Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрьнең дөньялыкка сәяхәте

Әсәр 2023 елда «Мәйдан» журналы үткәргән «Бу заман шундый заман ул...» әдәби бәйгесенең «Хикәя» номинациясендә I урынга лаек дип табылды.

Шагыйрьнең Рухы соңгы араларда бик тынгысызлана әле.
Фанилыктан килгән хәер-догалар кабул булып, мәңгегә тынычланып, оҗмахның түренә үк булмаса да, урталарына  өметләнеп тора иде югыйсә. Тик соңгы вакытта татар өммәтеннән, фани дөнья белән саубуллашып, күккә иңгәннәрнең рухлары бер дә сөенечле хәбәрләр белән килмиләр. Ә ул килгән һәрберсен каршы алырга тырыша, сораштыра. Инде бакыйлыкка күчкәненә гасырдан артса да, һаман җирдә калган кардәшләренең тормышына битараф түгел ул. Бер караганда, үзе өчен борчылырлык сәбәп тә юк кебек: аны онытмыйлар, туган көннәрендә һәйкәленә чәчәкләр куялар, китапларын бастырып тарата торалар, күп кенә шигырьләре дәреслекләргә кертелгән. Шул түгелмени шагыйрь бәхете?!
Үзенә күрсәтелгән хөрмәткә мәмнүн булып, шуңа куанып кына ята торган булса, пәйгамбәрләр яшенә дә җитмичә бәхилләшмәс иде әле дөнья белән. Фани дөньяның рәхәте азрак булса да, китәргә бик ашыкмас иде. Бар борчуы, бар хәсрәте «Милләтем!» дип яну булды. Җаны вакытсыз җиде кат күкләргә ашмаган булса, шигырьләре белән сөекле халкының күңелен юатыр, йоклаганнарын уятыр иде дә...
Шагыйрь киткәннән соң борчулы  вакытлар аз булмады. Ачыктан-ачык та, астыртын да аның  өммәтен юкка чыгарырга күп тырыштылар. Ә ул һаман яши бирде: иген икте, балалар үстерде, гыйлем эстәде. Менә тагын килгән бере: «Телебезне бетерәләр, милләтебез юашлана!» – дип күңелгә шом сала. Кайберләре: «Бетерә алмыйлар, без бетә торганмыни!?» – дигән булып юата. «Бетсә бетә инде! Мәшәкате азрак булыр!» – дигәннәрне очратканы юк Шагыйрнең, чөнки андыйларны фани дөньядан туп-туры тәмугка озаталар, ахры. Һәм дөрес эшлиләр. «Булмый болай! – диде шагыйрь. – Үзем кайтып,  ниләр булып ятканын белеп килми булмас. Ярдәм итә алырмынмы, юкмы – анысы бер Аллаһы Тәгалә кулында.»
Шагыйрь газиз халкы дигәндә һәрнәрсәгә әзер иде. Бу юлы да Ходайның кодрәте һәм хәер-догасы белән юлга чыкты. Максаты изге булгангадыр, Шагыйрьнең Рухы бернинди тоткарлыксыз мизгел эчендә газиз өммәте яшәгән Җир атлы гаҗәеп гүзәл урынга барып иреште. Кайдан башларга соң? Әлбәттә, башта кендек каны тамган туган якларында булып, ата-ана каберен зиярәт итәргә кирәк. Шунда кардәш-ыруның да хәлен белер.
* * *
N авылының зиратында тыныч түгел иде. Җирдә кешеләргә ниндидер зәхмәт кагылган икән. Бер җирдә кабер казыйлар, ә икенчесендә мәрхүмне ләхеткә иңдерергә җыеналар. Соңгы тапкыр мәрхүмнең йөзенә багудан да мәхрүм балалары, туган-тумачасы зират коймасы артында тавышсыз гына яшь коя. Мулланың, җеназа намазын тәмам кылып, космонавт кебек киенгән һәм мәрхүмне ләхеткә иңдерегә җыенган кешеләргә карап: «Гөнаһларыбыз өчен Аллаһы Тәгалә менә шундый сынаулар бирә, җәмәгать. Иманга килик! Кайсыбызның менә шулай кәфенсез, ябык табутларда соңгы юлга китәсе килер!?» – диюенә җавап булмады. Соңгы вакытта каршы алган кардәшләреннән ишеткәне булса да, Шагыйрь Рухының мондый хикмәтне күргәне юк иде, әлбәттә.
– Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун. Я Раббым! Белеп кылган һәм белми кылган гөнаһларын гафу әйлә! Ләәә иләәһә иллаллааһ Мөхәммәдү расуллүллаһ! – диде ул мәрхүмне кызганып.
Атасының, аннары анасының каберләрен эзләп тапты. Кабер ташларына сыенып торды. Каберләре җыештырылган, каралган иде. «Онытмыйлар! – дип канәгатьлек белән  уйлап куйды. – Ахирәттә аларның рухлары белән очрашкач, әйтәсе булыр.»
Аннары җеназадан кайтып килүчеләргә иярде. Авылга килеп керүгә, төркем тарала башлады. Киемнәре кабер туфрагына буялган берничә адәмнең кибеткә кереп китүләрен күргәч, Шагыйрь кызыксынып көтеп торды. Бу – кабер казучылар иде, алар кибеттә озак юанмады. Кибеттән әллә ни ерак китмичә генә бер тыкрыкка борылдылар да, куен кесәләреннән берсе шешә, икенчесе стакан, өченчесе кабымлык алып, җиргә чүгәләделәр.
– Безнең башны төзәтергә җай чыгарганы өчен, урыны  оҗмахта булсын! – дип, берсе шешәдән аракы койды һәм иптәшенә сузды. Тегесе ипләп кенә каплап куйды, икенче иптәше сузган кабымлыкны башта иснәде, аннары сындырып алып, тешсез авызында әвәләгәннән соң йотып җибәрде.
– Дөресен генә әйткәндә, бик җүнле кеше түгел ие инде. «Үләм!» – дип керсәм дә, бер тапкыр да салып биргәне булмады. Саран ие.
– Безнең баш авырткан саен салып бирә башласа,  хан сараедай йорт салып чыга аладыр иемени ул? Ну, саран булса да, эшләгәнне күрә белде, туганлыкны онытмады. Алай бик бетереп ташлама әле минем абзыйны. Миңа да күп мәртәбәләр ярдәм итәргә тырышты. Хәтта бер тапкыр: «Эчүеңне ташлатам!» – дип, бырачка да алып бармакчы ие. Ну, бырачка  барып личитсә итәргә мин алкаш што ли?
Менә кайларга төшеп җиткәннәр икән! Югыйсә мин белгәндә авылда бер исерек булса, аны  кешегә дә санамыйлар иде. Ничек әле:
Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә дә, син алма...
Садака акчасына аракы алып эч инде, ә!
Ул арада һаваны зыңгылдатып кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Кайда ул хөрәсән? Бу тыкрыкка кереп китте дисеңме?
– Бетте баш! – диде «өчборын»ның берсе. – Минеке бугай. Ярар, сез мине күрмәдегез, яме.
Аркылы яткан саламны буйга алып салырга да рәте юк сыман тоелган мужик «эһ!» дигәнче ике метрлы койма аша үзен бәрәңге бакчасына атты.
Тавыш артыннан тыкрыкка күлмәк җиңен терсәгенә кадәр сызганган хатын ажгырып килеп керде.
– Кая, качып өлгердемени әле теге адәм имгәге? Ну, тапсам...
Рухның бу кадәресен үк күтәрерлек көче юк иде. Шагыйранә нечкә күңелен сызып рәнҗү хисе биләп алды. Авылдашлары бит, авылдашлары! Иң якты хатирәләре алар белән бәйләнмәгән идемени аның! Китсен, китсен ул бу тирәдән, бераздан кабат әйләнер әле. Күргән кадәресе яман төш кенәдер. Уянуга, әдәпле-әхлаклы авылдашларын очратыр, иншаллаһ!
Рух таныш урамнар буйлап үтте. Менә ул үскәндә мәчет торган урын. Анда «СУПЕРМАРКЕТ «SURPRISE» тора. Ни икәнен аңлап бетермәде. Ул гарәп хәрефләре, урыс хәрефләре белән укый белә. Мондыйларны белми иде. «Әллә туган авылымда чит өммәт кешеләре дә яши микән? Их, әрәм булган икән мәчет! Болар җомга намазына да җыелмыйлар микәнни соң?» – дип әрнеп куйды Шагыйрь Рухы. Ә, юк! Әнә бит ерак түгел, авылны икегә аерып аккан елганың икенче ярында, мәгърур манарасын күккә төбәп, кирпечтән салынган мәчет утыра. Рух яшен тизлегендә шунда атылды. Иманлы икән бит авылы! Менә озакламый икенде намазы җитәр. Авылдашлары мәчеткә җыелыр. Бәлки, әле кайбер туганнарын төсмерләр.
Манараның очындагы алтын ярым айга сарылып, мәчеткә агылырга тиешле халыкны озак көтте ул. Азан әйтелергә тиешле вакыт та җитеп килә бит. Мәчет тирәсендә үлем тынлыгы. Рух шулай дип уйларга өлгермәде, манарага беркетелгән ат муенындагы кыңгырауга охшаш нәмәрсә шытыр-шытыр килде дә аннан  азан тавышы яңгырый башлады. Бик җиренә җиткереп, азан әйтелде, тик мәчеткә килгән кеше табылмады. «Намазны өйдә генә уку тәртибе керткәннәрме әллә? Ул вакытта мәчет нигә соң? – диде мәчет әһелләрен күрүгә өметен өзгән Шагыйрь рухы. – Мөгаен, каһәр суккан шул чир аркасындадыр...» Аңа бик күңелсез булып китте. Мәчет бар, дин тоткан кешегә ирек икәнен белеп, дин кардәшләре өчен чын күңеленнән сөенә иде. Аның балачагы хатирәсе бит ул азан тавышы, вәкарь белән генә мәчеткә барган ак сакаллы картлар, Рамазан гаете, Корбан бәйрәмнәре... Бүген авылда мәет тә бар югыйсә. Бергәләп мәчеткә кереп, аңа дога багышласалар, бик әйбәт булыр иде. Булмады инде бу! Рухның кәефе төште. Ходайның кодрәте белән сәфәр чыкканда, аның иң зур теләкләреннән берсе – туган җирен күреп килү иде. Менә күрде инде! Юк, болай гына борылып китәргә ярамый. Ул авылның бүгенгесен бераз күрде. Тик күргәннәре аны, дөресен әйткәндә, артык сөендермәде. Ә киләчәге? Киләчәге, һичшиксез, өметле булырга тиеш! Аны кайдан  чамаларга була соң әле? Балалардан. Аларга күз салмыйча ничек китсен инде Шагыйрь? Урам буйлап китте. Аны берәү дә күрмәсә дә, ул үзе барысын да күрә, ишетә, тоя. Әнә теге «СУПЕРМАРКЕТ «SURPRISE»дан, өч-дүрт яшьләр тирәсендәге кыз бала ияртеп, өлкән яшьтәге бер хатын чыгып килә. Өч төскә буялган кыска чәченә, сыланып торган чалбарына, әллә нинди ят хәрефләр төшкән кыска күлмәгенә карап, аны бер дә әби дип әйтеп булмый. Шагыйрь белгән әбиләр ак яулык яба, чигүле алъяпкыч кия торганнар иде. Аңа ияргән бала нигәдер көйсезләнә тагын.
– Перестань орать! Туктамасаң, папаң белән мамаң янына җибәрәм. Заколебала!
Әстәгъфирулла! Әби кеше оныгына әйтәме соң бу сүзләрне?!
Әбидән килгән начар энергия Рухны берничә адымга читкә алып ташлады.
Онык үпкәләүдән башта акырып елап җибәрде. Аннары кулларын әбисенең кулыннан тартып алды да, кылт елаудан туктап:
– Ты не бабуля, а старая жаба! Вот приедут папа с мамой, я все расскажу, – дип, җиргә сузылып ятты.
Кибет янында бу ызгышны ишетеп торган кешеләрнең кайсылары башларын чайкап, сүзсез генә үтеп китте. Ә яулыгын җилкәсенә ябып бәйләгән, аягына Арча чүәге кигән бер әби түзмәде, бала янына килде дә, гөр-гөр килеп, аны торгызмакчы булды.
– И, бәбекәем, аунама җирдә. Әнә тегендә урам этләре йөри. Килеп, матур битләреңне ялап китмәсеннәр. Әйдә тор, бәбкәм, син акыллы кыз бит. Күлмәгең дә бик матур, пычратырсың.
Кызганучы булганга тагын да ярсыбрак еларга тотынган кызның киеменнән тузаннарын какты. Тузанлы бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртте.
– Карале, нинди матур кыз икәнсең бит! Елама, бәбкәм, елагач, кеше ямьсезләнә, – дип аркасыннан сөйде. Кыз да әкренләп елаудан туктады, ара-тирә сулкылдап, чит әбинең киң күлмәк итәге артына качып, үз әбисенә карап-карап алды.
– Син, Рамилә, үзең картаеп беттең, үзең һаман яманлык, усаллык белән бала тыңлатып булмаганын аңламадың. Йомшаграк бул. Үзебезчә  матур итеп эндәш.
– Үзебезчә эндәшкәнне аңлыймыни ул! У-ух, дошман!
– Өйрәтмәгәч, аңламас инде. Син аңларлык итеп сөйләш.
Рамилә дигәне ак яулыклы әбидән оялдымы – тынычрак сөйләшә башлады. Килеп оныгының башыннан сыйпаган булды.
– Киттек, әйдә! Кыярларга су сибәр вакыт җитә. Өйдә эш бетмәгән.
– Бар, кызым, әбиеңне тыңла, яме. Су сибәргә булыш. Кыярлар зу-у-ур булып үсәрләр. Әбиең сине тәмле кыяр белән сыйлар.
– Көтәрсең алардан ярдәм! Кыярның акчасы гына кирәк аларга!
Ул, пакеттагы шешәләрне чыңлатмаска тырышып, кайтыр юлына кузгалды. Теләмичәрәк булса да, бала әбисе артыннан китте, тик барыбер кулын бирмәде.
Боларны күреп торган Шагыйрь Рухы борчуга калды. «Телне генә түгел, балаларны да бетерә бит мондый әбиләр!» Ә ак яулыклы әбине кысып кочаклыйсы килде. Балачагы исенә төште. Аның да бар иде бит шундый әбисе. Буыннары авыр эштән сызлап шешенгән булса да, иң җылы, иң ягымлы куллар аныкы иде. Шул куллар елаганда күз яшен сөрттеләр, соңгы сынык ризыгын аңа суздылар. «Бар икән әле авылны саклаучы фәрештәләр, шөкер!» – диде Рух. Никадәр газиз булса да, ул авылда озакка кала алмый иде.
Шагыйрь Рухы, халкының киләчәге – балаларны күрәсе килеп, мәдрәсә-мәктәпкә барырга чыкканын исенә төшерде. Күпме эзләсә дә, мәктәпкә охшаш урынны таба алмады. Әллә ничә кибет күрде, ә мәктәп юк иде. Дөрес, зурлыгы белән кайчандыр мәһабәт бина булуына ишарә иткән, тик хәзер тәрәзәләре ватылган, түбәсендә яшь каен үскән йорт өстеннән узды узуын. Тирә-ягында җан әсәре күренмәгәч, Аллаһның үзенә булган ризалыгына таянып, аның чиксез кодрәте ярдәмендә күрше бистә тарафларына юл тотты.
* * *
Аның кайчандыр, бала чагында, ата-анасы белән монда булганы бар иде. Туган авылыннан әллә ни аерылып тормый иде ул, зурлыгы, базарының байлыгы, мәчетенең күркәмлеге белән дисәң генә. «Дөрес килдемме соң мин?» – дип гаҗәпләнеп, бистә өстендә байтак кына айкалып, таныш урыннарны эзләп йөрде әле. Кая карама, төсле калай түбәләр, әкиятләрдәге патша сарайларыннан бер дә ким булмаган ике-өч катлы матур өйләр, төтен чыгарып утыручы зур-зур корылмалар...
...Менә ул эзләгән белем йорты. Шагыйрь Рухы чәчәкләргә күмелеп утырган өч катлы бинаның ишек төбенә килеп туктады. «Среднее образовательное учреждение имени...» Ул үз күзләренә үзе ышанмый торды: элмә тактада аның исеме язылган иде. Монысы яңалык түгел, күренекле якташларының исеме белән төрле оешмаларны атау модада икәнлеген ул белә белүен. Тик нигә үзебезчә түгел? Әллә монда чит кавем балалары укый микән? Ул чагында нигә аның исемендә? Аның ни катнашы бар? Юктыр, ул белгәндә бу бистәдә аның кан кардәшләре генә яши иде. Читләр килсә дә, базар көннәрендә тозлы кыяр-кәбестә сатарга килә, алары да теттереп үзебезчә сөйләшә иде. Кемгә кирәк бу чит телдә язу? Үзебезчә әллә язып та тормаганнармы? Ә-ә-ә, бар икән! Астарак, ваграк хәрефләр белән язылган. «Күңелегез булсын» дигән кебегрәк инде бу!
Июнь ае булгангамы, мәктәп ишегалдында тынлык... Шагыйрь Рухы ачык форточкадан эчкә керде. Нинди матур бу мәктәп! Нинди хозурлык! Биек тәрәзәләр, стенада матур сурәтләр... Ул белгән кара такталар юк икән инде. Такталар чирәм төсле яшел. Монысына күңеле булды, ни дисәң дә, борын-борыннан бабаларыбыз яшел төсне яратканнар, мөселман төсе бит. Такта янында ниндидер ак пәрдәгә охшаш нәрсә дә эленеп тора. Аның заманында  кино дигән нәрсәне шуңа төшереп карый торганнар иде. Мәркәзгә баргач, мәдрәсә шәкертләре алып кергәннәре булды. Парталарда пыяла тәрәзәле тартмалар тезелеп киткән. Алардан тегендә-монда төрле юанлыктагы баулар сузылган. Ул тартмаларның кайберләрендә төрле сурәтләр күренә. Күбесе җәйге бакчадагы умарта кортлары кебек гөжләп утыра. Боларның нәрсә икәнлеген аңларга Рухның мәгълүматы җитмәде.
Ул сыйныф бүлмәсеннән чыкты. Каяндыр җыр ишетелә иде. Ул агылып кына шул якка юнәлде. «Зал» дип аталган җирдән килә икән җыр тавышы. Әһә-ә-ә... Менә монда икән Шагыйрьнең күптәннән күрәсе, танышасы килгән хәзерге буын балалары – кавеменең киләчәге! Балалар дигәне бик бала да түгел икән инде. Элек тә «картайганчы» белем эстәп, озак еллар мәдрәсә тузанын иснәп ятучылар шундыйрак яшьтә иде шикелле. Гади крәстиян балаларына бу егет-кызлар хәтле шәкерт булып йөрүләр тәтемәде инде. Челлә җиткәндә җитү кыз-егетләр җыелышып нишләп җырлап яталар диген? Моңа үтә җитди сәбәп булса гына... Шуны беләсе килеп, Рух балаларга якынрак килде, сүзләренә колак салды. Ахырда аңлады: мәктәп-мәдрәсәләре белән саубуллашырга җыенып, «Чыгарылыш» дигән  бәйрәмгә әзерләнеп ятулары икән. «Әллә каян күренеп тора: күз карашлары нурлы, үзебезнең мөселман татар балаларына охшаган. Телләре генә әллә нинди – корама тел. Ярты сүзләре үзебезчә, яртысы урысча. Юк. Алай да түгел икән әле. Шагыйрь аңламаганы – ни татарча, ни урысча булмаганнары – колак яфрагына эленеп кала, һич кенә аңга барып җитә алмый. «Хәер, үзебез дә заманында гарәп-фарсы сүзләрен күп кушып сөйләштек инде. Кайберәүләр, гыйлемле  күренәсе килеп, артыграк та тырышып ташлыйлар иде.»
Яшьләр белән күңелле иде. Шагыйрь Рухы, әле залга, әле сәхнә түренә урнашып, яшьләрне тыңлады. Кайчандыр үзенең дә клубларга йөргәнен, җилкенә-җилкенә шигырь укуларын исенә төшерде. «Бар иде бит заманалар!» – диде эченнән генә, сагышланып. Тик ул чакта клубтагы  җәмәгать халык язмышы турында гәпләшә иде. Ә монда Шагыйрьгә ят сүзләр – егэ, балл, универ, тагын әллә ниндиләрен әйтәләр. Бик сирәк кенә үзебезчә әйтелгән кыска шигырьләр ишетелде, ахырда гына: «Сау бул, мәктәп!» – дип җырлап алдылар. «Алай икә-ә-ә-н! – диде шагыйрь күңелсезләнә төшеп. – Самавыры калай икән, тоткасы җиз икән, кайнавы тиз икән.» Әллә каян гына балачактагы такмак исенә төште. «Тиз тотканнар икән шул! Гасыр да үтмәгән – телебез мәктәптә дә бер җиргә кысылган нәрсә кебек кенә. Туксанынчы елларда кайнап алдылар да, кызуы озакка бармаган икән.»
Ул арада балаларның үзләре кебек заманча киенгән мөгаллимәләре (аның мөгаллимә икәнен Рух шәкертләрнең «Фәлән Фәләновна» дип эндәшүләреннән аңлады – кайчандыр урыслар авызыннан ишеткәне бар иде):
– Бүгенгә репетиция тәмам. Безнең хәзер совещание буласы. Миңа обязательно шунда керергә кирәк. Кайтырга мөмкин, – диде дә, биек үкчәләрендә керт-керт кенә басып, коридор буйлап китте. Матурлыкка мөкиббән Шагыйрь, әлбәттә, аннан калмады. Ятрак матурлык иде бу. Аңа таныш булмаганча. Ул яшәгән заманда мөгаллимәләр зифа буйларын тагын да сылулатып, озын итәк-күлмәкләрен киярләр иде, толымнары очында  чулпылар чыңлар, баш түбәсендә горур гына калфак утырыр. Аларга «туташ» яки «ханым» дип эндәшерләр иде. Кыска итәк уйнаклап, кызыкайның тез тирәләреннән дә югарырак күтәрелгәндә, Рухны азрак кыенсынуга охшаш хис биләп алды. Тик күзне аеру да кыенрак иде шул. Хатын-кыз матурлыгына дан җырлап, соклануын белдереп, азмы шигырь юллары тамды аның каләм очыннан!
Биек ишекле бүлмәгә алар яшь туташ белән бергә керделәр. Бүлмә Шагыйрьгә таныш булмаганча җиһазланган. Диварның күп өлешен алып торган зур тәрәзәләр, сыйныф бүлмәсендә очраган пыяла тәрәзәле тартмалар... Диварлар ташка басылган хәрефләр белән чуарланган. Рух сөзелеп кенә дивар буйлап йөрде, сүзләрен укып, аңларга теләде – булдыра алмады. Ни русчага, ни татарчага охшамаган сүзләр биниһая күп иде анда. Татар сүзләрен ул бөтенләй тапмады. Ә гарәп имласын монда бөтенләй белмиләр, ахры.
Озак та үтмәде, бүлмәгә башка мөгаллимнәр дә керде. Дөресрәге – мөгаллимәләр. Иң ахырда кыска ыштан кигән, муенына сыбызгы таккан пеләш башлы ир заты пәйда булды. Мөгаллимнәр гөр килеп җәйге ялга планнары турында сөйләштеләр. Кемдер Кырымга җыена икән, кемдер анда гына туктап калмыйча, Төркиягә юл алмакчы. Шагыйрь Рухы рәхәтлек кичерде: «Барсыннар! Үзебезнең кардәшләр яши торган җир бит! Күпме туганнарыбызны сыендырды төрек җире, рус мәмләкәтендә хәлләр авырайгач, күпме кардәшебез анда барып белем эстәде. Мөгаллим халкы  калебенә тагын бик күп мәгълүмат туплап кайтыр, бүгенге буынга тапшырыр.» Бичара Шагыйрь!
Белми бит ул бүгенге яшьләрнең Төркиягә белем алырга түгел,  ел буе җыйган акчасын туздырып кайтырга барганын!
Хәтта Тайландка җыенучылар да бар икән! Бә-ә-әле-е-еш! Андый  исемдәге ил турында Шагыйрь бик белеп бетерми иде, шуңа күрә бу илгә җыенучы кыз янынарак килде һәм үзе кебек яшьләргә Тайландның нинди ил икәнен, анда ничек барып булганын аңлатканын тыңлап торды. Ә-ә-ә! Сиам иле турында сөйләшәләр бит болар! И-и! Рәсәй халкы анда барып ял итәрлек булгач, ... хәлләр анда шәбрәк микәнни? Ул белгән Сиам... Ярар, бигайбә! «Ауропага чыгам» диючеләр булса да, бер-ике генә булгандыр. «Анда тормыш кыйммәт! Безнең акча белән генә әллә ни кырып булмый», – диештеләр. Алай дисәң, Гарәп Әмирлекләренә баручылар бар икән, кызу дип тормыйлар.
Әле тегесенең, әле монысының сүзенә колак салды Рух. Яшьләр яшьләрчә инде, ял вакытларын дөнья күрүгә багышламакчы. Өлкәннәр – өй, бакча тирәсендә, оныклар, туган-тумача янында... Сәвит заманында тегендә-монда чыгып өйрәнмәгәч, аларга кыенрактыр шул. Шагыйрь тыңланып күп йөрде. Мөгаллимнәрнең  җәй көне күбрәк ял итәргә, хикмәт күрергә, каралганчы кызынырга теләгәннәренә төшенде. «Безнең заманда акчаны белем эстәргә тоталар иде, хәзер башкачарак икән», – дип уйлады. Моңсу булып китте.
Бүлмәгә яшь кенә ике ханым килеп керде. Халык тынып калды. Берсе, мөдир, ахры, килеп керү белән дилбегәне үз кулына алды. Киңәшмә башланды. Җәйге лагерь турында сөйләштеләр. Рух андый нәрсә турында ишетеп кенә белә иде. Чыгарылыш кичәсенә хәзерлек турында бая укучылар белән эшләгән укытучы хисап тотты.
– Ә хәзер төп мәсьәләгә күчәбез, – диде мөдир ханым, – алдагы уку елы өчен дәресләрнең якынча бүленеше.
Төгәл фәннәр, табигать фәннәре, музыка, физкультура кебекләр турында сөйләшкәндә сүз бик күп булмады, чөнки укытучылар бар, сәгатьләр җитәрлек икән. Менә тел фәннәренә килеп терәлгәч... И Раббым...«Татар теле» дигән фән юк диләрме? «Туган тел» дигәне генә бар икән дә, кем нәрсә тели, туган тел итеп шуны сайлый ала икән! Ата-аналарның фикереннән чыгып исәпләсәк, күп кенә татар баласы туган теле итеп башка телне сайлаган икән ләбаса. Арадан чал чәчле ханым түзмәде, сикереп торды.
– Җәмәгать, нәрсә сөйлисез сез? Ничек инде татар  баласы туган теле итеп урыс телен сайларга тиеш ди әле? Рус теленә бирелгән дәресләр аннан башка да артыгы белән. Булган дәресләргә өстәп, Туган тел буларак укытылган  дәресләрдә болай да нәрсә белән шөгыльләнергә белмиләрдер инде. Әгәр эш болай барса, балаларыбыз башлангыч мәктәпне бетереп чыкканда Пушкинны яттан белергә, ә Тукайның кем икәнен онытырга тиеш була түгелме соң?
– Сәгыйдә Бакировна, татар теле дәресләрен сез алып барасыз, ул дәресләр сезгә кирәк бит. Ата-аналар белән тырышыбрак эшләргә кирәк иде.
– Без эшлибез. Алар безнең белән сөйләшкәндә, татар телен өйрәнергә кирәклеген аңлап китәләр кебек. Тик нигәдер, гариза тотып сезнең янга кергәч, фикерләрен үзгәртәләр, рус телен сайлап чыгалар. Бу җәһәттән минем үзе татар телен укыта алмаган башлангыч сыйныф укытучыларына да үпкәм бар. Сез үзегезгә сәгатьләр арттыру өчен, ата-аналарны рус төркемнәренә язылырга кыстыйсыз. Дәресләрегездә гадәти программа материалын куасыз, ә татар төркемендә укучы рус теленнән начар өлгереш күрсәтсә, сәбәп итеп, аның туган телен өйрәнүгә «вакытны бушка сарыф итүен» күрсәтәсез. Сезнең барыгыз да диярлек татар балалары бит югыйсә. Бер дә йөрәгегез янмыймыни соң сезнең ата-бабаларыгыз теле өчен? Сезгә өйрәнергә язмаган инде. Элеккесен тикшереп тормыйбыз. Нигә хәзер балаларыбызны шушы олуг нигъмәттән мәхрүм итәсез?
Бүлмә гөж килә. Кемдер:
– Дөрес, бөтен татар баласы, телиме-теләмиме, туган телен өйрәнергә тиеш! –дип кычкырды.
– Татар баласына өстәмә нагрузка инде бу! – диючеләр дә булды.
– Нигә татар баласы гына өйрәнергә тиеш әле? Татарстанда яши икән, барысы да өйрәнсен!
– Нигә кирәк инде тормышта кирәге булмаячак нәрсә белән баш катырып торырга?! Әнә английский өйрәнсеннәр. Яшим дигән кешегә иң кирәге шул хәзер. Капка төбенә чыгуга «Туган телеңне беләсеңме?» дигән кеше юк.
– Инглиз телен өйрәнәләр бит инде. Кытай телен диген син! «Ахырзаман җиткәндә җир шарын сары кешеләр басар» дигән бит Коръәндә. Әзер торыйк! Ха-ха-ха!
Һәркем үз фикерен әйтеп калырга тырыша иде. Кемгәдер бу тема көлке, кемгәдер кызганыч. Бер-берсен ишетмәгән һәм ишетергә теләмәгән гавам сарык көтүенә охшап калды. Мөдир ханым торып басты.
– Киңәшмәне балаганга әйләндермәгез әле. Татар теле укытучылары бу мәсьәләгә бик тар күзлектән карый. Безнең берничә укытучыбыз, курсларда укып, рус теле укытырга хокук алды. Без аларга рус теле дәресләре бирәчәкбез. Рус теле дәресләре арту сәбәпле, безнең укытучыларыбыз җитми. Шулай булгач, татар төркемнәрен арттыруда мәгънә күрмим.
Кабинетның икенче башыннан тагын бер мөгаллим торып басты.
– Сез нәрсә сөйлисез? Рус теле дәресләре хакына татар телен кысу була бит бу! Эльмира Равилевна, – диде ул мөдир белән янәшә утырган хатынга мөрәҗәгать итеп, – сез мәгариф бүлегендә милли мәгариф өчен җаваплы кеше бит. Шушы гаделсезлеккә тыныч кына күз йомарсызмыни? Әйтегез әле сез дә үз сүзегезне!
Моңарчы авызыннан бер сүз дә чыкмаган, бүлмәдәге бәхәскә бер катнашы да булмаган кеше кебек утырган ханым «Нигә аптыраталар инде мине?» дигән кыяфәттә торып басты.
– Уважаемые учителя! Я прекрасно понимаю ваше возмущение! Каждый хочет себе больше уроков, больше нагрузки. Потому что это – деньги. А без денег сейчас никуда...
Аның бу сүзләре кабинетны «шартлатты». Дулкынланудан йөзе, муеннары  кып-кызыл төскә кергән Сәгыйдә Бакировна тагын торып басты.
– Сез ни сөйлисез? Монда сүз акча турында барамыни? Тел турында сөйләшәбез без! Әгәр татар теле дәресләрен һаман шулай кисеп барсалар, булганына да кертмичә, һаман бер телне генә укытып ятсак, үз телебез бетә бит, җәмәгать! Меңнәрчә еллык тарихы булган телебезгә ясин чыгабыз бит! Тел бетсә, милләт бетә. Безнең, сезнең милләтебез бетә!
Сәгыйдә Бакировнага авыр, бик авыр иде бугай. Олы кешегә хөрмәт йөзеннәнме, аның сүзләре кайбер туң  йөрәкләргә дә барып җиттеме – гавам тынып калды.
– Менә син, Гөлфая Кәримовна, минем яраткан шәкертем, син нигә эндәшмисең? Күп итеп рус теле дәресләре бирделәр дә авызыңны капладылармы әллә? Наҗия дустым, без бит синең белән туксанынчы елларда күпме тырышып, бу мәктәпкә татар телен кире кайтардык. Мәктәптә татар теле гөрләп торган заманнар әллә кайда калмады бит әле. Нигә бүген төпле фикереңне әйтмисең? «Пенсиядә килеш эшләп йөрмә!» – дип әйтүләреннән куркасыңмы әллә? Намуслары калган булса, әйтмәсләр!
– Миңа сорау биргәннәр иде бугай, – татарчага күчеп, Эльвира Равилевна яңадан сүз алды. – Конкрет сорауга конкрет җавап алайса. Мин татар теле өчен генә түгел, райондагы бөтен телләр өчен дә җавап бирәм. Татар теле бетә дип, сезгә кушылып елап утыра алмыйм. Бетсә бетә инде. Ата-аналар өйдә өйрәтсеннәр.
Кабинетта чебен очкан тавыш та ишетелерлек тынлык урнашты. Бу кадәресен ни битараф булганнары да көтмәгән иде бугай.
– Алайса, минем монда утыруымнан мәгънә юк.
Сәгыйдә Бакировна авырлык белән генә урыныннан күтәрелде һәм, сумкасын алып, ишеккә юнәлде. Остазларының чайкалып атлавын күргән ике укытучы аны култыклап алдылар. Аларга теләктәшлек белдергән берничә укытучы җыелышны ташлап чыкты. Шагыйрь Рухы, сыгылган канатларын көчкә сөйрәп, аларга иярде. Ябылган ишек артында  мөдирнең:
– Мин киңәшмә бетте дип әйтмәдем әле, – дип кычкырганы ишетелеп калды.
* * *
Ул Казанга юл тотты. Казан! Нурлы Казан! Син – милләтемнең йөрәге! Йөрәге таза-сау булса, халкым да яшәр! Явыз Ибаннан башлап аның тамырын Казан туфрагыннан күпме генә корытырга тырышсалар да, ул кабат шытып чыкты. Ташны тишеп чыккан гөл кебек чәчәк атарга, чәчәге белән барысын сокландырырга тырышты. Шау чәчәктә утырган чагыңмы, Казаным?!
Шагыйрь Казанны тиз генә таный алмады. Һәм моңа гаҗәпләнмәде дә. Гасыр эчендә бер дә үзгәрмәсә, гаҗәп булыр иде. Менә Ак Кирмән, Сөембикә манарасы! Казансу буйлары,  Кабан күле! Печән базары тирәләре әле танырлык икән. Шагыйрь Рухы Проломный урамы буйлап узды. Таныш та, таныш түгел дә. Монда элек келтер-келтер трамвайлар йөри иде. Алар зең иткән тавыш чыгарып туктауга, вагоннан, озын итәкләрен бармак очы белән генә күтәреп, эшләпәле барышнялар, гел каядыр ашыгучы шәкертләр, башта йомры корсагы күренгән, артыннан йөзен яртылаш каплаган хатынын иярткән татар байлары төшәләр иде дә чуар шәһәр урамына кереп сеңәләр иде. Ара-тирә кышкы Казанның пычрак карын ерып «барабыз»лар узып китәр иде. Менә монда, урам башында, свежий гәҗит-журнал сатып торучы малайларның ачы тавышы ишетелер иде. Ул гәҗит-журналларда шагыйрьнең  үз шигырьләре басылганга күрә, халыкның нәрсә укырга яратуын күзәтә, үзара сөйләшүләргә колак сала, шигырьләрен яратып укуларын күреп кәефләнә иде. Хәзер дә, шул гадәт буенча, теге малайларны эзләде. Малайлар, әлбәттә, юк иде. Аның каравы, төрле тамашага билетлар сатучы киоскка тап булды. Аның тәрәзәләренә белдерүләр беркетелгән. Татарча концерт-театрныкын эзләде, тапты. Тик, ни галәмәт, ул белдерүләр ни татарча, ни русча түгел иде. Татарча булса – хаталы, русча булса – имгәнгән татар сүзләренә тап булсың. Нәрсә инде бу – «Гельсия Назмутдинова»? Нигә әткәң-әнкәң кушкан матур исемеңне, кеше көлдереп Гельсиягә әйләндерергә? Урысча язасың килә икән, ал инде үзеңә бер тәхәллүс. Андыйлар да бар икән бит: Эльвин Грей дигәне тәрәз аша төче генә елмаеп тора. Исеменә карап, кайсы кавемнеке икәнен шайтан үзе дә белә алмый. Конспирациядер инде, фаразан.
Бу халык кая бара соң? Рух көяз киенгән бер төркем ханым-әфәнделәргә кушылды. Вәкарь белән генә сөйләшеп баручылар Кабан күле буендагы бинага таба юнәлделәр. Кисекбаш кабат трамвай юлыннан тәгәрәмидер бит? Ә-ә-ә, юк, зур игълан тактасында «бүген монда татарлар мәҗлесе була» дип язылган икән. Хуш, Рухка нәкъ шул кирәк тә! Соравына җавапны менә кайда таба алачак ул.
Кабан буйларын манзара кылып, соңгарак калды, ахры, мәҗлес инде кызып бара иде.
– Милләтебезне якларга кирәк вакытта, мәйданга чыгып, үзенең ялкынлы сүзен әйтмәгән шагыйрь – шагыйрь түгел инде ул, дигән сүземә, беләсезме ни дип җавап бирәләр? «Мин сүземне халыкка басмада җиткерәм», имеш. Әгәр сүзең өч тиенгә дә тормый, йөрәкләргә барып җитми икән, аны нигә язып торырга?
Зал гөрли, трибунадагы инсанга астан репликалар ташладылар.
– Дөрес! – диделәр бәгъзеләре.
– Язучының эше – язу! Мәйданнарда тамак яру түгел! – диләр кайберләре.
– Мәйданга чыгып, телебезне сак-
лап калмасак, сине кем укыр соң? Кемгә кирәк синең язганың?
Шаулаша торгач, трибунага икенче телмәр күтәрелде. Монысы депутат, ахры. Аны да тетеп салдылар:
– Ник милләтне яклардай кануннар юк? Нигә булганы эшләми?
Депутат та төшеп калганнардан түгел икән:
– Ә нигә синең балаларың татарча сөйләшми? Әллә сезнең гаилә өчен аерым канун кирәкме? – диюгә, тынып калды тегесе.
Тагын шау-шу купты.
– Мәктәптә өйрәтсеннәр! – диделәр.
Мәктәп вәкилләрен дә тыңладылар. Алар да тик ятмый икән.
Аннары бер яшь кешегә сүз бирделәр.
– Хөрмәтле абый һәм апалар! – дип әдәпле генә башлады ул сүзен. – Сезне борчыган сораулар безне дә борчый. Тик алар өстенә без, халкыбызның киләчәген кайгыртып, башка юнәлештәге конкрет эшләр дә башкарырга бурычлы бит. Әгәр дөнья цивилизациясендә үз урыныбызны булдырыйк дисәк, туган телне саклаудан тыш тагын кү-ү-үп бурычлар тора безнең алда. Шул чакта гына  безне танырлар, без кем өчендер кызыклы булырбыз.
Кемнәрдер милләтне саклау өчен көчле икътисад булырга тиешлеген исбат итәргә тырышты, кемдер ниндидер социаль челтәрләрне (анысын Шагыйрь аңламады) гаепләде. Әй шаулашып та карадылар соң! Бер-берсен гаепләп, чак якалашуга барып җитмәделәр.
Зал өстендә йөзгән тискәре энергиядән Рух хәлсезләнүен тойды. Шагыйрь Рухы, канатларын салындырып, урамга юнәлде.
* * *
Ә анда тормыш! Кабан өстендә кошлар, җилкәнле көймәләр йөзә. Кабанның аргы ягында биек-биек йортлар... Алар әллә нәрсәсе белән Шагыйрь өчен ят иде. Урамдагы машина агымыннан һава гүләп тора. Әрле-бирле кешеләр уза. Матурлар һәм ямьсезләр, канәгать чырайлылар һәм тормыш йөгеннән изелгәннәр, яшьләр һәм картлар... Татарлар һәм руслар, тагын әллә кемнәр... Тик барысы да  диярлек русча сөйләшәләр.
Шагыйрь Рухы, сорауларына җавап эзләп, тагын кайларга барырга мөмкин булуын уйлап баш ватты. Күргән-ишеткәннәре күп булса да, күңеленә ятып бетми, ул нинди нәтиҗә чыгарырга белмичә газаплана иде. Казан өстенә күтәрелде. Берсеннән-берсе биек биналар... Араларында алтынга манчылып, «Мин кем дә, син кем?» дигәндәй горур гына өстән шәһәргә караш ташлап утыручы чиркәү гөмбәзләре ярыйсы күп күренә. Мәчетләр дә бар. Шагыйрьгә танышлары да, яңалары да. Ул Борнай мәчетенә сугылды. Урыс телендә алып барылган вәгазьне ишетеп, тизрәк чыгып китәргә ашыкты. «Йә Раббым! Кайчан үз-үзеңә хуҗа булырсың икән, татарым!»
Шагыйрь Рухы соңгы өмет белән Кирмән эчендәге мәчет белән танышып чыгарга булды. Әлеге мәчет турында аның фани дөнья белән күптән түгел генә хушлашып килгән кардәшләреннән ишеткәне бар иде. Ул мәшһүр имам сәет Кол Шәриф исемен йөртә икән, һәм бу мөхтәрәм шәхес турында Шагыйрь, әлбәттә, белә. Дөрес, Кол Шәриф  хакында Шагыйрь яшәгән заманда пышылдап кына, тик яратып сөйлиләр иде.
Мәчет, чыннан да, соңгы сәетнең гүзәл истәлегенә лаек, аңлый алганнарның аңына: «Менә без исән! Без һаман үз җиребездә гомер итәбез! Без бетә торган кавем түгел!» дигәнне җиткерә алырлык дәрәҗәдә мәһабәт икән!
«Бүген күргәннәр арасында күңелемә иң хуш килгәне шушыдыр!» – дип уйлады Рух. Мәчет эчендәге матурлыкны күреп, күңеле нечкәрде, дивар-түшәмдәге аятьләрне укып, күңеле разый булды. Ул да булмады, мәчеткә ахшам намазына килүчеләр агыла башлады. Араларында яшьләр һәм балаларның да булуы Рухны сөендерде. Ул да җәмәгать белән рәттән намазга басты. Тик аны, әлбәттә, берәү дә күрмәде. Шуңа карамастан, Шагыйрь Рухы үз өммәте белән янәшә булуына куанды.
Кичке Казан матур иде. Бу гүзәл шәһәрдә яшәү дә рәхәт кенә була аладыр кебек тоелды Шагыйрьгә. «Йә Раббым, – диде ул күккә текәлеп, – ошбу җиһандагы бар халыклар да бер төсле генә булса, бер телдә генә сөйләшсә, бер сиңа гына табынса, яхшырак, тынычрак булмас идеме икән?» Күз ачып йомганчы, Шагыйрьнең  күз алдында җиһан манзарасы ачылды: бертөрле киенгән, бертөрле сөйләшүче, бертөрле уйлаучылар... Аллаһының кодрәтеннән Шагыйрь тетрәнеп калды. Бары бераздан гына исенә килеп, Аллаһның моны Шагыйрь чагыштыра алсын  өчен эшләгәнен аңлады. Ул үзен аллы-гөлле гөлбакчадан ниндидер җансыз бер дөньяга килеп чыккандай хис итте. Мондагы тормыш корып куйган машина хәрәкәте сыман иде. Ул күргән дөнья һәртөрле хисләрдән башка гына яши. Бары да дөрес, төгәл, ... тик җансыз. Мондагылар җиңү шатлыгын да, җиңелү ачысын да татый алмыйлар. Барысы да бертөрле булгач, арада үзара чагыштыру да,  бәхәс тә, сөенү-көенү, соклану-чиркану кебек нәрсәләр дә була алмый икән. «И Раббым! Җиһан син яралтканча төрле төсләрдән торса гына матур икән ләбаса! Синең гамәлләрең хаклыгына икеләнеп гөнаһланган булсам, кичер мине! Хәдистә дә бит: «Әй кешеләр! Хакыйкатьтә, Без ... бер-берегезне танып белүегез өчен, сездән халыклар һәм кабиләләр ясадык. Аллаһы каршында сезнең иң сөеклегез – Аллаһыга ныграк тәкъва булучыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ – Белүче, барысыннан да хәбәрдар» (49. 13), диелгән.»
Күпне күрде, күпне ишетте ул бүген. Күңелне кыра торганнары да аз булмады. Кая карама, ак белән кара, яхшы белән яман, көрәшчеләр белән битарафлар арасында көрәш бара. Көрәш, якты максатлар куелса гына, үсешкә китерә. Көрәш – кан кою дигән сүз түгел, ә югарыга омтылыш, иҗтиһат, үзеңә тиң көндәш белән ярышу дигән сүз бит ул!  Ә көрәштә җиңү өчен көндәшең астыртын аяк чалырга яратса, бигрәк тә бердәм булу кирәк. Бүген ул күбрәк үз кардәшләренең үзара тарткалашуларын, ә кайберләренең тормыш ваклыкларына кереп чумып, изге төшенчәләргә бөтенләй битараф булуын  күрде түгелме? Ни кызганыч! Ваклану – бөекләргә хас нәрсә булмас! Көрәшер өчен көч һәм сәбәп бар, ә бердәмлек юк икән. Кайчандыр шул таркаулык аркасында дәүләтен югалткан халкы һаман әлеге яман чирдән арына алмаган  икән әле. Шулай да күңелләрендә көрәш рухы сүнмәгән, димәк, хәлләре өметсез үк түгел.
Шагыйрьнең Раббыбыз тарафыннан бирелгән вакыты чыгып бара иде. Ул, милләтенең киләчәге матур булуга өметне канат итеп, мәңгелеккә юл алды.

 

Наилә ХАРИСОВА

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock


 
 
«Мәйдан» № 4, 2023 ел

 

Комментарийлар