Фәйрүзәгә дөресен сөйләп бирергә!..
Тик ул аның «син карак бит», дип уйлавыннан курка... Ишеккә таба атлаганда ук шыбыр тиргә батты. Гардеробчы хатын киемен китергәнче, аяклары калтырый башлады.
Инде ишеккә дә килеп җиткән иде, ачасы да качасы гына иде, юлына аркылы төштеләр.
– Сез китапны кая куйдыгыз? – дип сорады китапханәче кыз.
Илгизәр, калдырдым, шунда гына, дисә, бәлки ышанырлар иде. Ләкин Илгизәр алдаша белми иде.
– Миндә ул, – диде.
– Ничек аласы иттегез, монда алу тыела бит!
Илгизәр китапны кызга бирде дә, тотлыга-тотлыга гафу үтенде.
– Гафу үтенгән була бит әле. Оятсыз. Күзеннән нур качкан бит аның. Яле, күрсәт кесәңне, тагын ниләр чәлдең?
– Тимәдем мин сезнең китабыгызга, валлаһи, тимәдем. – Илгизәр үзенең тиздән елый башлаячагын тойды.
– Якасыннан эләктерсәң, карак шулай мескенләнә ул. Кая, кем бар анда, милиция чакырсыннар! Бар югалган китапны түләтсеннәр, ичмасам...
Илгизәр әле яңа гына күреп алды: алар янына кеше җыелган һәм һәрберсенең карашы аңа төбәлгән иде. «Карак!»..
– Ничек инде ул, китапны урларга ярыймыни, китапка тияргә ярыймыни? – дип кабатлый иде кыз.
– Оятсыз! – диде төркемнән берсе.
– Бур! – диде икенчесе.
Аның аяк астыннан терәк юкка чыкты да ул төпсез упкынга чумды кебек. Үзен-үзе белешмичә, кешеләрне этә-төртә, аларны аралап, урамга атылып чыкты... Озак йөгерә алмады, аякларда егәр бетеп, көрткә ауды.
Бар тән, кая ул тән, монда йөрәк яна. Суырып-суырып яна, теш авыртулары пүчтәк икән... Шуның кайнарлыгыннан кар эреп, ул көрт эченә бата кебек. Ләкин кайда карның суыклыгы – йөрәкне туңдырмагач; кар да бүген кайнар иде... Күкрәкне ярып җибәрәсе дә эчкә кар тутырасы иде...
Күз алдына Фәйрүзә килеп басты. Ә карашы... Илгизәр түзә алмады, учы белән йөзен каплады. Ләкин Фәйрүзә югалмады. Качасы иде аннан, тик кая качасы?.. Ю-у-к, Фәйрүзә янына башка бармаячак ул...
Селкенгән саен кар шыгырдый...
Яныннан гына әрле-бирле йөреп торалар. Аны гына күрүче юк.
Шулай ул бик озак утырды...
Аның яныннан гына ике ахирәт үтеп бара иде, бер кешене күреп алдылар. Ул көрт эчендә утыра иде; куллары ялангач, бүреге юк, һәм иң гаҗәбе, ул үзен кар белән күмә иде...
– Әй, нишләп утырасың анда, катып үләсең бит, – диде берсе.
– Моны да өендә көтәләр, диген инде син, – диде икенчесе.
– Һай, малай, исерек ирне Ходай күрсәтмәсен инде ул!
– Шулай да, кеше бит ул, катып үләр. Милиция чакыртырга кирәк.
– Шалтырат соң, әнә бит телефон.
Илгизәр аларның сөйләшкәнен ишетте, тик кузгала гына алмады. Аңа инде барыбер иде...
* * *
Ә китапны трамвайда барганда хатыны Галимә алып калган иде. Алар бергә бардылар, тик Илгизәр генә тирән уйга баткан, сизмәде. Галимә китапны алганда да берни сизмәде ул.
Ә Галимә шаярткан гына иде...
Ирек САДЫЙКОВ
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар