Логотип «Мәйдан» журналы

САЙЛАУ

Хикәя.

Зеңгелдәп торган челлә эссесе. Халык печәндә. Ике-өч көн элек чабылган тезмәләр куырылып, көеп ята, бүгеннән калсалар, янып эштән чыгачаклар. Урман читендәге, машина-трактор керердәй иркенрәк, киңрәк ызаннар – колхоз биләмәсе, аларның эше теге атнада ук беткән. Эчтәге уйдык-уйдык печәнлекләр – шәхси хуҗалыкларныкы. Шул кечкенә кәрлә аланчыкларның берсендә ике хатын-кыз йөк төяп җәфалана. Яшьрәге – унсигез яшьлек Нурия, өлкәне – аның алтмыш биш яшьлек картәнисе. Тезмәләрне як-яклардан тырма белән тәгәрәтеп алып килеп, ике буйга күбәләгәннәр. Уртада – арбалы ат.

Әби күбәне сәнәк белән чәнчеп ала да арбага сала. Печәнне җирдән аерып, баш очына күтәргән чакта күкрәгеннән ыһылдау авазы бәреп чыга, күлмәк җиңе кайтарылып, зәңгәр тамырлары бүрткән ябык беләкләре күренеп кала. Биш-алты күбәне йөккә салгач, ат башына килә. Кигәвен куып торган Нурия чикләвек куагыннан сындырган «себерке»ләрен картәнисенә бирә һәм, тәртәгә басып, йөк башына үрмәли, йөкне таптап төшә. Аннан тагын һәркем үз эшенә тотына.

Ат тирәсендә гөжелдәп кара өермә өерелә. Кигәвен, бөгәлчән, чебен-черкиләрнең нинди генәләре юк! Кан исенә, тир исенә исереп, һәркайсы мәхлукны талап калырга ашкына. Бигрәк тә муен тирәсенә, җан җиренә каныгалар. Ат, мескен, түзәлмичә, башын өскә-аска чайкый, арт аяклары белән алмаш-тилмәш корсагына тибә. Күкрәк сеңерләре бертуктаусыз тартыша, дерелди. Нурия малкайның әле бер, әле икенче ягына чыгып, себеркеләре белән бөҗәкләрне куа. Бер яктан чапкалаганчы, теге якны сырып алалар.

Әбинең аһылдап төшүен күреп:

– Кая, үзем төйим! – ди кыз.

– Юк, балакаем, белмәссең!

– Беләм!

– Синең буының катмаган әле. Хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый.

– Син күтәрәсең бит.

– Мин ашын ашаган, яшен яшәгән. Ә синең кияүгә чыгасың, бала табасың бар!

Их, тагын бер кеше булса! Атның хуҗасы Михәй дә килә алмады ичмасам. Чирләгән. Башы авырта. Авыртмыйча, ат биреп торган саен бер ярты алгач ни. Ни хәл итәсең, анысына да рәхмәт. Авыл тулы ялгыз карчык-корчык. Картайдым дип кенә, бәрәңге утыртмый, печән чапмый яши алмыйсың. Ярый әле Михәй бар да, ул җигеп йөргән колхоз аты бар. Ә шәхси атлы кешедән ат сорарга кыймыйсың.

– Хәлләрегез, күршеләр?

Нурия дертләп куйды. Бәрәч, Илнур!

– Кая, тагын сәнәгегез бармы?

– И-и-и, балакаем! И, рәхмәт төшкере! – Әбинең йөзләре яктырды. – Үзегезнеке бетте дәмени?

– Бетте, бая алып кайтып киттеләр.

«Алдаш инде, алдаш! – ди эченнән генә Нурия. – Печәнегезне кичә үк очлап куйдыгыз бит!»

Әби сәнәккә киткән арада, егет кыз янына елышты:

– Нәрсә, күрше, кигәвеннәр белән әйбәт сугышасыңмы?

– Әл дә килдең әле, – диде кыз, аның шаяртуына игътибар итмичә. – Үлә яздык ласа!

Эш гөрләп китте. Карасана, печән төяүнең әллә ни авырлыгы да юк, имеш. Картәнисе ике-өчкә бүлеп күтәрәсене Илнур бер генә селтәп сала, түшәк дәүмәлле күбә очып менеп тә ята, йөк башында торган әби чак таптап өлгерә.

Бер басасыны биш баса кыз. Күзен Илнурдан алалмый. Белә, болай килешми! Егет кешенең йөргән кызы янына шушылай көпә-көндез килүе, хәтта эшләшергә, ярдәмләшергә булса да, килешми. Тик аның бу хакта уйларга теләге дә юк, көче дә. Күз алдында – Илнур, дөньясы түгәрәк, бәхетеннән йөрәге кош кебек тырпылдый. Килгән бит әле! Аларны жәлләп, булышырга килгән! Берәү булса, уйлап та бирмәс иде. Әнә нинди көчле аның Илнуры, мускуллары ничегрәк уйнап тора. Ак футболкасы тирләп аркасына ябышкан, кызу эштән йөзе кызарып киткән, хәтта сирәк-мирәк сыткылары да күренми бүген, чәчләренә печән ватыклары кунган.

Әрле-бирле йөгерүдәнме, Илнурның якында гына булуын тоюданмы, бите, аяк-куллары ут яна. Кичәге сөйләшүне хәтерли дә, аны тагын да кайнаррак дулкын ялмап уза. Өйләнешү хакында сүз кузгатты егет. Нурия бу тәкъдимне көтми түгел, көтә иде. Каушады, дулкынланды, өзеп кенә «әйе» дә, «юк» та дип әйтә алмады. Илнурны яратуы хак, әмма аның «укырга керәм» дигән хыялы да бар. Сыйныфташ кызлары кайсысы институтка, кайсысы техникумга керергә җыена, ул гына башкалардан калышып тормас инде. Финанс техникумына диебрәк тора, имтиханнар августта. Ә Илнур... кая шулкадәр ашыгадыр, быел көзгә өйләнешик, ди... кыскасы, аптыраганский...

...Йөк төялеп бетте. Илнур усак кисеп алып чыкты, юан башын киртеп, бастырык әтмәлләде. Бастырыклап, арканнарны әйбәтләп тарттырып бәйләделәр. Чәчелепсибелеп калган печәннәрне Нурия җәһәт кенә тырмалап чыкты. Бер күбә чамасы җыелды. Аны сәнәк белән тиз генә өскә ташламакчы иде – буе җитмәде, күбәсе җиргә коелды.

– И, хәчтерүш! – диде егет. – Кара абзыеңа, аны менә шушылай ыргыталар!

Тик, мактанып, арттырыбрак җибәрде – күбә йөкнең аргы ягына ук очып барып төште. Әй көлде Нурия, «Шварценеггер» дип, әй үртәде тегене.

Ниһаять, картәнисе белән кыз өскә менеп утырдылар, дилбегәне әби тотты. Илнур атны йөгәненнән җитәкләп урман читенә, олы юлга кадәр чыгарышып куйды. «Үзе җәяү кайтачак инде», – дип уйлады Нурия.

Әби сөенеп бетәлми. «Бигрәк игелекле бала! Ничекләр төяп, пичекләр бәйләрбез дип, кан калтыраплар тора идем. Ир-ат ир-ат инде, ялт эшләде дә куйды. Кулы эшкә ятып тора, сөбханалла...» Арба, келтер-келтер килеп, эсселектән ярылып беткән юлдан тәгәри. Ат, койрыгын күтәрә төшеп, кигәвен өереннән котылуына шатланып, җитез генә теркелдәвен белә. Картәнисе һаман сөйли: «Шөкер, быел печәнсез калмабыз. Көзен бер-ике йөк саламга да тиенсәк, сыерыбыз кыш чыга аннан».

Нурия ак яулыгын күзләренә үк төшереп бәйләгән дә чалкан яткан. Аның үз кайгысы – кайгы. Әгәр Илнурны тыңлап, көзгелеккә кияүгә чыкса, яренгә бу юлдан картәнисе белән түгел, Илнур белән кайтачак бит инде! Кайталмаска да бик мөмкин, кхм-кхм. Сентябрь-ноябрь – өч ай, менә сиңа тугыз ай, дип әйтмешли, җәйгелеккә берәр кечкенә Илнурчиклы булып куюың да бар. Абау! Үз уйларыннан үзе оялып, кыз йөзтүбән әйләнеп ята. Эх, печән исенең тәмлелеге! Күз алдына тагын Илнур, аның сәламәтлек, көч ташып торган нык- таза гәүдәсе, каерылып-каерылып печән ыргытулары килә...

– Бәрәч! – Нәнәсенең аптыраулы тавышына Нурия торып утырды – Кызым, синең күз очлырак, карале, әллә анавы машина безгә туктаган инде?

– Эһе... джип дигән яхшы машина бу.

– Тәүбәкәем, кем микән? Йортларны теркиләр дигән сүз чыккан иде, шулар микәнни? Ай, Алла, бүген тотып түләргә акчасы да юк бит аның...

– Кайгырма, картәни, районныкылар мондый машинада йөрмәс.

– Сатучылар-фәлән микән?

– Ай-Һай...

Кайтып җиттеләр. Джип зур капкага терәлеп дигәндәй туктаган. Машина эче буш, ихатада да беркем юк. Нурия ат саклап калды, нәнәсе кереп китте. Ул да булмады, бакча ягыннан бер ирнең килгәне күренде. Кочагын җәйгән. Май кояшыдай балкый.

– Кияү!

– Әби! Исән генәме, әби?!

Әтисе! Нуриянең әтисе! Әнә нинди икән ул! Фотоларындагы, яшь чагындагы кебек үк, тик корсагы беленә башлаган да, күз читләренә нечкә генә сырлар сырланган. Ыспай киенгән. Менә ул бу якка карый. Тезелеп торган ак тешләрен күрсәтеп, киң елмая, кулларын җәеп, бире килә. Ә Нурия... Бер кулында – ат йөгәне, икенчесендә – урманнан кайткан чикләвек «себеркесе» – тагын әллә каян гына килеп чыккан, сырып алган кигәвеннәрне куалый.

– Кызым! Менә ниндисең икән инде син!

Уң кулындагы себеркене кая куярга, үзен ничек тотарга белмәгән, оялган, каушаган Нурия үзе дә сизми әйтеп сала:

– Нинди? Я, ниндимен мин?!

Әтисенең йөзен болыт каплый, куллары салынып төшә, мизгел эчендә ун-егерме яшькә картая!

– Кызым... Мин бит бу, әтиең!

– Разве?!

Картәнисе килеп җитә. Хәлне шунда ук аңлап ала:

– Нурия, холыксызланма! Әтиеңне күпме көттең, менә бит, кайткан. Алай килешми!

Картәнисенең аны түгел, киявен яклашуына отыры ачуланып, кыз иреннәрен тешләп, ат муенына ябышкан канга туймас бөҗәкләрне «чаба».

– Кияү, машинаңны күчереп куйсаң, атны ихатага кертер идек. Хуҗасы эзләп килеп җитәр...

Ниһаять, киттеләр. Нурия иркенләбрәк тын алды. Каш астыннан гына әтисен күзәтте. «Әһә, шиңдеме кикригең? Ату кайткан берәүләр, ата күркә кебек кукраеп. Мин исеңә төштемме? Элегрәк уйларга иде! Әни үлгәч, мине картәнигә кайтарып ташлагансың да, котылгансың. Биш яшемә кадәр кайткалап йөргәнсең, анысын мин хәтерлим дә әле, ә аннан яшь хатынга өйләнгәнсең, минем дөньяда барлыгымны ук оныткансың!» Ә-ә, хатынын да алып кайткан икән, бакчадан берәү чыгып килә, шулдыр.

Джип читкәрәк күчкәч, капканы ачып, атны ихатага керттеләр. Йөкне абзар буена аудардылар. Бер арада әби кызның беләгеннән чеметеп алырга, «очынма!» дип, теш арасыннан ысылдарга да өлгерде. Кызның үзенә дә кыен иде. Теленнән шайтан тартты инде әллә, нигә алай ямьсез кыланганын үзе дә аңламый калды. Шулчак күзе ап-ак футболка, джинсы чалбар кигән, кыска чәчле үги анага төште. Ул сагаеп Нуриягә карап тора иде, сискәнеп китте, тиз генә елмаеп баш какты, янәсе: «Исәнме?!» Нурия дә аңа каршы баш имичә булдыра алмады.

Картәнисе: «Әйдәгез, чәй эчик!» – дип, өйгә керергә кыстаса да, тегеләр кермәде, сәнәккә барып тотынган булдылар. «Харап инде, эшем ияләре», – диде эченнән генә Нурия. Атны илтү аңа калды.

Кайтса, аптырап та тора, печәнне чормага мендереп бетергәннәр, өйдә чәй эчеп утыралар. Кыз табынга утырмады, борылып чыгып китте. Бәрәңге бакчасының яртысына печән чәчелгән, шуны өченче көн чаптырганнар, кичә бер кабат әйләндергәннәр иде. Койма буендагы тезмәләр чиерәк, ә урта җирдәгеләре җыярлык, кибүләре җиткән — «җырлап» торалар. Тырма алып килеп күбәли башлады. Чәй эчүчеләр дә өйдән чыкты. Үги әни кое янында нидер эшли, бәрәңге әрчи, ахры. Әтисе кадак-чүкеч салынган чиләк тотып, ындыр артында, тегендә төшкән, монда купкан койма такталарын төзәтештереп-каккалаштырып йөри. «Их, әти! – дип уйлады кыз. – Купкан коймалар кадакланыр, тик үзеңнең ялгыш-хаталарны ничек төзәтерсең икән?»

Шулчак картәнисе Нурия янына килеп, әрләп ташлады. Янәсе, ник анда авызыңны салып, бала-чагаланып торасың? Нинди генә булса да, ул синең үз әтиең. Ата хакы бар. Кара аны, тагын кәҗәләнеп торганыңны күрим! Аңа каршы әйтергә бик яшьсең әле! Беләсең килсә, ул сине шәһәргә алып китәргә кайткан. Институтка кертәм, ди!

Кыз башка сүзләрне ишетми дә иде. Институт! Аның иң татлы, ахирәтләренә дә әйтергә кыймаган яшерен хыялы! Аттестаты тулы «биш»ле булса да, институт турында уйларга да базмый иде. Белә, болай гына керә алмаячак, түләп укырга акча юк...

– Боларны ташырга кирәк инде, – диде картәнисе. Аның сәнәкләр алып килгәнен күреп, кияү кеше дә ярдәмгә ашыкты.

– Алайса, син ташырсың, кияү. Мин чормага менеп алып торыйм, – диде әби. – Нурия, син җый!

Сөйләшми генә, өнсез-тынсыз гына эшләделәр. Корысы ташылып бетте, калганы чиерәк иде әле, кичкә хәтле ятасы бар.

– Кызым, кил әле, утыр, сөйләшик, – әтисе җиргә пинжәген җәйде. Үзе бер учма печән алып килеп, шуңа утырды. Нурия пинжәк өстенә тезләнде, башын иеп, күзләрен аска төбәде. Бармаклары, тынгысызланып, озын бер үлән сабагын өзгәли.

– Мин сине аңлыйм, кызым, – дип сүз башлады ата, – һәм гафу итүеңне сорыйм. Әйе, синең үпкәләргә дә, ачуланырга да хакың бар. Соңгы арада кайтып та булмады...

– Унөч ел...

– Әйе, шулай ук үтеп киткән. Үткән гомер – аккан су, диләр. Әмма сине беркайчан да онытмадым, кызым. Якташларны күрсәм, гел сораштырып тордым. Кайчан да бер менә шулай кайтып төшәрмен дип яшәдем. Тик мин буш кул белән кайтырга тиеш түгел идем. Менә бүген мин күкрәк киереп әйтә алам, синең бөтен теләкләреңне үтәргә мөмкинлегем бар, аңлыйсыңмы. Хәзер бөтен нәрсә сатыла-алына, кызым, акчаң гына булсын. Мин моннан унөч ел элек сумка төбенә каткан прәннек салып, сезнең ишекне каккан җәяүле Мәхмүт түгел. Унөч ел тырыштым-тырмаштым – барыбер максатыма ирештем. Беләсеңдер, безнең балабыз юк. Башта мин каршы булдым, хәзер ул. Минем бердәнбер наследнигым – син. Дөрес, хатынның да өлеше бар, тик анысы икенче мәсьәлә, ул хакта соңрак... Мин синең киләчәгең хакында күп уйладым, Нурия. Шәһәрнең иң дәрәҗәле вузында урын әзерләдем. Иң шәп факультетка — экономическийга. Сиңа берсүзсез укырга, югары белем алырга кирәк, аңлыйсыңмы, кызым?

– Әйе, минем укыйсым килә...

– Башка җавап көтмәгән дә идем! Молодец! Иртәгә – юлга алайса! Документларың әзердер бит?

– Иртәгә? Нишләп бик ашыгыч?

– Бүген ничәсе? Өчеме? Иртәгә документлар кабул итүнең соңгы көне.

– Картәни нәрсә әйтер...

– Ул риза! Һәм, минем уемча, бик дөрес позициядә тора.

– Әллә ничек, бигрәк көтелмәгәндә булды бит әле! Әйберләр дә әзер түгел...

– Нигә икеләнергә, кызым! Синең алда шундый мөмкинлекләр ачыла, авыл түгел, любой шәһәр кызына тәтеми андый бәхет, ә син әзер түгел, имеш!.. – Әтисе Нуриянең аркасыннан сөйде, – Эй, кызым, кызым!

– Әйдәгез ашарга-а-у! Аш пеште-е-ү! – Картәнисе чакыра икән.

– Так что, кызым, җыена башла! – диде әтисе, урыныннан кузгалып. – Анда апаң киемнәр дә алган иде, киеп карарсың, таман микән...

Март аенда ук сатып алып, «өф» итеп карап, печәнгә дип махсус үстергән бройлер тавыкларның симезен сайлаган картәнисе – шулпа телне йотарлык иде. Үги әни токмачны оста кискән, итне әллә ничекләр кыландырып кыздырып куйган. Аштан соң шәһәрнең затлы күчтәнәчләре белән чәй эчтеләр. Баягы киеренкелек юкка чыккан, әтисенең теле-телгә йокмый. Сөйләвенә караганда, эшләре гөрләп бара икән. Бер төркем якын дуслары аны депутат булып сайланырга кыстаганнар. Өзмәгәннәр дә куймаганнар, әтисенә ризалашырга туры килгән. Сайлаучылар белән очрашып йөргән, сайлау алды кампаниясенә хәтсез акча да түгелгән. Халыкта уңай фикер тудыру өчен берәр матур гына реклама ролигы да ясасалар, бөтенләй шәп буласы, ди. Һәр яктан килгән бәхетле гаилә күренешен төшерәчәкләр. Анда Нуриянең дә катнашуы көтелә икән.

Ашап алганчы, кич тә җиткән. Көтү кайтты. Авыр җиленен чак күтәреп кайткан Акбикәне эчереп, бәйләп, савып бетергәнче картәнисе оныгы яныннан китмәде. Сүз гел бер тирәдә чуалды. «Төннәр буе теләгәннәрем кабул гына булды, Ходайның рәхмәте. Дөнья хәлен белмәссең, берүзең торып калсаң, нишләрсең, авыр чакларыңда кемнәргә барып егылырсың, кемнәрдән киңәш сорарсың, дип, еллар буе ут йоттым. Берүк әтиеңнең сүзен екма, үз әтиең начарга әйтмәс! Илнур – әйбәт егет, тик ул диеп кала күрмә. Ярату, ошату белән генә түгел, син киләчәгеңне уйла. Мал карап, чүп утап, печән чабып интеккәнче, зур укуда укысаң, шунда шәһәрдә әйбәт кенә, җайлы гына берәр эш тапсаң, әйбәтрәк түгелмени? Әтиең янында булыр идең. Мин бүген бар, иртәгә юк, сине урнаштыра алсам, тыныч күңел белән үләрием...»

Тәмам башы катты кызның. Караңгы төшүен көтеп хәлләре бетте. Тизрәк Илнурны күрәсе, соңгы яңалыкларны аңа сөйлисе, аның фикерен ишетәсе, киңәшләшәсе килде. Таныш сызгыруны ишетү белән, капка төбенә йөгереп түгел, очып чыкты.

Ләкин Илнур, моңа кадәр Нурия өчен утка керергә, сута төшәргә торган Илнур аның белән бергә шатланмады. Дулкынланып, канатланып сөйләгән кызга усал итеп карап торды-торды да әйтте:

– Ярар, керерсең, укырсың. Ә мин биш ел буе нишләрмен икән? Техникумы ярый инде, өч кенә ел, ә бу бит биш, биш ел! Аннан инде синең авылга да кайтасың килмәячәк, безнең якка әйләнеп тә карамаячаксың!

– Илнур, туктале, шулчаклы кызма әле. Миңа синнән башка беркем кирәкми. Тик минем укыйсым да килә, аңлыйсыңмы? Атна саен кайтып йөрермен... Тагын бер юл бар: мин укып беткәнче, син дә шәһәрдә яшәп, эшләп торалыр идең...

– Юк! – диде егет. – Мин авылдан беркая да китмим! Әти-әни картлар, чирлеләр, аларны карарга кирәк. Ул сарай кебек йортны, өр-яңа абзар-кураны нишләтим? Әтиләрнең күпме көче кергән анда! Мин шәһәрне күрмәгән кеше түгел. Беләсең бит, армиягә кадәр ярты ел институтта укып йөрдем. Мин шәһәрдә сыймыйм, мин – җир кешесе, эш кешесе! Миңа мондагы яланнар, мондагы иркенлек кирәк. Рәхәтләнеп, тирләп, менә бүгенге кебек печән эшләргә кирәк! Шунсыз мин кеше түгел!

Кызып-кызып сөйләгән Илнурга сокланып, яратып карады Нурия. Ошата да инде шушы турылыгын! Уратып-чуратып тормас, әйтер дә салыр. Аннан... егетнең сүзләрендә әллә нинди аңлатып булмастай куәтле бер дөреслек бар... Я, Хода! Нишләргә? Илнур, шушы ярсу, ихлас Илнур да кадерле, уку да. Тукта, ә нигә ул гел үзен сөйли, гел «мин дә мин»? Ә нигә ул Нурияне уйламый?

– Аптырыйм сиңа, Илнур! Мин укыганнан сиңа ни зыян соң?

– Миңа өйләнергә кирәк. Әйттем бит, быел әйләнәм! Китәсең килә икән, кит, бәйләп тотмыйм. Авылда кызлар бетмәгән!

Бу кадәресен үк көтмәгән иде Нурия. Күңеле тулды. Танавы җебеде. Тавышының калтыравын басарга тырышып, сөйли башлады:

– Ә-ә, шулай укмыни? Инде минем урынбасарлар да бармы? Запас вариант та әзерләп куйдыңмы?

Дәвам итәргә көче җитмәде. Кычкырып елап җибәрүеннән куркып, сикереп торып өйгә йөгерде. Чоландагы караватына утырып, мендәрне кочаклап, рәхәтләнеп бер елады. «Таш бәгырь! Эгоист!» – сүкте генә егетне. «Кызлар бетмәгән!» – диме? Түбән оч Лилия Илнур дип авыз суын корыта иде, бүресе улаячак икән! Китәргә болай булгач, китәргә! Һәм башкача Илнур ягына әйләнеп тә карамаска!

Сәгать уникеләрдән дә калмый кузгалырбыз, дигән иде әтисе. Нурия таң сарысыннан торып, мунча керләрен, юрган тышларын, җәймәләрне юып элде, идәннәрне сөртеп чыкты, өйне җыештырды.

Ашарга әзерләп куйды да җимеш бакчасына чыкты. Үзе утыртып, карап үстергән кашкарый, дәлияләргә су сибеп йөрде. Ул киткәч, гөлләре нишләр, картәнисенең су сибәргә вакыты булырмы? Койма аша күршеләр тарафына күз атты. Мур кырганмыни – ихаталарында бер җан иясе юк! Йоклыйдыр теге! Кичә кызлар янында да йөрсә, йокысы туймагандыр.

Тагын күңеле тулды. Шушы күрше бакчаны да гөлгә күмәрмен дип уйлый иде ул, шул ихатада яшь килен булып, иртән сыер савып, көтү куып йөриячәген күз алдына китереп, хыялланып бетә иде. Челпәрәмә килде ул хыяллар. Илнур кичә аларны бер селтәнүдә харап итте. Аның бер сүзе җитә иде Нуриягә. Ә болай үпкәгә, ачуга киткәч – юк инде. Аңарда булган горурлык Нуриядә юкмы?! «Җитте, мәмәйләнеп торма!» – дип, үзен-үзе тиргәп, өйгә кереп китте.

Үги анасы бүләк иткән өр-яңа киемнәрне киеп, көзге алдында бөтерелде. Адәм күрке-чүпрәк шул, бөтенләй үзгәрде дә куйдь. Бу киемнәр белән кич клубка чыкса да була! Босоножкасы гына кысыграк-кысыклыкка, ярар, зыян юк, әтисе икенчене алып бирер әле. «Хуш, ятимлек! – дип уйлады ул, көзгедәге чагылышына карап. – Кеше кигән киемгә кызыгып йөргән чаклар, әтисенең фотосын кочаклап, юксынудан елап утырган чаклар, хушыгыз!»

Ниһаять, машинага чыгып утырдылар. Әй, кыен икән аерылышулар. Әтисе, кузгалып китәр алдыннан кирәк- ярагыңа тотарсың, дип, әбисенә бер уч акча да тоттырды. Әби алмаска итте, тик кияү кеше сүзендә нык торды.

Тәрәзә пыялалары караңгылатылган, ялтырап торган мәһабәт джип бик җитез генә кузгалып, үз артыннан җиңелчә тузан куптарып, урамнан чыгып китте. Эскәмиядә утырып, карчык елап калды. Юк эшен бар итеп, бакчага чыккан Илнур койма башыннан карап калды.

Асфальт юл авылдан ерак түгел, уч төбендәгедәй күренеп тора. Менә машина басу юлыннан олы юлга менеп борылды, бераз барды һәм туктады. «Әллә ватылды инде?» – дип уйлады Илнур. Биш-ун минутлап вакыт үткәндер. Һәм шулчак могҗиза булды – ишек ачылды, машинадан Нурия төште, сумкасын кулбашына асып, тиз-тиз атлап, бирегә, авылга табан юнәлде! Әтисе чыгып, кулларын болгый-болгый, нәрсәдер кычкырды, тик кыз әйләнеп тә карамады, киресенчә, җәһәтрәк атлый, йөгерә үк башлады. Джип котырып кузгалып китте, минут эчендә күздән дә югалды.

Илнур түзмәде, капка төбенә чыкты.

– Әллә кайтып та киләсең инде, күрше?

– Киләм шул! – диде кыз.

– Нәрсә булды соң?

– Кич сөйләрмен. Әниеңнәр өйдәме?

– Ө-өйдә, – диде егет, аптыраудан тотлыгып.

– Әзерләнә торсыннар, әйт.

– Нәрсәгә?!

– Шаккатам! Беркөн үзең әйләнәм дидең түгелме соң?

– Бәй, кичә... үзең бит... – дип, авыз эченнән ботка пешерде Илнур.

– Бәй-бәй! – дип үчекләшеп, кыз үзләренең капкасыннан кереп югалды.

...Кичәге-бүгенге хәлләр башына капкан, ахры, картәнисе ятып тора иде. Киткән кеше юл алганчы дип, табынны җыймаган, тастымал гына каплаган.

– Мин кайтып та җиттем! — диде Нурия, сумкасын идәнгә куеп. – Кая, чәй эчик әле! Бая кеше белән әй бәтләп эчеп тә булмады. Ярар инде, ул чаклы аптырамале син, картәни! Беләсеңме, юлга чыгып туктагач, кулыма ике кәгазь тоттырдылар. Мин әйтәм, имтихан сорауларыдыр инде болар. Карасам, договор. Су буе. Әллә нәрсәләр язып беткәннәр. Беренче пункт реклама клибы хакында. Ягъни мин алар теләгәнчә, алдан бирелгән текстны укып клипка төшәргә тиеш булам. Шуның өчен әтием миңа укырга керергә ярдәм итәчәк, уку чыгымнарын күтәрәчәк икән. Икенче бүлек – билгеле бер вакытка кадәр аларның милек-мөлкәтенә дәгъва белдермәү турында! Гарьләнүем! Әйтерсең, мин милек бүлешергә барам!

Колакка чалынган иде шул, иртән «әйтәбез-әйтмибез», дип тарткалашалар иде. «Бер тиенегез дә кирәкми, эчегезгә бәйләгез! Унөч ел синсез яшәгәнмен, бүтен килеп кенә синсез ачтан үлмәм!» – дидем дә төшеп киттем. «Шаярттык бит!» – дип, арттан кычкырып калды. Шулай шаяртмыйлар бит инде! Әй без, синең белән ике беркатлы җан, иеме?! Татлы сүзләргә эредек тә төштек. Син елама инде, картәни! Илнур әйтә, көзен өйләнешик, ди әнә. Күршедә генә яшәгәч, бер авыр эш тә эшләтмәбез үзеңнән. Сыер тотып, печән чабып азапланмассың, көн дә үзеңә яңа сауган җылы сөт кертермен, яме! Менә чәй ясыйм, чәй эчик, аннан бакчага чыгарбыз. Кичә койма буендагы чиләре калган иде бит, кипкәндер, көйрәп бетәр, ташырга кирәк. Җитәр, елама, минем дә елыйсы килә алайса... Елама инде, картәни...

 

Дилбәр БУЛАТОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар