Сәгыйрьләр сагындыра
Тормыш мизгелләре гыйбрәт булып гел кабатланып торалар.
Без кечкенә чагында, җәй җиттеме — авылга шахтадан Сәгыйрь абый кайта иде. Ап-ак кәчтүмнән. Һай, малай, кем күргән мондый хәлне? Ул аның ап-ак «Волга»да, урам тузаннарын туздырып, авыл уртасындагы кибет төбенә туктауларын күрсәң!.. Әй аның масаебрак, җәлт кенә машинадан чыгулары! Әле бик вакланмыйча гына шоферга егерме бишлекне төртеп, ыздачасын алмаган булып кылануын күрсәң! Исең китәр! Ул да булмый, барлык ирләрне җыеп, кибеткә алып керә дә «сыйлап» чыга. Китә сөйләшү: дөнья, шахта хәлләре. Тагын йөзәр грамм. Әле үзе эчми дә икән тагы.
Менә ул урам буйлап үзләренә төшә. Капка саен хатын-кыз:
— Исәнме, Сәгыйрь! Әйбәт кенә кайттыңмы?
— Исән әле, Кәримә апа. Үзең ни хәлләрдә?
— О-о! Мәликәтти! Саулармы, безгә төшеп утыр. Сөйләшербез.
— О-о! Кемне күрәм, карале, Сәкинәтти, синме бу?
Без кырыклап урам малае аның артыннан иярәбез. Алар түбән очта торалар. Ул ак кәчтүмнең җилфердәүләре!
Минем гомеремдә дә аннан ак әйбер күргәнем булмады кебек. Менә ул кулындагы зур чемоданын ачып, безгә конфет чәчә. Без җиргә сибеләбез.
Юмарт та, булдыклы да кеше иде инде Сәгыйрь абый. Ай буе печән чаба, утын әзерли, кешеләргә булыша, һәркич авыл ирләренә бәйрәм ясый иде. Инде үзе дә тора-бара «тамак чылатып» йөргәнгә күрә, акчасы бетеп, яңаданкитәр вакыты җиткәч, ак кәчтүмен сатып, җитмәгәненә бөтен авыл халкы юлына акча җыеп озаталар иде.
Авыл элеккечә тыныч хәленә кайтып тормыш итә башлый. Менә тагын бер ел үтеп, җәй җитә. Олы юлдан тузантуздырып, Сәгыйрь кайтып керә. Тагын ап-ак кәчтүмнән. Ул аның атлаулары, ул кыяфәт, шул ук ыздачалар алмау, сыйлаулар, кунак итүләр... Тач шул Сәгыйрь, грамм да үзгәрмәгән. Тагын шул башта эчмәгән булып маташулар.
Үтә көннәр, отпускылар... Акчалар бетә, кәчтүм дә сатыла, өй борынча акча җыялар. Сәгыйрьне озаталар. Китә абзый. Авыл тынычлана.
Тагын җәй җитә. Олы юлның тузанын туздырып, яңгырлы көнне пычрагын чәчрәтеп, ак «Волга»да тагын Сәгыйрь кайта. Тагын ап-ак кәчтүмнән. Төягән күчтәнәчен. Өй саен кереп, бүләкләрен өләшеп Сәгыйрь йөри, апа-әбиләр белән күрешеп. Инде һәр өйдә китәренә акча җыелган, кайтсын гына, исән генә булсын, бигрәкләр әйбәт кеше шул безнең Сәгыйрь. Тагын «сыйлады», тагын бәйрәмнәр ясады. Үткән ел кәчтүмен үзе белән биреп җибәрделәр, бәлки, быел шул кәчтүме белән кайтыр...
Менә көтәбез... Шул киткәннән кайтмады Сәгыйрь абый. Авыл ямансулады, без сагынабыз. Минем күңелгә ул ничек тә бер кайтып керер төсле. Әле дә олы юлга күзем төшкәч, тузан күтәрелгәнен күрсәм, өметләнеп куям...
Хәзергеләр машиналарында чажылдап кына үтеп китәләр. Кая ул туктап исәнләшү?! Өйләренә чабалар. Җәяүлеләр ындыр артыннан йөриләр. Күпләре төнлә кайта. Ак кәчтүмнәрне түгел, саф хисләрне дә күрмим. Сәгыйрьләр юк хәзер авылларда, Сәгыйрьләр сагындыра...
Алмаз ХӘМЗИН
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от pvproductions
Комментарийлар