Офык аръягы болытлап тора...
Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар,чөнки яхшылыкта файда һәм савап бар,явызлыкта зарар һәм газап бар.Корьән, “Фуссыйләт” сүрәсеннән.
Гадәттә, мин урамга чыгар алдыннан тәрәзәгә күз төшереп алам: ни хәлләр икән анда дөньяда? Бәлки әле костюм-мазар эләктерәседер, кем белә Аллаһының көнен. Һич көтмәгәндә яңгыр явып китмәгәе.
Ләкин бу юлысы кояшның пәрдә аша чалымланган алтын нур-толымнары уйнаклавы күңелемә тынычлык өстәдеме, тиз генә җыендым да өйдән чыктым.
Подъезд ишеген ачуга уң ягымдагы фәрештәм:
– Дөнья матур! – дип пышылдады кебек.
– Офык аръягы бераз болытлап тора! – дип кушылды күк сул яктагысы.
Мин башымны күтәреп зәңгәр күкләргә төбәлдем. Сабырлыкка уралып тын гына өрфия болытлар йөзә. Кояш аларның аклыгына соклангандай, үткен күзләрен җемелдәтеп биектән-биектән елмая. Тукталышка илтүче юл буендагы юкәләр, яшь кызлар күк, бер-берсенең колагына иелеп сер сөйләгәндәй тоела. Миңа аларның лепер-лепер килеп пышылдашуларын тыңлап баруы рәхәт.
– Дөнья матур! – дип кабатлыйм уң яктагы фәрештәмә кушылып. – Дөнья һич кенә дә ямьсез була алмый, чөнки аны Аллаһы Тәгалә искиткеч камил итеп яраткан.
Шул мәлдә салкынча җил исеп китте, биек күкләрнең бер читендә йөзеп барган караңгы болыт күзгә чалынды. Сул яктагы фәрештәм миңа кушылмавын сиздереп җилкәсен сикеретеп куйгандай тоелды. Беләм: гамәлләрем дөрес булса да гадәтем дөрес үк түгел; дөнья никадәрле үзенең ак һәм кара төсләрдән торганлыгын исбат итәргә тырышса да, бар вөҗүдем һаман яктылык ягына авыша, болытларны гына түгел, кешеләрне дә судан пакь итеп күрергә тели. Күрәсең, мин камиллек үлчәве тәлинкәсендә аклык баса төшкән мәлдә туганмындыр...
Җиһанның гүзәллегенә сокланып бара торгач, тукталышка җиткәнемне дә сизми калганмын. Автобус та алай озак көттермәде.
Йа Аллам, сәеррәк автобуска эләктемме соң әллә мин? Күрче, урыннарны баскычлап-баскычлап урнаштырганнар. Хәер, нәрсәсе сәер инде, бөтен нәрсә чор таләп иткәнчә укмаша ласа җир өстендә. Элек автобусларда да тигезлек иде шул... Рәт арасы да менеп-төшеп йөрешле түгел, урындыклары да гел алга юнәлеп барышлы. Хәер, безнең яшьлек шундый чорга туры килде: артка карау, гомумән, гаеп санала иде. Хәзер башкачарак менә, кемгә алга, кемгә артка карау ошый.
Шулай да, бу юлысы артка төбәлеп барышлы булса да, урыным өстәрәк туры килде. Урамдагы хәрәкәт шау-шуы, кешеләрнең үзара әкрен генә сөйләшүләре бергә кушылып ниндидер серле халәт тудыра; тәрәзәдән сибелеп кергән үткен җил каты сулышы белән чәчләрне сыпыра, барыбер үзенчә итә, кайсы якка теләсә, шул тарафка рәхәтләндереп тузгыта. Берәү түзмәде кебек, күз алдымда чиксез нәфис бармаклар иренеп кенә тәрәзәне ябарга үрелде. Абау! Минем мондый да матур тырнакларны әлегәчә күргәнем булды микән? Үзләре озын, үзләре әллә ничә төскә буялган. Бер... ике... өч... дүрт төс... Рәссам картиналары диярсең. Мин тырнак иясенең йөзенә төбәлдем: «Статуя» дип уйлап куйдым эчтән генә. Гөнаһтыр кешегә болай кушамат тагу. Гафу ит мине, мәрхәмәтле Аллам! Горур, нәфис сыныннан котып салкыннары бөркелә сыман чөнки. Булса да булыр икән! Гадәттә мондый гүзәл ханымнар автобуста йөрмиләр. Йә шәхси машинасы ватылган, йә һава суларга чыккан җирдән ялгыш кына гади халык арасына эләккәндер бу чибәркәй. Бала белән бара икән бит әле. Нарасые кулына тәти уенчык машинасын тоткан көенчә йокымсырап киткән. Әнә уянды да ул. Күзләрен шар ачып, кайда икәнлеген белми аптыраган кыяфәттә, исәнкерәп утыра бирә.
Әлбәттә, үтәли җил балага ярамас. Тик яшь ана тырнакларын җәрәхәтләүдән куркыпмы, пыяланы әкрен генә бер якка этеп карады да кулын кире алды. Аның җиңелчә хәрәкәтеннән борынга тәмәке исе бәрелде. Юк, юк, затлы сигарет иседер инде. Сукыр тавыкка бар да бодай диләрме әле... Бигрәк белеп әйткәннәр лә, әй... Ул арада без тукталышка якынлаштык.
– Әннә-нә-нә! – дигән тавышка күтәрелеп карасам, тагын берәү бала арбасын эчкә тартып кертте дә тәкәббер ханым янынарак урнаштырды. Ике коляска янәшә туры килде. Автобуста үтәли җил уйнавын яшь ана шунда ук сизде һәм тәрәзәне бер тартуда шапылдатып ябып та куйды. Аның эш бәхетеннән ныгыган кулларын бер күз ташлауга чамаларга мөмкин, тырнаклары буялмаган, үзе дә гадиләрдән-гади ситсы күлмәктән иде. Чәчләрен дә артка җыеп төйнәп куйган. Улының да күзләре үткен икән: янәшәсенә утырган малай кулындагы уенчыкны шунда ук күреп алды.
– Әннә-нә-нә! – дип аваз салды ул нәни кулын юлдашы ягына сузып.
Аның йөзендәге хәрәкәтләр: «Ай-яй матур синең уенчыгың, минем мондый машинам юк шул!» – дигәнне аңлата иде кебек.
– Кәрим, балакаем, егылып төшәрсең, матур гына утыр әле, – дип кисәтү ясагандай итте ана.
«Таш сын» исә чит малайның баласына үрелүен ошатмады, юка иреннәрен кыса төште, колясканы сиздермичә генә бераз читкәрәк күчерде. Тик Кәримне малай кулындагы уенчык чиксез кызыктыра, шул ук вакытта күршесенең уенга кушылмавы бераз гаҗәпләндерә дә иде.
– Әннә-нә-нә! – дип газизләрдән-газиз күңел авазы белән ул тагын сәфәрдәшенә төбәлде һәм янә уенчыкка үрелде. Бу юлысы: «Йә, миңа да биреп торчы, тотып кына карыйм инде», дигән кебегрәк ялвару катыш эндәште. Тәкәббер ханым балага, аннан әнисенә кашларын җыерып, канәгатьсез караш ташлады. Үзе дә сизмәстән, елкылдык бриллиант алкаларын, йөзекләрен тоткалап, төзәткәләп куйды. Аның бу гамәле тиңсенмәвен күрсәтеп тора, «хәерче башың белән балаңа шулхәтле ирек бирәсең» дигәнне аңлата иде булса кирәк. Күрмисеңмени киемнәреңне, коляскаңны...
Берәрсенең бизнесмен ирен тартып алгандыр әле, ике күзендә бер оят әсәре күренми, дип уйлап куйдым мин шул мәлдә. Алинә кебек... Динара кебек мәсәлән... Танышларым арасында да күп икән кеше гаиләсенә керүчеләр. Дөресрәге гаилә бозучылар. Тәкәбберлекне сөя бугай ла ир-ат затлары. Салкын чибәрлеккә мөкиббәннәр... Шайтан гаепледер монысына. Кешенең эчке дөньясы аның өчен үзе бер галәм ди имеш.
Сатирә исемле хезмәттәшем дә әнә бер байдан бала табып, тегенең хатынын тәмам чиргә сабыштырды. Сау-сәламәт ир авыру хатын белән яшәмәс бит инде, дип үз-үзен акламакчы була хәзер. Бик беләсең килсә, акча гаепле барысына да, ди. Байларның бөтенесендә дә бер хәл: ирләре сөяркә ягына карый, хатыннары көндәшенең үзеннән кай ягы белән артыграк икәнен белергә теләп, мәгълүмат җыя-җыя чиргә сабыша, ди. Ләкин, акча миңа да кирәк бит, ди.
Мәрхәмәтле Аллам, үзең ярлыка... гайбәт итеп түгел, гыйбрәт итеп кенә искә алуым...
Тик нигәдер алар бер дә мәхәббәт турында сөйләшмиләр шул. Мәхәббәт югыйсә, Аллаһы бүләге. Әлеге сабыйлар да. Бөтен автобусның игътибары аларга юнәлгән әнә.
Тик Кәрим кебек үк әнисе дә аны-моны уйламый, ике нарасыйга төбәлеп ихлас елмаеп торуын белә. Ә Кәримнең күзе күршесендә генә шул. Кызыктыра ла аның уенчыгы. Бала тагын бер кат сәфәрдәшенең машинасына үрелергә омтылыш ясады, тегесе җыерылып, сыңар кулы белән уенчыкны күкрәгенә кысты. Авызын турсайтып ямьсез итеп карап куйды. Кәрим бераз хәл җыеп, уйланып утырып торды, һәм янә үрелеп кабартмадай куллары белән бер яктан коляскага тотынган көенчә күршесенең кул аркасын сыйпады. Ул сыйпауның җылылыгын, йомшаклыгын автобустагы һәммә кеше тойды шикелле. Аның һәр хәрәкәте: «Минем синең белән дус буласым килә, тоттырып кына карат инде уенчыгыңны!» дия иде кебек. Баланың җанындагы бар назын салып, яратып сыйпый белүенә мин гаҗәпләнүдән баш чайкап куйдым. Кайлардан килә диген сабыйга шулкадәр акыл! Әлбәттә, Аллаһтандыр.
Әнисе:
– Кәрим, әтиең акча алгач та үзеңә сатып алырбыз, кешенекенә кызыкма, бәбекәччәем, – дип иелеп, улының кат-кат чәченнән сыпырды.
Күршесендәге бала белән бергә әнкәсе дә ачудан җыерыла төште. Зифа тәкәббер зат үзеннән кыскарак буйлы хатынга ниндидер кимсетүле күз нурларын сирпеп алды да, боларның гадилеге йокмасын тагын, дигәндәй, колясканы янә бер бармак яссуы читкәрәк күчерде. Аннан тәненә ябышып торган кыска, зәңгәрсу елкылдык күлмәген сыпырып куйды. Зәңгәр сөрмәле озын керфекләре арасыннан әллә нинди мәгънәләр сыпылып чыкты. Мин: «Йә, аңла инде үзегезнең кем икәнлегегезне!» дигәнен генә эләктереп кала алдым шикелле.
Ләкин малайдан алай гына котылып булмасы көн кебек ачык иде. Әнкәсе:
– Кәрим, тәтием, алай ярамый, ул синеке түгел, өйдә үзеңнең дә уенчыкларың җитәрлек ләса, – дип караса да күршесенеке кызыктыра төшә иде шул. Уенчыгы күп булса да мондые юктыр ла аның! Аннан уенчыкта гынамыни хикмәт! Дуслар да кирәк ләса ошбу чиксез киң җиһанда!
Кәрим бер мәлгә тынып калды: «Нинди генә чара табарга икән соң моңа? Шулкадәр саран булырга кирәк бит, әй!» – дия төсле иде аның гаҗәпләнгән карашы.
Кинәт кулы муенына җеп белән бәйләп асылган имезлегенә тиеп китте. Менә икән бит хикмәт! Сөенечен кая куярга белмичә, сабый арбасында коштай талпынып куйды, кинәт кояш чыктымыни, елмаюдан йөзе нурланып балкыды. Кинәт ышанычы ныгып киткәндәй тоелдымы, «ыгы-ыгы» дип үзенчә сөйләнде һәм имезлекне өмет катыш җиңеллек белән эләктереп тә алды... Беркавым төбәлеп торды да елмая-елмая аны күршесенә сузмакчы булды. Тик имезлек муенга асылган, шунлыктан аны тарткан саен башы да малай ягына авышты. «Иң кадерле әйберем бу минем. Иң татлы ризыгым шушы. Ансыз яши алмыйм. Йоклый да алмыйм. Ләкин мин аны сиңа һич кызганмыйча бирәм», – дия иде малайның күзләре.
Кайлардан килә адәм баласына мәрхәмәт? Әлбәттә, Аллаһтандыр.
Кайлардан килә адәм баласына игелек? Әлбәттә, Аллаһыдан.
Мин үзем бай ана да түзмәс: «Йә, улкаем, биреп тор уенчыгыңны, аннан төшкәндә алырбыз», – диячәк дип көттем. Ләкин ул бер сүз дә дәшмәде. Газамәтле башын үз югарылыгыннан беразга да кымшатмады. Тәкәбберлек кешеләрне каты күңелле дә итә шул.
Улы исә авызын бәлшәйтте дә машинасын тагын да ныграк күкрәгенә кысты. Болай да булмады. Нарасый, нәни җан иясенең күңеле барыбер бер йомшыйсына ихлас ышана иде бугай. Ничек ул уенчыгын жәлләргә тиеш инде? Машина имезлек түгел бит әле. Теләсә кемгә биреп булмый торган әйберме? Тоттырып кына каратсын иде һич югы. Ул күршесе үзен аңлап бетермәде дип уйлады булса кирәк, «әннә-нә-нә», дия-дия, «ризыгын» янә малайга сузды. Әлбәттә башы имезлеге артыннан тагын да ныграк тартылды, һәм малайга тәмам якынаеп бетте. «Яхшылыкка башы эшли» дип уйладым мин. Бу хәлне күреп торган тәкәббер ананың иреннәре юкарып, тәмам төсе үзгәрде. Шул мәлдә... Шул мәлдә гүя автобусны яшен сукты.
Малай уенчыгын итәгенә ташлады да күршесенең йөзенә нәни йодрыгы белән тондырды. Нарасыйның имезлеге кулыннан төшеп үк китте. Бала бер мәлгә тын ала алмый торды һәм илереп елап җибәрде. Ике иңемдәге фәрештә дә берьюлы кымшанып куйды кебек.
– Мәрхәмәт җиңелде, – дидем мин ихластан әрнеп. Уң яктагы фәрештәм дәшмәде бугай.
– Игелек маңгаена алды, – диде күк сул яктагы фәрештәм кәефсезләнеп.
Инде мин тәкәббер ана улы өчен гафу үтенер дип көттем. Яхшы уйлап һаман ялгышам шул кешеләр хакында. Югыйсә, беләм, адәм баласы тыныч кына яши торган затлардан түгел. Бер-берсенә зыян салып тормаса, адәм баласы булмый да инде ул.
Автобусның тыны кысылды гүя. Миңа да һава җитми кебек тоелды.
– Ник инде авызын капламый, нарасыен рәнҗеттереп тора, – диде сыман сул яктагы фәрештәм түземлеген җуеп.
Уң яктагысы үз сукмагына төшерде:
– Йә, күз алдыңа китер әле, сүз иярә сүз чыгып талаш-ызгыш китте, ди. Яхшылык явызлыкка әверелә бит аннары. Чикне билгеләп буламы шуннан соң? Ә тәрбияле хатын ул чикне атламады. Яхшылык ягында кала белде.
– Кәрим, тәтием минем, әйттем бит сорама дип... – Ананың тавышы калтырана иде.
Сул яктагы фәрештәм борчылып:
– Аңа чиксез авыр ласа... Чигә тамырлары бүртеп чыкты әнә, – диде.
– Шуңа да яхшылык бәхетле затларга гына бирелә. Аллаһы бүләге ул. Аны һәммә кеше булдыра алса, җир өсте күптән оҗмахка әйләнер иде. Хак түгелме? – диде уң яктагысы.
– Син хаклы, – дип хуплады төсле сул яктагы фәрештәм каләмен күңел түремә ташлап.
Әлбәттә мин дә килештем. Килешми мөмкинме? Автобустагы бөтен кеше дә яхшылыкның шаһиты булды ласа. Әйе, тәкәбберлекне беркем дә якламады. Беркем дә каршы да чыкмадымы? Шул гамәлләре белән дә кешеләр яхшылык ягында калдылар мәллә соң?
Мин шуны аңладым: яхшылык күңелдә булырга тиеш икән ул. Күңелдә булган нәрсә барыбер дөньяга чыкмый калмый.
Чынлап та, тәкәбберлек чамасыз икән бу ханымда. Гафу үтенсәң, шулкадәр халык арасында үзеңне гаепле тоярга кирәк бит аннары, дип уйлыйдыр мөгаен. Хәер, ул моны булдыра алыр идеме? Юк, юк, матди байлык кешеләрне иблискә әйләндерәдер. Иблисне дә Аллаһ оҗмахтан тәкәбберлеге өчен җир өстенә куып төшергән. Ә җир өстендә әле ул күпләрне юлдан яздырадыр... Бармак тулы бриллиантлары янәшәсендә йөзек-алкасыз, иске коляскалы бу затлар кем инде, җә? Тәкәббер ана шулай уйлый булса кирәк. Әйе, әйе, чынлап та шулай фикерли ул. Бу хакта аның күз карашы, бөтен вөҗүде сөйли шикелле.
Баланың авыртудан бигрәк, гарьлектән елаганы бөтен кешегә дә аңлашыла иде. Чөнки ул гади елау белән еламый: арбада үз гәүдәсен үзе күтәреп ыргыта. Бармак башы кадәрле уенчык өченме мондый мәсхәрә? Дуслашырга теләгәне өченме? «Йөрәкчел малай булып чыкты, күрче», – дип уйлап куйдым мин.
Беләмен: тәкәбберлек – кара көчләрнең коралы. Күз алдымда кара көчләр белән бәрелештә малай беренче чирканчык алды. Хәер, һәркем үз хатасы аша сабак ала ласа бу җир өстендә. Үзем дә нәкъ шушындый булганмындыр. Ышанам: ул барыбер бераздан бөтенесен онытачак һәм «Дөнья матур!» диячәк.
Мин уйлардан арынырга тырышып тәрәзәгә төбәлдем. Җиһан җәй хозурында тирбәлә. Шәһәрнең гөлбакчасы – ял паркы яныннан үтеп барабыз икән. Бөдрә таллар әйләнәсендә зәп-зәңгәр күл җәйрәп ята. Юан-юан имәннәр, күл буендагы таллардан көнләшкәндәй, сусап, боегып кына тирә-юньне күзәтәләр. Суның һәр тамчысы могҗиза шул. Тамчыдан җыела ул күлләр. Чишмәләр күп иде без үскәндә. Сулары татлы иде. Елгаларга ашыктылар алар. Елгалар диңгезләргә. Тик чал диңгезнең суы тозлырак нигәдер...
Кәрим дә нәни диңгез тамчысыдай тынгысызланды, әнисенең кулларын этте.
Югыйсә, баласы өчен күбрәк әнкәсе әрнеде кебек. Табигый ки, ир бала өчен аналар икеләтә борчылучан була. Хәер, аналарның да тыныч яшисе киләдер шул... Йөзен комач-кызыл тимгелләр басты әнә. Килешле кысык күзләре ачылып, вак карлыганны хәтерләткән күз алмалары эреләнеп киткәндәй тоелды. Көтелмәгән хисләр авырлыгына чыдый алмыйча, күз аллары томаланып алдымы, хатын баскан урынында чайкалып куйды. Аның баш түбәсендә беренче чәч бөртекләре мөгаен шул мәлдә агаргандыр... Автобуска никләр утырганына да үкенгәндер. Тик һәммәсен тешләре белән кысты шикелле. Бер генә сүзен дә йозак-биктән ычкындырмады. Җәннәткә дә иң беренче юмартлар һәм сабырлар керер ди бит... Алай гына да түгелдер... Җимешле агач иелә төшә шул...
Әлбәттә автобустан төшкәч, бу хәлгә, әлеге вакыйгага карата үз фикерен баласына әйтер ул. Андый саранлык әйбәт түгел, дияр. Тәртипсез малай икәнен күрсәтте, алай сугыш чукмары булырга ярамый, дияр... Ә бәлки, яхшылык янәшәсендә яманлык дигәне дә яши. Җир шарының төгәллектә әйләнеше шушы ике төшенчәнең дә тигезлегеннән гыйбарәт. Явызлык һәрчак җиңәргә тели, үлчәү тәлинкәсен тизрәк басып төшерәсе килә, тик яхшылык аңарга ирек бирми. Тоташ көрәш, тоташ көч сынашу, кайчакта буйсыну, кайчакта сыну да, дияр. Сабые әлегә боларны аңламаса да, ана үз сүзен әйтми калмас...
Аннан, башланып кына килгән гомер юлында нарасыйның әле бу беренче дәреседер. Ана үзе тормыш сабакларын шактый үзләштергән булса да, баласының хәзер үк мондый сынауга тарыйсын башына да китермәгәндер. Ашыгуым аркасында барысы да, дип үз-үзен битәрләгәндәй тоелды миңа ул. Йомшак табигатьле хатынга охшап тора шул. Аңа караган саен башта уйлар тыпырчына.
Мин үзем дә ашыгырга яратучан. Тырнак төбем әле дә сызлап тора менә. Токмач кискәндә эләктердем. Әлеге дә баягы ашыгу бәласе инде. Тез башым да әрни. Җайсызрак егылдым ахрысы. Ничектер, ташка эләккәнемне дә чамаламаганмын. Шул ашыгу бәласе янәдән дә. Беренче кат егылганда елаганым хәтердә. Аннан әкренләп еламаска да өйрәнәсең икән.
Тик ашыгабыз шул без... Берәүләребез игелек орлыгы салып өлгерик, дибез. Икенчеләребез намус, әдәп, тугрылык орлыгы сибә. Кемдер ни эләксә, шуны чәчә. Оятсызлык, тәкәбберлек, гаделсезлек... Орлыклар күптөрле. Нәтиҗәләр дә. Нәтиҗәләр турында уйланырга вакытыбыз гына юк. Ашыгабыз... һәм соңга калабыз.
Бу яшь әни дә тизрәк барып җитим дигәндер. Аннан бәла күзгә күренеп килми бит.
«Нәни разбойник»ның исе дә китмәде әнә, башыннан куе зәңгәр башлыгын йолкып алып итәгендәге машинасы өстенә ыргытты да тынычланды.
– Йа, Ходаем, каның да зәңгәр мәллә соң синең, балакаем? Кем өйрәтә сине шулай мәрхәмәтсезлеккә? – дип пышылдады төсле уң яктагы фәрештәм.
– Тәкәбберлек бары тик явызлыкны гына тудыра ала. Башта нәни явызлык була, аннан ул зур явызлыкка әверелә, – диде сыман сул яктагысы. Мин килештем. Нәни явызлык зур явызлыкка әверелгән мәлләрдә кабынгандыр ул илләр белән илләр арасында сугыш уты. Шул ут һәлак иткән ләса халыкларны.
Тәкәбберлек янәшәсендә мондый хәлгә юлыгуың көн кебек ачык ласа.
Мин нарасыйның елавына чыдый алмыйча, әнисенә эндәштем:
– Баланы кулыгызга алыгыз да, минем урынга утырыгыз. Юлга каратып кайтыгыз, әйдә. Тынычлансын әзрәк, – дидем.
Төшәргә дә вакыт җитеп килә иде инде. Әнисе тыңлады. Бала да юлдагы машиналарны күрүдән онытылып китеп елавыннан туктады. Башын әнисенең күкрәгенә салып тынып калды.
Тышта йомшак, җылы нурларын җир өстенә сибә-сибә кояш көлә. Автобус сикертеп куйган саен ул нурлар салмак тирбәлешеп ала. Әйтерсең аларны да бишеккә салганнар. Әйтерсең аларны Кояш белән Җир–әнкә шушылай иркәли, шушылай үсендерә. Күкләр астында нурларның да үз урыны бар шул. Аларга да яктылык, ямь тарату вазифасы йөкләнгән. Ә кешеләргә? Мин тәрәзәдән каерылып автобус эченә күз салдым. Кешеләр битараф күренә, һәммәсе үз уена чумган. Тизрәк барып җитәселәре киләдер, ашыгалардыр. Теге «башкисәр»нең дә уенчыгы алдында таралып ята. Үзе бер ноктага төбәлгән дә гүя йокымсырап китәргә җыенган. Әнкәсе башын тагын да өскәрәк чөйгән сыман. Каргадан карчыга тумый, диләр... Халыкның шушы әйтеме минем баштан сызылып үткәндәй булды.
Автобус тынлыкка батты. Аннан төшкәнче гүя бик озак вакытлар уйланып бардым. Рәнҗетелгән баланы яклап берәү дә сүз әйтмәде бит. Яхшылыкны яклаумы соң бу? Хәзерге яшьләрдән шүрлиләрме кешеләр? Әллә явызлыктан куркалармы? Әллә битарафлык шулай телсез, күзсез итәме аларны? Миңа хәтта куркыныч булып китте. Безне кеше кешегә дус һәм туган дип тәрбияләгәннәр иде ләбаса. Без дуслардан кыенлык күргәндә дә еламаска тырыштык шуңа. Тик ни сәбәпле үзебез теләгән җәмгыятьне төзи алмадык икән соң? Хәер, болар барысы да безнең үткәнебез инде. Ә киләчәк менә шушы балалар кулында. Җир өстендә мәрхәмәтнең юкка чыгасына ышанасы килми әлбәттә.
Тик мин Аллаһ сөеп, җанына мәрхәмәт салып яраткан кешеләрдә аның ни рәвешле юкка чыкканын да аңладым кебек бу мәлдә. Ләкин... янә ялгыштым сыман.
– Әннә-нә-нә! – Бала җиңел гәүдәсен турайтып, зәп-зәңгәр күктә әкертен генә йөзеп барган өрфия болытка бармагы белән төртеп күрсәткәндәй итте дә кинәт балкып көлеп җибәрде. Көләч кояш аның дымлы күзләреннән үпте.
Шул мәлдә автобус тәрәзәсеннән кергән нурлар тагын да яктыра төште сыман. Җил дә инде көньяккарак борылган иде. Ул арада автобус тукталышка килеп җитте, тимер ишекләр ачылып китте.
– Әннә-нә-нә, – дип такмаклады Кәрим әнисенең дә игътибарын таләп итеп.
– Тәкәбберлектән явызлык туа, – дип пышылдады кебек сул як фәрештәм.
– Мәрхәмәт яши! Ә дөньяны мәрхәмәт яшәтә! – дип кушылды гүя уң яктагысы.
– Дөнья барыбер матур! – дип пышылдадым мин.
Фирүзә Җамалетдинова
Фото: https://pixabay.com/ru
Комментарийлар