Өч көн ял
Хикәя.
Менә нинди икән ул диңгез! Менә нәрсә икән ул диңгез буенда ял итү! Чын микән бу хәл?
Фәния эссе комга күмелеп, рәхәтлектән изрәде. Диңгез тавышы аның колакларын иркәләде. Аңа беркем комачауламый. Башка ял итүчеләр гүя экранның теге ягында.
Шулай эшсез дә ятып була икән!
Чын микән бу хәл?
Чын инде… Менә бит диңгез. Менә аның комлы яры! Менә Фәния ята. Ул кызык итеп үзен чеметеп карады. Эссе комнан кызышкан тәне, әлбәттә, бу чеметүне сизмәде дә. Аңа рәхәт иде!
Иренә рәхмәт, җаен тапты! Беркем сүзенә карамый, аның хәлен аңлап, ялга җибәрде. Хәле чынлап та мөшкел иде аның. Барган җиреннән йоклап китә башлаган иде. Бианасы әйтмешли, таш кисми дә …
Килендәшләре әнә, ел да диңгез буенда ял итеп кайталар. Алар да таш кисми дә соң. Әле икесе дә авылда. Алар шулай, ирләре эштә булып, кайта алмасалар да, үзләре генә кайтып ял итеп китәләр.Сыерларны кайсысы сава икән? Аделина сыерга якын да бармаячак, абзар ягына караганда да борынын җыермыйча калмый ул. «Тошнит!» дип кенә куя. Камилласы авыл кызы, тик анысы да сава белми булса кирәк. «Без сыер асрап яшәмәдек» – дип әйтә иде. Бианасына калыр микән сыер саву? Сыерлар гына мени әле, сарыклар, ике бозау, башмак белән үгез. Боларны кич җыеп алырга-а-а! Аяк табаның гына чыдасын. Кош-корты тагын күпме!
Эше дә тынгысыз Фәниянең. Башы-ахыры юк, бианасы әйтмешли, тәүлегенә егерме дүрт сәгатьлек. Шулай булса да, ярата ул эшен, ярата!
Эше исенә төшкәч, күңелен борчу биләп алды. Монда, диңгез буенда ком коенып иркәләнеп ята ла ул, авылда ни хәлләр икән? Бианасы Закира кебек ул да фельдшер булып эшли. Бу профессиягә мәхәббәт тә нәкъ бианасы аркасында барлыкка килде. Бу хакта үзенә әйткән иде дә, «Әй шул вакытта телемне корт чаккан булса, бик әйбәт булыр иде!» – диде анысы.
Фәнияләр унынчы сыйныфта укыйлар иде. Сыйныф сәгатенә очрашуга күрше авыл фельдшеры Закира апаны чакырдылар.
Ул фельдшер хезмәтенең үзенчәлекләре турында сөйләде, бу һөнәрне ни өчен сайлавын, ничек, кайда укыганын аңлатты да, чыгышын тәмамлап та куйды. Моннан соң сыйныф җитәкчесе Заһидә Салиховна сүз алды.
– Бүген без сыйныф сәгатендә батырлык (шулай – «батырлык» диде!) турында сөйләшәбез. Батырлыкны сугыш кырында дошман амбразурасын күкрәгең белән каплап гына түгел, авылда, печән өстендә дә кылып була, балалар. Закира апа, бик тыйнак кеше, үзе турында бик сөйләргә атлыгып бармый, шуңа да без тагын бер кешене, атап әйткәндә, үткән җәй Закира апаның профессиональ осталыгы аркасында аяксыз калудан котылган авылдашыбыз Исламны чакырдык.
Ислам – үткән ел гына мәктәпне бетергән малай, сөйләргә оста түгел иде. Ул туктаусыз Закира апага рәхмәт әйтүдән ары китә алмады. Заһидә Салиховна сыйныф сәгатьләрен, гомумән, бар эшен дә җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән педагог, әлбәттә, болай булырын күзаллаган. Әле Закира апага сүз биреп, әле үзе кушылып китеп, әле укучылардан сорау бирдереп, әңгәмәне бик җайлы алып барды. Фәния, Закира апасы урынына үзен куеп, бу эшне үзе эшләгәндәгедәй хисләр кичереп утырды.
Җәйге эссе көн. Печән өсте. Бар халык басуда. Чабалар, җыялар, сенажга салалар. Әлегә колхоз печәнен әзерлиләр. Шуннан соң гына шәхси хуҗалыкларга печән әзерләргә рөхсәт булачак. Шуңа да халык күмәк, эш кызу. Ашарга да кайтып тормый, кыр станында гына тамак туйдыралар да, тагын эшкә ябышалар. Урман өстендә болыт-мазар күренсә, эш тагын да кыза төшә. Ул килеп җиткәнче, печәннең кипкән кадәресен җыеп калырга тырышып, чабыша башлыйлар. Менә шундый ыгы-зыгы вакытында була да инде бу хәл. Комбайнда әтисенә ярдәмче булып йөргән Исламның аягы «Беларусь» тракторына тагылган чапкычка киселә. Шунда ук «Скорый» чакырталар. Үзләренең фельдшеры квалификация күтәрү курсларына Уфага киткән була, шуңа да күрше авылдан Закира апаны алып киләләр.
– Аякның тубыктан югары өлеше киселеп, ике бармак калынлыгы ит кисәгендә генә эленеп тора иде. Бала шок хәлендә. Авыртуны баса торган укол кададым да, тиз генә жгут салып куйдым инде. Шуннан, сөяк кисәкләреннән арындырып, сынган өлешен туры китереп бинт белән бәйләдем. Тиз ярдәм машинасы килеп җиткәнче аякны салкында тотарга кирәк бит инде. Малайларны авылга җибәрдем. Туңдыргычтан бар булган фаршларны алып килделәр. Шулар белән урап куйдым инде. Аны шул килеш Уфага хәтле алып киткәннәр. Батырлык дип… үз эшемне эшләдем инде. Кул астында башка әйбер булмагач… Орден бирделәрме дип, ни… Юк инде… Гәзиткә язабыз дигәннәр иде…
– Уфа республика клиник дәваханәсенең нейрохирурглары аякны тегеп куялар, һәм, күреп торасыз, Ислам бүген үз аягында йөри. (Бу урында Ислам, бераз аксый төшеп, класс буйлап йөреп тә күрсәтте.) Республика хирурглары Закира апаның, югалып калмыйча, бар мөмкинлекләрне файдаланып, югары дәрәҗәдә профессиональ беренче ярдәм күрсәтүе аркасында гына аякны саклап калып булуын әйткәннәр. Без сезнең белән горурланабыз, Закира апа! Мин ышанам, бүген безнең арада да булачак шәфкать туташлары, табиблар утырадыр һәм сезнең эш тәҗрибәгез, кыюлыгыгыз, тапкырлыгыгыз аларга үрнәк.
Заһидә Салиховна, күрәзәче диярсең, дөрес әйткән бу сүзләрне. Башкаларга ничек тәэсир иткәндер, Фәния шул минутта ук Закира апа кебек булырга карар кылды. Аның кебек – фельдшер булырга һәм берәр батырлык эшләргә! Ә болай, максатына ирешмичә туктый торганнардан түгел ул!
Менә шулай «авыл духтыры» булып китте.
Әлегә, сыйныф сәгатьләрендә зурдан кубып сөйләрлек батырлык эшли алмаса да, бианасыннан калышмый диләр аны, мактыйлар.
Дүрт авылга бер фельдшер булуның җаваплылыгы бар инде! Урында ятучы сырхаулары авыл саен ике-өч. Көн дә өйләренә барып, кирәк булса, укол кадап, хәлләрен белешеп тора иде. Бала табар вакытлары якынлашып килүчеләр дә бар. Алар ни хәлдәдер. Аннан, җәй бит, шәһәрдән оныклар кайтып тула. Аларның көн дә булмаса да, көн аралаш берсе я чирләп китә, я егылып имгәнә. Картый-картәтәләре ах-вах итеп Фәниягә киләләр. «Кеше баласы бит, кеше баласы бит, әти- әниләренә ни әйтербез!» – дип өтәләнеп торалар. Ул «кеше балалары» Фәнияләрдә дә өй тулы! Артларыннан җыештырып бетерә торган түгел. Килендәшләре болай ялкау кешеләр түгел, тик авылга ял итәргә генә кайталар. Бианалары да аларның кунак булып ятуларына күнеккән. Арыды бу арада Фәния, чынлап арыды.
– Их, өч кенә көн булса да ял итәргә иде ул!
Шулай дип әйткән иде Маратка.
…
Бу вакытта авылда пыр туздырып аны эзлиләр иде…
Фәниянең юклыгы иң беренче сыерларга билгеле булды. Көтеп-көтеп тә савучы кеше булмагач, икесе бертавыштан абзар селкетеп кычкыра башладылар. Тавышка уянып чыккан Закира карчык, абзарны ачып кына карады да, киленен уятырга йөгерде.
– Оят! Кеше азагында урам буйлап сыер куып барасылар бар икән! Гомергә булмаганны!
Веранда идәнендә тәгәрәшеп йоклап яткан оныкларының аякларын таптый язып, түрдәге чаршаулы караватка ябырылды.
- Торың, икәүләшеп йоклап ятасыз, сыерлар көтүдән кала!
Марат берни аңламый, йокылы күзләрен угалап, әнисенә карады.
– Бәй, кайда килен?
– Сыер савадыр.
– Сава менә сиңа! Көтү килеп ята, сыер савылмаган!
Сыерларны ярты-йорты булса да савып җитештерде алай көтүгә. Фәния күренмәде. Төнлә килеп алганнардыр. Закираның иң ачуын китергәне шул иде. Төн җиттеме, йә чирлиләр, йә бала таба башлыйлар, йә бөтенләй үлеп үк куялар. Тегесе дә, сәгатьне дә карап тормый, җыена да чыгып чаба. Ир куеныннан суырылып чык та чап, чык та чап, юньлегә мени! Шуңа да инде балалары юк әле дә. Закира бөтен ачуын төпчек улына юнәлтте:
– Бер мәмәй булдың син дә! Бер хатыныңа баш булалмыйсың! Кайда менә хатының? Кайда! Дөнья көтәрләр, терәк булырлар, дип ышанып үстер баланы!
Марат та кызып китте.
– Тагын ике киленең бар бит, нигә шул Фәнияне генә пешеклисең соң син, әнкәй! Аларның кай төшләре кителә өйдә булышсалар. Сыер саумаслыклармыни!
– Сыерны теләсә кем саумый ул! Аннан, алар ял итәргә кайткан, синең дөньяңны көтәргә түгел.
– Ял кемгә дә кирәк инде, әнкәй.
– Уттай эш өстендә нинди ял ди ул!
– Әнә шул уттай эш өсте булганга ял кирәк инде, әнкәй.
Тавышка калганнар да уянды.
Бу өйдә тавыш-кычкырыш бик сирәк була. Малайлар инәйләренең сүзеннән чыкмыйлар. Бик ачулары килгәндә генә каршы дәшергә мөмкиннәр, анда да әнә шулай «әнкәй» дип, бераз йомшартып куярга тырышалар...
Бераз «сыек кына» әйткәләшеп алганнан соң тынычланып, хәлнең асылына төшәргә тырыша башладылар. Телефонына шылтыратып караганнар иде, анысы өйдә, беренче ярдәм кирәк-яраклары салынган сумкада булып чыкты. Төнлә чакырып алган булсалар, сумкасын алмый калмас иде. Димәк «вызов»та түгел. Ә бәлки берәр җыелыш-мазарларына чакырып алганнардыр? Ай-һай… Җыелыш бу кадәр иртә булмас. Кичә бераз әйткәләшеп алганнар иде. Әйткәләшеп дип…Киленнең Закирага авыз ачып каршы әйткәне юк алай әлегә.
Бу өйдә эчтәгесен тышка чыгарып селкү гадәте бөтенләй юк, тупсадан түргә себереп өйрәнгәннәр, шуңа да әлегә беркемгә дә сөйләнмәскә булдылар. Бала-чага колагына «Фәния апагыз әнисе янына кунакка китте» дигән хәбәрне элеп куйдылар. Балалы өйдә бур тормас, диләр бит.
Закира тиз-тиз генә абзар-кураны, мунча, гараж, келәт кебек җирләрне карап чыкты. Фәнияне еш чакыра торган авылдашларына шылтыратыштырды. Йомыш тапкан булып, кодагыена да шылтыратты. Күңеленең бер почмагында, Марат белән сөйләшеп, башкаларга әйтми генә анда китмәде микән, дигән өмет бар иде. Киленнәре дә, пышылдашканнарын ишеттек, әнисе янында ул, әнкәй, юкка кайгырасың, диләр бит. Юк. Кодагые ялганлап сөйли торган кеше түгел, «Фәния белән кияү килеп китсеннәр, бакча җиләгем бигрәк күп, җыеп китәрләр иде,» – ди бит әнә. Фәния анда булса, шулай дияр идеме?
Фәния икенче көнне дә кайтмады. Закира ни уйларга белмәде. Кая булырга мөмкин?
Бу сорауны бер-берсенә дә, үз-үзләренә дә биреп аптыраштылар. Закира ике киленнең берни булмагандай пошмас кыяфәтләренә үртәлде. Өйрәнделәр болар «әтәй әзере»нә. Өелгән табак-савытны «күрмиләр» генә. Фәния югалыр алдыннан да шул өелеп торган табак-савыт аркасында кызып киткән иде. Шалтор-шолтыр китерде мескен тәлинкәләрне. Шул минутта гына Фәния кайтып керде… Шулай, ак эт бәласе кара эткә төшә инде ул. Ул да инде! Кул чалгысы белән юл буен чабып кайткан, «арыдым» диген дә, бетте шуның белән! Юк, үҗәтләнеп Закира кулынна югычны алды да, табак-савытны юа да башлады. Закира чыгып бетмәгән ачуын малайларына юнәлтте.
– Утыз улың булганчы, у… ирең булсачы, дип белеп әйткәннәр!
Болай дип әйтәсе килеп тормый иде алай, авызыннан ычкынды. Улларына җитәме соң! Ир рәхәтен күреп, иргә аркаланып яшәргә язмады аңа. Аллаһ бер кесәңнән алса, икенчесенә сала, ярый менә балалары зур терәк. Тиргәшкәндә дә «әнкәй» сүзе авызларыннан төшми. Эштән башканы белмиләр. Киленнәре генә…
Усал булды Закира балаларына. Кушаматы да шуңа «Усал» инде. Шулай булмасаң, үстерерсең өч малайны ирсез! Килен – кеше баласы, аларга бик закон куеп булмый. Бигрәк тә ике өлкәненә. Аксөякләр булып чыкты алар икесе дә. Инде өметен өзгән иде килен хезмәте күреп рәхәтләнүдән. Ярый менә Мараты Фәниягә өйләнде. Кулыннан килмәгән эше юк балакайның. Тарткан атка төялә инде, нишлисең. Арыдым, булмый миннән дип әйтсә, булмас иде микәнни? Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр бит. Тик монавы эше генә…
Үзе гомер буе шул эш белән чиләнүе җитмәгән, хәзер менә килене…
Теге көнне дә бит, табак-савытларны югач, төшке ашны ашарга гына утырган иде Фәния, телефоннан чакырып алдылар. Чәен баскан килеш кенә чөмерде дә, «Ашыгыч ярдәм» сумкасын алып чыгып та йөгерде. Тукта! Теге хәсрәт Яфганис ( һәрдаим «Я афганец!» дип күкрәк төеп, майка умырып йөргәнгә тагып куйдылар Фәнискә бу кушаматны) чакыртмады микән тагын? Ул үзе ваклашып тормый, МЧС аша чакырта ашыгыч ярдәмне. Тегеләр дә жиңел юлын таптылар, тоталар да Фәниягә хәбәр салалар. Бер барганында, пычак күтәреп, «акча яки аракы тап, тапмасаң, үтерәм!» – дип куркытып котын алган иде баланың. Ярый Фәния, риза булган булып, «хәзер алып киләм» дип алдап чыгып кача алган.
Токмач жәеп яткан жиреннән кулларын алъяпкычына сөртештерде дә, киленнәренә «эшен бетереп ашка салырсыз» дип, чыгып та йөгерде Закира. Ышанычлырак булсын өчен, кулына каз куа торган колгасын да алды. Ул барып кергәндә, Фәнис ихатада миллек бәйләп утыра иде. Ни гозер белән йөргәнен белгәч, Закирага аптырап карап торды.
– Чын сөйлисеңме, Закира апа, синең киленгә шулай дигәнменме? Убей меня лаптем, не помню! – дип авыр көрсенде. – Юк, чакыртмадым. Үзем дә кичә генә кайттым реабилетационный центрдан. Кешелектән чыгып бетеп ята идем, ярый менә дуслар, ай-ваема карамый бәйләп диярлек илтеп салдылар. Баруым бушка булмас дип өметләнәм, Закира апа. – ул Закираны капка төбенә кадәр озата чыгып, бик нык гафу үтенеп калды.
Шула-а-ай! Беркемнең дә казаны буш кайнамый… Уй-хәсрәтсез кеше юк дөньяда. Өч көнлек кенә, дисәләр дә, өч көне дә житкезә. «Яфганис» дип кушамат тагып куйдылар ла ул… Яфганис булырсың… Майкаңны гына түгел, күкрәгеңне ертып, йөрәгеңне умырырсың… Абыйсы шул Әфганнан тимер табутта кайтты. Икенче көзне Фәнисне шунда ук җибәрделәр… Гаиләдән берсе барса, икенчесен анда җибәрмәскә дигән закон була торып. Фамилияләре бер булган, башка берәү белән буталган дигән булдылар ла ул. Акча бирәсе булса, алай буталмас иде…Монысы исән кайтты кайтуын, әмма әнкәсе ул кайтканны көтеп тора алмады, гүр иясе булды. Бик сары иде, улының гәүдәсенә ятып елаганга, сары чире йоккандыр, диделәр. Сары чире йокмаса да саргаерсың… Җаныңны ертып тудырып, төн йокыларыңны калдырып үстергән өрлек кебек улыңны, туракланган ит кебек, тимер савытка салып кайтарып бирсеннәр дә… И-и-и, күрәчәкләрең булса… Әнә аның Мараты Әфганга да бармады, ике аягын калдырып кайтты…Синең балаң кемгә кадерле? Ярый әле, сынмады, көч табып яшәп китте газизе. Үзенә шөгыль тапты. Әзмәвердәй ирләр «эш юк» дип өйдә диван изеп ятканда, ярты гәүдәсе белән эшләп йөри. Фәниянең ярдәме бәләкәй булмады. Уйлап карасаң, ике аяксыз кешегә кем генә кияүгә чыгарга атлыгып тора икән? И-и-и, исән-имин күзенә күренсә генә ярар иде килене. Кайтып җиткәнче үзен битәрли-битәрли кайтты Закира. Кыз үстереп карамагач! Кешенең кадерләп үстергән алма кебек кызын алып кил дә, бетмәс-төкәнмәс мәшәкать тулы дөньяңа бер аягыннан бәйләп куй инде!
Закира кире кайтып кергәндә, токмач салынган, аш өлгергән иде. Оеган сөттән коймак та коеп куйганнар. Киленнәре ялкау түгел икән, Фәниянең югалуы кирәк булган икән моны белергә. Бик Фәния кебек үк йөгергәләп тормасалар да, әйтсәң, булышалар хәзер.
…
Фәния һаман кояшта иркәләнеп ята бирде. Кызык, ашыйсы да килми. Нәрсә генә ашаса да, тәмен тапмый. Бәрәңге тәме килеп тик тора. «Безнең тамаклар шул бәрәңгегә көйләнгәндер инде, башка ризыкны танымыйдыр» – дип елмаеп куйды. Бәрәңгене чынлап ярата инде ул. Китер алдыннан да суган, борыч, укроп салып кыздырылган бәрәңге ашаган иде. Бианасы ни генә пешерсә дә тәмле итеп пешерә. Ул тәбикмәкләре, ул бәлешләре! Аделина белән Камилла мактап бетерә алмыйлар. Фәния шулай тәмле телләнә белмәде инде. Олы кешенең күңеле булыр, тәмле телеңне кызганма, дип әйтә аңа әнисе. Әнисе шундый ул Фәниянең. Берәрсе булса, балам, үзеңне кара, дияр иде. Ә ул: «Кодагыйга авыр сүз әйтә күрмә. Олы кеше әзрәк вакланыр инде, түз. Дөнья хатын-кызның түземлеге белән бара ул. Берсен яратсаң, унберенә түзәсең! Бианай – алтын йозак ул, чыгып китсәң – балаң караулы», – дип бирә киңәшне.
«Балаң караулы» булыр иде лә ул…
Кияүгә чыкканына өч ел инде, тик авырга калмый менә әле дә.
– Үзеңне сакламыйсың, кызый! Бөтен эшне үзеңә йөкләгәнсең. Закираның эше бетмәс аның. Үзе дә ял итә белми, сине дә ял иттерми! Ул килендәшләреңне арбага ат урынына жигәргә була, эшләсеннәр әзрәк! Соң шул чалгыга нигә тотынасың, чаба белмим дисәң булмый мени! – күрше Гөлфирә апасы шулай тирги аны.
Чалгыга тотынмый булмый шул. Үзләренең печәнен Марат трактордан чаптыра алай. Тик юл буйларын, авылдагы караусыз калган, ташландык өй тирәләрен чабасы бар. Мондый «өмә»ләргә эшләр кешесе дә кимегәннән кими бара бит ичмасам. Мәктәп булганда, укытучылар күмәкләп чыгалар иде, клубта да кимендә өч-дүрт хезмәткәр була иде.
Ул юл буйларын ник юл төзүчеләр карамыйдыр. Ә буш дигән өйләр… Аларның да хуҗасы бардыр бит. Кайдадыр, бер шәһәрдәме, башка авылдамы, бәлки шушы авылда ук яшәп ятадыр. Әнә шул «хуҗалар»ны кайтарасы иде, үз йортлары тирәсен үзләре чистартсын иде.
Сукыр чебен кебек урап алган уйларыннан арынырга теләп, яңадан комга чумды хатын. Тик комы да баягы кебек иркәләп жылытмый, хәтта өшетеп куйды. Марат ни эшләп йөри икән? «Кайда Фәния?» – дип, аны пешеклиләр инде…Ул әйтми инде…Шулай сөйләштеләр. Тукта… Кара, ул бит, диңгез турында сөйләнмәгән дә иде. «Әби янына барып, ике-өч көн булса да ял итеп кайт», – дигән иде. Нигә шунда гына китмәде соң әле Фәния?
Әнисен дә сагынган иде бит…Кайтасы килә башлады…Чынлап, ял итә белми икән ул…
Бөтен мәшәкатьләреңне, эш турындагы уйларыңны күпердән чыкканда суга салып калдыра белмәгәч …
Ничек булды соң әле… Ул көн әллә нинди болгавыр булды. Иртән әби-бабайларының хәлен белешеп чыккач, юл буе чабарга китте Фәния. Ул кайтканда, башкалар ашаган, бианасы табак-савыт юып булаша иде, аларны тиз генә юып бетерде дә, инде ашарга гына дип тора иде, «Скорый»дан шалтыраттылар. Аръякта кемдер, кунакка кайткан бала булса кирәк, эссе суга пешкән икән. Алар килеп җиткәнче, чарасын күрә торырга үтенделәр. Ясаган чәен баскан килеш кенә бер-ике уртлады да, чыгып йөгерде.
Баланың бер боты тулысынса пешекләнгән иде. «Кыяр тозлый идем. Шаярып, куышып йөрделәр абыйсы белән. Әйтеп кенә бетердем, бу тирәдә йөрмәң, пешәсез, дип! Идәндә торган кайнар сулы чиләккә кереп кенә басты!» – дип өтәләнде малайның картинәсе Нуризада апа.
– Су! Сумы, чәйме, туктаусыз эчерегез!
– Кетчуп! Өегездә, күршеләрегездә күпме соус бар, барысын да бирегез монда! Булмаса, магазиннан алыгыз! Күп кирәк!
Бу сүзгә аптырап калсалар да, кушканны үтәделәр. Фәния балага авыртуны баса торган уколын кадады. Аягының астына полиэтилен, аның өстенә йомшак тукыма җәеп, пешкән җирләренә мул итеп соус сылады. Пешкән тән өстенә эләккән соус шундук кибеп ярылды. Тагын мул гына сылады. Ул тагын шундук кипте. Шул рәвешле, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, соусны өстәп торды.
– Бу нинди яңа метод? – дип кызыксынды тиз ярдәм бригадасының шәфкать туташы.
– Бу нинди яңа метод? – дип сорады баланың әнисе дә, ашыгыч ярдәм машинасы киткәч, – сез дөрес эшләдегезме? – Ул шикләнә иде булса кирәк.
– Бу искереп яңарган метод, – диде Фәния елмаеп, – бианам өйрәтте.
Теге сыйныф сәгатендә «Үзегез белән булган кызыклы хәлләрне сөйләгез әле», – дигәч, берничә вакыйганы сөйләп көлдергән иде Закира апалары. Тик берсен, бер сөйләргә итте, бер кире уйлады, азактан сөйләмичә калдырды. Килен булып төшкәч, шул вакытта нәрсә турында сөйләргә җыенганлыгын беләсе килеп сораган иде Фәния. Бианасы менә ниләр сөйләгән иде:
– Бер, шулай, беренчегә бәбәйләргә җыенган киленне Уфага чаклы озатышып бардым. Бару белән операциягә әзерли башладылар моны. Ире калды, мин башка йомышларымны йомышларга киттем.Ул вакытта медицина бар төр кирәк-яракка да кытлык кичерә иде. Бу иргә дәфтәр бите тутырып исемлек язып биргәннәр, аптекадан алып килергә кушып. Бу барысын да тапкан (табу да зур проблема!), алып килгән. Очрашкач миңа сөйли:
– Закира апа, нәрсә куштылар, барысын да китереп бирдем, түлке кетчупны гына аңламадым, – ди. – Аптекалардан тапмадым, магазиннан алдым, ярый микән? – ди
– Нинди «Кетчуп»?! – дим, – кемгә кирәк, кем кушты?
– Соң менә бит, исемлеккә «Кетчуп» дип язылган, – ди.
Исемлеген алып караган идем, «Кетгут» (яраны тегү өчен медицина җебе) дигәнне «Кетчуп» дип укыган икән. И көлдек рәхәтләнеп! Шуны сезгә сөйләмәкче идем, үсмер кызлар кыенсыныр ир балалар алдында, дип сөйләми калдырдым. Ну, шунысы тагын да кызыклы, теге килен, ни фурмыдыр инде, кулын эссе суга пешергән. «Кул астымда башка нәрсә булмагач, аптыраганнан кулымны соуслы банкага тыктым. Салкынча соус авыртуны баса төште. Кулны алсаң, әрни, шуңа алмаска булдым. Ике-өч сәгать тирәсе йөргәнмендер. Баланы ашатыр вакыт җиткәч, кулны юып карасам, ышанасызмы, юкмы, пешкәннең эзе дә калмаган. Иремнең ялгышы миңа бик тә файда итте», – дип сөйләде. Менә шуны «мыегына чорнап» куйган иде, кирәге чыкты!
…
Урамга чыксаң, үзең турында да бик күп яңалык белеп кайтасың диләр. Ишетеләсе нәрсә колагыңны үзе эзләп таба. Мәймүнә дә, шикәр комы алырга магазинга барган иде.
– Кодагыйга әйттем әле, кияү белән Фәния килеп, бакча җиләкләремне җыеп китсеннәр, дип. Писүген дә алып куйсам, лутчы булыр, кайнатып ук алып китәрләр, – дип сөйләнүенә каршы магазинчы Әминә:
– Бәй, Мәймүнә апа, Фәния табылдымыни! – дип тора.
Без капчыкта ятмый, авыл халкы Фәниянең юклыгын сизми дисеңме? Ансыз бер көн тора алмыйлар бит, сизделәр, әлбәттә. Сүз, бер чыгып китсә, илне әйләнми, илле бишкә төрләнми кире кайтмый инде. Менә, әйләнә торгач, Мәймүнәгә дә килеп җитте.
– И-и-и, Мәймүнә апа, ул Закирага чыдарга! Юкка «Усал» түгел бит инде ул. Малае кеше төсле булса бер хәл булыр иде! Күпме түзәргә була… Кичтән бик каты тавышланганнар, ди… Ни, шуннан соң…
Мәймүнәнең башкача тыңларга хәле юк иде, тыны кысылып, йөрәге чәнчеп куйды. Ул, аласы әйберен дә алмый, ашыгып чыгып китте.
… Капкада кодагые күренгәч, Закира нишләргә белми ихата уртасында баскан килеш катып калды. Машинасыннан төшеп коляскасына утырып булашкан Марат та, әбисен күргәч, сәерсенеп китте. «Ә Фәния кая?» дип сорарга ачылган авызы ачык килеш калды.
– Кодагый, ни хәл бу, нигә мин кеше азагында ишетәм хәбәрне? Әйтсәгез булмыймы хет? – дип керә-керешкә үпкәсен белдерде Мәймүнә, – дөнья булгач, төрле хәл була, бергәләп уйлашсак, әйбәтрәк булмас идемени!
– И-и, кодагыйкаем, актыккы өметләремне дә өздең! Әлегә кадәр күңелемнең бер почмагында, Фәниям кодагый янындадыр дигән ышанычым бар иде! – дип Закира сыгылып төшеп елый башлады.
Коляскасына чак утырып алган Марат, әбисе каршысына китте.
– Әби, син нәрсә, Фәния сездә түгел димәкче буласыңмени?
…
Ничек булды… Кич Фәния вызовтан соң гына кайтты. Ул кайтканчы барысы да мунча кереп чыкканнар, кем яткан , кем ятарга әзерләнеп йөри. Ул бик нык арыган иде, мунча кереп тормаска булды. Өстәлдә аңа дип калдырылган кыздырылган бәрәңгене бер- ике капты да, ятарга әзерләнде.
– Их, өч кенә көн ял итәсе иде!
– Ял ит, кадерлем! Өч көнгә «югалып» тор. Әйдә, чынлап шулай итәбез, беркемгә әйтеп тормыйк, син өч кенә көн булса да әби янында ял итеп кайт.
Фәниянең күзләре очкынланып китте:
– Бик әйбәт булыр иде лә ул! Килешми инде алай. Әңкәйгә булса да әйтик?
– Юк инде! Берәү белсә, бишәү белә, бишәү белсә, бистә белә, әйтеп тормыйк! Иртән иртүк илтеп куярмын. Өч көннән барып алырмын.
– Алайса, мин мунча кереп чыгыйм әле. – Фәния үрелеп кенә тагын бәрәңге капты да, тиз генә чыгып та йөгерде.
Марат та арыган иде, мендәргә башын терәү белән йоклап та киткән. Фәниянең мунчадан чыкканын белми дә!
Иртән әнкәсенең тавышына сискәнеп уянып китте ул:
-–Торың, икәүләшеп йоклап ятасыз, сыерлар көтүдән кала!
«Фәния мине көтеп тормаган, үзе генә киткән икән» – дип уйлады бит ул!
Бәй, болай булгач Фәния кайда! Фәния кайда-а-а-а! Марат шашар чиккә җитеп, ике кулы белән башын тотты:
– Мин бит аны сездә ди уйлады-ы-ым!
– Өйгә керик әле, – диде Закира, үзен кулга алып, – күрше- күләннең колагына көч китермик.
Чәй табыны корган булдылар. Чәй эчү кайгысымы…
– Исән генә булсын инде…Арыган иде. Барган җиреннән үз аягына үзе абынып йөри башлаган иде инде…Үз эше генә булса да бер хәл булыр иде, туксан тугыз җиргә тарткалыйлар… Өйдә, тагын, күпме эш.
– Безнең нәсел шулай юка тиреле инде, кодагый, тиз арыйбыз. Мин үзем дә шулай, бөтенесен берьюлы эшләргә тырышып, «янган» идем бервакыт. Мунча керергә барган җиремнән ләүкәдә йоклап киткәнмен. Ярый әле…
– Нәрсә дисең, кодагый? Ләүкәдә дисеңме? Ләүкәдә! Ләүкәне карамадым бит! – Закира, урындыкларын аударып, кинәт кубарылып чыгып йөгерде.
…Чишенеп тә тормый, авызына капкан бәрәңгесен дә йотарга өлгермәгән килеш ләүкәгә ятып бөгәрләнеп йоклап киткән Фәния үзе дә бу вакытта «диңгез буендагы ялдан» кайтырга җыенып беткән иде инде. Ару-талулары бетеп, чынлап өч көн диңгездә ял иткән кешедәй, күтәренке кәеф белән уянып китте ул.
…Белмим, бу вакыйгадан соң нинди хәлләр булгандыр. Әмма, кулымдагы каләмем, алдымда яткан ак кәгазьгә болай дип язды:
«Фәния “диңгез буенда” ял иткәннән соң бераз вакыт үткәч, аларга бик ыспай киенгән, ачык чырайлы бер ир кеше килеп керде. Бу – теге аягы пешкән малайның әтисе, аръяк Нуризадә апаның кияве булып чыкты. Ул, малаеның сау-сәламәт икәнен, аягында пешкән урыны сизелмәвен дә куанып сөйләгәннән соң, рәхмәтләр укып, Фәниянең кулына альбом бите зурлыгы конверт тоттырып чыгып китте. Конверт эчендә диңгез буенда ял итү өчен ике кешелек юллама булып чыкты. Бу хәлгә иң сөенгәне Закира булгандыр.
– Барыгыз балалар, эш бетми ул, дөнья күреп, ял итеп кайтыгыз! – дип әйтүенә, Фәния белән Марат бер-берсенә мәхәббәтле карашып алдылар.
– Әңкәй, сез әни белән икегез барырсыз. Миңа әлегә климат алыштыру ярамас. Оныгыгыз үзебезнең климатка яраклашып тусын әйдә, – дип, Фәния теге конвертны бианасына бирде, – Сез бездән ныграк арыгансыздыр, бераз ял итеп кайтыгыз.”
Каләмем язганга мин каршы килмәдем. Минем дә, күңелемне кузгатып, бу хикәяне язарга сәбәпче булган геройларыма мәрхәмәтле буласым килә иде.
Ә хикәямдә бик кечкенә, ләкин кайберәүләрнең йөрәгендә бик зур урын алып торган героем – әфганчы Фәниснең язмышы ничек булганын каләмем язмады…
Моны, Әфганстанда якын дусларын югалтып, бу мәгънәсез сугышта тазалыгын, яшьлеген, киләчәккә хыялларын калдырып кайткан яугирнең үзенә калдырды булса кирәк.
…Язмыш аңа да мәрхәмәтле булса иде.
Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Фото: ok.ru
Комментарийлар