Логотип «Мәйдан» журналы

Озату

Әбиләр чуагы җиткәч, шәһәр уртасыннан сузылган парктагы сукмакларга кызгылт-алтынсу яфраклар түшәлә, парк яныннан сузылып киткән бер катлы агач йортлардан торган Сәвит урамының калай түбәләрендә кояш...

Әбиләр чуагы җиткәч, шәһәр уртасыннан сузылган парктагы сукмакларга кызгылт-алтынсу яфраклар түшәлә, парк яныннан сузылып киткән бер катлы агач йортлардан торган Сәвит урамының калай түбәләрендә кояш нурлары чагылып күзләрне камаштыра. Ара-тирә кызыл күбәләкләр очып-кагылып үтә, ел фасылы көз уртасына таба авышса да, җылы көннәр белән хушлашырга ашыкмыйлар. Тирә-юньдә чын бәйрәм төсе: аллея читендәге түтәлләрдә аллы-гөлле чәчәкләр хуш ис таратып талгын гына тибрәлә, арырак − асфальт түшәлгән мәйданчыкта күгәрченнәр гөрли-гөрли бер рәхимлесе сипкән җимне чүпли. Сәвит урамының ике ягына да кайчандыр миләш утыртып чыкканнар, алар инде үскән, кып-кызыл булып тулышкан җимешләре белән урамга биниһая ямь биреп торалар. Ял көннәрендә без ирем Әмил белән төшке аштан соң көзге төсләргә бизәлгән аллея буйлап ашыкмый гына йөрергә яратабыз.
Колли нәселеннән булган Рексны безгә бер ай элек, вакытлыча торсын әле дип, күршебез Вася дәдәй калдырды. Үзе, хастаханәдә ятучы туганының хәлен белергә, ерак Украинага китеп барды. Элегрәк, Әмил белән ишегалдына һава суларга чыккан вакытларда озын борынлы бу эт безне ерактан ук танып чабып килә, йөнтәс койрыгын болгап күрешү шатлыгын белдерә иде. Кыскасы, без аның өнәгән дуслары идек. Андый эт янына күчтәнәчсез йөриләрмени? Без Әмил белән кесәбезгә ипи-коймак алабыз. Ирем еш кына эткә «дәрес» бирә: берәр таяк алып еракка ыргыта, Рекс шатланып чабып китә дә, таякны сак кына авызына кабып, Әмил каршысына китереп куя. Үзе «күрдеңме, мин нинди акыллы» дигән сыман аның күзләренә карый. Әмил матур, назлы сүзләр белән этне мактый, үсендерә, ә Рекска шул гына кирәк тә: шатлыктан сикерә-уйнаклый башлый яисә хәтфә үләнгә тәгәрәп үк китә.
Вася дәдәй этен калдырып киткәннән соң байтак көннәр узды. Хуҗасын юксынуын Рекс безгә сиздерми, гадәттә, өйдә үткән-барганга комачау тудырмаслык итеп ишек төбендәге паласка сузылып ята. Кайбер көннәрдә Әмил, язуыннан туктап, пианинода уйнарга керешә дә, Рекс яткан урыныннан тора, колакларын шомрайтып, аның янына килеп баса. Нинди дә булса көй уйный башлауга, пианино тавышына кушылып, этебез илһамланып, сузып-сузып «җырлый башлый».
Бервакыт, иртәнге ашны тәмамлап, үзем табак-савыт юып торганда телефон шалтырады. Рекс, яткан урыныннан торып, миннән дә алда телефон янына килеп басты. Нәрсә ишетергә тели икән бу хайван?! Әллә Вася дәдәй тавышы ишетелмәсме дип өметләнәме? Хуҗасын ул бик ярата иде, анысы хак. Әмма телефоннан Әмилнең җиңгәсе – ике ел элек бакыйлыкка күчкән абзасы Рәшитнең хатыны Тамараның тавышы ишетелде:
− Алло! Сәлам барыгызга да! Исән-саулармысыз?
− Сәлам, Тамара! Бар да яхшы! Үзегез ни хәлләрдә яшисез?
− Беләсеңме, Фәйрүзә, ни өчен шалтыратам? Кызым бәлагә юлыкты бит!
− Кит аннан! Ни булды Розага?
− Университетның өченче курсында укыган җирдән югалган. Абыйсы Артур шалтырата, Розаны таба алмыйбыз, ди. Мин кара кайгыда соңгы рейс автобус белән Казанга чыгып киттем, Розаны эзләргә. Тулай торакка барып җиткәч, малай тынычландыра: бу көздә Роза инде ике тапкыр югалып торган, имеш, хәзер аңарда уку кайгысы да юк икән! Сектага эләккән. Теге, урамда китаплар сатып йөриләр бит әле, мөгаен, шулар үгетләгәннәрдер! Безнең шәһәргә дә әллә ничә тапкыр килгәннәре бар, урыс диненә кыстап йөриләр, ниндидер кара тышлы китапларын төртәләр: «Укыгыз, бушлай бирәбез бит!» – диләр. Шул, кыскасы, Артур, аның иптәше, тагын әллә кемнәр, чыгып киттек кызны эзләргә. Сораша-эзли торгач таптык моны, Зур Кызыл урам башындарак бер ташландык йортта берничә кыз бала бергә яшәп яталар. Идәнгә сырма кебек бер нәрсә җәйгәннәр, шунда селкенеп-чайкалып китаплар укыйлар...
− Әнекәем лә!.. Дөресме шушы?!
− Соң, дөрес булмый , әйтеп торам ич: барын да бергә пычрак бүлмәдә тоталар.
− Кем тота соң? Хуҗаларын күрдеңме?
− Юк, күренмәде. Кызлар үзләре генә иде, безне күрүгә «изыди, сатана!», «изыди, сатана!» итенгәләп чукына-төртенә башладылар! Баламны шушы хәлдә күргәч хуштан язам дип торам! Розаның киемнәре пычрак, чырае юк! Безне таныды, үзе: «Китегез, мин беркая да бармыйм», – ди башлады. «Кызым, әйдә кайтыйк, монда торасың килсә тор, тик юынырга кирәк сиңа, чирләп китәрсең, болай шакшы яшәргә ярамый, − дип йомшак кына сөйләшәм, үгетлим. − Юынгач, абыең кире китерер» − дим. Белмим, ышандымы-юкмы, кара пакетына китапларын тутырды, барча киеме өстендәге нәрсәләр иде, безнең белән китте. «И Ходаем, мондый кайгыларны башка күрсәтмә!» – дия-дия машина ишеген ачуымны, Розаны улым Артур белән икебез уртасына утыртып кузгалуыбызны хәтерлим, гәрчә бу хәлләр төш кебек булса да. Роза юл буе безнең белән һични сөйләшми, укынып-чукынып кайтты. Ул төртенгән саен минем йөрәгемә әйтерсең хәнҗәр кадала! Алдан сөйләшенгәнчә, машина дүрт йөз чакрым юл узып, туган шәһәребезгә, өебезгә чаклы китерде. Инде ни үле, ни тере халәттә мин, ә бала бөтенләй алмашынган төсле, минем балам дип тә әйтмәссең! Элеккегечә «әнием» дип назлы сыенулар да юк! Мин аңа чит, һәм моны бик ачык сизәм! Ышанасыңмы, кайгымның иге-чиге юк бит, Фәйрүзә!..
Телефоннан үксегән авазлар ишетелде. Мин Тамараны ничек юатырга да белми беравыкка югалып калдым.
− Тынычлан әле, Тамара. Балаң исән-сау, калганы җайланыр, сиңа хәзер үзеңне кулга алырга кирәк. Ә Артур кая караган? Ничек сеңлесен күз уңыннан ычкындырган соң ул?
− Кешене каян тикшереп бетерәсең? Алар икесе ике бүлмәдә тордылар. Артур ул укудан кала спорт белән дә шөгыльләнә, төрле ярышларга йөри, гел-гел күрешеп тормагач, сектага иярүен абайламый да калгандыр шул. Әйттем ич: бер-ике тапкыр әллә кемнәргә ияргән сеңлесен көчкә аралап торакка алып кайткан ул үзе. Тегеләре дә бит сагыз кебек ябышырга тора, ди. Йомшаграк кеше икәнен сизсәләр, үзләренә ияртер өчен укудан чыккан вакытында сагалап, көтеп торалар, ди.
− Искитмәле хәлләр... Әле кайчан алып кайттың соң үзен Казаннан?
− Менә ике көн булды инде. Качып китмәсен дип өстеннән биклим. Ни эшләргә дә белгән юк, кемнән ярдәм сорарга, ни дияргә? Хурланам да, оялам да, аптырыйм да... Әле шалтыратуым, Фәйрүзә, сиңа өмет баглаудан. Син бит психолог, бәлки, мондый хәлдән чыгуның берәр җаен беләсеңдер? Ничек бу баланы аңга китерергә? Тиле дә түгел, акыллы дип тә булмый! Кичә янына керсәм, диварларга «изге»ләрнең сурәтләрен элеп чыккан.
− Бу очракта, Тамара, салкын акыл белән эш итәргә кирәк. Ни дә булса уйлашырбыз, бераздан шалтыратырбыз, ярыймы?
− Яхшы, рәхмәт...
Безнең сөйләшүне Әмил дә тыңлап торган булса кирәк, янга килеп, телефонны куюга курку катыш сораулы карашын миңа төбәде.
− Нәрсә булган анда? Розаны нишләткәннәр?
− Сектага эләккән, Тамара белән Артур үзен алдап-йолдап өйләренә алып кайтканнар. Берничек ипкә килми ди.
− Алар кулына эләктеңме, ычкындырмыйлар шул. Бер елны бит әллә кайсы якта шундый бер секта оештырганнар. Ирләрне, хатыннарны балалары белән җир астында яшәргә өнди башлаганнар. Ә нәрсә? Беркатлы кешеләр, аны-моны уйламый, иярә шул инде. Беркатлы булмаганнарына гипноз алымнарын кулланып «сайланган юл»ның дөреслегенә ышандыралар. Иң мөһиме: бергә-бергә яшәргә, эчке тәртип кагыйдәләренә буйсынырга, ә булган мал-мөлкәтеңне шушы «изгеләр» җәмәгатенә бүләк итәргә... Безнең Роза да шундыйларга ияргән инде, ә?!
− Ул балага тормышта нинди куркынычлар саклап торуын сөйләүче булмагандыр. Тегеләр ни сөйләсәләр, шуңа ышангандыр, ияргәндер. Бәлки, гипноз да кулланганнардыр, кем белә.
− Баланы барып күрмичә булмас. Алай-болай үзен үзе харап итә күрмәсен. Шуның өчен әллә мин әйтәм бүген үк юлга чыгыйкмы? Ахырдан үкенечле хәлләргә юлыкмаска иде дим.
− Соң, әйдә. Ә этне кая куябыз?
− Аны кая куясың инде? Барсын безнең белән. Акыллы эт, өрми, тешләми...
Әмил, эшенә шалтыратып, берничә көнлек ял сорады. Мин дә гаилә проблемнарына сылтанып, алдагы ике көнгә эштән азат ителдем, Тамарага шалтыратып, юлга җыенуыбызны хәбәр иттем. Ике сәгать тә үтмәгәндер, без өчәү − Әмил, мин, һәм Рекс узгынчы Самар электричкасында бара идек инде.
Поезд җан-фәрман алга элдертә, тәгәрмәчләрнең бертөрле тавышы ирексездән йокыны китерә. Әмил бераз гәҗит укып баргач, минем җилкәгә башын салып йокыга китте. Рекс, буш утыргыч астында җайлы гына урнашып, шулай ук йокымсырап бара. Мине йокы алмый, Гайниевләрнең зур гаиләсенә килгән кайгы торып-торып гаҗәпкә калдыра. Ничек безнең Роза чит кешеләр ихтыярына буйсынган соң әле? Үз башы кайда булган? Ничек мөмкин бу? Томрап торган яшь кыз баланы, укуыннан яздырып, ташландык бүлмәдә тотсыннар әле?! Һәм кыз бала бу халәтен табигый санап, аларга буйсынган, таләпләрен карышмый кабул иткән! Ни өчен?!
Бу сорауларга мин җавап таба алмый изаландым. Ниһаять, төш җитәрәк поезд Самарга килеп җитте. Без, вагоннан төшеп, Тамаралар яшәгән шәһәргә баручы автобусларны белештек. Ике арада бер генә автобус йөреп тора икән, ул да булса төштән соң гына китә, ди. Безнең буш вакытыбыз бар иде: тамак ялгап, гәҗитләр карап, ахырда автобуска билетлар алып утырдык.
Кичке караңгы төшкән мәлләрдә Тамараның фатирына килеп җиттек. Ишек кыңгыравына басуга, ул ишекне ачты.
− И-и, туганкайларым, рәхмәтләр яусын сезгә! Килеп тә җиткәннәр бит, җаныкайларым...
Ул һәрберебезне кочаклап күреште. Колли ятсынып читкәрәк киткән иде, Әмил аны муеныннан кочып, Тамарага: «Менә, этебез дә сезнең хәлне белергә килде», – дигәч, Тамара елмаеп этне сыйпады, Рекс койрыгын ук болгап шатланмаса да, хуҗабикә назына түземлелек күрсәтеп тик торды.
Тамара безне аш бүлмәсенә әйдәде, үзе тиз-тиз өстәл хәстәрли башлады. Мин, балконга чыгып, салкын томанга уралган шәһәргә күз салдым. Әй гомерләр! Әле яңа гына җылы көннәр иде... Октябрьнең ахыргы көннәре, көзнең ныклап урнашуын искәртеп, өй тирәсендәге агачлардан соңгы яфракларны өзеп куалый. Ара-тирә яңгыр тамчылары да шыбырдашып ала. Урамнар буш, кеше-фәлән күренми.
− Ягез, өстәл янына утырышыгыз, ерак юл килеп ачыккансыздыр, мөгаен...
Тамара – мари кызы, тумышы белән Чиләбе шәһәренән. Рәшит абый белән бергә яшәп, татар ашларын шактый оста пешерергә өйрәнгән: аның өстәлендә һәрвакыт өчпочмак, пәрәмәч булды. Бу юлы да табында токмачлы аш, шул ук пәрәмәчләр...
Кулларны юып, өстәл артына утырыштык. Тамара, идәнгә савыт куеп, эткә аш салды.
− Розаның хәле ничек соң? Ник ашарга чыкмый? − дип сорады Әмил.
− Бая үгетли-үгетли бераз аш ашаткан идем, ахырысы, йоклый. Бүген уятмыйк инде, сез дә ерак юлдан килгән, арыгансыздыр.
Икенче көнне безне йокыдан Рекс уятты. Аның чинаган тавышына Әмил торып, киенеп, юынып та тормастан, эт белән урамга чыгып киттеләр. Тамара аяк өстендә, аш бүлмәсендә өстәл көйләп йөри. Мин, хәерле иртә теләп, юыну бүлмәсенә кереп киттем. Чыккач Роза бүлмәсенә юнәлгән идем, Тамара мине туктатты:
− Бераз сабыр ит... Хәзер, аш кертәм мин аңа, үзен әзрәк тәртипкә китергәч, керерсең.
Тамара кызын чыннан да бикләп тота икән: ул чырт-чырт ачкычын боргалап, бүлмә ишеген ачып кереп китте.
− Кызым, әйдә юынып ал да иртәнге ашыңны ашарсың.
Ишектән Тамара, аның артыннан Роза күренде. Элеккеге, мин белгән япь-яшь, алма кебек матур кыз бала урынына баздагы бәрәңге сабагы төсле ап-ак йөзле, шәүлә сыман гәүдә күргәч, йөрәгем сыкрап куйды. Йа Хода! Ничек болай соң чиккәчә ябыккан бу бала?!
− Роза кызым, исәнме? Хәлләрең ничек?
Роза миңа нәфрәтле караш сирпеп: «Изыди, сатана! Изыди, сатана! Свят, свят, свят!» − дип чукына-чукына, юыну бүлмәсенә кереп китте.
Аның карашында ачудан гайре бернинди хис чагылмады. Таныдымы ул мине-юкмы − билгесез. Шунысы хак: бу балага мин дә чит-ят кеше булып чыктым! Ә бит Роза балачактан мине күреп үсте, очрашканда һәрвакыт ачык, ягымлы бала иде. Хәлләр бик аяныч икән! Баланы кеше танымаслык хәлгә җиткергәннәр.
− Ярар, Тамара, кайгыга сабышмыйк әле, безгә нидер эшләргә кирәк, − дидем мин, тынлыкны бозып. − Бәлки, доктор чакыру иң хәерлеседер?
− Юк-юк, Фәйрүзә, нинди доктор?! Техникумда укыткач, мине бөтен шәһәр белә, иртәгә үк кешегә күренерлегемне калдырмаслар! Аннан соң, кызым бөтенләй үк аңсыз түгел, бит-кулларын юа, кашыкны дөрес тотып ашый. Йокыдан торгач, урын-җирен дә җыйгандай итә, чәчен тарый, әмма көннәр буе бетмәс псалтырьләр укый, каян ятлап бетергән!
Бераздан юыну бүлмәсеннән Роза килеп чыкты, беркемгә күтәрелеп карамый, бүлмәсенә кереп китте. Мин, тәвәкәлләп, аның артыннан иярдем.
Роза өстәленә әнисе куйган ризыкларга әйләнеп тә карамады, караватына чалкан ятып, түшәмгә, бер ноктага текәлде. Мин урындык алып янына утырдым.
− Роза, кызым, сөйлә әле, нәрсә булды сиңа?
Роза куркынып карашын миңа күчерде, ниндидер догалар пышылдый башлады.
− Мин бит синең Фәйрүзә апаң, авылдан кайтышлый Әмил абыең белән сезнең хәлләрне белик дип сугылдык менә. Син дә өйдә икән... Авырып киттеңме, ни булды?
− Берни дә булмады. Без дөрес яшәмибез, безнең күңелләргә шайтан оялаган. Аны куарга кирәк.
− Ничек куарга соң?
−Ычкын, дияргә, догалар укырга. Ходай ничек кушкан, шулай яшәргә.
− Әле ничек соң, куып чыгардыңмы ул шайтанны?
− Гел куып торам, сезгә дә шундый киңәш бирәм, апа. Бөтен бәланең сәбәпчесе шушы шайтан, аны тирәңә якын җибәргәннән. Ә менә туктаусыз догалар укыган кеше яныннан ул кача. Укымыйча торсаң, тагын килә.
Роза шайтанны туктаусыз куып тору кирәклеген шул хәтле балаларча самимилек белән сөйли, әйтерсең, тормышта өчен башка мөһимрәк эшләр калмаган иде.
− Һмм... Кара әле, Роза, бәлки, син хаклыдыр, уйлап карарга кирәк булыр. Ә менә ашап-эчеп алгач, баш яхшырак эшли башлый. Әйдә, кызым, ипләп кенә тор, әниең пешергәнне кайнар килеш ашарга кирәк.
− Минем ашыйсым килми!
− Килмәсә дә ашарга шул... Аннан соң, әниең, кызым тәмле ашасын, бераз хәл алсын, көч җыйсын, дип иртүк торып пешеренгән. Ашамасаң, әниең борчылыр. Болай да, кызым бик ябыккан, дип кайгыра әнә. Әйдә тор, Роза, әниләр хәтерен саклап булса да ашарга кирәк, изге китапларда да әниләрне борчымаска, аларны сакларга кирәклеген язганнар, − дидем мин, бүлмәне «бизәгән» эреле-ваклы сурәтләргә ишарәләп.
«Изге китаплар»ны телгә алу тәэсир иттеме, башка сәбәпме, Роза, акрын гына урыныннан торып, өстәл артына утырды, ашыкмый гына кайнар өчпочмакны ашарга кереште. Мин бүлмәне күздән үткәрдем: төсләре уңа башлаган пәрдәләр эленгән тәрәзә төбендә бер өем китаплар тора, арырак иске кием шкафы. Роза, ашап-эчкәч, табак-савытларын аш бүлмәсенә чыгарып куйды. Авыр тынлыкны ишектәге кыңгырау тавышы бозды, Әмил белән Рекс икән. Тамара, аларны чакырып, иртәнге аш белән сыйларга кереште.
Минем биредә артыгын торасым килмәде, иң кулае бу кыз баланы үзебез белән алып китү булыр, мөгаен. Ничек булса да аның секта сөреме каплаган аңын чистартырга кирәк. Ә бу бер көнлек кенә эш түгел. Әмилнең каршы килмәсен белсәм дә, аның белән киңәш тотмый ярамас. Ни дисәң дә, соңгы сүз аныкы. Кеше баласын алып китү ул бит үзеңә бик зур җаваплылык йөкләү дә әле.
− Кара әле, Әмил, бу бала әнисе янында тиз генә ипкә килә алмас төсле бит. Тамара аны урамга алып чыгарга да хурлана, кая анда докторга-фәлән күрсәтү! Роза үзе дә гел төшенкелектә кебек... Әллә минәйтәм, кызны үзебез белән алып китикме? Урын алыштыру, яңа кешеләр белән аралашу уңай тәэсир итми калмас.
− Әйдә соң, шулай итик... Кайчан кайтырга чыгабыз?
− Кайчан дип... Безнең вакыт алай күп түгел, сиңа да эшкә барасы бар, миңа да...
− Алай булгач, бүген йокы туйдырабыз да, иртәгә кузгалыйктыр...
Ниятләрне Тамарага сөйләгәч, аның чарасызлыктан ачынулы йөзенә өмет чаткылары кунды. Әйтерсең, без, ниһаять, бердәнбер дөрес юл таптык: Тамара кызын безнең белән җибәрергә риза иде. Бу яктан мәсьәлә хәл ителгәч, мин Роза бүлмәсенә кердем. Ул күзләрен ярым йомып, өйдәгеләргә һичнинди илтифат күрсәтми караватында ята иде.
– Кызым, Роза, карале, бирегә кайткач, урамга да чыкмагансың икән. Әниең синең өчен бик борчыла. Ашамый, эчми, көннәр буе караватта ята, ди... Әллә, минәйтәм, үзеңне кунакка алып китикме? Бездә күпме телисең, шулкадәр торыр идең, догаларыңны укырсың, кем дә сиңа комачауламас.
Розага шулчак җан кергән кебек булды, битләре алланып китте.
− Ә әни мине җибәрер микән?
− Җибәрер, үзем сөйләшермен.
− Китапларны үзем белән алырга ярыймы соң?
− Ярый, кайчан телисең, шул чакта укырсың, беркем комачауламас. Иртәгә иртән юлга чыгарбыз...
Роза, сүзне беткәнгә санап, өстәлдәге битләре ачык калган китабына үрелде. Мин, тынычланып, зур бүлмәгә чыктым. Әмил, йокысын туйдырырга ниятләп, йомшак диванда башын мендәргә төрткән. Тамара ул арада киенеп, техникумда дәрес бирәсем бар, дип өйдән чыгып китте. Мин дә, кинәт төшкән йокыны җиңә алмыйча, Әмил янына елыштым.
Мин уянып киткәндә Тамара аш бүлмәсендә кайнаша иде. Аның белән дә киңәшкәч, иртүк юлга чыгарга булдык. Ул кызының әйберләрен барлап сумкага тутырды, мин дә юл кирәк-яракларын хәстәрләп куйдым.
Икенче көнне иртүк, караңгылы-яктылы торып, ашап-эчкәч, кайтырга чыктык... Юл җәфаларын сөйләп тормыйм. Көне буе әле автобуста, әле поездларга утырып кайтулар нык арыткан иде. Өйгә кайтып, юлда ашарга алган ризык калдыклары белән тамак ялгагач, мин Розага юыну бүлмәсен күрсәтеп, үзем аңа йокларга урын җәяргә керештем. Әмил балконга тәмәке тартырга чыкты. Бераздан ябык ишек артында Розаның көйләп-көйләп догалар укыганы ишетелде. Бу хәл сәер булса да, аңлашыла иде: догаларны (псалмаларны) җай чыккан саен укырга өйрәткәннәр. Ун-унбиш минут үткәч, мин сак кына юыну бүлмәсенең ишеген шакыдым. Тынлык.
− Роза, балам, Әмил абыең да йокларга ятар алдыннан коенып чыкмакчы, әйдә чык инде, догаларыңны иртәгә укырсың.
Бәхеткә, Роза мине тыңлый, әйткәнне ике тапкыр кабатлатмады. Ул, мыштым гына юыну бүлмәсеннән чыгып, үзенә билгеләнгән бүлмәгә кереп китте. Мин аның артыннан кердем, җәйгән урынга ятканын күргәч, тыныч йокы теләп, бүлмәдән чыктым.
Икенче көнне иртәнге якта телефон шалтырады. Тамара икән, хәл белешүе.
Вакыт иртәрәк булса да, чәйнеккә су салып, газга утырттым, сөтле солы боткасы пешерергә куйдым. Бераздан Әмилгә эшеннән шалтыраттылар. Ул «Яңа тормыш» гәҗитендә эшли, тирә-юньдәге дүрт-биш район буенча штаттагы хәбәрче. Бу юлы «Алга» хуҗалыгы турында тәфсилле язма әзерләргә кушканнар.
− Син борчылма, карчык, − диде Әмил, иртәнге ашны тәмам иткәч, − Роза тора-бара ипләнер. Аңа күбрәк дин тарихларын сөйләргә кирәк. Рекс та ияләште бугай. Иртән торгач, этне берничә сәгать өй тирәсендә йөртсен, аннары үзе дә ашасын, этне дә ашатырга онытмасын. Табак-савытны юсын, Рексны төштән соң да урамга алып чыксын. Ул баланың бер шөгыле булырга тиеш. Әлегә этнең бездә булуы бик ярап тора. Тора-бара күз күрер...
Мин дә Розада куркырлык сәер үзгәрешләр күрмим. Ахрысы, гипноз кулланганнар. Дингә карашын үзгәртә алсак, бар да җайланачак дип ышанам.
Әмилне озаткач, Роза белән Рекска иртәнге ашны әзерләдем, төшкелеккә зур савытка ит шулпасы пешерергә куйдым.
Розаны уятып, аңа Әмил әйткәннәрне аңлатып, фатир ачкычын бирдем, үзем эшкә киттем. Мин үзем мәктәп балалары белән эшлим. Бүген, гадәттәгечә, бер төркем балалар белән эшләдем: аларга төсле рәсемнәр тараттым, төрле сораулар язылган тест-башваткычлар өләштем. Шулар ярдәмендә һәрбер баланың теге яисә бу шөгыльгә сәләтен ачыклыйм, тормышта кайсы фәннәрнең кирәгрәк булуын билгеләп, аларга аңлатмалар бирәм, киләчәккә һөнәр сайларга булышам.
Төш җиткәч, тамак ялгарга өйгә кайттым. Ишекне Роза ачты, Рекс та каршыма килеп басты.
− Кызым, хәлләрегез ничек?
− Яхшы, апа.
Мин аш бүлмәсенә үттем. Ботканы ашаган, этне дә ашаткан. Савыт-саба юылган.
− Миңа эш калдырмагансың, рәхмәт, кызым, − дип, Розаны мактап алдым. − Менә төш тә җиткән. Әйдә, ашап алыйк, − шулай сөйләнә-сөйләнә кул юып алдым, өстәл хәстәрли башладым. − Урамга чыктыңмы соң, эт белән?
− Әйе, сәгать ярымнар йөрдек. Рекс миңа ияләшеп бара инде.
− Бик яхшы. Төштән соң да бераз йөреп керегез инде. Эт урамны күбрәк ярата, аңа йөгерергә, хәрәкәт итәргә кирәк. Аннан соң, йомышы да була бит әле аның...
− Хуҗасы кайчан кайта соң?
− Хәбәре юк шул әлегә.
Ашагач, Роза үз бүлмәсенә кереп китте. Мин бераздан ишек ярыгы аша аның бүлмәсенә күз салдым. Бүлмә диварларына үзе белән йөрткән «изгеләр»нең рәсемнәрен беркеткән, язу өстәленә китапларын өйгән, үзе ятагында аякларын бөкләп утырган, көйләп-көйләп псалмалар укый...
Розага аны-моны әйтми, фатир ишеген бикләп, эшкә китеп бардым. Теләсә, эчтән ишекне ачып чыга ала, ачкычны өстәл өстендә калдырдым.
Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Берничә көн туктаусыз яңгыр койды, табигать ошбу дөньяны әле җебеткәләп, әле туңдыргалап туйгач, кояшлы, коры, әмма салкынча көннәр башланды.
Беркөн кичен, Әмил эштән кайткач, өйдә кызык ясарга булдык: ул пианинода уйный, Рекс «җырлый». Бу тамашадан Роза беренче тапкыр эче катып көлде. Этнең сузып-сузып «моңлануы» кызның кәефен бермә-бер күтәрде, Әмил «Мәскәү кичләре»н уйный башлагач, Роза үзе дә кушылып җырлап җибәрде. Тавышы барча Гайниевләрнеке кебек матур икән.
− Кызым, ә ни өчен син бүлмә диварларына рәсемнәр элеп чыктың? − дип сорады аңардан Әмил.
− Алар изгеләр, миңа ярдәм итәләр.
− Ә ничек ярдәм итәләр соң?
− Шайтаннан саклыйлар.
− Алар бит рәсем генә. Кемдер ясаган рәсем. Әгәр мин шундый рәсем ясасам һәм сиңа бирсәм, эләрсеңме?
Кыз уйга калды.
− Әгәр ул «изге»ләр бөтен эшне булдыра икән, ник әле кеше укырга, эшләргә тиеш? Шуларны үз тирәңә элеп, алардан маен, ипиен сорап ашап, эшләмичә дә яшәргә була ич! Киемен дә сора. Менә иске итек белән йөрисең. Әле яңа итек сорадыңмы?
− Юк, − диде Роза.
− Ә ник сорамыйсың? Сиңа хәзер укырга барырга кирәкми, эшләргә кирәкми, укынып, чукынып, шушы рәсемнәрдән сорап ятарга гына кирәк ич. Әйдә, яңа итек, яңа пәлтә сора. Иртән, бәлки, син сораган әйберләр яныңда торыр. Торырмы?
− Юк, − диде Роза, пышылдап.
− Ә ник юк?! Син аларны зур көчкә ия дисең, шуларга ышанып, университетта укуыңны ташлагансың, көне буе аларга табынып, псалмалар җырлап ятасың. Бу хөрмәтең өчен алар сине ашатырга, киендерергә тиештер бит?
− Алар миңа ярдәм итә, шайтаннан саклый.
− Сине бит кемдер ашатырга да, киендерергә дә тиеш. Ә кем? Син шушы «изге»ләргә ышанып, табынып яши башлагансың, үзеңне шуларга багышлагансың. Ә сиңа алардан нинди ярдәм? Син бит ашамасаң үләсең. Казанда атналар буе укынып яткансың, коры сөяккә калгансың. Ник сине бу «изге»ләр ашатмады? Кайда аларның ярдәме?
Роза бу хәтлесенә җавапны белми иде. Ул башын аска иде.
− Кызым, − диде Әмил, Розаның каршына утырып. − Ә бит безнең әби-бабайлар синең кебек яшәмәгән. Бернинди рәсемнәргә карамаган, Бердәнбер Аллага ышанган. Аның барлыгына, берлегенә ышанган. Адәм баласына аң биргән өчен рәхмәтен укыган. Аңы булгач, кеше укырга тиеш. Аңсыз кеше укый алмый, аның башы эшләми. Ә синең башың эшли. Тырышып университетка укырга кердең, өч ел укыгансың, белем туплагансың. Белем туплау Аллаһ каршында иң мактаулы эш. Димәк, син элек дөрес юлда булгансың. Кеше, туплаган белемен кулланып, эшкә урнаша, үз ипиен үзе таба башлый. Аллаһы Тәгалә кешеләргә шулай яшәргә, хәләл ризык белән тукланырга куша, белемне гомер буе тупларга. Әгәр бөтен кеше көннәр буе псалма укып ятса, игеннәрне кем чәчә, кем ура, кем ипи пешерә? Бөтен кеше синең кебек яши башласа, тормыш туктала бит, шушы хәл дөресме, Роза?
Роза дәшмәде, башын иеп тыңлый бирде.
− Алда ничек яшәргә җыенасың? Сине ни көтә? Уйла, сеңлем, бәлки, минем фикердә хата бардыр?
Әмил, сөйләр сүзләрен тәмамлап, чыгып китте. Мин Розаны табак-савыт юышырга чакырдым.
Әмил белән бер гадәтебез бар: үзебезгә ошаган китап булса, акча юк дип тормыйбыз, бурычка булса да сатып алабыз. Теләсә кем кызыгырлык бай китапханәбез бар: анда нинди генә китаплар юк! Әмилгә бай китапханәне кайнатамның мәрхүм абзасы Рәхимҗан калдырды. Ул бик укымышлы кеше иде, урыны җәннәттә булсын. Әмил белән мине үз баласыдай якын күрде, без аны картайганчы карадык, авырып бакыйлыкка күчкәч, кадерләп соңгы юлга озаттык. Пианино да аның мирасы, китапларның күпчелеге дә: урысчага тәрҗемә ителгән бөтендөнья классик әдәбияты, шигърияте, Зур Совет Энциклопедиясе томнары... Розаның да безнең китапханәгә күзе төште.
Беркөнне, гадәттәгечә, иртән, эшкә китәр алдыннан, кызны уятырга дип бүлмәсенә кергән идем, маңгаендагы чәч буйлап үрмәләүче аксыл бөҗәк сискәндереп җибәрде. Әнекәем, бет түгелме соң бу?! Мин, иелеп, йоклаган Розаның башын, муенын, ябынган җәймәләрен карап чыктым. Болай, чиста шикелле, башкача бет күрмәдем кебек. Шулчак күзем өстәлгә өелгән китапларга төште. Әстәгъфирулла! Китаплар өстеннән дә бет үрмәли! Һәм алар берничә! Иң өстә торган китапны ачып караган идем − китап эче мыжлаган бет! Бу ни хәл бу?! Китап үзеннән үзе бетләми! Китапка бет тутырганнар, кабахәтләр! Бет таралсын, интексеннәр дигәннәрдер. Розаны уятып, аңа бетле китапларын күрсәттем, тиз арада бу китаплардан арыну кирәклеген аңлаттым. Ярый әле Роза карышмады, үзе белән алып килгән китапларын зур кара пакетка тутырып, бәйләп, урамда чүп-чар өчен куелган зур тимер тартмаларга илтеп ташладык. Бәхеткә, өйдә дустлы сабын бар иде, шуның белән тизрәк Розаның башын, тәннәрен, чәчләрен юдык, урын-җир әйберләрен кер машинасына салып, иң кайнар суда әйләндердек. Дымлы чүпрәк белән бүлмәдәге барча җирне сөртеп, юып-җыеп чыктык. Мин тизрәк Тамарага шалтыраттым.
Бу вакыйга безгә «дини» китаплардан котылырга ярдәм итте, иң мөһиме − Роза карышмады. Күрәмсең, аңарда хәшәрәттән җирәнү хисе сакланган иде әле. Куанычлы хәл!
Розаның безгә килүенә айдан артык вакыт үтте. Псалмаларны сирәгрәк укый, бүлмәсендәге диварлардан «изге»ләрнең рәсемнәрен алып куйган. Күрәмсең, алар кызга яңа пәлтә дә, итек тә бирмәгән... Ул һәр көнне Рекс белән бер-ике сәгать урамда йөри, йорт тирәсендәге нарат һавасы файда иттеме: Розабызга акрынлап сәламәт кеше төсе керә башлады. Беркөнне башыма яңа уй килде: әгәр Розаны берәр мәктәпкә укытырга урнаштырып булса?
Әмил, гадәтенчә, бүлмәсендә язмалары белән утыра иде. Уемны аның белән уртаклаштым.
− И-и, карчык, бик вакытлы синең бу фикерең! Мәктәптә балаларны кайгырту, алар өчен җаваплылык, укытучылар, ата-аналар белән аралашу аны элекке халәтенә бик тиз кайтарачак! Менә кайда аның дәвасы!
− Алай булгач, үзе белән сөйләшеп карыйм соң?
− Сөйләш, сөйләш! Роза үзгәрде инде, сизәсеңме? Элеккеге кебек бөтенләй үз эченә бикләнгән дип булмый. Рекска ягымлы эндәшә, сиңа булыша, тиешле рәхмәтләрен ихластан әйтә. Яхшы якка үзгәреш бар ул балада, бар. Укыту эшен дә булдырыр дип ышанам.
Әмилнең сүзләре мине нык канатландырды. Роза бу вакытта эт белән урамга чыгып киткән иде. Мин киенеп, үзем күп тапкырлар таптаган сукмактан район мәгариф бүлегенә киттем. Анда эшләүче хезмәткәрләр һәммәсе таныш.
− Исәнмесез, Людмила Ивановна! Мөмкинме?
− Исәнмесез, Фәйрүзә Салиховна! Керегез. Ни йомыш?
− Бер туганым – өченче курс студенты, булачак укытучы, үзенең сәләтен, белемен кулланып карау максатыннан берәр мәктәпкә урнашырга ниятләде. Биредәге кайсы да булса мәктәпкә рус теленнән укытучы кирәкмиме сезгә?
− Кайсы уку йортында укый соң ул туганыгыз?
− Казан университетының филология факультетында. Ул өч ел көндезге бүлектә укыды, әмма кайбер сәбәпләр аркасында, читтән торып укуга күчмәкче.
− Уйлап карарга ярый. Шушы көннәрдә бер укытучыбыз декрет ялына китә, аның урынына укытып торырга мөмкин.
− Рәхмәт, бик шатландырдыгыз. Ә эшкә урнашу өчен кайчан килергә мөмкин?
− Ике атнадан килерсез. Кирәкле документлар исемлеген кадрлар бүлегенә кереп алыгыз.
− Рәхмәт сезгә, Людмила Ивановна! Сау булып торыгыз.
− Хушыгыз.
Мәсьәләнең ансат кына чишелергә торуына шатланып өйгә кайтып җитүемне сизми дә калганмын. Ишекне миңа Әмил ачты.
− Менә бит! Ничек туры килеп тора! Алай булгач, бүген үк сөйләш син ул бала белән, форсатны ычкындырмыйк! − ди ул, хәбәремә куанып. Мин телефон аша әлеге ниятләрне сөйләп, Тамараны да шатландырдым.
Бераздан Роза белән Рекс кайтып керделәр. Кызның маңгай чәчләре бәсләнгән, битләре алланган. Розаның пәлтәсен салып, элгечкә элгәнен көттем, аннан чакырып, диванга, яныма утырттым.
− Роза, кызым, бик озак йөрдегез, ахры, өшемәдеңме?
− Юк, Фәйрүзә апа, Рекс белән урамда йөрү кызык. Шәһәрнең теге башына кадәр барганбыз. Кермәгән-сугылмаган җире юк, өйгә узыша-узыша кайттык. − Ул салкыннан кызарган бармакларын иреннәренә тидереп, сулышы белән җылыта башлады.
− Кызым, әллә минәйтәм, мәктәптә эшләп карыйсыңмы? Университетта өч ел укыган белемең бар. Үзеңне сынап карар идең. Акча да түлиләр бит анда.
− Фәйрүзә апа, мин шатланып риза булыр идем. Ә миңа балалар укытырга ярый микән соң?
− Ә ник ярамасын? Кешеләр мәктәпне тәмамлауга мәктәпкә эшкә урнашалар, аннан читтән торып укырга керәләр, бер үк вакытта укытучы булып эшлиләр ич әле.
− Фәйрүзә апа, сез мине бик шатландырдыгыз. Зур рәхмәт сезгә!
− Рәхмәтне аннары әйтерсең. Әлегә документлар җыярга кирәк. Сәламәтлегең турында, укыган еллар хакында белешмәләр кирәк булачак.
Күренеп тора, Әмилнең сөйләгәннәре эзсез үтмәгән, кыз ашар ипие турында уйланган. Мин, эшне озакка сузмый, ял көнен туры китереп, район хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләүче дустым Әдиләнең өенә киттем. Ул бездән бер урам аркылы гына яши, зәңгәр капкалы җыйнак өе ерактан ук күренеп тора. Бергәләп чәй эчкән арада дустыма Роза белән килеп чыккан хәлләрне сөйләгәч, Әдилә бик гаҗәпләнде.
− Менә баланы укырга чыгарып җибәр! Минем кыз да институтта, табиблыкка укый, мондый бәладан Алла сакласын!
− Шул-шул... Баланы өйдән чыгарып җибәрү генә җитми, кем белән аралаша, вакытын ничек үткәрә, дуслары кем − гел сорашып, белешеп торырга кирәк икән!
− Әле ярый сөйләдең, Фәйрүзә. Казанда мондый хәлләр бардыр дип уема да кереп караганы юк иде!
− Казанда гына түгел, бөтен Рәсәйдә диген! Рәсми рәвештә теркәлгән ике йөзләп дини секта барлыгы ачыкланган! Сак булырга кирәк шул. Яшь чакта барыбыз да кешегә ышанабыз. Риясызлык, кызыксынучанлыкның кешене тора-бара бәлагә юлыктыруы мөмкин икән.
− Анысы дөрес, мондый хәлләр турында яшьләргә сөйли торыргадыр шул.
− Мин дә шулай дим: укыган җирләрендә студентлар бер-беренә күз-колак булсыннар, бергә укуга йөрсеннәр, бергә кино-театрына дигәндәй... Безнең Роза белән мондый хәл килеп чыгар дип беребезнең дә башына килмәде. Ярый әле бөтенләй акылын алмаганнар, ипкә килә инде, әйткәннәр турында уйлана, нәтиҗәләр ясый. Менә, эшкә урнаштырсак, җаваплылык сизсә, бөтенләй үз хәленә кайтыр дип өметләнәбез. Әдилә, син беләсеңдер, мөгаен: академик ял алу өчен студентка нинди белешмә кирәк була ул?
− Тормышта төрле хәлләр килеп чыга. Гадәттә, кешенең сәламәтлегенә сизелерлек зыян килсә, шундый белешмә алып, укуны кичектерәләр, терелгәч, дәвам итәләр. Синең кызның аягы сынган дип белешмә язарбыз. Иртәгә төштән соң Розаның үзен, паспортын алып, бүлмәмә кил, ярыймы?
Әдиләгә рәхмәтләр укып кайтып киттем. Роза, карышмыйча, билгеләнгән көнне минем белән дустымның кабул итү бүлмәсенә килде. Әдилә кызны җентекләп карады-тикшерде, төрле сораулар бирде. Икенче көнне билгеләнгән вакытка килеп, Розаның аягы таеп сынуы, гипслануы һәм дәвалануы турында белешмә алдым. Шушы белешмәне тотып, кызга академик ял сорарга дип Казанга университетка киттем. Тел белгечлеге буенча өч ел укуы турында белешмә дә яздылар, кызга академик ял да бирделәр, читтән торып укуга күчү тәртибен дә аңлаттылар.
Казаннан кайткач, тиешле кәгазьләрне җыйнап, билгеләнгән көнне, төштән соң Роза белән икәү мәгариф бүлегенә киттек. Биредә кыздан кирәкле кәгазьләрне тутырттылар, эшкә кабул ителүен игълан итеп, Розага яңа эшендә уңышлар теләделәр, иртәгәсе көнгә мәктәпкә эшкә килү тиешлеген искәрттеләр. Татьяна Алексеевна дигән укытучы бүген соңгы дәресләрен биргән икән, аннан ялга китә. Роза аның урынына укытачак.
Мәгариф бүлегеннән чыккач, Роза укытасы мәктәпкә киттек. Бу мәктәптә әллә ничә кат булганым бар иде.
− Исәнмесез, –дидем мин, укытучылар бүлмәсе ишеген ачып, − сезгә яңа укытучы китердем, үз арагызга кабул итегез! Роза Рәшитовна − урыс теле укытучысы.
Берничә укытучы башларын күтәреп, безнең белән исәнләштеләр. Бүлмә түрендәге ишектән директор − Валентин Леонидович килеп чыкты.
− Исәнмесез! Бик яхшы. Сезнең туганыгызмыни ул безгә эшкә килүче кыз?
− Әйе, − дидем мин, – университетта бик яхшы укыды, ләкин соңгы араларда мәктәптә эшләп карыйсы килде.
−Алайса, бик кулай форсат туган, Татьяна Алексеевна урынына эшләп карасын соң. Исемегез ничек була? − дип сорады директор кыздан.
− Роза... Гайниева Роза Рәшитовна.
− Хуш киләсез, Роза Рәшитовна. Рәхим итеп эш урыны, эш тәртибе белән  таныша торыгыз, алайса.
− Рәхмәт...
Директор бүлмәдән чыгып ките.
Роза бүлмәгә тартынып кына кергән иде. Аңарда бала вакытыннан калган оялчанлык әле дә сакланган. Кемдер кызга утырырга урын күрсәтте.
– Татьяна Алексеевна, – дидем мин, безгә өстәлнең аргы башыннан тын гына карап утырган укытучыга, – Роза Рәшитовна декрет ялыгыз үткәнче сезнең урынга эшләп торачак. Аңарга сөйләр сүзләрегез, киңәшләрегез юкмы?
– О-о, бигрәк яхшы! Әйдәгез, сезгә үзем җитәкләгән сыйныф бүлмәсен күрсәтәм.
Без Роза белән аңа иярдек. Укытучылар бүлмәсеннән чыккач, ярым караңгы озын коридор буйлап шактый барасы икән. Ул буш иде. Күрәмсең, балалар укуны тәмамлап өйләренә таралган. Ниһаять, сул яктагы соңгы ишек каршында тукталдык. Татьяна Алексеевна, бүлмә ишеген ачып, безне эчкә уздырды, аннан үзе керде.
− Менә якты, җылы сыйныф бүлмәбез. Биредә бишенче «А» сыйныфы укый. – Ул, өстәл янына килеп, Розага эш тәртибен аңлатырга кереште. Мин аларга комачауламас өчен арткы парталарның берсенә барып утырдым.
Роза, Татьяна Алексеевнаның киңәшләрен тыңлап, ул биргән барча кирәкле дәреслекләрне, укыту планнарын төяп, мәктәптән күтәренке кәеф белән чыкты.
− Роза, без һичнинди әсбап юнәтмәдек бит әле. Әйдә, китап кибетеннән үзеңә язар өчен ручкасын, дәфтәрен, башка кирәк-ярагын алыйк. Иртәгә иртән чын укытучы булып мәктәпкә китәчәксең. Дәфтәр тикшерергә кызыл ручка да кирәк булачак, онытырга түгел...
Юл уңаена торган кибеттән Розага кирәк-ярак алып чыктык. Өйгә җитәрәк безне бер ир куып җитте.
− Вася дәдәй, сезме соң бу?! Кайтып килүегезме?
− Әйе, баягынак поезддан төшеп калдым. Я ничек, исән-сау тордыгызмы?
− Бар да яхшы, Вася дәдәй! Рекс та исән-сау. Этегезне сагындыгызмы соң?
− Сагынмаган кая! Бик җәфаламадымы сезне?
− Ю-ук, ул бик акыллы эт.
− Ә бу сеңелне кем дип белик?
− Әмилнең Рәшит абыйсын хәтерлисезме? Мәрхүм инде ул хәзер, урыны оҗмахта булсын. Шуның кызы, Роза. Вася дәдәй, Әмил дә өйдә, әйдәгез, кичке ашны бездә генә ашарсыз, берьюлы Украина хәлләрен сөйләрсез.
− Ярый, кыстатып тормыйм.
Ишек кыңгыравына басуга Рексның чыелдап сикергәне ишетелде. Без кайтканга алай ук шатланмый иде, Вася дәдәй кайтуын ничек сизгән? Әмил ишекне ачуга, Рекс тизрәк хуҗасына атылды! Вася дәдәй дә этен сагынган, аны кочагына алып, башыннан сыйпады. Рекс Вася дәдәйнең бер алдына, бер артына төшә, кулын ялый, койрыгын селки...
Укытучының эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Читтән караганда гына ул иң рәхәте укытучы тормышы төсле: көненә берничә сәгать дәрес бирә дә, аннан соң иректә имеш. Юк шул! Шушы дәресләрне үткәрү өчен әллә ничә сәгатьлек дәрес планнары төзисе бар. Әле бит сыйныфтан тыш үткәрелә торган чаралары ничаклы! Барысына да өлгерергә кирәк. Безнең кызыбыз да муеннан эшкә чумды. Псалмалар укуны күптән ташлады. Иртүк мәктәпкә китә, дәресләр биреп, өйгә төшке ашка кайта, ашап-эчеп өй эшләрендә булышкач, үзе белән алып кайткан бер кочак дәфтәрләрне тикшерергә керешә. Аларның эшен бетергәч, алдагы көнгә дәрес планнары яза, я булмаса тагын мәктәпкә чыгып китә. Нинди дә булса дәрестән тыш тәрбия чаралары уздыралар. Билгеле, безнең өчен бу зур шатлык, кыз бала акрынлап яңадан үз хәленә кайтты диярлек. Розабыз кызыксынучан кешегә әйләнде, буш вакыты булдымы, китапханәдән әдәби китаплар алып укый. Әнисе Тамара, көн саен булмаса да, еш шалтырата, кызы өчен шатлана, шалтыраткан саен туктаусыз рәхмәт укый.
Шул рәвешле кышлар үтеп язлар керде, аннан җәй якынлашты. Роза бу вакытта үзен чын укытучы итеп хис итә иде инде. Ул бит берүзе әллә ничә тапкыр ата-аналар җыелышын үткәргән, укучыларын тәрбияләүдә аларга киңәшләрен биргән. Өйдә безнең өчен Роза булса, мәктәптә Роза Рәшитовна дигән хөрмәтле кеше.
Беренче хезмәт хакына Роза Әмил белән миңа бүләк − арка удыргыч җайланма алган. Балакай, безне ничек тә булса шатландырасы килгән инде! Шәп нәрсә: электрга тоташтыруга жуылдый башлый, аркага куйсаң, пластмасса инәләр аркага ябышкан күзәнәкләрне кузгатырга-уарга тотына! Үзенең мең төрле кирәк-ярагы булуга карамастан, безне шатландыру теләге Розада кешелеклелек сыйфатлары саклану турында сөйли, куаныч өстенә куаныч! Кызыбыз тора-бара өс-башын да бераз карады, яңа пәлтә, итекләр алды.
Мин Розага, уку елы тәмамлангач, үз шәһәренә кайтып, кайсы да булса мәктәпкә укытучы булып урнашырга, ә укуын читтән торып дәвам итәргә киңәш бирдем. Биредә кызга уңыш әллә ни елмаерга җыенмый: алмаш укытучы ялдан чыккач, аңа эш урынын бушатырга туры киләчәк, кечкенә шәһәрчектә үз һөнәре буенча эш табуы икеле.
Май ахырларында гадәттәгечә шәһәребез мәктәпләрендә тантаналы «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре уза. Өйгә бер кочак чәчәк күтәреп, бәхетле елмаеп кайтып кергән Розабыз Әмилгә дә миңа да искиткеч чибәр күренде.
− Сеңлем, бигрәк матур чәчәкләр бүләк иткәннәр үзеңә! − диде Әмил сокланып. − Балалар бик яратканнар, ахры, үзеңне.
− И-и, соңгы уку көнен бәйрәм итү күңелле дә бит, аерылулар ямансу, Әмил абый. Бик ияләштек: укучылар миңа, мин укучыларга. Шундый матурлар, акыллылар, ихласлар. Сагынырмын инде, әмма аларны яңадан күрү насыйп булмас, мөгаен, − диде Роза моңсу гына.
− Син борчылма, Роза. Укытучы үзенең яраткан укучылары белән барыбер берзаман аерылыша. Чөнки укучыларның алда үз тормышы башлана. Ә син яңа укучылар кабул итәрсең, аларга белем, тәрбия бирерсең, уңышларына шатланырсың, кайгыларын бүлешерсең... Алда сине, һичшиксез, тагын да кызыклырак тормыш көтә. Инде азмы-күпме тәҗрибәң дә бар, шулай бит?
− Әйе, −диде Роза. – Әмил абый, Роза апа, сезгә нинди рәхмәтләр укысам да аз төсле. Мин үзем белән нәрсә булганын уйларга да куркам, ни өчен шулай килеп чыкканын да аңлата алмыйм. Әле ярый сез очрадыгыз...
− Менә үзең дә аңладың, Роза сеңлем, кешене эш кенә кеше ясап тота. Шушы кыска гына вакыт эчендә күпме балага белем бирдең, алар сине тиз генә онытмаячак. Әгәр үз хезмәтеңнең башкаларга кирәклеген тоеп яшәсәң, менә шушы була яшәүнең төп мәгънәсе.
Бу көн безнең өчен дә чын бәйрәм булды: ихластан шатланган Розабыз бөтен өйне матур чәчәкләре белән бизәп чыкты, арада иң матур чәчәк безнең өчен Роза үзе иде.
Икенче көнне, җәйнең матур, кояшлы иртәсендә туганыбызны тыныч күңел белән поездга кадәр озаттык. Перронга килеп басуга, диспетчер тирә-юньне яңгыратып, поездның күрше стансадан чыкканын хәбәр итте. Бераздан ерактагы поездның әче гудок тавышы колакларны ярып үтте. Без кирәкле вагон тукталышын чамалап арлы-бирле карангалаган арада тиз йөрешле поезд тәмам якынлашты, ахырда пуфылдап үз урынына килеп басты. Кирәкле вагонны табып, ишек катына килгәч, Роза Әмил абыйсын кочаклап хушлашты, аннан миңа сарылды балакай.
− Әмил абый, Фәйрүзә апа, мин сезнең яхшылыкны бервакытта да онытмам! Хушыгыз! – диде Роза, вагон ишегеннән безгә каерылып карап.
− Хуш, Роза, хәерле юл сиңа! − дидем мин, ирексездән чыккан күз яшьләремне сөртеп. − Исән-сау кайтып җит, шалтырат, яме?! Әниеңә сәлам тапшыр бездән!
− Ярар, апа, абый, сау булыгыз!
Поезд тәгәрмәчләре яңадан салмак кына әйләнергә тотынды, бераздан, тизлек җыеп, кызыбызны бик еракка, туган якларына алып китте...
 


Фирдәвес ГАЛИЕВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepic.diller


«Мәйдан» № 11, 2022 ел

Комментарийлар