Логотип «Мәйдан» журналы

Сәфәр ае (Тормыш язган хикәя)

Гөлҗамал әби кызының кабере каршында озак басып торды. Күңеленнән аның белән сөйләште, дога кылды. Җәйге шаян җил әбинең ак яулыгы белән уйнап алды, яшьле күзләрен киптерергә ашыкты. Гөлҗамал әби Саби...

Гөлҗамал әби кызының кабере каршында озак басып торды. Күңеленнән аның белән сөйләште, дога кылды. Җәйге шаян җил әбинең ак яулыгы белән уйнап алды, яшьле күзләрен киптерергә ашыкты. Гөлҗамал әби Сабирасының җилдәй җитез сабый чагын күз алдына китерде. Ап-ак күлмәген киеп, көзге каршында бөтерелә-бөтерелә әйләнгәнен исенә төшерде. Бик еракта, күк томаннар артында калды шул ул бәхетле мизгелләр. Баш очында гына өздереп бер кош сайрап җибәрде.
– Әй Сабиракаем! Әллә син кошчык булып миңа эндәшәсеңме? –Гөлҗамал әби, кулын каш өстенә куеп, карашы белән шул кошчыкны эзләде.
Кош тынып калды.
– Гәүдәләрегез генә биредә ята сезнең, ә җаныгыз иректә. Барын да күреп, аңлап торасыз бит сез, сөйләшергә телегез генә юк!
Кошчык, әбине ишеткәндәй, сайравын дәвам итте. Гөлҗамал әби аны чын күңеленнән бирелеп тыңлады, аннары, бөтен әрвахларга тыныч йокы теләп, чыгар якка борылды. Догаларын укый-укый, зират капкасын япты. Өенә туры юлдан түгел, ә урау юлдан, бакча артыннан кайтырга булды. Зираттагы кошчыкның сайравын кызының үзенә эндәшүе дип юрады. Күңел сандыгының иң ерак почмагына яшерелгән хатирәләрне барлыйсы, тәртипкә саласы килде аның.
Инде кызының үлеменә байтак еллар үтте, әмма Гөлҗамал әби әле һаман, вакыты-вакыты белән, җанына урын таба алмый җәфалана. Кеше үлгәч, йөрәккә кырык шырпы кадала, кырыгына хәтле көн дә берешәрләп төшә тора, ә берсе мәңлеккә шунда кадалып кала, дигән борынгылар. Хактыр, күрәсең. Гөлҗамал әби йөрәгендәге әнә шул бер шырпының гына да ялкыны күкрәкне ярып чыкса, бар дөньяны ут камап алыр иде, мөгаен. Чи тирегә ут капмый шул. Вакыт дәвалый дисәләр дә, бала кайгылары бигрәк ачы. Нигә шундый аянычлы язмышка дучар булды соң кызының гаиләсе? Нигә Хак юлыннан тайпылмаган Гөлҗамал әбине язмыш сындырыплар сынады?
Гөлҗамал әби адымын акрынайтты. Уйлары еракта, бик еракта калган балачагына йөгерде.
Яшь ярымлык вакытында әтисе, дүрт яшендә әнисе гүр иясе булган кызга язмыш үзенең сырты белән борылды диярсең. Ятимлек ачысы өстенә «кулак кызы» дигән мөһер дә сугылды. Бик булдыклы кеше иде әтисе Гасыйм карт. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарды, кулында ут уйнатты. Ялкаулыкны, тик ятуны, зарлануны һич өнәмәде. Дөньясы бөтен, төзек булды. Ике айгыр, алтмыш башлап сарык, ике мал абзар, бик күп кош-корт тотты. Миннән соң да балаларым михнәт чикмәсен дип тырышкандыр...
Болганчык еллар. Гасыйм картның бөртекләп җыелган бар мөлкәте авылның иң ярлы, аркылыны буйга алып салырга да иренгән бер гаиләсенә күчте. Ялкау ятыр, бәхете артыр менә шушы буладыр. Апасы белән Гөлҗамалны сөрген үз «кочагына» алды. Боз чабу, таш кисү, ачлык, ялангачлык... Каһәрләп озатса да, еракта калган туган як сагындыра икән барыбер. Гөлҗамаллар тәвәккәлләп качырга уйлады. Аз-азлап юлга азык хәстәрләп, вак-төяген юнәлтеп, юлга кузгалды алар. Уң булды юллары: әле поездда, әле атта, кайчагында җәяүләп тә туган авылларына кайтып егылдылар.
Йөрәк яралары бераз төзәлгән кебек булды. Колхоз эшенә җигелеп эшли башлады Гөлҗамал. «Кулак кызы» дип кырын караучылар гына күңелен әрнетеп, ярага тоз сала торды. Авылның Рәхимҗан исемле егете исә үз итте Гөлҗамалны. Бераз очрашып йөргәч, гаилә корып яши башладылар. Ай-һай кызу канлы кеше булып чыкты Рәхимҗан, әмма Гөлҗамалга кул күтәрмәде, кыерсытмады.
– Гөлҗамал, мин кызганда, син каршы эндәшмә, син кызганда, мин дәшми калырга тырышырмын! – диде.
Менә шушы гади генә сүзләр яшь гаиләнең язылмаган канунына әйләнде. Дөньяларына ямь өстәп, уллары һәм кызлары туды. Рәхимҗанның шатлыгы эченә сыймады:
– Әй, әнисе, мондый пәһлевандай егет белән алмадай кызыбыз булгач, гөрләтеп яшибез әле без! – дияргә яратты.
Тик... каһәрле сугыш барына да киртә куйды. Кемдер анда бармас өчен, чир «эзләде», ә Рәхимҗан, беренчеләрдән булып, үз теләге белән китте. Артык нәрсәләр сөйләмәде хушлашыр алдыннан, бары:
– Балаларны сакла! – дип кенә кисәтте.
Инде күпне кичергән Гөлҗамал сизде: башкача күрмәячәк ул кадерлесен. Тик ни кыласың, ил белән килгән бәла. Ике арада хатлар йөри башлады. Рәхимҗаны шигъри юллар белән язды аларны. Шул хатларны укып юанды Гөлҗамал.
 
Утырдымкай көймәләрнең төбенә,
Карадым сукайларның төбенә.
Су төпкәйләрендә һич кара юк,
Хак язганны күрми дә чара юк.
Сез дусларга хат язганда,
Пероларым бөгелә.
Төнлә төшләремә кереп,
Эчкәйләрем өзелә.
Сез дусларга хат язганда,
Сыек булды каралар.
Сагынсак та юк чаралар,
Ерак булгач аралар.
 
Хак язганнарны күреп яши адәм баласы. Ире белән алты гына ел яшәп калган Гөлҗамал чәчүен дә чәчте, ат урынына тырмага да җигелде, симәнә дә ташыды. Гектарлап чүп утау, ирләр урынына каерылып печән чабу, урак уру, көлтә бәйләүләрне сөйлисе дә юк. Зарланмады, сыкранмады. Биш вакыт намазын калдырмады, уразасын тотты. Ходайдан сабырлык сорап, алны-ялны белми эшләвен дәвам итте. Өйдә тилмереп, ач-ялангач утырган сабыйларын, үз тәрбиясендә калган бианасын ачтан үтермәскә тырышты. Ә иң авыр сынау алда көткән икән: иренең һәлак булуы турында кара кәгазь кисәге килде. Кара кәгазь кулда, ә күңел ышанмый. Өметсез шайтан гына диләр бит. Сугыш тәмамланды. Исән калганнар әкренләп туган якларына кайта башлады. Тик Рәхимҗаны гына яу кырында башын салып калды...
– Нихәл, муллаттәй? Нишләп болай арттан гына кайтып киләсең әле?
Гөлҗамал әби сискәнеп башын күтәрде.Түбән оч Рәзилә икән. Кирәк бит ә, туры килүен әйт син аның. Рәзилә Рәхимҗанының бераз чыбык очы тиешле туганы. Төс-кыяфәткә суйган да каплаган Сабирасы менә. Җан тартмаса, кан тарта диюләре хак икән.
Рәзиләгә үзенең моң-зарларын сөйләп, кәефен төшерәсе килмәде Гөлҗамал әбинең. Кешегә авырлык салырга һич кенә дә яратмый. Әнә бит ничек май кояшыдай елмаеп килеп бара.
– Аллага шөкер, Рәзилә кызым, Аллага шөкер. Менә күптәннән бу юллардан йөргәнем юк икән дип, бер урап кайтмак булдым әле. Үзең ничек, балалар?
Рәзилә дә артык төпченүне кирәк санамады. Гөлҗамал әбинең кайдан кайтып баруын аңлады, сүзне куертмады.
– Әйбәт, муллаттәй, рәхмәт,бар да әйбәтләр. Кичә бер бәрәнем кайтмый калган иде, көтүгә дә кушылмаган. Шул хәерсезне эзләп йөрим.
– Үзегезгә язганы булса, табылыр, Рәзилә балам. Әйдә бик көяләнмә, эт, кош авызына кермәсә, кайтыр!
– Рәхмәт, муллаттәй, яхшы сүзеңә. Иртәгә тәбикмәк пешерәм, сине чәйгә чакырам дигән идем. Әйбәт булдың әле. Зинһар килми калма, яме. Сәгать уникеләргә килеп җит.
– Ризыкка язса, барырмын, балам. Бар инде, озак тоткарламыйм үзеңне.
Рәзилә белән сөйләшкәннән соң, Гөлҗамал әби байтак кына хәтер җебенең очын таба алмый җәфаланды. Кайларда бүленеп калды соң әле уйлары? Ә сугыштан соңгы еллар... хәтер йомгагы үз күчәренә утырып, тагын да әйләнергә тотынды.
...Балалар үсте. Башта улы өйләнде. Килененнән бик уңды Гөлҗамал. Сабирасы да күрше авыл егете белән очраша башлады. Бик чибәр, мәһабәт гәүдәле, ыспай егет сайлады үзенә. Яшьләр өйләнешергә уйлады. Тик никах сәфәр аена туры килде. Моңа Гөлҗамал теше-тырнагы белән каршы төште. Ничек инде мөселман халкында сәфәр аенда гаилә кору ди! Әмма яшьләрнең үз туксаны туксан. Бигрәк тә җор телле кияү буласы Хәмит ай-ваена куймады әбисенең:
– Элекке заман кешеләре түгел бит без, әби! Юк өчен борчылма. Бар да Алла көне инде аның. Миңа бит эшкә китәргә кирәк. Йә мин кайтканчы кызыңны урлап куярлар!
Риза булмый чарасы калмады Гөлҗамалның. Эх, шунда катырак торасы булган да бит. Аздырыр көн яздырыр дип, белми әйтмәгәннәр шул.
Хәлле кешеләр иде кияү ягыныкылар. Бик зурлап, мулдан никахын, туен үткәрделәр. Озак та тормый Хәмит белән Сабира эшчеләр бистәсенә күчеп китте. Икесе дә яхшы эштә эшләде. Ике бүлмәле фатир, аннары машина алып җибәрделәр. Дөньялары матур, табыннары һәрчак затлы ризыклардан сыгылып торды. Кунактан кунакка йөрделәр. Искиткеч матур пар иде алар. Бер-бер артлы туган малай һәм кыз ул бәхетне тагын да тулыландырды. Кызы белән кияве абыйсының гаиләсендә, төп йортта еш булды. Күчтәнәч, бүләкләрне мулдан төяп килделәр. Рәфис белән Румия дә нәнәләрендә кунак булырга яратты.
Гомер арбасы җай гына алга тәгәрәде. Тик беркөнне... «Сабираның кызы Румия суга баткан! – дигән коточкыч хәбәр алды Гөлҗамал.
Дөреслегенә һич ышанмый кызлары яшәгән бистәгә юл алды. Булмас, уналты яшьлек су сөлеге кебек кыз суга батып ятамы? Спортсменка бит җитмәсә йөзү буенча! Әмма... Өч көн, өч төн эзләделәр Румиянең гәүдәсен су төбеннән. Румия иптәш кызын судан тартып чыгара алган, тик үзен саклый алмаган шул балакай. Ярдәм итәргә теләгәннәр, башына чәчен чылатмас өчен кигән башлыгы кулдан җиңел генә шуып киткән дип сөйләделәр азак. Озын кара, куе бөдрә чәчле сылуны куйганда бөтен бистә халкы яшь түкте. Хәмит белән Сабира гына моның чынлыгына ашана алмый тораташ булып катты.
Кызын югалтканнан соң, Хәмит йөрәк өянәге белән авырый башлады. Гөлҗамал Ходайдан сабырлык сорап, көн-төн оныгы рухына дога кылды. Әле ярый улының кызлары янында, аларга карап юанды. Гомер уза торды. Инде йөрәк яралары бераз басыла төште дигәндә, киявенең үлү хәбәре аяктан екты. Сентябрь аеның җылы бер көнендә Хәмит гүр иясе булды. Киявен җир куенына салып, кызын булдыра алганча тынычландырырга тырышып, Гөлҗамал, тагын бер кат кайгы шәленә төренеп, өенә кайтты.
Ирен җирләгәч, Сабира тәмам бетеренде, еш кына үлем турында сөйли башлады. «Юләрләнмәсә ярар иде!» булды Гөлҗамалның бар теләгәне. Рәфиснең инде үзенең дә улы белән кызы бар, гаиләсе белән шәһәрдә яши. Ул да әнисе янында еш булды. Әтисенең үзсүзлеге бар иде аның холкында .
– Улым, Радигыңны миңа пропискага кертеп куйыйк, дөнья хәлен белеп булмый, – диде берничә тапкыр улына инәлеп Сабира. Күңеле нидер сизгән булган, күрәсең.
– Юк, әни, син әле үләргә тиеш түгел, кертмим пропискага улымны. Нинди үлү ди ул гел бездә!
Әмма майның ямьле көннәрендә Гөлҗамалга тагын кызы яшәгән бистәдән кайгылы хәбәр килде. Бу юлы инде Сабирасы йөрәк өянәгеннән китеп барды. Ах йөрәккә кан булып саркылган ул көннәр! Кызын туган авылына алып кайтып җирләделәр. Хәләл көч белән эшләп алынган фатир хуҗасыз калды. Рәфис инде әнисен тыңламаганга үкенде. Әмма шулай да берәр җаен чыгарып булыр дип уйлады. Атасы фатирына килде. Аны гына көткәндәй, күрше ире белән хатыны килеп керделәр. Хатыны үзен чын хуҗаларча тотты (күрше хакы, тәңре хакы дигән булалар тагын!):
– Менә монда диван куям, бу якта шкаф торыр!
Әле әнисенең үлеменннән соң аңына киләлмәгән Рәфис сискәнеп китте. Ничек итеп әтисе белән әнисенең фатиры бөтенләй чит кешегә булырга тиеш әле? Улллары, ягъни Рәфис, исән! Менә монда үзе килде! Нәрсә, әллә ул саташамы? Шунда әнисенең әйткән сүзләре колагында яңгырап киткәндәй тоелды: «Аптырыйм мин. Гел берәр сыңар әйбер югала. Йә носкиның, йә бияләйнең парын таба алмыйм». Ә бит күршеләрен аш-суыннан калдырмады әнисе.
Аек акыл белән генә баш җитә торган кебек түгел иде монда. Аракысы үзе белән Рәфиснең. Күрше ире артык кыстатып тормады. Шешә бушады, әңгәмә куерды, ахырда кулларга пычак килеп эләкте. Рәфис дәваханәдә генә аңына килде. Ни булганын анык кына хәтерләми дә иде үзе. Бары тик фатирны сезгә бирмим, мин аларның уллары, мине туып үскән йортымнан берәүнең дә куып чыгарырга хакы юк, дигәне генә исендә.
Тик таныш-белешлеге ныклы күршеләр Рәфис терелеп чыкканчы инде фатирга күчеп өлгергән, җайлыйсын җайлаган, майлысын майлаганнар иде. Ә Рәфисне... төрмә көтә булып чыкты. Кешене юк итәсең килсә, тимер рәшәткәләр генә киртә була алмый икән. Тырышучылар булдымы, булышучылармы, гөнаһа иясен тапсын, Рәфис төрмәдән табутта кайтты. Йөрәге тоткан диделәр. Хәер, ансы да бик мөмкин. Башта сеңлесен, аннары әтисен, әнисен соңгы юлга озаткан Рәфиснеке генә таштан булмаган бит инде ул йөрәк.
Сәфәр аенда башланган язмыш шулай фаҗигале тәмамланды. Егыласын белсә, салам түшәр иде кеше. Гөлҗамал әби мондый ук афәтле булыр дип уйламаган иде кызының язмышын. Дүрт кешедән торган гаиләнең берсе генә дә калмады бит. Әле ярый Рәфиснең улы белән кызы исән. Инде аларга миһербанлы булса иде язмыш...
– Гөлҗамал әби, өйдә булмагач, әллә берәр кая киттең микән дип курыккан идем!
Гөлҗамал әбине капка төбендәге эскәмиядә күршесе Наҗия каршы алды.
– Өйдә, мин, Наҗия кызым, әйдә керик. Зиратка барып, әрвахлар рухына дога кылдым. Тамагым бик кипте. Менә иптәшкә әйбәт булдың бит әле.
Алар, сөйләнә-сөйләнә, өйгә керде. Гөлҗамал әби самоварын куеп җибәрде. Чәй кайнаганчы, олы якка чыгып утырдылар.
– Бик зур йомыш белән кердем, Гөлҗамал әби. Авылда киңәш сорардай башка олы кеше юк. Кызыма никах укытмакчы идек ай азагында, ярый торган вакытмы икән ул, Гөлҗамал әби? Берәр ярамаган ай түгелме? Мөселман календарен да алмаганмын икән бит быел.
Гөлҗамал әби дертләп китте бу сүзләрдән.
– Юк, кызым Наҗия, бераз ашыкмый торыгыз никах белән. Әле сәфәр ае бетмәгән чак була. Ә менә унбишләреннән соң үзегез җайларсыз.
– Мин дә шулайрак дигән идем, кияү Себергә эшкә китәм ди бит.
– Китсен, исән йөрсен, кайткач укытырсыз! Башлы-күзле булу – Себергә барып кайту гына түгел. Уйлап эш итсеннәр, югыйсә яңадан үкенүләре бар. Син Наҗия кызым, ныклап аңлатып әйт моны. Яшьләр аңламаска да мөмкиннәр!
Шундый кистереп, үтемле итеп әйтте бу сүзләрне Гөлҗамал әби.
– Рәхмәт, Гөлҗамал әби, аңладым. Син әйтте дисәм, тыңлыйлар алар.
Гөлҗамал әби әле туарга өлгермәгән гаиләне бер ялгыш адым ясаудан туктатып калуына бик куанды. Иманы камил, аның сүзенә колак салачаклар. Юкка гына кермәгән бит күршесе.
– Аннары, Гөлҗамал әби, көне якынлашкач, чәк-чәк тә пешереп алырбыз инде синең белән.
– Пешерербез, Аллаһ боерса, уңдарып пешерербез, Наҗия кызым. Никахлары изге айларда Ходайның рәхмәте белән укылсын. Ә хәзер, әйдә чәйләп алыйк әле икәүләп!
 

Гөлназ ГАФАРОВА


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар