Рәхмәт сиңа, күкчәчәк (нәсер)
Гади генә тормышыма ямь өстәп, күрше авылдан туганым килеп төште.
Кулында бер бәйләм күкчәчәк.
- Авылымны, басу-кырларымны, инешләремне сагынам, дигән идең. Менә бу күкчәчәкләрне авылың басуыннан җыйдым. Изге чишмәгә төшеп, аның шифалы суы белән коендырдым да саф, чиста, җете килеш сиңа илтеп җиткерим дип ашыктым, - диде ул.
Рәхмәт инде. Нинди матурлар, җанкисәккәйләрем! Арыш басуының аерылгысыз дусты булган күкчәчәкләр миңа башак җырын, икмәк исен, туган як моңын алып килде.
Туганыма мең рәхмәтләр укып, чәчәк бәйләмен күкрәгемә кыскан килеш, аны озатып калдым.
Чәчәкләремне суга утырттым да үзләренә, иң якын кешемдәй, эч серләремне бушатам. Чәчәкләрем тын гына мине тыңлый. Мине ишетәләр, аңлыйлар иде бугай алар. Сагыш дигән нәрсә безгә таныш, дияләр иде сыман.
- Хәтерлисеңме икән, син бик хәлсез булып тудың бу дөньяга, еш чирли идең. Әниең нинди генә ырымнар белән дәваламады икән сине?! Кендек әбиеңнең дә иң яраткан баласы син идең. Кышның зәмһәрир суыгында туарга курыкмагансың үзең. Ак биләүгә биләп, кендек әбиең сине әниең куенына салды, абый-апаларыңа, бәби күчтәнәче, дип, бал белән май каптырып чыкты. Балдай баллы, майдай йомшак булсын, диде ул.
Син туган елны аръяк басуына арыш чәчтеләр. Арыш башаклары буй сикерткәндә, әниең сине күтәреп килә иде дә күп итеп чәчәкләр җыя иде. Алардан такыя үреп синең башыңа кидерә. Куанычыңнан күзләрең очкынлана, шатлана идең. Төнәтмә ясап, ничә тапкырлар коендырды икән ул сине! Һәр җәй шулай кабатлана иде. Шулай итеп син тернәкләндең, ныгыдың.
- Әйе, әйе, - дим чәчәкләремә. - Әнием ул турыда еш сөйли иде. Шуңадыр да мин басу-кырларга, чишмә-суларга, гомумән, табигатькә гашыйкмындыр инде. Рәхмәт сиңа, күкчәчәгем, әниемне куандырып, минем нык, таза булып үсәчәгемә өметләндергәнсең.
- Юк ла, син үзең дә тормыштан барысын да көтеп кенә яшәмәдең бит. Атар таңнарга, киләчәккә таба йөгерә идең.
- Шуларны онытмавың өчен рәхмәт инде, күкчәчәгем.
- Син, дустым, безне бу тар савыттан чыгар әле, кысан безгә. Кала суының да тәме ят. Без иркенгә ияләнгән, саф, чиста чык тамчылары гына эчеп үстек бит без.
Чәчәкләрне сак кына алып, әнием тукыган ашъяулык өстенә куям. Бармакларым белән һәммәсенә кагылып, иркәләп алам.
- Рәхмәт, - диләр алар миңа.
- Рәхмәтегез өчен рәхмәт, - дим мин.
- Әйдә, без сине сабый чагыңа алып кайтабыз.
- Ничек?
- Бер мизгелгә генә күзләреңне йом да аръяк басуына кил.
- Килдем. Мин башаклары тулышкан арыш басуында, - дип пышылдыйм.
- Исәнме, яшьлек дустым, - ди күкчәчәкләрем.
- Исәнме, күкчәчәк!
- Без монда ялгызыбыз гына түгел, башыңны күтәреп күккә кара...
- Минме?
- Әйе, син, дустым.
-Гафу итегез. Саумы, аяз күгем, исәнме, көләч кояшым, сәлам сиңа, җырчы тургаем. Сезнең барыгызга да мең-мең рәхмәт...
- Әйдә хәзер безнең арттан йөгер, - диләр чәчәкләр. - Кояш тау артына яшеренгәнче бездән такыя үреп ки. Бер бәйләм әниеңә дә алып кайтырсың.
-Ярар, йөгерәм, тик сез мине ялгызымны басу уртасында адаштырып калдырмагыз...
- Юк, юк, адаштырабызмы соң?! Синнән башка әниең ничек яши алсын, ди. Син бит аның юанычы, өмете, киләчәге.
- Бу сүзләрне чынлап әйтәсезме?..
- Әлбәттә. Ә хәзер әйдә йөгер, без синең тәпиләреңне иркәләп, юлларыңа сибелик, әйдә, әйдә...
Күкчәчәкләрнең татлы хозурыннан күзләремне ачам. Туганым китергән әлеге чәчәкләрдән такыя үреп башыма киям дә бүлмә буйлап биеп, әйләнеп китәм. Миңа җан өрүче, терелтүче, өметләндерүче, яшәтүче күкчәчәккә мең-мең рәхмәт укып, бу халәтемнән гади чынбарлыкка әйләнеп кайтам.
Мең-мең рәхмәт сезгә, күкчәчәкләр. Сез булганда адәм балалары яшәр. Басуларда ипекәйләр дә уңар. Сез басу-кырларымны ташлап китмәгез, зинһар. Ятим итмәгез туган як басуларын. Тургаем да ямансулар, бәгырькөйләремне кем юатыр?
Зәңгәр күгем төсе иңгән күкчәчәгем, алларыңа тезләнеп сиңа табынам, сиңа баш иям. Мең-мең рәхмәт сезгә, туган як чәчәкләрем.
Дания ГАЙНЕТДИНОВА
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар