Логотип «Мәйдан» журналы

Өрфия шарф

Җәй. Үтәли тишеп караган кояш нурларына кызарган түгәрәк йөзе, тулышып, сусылланып пешкән кызыл алмага охшаган аның. Ул кулындагы тыгызлап тутырылган юл сумкасын әле бер кулына, әле икенчесенә күчерә-...

Җәй. Үтәли тишеп караган кояш нурларына кызарган түгәрәк йөзе, тулышып, сусылланып пешкән кызыл алмага охшаган аның. Ул кулындагы тыгызлап тутырылган юл сумкасын әле бер кулына, әле икенчесенә күчерә-күчерә, үзе елмая-көлә, янында икенче сумкасын тотып барган кызына нидер сөйли. Казан урамыннан шулай йөгерә-атлый баргач, тимер юл вокзалына кереп, Васильево ял йортына баручы электричкага билет алдылар алар.
Авыл тормышына башы-аягы белән кереп чумган хатынның, тимер юл вокзалына кергәч, күзләрендә курку, ә йөзендә гаҗәпләнү билгеләре барлыкка килде. Шәһәр тормышын үз иткән кызы Гөлфиясе тыныч, вакыт-вакыт әнисенә күз ташлап елмаеп ала, әнисенең шундый да самимилегеннән кычкырып көлеп куя да кысып-кысып кочып ала:
– Әни, борчылма, бар да әйбәт булыр!
– Әй, Ходаем, кычытмаган җиреңне кашысаң, шулай була инде ул, – дия ана үзенең йорт-җирен ташлап, ял йортына тәвәккәлләп чыгып китүенә уфтанып.
Шулай билет алып, көтү залына кереп урнашкач, ул бераз тынычланды. Кечкенә балитәген бөреп тегелгән чуар, җиңел күлмәк итәген сыпыргалап, тагын шаяртып алды ул:
– Әле... әниеңне танымассың да кире кайтканда...
Бераз көлешеп алгач, ана кызыннан электричкага ничек утырып китү җаен кат-кат сораштырды. Үзе як-ягына карана, үтеп-сүтеп йөргән кешеләрне тикшерә иде. Илле яшенә җитеп, шәһәр тормышына башка күзлектән караган хатын, үз-үзе белән сөйләшкәләп ала. Янәсе: «Абау, күр инде бу чәчбине, иренә ничек итеп сырышкан, оятсыз, чәчен җыеп куйса бер хәл!?» «бакчи, тегесе ирләр күк авызына тәмәке капкан!..»
Аның бит беренче тапкыр ял йортына баруы. Таблода «Васильевск» язуы күренгәч, икәүләшеп сикерешеп торды алар. Юл сумкаларын кулга, кечкенә сумкасын җилкәгә асып кузгалырга әзерләнгәч, кызы әнисен үбеп-кочып, хәерле юл теләп озатып калды. Ә ана, Аллага тапшырып, күтәренеп алга атлады.
«И-и, шушы сумкаларның авырлыклары, күршесе Маһирә күтәреп караса, таш тутырдыңмы әллә боларга?» – дияр иде. Үзе белә ул нәрсә тутырганын, ял йортына кирәк-яраклар: эчке киемнәр, гомерендә бер киясе спорт костюмы, су коену костюмы, алмаш күлмәкләр: җиңелләре дә, суык булса, калынраклары да бар, җыя торгач, ике сумкасы да шактый авырайган икән шул. Аяк-куллары сызламаса, бу кадәр дә авыр булмас иде лә бит, әнә шул сызлаулары бераз басылмасмы дигән уй белән бара да инде ул ял йортына. Электричка станцасына кадәр ничек итсә-итте, өстерәп булса да алып килде ул сумкаларын. Тимер ишекләр ачылуга,  дәррәү барысы да эчкә ашыкты. Артына борылып караса, берәү дә калмаган, инде атлыйм гына дигәндә, аның уң кулындагы сумкасы кинәт җиңеләеп китте.
– Пожалуйста! – диеп, авыр  сумкасын кулына алып, берәү аңа эчкә узарга кушып көтеп тора иде. Күңеле белән рәхмәтләр укып, шул ук вакытта шикләнеп тә, бу кешенең йөзенә таба борылып караган иде дә, ул мыектан башка берни дә күрмәде. Йөрәге «жу» итеп китте дә яңадан борылып карады, аңа зур мыеклы, кысык күзле, тәбәнәк буйлы берәү елмаеп карап тора иде. Мыек эчкә узып, алдагы рәттәге утыргычларга күтәреп кергән сумкасын куйгач, хатын аңа «ыспасиба»сын әйтеп, тынычланып калды. Ә тегесе каршы якка килеп утырды да хатыннан күзен дә алмыйча карап тора башлады. Бу чекерәйгән караштан аңа ничектер бик уңайсыз булып китте, ләкин ул сиздермәскә тырышып, әле телефоннан аны озатып калган кызы белән сак кына сөйләшеп алды, әле тәрәзнең  теге ягындагы аның артыннан калмый йөгереп баручы наратларга карап бара башлады, кыенсынмас микән, дигән уй белән кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, фырылдатып борынын да сөртеп алды. Юк! Мыек ничек күзен текәгән, шул килеш, хәтта күзен йоммыйча да аңа карап бара иде. «Абау, нинди тәрбиясез кеше?» диеп уйлагач, теге русчалатып сүз катты:
– Сезнең янга утырырга ярыймы?
Хатын дәшмәде.
– Сез кая барасыз?
– ...
– Бик авыртынасыз бугай? – дигән сүзләргә дә җавап ишетмәгәч, аның янына ук килеп утырды да тагын тишеп керердәй күз карашы белән юлын дәвам итте. Хатын, ни булса ул,  дигәндәй муенындагы юка шарфын йөзенә каплап, күзен йомды һәм шакы-шокы баручы тимер тавышын тыңлап, шул тибрәтүгә селкенгәләп бара башлады, янәсе «нишләр икән бу?»
Мыек кычкырып көлеп куйды да:
– Сез бик шук икәнсез? – диеп, аны сизмәгәндә кочып та алды. Ир үзе бу хәрәкәтеннән уңайсызланыптыр, тамак кыргалап, яңадан каршы якка урнашты. Хатын йөзенә каплаган зәңгәрсу шарфын сак кына төреп, кечкенә сумкасына салып куйды да елмаеп алды. Әнә шул мизгелне күрми калган мыек, йөзенә ачулы кыяфәт чыгарып бераз баргач, үзенә-үзе әйтеп куйды:
– Чебен тимәс чер итәр.
Тәрәзәгә текәлеп бераз баргач, тагын бер «атака ясап карыйм» дигәндәй, татарчалап ягымлы итеп:
– Чибәр ханым, сез миңа ачуланмагыз инде, вокзалда озатып калган кыз – сезнең кызыгыз иде ахрысы, – диеп куйды.
– Әйе, – дигән җавап алгач, мыек якынрак килеп утырырга ният итеп талпынып куйды, ләкин базмады. Әнә шулай башланып киткән аралашуның ахыры аянычлы бетәр диеп уйламаган да иде ул.
Мыекның чын исеме Газим булып чыкты, Газим Габбасович дип таныштырды ул үзен. Тумышы белән ул Уралдан икән, татар егете, ниндидер бер акцент белән урысча сөйләшүеннән үк сизгән иде инде ул аны. Отставкадагы подполковник икәнен белгәч, ул шүрләп куйган иде дә, шаярып сөйләшү-көлешүләр өстен булып чыкты. Хатын аннан:
– Подполковник татарча ничек була? – дип сорады, җавабын үзе үк әйтеп көлде:
– Полковник асты!
Мыек аңа ачуланмады, көлде генә,  аларның аралашу сүзләре төрле төскә керде. Бик итагатьле һәм шаян булып чыкты ул, сүзгә дә тапкыр, ничектер каһкаһә белән көлә иде. Сөйләшә торгач, мыек аның яраткан «Сибелә чәчем» җырын көйләп:
– Бу җырны ишеткәнең бармы? – диеп сорап куйды, хатынның баш кагуыннан риза калып, икәүләшеп ул җырны шыңшып бара башладылар алар. Сүз сүзне тартып, мыек азгын хатын-кызлар турында авызын ачуга, хатын бу турыда сөйләшәсе килмәү билгесе итеп, теге шарфын сумкасыннан алып тагын йөзенә каплады. Мыек көлеп куйды да аның янына ук килеп утырды. Такмак көенә, хатынның колагына ук килеп җырлап бирде:
 
Өрфия шарф бәйләдең,
Ап-ак муеннарыңа.
Бер күрүдә гашыйк булдым,
Кертче куеннарыңа.
 
Бу юлларны ишеткән хатын, селкенү түгел суламыйча да, күзләрен шар итеп ачып, мыекка шарф астыннан карап катты:
– Өрфия? Каян белә?
...Яшьлеге исенә төште аның. Туган авылында мәдәният йортында эшләгән чагы, авыл яшьләре белән спектакль әзерләделәр алар. Яшьтәшләре арасында дәрәҗәле дә иде ул, сүзе дә үтемле иде. Мәдәният йортына спектакль кабатларга килгәч, җыелышып чәй эчүләре, таяк тотышып чишмәгә суга барулары, Алла Пугачеваның яңа җыр тәлинкәсен җыелышып тыңлаганда егетләр турындагы эч серләрен бүлешүләрен – эш планы кебек, бер тәртипкә салган иде ул. Һәр эшнең үз көнен билгеләде, кич утырырга чыкмаучыга шелтә белдереп шаярулары, әле дә истә аның.
Шулай бервакыт, спектакль әзерләп  авылдашларына күрсәткәндә, матур булачагын валлаһилап, әнисен дә алып килде ул мәдәният йортына. Үзе спектакльнең режиссеры булса да, әби-чәби ролен уйнарга җитешә иде тагы. Бу юлы да әби ролендә эчке күлмәктән, кулына комган тотып сәхнәгә чыгарга  тиеш ул. Бергә уйнаучы егетләре берәр хилафлык ясадымы, әллә үзе ялгыш егылды, комганы-ние белән барып төште ул сәхнәдә. Ашыгу бәласедер инде диеп, спектакльдә егылырга тиеш булмаса да, сикереп торды да, халыкка кушылып, үзе дә рәхәтләнеп көлеп, уенын дәвам итте. Хикмәт, егылгач, комганга салып куйган су түгелмәде, ә комган эчендә су урынына зәңгәрсу төстәге шарф бөгәрләнеп ята иде. Комган эченә салынган бүләк аңа дип аталган булса да, игътибар итмәскә тырышып, шарфны комган эчендә калдырды ул. Өйгә кайткач, әнисенең бер сүзе, бүләкне оныттырып, йөрәген яндырды кызыйның:
– Әй, кызым! Хурлар иттең... Авыл халкы алдында оятка калдырдың... Йон эрли торган кабаңа кире ягың белән утырдың бит, сулагай түгел бит син, кызын эшкә дә өйрәтмәгән, диярләр инде мине, – диеп бик борчылды ул вакытта әнисе. Күрше-тирәләре әнисенә төртке сүзләр әйтмәсен диеп, шул җәйне үк кеше бакчада казынса, ул йон эрләү кабасын кулыннан төшермәде, барыбер эрләргә өйрәнде кызый.
Әзер күренешне калдырып булмый бит инде, алар бу спектакль белән күрше авылга барырга уйладылар. Яхшы гына чыгыш ясаганнан соң, көчле алкышларга, рәхмәт сүзләренә күмелеп, егетләр дә озата кайтты үзләрен. Ике егет алар белән бортовой машинада кайтса, берсе арттан матай белән элдерә. Кулына бакча гөлләре тоткан егет аның янында калды. Матайда җилдергәндә чәчәкләрнең таҗлары коелып бетүгә дә карамастан, кызның зәңгәр күзләренә карап, егет аңа таба сузды аларны. Бирмичә калдырмыйм тагы монысын, дигәндәй ашыга-ашыга куен кесәсенә тыгылды егет, аннан зәңгәр чәчәкле юка, матур шарф чыгарып кызның ак муенына салды да:
 
Өрфиядәй шарф алдым,
Сиңа булсын бүләгем.
Яндырма, зинһар, яндырма,
Миндәй егет йөрәген, –
 
диеп, кызның күзләренә карап калды.
Сүзсез калган кыз ни дип уйларга да белмичә тораташ катып калды.
– Исемеңне дә белсәм, тынычлап йоклар идем, – дигән сүзенә дә җавап ала алмады егет.
Беренче мәхәббәте булып калган зәңгәр күзле кызны егет күңелендә озак саклады бугай, чөнки кызга озак кына хатлар да килеп торды, сирәк кенә булса да, ул кыз янына килгәләп тә йөри иде. Шарфны гына каядыр югалтты ахры, кызый күпме генә эзләсә дә табалмады.
...Хатын шарф хатирәләрен, күпмедер секунд эчендә хәтереннән йөгертте дә йөзенә каплаган шарфын йөзеннән тартып алып, кинәт торып басты. Авызын ачып төртмә сүзләр яудырырга теләгән иде дә «полковник асты – мыек», аның каршысына тезләнеп басты. Хатын тагын сүзсез калды, шуннан файдаланып тегесе җырлап җибәрде:
 
Өрфия шарф астыннан,
Зәңгәр сөрмәләр балкый.
Башны әйләндереп, синнән
Мәхәббәт исе аңкый.
 
Ярый әле, эликтричканың салонын яңгыратып, «Васильевский» ял йорты тукталышы турында хәбәр иттеләр. Ул бик ялынып сорагач, мыекка телефон номерын ашыгып кына әйтте дә тиз-тиз сумкаларын кулына алып, чыгар юлга атлады. Саф татарча итеп:
– Исемең ничек синең? – дигән сорауга борылып караса, аның күзенә  очлары түбән төшкән мыек кына күренде кебек, ике адым атлагач, янә борылды. Абау, җаным, теге «полковник асты» сораулы карашы белән моңсу гына тезәннекләнгән хәлдә басып тора икән. Хатынның йөрәге шикләнеп калды: «Бу рәнҗеми микән миңа?»
Электричкадан төшкәч, ял йортына таба күрсәтүче укны караштырып, биш катлы гүзәл бинага таба якынлашты ул.  Куллары авыртудан юл сумкаларын җиргә куя-куя, көч-хәл белән барып җитте, ә үзе «кеше генә көлдермәсәм ярар иде инде, Илаһым, берни белмим, урысчасы да такыр, кыюлык та чамалы, теге кеше рәнҗемәде микән инде миңа», – диеп төрле сорауларга чумылып эчкә үтте. Аны мөлаем гына бер ханым каршы алып, танышып бүлмәсенә кадәр озатып куйды. Шулай беренче каттагы бүлмәгә урнашкач, кызына килеп җитүе турында хәбәр бирде дә бернигә карамый ятагына ауды да йокымсырап та киткән.
...Яланаяклап кына су буена каз бәбкәләрен санарга төшкән, имеш. Муенына яшел буяу буялган бер бәбкә, суның икенче ягында башка ояга кушылган да, ярсып-ярсып, үз әнисен эзли. Кызый аны шарламага кереп, үз ягына куып чыгарырга уйлады. Кергән саен су тирәнәйгәннән-тирәнәя бара, ул күлмәк итәге суга чыланмасын диеп, иелеп итәген кулына алуга, муенындагы юка шарфы суга төшеп китте. Кызый каз бәбкәсенә күз ташлап алган арада, шарф суда кызу тизлек белән агып та китте...
...Ишек шакыдылар. Кинәт сикереп торды да шакучыга ишек ачарга китте, «Кем ул?» – диеп тә сорамыйча ачкычны борып җибәрсә, ишекне ап- ак чәчле, өлкән яшьтәге бер абзый ачып та җибәрде. Ул:
– Ни хәл, күрше? Әйдә ашарга барабыз! – диеп елмаеп басып тора иде. Хатын да күптәнге танышын очраткандай, хәзер, диеп, муенындагы шарфын тиз генә тартып алды да ятагына ташлап, тиз генә ишекне бикләп, абзыйга иярде. Абзый да үзе белән дә таныштырмый, аның белән дә танышмый гына, ял йортын мактый-мактый аны ашханәгә таба алып китте. Хатынны унберенче өстәлгә урнаштырдылар, ә ак чәчле абзыең ике-өч өстәл арырак китеп утырды. Табынга куелган кичке ашка тотынгач, ул карыны ачканын тойды. Шулчак, өйдәге шикелле куе итеп ясалган сөтле чәй эчәсе килеп китте аның. Эх, хәзер үз өендә булса, ике чынаякны ялт итеп каплап куяр иде дә бит, ярый инде, кунак хуҗаның ишәге диләр бит, ни бирсәләр шуңа риза булырга кирәк диеп, ризыкланды, амин тотып урыныннан кузгалды. Әнә шулай, ни кушсалар шуны үтәп, ни бирсәләр шуны ашап унсигез көн үткән дә киткән.
Ике-өч көнгә бер теге «полковник асты» да шалтыратып хәлен белгәләп торды аның. Беркөнне шалтыратканда, Казанга экскурсиягә алып барырга иде исәбе, шул ак чәчле абзаң гына «сөям, сөям» диеп теңкәсенә тиеп бетте, каһәр. Кая барса да, каршысына чыгып, юлын бүлеп, гел аяк астында буталып йөрде. Олы кеше бит, үпкәләтмим инде  диеп, аның белән кич утырырга да чыкты, тамашаларга да баргалады. Хатип Хабирович дип таныштырган абзаң, ялның соңгы көннәре якынлашкач: «урлыйм мин сине!» – диеп сәер сүзләр сөйли башлады. Ничек итеп котылырга белмәгәч, «мине ирем килеп ала, әле генә хәбәр бирде» – диеп, булмаган ирен бар итте ул.
...Ире белән аерылышканнарына инде биш ел тула, шөкер хәзер тыныч яши ул. Гомере буе көнләде ире аны: бу күлмәкне кем өчен киясең, ник аңа елмаеп карап торасың, чәчеңне кем өчен ясаттың диеп рәнҗеткән чаклары бик күп булды. Ул җырларга бик ярата, кунакка-мазар барсалар, син шуңа карап җырладың, аңа карап елмайдың, дия иде. Кул күтәреп суга башлагач, түзмәде, ташлап чыгып китте ул ирен, ялгыз яши башлады. Шөкер, бер бөртек кызы аны ташламый, кайткалап тора.
Ире килә, янәсе, Аллам сакласын, килә күрмәсен, үзеннән ундүрт яшькә өлкән абзаңнан котылу өчен генә шулай диде ул.
Санаулы көн тиз уза бит, соңгы көн итеп, ак башлы абзый аны кафега чакырды, куеныннан бик тә матур зәңгәрсу төстәге юка шарф чыгарып хатынның муенына бәйләде дә, җае чыкканнан файдаланыпмы, бик озак кына кысып кочаклап торды. Хатынның зәңгәр күзләренә тутырып карап торды да, онытмыйм тагын дигәндәй, кабаланып куен кесәсен актара башлады, эзләнә-капшый торгач, чалбар кесәсеннән бер кәгазь кисәге алып, бик дәрәҗәле итеп, күзлеген киеп, укый башлады:
 
Өрфия шарфлар алдым
Казан базарларыннан.
Арала, зинһар, арала
Сөю газапларыннан.
 
Әстәгафируллаһи тәүбә! Нишләгәннәр соң бу ир затлары?! Ире белән егерме биш ел яшәп аңа багышланган җыру түгел, матур сүзләрне үз гомеренә бер дә ишетмәгән хатын, тирә-юньдәге бу ирләрнең чираттагы уеннарына ышанырга да ышанмаска да белмичә, аптырап калды. Бу ак башлы бабайга да сөю уты кабынган бит.
Ни дип әйтергә дә белмичә, сүзсез утырганда, кинәт кенә кесә телефоны шалтырап, бу кыен хәлдән ансат коткарды аны.
– Гафу итегез, – дигән сүзен әйтте дә өстәл артыннан торып, кафедан чыгып ук китте, аның артыннан бер тотам калмый чыккан бабаң, күзен мөлдерәтеп ишек төбендә басып калды.
Кызы сагынган аны – Гөлфиясе, килеп китәм яныңа, бик сагындым дип әйтүе икән. Уңайсыз хәлдән шулай тиз котылуына сөенеп,  озаклап сөйләште ул кызы белән. Яшьләр синнән-миннән күп белә дигән уй белән, кызыннан киңәш сорарга уйлап, бу бабай белән мыек турында сүз катты ул. Ә кызы:
– Чо, ты потеряешь, мыекны чакыр, – дигәч, уйга калды. Гөнаһысын кая куярсың, чакырмый да булмый, бу бабаңнан да котыласы бар диеп уйлап йөргәндә, беркөнне кичке аштан соң, «полковник асты» шалтыратты аңа. Хатынның әйтәсе сүзләрен авызыннан тартып алды диярсең:
– Мин сиңа кунакка киләм, каршы ал! – диде өзеп кенә. Хатын дәшми торганда, трубканың теге ягындагы «мыек» тавышы: «молчание знак согласие» дип тә әйтеп куйды.
Рәхмәт төшкере, Хатип Хабировичның кайтыр көннәре якынлашкан икән. «Мин сине бик яраттым, хатынымны да алай яратмаганмын икән, синең янга килсәм ярыймы?» – дигән сорауга хатын ашыга-кабалана:
– Ирем килә бүген, – диеп ярып салды.
Мыек килгәч алар, бергәләп Идел ярына төштеләр, урман аланнарын берничә әйләнделәр. Җылы караш, иркә сүзләр хатынның күңелен күтәрде. Ләкин, бераздан алар арасында ниндидер бер киртә барлыкка килде. Шул ярты көн эчендә бер-берсеннән ерагая барганнарын тойдылар алар. Ниндидер бер көч арага керә сыман тоелды. Читтән карап торган ак чәчле бабайның көнләшүен, кырыс күз карашын алар сизмәделәр генә.
Мыек хатын белән саубуллашып киткәч, күңелендә ниндидер бер авыр хис тойды, гаепле кебек уйланып башын аска иеп, алар бергәләп йөргән урман аланыннан атлаганда, кинәт кенә агач ботагы шартлап сынган тавышка борылып караса, куркып калды. Муенына зәңгәрсу шарф бәйләгән килеш имән ботагында асылынып торган олы яшьтәге бер ак чәчле бабайны күреп алды ул. Абына-сөртенә йөгереп килеп җиткәндә, авыр ыңгырашып соңгы сулышын алуы иде аның. Ә күзе шарфка төште: трамвайда барганда чибәр ханым йөзенә каплаган шарф иде ул, шул шарф астында балкып янып торган зәңгәр күзләр карап торалар кебек иде аңа.
Әнә шул нәфис, матур шарф – кеше гомерен кисте. Ир тиз генә телефонын куеныннан алып полициягә шалтыратты да йөгерә-йөгерә ял йортына таба китте.
Зәңгәр күзләреннән энҗе кебек яшьләр агызып, елап шешенеп беткән йөзен яшерергә тырышып, ишек артында басып торган ханымның исемен беренче тапкыр ишетте ул:
– Өрфия Саматовна, бире килегез әле, – диеп чакырып алды аны полиция хезмәткәре.
Өрфия! ...Өрфия шарф... Өрфия Саматовна!
Шигъри күңелле Газим Габбасовичның уйларында шундый юллар тудырды:
 
Өрфия шарфлар бугансың,
Ник бабай муеныңа...
 

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА


Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар