Очрашу
Соры күзләр җанга баккан чакта ирнең күңеле кузгалды.
Яндыргыч караш йөрәк түренә төбәлеп, барлык яраларын сыйпап узганда, аңа рәхәт тә, шул үк вакытта кыен да иде.
Ялгызлыктан туйган җаны шул караштан сыкрап куйды. Көткән кешесен ул янәшәдә күрермен дип уйламаган иде.
Классташлар белән очрашу буласын ишеткәч тә ул ни уйларга да белмәде. Йөрәге яралы тол ир, ул очрашуга кайтса да үзен ничек тотар, кемгә үз кайгысы белән сыеныр, кайтмаса үкенмәсме?!
Җомга көнне тиз генә җыенып юлга чыкты. Ашыгып юлга чыкмаса, бик тә кадерле әйберсен югалтыр төсле тоелды аңа.
Гомер елгасы акрын гына офыкка таба ага. Мәктәпне бетергәнгә дә инде утыз елдан артык вакыт үткән. Менә ул салмак кына атлап, мәктәп ихатасына килеп керде. Инде башкалар җыелып та өлгергәннәр. Барысы да үзгәргән, олыгайган. Ул кызларның күбесен танымады да.
Иң беренче аны кочаклап алган кызның йөрәк җылысын тоеп, ул кинәт әллә нишләде. Шундый газиз, таныш бәхет исен тойды ул. Чәй өстәле янына җыелгач та, җанына төбәлгән күзләрдән агылган бетмәс моңны күреп, үзгә бер рәхәтлек кичерде. Бу караш онытылмаслык булып күңеленә кереп оялады.
Тол калгач: «Инде бәхетемне таба алмам», – дип уйлаган ирнең җанында өмет учагы кабынды. Бу очрашу аның язмышын үзгәртте, бәхет кояшының яктылыгын, җылысын тоеп ләззәтләнде ул. Кичен табигать кочагында дәвам иткән бәйрәм тантанасында да алар гел бергә булдылар. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, карашып күзләре талмады.
Клубка җыелып, гармун телләре тибрәнүгә бии башлаган классташларына кушылып, аның да аяклары үзләреннән үзләре бию көенә баса. Изүләрен чишеп, яшьлектәге сыман шашынып, җанын ачып биюче ирнең һәр хәрәкәтен, керфек тибрәнешен күзәтүче күзләрдән наз агыла. Бу инде бер класста укыган егет белән кыз очрашуы гына түгел, җаннар кавышкан мизгел иде. Таралышкач та, алар бер-берсеннэн аерылмадылар. Таң сызылганчы бер-берсенә сыенып серләштеләр, хушлашып аерылыштылар. Ир аның телефон номерын алганда: «Айга бер шалтыратырмын», – дисә дә, көн саен саннар җыйды. Таныш тавышны ишеткәндә дә, җанга оялаган караш тынгылык бирмәде. Ялыктыргыч ялгызлыкның куеныннан ычкынып, шул күзләр янына ашкынып очып китәрдәй булып, минутларны санады. Ниһаять ул барысына да кул селтәп, вокзалга юнәлде.
Билет алып автобуска кереп утыргач та, башындагы уйлардан арына алмады. Тормыш куйган сынауларны узып бергә була алырлармы?!
Өмете: «Әйе», – дип җавап бирсә дә, каршылыклар күп. Икесенең дә язмышлары катлаулы. «Ярый, Аллага тапшырдык», – дип ул үз-үзен тынычландырырга тырышты. Чакрымнарны узып, автобустан алда чапкан күңелен тезгенләргә теләсә дә, күңеле аңа буйсынмады. Ул күптән көткән кешесе белән бергә иде.
Автобус туктап, ишекләр ачылуга үк күзләре белән ир аны эзләде. Ул күренми, бәлки килмәгәндер, – дигән уйларга чумып, баскан урыннан кузгалырга куркып торганда, үзенә төбәлгән карашны тойды. Классташы килгән, көтә, каршына елмаеп атлый. Ир аны кочып алды. Хатынның кайнар куллары, назлы сулышы бозланган җанын эретеп җибәрде. Кулга кул тотынышып тукталышка атладылар. Өйгә кайтып җиткәнче серләшсәләр дә, сөйләшеп сүзләре бетәрлек түгел. Әйтерсең лә гомер буе янәшә яшәгәннәр дә, бик озак аерылышып торганнан соң янәдән кавышканнар. Бәхетле елмайган күзләрдә чык тамчылары да ялтырап ала. Җандагы ләззәтне сөйләп тә, язып та аңлатып бетерерлек түгел иде.
Өйдә сөйгәненең улы белән килене каршы алдылар. Ачык йөзле, сөйкемле балалар белән күрешеп, ул туган йортына кайтып кергәндәй җылылык, наз тоеп түргә атлады. Җан сердәше табын әзерләгәндә, яшь кызлардай каушавын күзәтеп, аның да нәкъ шундый хисләр кичерүен аңлап, аны тынычландырырга тырышып елмайды. Балалар да аларның халәтен аңлады бугай. Аларны ялгыз калдырып чыгып киттеләр.
Икесе генә калгач тынычлап, гәпләшә-гәпләшә токмачлы тавык шулпасы, кызарып пешкән пәрәмәчләр белән сыйланып хушланганнан соң ир, якынын күптәннән хатын-кыз назы күрмәгән кочагына алды. Икесенең дә күңелләре наз белән тулы. Икесе дә ялгызлык диңгезен кичеп, дулкыннар белән көрәшеп туйган җаннар. Бәхет бишегендә тибрәлгәндә, Аллаһыга рәхмәт әйтеп, бу очрашуның икесен мәңгелеккә кадәр бергә кушуларын тели иделәр. Сөйгәне пышылдап аңа:
«Бозланган җанымны җылытты
Учактай кап-кайнар кулларың.
Бәйлик тә чәчләрне чәчләргә,
Үтик без бергәләп, кадерлем,
Тормышның катлаулы юлларын!..» –
дигәндә ирнең күзләреннән бәхет яшьләре тамды. Ул бит кемгәдер тансык, газиз, кадерле. Аны көтеп торучы, сагынучы, ничек бар шулай кабул итүче, гомер кояшы баеганчы бергә атларга теләүче, яралы җанын җылытучы якын кешесе бар. Язмыш канатын каерып ялгызлыкта сынаса да, көчле рухы белән әле ул аңа таяныч булачак. Сикәлтәле тормышның сынауларын бергәләп җиңәчәк алар. Шушы ышаныч аның йөрәгендә тау-ташларны күтәреп атларлык көч уятты. Әле бергә узасы юллар, шатлык-кайгыларын бергә уртаклашып яшиселәре, гомер көзләрен, кышларын тигезлектә каршылыйсылары мөмкин икәнлеген төшенгән ирнең дә, ирләр кебек авыр тормыш йөген күтәреп, күпме елларны ялгызлыкта уздырган хатынның да күңелендә әлеге мизгелләрдә бәхет кояшы елмая иде.
Әлфия СИТДЫЙКОВА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik
Комментарийлар