Логотип «Мәйдан» журналы

ОЧРАШУ

Хикәя.

Үтә дә икән соң гомер. Әле кайчан гына мәктәптә парта арасында утырган малайлар һәм кызларның бүген күбесе инде әби-бабай булып та өлгергән. Кайберләренең хәтта өчәр, дүртәр оныгы бар. Ә менә быел мәктәп бусагасын соңгы тапкыр атлап чыкканга нәкъ утыз биш ел. Биш ел саен очрашып торалар үзләре.
Алдагы очрашуларын бик күңелле, истә калырлык итеп үткәргәннәр иде . 25 еллыгында да, 30 еллыгында да шактый күп классташлар очрашуга кайттылар. Ләкин 30 еллык очрашуга бер кешегә кимеде 10 «Б» ның саны: инфаркт белән араларыннан Айдар китеп барды. Озатырга бик күп сабакташлары кайта алды. Һәрберсе аның соңгы очрашудагы сүзләрен искә төшерде:
– Әйдәгез әле, ел саен очрашкалап торыйк, биш ел бик күп була бит ул. Иртәгә кем бар да, кем юк, – дигән иде Айдар шул вакытта. Әйтерсең, үзенең үләсен алдан ук белгән. Кем белә инде, бәлки, күңеле белән нәрсә дә булса сизенгәндер дә. Авыртуын белгән булган икән шул. Ул вакытта ук больница юлын бик еш таптарга туры килгән аңа.
Шуңа күрәме инде, әллә сагынышканнармы, бу юлы очрашуга хәстәрлекне көздән үк башладылар. Хәзер бит интернет заманы. Һәркемнең кесә телефоны бар. Шуңа күрә, ватсаппта үзләренең классташлар группасын оештырып, вакытлары булганда шунда кереп, бер-берсе белән рәхәтләнеп язышып, хәл белешеп тордылар.
Бу юлы да очрашу турында, аны кайчанрак үткәрү кулайрак булыр икән дип, көздән үк сөйләшә башладылар. Соңыннан, март айлары тирәсендә, төгәл көнен дә билгеләп куйганнар иде.
Һәркемнең үз дөньясы бар бит: кем эштә була, кемгә кунаклар кайта, кемдер үзе кунакка бара, чит илгә путевканы алдан ук алып куючылары да бар. Сөйләшә торгач, бердәм булып, 22 июньгә тукталдылар.
Сабан туенда очрашу оештырып булмас, туганнар кайта, алар белән утырабыз, – дип, анда очрашуны күбесе кире какты. Шуңа бу датаны бик кулай күрделәр. Кайберләре, сугыш башланган көн бит бу, дип шаярткалап та алды.
Ниһаять, ул көн дә килеп җитте. Чаллыда торучы Гөлнара белән Дилүс, Илшат, Түбән Камадан килеп җитешкән Алмаз, алдан ук сөйләшеп куеп, азык-төлекне, калган бөтен кирәк-яракларны алып, үзләре туып-үсеп, укып чыккан Бикбау авылына таба кайтырга чыктылар. Авылда яшәүче классташ кызлары Изалия бәлеш, торт пешерергә алынган иде, анысы бик оста пешерүче булып чыкты.
Илшат үзенең  мангалын алып кайта. «Теләсә каян кирпеч юллап йөргәнче, тизрәк булыр», – диде ул. Шашлыкны да, кибеттән алганчы, үзебез ясыйбыз, дип сөйләштеләр.
Сәгать көндезге унбергә яңа салынган мәдәният йорты каршысында очрашырга сүз куешканнар иде. Әле тегесен, әле монысын көтә торгач, шактый гына вакыт узды. Әллә кайларга хәтле таралышканнар шул элеккеге классташ малайлар һәм кызлар, тиз генә кайтып җитешә торган түгел. Әлмәт, Чаллы, Азнакай, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Казан, Кукмара, Алабуга, Чүпрәле, Яшел Үзән – саный китсәң әле тагын бардыр. Кыскасы, бөтен Татарстанга таралганнар икән.
Кайткан классташлар бер-берсен озаклап кочаклап, чын күңелдән сөенеп күрештеләр. Хатын-кызлар балавыз да сыгып алды. Ниһаять, җыелышып беттеләр дисәң дә була. Барысының да күз карашлары элек мәктәп торган урынга, бушлыкка төбәлде. Аяныч, бик тә аяныч иде алар өчен бу хәл. Ун ел буе бергә укыган мәктәпләре булмагач, күңелләре ничектер боегып калган сыман тоелды. 79 нчы елны төзелгән мәктәп урынында, сугыш вакытында бомбалар төшкән шикелле, хәрабәләр, таш өемнәре, чокыр-чакырлар гына калган. Укырга бала булмагач, байтак еллар буш торган ике катлы таш мәктәпне сүттеләр шул. Имеш, җимерелү куркынычы бар.
Иске ике катлы таш клуб та нәкъ менә шул сәбәпләр аркасында сүтелде. Аның янына җыйнак кына итеп, яңасын салып куйдылар.
Авыр уйлардан арынып, авыл башындагы зиратка кузгалдылар. Анда ике классташ егетләре – Назиф белән Айдарның каберләренә алып кайткан чәчәкләрен куеп, ничә генә ел эчендә бик нык арткан каберләргә карап, бераз тын тордылар. Нык кимеде авыл халкы соңгы елларда. Яше җитмеш-сиксәннәргә җиткән картларга караганда, җир җимертеп яшисе яшьләр күбрәк иде шул монда. Һәрберсе, бер кергәч дип, үз туганнарының каберләрен дә карап, чүпләрен уташтырып, чыгу юлына кузгалдылар.
Зират капкасы төбендә аларны күрше авылда бик күп еллар рәис булып эшләгән классташлары Илфак көтеп тора икән. Эшеннән тиз генә бушый алмаганга, бераз соңарып булса да, килеп җиткән. Тагын барысы да кочаклашып күрештеләр. Алдагы көнне үк очрашу буласы җиргә, Ык яры буена, чатыр кордырып куйган иде Илфак. Машиналарга төялешеп, шунда юл тоттылар.
Очрашу урыннары һәрвакытта гел бер урында – түбән очның элеккеге яшелчә бакчасы янында булганлыктан, һәрберсе кая барырга икәнлеген беләләр. Сайлаган урыннары бигрәк матур аларның: мәһабәт кәүсәле тирәкләр уратып алган, төрледән-төрле хуш исле үләннәр, чәчәкләр үскән аланлык. Биш-алты адым читтәрәк Ык елгасы боргаланып ага. Монда җыелышуның сәбәбе дә бар: беренче укытучылары – Фәнҗия апалары – башлангыч классларда гел шушы аланлыкка алып килә иде аларны. Каз бәбкәләре кебек бер-бер артлы тезелешеп, кулга-кул тотынышып таудан чыркылдаша-чыркылдаша көлешеп, эткәләшеп-төрткәләшеп төшәрләр ие...
Физкультура, табигать белән танышу дәресләре дә шушында үтте. Апалары әллә нинди уеннар уйнатты, үзе дә алар белән бергә рәхәтләнеп уйный торган булды. Яңа гына унсигез яше тулган укытучы апаларының да бу беренче җитәкләгән классы иде. Күпме сулар аккан да, ничәмә-ничә кышлар белән җәйләр алышынган шул вакытлардан соң...
Менә алар бүген тагын монда. Нәрсәсе беләндер шушы аланлык аларны тартып тора, үзләре дә, шушында җыелгач, ниндидер күңел тынычлыгы табалар, ничектер җиңеләеп, иркен сулыш алып куялар иде.
... Килеп җитүгә, бәйрәмчә шау-шу башланды. Учак ягып, чиләк белән чәй куеп җибәрделәр. Кайсыдыр капчыктагы күмерне мангалга салып яндырып җибәрергә дә өлгергән.
Кызлар, алып килгән ашъяулыкларын чатыр эчендәге өстәлгә җәеп, помидор, кыяр ишеләрне, җиләк-җимешләрне урнаштыра башлады. Һәрберсе үзен яшь чагына кайткан кебек хис итте. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Кемдер анекдот сөйләп барысын да көлдереп алды. Шул арада, бүгенгесе көнгәчә математика буенча өлкән классларны укытучы Гөлүзә ничә кеше барлыгын санап та чыгарга өлгергән:
– Карагыз әле, нәкъ егерме ике булганбыз бит, җәмәгать. Туры килүен әйт әле син аның: без дә егерме ике, бүгенге число да егерме икесе, – диде ул, турый башлаган кызыл алманы кабып карап.
Арада бер башлап йөрүче була бит инде. Монда да андыйлар табылды. Өстәл әзерләнеп бетүгә, барысы да чатыр эченә җыелдылар. Классташлары Рәзиф тост әйтергә дип әзерләнеп баскан гына иде, Ык буеннан ниндидер авыр куе томан күтәрелеп, минут эчендә бөтен тирә-якны басып та алды. Әкрен искән җылы йомшак томанны таратты. Барысы да телсез калып, аптырашып, бер-берсенә карашып , тораташ булып калдылар. Калырлык та шул: чатыр да, утырып килгән машиналар да юкка чыккан. Бары тик элеккеге классташлар гына яр буенда җыелышып, чарасызлыктан гаҗизләнеп басып торалар, әле бер якка, әле икенче якка башларын борып, һәрберсе машинасын юллый, нәрсә булганын аңларга тели иде.
– Әнекәем, – диде Изалия иң беренче булып, күзләреннән яшьләр атылып чыкты. – Нәрсә булды бу?
– Машиналар кая?
– Телефон да юкка чыккан.
Һәркайсы чынлап торып каушады. Ә кәрәзле телефоннарга килгәндә, кесәдә яки сумкада яткан җирдән, бөтен кешенеке дә ниндидер сәбәптән юкка чыккан иде. Кемнәрдер йөгереп кенә тирә-якны урап килде – урын да шул ук, ләкин берсенең дә машинасы табылмады.
– Малайлааар, карагыз әле, – диде Әлфия, бармагы белән төртеп күрсәтеп. Бөтенесе ул күрсәткән якка борылып карады...
Шаккаткыч хәл: Калморза авылы өйләре, берни булмагандай, шул көе утыра. Югыйсә, 80 нче еллар азагында, су басу зонасына керә дип, бөтен авылны Александровка янына күчереп бетергәннәр иде. Ә монда әйтерсең лә киредән калкып чыккан: өйләр, коймалар шул көе. Авыл эчендә кешеләр йөри, мотоцикл, трактор тавышлары килә...
...Карале, чынлап та, моңарчы берсе дә игътибар итмәгән булган икән бит – тавышлар аермачык ишетелә.
Авыл кире үз урынына кайтмас бит инде?
Шушы Калморза авылында туып- үсеп, шуннан Бикбауга укырга килеп йөргән Рәҗип, Илфак, Илдар, Дилүс аптырашып бер-берсенә караштылар.
– Мираж түгелдер бит инде бу? – диде Илдар карлыккан тавыш белән.
Илфак башын чайкап, иңнәрен җыерып куйды:
– Чынга охшаган бит, тавышларга хәтле ишетелә. Миражның тавышы булмый түгелме соң? – дип сораулы күз карашын классташларына төбәде. Җавап бирүче табылмады. Барысы да үз уйларына бирелеп, сүзсез генә авылны күзәтте.
Дилүс кисәк кенә сикереп торды, авылга таба бераз йөгереп барды да, кире борылып:
– Әтинең КамАЗы авылга борылып кереп китте, карале, шул бит! Илдар, Илфак, Рәҗип ,таныйсызмы? – дип, еш-еш сулап авылдашларына да, башкаларга да эндәште. Кире килеп, ике кулы белән башын тотып чирәмгә утырды:
– Егетләр, нәрсә бу? Кая эләктек без? Төш түгелдер бит инде бу, ә? – дип беркемгә дә карамыйча гына сорау бирде ул. Тиз генә янында торган Фәүкатьне чеметеп алды. Тегесе дә аптырамады, Рифкатьне чеметте.
– Авырта бит, нишлисез инде, җүләрләр? – дип сикереп куйды тегесе.
– Димәк, төш түгел, – дип нәтиҗә ясадылар Фәүкать белән Дилүс икәүләшеп.
– Әллә элекке заманга кире кайттык микән? – дип куйды моңарчы дәшми генә читтән күзәтеп торган Рәзиф. Барысы да аңа таба борылдылар.
– Соң, Калморза югые, кинәт кенә пәйда булды. Әле сез үзебезнең авылга ныгытыбрак күз салмадыгыз. Күрәсезме аерманы? Без монда төшкәндә нинди иде дә, хәзер әнә нинди. Күрәсезме, нихәтле йорт яр башында утыра? Ә хәзер аръякка карагыз. Сыер лагерен күрдегезме? Монда элек Рифкатьнең әнисе Шәргыя апа белән минем Наилә апа сыер савалар иде. Без Рифкать белән шулар янына сөт эчәргә килә торган идек. Бу бит без бәләкәй чактагы лагерь. Аның хәзер әзе дә булырга тиеш түгел. Ә ул утыра. Җитмәсә, нихәтле техника әрле-бирле чабып йөри. Тыңлагыз ныгытыбрак: авыл эче умарта сыман гөж килеп утыра.
Барысы да, колакларын торгызып, авыл эченнән килгән тавышларны тыңларга кереште. Чынлап та, кайнап тора авыл! Әле тегеләйгә, әле болайга таба «Беларус» тракторлары чаба, йөк машиналары күренеп ала. Моңарчы тын гына торган авыл халкы әле теге, әле бу йорт янында күренеп китә.
– Элекке еллар булгач, әйдәгез алайса, авылга кайтып килик, – диештеләр барысы да дәррәү кубып.
Тиз-тиз генә авылга таба җыендылар. Һәрберсенең күңел түрендә йөрткән яшерен хыялы чынга ашты түгелме соң бүген?! Чынлап торып яшь чакларын кайтып күрү мөмкинлеге барлыкка килде бит!
...Тау битенә йөгереп диярлек барып җиттеләр. Ләкин әле авылга таба таудан күтәрелергә берсенең дә кыюлыгы җитмәде ахры. Туктап калдылар. Балалар сөйләшкән, көлешекән тавышлар ишетелде. Барысы да, башларын күтәреп, тау битенә карадылар. Ә анда... Унсигез яшьлек Фәнҗия апалары һәм аның быел гына беренче классны бетергән укучылары, җитәкләшеп, сөйләшә-сөйләшә, үзләренең яраткан аланлыгына төшеп киләләр иде...
Рәзифнең кулыннан рюмкасы төшеп китте. Ул аптырап үзенә төбәлгән классташларының күзенә карады:
– Очрашу өчен, – диде дә тукталып калды. Барысы да тып-тын утыра бирделәр.
– Бу бер миңа гына күрендеме соң? – дип аптыраулы карашын классташларына юнәлтте ул.
– Чынлап булдымыни соң бу? – диеште калганнар да.
Барысы да, бүген беренче тапкыр күрешкән шикелле, бер-берсенә карашып алдылар да шауларга тотындылар. Корылманың эче шатлыклы тавышларга күмелде. Барысы да әле генә күргән вакыйганы тәфсилләп сөйләргә, фикер алышырга керештеләр.
– Очрашу өчен, – дип тост күтәрде классташлар...
Әйе, очрашуның да очрашуы булды шул бу көнге вакыйгалар!..
...Таң атканда да корылма эчендә утыз биш еллык очрашуга кайткан классташларның көлешеп, сөйләшеп утырганнары ишетелә иде әле...
 

Рәзиф ДӘҮЛӘТ БИКБАУЛЫ

 

Фото: https://twitter.com/home

 


«Мәйдан» №12, 2021 ел

 

Комментарийлар